Замана кыйссасы

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Замана кыйссасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zamana_kyyssasy.docx70.09 КБ

Предварительный просмотр:

 Замана кыйссасы      ("Татарстан яшьләре"ннән алынды)

Ахыры әйбәт беткән

Бер мосафирга юлбарыс һөҗүм итә һәм аны артыннан куа башлый. Чаба торгач, мосафир елга буена килеп җитә һәм текә ярдан аска сикереп, агач тамырына ябышып кала. Шулвакыт ул аска карый һәм анда галәмәт зур һәм куркыныч крокодил күрә. Ул арада каяндыр ике тычкан килеп чыгып, мосафир ябышкан тамырны кимерергә тотыналар. Тамыр әнә өзеләм, менә өзеләм дип чыдырдый башлый. “Бетүләрем шушы икән!” – дип уйлап куя мосафир һәм янәшәсендә генә пешеп утырган кып-кызыл җир җиләге күреп, аны өзеп алып, авызына каба.

Шуның белән кыйсса тәмам. Бәлки, кайсы да булса берәрегез: “Ә мосафир белән нәрсә булып беткән, ул исән калганмы соң?” – дип сорар. Исән калган, билгеле, чөнки исән калмаган булса, бу кыйссаны безгә кем сөйләр иде?

Яшәү мәгънәсе

Көннәрдән бер көнне күптән түгел генә тәхеткә утырган яшь һәм кызыксынучан кытай императоры сарай китапханәсендә ул укымаган китапларның исәпсез-хисапсыз булуын күргәч һәм аларны мәңге укып бетерә алмаячагын аңлагач, хозурына сарайдагы иң атаклы акыл иясен чакыртып китерә һәм аңа бөтен кешелек тарихын язарга фәрман бирә.

Акыл иясе эшкә керешә. Еллар, дистә еллар уза һәм менә, ниһаять, хезмәтчеләр император янына биш йөз китап – бөтен кешелек тарихын күтәреп керәләр. Император бик гаҗәпләнә. Инде шактый олы яшьтә булганлыктан, ул бу калын китапларны укып чыгарга гомере җитмәячәген аңлый һәм акыл иясенә аларны, иң әһәмиятле җирләрен генә калдырып, кыскартып язарга боера.

Акыл иясе тагын күп елларга эшкә чума. Һәм менә көннәрнең берендә хезмәтчеләр император хозурына 50 китап күтәреп керәләр. Инде картаеп беткән император бу китапларны да укып чыга алмаячагын аңлап, галимгә иң-иң әһәмиятле урыннарны гына калдырырга куша.

Акыл иясе тагын эшкә тотына. Күпмедер вакыттан ул бөтен кешелек тарихын нибары бер китапка сыйдыруга ирешә, ләкин аны күтәреп кергәндә император инде үлем түшәгендә була. Ул, телен көчкә әйләндереп, галимгә әйтә: “Мин теге дөньяга китеп барганчы син менә шушы урында һәм хәзер үк миңа бу китапның эчтәлеген әйтеп бирергә тиеш”, – ди. Акыл иясе китапны ала да, аның соңгы битенә бер генә җөмлә язып куя: “Кеше туа, газап чигә һәм үлә...”

Салкын һәм җылы сүз

Ир белән хатын ике кыз табып үстереп, аларны кеше итәләр. Кызлар вакытында кияүгә чыгып, икесе ике якка китеп бара. Әти-әниләрен онытмыйлар – бәйрәмнәргә бүләкләр җибәреп торалар. Еллар үтә, ир белән хатын картая һәм көннәрдән бер көнне ирнең карчыгы үлеп китә. Бабай бөтен мал-мөлкәтен сатып, олы кызына күчеп килә. Кыз әтисен башта бик яхшы кабул итә, әмма озакламый аннан туя, бабайны караудан туктый, аңа гел җикеренеп кенә тора башлый. Мескен карт кызының күзенә чалынмаска тырыша: башына бүреген, өстенә бишмәтен киеп чыгып китә дә, көннәр буе капка төбендә утыра.

Олы кызына бу да ошамый:

– Син нишләп җәйге челләдә башыңа бүрек, өстеңә бишмәт киеп утырасың, бөтен тирә-күрше көлә бит! – дип, әтисен орыша.

– Салкын сүз җәй көне дә өшетә, – дип җавап бирә аңа әтисе, ләкин, кызы ишетүдән куркып, моны эченнән генә әйтә.

Көннәрдән бер көнне бабай һәрвакыттагыча капка төбендә моңаеп утырганда моның янына җигүле ат белән кече кызы килеп төшә. Ул атасын кочаклап ала да, әйтә:

– Әти, син апаларда инде күп яшәдең, хәзер мин сине үзебезгә алып китәм, – ди. – Без сине бик сагындык, бабайны кайчан алып кайтасың дип, улым да көн саен аптырата.

Карт терелеп китә, җәһәт кенә җыена һәм арбага менеп утыра. Бүреге белән бишмәтен салып, янәшәсенә куя.

Бабайдан котылуына сөенеп олы кызы кайгырткан сыман әйтеп куя:

– Әти, нишләп бүрегең белән бишмәтеңне салдың? Юлда җил бәрер бит?

– Мин җилдән курыкмыйм, – дип җавап бирә аңа бабай, елмаеп. – Ә менә салкын сүз җәй көне дә өшетә, җылы сүз исә кышкы салкында да җылыта.

Бу юлы ул бөтен кеше ишетерлек итеп, кычкырып әйтә.


         
Кайтаваз

Бер малай әтисенә ияреп тауга менгән. Шунда ул, ташка бәрелеп, аягын авырттырган һәм кычкырып җибәргән:

– Ай-й-й-й!

Һәм көтмәгәндә тагын кемдер кычкырган:

– Ай-й-й-й!

– Син кем? – дип сораган малай.

– Син кем? – дип җавап биргән кемдер.

Мондый җавапка ачуы килеп, малай:

– Син куркак! – дип кычкырган.

– Син куркак! – дигән теге дә.

Малай әтисенә дәшкән:

– Әти, мине кемдер үчекли!

– Үчекләми, – дип җавап биргән әтисе, елмаеп, һәм тауга карап кычкырган:

– Мин сине яратам!

Һәм шунда ук җавап ишетелгән:

– Мин сине яратам!

– Бәхетле бул!

– Бәхетле бул! – дип кабатлаган кемдер.

Малаеның аптырап торуын күреп, әтисе аңа аңлатып биргән:

– Бу күренеш “кайтаваз” дип атала. Әмма чынлыкта бу – тормыш. Тормыш син нәрсә сөйләсәң дә, нәрсә эшләсәң дә, аны һәрвакыт үзеңә кире кайтара.

 

Юмарт алмагач

Урманда кыргый алмагач яшәгән. Ул бер кечкенә малайны яраткан. Малай аның яфракларын туздырып уйнаган, ботакларына асылынып чайкалган. Уйнап аргач, алмагач күләгәсендә йоклап китә торган булган. Алмагач үзен бәхетле санаган.

Вакыт узган, малай үскән һәм алмагач янына әллә нигә бер генә килә башлаган. Бер килүендә алмагач аңа әйткән:

– Балакай, әйдә, минем ботакларыма асылынып чайкал, алмаларымны аша, минем белән уйна, безнең икебезгә дә бик күңелле һәм рәхәт булсын! – дигән.

– Мин агачка үрмәләп уйнау яшеннән чыктым инде, – дигән малай. – Мине бүтән төрле күңел ачулар кызыксындыра, ә моның өчен акча кирәк. Син миңа акча бирә аласыңмы соң?

– Бик шатланып бирер идем дә, ләкин минем акчам юк шул, – дигән алмагач, авыр сулап. – Миндә яфрак һәм алма гына. Син минем алмаларымны җыеп ал да, шәһәргә илтеп сат. Акча эшлә. Бәхетле бул!

Малай алмагачның бөтен алмаларын җыеп алган да шәһәргә китеп барган. Алмагач бәхеткә чумып калган.

Шушы хәлдән соң малай бик озак вакыт күренмәгән, алмагач аны бик сагынган, тилмереп көткән. Менә берзаман малай килгән. Аны күргәч, алмагач шатлыгыннан калтырана башлаган.

– Балакай, кил тизрәк яныма, – дигән ул. – Ботакларыма асылынып уйна, сиңа да, миңа да рәхәт булсын.

– Агач башына менү кайгысы юк әле монда, – дигән малай. – Минем бүтән мәшәкатьләрем дә җитеп ашкан: гаилә корасым, балалар үстерәсем бар. Моның өчен йорт кирәк. Ә минем йортым юк. Син миңа йорт бирә аласыңмы?

– Бик шатланып бирер идем, – дигән алмагач, авыр сулап, – ләкин миндә йорт юк. Минем йортым – минем урманым. Аның каравы минем ботакларым бар. Син аларны кисеп ал да, үзеңә йорт сал һәм бәхетле бул.

Малай алмагачның ботакларын кисеп алган да, төяп киткән, үзенә йорт салган. Ә алмагач бәхеткә чумып калган.

Шушы хәлдән соң малай бик озак вакыт күренми торган. Ул килгәч алмагач шатлыгыннан бер мәлгә телсез калган, аннан пышылдаган:

– Кил яныма, балакай, уйна минем белән.

– Уен уйнарга мин инде карт, – дип җавап биргән малай. – Мин көймә ясап, шуңа утырып, әллә кайларга йөзеп китәр идем. Әмма син миңа көймә бирә алмыйсың.

– Минем кәүсәмне кисеп ал да, шуннан үзеңә көймә яса, – дигән аңа алмагач. – Шул көймәгә утырып, әллә кайларга йөзеп китәрсең, бәхетле булырсың.

Малай алмагачның кәүсәсен кисеп алган да, аннан көймә ясап, бик еракка йөзеп киткән. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, әмма алмагач бәхеткә чумып калган.

Бик күп еллар узгач малай тагын алмагач янына килгән.

– Зинһар, гафу итә күр, – дигән аңа алмагач, – әмма мин сиңа бүтән берни дә бирә алмыйм. Минем инде алмаларым юк.

– Нәрсәгә миңа алма, – дигән малай, – минем авызымда хәзер аларны ашарлык теш тә калмады.

– Минем ботакларым да юк, – дигән алмагач, – син аларга асылынып чайкала алмыйсың.

– Кая инде ул бабай кешегә ботакка ябышып чайкалу!

– Минем кәүсәм дә юк, – дигән алмагач, – син, аңа ябышып, өскә үрмәли алмыйсың.

– Нинди үрмәләү инде ул хәзер!

– Гафу ит, зинһар, – дигән алмагач, – минем бик тәбик тә сиңа нәрсә булса да бирәсем килә, ләкин бирерлек нәрсәм калмады. Мин хәзер беркемгә кирәксез карт агач төбе генә. Гафу ит.

– Ә миңа хәзер берни дә кирәкми, – дигән малай. – Миңа утырып торырга тын, тыныч урын булса, шул җиткән. Мин бик ардым.

– Һи-и, утырып торырга карт төптән дә яхшысы юк инде аның, – дигән алмагач. – Кил, балакай, утыр, ял ит. Малай шулай эшләгән дә. Һәм алмагач тагын бәхеткә тиенгән.

Бәхет

Бәхет дөнья гизеп йөри һәм юлында очраган кешеләрнең теләкләрен үти икән. Бервакыт ул абайлап бетермичә тирән чокырга төшеп киткән һәм, чыга алмаганлыктан, шунда калган. Чокыр янына кешеләр киләләр дә теләкләрен әйтәләр, ә бәхет аларны үти икән. Теләкләре үтәлгәч кешеләр китеп баралар, ә бәхет чокырда утырып кала. Бервакыт чокыр янына бер егет килгән һәм үзе өчен берни дә таләп итмичә аңа сорау биргән:

– Синең, Бәхет, нинди теләгең бар?

