Главные вкладки
Валиулинна Альфинур Факиловна
сайт учителя татарского языка
Профессия: Учитель
Профессиональные интересы: Татарский язык
Увлечения: Татарский язык
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Казань
Место работы: Гимназия №3
Звание, ученая степень: учитель I категории
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/valiullina-alfinur-sakilovna"Видеть истину возможно лишь сердцем; сущность - это то, что невидимо для глаз».
Чтобы быть счастливым, нужно постоянно стремиться к этому счастью и понимать его. Оно зависит не от обстоятельств, а от себя.
О себе
Үзем турында
Мин, Вәлиуллина Әлфинур Факил кызы, 1977 елда Мөслим районы Торыш авылында дөньяга килгәнмен. 1994 нче елда Симәк урта мәктәбен тәмамлагач Казан Дәүләт университетының татар теле , әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга кердем. Университетны тәмамлагач 1999 елда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясының Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантураның көндезге бүлегенә укырга кердем. Аспирантурада укыганда фәнни җитәкчем Флүн Мусин киңәше белән Казан шәһәренең нәкъ уртасында урнашкан , 100 еллык тарихы булган 3 нче рус гимназиясенә эшкә урнаштым. Әле кичә генә кебек тоелса да, инде 15 ел вакыт үтеп тә киткән. Аспирантурада укыганда гына эшләрмен дип уйлый идем , ләкин гимназиядәге мохит , укытучылар коллективы, балалар үз дөньяларына мине тирән алып керделәр. Укучыларым телне яратып өйрәнәләр, төрле бәйгеләрдә,олимпиадаларда катнашалар. Татар милләтеннән булган укучыларымда туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялим. Мөмкинлек чыккан саен театрларга, төрле иҗади кичәләргә , татар концертларына укучылар белән йөрибез. Гимназия шәһәр уртасына урнашканлыктан тирә –яктагы музейларда(Җәлил, Сәйдәш , Бакый Урманче, Горький) төрле чараларда катнашабыз. Туган тел- дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу -аңлашу коралы ул. Туган тел буыннан-буынга күчеп килгән, саклау һәм варисларыбызга тапшыру өчен бирелгән изге әманәт. Үз телен яраткан, белгән кеше генә чит телләрне дә өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, үзләштерә ала. Дәресләремне дә яңа мәгълүмати технологияләр кулланып укытам. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам. Татар теле дәресләрендә дә әдәбият дәреслекләрен, матур әдәбият китапларын киң файдаланам. Дәрестән тыш чараларга милләтебезнең асыл затларын- язучыларны ,шагыйрьләрне , артистларны чакырам. Һәр ел саен март аенда гына була торган “Казан” бию ансамбленең концертына бөтен коллектив белән диярлек яратып, көтеп алып , әти-әтиләр , балалар белән барабыз.
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
книги Г. Тукая, М. Джалиля, А. Абсалямова, А.С.Пушкина, Ф.М.Достоевского,Э.Хемингуэя
Мой взгляд на мир
У каждого из Нас своя Судьба,
У каждого из Нас свои приоритеты,
Но коль Любовь в сердечке у Тебя,
То все различья эти-пустоцветы..
У каждого из Нас Семья своя,
У каждого свои проблемы и сомненья,
Но если же душа полна Добра,
То Жизнь всегда переполняет Вдохновенье..
У каждого из Нас свои Миры,
Своя палитра красок и Желанья,
Но если у Тебя живут Мечты,
То непременно Счастье будет рядом..
У каждого из Нас внутри свое,
У каждого имеется загадка,
Но так невероятно хорошо,
Осознавать,что вместе Нам быть сладко..
У каждого из Нас есть лишь одно,
Что несомненно всех объединяет,
ЛЮБОВЬ-это волшебное кольцо,
Что целый Мир собою обручает!..
Мои достижения
Почетная грамота Вахитовского района(2002)
Почетная грамота Вахитовского района(2015)
Моё портфолио
Все мое будущее связано этой профессией- учителя татарского языка
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты