Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Бала уйный, димәк, ул өметле. Аның ниндидер максаты бар, вакыты бушка узмый. А.М. Горький:”...бала ун яшенә кадәр уен- көлке таләп итә һәм аның таләбе биологик яктан законлы.