– Минем бу чокырдан чыгасым килә, – дигән Бәхет.

Егет аңа чокырдан чыгарга булышкан да, үз юлы белән китеп барган, ә Бәхет теркелдәп аның артыннан киткән.

Язмыш

Кар ява икән. Гаҗәпләнәсе түгел, кыш бит. Җилнең әсәре дә юк. Эре, йомшак кар бөртекләре бөтерелә-бөтерелә очып, җиргә төшәләр. Шулвакыт очып баручы ике кар бөртеге сөйләшеп киткәннәр.

– Их, ничек рәхәт очулары, мин бу очудан ләззәт алам! – дигән бөртекләрнең берсе.

– Без очмыйбыз, ә җиргә төшәбез, – дигән икенчесе.

– Тиздән без җир белән очрашабыз һәм йомшак ак юрганга әвереләбез!

– Юк, без үлемебезгә якынаябыз, җирдә безне таптап-изеп бетерәчәкләр.

– Без гөрләвекләр булып агып, диңгезгә кушылачакбыз. Без мәңге яшәячәкбез! – дигән беренче бөртек.

– Юк, без эреп бетеп, мәңгегә юкка чыгачакбыз.

Шушы урынга җиткәч, аларның сөйләшүе өзелгән һәм кар бөртекләренең һәркайсы үзе сайлаган язмышка таба очып киткән.

 

.

 

 

 

Могҗиза

Бер кешенең бик тәбик тә могҗиза күрәсе килә икән. Шул максатны күздә тотып, ул ерак һәм куркыныч сәяхәткә чыгып киткән. Ул кайларда гына булмаган: сусыз чүлдә дә, давыллы диңгездә дә, юлбасарларда әсирлектә дә, уянып килүче вулкан түбәсендә дә... Бервакыт аны котырган арыслан чак кына ботарлап ташламаган, әмма кайларда гына йөрсә дә, бу кеше кечтеки генә могҗиза да күрмәгән.

Максатына ирешә алмыйча, бу кеше өенә әйләнеп кайткан һәм, бусагадан атлап кереп, лап итеп урындыкка утыргач, үзе дә сизмәстән әйтеп куйган:

– Минем туган йортыма исән-сау әйләнеп кайтып җитүем чын могҗиза!

Шулай дигән дә, “ах!” иткән. Ул кинәт аңлаган: могҗизалар янәшәдә генә икән ләбаса!

Әйе, могҗизалар, чыннан да, янәшәбездә, тик без аларны нишләптер күрмибез генә...

 

 

Бәхетле булыгыз!

Һәр кешене үзе тудырган гайрәт өермәсе чолгап алган. Адәм баласы нәрсәгәдер каршылык күрсәтсә, үпкәләсә, ачуы чыкса, нәфрәтләнсә, бу өермә тузан болыты кебек тагын да зурая. Кеше кайный башлый. Нәфрәт өермәсе кузгаткан дулкыннар бүтәннәргә дә күчә, аларны да дер селкетә башлый. Нәтиҗәдә тынлык һәм тынычлык бозыла, давыл куба. Кешеләрнең гомере менә шушы давыл эчендә уза һәм без бу халәтне гадәти яшәү рәвеше дип уйлыйбыз.

Непалга барган кешеләр еш кына менә мондый күренешнең шаһиты булалар. Биредә урамнар бик тар, шуңа күрә кайчагында мотоциклларның көпчәкләре бер-берсенә эләгә. Аларның хуҗалары туктыйлар, гаепле кеше сыман елмаеп, исәнләшәләр, гафу үтенәләр, көпчәкләрне ычкындыралар һәм һәркайсы үз юлы белән китеп бара. Мондый хәл бездә булсамы? Кемнең гаепле икәнлеген ачыклау башланачак, сүз көрәштерү китәчәк, аннан инде тәпәләшүгә дә озак калмый...

Бездә кеше белән кеше арасында нәфрәт дулкыннары кайный, һәр бәндә эченнән ургылып чыккан гайрәт өермәсен көлтәсе-көлтәсе белән көндәшенә томыра.

Ә бит, югыйсә, тынычланырга һәм: “Мин бу кешеләрне алар ничек бар шулай кабул итәм, – дип әйтергә генә кирәк. – Мин аларны аңлыйм, гафу итәм, яратам һәм минем шәхси мәнфәгатьләремә кагылулары турында онытам. Минем шәхси мәнфәгатьләрем юк”.

Һәм шунда ук тынычлык урнашачак: өермә басылачак, давыл тыначак. Сезнең сыныгыздан тәмуг утлары түгел, ә назлы нур бөркелә башлаячак. Әле генә сезнең битегезне ертырга җыенган дошманыгыз: “Кара, бу бигрәк әйбәт кеше икән бит!” – дип шаккатып, сезгә сокланып караячак. Әкияттәге кебек, бөтен нәрсә уңай якка үзгәрәчәк. Моны эшләү шулкадәр җиңел һәм, җитмәсә, ул сезгә җан тынычлыгы да бүләк итәчәк.

Әмма без һаман да аңламыйбыз, чәбәләнәбез, газапланабыз, үзебездәге усаллык өермәсен башкаларныкы белән дә кушып, гарасат чыгарабыз. Җил чәчеп давыл урабыз. Ә аннан инде моның әҗерен татыйбыз, Ходай Тәгалә каршында җавап тотабыз. Ник дигәндә, кеше нәрсә генә кылса да, бу аның үзенә әйләнеп кайта. Тормыш шулай корылган.

Бүтәннәргә начарлык эшләмәсәгез, үзегезгә дә кайгы-хәсрәт килмәс. Тыныч яшәрсез. Ә тынычлык ул – көч, сәламәтлек, дәрт-дәрман туплау дигән сүз. Йөрәгегездә ярату, ярлыкау, миһербанлык чаткылары табыгыз. Бу чаткылар якты кояшка әйләнеп, аның нурлары бөтен тискәре хисләрне, кара уйларны эретеп юкка чыгарсын. Бәхетле булыгыз!

 

Вәсвәсә

Бер кешенең балтасы югалган. Ишек алдын астын-өскә китереп эзләгән – юк балта. Шул вакыт ул рәшәткәнең теге ягында күрше малаен күреп алган. Малай балта урлаган кеше сыман басып тора икән. Атлап йөрү рәвеше дә, күз карашы да нәкъ балта урлаган кеше кебек моның.

Шул вакыт балтасы югалган кеше нәрсәгәдер абынган. Караса – балта. Ничек ул аны күрмәгән, дөнья бетереп эзләде бит, югыйсә! Бу кеше тагын күрше малаена караган. Малай һич кенә дә балта урлаган кешегә охшамаган икән. Бөтен кыяфәтеннән, атлап йөрү рәвешеннән, күз карашыннан күренеп тора, бу – кеше әйберсенә тия торган малай түгел.

Башына шикле уй кергән кешегә шайтан коткысы кирәкми, чөнки мондый чакта ул үзе өчен үзе шайтанга әйләнә. 

 

Бәхет күлмәге

Яшәгән ди шөһрәте бөтен дөньяга таралган мәгърур патша. Аның бөтен нәрсәсе җитеш булган: сарайлары, байлыгы, сәламәтлеге, хатыны, балалары, хисапсыз хезмәтчеләре. Ул нәрсә генә әйтсә дә, фәрманы минуты белән үтәлгән, ләкин бу патшага шатлык китерми икән. Менә ул кашын-күзен җимереп, тәхетендә шушы хакта уйланып утырган-утырган да, ачыш ясаган: аның бәхете юк икән бит! Патша тиз генә сарай табибын чакыртып китергән һәм әйткән:

– Минем бәхетле буласым килә. Син мине бәхетле итәргә тиеш. Итә алсаң – алтынга күмәм, юк икән – башыңны чаптырам!

– И, падишаһым, миңа уйларга бер тәүлек вакыт бир, – дигән табиб. – Иртәгә нәкъ шушы вакытта җавап әзер булыр.

Табибның рәхәткә чыдый алмаган дуамал патшаның кәҗәләнүе аркасында башсыз каласы килмәгән, билгеле. Шуңа күрә ул бик каты уйланган һәм, баш вата торгач, уйлап тапкан!

Икенче көнне ул патша янына кереп болай дигән:

– И, падишаһым-солтаным, сезгә бәхетле кеше күлмәген табып китерсеннәр. Шуны кисәгез, бәхетле булачаксыз, бәхетнең бөтен тәмен-ләззәтен татыячаксыз.

Патша баш вәзирен чакырткан да, аңа фәрман биргән:

– Тиз арада бәхетле кешене эзләп тап һәм миңа аның күлмәген алып кил. Мыштырдама, бер аягың – монда, икенчесе тегендә булсын!

Нишләсен инде вәзир, чыгып киткән бәхет күлмәге эзләргә. Кая гына бармаган, кем белән генә сөйләшмәгән, барысы да, сүз беркеткәндәй, болайрак җавап биргәннәр:

– Патша хәзрәтләре өчен дигәндә, соңгы күлмәгемне генә түгел, җанымны бирергә риза. Ләкин, кызганычка каршы, мин бәхетле түгел...

Вәзир:

– Инде нишлим, табиб бу бәлане минем өскә аударды да, котылды, ә хәзер патша башымны чабачак! – дип кайгырып утырганда, бер кеше аңа әйткән:

– Мин бик сәер, әүлия кебек бер кешене беләм, ул, мөгаен, бәхетледер, чөнки төн җиткәч яр буена чыгып, курайда уйнап утыра, – дигән.

Төнлә болар яр буена киткәннәр. Теге кеше, чыннан да, курайда уйнап утыра икән. Шундый матур, моңлы итеп, йөрәккә үткезеп уйный, аны тыңлаганда елыйсы да, көләсе дә килә, үзеңне дөньяда иң бәхетле кеше итеп сизәсең.

Вәзир, кош тоткандай сөенеп, теге сәер кеше янына йөгереп килгән:

– Син бәхетлеме? – дип сораган ул, сәлам бирергә дә онытып.

– Әйе, мин бәхетле! – дип җавап биргән теге кеше. – Бәхетем, эчемә генә сыймыйча, курай моңы булып, тышка бәреп чыга!

– Алайса, сал тизрәк күлмәгеңне!

Теге кеше дәшмәгән.

– Ник дәшмисең? Мин патша хәзрәтләренең баш вәзире, падишаһыбызга синең күлмәгең кирәк!

– Бу мөмкин түгел, тәкъсир!

– Ничек инде мөмкин түгел?!

– Караңгы булгач, сез абайлап бетермәгәнсез, минем өстемдә күлмәгем юк. Минем, гомумән, күлмәгем юк!

Бер тиен

Бер егет юлдан барганда аяк астында бер тиен акча күргән. “Бер тиен дә акча”, – дип уйлап куйган ул һәм аны кесәсенә салган. “Әгәр мең сум акча тапсам, мин нишләр идем икән? – дип, уйлавын дәвам иткән ул. – Мөгаен, әти белән әнигә бүләк алыр идем”. Шулай дип уйлап бетерүе генә булган, кинәт кесәсенең авыраеп китүен сизгән. Кулын тыгып караса – анда мең сум. “Сәер! – дип уйлап куйган егет. – Әле генә бер тиен иде, хәзер мең сум! Әгәр ун мең акча тапсам, мин нишләр идем икән? Мөгаен, сыер сатып алыр идем, әти белән әни рәхәтләнеп сөт эчәрләр иде!”

Караса – моның кесәсендә инде ун мең ята. “Бу нинди могҗиза! – дип шаккаткан егет. – Әгәр йөз мең акча тапсам, мин нишләр идем икән? Мөгаен, йорт сатып алыр идем, өйләнеп җибәрер идем, яныбызга әти белән әнине алыр идем!” Кесәсенә кулын тыкса, анда инде йөз мең! Шуннан егет уйга баткан: “Бәлки әти белән әнине үз яныбызга алмаскадыр? Кем белә, бәлки алар хатынга ошамаслар? Торсыннар шул иске өйләрендә генә. Сыер алсаң да мәшәкатьле, аларга кәҗә дә бик җиткән. Бүләкләр белән дә мавыкмаска кирәк, чыгымнар болай да зур...” Шулай дип уйлап бетерүгә, ул кинәт кесәсенең җиңеләеп китүен сизгән. Кулын тыгып караса – анда бер тиен акча ята.

 

Кыз һәм юлбарыс

Бер кыз әнисенә әйткән: “Әни, мин бер егеткә гашыйк булдым, әмма ул миңа әйләнеп тә карамый, нишлим икән?” – дигән. “Аптырама, кызым, мин бу эшне бик тиз хәл итәм, тик син миңа моның өчен юлбарыс мыегыннан өч бөртек кыл өзеп алып килергә тиеш”, – дигән анасы.

– Син ни сөйлисең, әни! – дигән кызы, коты алынып. – Ничек инде мин юлбарысның мыегын йолкыйм ди?!

– Белмим, берәр җаен табарсың.

Кыз бала бик озак баш ваткач сарык суйдырткан да, зур гына кисәк ит күтәреп, урманга киткән. Ит исен сизеп, юлбарыс килеп чыккан һәм кызга ташланган. Бу балакай итне юлбарыска ыргыткан да, җан-фәрман өенә чапкан.

Икенче көнне ул ит алып тагын урманга киткән. Юлбарыс бу юлы да аңа ташланган. Әмма кыз бу юлы качмаган, итне ыргыткач, аның ашаганын карап торган.

Өченче, дүртенче көнне дә шулай булган. Бишенче көнне юлбарыс аны койрыгын болгап каршы алган. Кыз бу юлы юлбарысны кулыннан ашаткан. Алтынчы көнне дә шулай эшләгән.

Тугызынчы көнне юлбарыс, итне ашап бетергәч, башын кызның тезләренә куеп, йокымсырап киткән һәм кыз җәһәт кенә аның өч бөртек мыегын йолкып алып, әнисе янына йөгергән.

– Әни, мин син кушканны эшләдем, хәзер син вәгъдәңне үтә! – дигән ул.

– И-и, кызым, – дигән анасы. – Куркыныч ерткыч хайванны буйсындыра алганны ниндидер егетне кулга ияләштерә алмыйсыңмы? Бар, я хәйлә, я наз, я түземлек-сабырлык белән – кыскасы, ничек булдыра аласың, шулай аны үзеңнеке ит! 

 

 

Диваналар дөньясы

Бер патшалыкта бик явыз сихерче яшәгән. Берзаман ул патшалыкның бөтен кешесе су ала торган чишмәне сихерләгән һәм бу чишмә суын эчкән кешеләр акылдан яза башлаганнар. Ике-өч көннән мәмләкәттә җүләрләнмәгән кеше калмаган. Патша гаиләсенең үз коелары булганлыктан, алар акылдан язмаганнар, сихерче дә ул кое янына үтеп керә алмаган.

Илдәге эт – баш, сыер – аякны күреп, патша тәртип урнаштыру максатыннан берничә фәрман да чыгарып караган, әмма аларны укыгач, халык ил башы акылдан язган дигән нәтиҗәгә килгән. Кешеләр, сарай янына җыелып, патшаның тәхетеннән ваз кичүен таләп иткәннәр.

Патша әллә, чыннан да, тәхеттән ваз кичим микән дип уйлый башлаган. Әмма хатыны аңа әйткән: “Әйдә, без дә теге чишмәдән су эчик тә, алар кебек булыйк”, – дигән.

Теге суны эчү белән патша гаиләсе дә акылдан язган һәм алар да тузга язмаган эшгамәлләр кыла башлаган. Моны күргән халык безнең падишаһыбыздан да зирәк кеше юк дип, аны элеккедән дә ныграк хөрмәт итә башлаган. Илдә тынычлык урнашкан һәм патша диваналар иле белән үлгәнче идарә иткән.

Бик күп еллар узгач теге сихерченең оныгының оныгы җир йөзендәге бөтен сулыкларны агуларга мөмкинлек бирүче төнәтмә әзерләгән һәм аны бер инешкә түккән. Күпмедер вакыттан Җир шарындагы бөтен сулыклар агуланып беткән һәм нәтиҗәдә җир йөзендә бер генә акыллы кеше дә калмаган. Бөтен дөнья җүләрләр йортына әйләнгән. Ләкин бу турыда беркем дә белми. Дөрес, кайчагында акыллы кешеләр дә тугалый (теге агу аларга, нишләптер, тәэсир итми). Бу кешеләр бүтәннәрне акылларына килергә өндәп карыйлар, әмма аларның сүзләрен берәү дә колагына элми һәм әлеге кешеләр диваналар чутында йөри.

 

Пычрак оя

 

 

Бер күгәрчен ояларын гел алыштырып тора, чөнки алардан килгән әшәке искә түзә алмый икән. Бервакыт ул бу хакта күпне күргән карт күгәрченгә әйткән, нишләргә икән дип киңәш сораган.

Аны тыңлап бетергәч, карт күгәрчен болай дигән:

– Менә син ояларны күпме генә алыштырсам да, хәл үзгәрми дисең, шулай бит? Шулай. Хикмәт шунда, ул әшәке ис оялардан түгел, ә синең үзеңнән килә.

 

Ат белән ишәк

Ат белән ишәк базардан кайтып киләләр икән. Ишәкнең өстендә йөк тау булып өелгән, ә атның сыртында берни дә юк. Ярты юлны узгач, ишәк тәмам хәлдән тайган һәм атка эндәшкән:

– Аяк атларлык хәлем калмады, бу йөкнең беразын үзеңә алмассың микән?

Ат ишәкнең сүзләрен ишетмәмешкә салышкан.

Бераздан ишәк атка тагын сүз каткан:

– Үләм бит инде, зинһар өчен, дип әйтәм, ярдәм ит!

Ат бу юлы да ишәкнең сүзләрен колагына элмәгән.

Ишәк тагын биш-алты адым атлаган да, күз алмары караңгыланып китеп, һуштан язып егылган.

Хуҗасы:

– Әйдә, малкай, тор инде, – дип күпме генә үгетләсә дә, сыйпаса да, ишәк күтәрелә алмаган.

Нишләмәк кирәк. Хуҗа ишәкне авыр йөктән азат иткән дә, аны ат сыртына күчереп өеп куйган. 

 

    Акыллы киңәш

 Бервакыт зур йөк автомобиле тоннельгә кергәндә, әрҗәсе тоннель гөмбәзенә тиеп, кысылып кала: алга да бара алмый, артка да. Чыгып китәр өчен берничә сантиметр гына җитми югыйсә, әмма ашыгыч рәвештә килеп җиткән юл хезмәте техникасы машинаны ни алга этә, ни артка тарттыра алмый. Шулвакыт бу урынга үз машиналарында бер гаилә килеп туктый. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, теге машинадагы кечкенә кыз башларын кашып торучы эшчеләр янына килә һәм бер генә җөмлә әйтә:

– Бәлки көпчәкләрнең бераз һавасын чыгарып караргадыр?

 

            Елмаю

Ишекләре кара-каршы булганлыктан, алар баскыч мәйданчыгында еш очрашалар иде. Андый вакытларда күршеләрнең берсе, кашын-күзен җыерып, күршесен күрмәмешкә салышып узып китә иде. Ә тегесе исә, аны күргәч, елмаеп җибәрә һәм хәерле иртә теләргә дип авызын ачкач, күршесенең караңгы чыраен күреп, тотлыгып кала, йөзендә елмаюы сүнә иде.

Көннәрне – көннәр, елларны еллар алыштырып, шактый гомер узды. Күршеләр картайдылар. Аларның ачык йөзлесе күршесенең исәнләшә белмәвенә инде күнеккән һәм аның белән очрашканда тизрәк юл бирергә ашыга иде.

Көннәрдән бер көнне аңа кунакка оныгы килде. Бу искиткеч сөйкемле кыз баладан нур бөркелеп тора, аның күзләре һәм елмаюы кояш кебек балкый иде.

Караңгы чырайлы күрше абыйны күргәч ул, чын күңеленнән сөенеп: “Исәнмесез!” – дип кычкырып җибәрде.

Күрше абый кинәт туктап калды. Ул моны һич көтмәгән иде. Кыз баланың зәп-зәңгәр күзләреннән бөркелгән наз һәм самимилекне күреп, ул югалып калды. Бу кеше күршеләре белән дә, балалар белән дә сөйләшә белми, ул бары тик боерыклар бирергә генә күнеккән иде. Секретаре рөхсәт бирмәсә, аңа беркем дә сүз катарга җөрьәт итми иде. Ә монда ниндидер бер “төймә”... Төксе чырайлы абзый борын астыннан нәрсәдер мыгырданды да, подъезд каршында аны көтеп торган машинасына ашыкты.

Зур түрә “Мерседес”ына кереп утыргач, кыз бала аңа кул болгап калды. Кырыс агай моны күрмәмешкә салышты – бетмәс монда кул болгап калучы ыбыр-чыбыр!

Алар еш очраша башладылар. Караңгы чырайлы күрше абыйны күрү белән кыз бала балкып елмая һәм ул елмайганда түрә абзыйның йөрәгенә җылы йөгерә иде. Аңа бу ошый иде һәм ул хәтта бер тапкыр сабыйның: “Исәнмесез!” – дип кычкыруына башын изәп җавап та бирде.

Әмма көннәрдән бер көнне кыз бала күзгә-башка чалынмый башлады. Кырыс абый каршыдагы фатирга врач килгәнен дә күрде.

Очрашкан чакларда әдәпле күршесе аңа элеккечә түбәнчелек белән юл бирә, әмма янәшәсендә оныгы гына күренми иде. Һәм шул вакытта караңгы чырайлы түрә аңа кыз баланың елмаюы, аның кул болгап калуы җитмәвен аңлады. Ул түзмәде, баскыч мәйданчыгында күршесен очраткач, эшләпәсен бераз гына күтәреп исәнләште дә, сорау бирде:

– Ә сезнең оныгыгыз кайда соң? Нишләптер күптән күренгәне юк?

– Ул чирләп китте.

– Шулаймыни?.. – диде кырыс абзый һәм аның кыз өчен ихластан хәсрәтләнүе чыраена чыккан иде.

Икенче көнне баскыч мәйданчыгында очрашып, исәнләшкәч, төксе түрә “дипломат”ыннан бер плитә шоколад чыгарды һәм аны күршесенә сузды:

– Моны оныгыгызга бирерсез әле, – дип мыгырданды ул, бик уңайсызланып. – Тизрәк сәламәтләнсен.

...Һәм менә көннәрдән бер көнне кыз бала савыгып урамга чыкты. Анда, һич көтмәгәндә, күрше абыйны очраткач ул, йөгереп килеп, аны кочаклап алды. Караңгы чырайлы абый, уңайсызланып, башын читкә борды. Аның күзләрендә яшь иде. 

Иң татлы һәм иң ачы

Бер патша вәзиренә:

– Бар, миңа дөньяда иң татлы ризык пешертеп китер, – дигән.

Вәзир базарга барып тел сатып алган да, аны кыздырып, патшага керткән. Патша хәзрәтләре бу ризыкны бик ошаткан, мактый-мактый ашаган.

Икенче юлы ул:

– Миңа җир йөзендәге иң ачы ризыкны китер, – дигән.

Вәзир тагын базарга барган, тагын тел сатып алган һәм аны пешереп патшага керткән.

– Иң татлы дип әйттем – тел китердең, иң ачы дип әйттем – тагын тел китердең, – дигән патша, – моны ничек аңларга?

– И, падишаһым-солтаным! – дигән вәзир. – Башым белән ант итеп әйтәм, бу дөньяда телдән дә татлы һәм телдән дә ачы бер нәрсә дә юк!

ҖӘНҖАЛЧЫ БАШЫ

 

 

Моннан күп еллар элек диңгез дулкыннары бер мәмләкәтнең яр читенә бамбук сал чыгарып аткан. Бу салда хәлдән тайган өч кеше булган. Аларны шунда ук патша хозурына алып килгәннәр. Баксаң, болар үз илләрендә җинаять эшләгән кешеләр икән. Бу илнең хакиме аларның өчесен дә бер салга утыртып, диңгез хөкеменә тапшырган. Җинаятьчеләрнең берсе – карак, икенчесе – сихерче, өченчесе җәнҗалчы булган.

Патша каракка йорт һәм мең көмеш тәңкә биргән:

– Ул ярлы булганга күрә генә урлашкан, хәзер исә хәерхаклы колыбызга әвереләчәк, – дигән.

Сихерче хатынга да йорт һәм мең көмеш эләккән:

– Ул фәкыйрь һәм бәхетсез булганлыктан гына, көнчелеге кузгалып, кешеләргә зыян салган, – дигән патша. – Хәзер бөтенләй бүтәнчә булачак.

– Ә җәнҗалчының хәзер үк башын кисегез, – дигән патша. – Җәнҗалчы – ул һәрвакыт җәнҗалчы, монда берни дә эшләп булмый.

Икенче көнне җәнҗалчы җәзаланган урыннан үтеп барганда, патша түрәләренең берсе киселгән башның як-якка чайкалып торуына игътибар иткән. Әле алай гына да түгел: кисекбаш, телгә килеп, бу түрәгә болай дигән:

– Кайтып әйт патшаңа – хәзер үк монда килеп, минем алда тезләнсен, юкса, янына үзем барам һәм башын чабып өзәм.

Түрә чатыр чабып сарайга киткән. Ләкин биредә аның сүзләренә беркем дә ышанмаган. Ә патша, әле син миннән көләргә уйлыйсыңмы дип, чыгырыннан чыгып, кычкырына башлаган.

– И, падишаһым, – дигән түрә тотлыга-тотлыга, – әгәр ышанмасагыз, минем белән берәрсен җибәрегез, ул, һичшиксез, минем сүзләремне раслаячак.

Патша бу түрәгә ияртеп бер яранын җибәргән. Әмма болар икәүләшеп килгәч, кисекбаш ләм-мим бер сүз дәшмәгән. Бу хакта ишеткәч, патша теге түрәнең башын чабарга боерган. Балта бүкәнгә төшеп, түрәнең башы тәгәрәп киткәч, теге кисекбаш янә телгә килгән:

– Әһә! – дигән ул. – Менә, күрдегезме, мин хәтта үлгәч тә сезгә тынгылык бирмим!

Шул чагында патша яраннары нинди коточкыч гаделсезлек кылганнарын аңлаганнар һәм, сарайга әйләнеп кайтып, бу хакта барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргәннәр. Патшаның күзләренә яшьләр килгән, ул, тирән чокыр казып, кисекбашны шунда күмәргә боерган. Иртән баш күмелгән урында бик сәер агач үсеп чыккан. Аның теге җәнҗалча башына охшаган сәер җимешләре дә булган. Әлеге агач – кокос пальмасы. Башта аны “Гоун бин” (җәнҗалчы башы) дип атап йөрткәннәр. Әмма күп еллар үткәч, бу сүзнең әйтелеше үзгәреп, ул “Оун бин”га (кокос пальмасы) әйләнгән. Кокос чикләвеген селкеп, аны колагыңа якын китерсәң, былт-былт иткән тавыш ишетелә. Хәтта чикләвеккә әйләнгәч тә җәнҗалчы башы гүя һаман да ниндидер әшәке сүз әйтергә маташа... 

 

Таксист сөйләгәннәрдән

Мин әйтелгән адрес буенча килеп җитеп туктадым һәм сигнал бирдем. Берничә минут көткәч, тагын кычкырттым. Бу – минем бүген соңгы рейсым иде. Башта китеп барырга уйласам да, үзем дә аңламастан, машинадан төштем һәм, барып, ишекне шакыдым... “Бер генә минут”, – дип җавап бирде ишек артында хатын-кыз тавышы, ул бик зәгыйфь, карлыккан иде.

Нәрсәнедер идәннән өстерәп барганнары ишетелде. Шактый озакка сузылган тынлыктан соң ишек ачылды. Бусагада 90 яшьләр чамасындагы орчык буе гына карчык басып тора иде. Ул, әйтерсең, 1940 еллар фильмнарыннан төшкән: өстендә ситсы күлмәк, башында челтәрле эшләпә. Янәшәсендә кечерәк кенә чемодан. Фатир монда инде күп еллар кеше яшәмәгәнгә охшаган. Бөтен мебель җәймәләр белән капланган.

– Сез минем чемоданымны машинага илтеп куярга булыша алмассыз микән? – диде ул. Мин чемоданны илтеп куйдым да, бу әбигә ярдәм итәр өчен кире әйләнеп кердем. Ул мине култыклап алды һәм без акрын гына машинага таба киттек. Әбекәй миңа бертуктаусыз рәхмәт укып барды.

Машинага утыргач, ул миңа барасы адресын әйтте, ә аннан сорау бирде:

– Ә без шәһәр үзәге аша уза алмабыз микән?

– Алабыз, әмма ул чагында юл озынаячак, – дидем мин.

– Озынайсын, мин ашыкмыйм.

Мин арткы якны күрсәтүче көзгегә карап алдым. Әбинең күзләре ялтырый иде.

– Минем гаиләм инде күптән китеп барды, – диде ул. – Врач: “Сиңа да күп калмады”, – дип әйтте.

Шәһәр буйлап без ике сәгать чамасы сәяхәт иттек. Әби миңа ул кайчандыр лифтер булып эшләгән бинаны күрсәтте. Без яшь вакытларында алар ире белән яшәгән район аша да уздык. Әби миңа мебель складын күрсәтте. Бу склад кайчандыр бию залы булган һәм әби кечкенә вакытында шунда бию түгәрәгенә йөргән. Пассажирым берничә тапкыр мине берәр бина каршында яки тыкрыкта туктатып, бер сүз дә сөйләшмичә, караңгылыкка текәлеп утырды. Аннан ул:

– Мин ардым, кузгалыйк булмаса, – диде.

Без әби әйткән адрес буенча килеп җиттек. Бу кечкенә санаторийны хәтерләтүче тәбәнәк кенә бина иде. Килеп туктау белән каршыбызга ике санитар килеп чыкты (күрәсең, көтеп торганнардыр). Алар әбине ипләп кенә җитәкләп, эчкә алып кереп киттеләр. Багажникны ачып, чемоданны алгач, мин дә эчкә уздым. Бу вакытта әби инде инвалид коляскасында утыра иде.

– Мин сезгә күпме тиеш? – диде әби кулына сумкасын алып.

– Тиеш түгел.

– Ничек? Сезгә бит яшәргә кирәк?

– Миңа башка пассажирлар да бетмәгән.

Мин, үзем дә сизмәстән, иелдем һәм әбине кочаклап алдым. Ул да минем беләкләремә чытырдатып ябышты:

– Син мин карчыкка бераз бәхет бүләк иттең, – диде ул. – Рәхмәт яусын.

Мин әбинең коры сөяккә калган кулын кыстым да, чыгып киттем. Артымнан шапылдап ишек ябылды. Бу тагын бер тормыш китабы ябылган тавыш иде. Кайту юлында мин бүтән пассажирлар алмадым. Үз уйларыма чумып, каядыр бардым да бардым. “Әгәр бу әбигә ачулы, яки сменасын төгәлләргә ашыгучы таксист эләккән булса? – дип уйладым мин. – Әгәр бер-ике тапкыр кычкырткач, мин дә китеп барган булсам?”

Яшәү дәверемдә минем шушы әбине илтүдән дә әһәмиятлерәк гамәл кылганым булмаган икән. Кеше үзенең гомере бөек мизгелләр тирәсендә әйләнә дип уйлый. Әмма ул бөек мизгелләр бик еш кына көтмәгәндә-уйламаганда һәм чүп кенә кебек тоелган кыяфәттә пәйда булалар.

 

Йөрәк ярасы

Көннәрдән бер көнне кеше белән аю ахирәт дуслары булырга вәгъдәләшкәннәр.

Кеше аюны кунакка чакырып, зур мәҗлес үткәргән.

Мәҗлестән соң аю китәргә җыенгач, кеше аны үпкән һәм хатынына да аюны үбәргә кушкан.

Әмма хатыны аюдан килгән әшәке истән борынын җыерып, төкергән дә әйткән:

– Сасы кунакларны җенем сөйми! – дигән.

Аю киткән. Күпмедер вакыттан кеше аның хәлен белергә барырга ниятләгән һәм, бер уңайдан утын да алып кайтырмын дип, үзе белән балта алган.

Очрашып сөйләшкәч, аю кешегә әйткән:

– Минем сиңа бер үтенечем бар: балтаң белән башыма сук әле, – дигән.

Кеше, билгеле, риза булмаган. Әмма аю өзми-куймый ялын торгач, аны бу эшкә күндергән. Кеше балта белән сугып башын яралагач, аю урманга кереп киткән, кеше өенә әйләнеп кайткан.

Бер айдан болар тагын очрашканнар. Аюның башындагы ярасы инде төзәлгән булган һәм ул кешегә әйткән:

– Туганым, башымдагы балта ярасы инде төзәлде, ә менә хатыныңның хәнҗәр теле яралаган йөрәк ярасы һаман да элекке килеш, – дигән. 

Яңартырга

Бүлек алмаштыру тәкъдим итү

Язарга кайтаваз, дискуссия

 

 «Алтын алма»

Яшәгән ди ир белән хатын. Боларның бөтен нәрсәләре җитеш булган, мохтаҗлыкның ни икәнлеген белмәгәннәр. Бервакыт ире кич белән өенә кайткач хатынына әйтә икән:

– Мин һәр көнне утарыбызга кайтышлый бер фәкыйрьнең алачыгы яныннан узам һәм һәрвакыт аларның тәрәзәсеннән көлгән тавышлар ишетелә. Бу ир белән хатын нидән көләләр, нигә шулкадәр шатланалар – аңлашылмый.

– Их, мин дә шулай кич буе көләр идем, – дигән аңа хатыны. – Юкса, бездә караңгы төшкәч бик күңелсез. Иртәгә кайтышлый теге фәкыйрьдән сорарга онытма әле, алар нәрсәдән көләләр икән.

Теге бай икенче көнне хатыны кушканча эшләгән – фәкыйрь алачыгының бердәнбер тәрәзәсен шакып, сорау биргән:

– Сез авыр тормышта яшисез, шуңа да карамастан, һәр кичне тәрәзәдән көлгән тавышлар ишетелә. Безнең бөтен нәрсәбез җитеш, әмма кичләрен өебездә бик күңелсез, бернинди шатлык та, көлү дә юк. Серегезне миңа да ачмассыз микән – мин сиңа күп итеп акча бирер идем, – дигән.

Фәкыйрь, хәйләкәр елмаеп, байга болай дигән:

– Безнең “алтын алма”быз бар. Шуны хатын белән бер-беребезгә таба тәгәрәтеп уйныйбыз. Шул чагында бик күңелле була – рәхәтләнеп көләбез...

Бай фәкыйрьнең сөйләп бетергәнен дә көтмичә китеп барган. Икенче көнне ул шәһәргә алтын алма эзләргә чыккан, аны тапкан һәм зур акчага сатып та алган. Кич белән алар хатыны белән кара-каршы утырып, бер-берсенә таба теге алманы тәгәрәтә башлаганнар. Ләкин бу гамәлнең бер кызыгын да тапмаганнар: көлү түгел, хәтта елмаймаганнар да.

Икенче көнне теге бай кабат фәкыйрьнең тәрәзәсен шакыган:

– Сатып алдым мин ул алтын алманы, – дигән. – Хатын белән тәгәрәтеп-тәгәрәтеп карадык – бернинди кызыгын тапмадык.

– Син мине аңлап бетермәгәнсең, – дип җавап биргән фәкыйрь. – “Алтын алма” дигәнем – безнең бер яшьлек балабыз. Ул яңа гына тәпиләп китте. Кич белән арып-талып эштән кайтып кереп, хәзинәдә бары белән тамак ялгап алгач, без хатыным белән кара-каршы идәнгә утырабыз. Ә сабыебыз чыркылдап көлә-көлә, тәпиләп, әле миңа, әле әнисе янына килә. Балага да күңелле, безгә дә куаныч һәм барыбыз бергә рәхәтләнеп көләбез.

 

Ике фәрештә

Ил гизүче ике фәрештә бер бай гаиләгә төн кунарга керәләр. Бу гаилә аларны бик төксе кабул итә, урынны да кунак бүлмәсендә түгел, ә идән астында җәя. Фәрештәләрнең олысы идән асты диварында тишек күреп, аны томалап, сылап куя. Яшьрәге исә, гаҗәпләнеп: “Ник алай эшләдең?” – дип сорый.

– Кайчагында алай кебек күренгән әйберләр болай булып чыга, – дип җавап бирә өлкән фәрештә.

Икенче көнне алар төнгелеккә фәкыйрь, әмма бик кунакчыл йортка тукталалар. Ир белән хатын булган бөтен ризыкларын өстәлгә куя, фәрештәләрне үз урыннарына яткыра. Иртән фәрештәләр йокыларыннан ир белән хатынның елаган тавышларына уяналар. Баксаң, төнлә аларның бердәнбер туендыручысы – сыерлары үлгән икән. Яшь фәрештә олысыннан сорый:

– Бу нишләп болай соң? – ди. – Теге гаиләнең бөтен нәрсәләре җитеш иде, ә син аларга булыштың. Бу мескеннәр безнең белән соңгы телем ипиләрен бүлештеләр, ә син аларның бердәнбер сыерларын үлемнән йолып калмадың? Нишләп?

– Алай түгел, болай ул, – дип җавап бирә өлкән фәрештә. – Идән астында чагында мин дивардагы тишек эчендә алтын хәзинә булганлыгына төшендем. Ә йорт хуҗасы бик дорфа иде, игелек кылырга теләмәде. Хәзинә якты дөньяга чыкмасын өчен мин тишекне томалап куйдым. Кичә төнлә без бу фәкыйрь гаиләнең ятагында йоклаганда, йорт хуҗасының хатынын алып китәргә дип, үлем фәрештәсе килде. Мин аны сыер янына җибәрдем. Әйткәнемчә, кайчагында син алай дисең, ә ул болай булып чыга. Без беркайчан да бөтенесен дә белеп бетермибез. Кайбер кешеләр безнең тормышка килеп керәләр дә, тиз генә китеп тә баралар. Кайберләре чын дуска әвереләләр һәм гомерлеккә калалар. Кичәге көн – инде тарих. Иртәгесе көн – сер. Бүгенгесе... Бүгенгесе – бүләк. Аңа ышанырга, өмет белән карарга кирәк. Тормыш – һәр мизгеленең үзенә бер тәме булган зур тылсым!

 

Юмартлык

Бик саран бер кеше бер суфи белән очрашкан. Юллары бер якка булганлыктан, болар сөйләшеп киткәннәр. “Мин сәүдә белән шөгыльләнеп, һәр тиен өчен дер калтырап яшәп, бик зур байлык тупладым, – дигән саран. – Шуңа күрә туган-тумачаларым миннән бик каты көнләшәләр. Үзләре ач-ялангач хөрәсәннәр булганлыктан, сакчыллыгым өчен мине артымда карун дип сүгәләр”.

– Алар хаклы түгел, – дигән суфи.–Үз гомеремдә мин синнән дә юмартрак кешене очратмадым.

– Чынмы? – дигән карун, бик нык гаҗәпләнеп.

– Чын. Син үзеңне сакчыл кеше дип саныйсың, әмма ялгышасың. Синең юмартлыгың искитмәле, ник дигәндә, озакламый синең бөтен байлыгың варисларыңа, ягъни син күрәлмаган туган-тумачаларыңа калачак.

 

Нәфрәт

Кеше белән үзен дорфа тотучы, бик тиз кызып китүчән бер егет бар икән. Көннәрдән бер көнне әтисе моңа әйткән:

– Менә улым сиңа бер капчык кадак, кызып китеп, кешегә җикеренгән саен койма баганасына бер кадак кагарсың, – дигән.

Беренче көнне егет койма баганасына дистәгә якын кадак каккан. Аннан көн арты көн үткән саен кагылган кадаклар саны кими барган. Һәм менә берзаман бу егет әтисе янына килеп әйткән: “Әти, мин бүген бер кадак та какмадым”, – дигән.

– Бик яхшы, улым, – дигән атасы. – Инде хәзер син болай эшлә. Кешегә җикеренәсең килеп тә, үзеңне кулда тотып калган саен баганадан бер кадакны суырып ал.

Шактый вакыт узгач, малае әтисенә баганада бер кадак та калмавын хәбәр иткән.

– Әйдә, улым, барып карап килик әле, – дигән атасы. Барып карагач, әтисе дәвам иткән. – Менә, улым, күрәсеңме баганада күпме тишек калган. Кешегә авыр сүз әйткәндә дә аның күңелендә менә шушы тишекләр кебек җәрәхәт кала. Соңыннан күпме генә гафу үтенсәң дә, ул җәрәхәтләр барыбер йомылып бетми. 

Эт һәм балык мае

Этләргә балык мае бик файдалы икән дип ишеткәч, бер кеше аны Акбаена эчертә башлаган. Ул чәбәләнүче этен көн саен аяклары арасына кыстырып һәм авызын каерып ачтырып, аның йоткылыгына балык мае салган.

Ә беркөнне эт, ычкынып китеп, май савытын аударган. Хуҗасының гаҗәпләнүенә каршы, ул әйләнеп килгән һәм идәнгә түгелгән балык маен ялый башлаган. Баксаң-күрсәң, эт – балык маена түгел, ә аны ирексезләп авызына агызуга каршы булган икән.

 

Язгы хисләр

Кояшлы май иртәсендә бер егет парк дивары буенда хәер соранып утыручы теләнчегә юлыккан, аның алдында “Мин сукыр” дип язылган катыргы да күргән. Кыяфәтенә караганда үзе белән бер яшьләрдә булган бу теләнчене егет бик кызганган, чөнки аның җамаягында тиенле берничә акча гына ята икән. Үткән-сүткәннәрнең сукырга илтифатсызлыгына эче пошып, егет теләнчегә сүз каткан:

– Мин сезгә акча бирә алмыйм, – дигән ул, гаепле кеше сыман, – чөнки үзем дә инде берничә ай эшсез. Әмма, әгәр сез каршы булмасагыз, бу язуыгызны бераз үзгәртер идем.

– Теләсә-нәрсә эшләгез, – дигән сукыр, иңнәрен сикертеп, – әмма кешеләрнең күңелен кузгатырлык сүзләр табып булуына мин шикләнәм.

Егет кесәсеннән маркер чыгарган да, теге катыргыга нәрсәдер язгач, юлын дәвам иткән.

Көн кичкә авышканда бу егет тагын теге урыннан узган һәм сукырның җамаягында тиенле акчалардан тыш кәгазь акчалар да өелеп торуын күреп бик куанган.

– Сезнең хәлләр яхшырып киткән бит әле монда, – дигән ул теләнчегә.

– Әйе, – дип җавап биргән тегесе, егетне тавышыннан танып. – Сез минем катыргыдагы язуга нинди үзгәреш керттегез?

– Мин анда берничә сүз генә өстәдем, – дигән егет. – Хәзер катыргыда “Мин сукыр – ә урамда яз” дигән язу.

Ятим

Таксист миллионерны өенә хәтле илтеп куйган. Машинадан чыкканда миллионер тиенен тиенгә кадәр счетчик буенча түләгән. Таксистның хәтере калган:

– Кичә мин сезнең улыгызны алып кайткан идем, – дигән ул. – Малаегыз миңа мең сум чәйлек тоттырды.

Миллионер җавап биргән:

– Аңа рәхәт – аның әтисе миллионер. Ә мин – дөм ятим!

 

Йа, Раббым, үзең ярлыка!

Беркөнне автобуста алтынсу чәчле искиткеч гүзәл кыз баланы күрдем. Аның күзләреннән нур бөркелә, йөзе шатлыктан балкып тора иде. Ул, чыгар вакыты җитеп, торып баскач, күзем култык таякларына төште: кызның бер аягы юк иде. Минем янымнан ул, якын кешесен күргәндәй, елмаеп үтте.

И, Ходаем, мине сукранганым өчен ярлыкый күр. Минем ике аягым да бар һәм мин бу дөньяда яшим!

Ипи кибетенә кергәч, чиста, пөхтә киенгән мөлаем йөзле үсмер егетне күреп шаккаттым: аның сөйкемлелеге, йомшак калын тавышы, иплелеге! “Рәхмәт сезгә минем белән якын итеп сөйләшүегезгә”, – диде ул һәм шунда гына мин аның сукыр икәнлеген абайлап алдым.

И, Ходаем, тормыштан зарланганым өчен мине гафу ит. Минем ике күзем дә күрә һәм мин бу дөньяда яшим!

Урамнан барганда мин зәңгәр күзле бер малайга игътибар иттем. Ул кычкырып-чинап, тирләп-пешеп уйнап ятучы малайларга карап тора иде. “Ә син нишләп алар белән уйнамыйсың?” – дип сорадым мин аннан. Зәңгәр күзле бу бала миңа башын борып карагач, тетрәнеп киттем – ул чукрак иде.

И, Ходаем, кичерә күр мине гел шыңшып торганым өчен. Минем колакларым ишетә һәм мин бу дөньяда яшим!

Кая телим, шунда бару өчен минем аякларым бар!

Сызылып таң атканны күрер өчен минем күзләрем бар!

Кошлар сайравын тыңлар өчен минем колакларым бар!

Йа, Раббым, кирәксә-кирәкмәсә сукранганым өчен, мине ярлыкый күр.

Мин чиксез бәхетле! Мин бу дөньяда яшим һәм миңа бөтен дөнья сыйган! 

Кайсы матуррак?

Бер кеше янына Фәкыйрьлек белән Байлык килгәннәр дә, сорау биргәннәр:

– Безнең кайсыбыз матуррак?

Теге кеше шүрли калган: “Әгәр Фәкыйрьлек матуррак дип әйтсәм, Байлыкның ачуы килер дә, китеп барыр, әгәр Байлык матур дисәм, Фәкыйрьлек үпкәләр һәм миннән үч алыр”. Әнә шундый уйлар йөгереп узган теге кешенең башыннан. Аннан ул әйткән:

– Сез каршымда хәрәкәтсез басып торганда мин чамалый алмыйм, шуңа күрә бераз йөренгәләп алыгыз әле.

Фәкыйрьлек белән Байлык йөренгәли башлаганнар. Шул арада теге кеше дә зиһенен туплап өлгергән һәм болай дип җавап биргән:

– Син, Фәкыйрьлек, арттан караганда, ягъни, китеп барганда бик матур, ә сиңа, Байлык, алдан караганда, ягъни, килгән чагыңда тиңнәр юк.

 

“Миһербанлылык”

Кайсыдыр мәмләкәткә бик акыллы һәм игелекле патша хакимлек иткән. Бервакыт ул ишеткән: баксаң-күрсәң, аның дәүләтендәге төрмәдә бернинди гаепсез кешеләр дә утыра икән. Шушы хәлдән соң патша гаепсезләр өчен шартлары уңайлырак булган төрмә төзетергә фәрман биргән.

 

Ялгызлыктан дәва

Бер егет акыл иясе янына килгән дә: “Ялгызлыктан ничек котылырга?” – дип сораган.

– Мин сине бу хистән коткарырмын, ләкин син башта өч көнлек сынау үтәргә тиеш, – дигән акыл иясе.

Беренче көнне акыл иясе, берни дә күрә алмаслык итеп, егетнең күзләрен бәйләп куйган. Моны егет бик авыр кичергән. Икенче көнне акыл иясе егетнең колакларын берни дә ишетә алмаслык итеп томалап куйган. Егеткә бөтен дөнья чукракланган төсле тоелган. Өченче көнне акыл иясе егетне ишек-тәрәзәсез кечкенә генә бүлмәгә япкан. Монысын егет бигрәк тә авыр кичергән.

Ниһаять, соңгы сынау да артта калган.

– Аллага шөкер, котылдым! Хәзер сез миңа, шәт, булышырсыз? – дигән егет.

– Әле син үзеңне һаман да япа-ялгыз дип хис итәсеңмени? – дип сорауга сорау белән җавап биргән акыл иясе.

-Мин сине җибәрмим.
Хәзер син минем дустым.

– Дөресен генә әйткәндә, юк, – дигән егет. – Дөнья шундый гүзәл. Мин моңа кадәр аның авазлар һәм төсләр белән тулы икәнлеген сизми йөргәнмен.

– Кеше кояшка, айга һәм йолдызларга карый, җир һәм диңгез бүләкләреннән ләззәт ала алганда ялгыз түгел, – дигән акыл иясе.

– Ялгызлык хисе миңа кабат әйләнеп кайтмас микән? Ул чагында нишләрмен?

– Ул чагында тагын минем яныма килерсең, – дип җавап биргән акыл иясе, елмаеп. – Мин сиңа яңа сынау әзерләп куярмын.

“Аяклар кирәкми!”

Һиндстанның классик биюләр башкаручы атаклы биючесе Судха Чадран таланты чәчәк аткан чорда биюдән туктый, чөнки врачлар аның уң аягын кисеп ташларга мәҗбүр булалар. Аягына протез ясаткач, Судха Чадран яңадан сәхнәгә кайта һәм кабат иң яхшы биюче булып таныла.

– Сез моңа ничек ирешә алдыгыз? – дигән сорауга ул:

– Биер өчен аяклар кирәкми! – дип җавап бирә. 

Юләрләр юк!

Бер авылда ялгызы гына бер карт бабай яшәгән. Кичләрен аның өе янында малайлар уйный икән: акырып-бакырып, чинап. Бабайның бу хәлгә түзәр әмәле калмаган. Беркөнне ул малайларны чакырып алган да, әйткән: “Миңа балаларның кычкыра-кычкыра уйнавы бик ошый, әгәр иртәгә дә килеп, шулай уйнасагыз, мин сезнең һәркайсыгызга берәр сум акча бирәм”, – дигән. Икенче көнне малайлар килгәннәр һәм тагын да катырак шаулашып уйнаганнар. Бабай аларга берәр сум акча өләшеп чыккан, иртәгә дә килегез, тагын акча бирермен дигән.

Икенче көнне малайларга берәр сум түгел, ә иллешәр тиен генә эләккән. Өченче көнне унышар тиен генә.

– Балалар, минем акчам бетеп китте, иртәгә килеп, бушка гына уйнап китмәссез микән? – дигән бабай.

Әмма шул көннән соң бу урында малайларның эзләре суынган: бушка уйнап йөрергә юләрләр юк!

 

Эзгә төшү

Бер яшь егет атасыннан калган малны тиз арада туздырып бетергән. Берзаман карый бу: бер тиен акчасы да калмаган, дусларыннан да җилләр искән. Хәсрәткә батып, кая барып бәрелергә белмәгәч, ул аксакал янына килгән:

– Минем акчам да юк, дусларым да калмады. Инде нишләргә?

– Бер дә кайгырма: барысы да үз эзенә төшәчәк, – дигән аңа аксакал.

Егетнең күзләрендә өмет чаткылары кабынган:

– Минем байлыгым кире кайтачакмы?

– Юк. Озакламый син акчасызлыкка һәм ялгызлыкка ияләшәчәксең.

 

Коедан ничек чыгарга?

Бер кеше урманда йөргәндә, абайлап җиткермичә, ташландык коега килеп төшкән. Җир өстенә күтәрелмәкче булып озак кына азаплангач һәм берни дә барып чыкмаячагын аңлагач, ул ярдәм сорап кычкыра башлаган. Аның тавышын утын кисүчеләр ишетеп алганнар һәм коега бау ыргытканнар:

– Ябыш очына, без сине хәзер тартып чыгарабыз.

Кое төбеннән түбәндәге җавапны ишеткәч, алар чак кына артларына утырмаганнар:

– Егетләр, башта миңа бауга ябышырга булышсагыз иде.

 

P.S. Котыласы килмәгән кешене коткарып булмый.

Такыр сукмак

Ике күрше бар икән. Менә берзаман кыш җиткән, көн саен ишелеп-ишелеп кар ява башлаган. Күршеләрнең берсе иртән-иртүк кар көрәргә чыккан. Юл ачкан чагында ул күршесе ягына күз салган һәм аның капка төбенең тап-такыр булуын күреп, бик гаҗәпләнгән.

Икенче көнне тагын кар яуган. Теге кеше кар көрәргә чыккач ни күрсен – күршесенең капка төбе ялт иткән.

Өченче көнне дә тез тиңентен кар явып киткән. Теге кешебез тагын да иртәрәк торып, кар көри башлаган. Шунда карый – ә күршесенең капка төбе инде чәчрәп тора!

Теге кеше шул ук көнне күршесен очраткан һәм аңа сорау биргән:

– Мин шаккатам: син капка төбеңне кай арада гына чистартып өлгерәсең?
Күршесе елмаеп җавап биргән:

– Минем кар көрәгәнем юк. Миңа көн дә дусларым килеп тора.

 

Хыял

Бер очучы самолетта урман-кырлар өстеннән әйләнгәндә дустына әйткән:

– Күрәсеңме, әнә тегендә бик матур зәңгәр күлне? Аннан арырак кечкенә генә авылны? Мин шул авылда туып үстем һәм бала чагымда зәңгәр күлгә балыкка йөри идем. Мин балык тотып утырганда баш очымнан һәрвакыт самолетлар очып уза иде. Мин аларга кызыгып карыйм һәм: “Их, очучы булып, шушындый самолетта авыл өстеннән әйләнеп үтсәң иде!” – дип хыяллана идем. Бу минем бердәнбер хыялым иде. Ул тормышка ашты. Хәзер, беләсеңме, нәрсә турында хыялланам? Пенсиягә чыккач, туган авылыма кире әйләнеп кайтып, зәңгәр күл буенда балык тотып утыру турында! 

Сүз көче

Бер аксакал шәкертләренә сүзнең тәэсир итү көче турында сөйләгәндә, арткы рәттән кайсыдыр аваз салган:

– Болар барысы да сафсата! Бертуктаусыз “Алла, Алла, Алла” дип тәкрарлаганнан кеше изгегә әйләнми. Бертуктаусыз “Гөнаһ, гөнаһ, гөнаһ” дип кабатласаң да гөнаһка батмыйсыз.

– Утыр урыныңа, имгәк! – дип җикергән аңа аксакал.

Моңа җавап итеп, шәкерт аты-юлы белән сүгенеп җибәргән, кызарып-бүртенеп чыккан. Ул бераз тынычлана төшкәч, аксакал бик үкенгән кыяфәттә сүз башлаган:

– Зинһар, гафу итегез... мин кызып киттем. Бер сәбәпсезгә җикереп, оятлы булдым.

Шәкерт шунда ук тынычланган.

– Менә сиңа җавап, – дигән аксакал, алда сөйләгәннәренә нәтиҗә ясап. – Бер сүз сине чыгырыңнан чыгарды, ә икенче сүз тынычландырды.

 

 

Күз ачылу

Купега улы белән (җиткән егет) олы яшьләрдәге бер абзый килеп кергән. Егет тәрәзә буена утырган һәм поезд кузгалып киткәч, исе китеп, кычкырып җибәргән:

– Әти, агачлар артка чабалар!

Абзый елмаеп куйган. Купеда ирле-хатынлы бер пар да булган. Алар җиткән егетнең үзен кечкенә бала кебек тотуын күреп, бик сәерсенгәннәр.

Ә бу вакытта егет тагын әтисенә эндәшкән:

– Әти, күрәсеңме, күл... Әти, болытлар поезд белән бергә хәрәкәт итә!

Ир белән хатынның гаҗәпләнүе тагын да көчәйгән, әмма теге абзый улының кыланмышында бернинди сәерлек сизмичә, елмаеп утыруын белгән.

Менә егет тагын кычкырып җибәргән:

– Әти, әти, карале бер генә – тышта яңгыр ява башлады, тәрәзәдән тамчылар ага!

Ир белән хатын бер-берсенә карашып куйганнар да, хатыны пышылдап кына теге абзыйга мөрәҗәгать иткән:

 

.

– Нишләп сез улыгызны клиникага консультациягә алып бармыйсыз?

Абзый җавап биргән:

– Безнең клиникадан кайтып килешебез. Минем улымның күзләренә операция ясадылар, ул бүген күрә башлады.

 

Гап-гади биш кагыйдә

1. Йөрәгегезне нәфрәттән арындырыгыз – сезне рәнҗеткәннәрнең барысын да гафу итегез.

2. Йөрәгегезне пошынулардан арындырыгыз – аларның күпчелеге файдасыз.

3. Гади яшәгез, булганына шөкер итә белегез.

4. Күбрәк үзегез бирегез.

5. Башкалардан күпне өмет итмәгез.

 

Миһербанлы бала

Көннәрдән бер көнне иң миһербанлы баланы ачыклау өчен конкурс үткәргәннәр. Анда дүрт яшьлек малай җиңеп чыккан.

Бу малайның күршесендә күптән түгел генә хатынын җирләгән бер бабай булган. Бала ишегалдында ул бабайның елап утырганын күргәч, аның янына килгән, алдына менеп утырган һәм ул тәмам тынычланганчы төшмәгән.

Соңыннан малайдан анасы сораган:

– Син анда, бабай янында нишләдең? – дигән.

– Мин аңа еларга булыштым, – дип җавап биргән бала. 

Кызыл роза

Бер диңгезче бик озак вакыт бер хатын белән хат алыша. Роза исемле бу хатынны диңгезченең бер тапкыр да күргәне булмый. Хат алышу 3 ел дәвам итә һәм алар, үзләре дә сизмәстән, бер-берсенә гашыйк булалар.

Диңгезченең хезмәте тәмамлангач, алар Үзәк вокзалда кичке сәгать биштә очрашырга сүз куешалар. “Минем түшемдә кызыл роза булыр”, – дип яза Роза сөйгәненә.

Диңгезче уйга кала: аның бит Розаның үзен түгел, хәтта фотосын да күргәне юк. Картмы ул, яшьме; матурмы, ямьсезме; зифа буйлымы, тазамы – боларның берсен дә белми.

Менә ул вокзалга килә һәм көтә башлый. Сәгать бишне суккач, анда түшенә кызыл роза таккан алтмыш яшьләрдәге хатын пәйда була. Диңгезче китеп барырга дип борылгач, туктап кала. Юк, ярамый. Мин диңгездә йөргәндә бу хатын миңа берсеннән-берсе матур хатлар язды, авыр вакытларымда рухымны күтәрде, нечкә хисле бу ханымны рәнҗетергә минем хакым юк. Һәм ул, әлеге хатын янына килеп, күрешергә дип кулын суза. “Син ялгыштың, – ди аңа теге хатын. – Мин Роза түгел. Роза синең артыңда”. Диңгезче артына борыла һәм үзе белән бер яшьләрдәге гүзәл ханымны күреп шакката. Баксаң-күрсәң, аның Розасы бу хатын белән алдан сүз беркетеп куйган икән. Әгәр диңгезче борылып китеп барса, барысы да бетәсе булган.

 

Акча коткармый

Бик тә кысмыр бер кеше, тиенләп җыя торгач, биш йөз мең сум акча туплаган һәм: “Менә хәзер ел буе типтереп яшим, акчамны ничек телим, шулай тотам!” – дип уйлап бетерергә дә өлгермәгән, аның каршында Әҗәл пәйда булган.

Кысмыр тагын бераз гына яшим инде дип ничек кенә ялынса-ялварса да, мең төрле дәлилләр китерсә дә, әҗәлнең күңелен нечкәртә алмаган.

– Тагын өч кенә көн сабыр итеп, миңа кагылмый торсаң, байлыгымның яртысын сиңа бирер идем, – дип өзгәләнгән кысмыр.

Әҗәл аны ишетергә дә теләмәгән, алып китәргә дип өстерәвен белгән.

– Ярар, ул чагында бер генә көн бир дә, ничәмә-ничә еллар бөртекләп җыйган бөтен байлыгымны үзеңә ал! – дигән теге кеше.

Киребеткән әҗәл кымшанмаган да, ләкин шулай да бу кешегә язу язып калдырырлык вакыт биргән.

Менә ул язу: “Моны укучыга сүзем шул: әгәр синең кешечә яшәрлек акчаң бар икән, байлык артыннан куып, вакытыңны бушка сарыф итмә. Яшә! Мин биш йөз мең сум акчама гомеремне хәтта бер сәгатькә дә озайта алмадым!”

P.S. Миллионер үлгәч, халык әйтә: «Үзе китте, акчасы калды», – ди. Әҗәлдән акча биреп котылган кеше юк!

Күбәләк һәм елан

Бервакыт елан күбәләкне куа киткән һәм аны бер көн һәм бер төн эзәрлекләгән. Коты алынган күбәләк нишләсен – очкан да очкан. Елан икенче көнне дә аның артыннан шуышуын дәвам иткән. Өченче көнне очар хәле калмаган күбәләк чәчәккә кунган да, еланга эндәшкән.

– Мине үтергәнче өч соравыма җавап бир әле.

– Әйтеп кара.

– Син күбәләкләр белән тукланасыңмы?

– Юк...

– Мин сиңа берәр начарлык эшләдемме?

– Юк.

– Алайса нишләп мине үтерергә телисең?

– Синең җилпенә-җилпенә очуың минем җенемне чыгара!!!

P.S. Еш кына без таныш-белешләребезгә үпкәлибез, аларны күралмыйбыз, якын кешебезгә начарлык телибез һәм мондый нәфрәтнең кайдан килүе турында уйланмыйбыз. Ә бит сәбәп күп очракта безнең үзебездә. Әгәр тирәнгәрәк үтеп карасак, без күңелебез түрендә елан ятканын күрербез. Ул елан кара көнчелек дип атала.

 

Тәрәзә

Бервакыт остазлары шәкертләренә сорау бирә:

– Таш ыргытсалар тәрәзә пыяласы ватыла. Ни өчен?

– Чөнки таш авыр, – дип җавап бирә шәкертләрнең берсе.

– Чөнки пыяла юка, – ди икенче шәкерт.

– Чөнки ташны каты кизәнеп ыргытканнар, – ди өченчесе.

– Сезнең берегез дә дөрес җавап бирмәде, – ди остазлары. – Тәрәзә ябык булганга күрә ватыла!

 

P.S. Йөрәгегез һәрвакыт кешеләргә ачык булса, аны беркем дә таш ыргытып челпәрәмә китерә алмас. 

Бакчачы шикаяте

Юридик институт укытучысы студентларына бер әбидән килгән шикаятьнең очына чыгарга кушкан. Хикмәт шунда, әбинең бакча күршесенең зур алмагачы бар һәм аның ботаклары әби участогына салынып төшеп торалар икән. Моңа олы кешенең бик эче пошып, ул “күршемнең алмалары коелып төшеп, минем лаләләремне изеп бетерәләр” дип шикаять язган.

Студентлар фикер алыша башлаган. Берсе бу очракта алмагач хуҗасы гаепле, ул агачның ботакларын кисәргә һәм китергән зыян өчен әбине бәхилләтергә тиеш дип чыгыш ясаган. Юк, дигән икенчесе, алмагачның ботаклары әби участогында, шулай булгач, алмалар да аныкы һәм әбинең аларны өзеп алырга тулы хокукы бар. Кыскасы, күршесе гаепле түгел, карчык үз проблемасын үзе хәл итсен.

Бәхәс озак дәвам иткән, әмма студентлар уртак фикергә килә алмаганнар.

Мәсьәләгә соңгы ноктаны укытучы куйган:

– Сез барыгыз да ялгыштыгыз, чөнки әбинең шикаятен кагылгысыз факт буларак кабул иттегез. Ә бит безнең эштә бөтен нәрсәне дә шик астына алу лазем. Ник бераз гына башларыгызны эшләтмисез? Алманың көз көне өлгерүен, ә лаләнең яз көне чәчәк атуын сез белмисезмени?

 

Агудан арыну

Бер кыз кияүгә чыккач иренең өенә күчеп килә һәм кайнанасына хезмәт итә башлый. Кайнана беренче көннән үк киленен таларга керешә. Бик явыз нәрсә булып чыга. Аптырагач, кыз әтисенең дусты – дару үләннәре әзерләп сату итүче кеше янына килә.

– Мин сиңа ничек ярдәм итә алам? – ди үләнче.

– Агу ясап бир. Мин аның белән кайнанамны агулыйм да, бөтен бәлаләрдән котылам.

Озак кына уйланып торгач, үләнче әйтә:

– Ярар, мин сиңа булышырмын. Әмма син ике нәрсәне аңларга тиеш. Беренчедән, кайнанаңны капыл гына агуларга ярамый, чөнки кешеләр шунда ук сизенәчәкләр. Мин сиңа аны акрынлап үтерә торган үләннәр бирәм, шунлыктан беркемдә дә бернинди шик тумаячак. Икенчедән, син нәфрәтеңне тышка чыгармаска тырыш, кайнанаңны хөрмәт итәргә, яратырга, сүзен тыңларга һәм сабыр булырга өйрән. Шулай эшләсәң, кайнанаң үлгәч, моны килене үтермәде микән дигән уй беркемнең дә башына килмәячәк.

Кыз, үләнченең киңәшләрен тотып, барысын да ул кушканча эшләгән һәм кайнанасының ризыгына аз-азлап агу сала башлаган. Әле тагын ул үзен кулда тотарга, кайнанасының сүзен сүз итәргә, аңа хөрмәт белән карарга өйрәнгән. Килененең үзгәрүен күргәч, кайнанасы аны чын күңеленнән ярата башлаган, кая барса шунда киленнән уңдым дип аны гел мактап сөйли икән.

Ярты елдан боларның мөнәсәбәтләре бик нык яхшырып, алар ана белән кыз кебек бер-берсе өчен үлеп тора башлаганнар.

Көннәрдән бер көнне кыз үләнче янына килгән һәм аның алдында тезләнгән:

– Ходай өчен дип әйтәм, кайнанамны мин биргән агудан коткар! Минем аны үтерәсем килми, ул миңа үз әниемә караганда да якынрак, мин аны яратам!

Үләнче елмаеп җибәргән һәм әйткән:

– Борчылма, мин сиңа бернинди агу да бирмәдем. Ул үләннәр – гап-гади тәмләткечләр. Агу синең башыңда иде һәм син аннан котылуга ирештең.

 

Курку

Җинаятьче җинаять кыла. Аны эләктерәләр һәм патша хозурына китерәләр. Патша хәзрәтләре әйтә моңа: “Икесенең берсен сайла – яки дар агачы, яки зур, кара, куркыныч корыч ишек”, – ди. Җинаятьче дар агачын сайлый. Муенына элмәк кидерткәч, җинаятьче сорый: “Миңа кызык булып китте бит әле, ә теге ишек артында нәрсә?” – ди. Патша көлеп җибәрә һәм җавап бирә: “Минем үземә дә кызык: җинаятьчеләргә икенең берсен сайларга тәкъдим итәм, ә аларның барысы да диярлек дар агачына туктала”. “Ә ишек артында нәрсә? – дип төпченүен дәвам итә җинаятьче. – Курыкмагыз, мин бит инде серне беркемгә дә чишә алмаячакмын”. “Анда – ирек, – дип җавап бирә патша. – Ләкин кеше билгесезлектән куркып, дар агачын сайлый”.

Чыннан да, бик еш кына курку һәм канга сеңгән гадәт дөрес юлны сайларга комачаулый. Менә шундый кыйсса.

Чисталык турында

Бер гаилә яңа фатирга күчә. Хуҗабикә иртән уянгач тәрәзәдән карый һәм күрше хатынының кер элеп маташканын күрә.

– Карале бер генә, моның юган керләре агармаган бит! – ди ул иренә.

Газета укып утырган ире хатынының сүзләрен колагына элми.

– Сабыны юк микән моның, кер юа белми микән? Абау, бигрәк шапшак нәрсә икән! – дип дәвам итә хуҗабикә.

Күршесе кер эләргә чыккан саен хуҗабикәбез шулай гаҗәпләнә һәм такмаклый.

Һәм менә якты иртәләрнең берсендә ул тәрәзәгә күз сала да, кычкырып җибәрә:

– О! Бүген керләре ап-ак! Ниһаять, бу хатын да кер юарга өйрәнгән!

– Хикмәт анда түгел, – дип бүлдерә аны ире. – Бүген мин иртәрәк тордым да, тәрәзәләребезне юып куйдым. 

 

Кәлтә

Бер байның өендә кәлтә яшәгән. Бүлмәдән бүлмәгә әрле-бирле йөргәләп торучы бу җанварны хуҗа өй җиһазы сымаграк кабул иткән, ул аны хәтта җан иясе дип санамаган да.

Көннәрдән бер көнне кәлтә тырнагы белән ялгыш кына хуҗасының кул тиресен сыдырган. Байның кулы бик авырткан һәм аңа кәлтә моны сизгән кебек тоелган. Ник дигәндә, җанвар аның артыннан ияреп йөри башлаган һәм, гафу ит инде мине дигән сымак, аның күзләренә тутырып караган. Хуҗасының исе киткән: карале син, ә, шушы җан иясендә дә кызгану хисе булсын инде! Шушы көннән башлап кәлтә аның өчен өй җиһазы гына булудан туктаган.

Ә кулының авыртуы басылмаган, киресенчә, көчәйгәннән-көчәя барган. Аптырагач, теге бай врачка күренергә киткән. Табиб аның кулын карагач һәм байның кәлтәсе турында сөйләгәннәрен тыңлагач әйткән:

– Кәлтә кызгану дигән нәрсәне белми. Аның тырнагы эчендә агу бар. Бу агу кинәт түгел, ә акрынлап үтерә. Шуңа күрә кәлтә корбанының үлгәнен көтеп, аның артыннан ияреп йөри.

 

 

Ике лашман

Ике лашман (утын кисүче – ред.) бер көн эчендә кайсыбыз күбрәк утын кисә дип бәхәскә кергәннәр һәм, һәркайсы үз урынын алып, эшкә керешкәннәр. Баштарак алар бер тизлектә эшләгәннәр, әмма бер сәгатьтән лашманның берсе икенчесенең туктап калганын ишеткән һәм, рухланып китеп, тагын да катырак селтәнә башлаган. Ун минуттан теге лашман да эшен дәвам иткән һәм алар тагын бер тизлектә шапылдарга тотынганнар. Күпмедер вакыттан беренче лашман көндәшенең тагын туктап калганын ишеткән һәм, болай булгач җиңү минеке дип, балтасын тагын да дәртләнебрәк уйната башлаган.

Бу хәл көне буе дәвам иткән һәм беренче лашман үзенең җиңеп чыкканлыгына инде аз гына да шикләнмәгән, әмма ул бик нык ялгышкан булып чыккан.

– Ничек инде алай? – дигән ул көндәшенә. – Мин бит ишетеп тордым, син сәгать саен ун минутка туктадың. Шуңа да карамастан, кискән утының минекеннән күбрәк. Моның булуы мөмкин түгел!

– Әйе, мин сәгать саен ун минутка туктап тордым, – дип җавап биргән аңа көндәше. – Син эшләвеңне дәвам иткән арада, мин балта кайрадым.

 

Ирне ничек сайларга?

Әнисенең үсмер кызына биргән нәсихәте: “Ир сайлау – җаваплы эш. Монда алдын-артын уйлап эш итәргә кирәк. Менә әтиеңне генә алыйк. Аның кулыннан бөтен эш килә: ул машинасын да ремонтлый, электр, сантехника эшләрен дә белә, ватык җиһазларны да төзәтә. Син моны үзең дә көн саен күреп торасың. ... Әгәр син үзеңә атаң кебек ир тапсаң, синең тормышыңда бер генә яңа нәрсә дә булмаячак”.

 

Африка бик ерак

Бер хатын паркта күгәрченнәр ашатырга ярата икән. Ул һәр көнне иртән кибеттән йомшак батон сатып ала да, аны ваклап-ваклап аяк астына ыргыта. Әлеге хәлне күзәтеп йөргән бер ир түзмәгән, әйткән бу хатынга:

– Менә сез монда батон ваклап кошлар ашатасыз. Ә бу вакытта Африкада кешеләр ачтан үлә...

– Мин батонны Африкага кадәр ыргыта алмыйм шул! – дип җавап биргән аңа теге ханым.

 

Яхшылык һәм яманлык

Бервакыт ике дус каты гына бәхәсләшеп киткәннәр дә, берсе икенчесенең яңагына чабып җибәргән. Тегесе бик гарьләнсә дә, сүз әйтмәгән, әмма комга мондый җөмлә язып куйган: “Бүген җан дустым минем яңагыма сукты”.

Алар юлларын дәвам иткәннәр һәм бик матур күл буена килеп чыккач, су коенып алырга ниятләгәннәр. Дусларның яңагына чабылганы көтмәгәндә бата башлаган, әмма иптәше аны коткарып калган. Суга батканы һушына килгәч, ташка чокып, мондый җөмлә язган: “Бүген җан дустым мине үлемнән алып калды”.

– Мин сине рәнҗеткәч, син комга язган идең, – дигән дусты, – ә хәзер ташка яздың. Нишләп?

Тегесе җавап биргән:

– Әгәр безне кемдер рәнҗетә икән, бу хакта комга язарга кирәк – аны җилләр туздырып ташласын. Әгәр дә инде безгә кемдер яхшылык эшли икән, бу хакта ташка чокып язу лазим – аны бернинди җил дә туздыра алмаслык булсын.

Кыйбла

Яшәгән ди ике ир туган. Аның берсе үзенең игелекле эшләре белән шөһрәт казанган күренекле шәхес булган, ә икенчесе кеше үтергән.

Суд башланыр алдыннан кеше үтерүчене журналистлар чолгап алган:

– Сез ничек кеше үтерүгә барып җиттегез?

– Минем бала чагым бик михнәтле булды. Әти эчте, әнине һәм мине кыйный иде. Шуңа күрә минем бүтән юлым юк иде.

Бу вакытта берничә журналист кеше үтерүченең туганына сорау биргәннәр:

– Сез ничек күренекле шәхес булып киттегез?

– Минем бала чагым бик михнәтле булды. Әти эчте, әнине һәм мине кыйный иде. Шуңа күрә минем бүтән юлым юк иде.

Мәче һәм тары

Бер бабай борын эченнән мыгырдана-мыгырдана кибеткә җыена икән:

– Мәчегә тары ярмасы алырга онытмаска кирәк.

Моны ишетеп алган оныгы, гаҗәпләнеп, сорау биргән:

– Бабай, син мәчегә тары ярмасы ашатмакчы буласыңмыни? Ботка пешерәсеңме?

– Пешердем ди, хәзер! Тары ярмасын баскыч алдына сибәм, аны ашарга чыпчыклар очып киләчәк – тотсын шуларны.

 

Күктәге сөйләшү

– Бер сабыйны ут эченнән алып чыктым дисең инде алайса?

– Дим.

– Ә үзең һәлак булдың?

– Әйе.

– Дөньяның алдагы язмышы синең шушы гамәлеңә бәйле булганлыгын инде беләсеңдер?

– Әйе, миңа бу хакта инде әйттеләр.

– Ярар... Ә хәзер, әйдә, нәрсә килеп чыкканлыгын карыйк. 128396350992 нче бит, алтынчы абзац. Әһә. Бу бала үсеп җиткәч бөтен дөньясына бер адәм актыгы, канкойгыч диктатор булачак. Сине тәбрикләргә мөмкин.

– Димәк, минем аркада Явызлык җиңәчәк?..

– Монысы әлегә билгесез. Ә менә әгәр син чит кеше баласын коткару өчен ут эченә ташланмасаң, Явызлык шул вакытта ук җиңгән булыр иде. 

«Бәхетле бул!»

Юл буенда бер сукбай хәер сорап утыра икән. Янәшәдән юыртып узган җайдак аның битенә чыбыркысы белән сыздыртып киткән.

– Бәхетле бул! – дип кычкырып калган аның артыннан сукбай.

Бу хәлне күреп торган авыл агае сукбайга сорау биргән:

– Син шул дәрәҗәдә куркак һәм юашмыни?

– Юк, – дип җавап биргән сукбай, – әгәр бу җайдак бәхетле булса, минем битемә чыбыркы белән сыздыртмас иде.

Комдагы эзләр

Бервакыт Хак Тәгалә кешедән сораган:

– Телисеңме, мин сиңа узган тормышыңны күрсәтәм? – дигән.

– Телим, Ходаем.

Назлы җил кешенең гәүдәсен күтәреп алган да, таулар, тарлавыклар, кыялар өстеннән әйләнгәч, аны чүлгә төшереп бастырган. Кеше комда чылбыр булып сызылган ике эз күргән.

– Ходаем, бу нәрсә?

– Бу – синең тормыш эзең.

– Ә нишләп монда ике эз?

– Синең янәшәңдә мин дә бардым.

– Ләкин монда урыны-урыны белән бер эз югалгалап ала...

– Бу – синең тормышыңның иң авыр чаклары.

– Ходаем, иң авыр чакларда син мине ташлап китеп тордың мыни?

– Мин сине ташламадым, мин сине күтәреп бардым...

Сырхауханәдә

Сырхауханә палатасында бик авыр хәлдә ике ир яткан. Берсе – тәрәзә буенда, икенчесе – ишек төбендә.

– Тышта нәрсәләр бар анда? – дип сораган ишек төбендәгесе.

– И-и, мондагы матурлыкны күрсәң син! – дип сөйләп киткән тегесе. – Зәп-зәңгәр күк, әллә нинди җәнлекләрне хәтерләтүче ак болытлар, түгәрәк күл, ямь-яшел урман...

Тәрәзә буенда ятучы һәр көнне палатадашына күргәннәрен җиткереп барган: көймәдән балык каптыручы балыкчылар турында, яр буенда уйнаучы балалар турында, бер-берсеннән күзләрен ала алмыйча кулга-кул тотышып басып торучы гашыйк егет белән кыз турында сөйләгән.

Ул шушы матурлыкларны тасвирлаганда күршесе көнләшүеннән кара көеп яткан: “Бу нинди хәл инде? – дип уйлаган ул. – Аңа – тәрәзә буе, ә миңа –Кишек төбе. Ул якты дөньяны күзәтеп хозурлана, ә мин буяулары кубып беткән ишеккә текәлеп ятарга тиеш. Кем булган соң әле ул шулкадәр? Кайда монда дөреслек?”

Бервакыт тәрәзә буенда ятучы авыруның ютәл өянәге кузгалган һәм ул тончыга башлаган. Шәфкать туташын чакыру төймәсенә сузылырга аның көче җитмәгән, чөнки ютәлләүдән гәүдәсе катып кәкрәеп килгән. Күршесе моны күреп торган. Үзенең янәшәсендәге чакыру төймәсенә басуның бернинди авырлыгы булмаса да, ул аңа басмаган.

Күпмедер вакыттан аның тәрәзә буендагы күршесе ютәлләүдән туктап, тынып калган һәм мәңгегә күзләрен йомган.

Аны алып чыгып киткәч, ишек янындагы авыру үзен тәрәзә буена күчерүләрен сораган һәм тәрәзәнең тоташ соры стенага чыкканлыгын күреп шаккаткан.

– Ничек инде? – дип сораган ул шәфкать туташыннан. –КТәрәзә стенага карый лабаса! Күршем миңа урман, күл, болытлар, кешеләр күрүе турында сөйләп ятты.

Шәфкать туташы моңсу гына көлемсерәп куйган:

– Бу мөмкин түгел. Сезнең мәрхүм күршегез сукыр иде.

 

Тынлык

 

 

Шәһәр шау-шуыннан һәм ыгы-зыгысыннан гарык булган бер кеше тавышсыз, тыныч урын эзләп чыгып киткән. Бара торгач ул урманга килеп кергән. Бу – адәм аяк басмаган карурман булса да, чикерткәләр һәм кошлар тавышы яңгырап торганга, әлеге кешегә урман ошамаган. Тынычлык эзләп, ул тау куышына кереп киткән, анда тып-тын икән, әмма бераздан пылт та пылт тамчы тамган тавыш ишетелә башлаган. Болай да барып чыкмагач, бу кеше бернинди тавыш та үткәрми торган кечкенә генә йорт салган, бөтен ишекләрне һәм тәрәзәләрне томалап япкан, әмма тынлыкны бозып “тек-тек-тек” иткән тавыш ишетелә башлаган. Баксаң, моның кул сәгате шулай текелди икән. Кеше аны кулыннан салдырган да стенага бәреп ваткан. Аннан барып утырган, тынычланган һәм “ниһаять, теләгемә ирештем, хәзер ләззәт кичерә башлыйм” дип уйлап бетерүгә “дөп, дөп дөп...” иткән тавышлар килә башлаган. Баксаң, торган саен көчәя барып, аның күкрәгендә йөрәге шулай тибә икән. 

ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАС