научно-практическая конференция имени С.С.Молодцова

Работа включает в себя научно-практическую разработку на тему "Сугыш чоры прозасы (И.Гази әсәрләре буенча)"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nauchnaya_rabota_nurhametova_gulfina.doc105.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яшүсмерләрнең С.С.Молодцов исемендәге XIV ачык

фәнни-тикшеренү конференциясе

Секция: татар теле һәм татар филологиясе

фәнни-тикшеренү эше

Сугыш чоры прозасы (И.Гази әсәрләре буенча)

                                           Нурхәмәтова  Гөлфинә

                     10нчы Л сыйныфы, МБББУ «14нче лицей»,  Түбән Кама шәһәре

Фәнни җитәкче:

Насыйрова Фәридә Мирсат кызы,

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                         

Түбән Кама, 2016нчы ел

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ..................................................................................................................3

1 БҮЛЕК. ИБРАҺИМ ГАЗИ – КИҢ КОЛАЧЛЫ ШӘХЕС..............................7

  1. Ибраһим Газиның тармыш юлы һәм иҗаты......................................... ...7
  2.  Ибраһим Гази – фронтта............................................................................9
  1. БҮЛЕК. ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ СУГЫШ ЧОРЫ ПРОЗАСЫ...................11
  1. “Югалган Мәрзыя” һәм  “Кышкы кичтә” хикәяләрендә сугыш дәһшәте чагылышы.....................................................................................................12
  2.  Балаларга атап язган хикәяләрендә  сугыш ләгънәтенең сурәтләнеше.14
  3. “Алар өчәү иде” һәм “Без очрашырбыз” повестьләрында Бөек Җиңүгә ышаныч........................................................................................................15

ЙОМГАКЛАУ.....................................................................................................18

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ......................................................................................20

КЕРЕШ

          Теманың  актульлеге.  Узып баручы ХХ гасыр каршылыклы, катлаулы вакыйгалар чоры булып тарихка кереп кала.  Инкыйлаб, Җир шарының әле бер, әле икенче урынындагы сугышлар, бәрелешләр халыкны тынычлыкта калдырмый.  1941 елның  22июнендә фашистик Германиянең җинаятьчел һөҗүме белән башланган Бөек Ватан сугышы бу вакыйгалар арасында, һичшиксез, аерым урын алып тора. Сугыш һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт, күз яше алып килә, илебезгә исә моңарчы күрелмәгән зур корбвннар, матди һәм рухи зыян китерә.

                Бөек Ватан сугышы – гитлерчылар фашизмына каршы илебезнең иреген , бәйсезлеген саклап калу өчен көрәштә ватандашларыбызның батырлыгын, кыюлыгын, мәгърур булуын күрсәткән дәлил.

        Сугышның беренче елларында дөнья күргән әсәрләрдә совет солдатының батырлыгын алгы планга куеп сурәтләү – дәһшәтле чорның мөһим таләпләреннән иде. Чөнки әдәбият үз өстенә ялкынлы агитатор һәм пропагандист вазифаларын үтәүне төп бурыч итеп ала. Һәм, әйтергә кирәк, ул Ватан алдындагы бу изге бурычын намус белән үтәп чыга. Әмма, бер үк вакытта, совет солдатының чын каһарманлыгын объектив дөреслектә, бар табигыйлектә күрсәтү өчен боларның гына җитмәве дә сизелә башлый. Менә шуның өчен дә “сугыш һәм кеше язмышы” мәсьәләсе киңрәк планда, төрле яктан сүрәтләнеш ала башлый. Сугыш мохитына килеп кергән кешенең катлаулы һәм авыр кичерешләре, кайгы-сагышлары белән беррәттән, сирәк эләгә торган бәхетле мизгелләре, шатлыклары сурәтләнә торган вакыйгаларның драматизмына бәйле рәвештә яктырыла башлый. Шунсыз совет солдатының бөек батырлыгы, аның фидакярлеге, патриотизмы бар тулылыкта ачылып җитә алмас иде.

            Нәкъ менә сугыш һәм андагы кеше язмышы, аның рухи дөньясы, яшәү һәм үлем мәсьәләләре, инсанның үткәне белән бүгенгесе арасындагы органик бәйләнеш фронтовик әдипләрнең әсәрләрендә үзәк урынны ала, аеруча оператив жанрлардан саналган хикәяләрдә һәм повестьләрдә үз чагылышын  таба. Шулай итеп, зур югалтулар хакына ирешелгән Бөек Җиңүдә әдәбиятның да роле , һичшиксез, зур.

          Сугыштан соңгы беренче елларда язылган күп кенә әсәрләрдә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының алгы планда булуы бик табигый хәл. Сугыш һәм кеше темасы әдәбиятта һәм сәнгатьтә тагы да тирәнләшә, акрынлап, киң даирәгә таныш булмаган яклары да ачыла башлый. Сугыш еллары герое да, вакыт аралары арткан саен,үзенең социаль һәм рухи дөньясы белән киңрәк ачыла бара. Ләкин монда тарихны заманга ясалма яраклаштыру, “модернизацияләү” дигән нәрсә юк. Сүз бу геройның дүрт еллык сугышта ачылган төп сыйфатларын, сугышны һәм тарихны, кешенең драматик кичерешләренә мөнәсәбәттә тагын да тулырак һәм масштаблырак итеп, заман биеклекләреннән карап бәяләү турында бара.

       Сугыш һәм кеше темасы белән бергә үк, совет халкының тыныч хезмәткә күчү мәсьәләсенә багышланган яңа әсәрләр языла, сугыш һәм тыныч хезмәт темаларының үзара үрелешү процессы дәвам итә.

        Совет чорының күренекле әдибе Ибраһим Гази (1907 -1971) иҗатында бу темалар үзләренең иң тулы яктырылышын алганнар. Аның әсәрләрендә Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының гаять авыр шартларда һәм фаҗигале хәлләрдә дә үзләренең рухи бөеклекләрен, намус сафлыгын саклап калудагы зур тырышлыклары сурәтләнгән. И.Газиның сугыш чоры әсәрләре әдәбиятыбыз мәйданында аерым урын алып тора. Әлеге фаҗигале дәвер кешеләрен күпкырлы образларда гәүдәләндерүе, бигрәк тә аларның күңел дөньяларынтулы яктыртуы белән ул татар прозасының яңа сәхифәләрен ачкан, халыкчан теле, геройларын сурәтләүдәге лирик аһәңе белән үзенчәлекле стиль тудырган.

             Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.  ИбраһимГази – татар әдәбиятын үзенчәлекле хикәяләр һәм повестьләр белән баеткан проза остасы. Аның зур иҗат дөньясына юл башы иң әүвәл хикәя жанрыннан башлана, каләме дә исә иң әүвәл шушы кече формада сынала һәм чарлана.

         И.Газиның дистәләп лирик парчалары һәм хикәяләре, берничә повесте нәкъ Бөек  Ватан сугышы елларында иҗат ителә һәм алар сугыш чоры әдәбиятының (1941-1945) аерым игътибарга лаек  әсәрләр рәтен яулыйлар. Автор иҗатындагы сугыш чоры әсәрләренең идея-тематикасы бүгенге көн укучысы өчен дә кызыклы, “Үткәнне белмәгәннең – киләчәге дә юк”, диләр бит. Хәзерге заманда да бу мәсьәлә көн кадагы проблемасы булып торуын әле дәвам итә, чөнки илнең төрле почмакларында әледән-әле ызгыш-талашлар, сугышлар килеп чыга тора. Аллаһы Тәгалә безне әлеге ләгънәттән үзе сакласын! Бөек Ватан сугышы биргән сабаклар бер дә онытылмасын! Бүгенге тыныч тормышыбызның кадерен  һәрдаим искә төшереп торсын.

               ХХ гасырның коточкыч сугышының авазы әле бик озак яңгырар, үзенең актуальлеген беркайчан югалтмас.  Фәнни эшебезне “Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасы”н өйрәнүгә багышлау сугышның авыр зәхмәтенә дучар булган ата-бабаларыбызның, тол, ятим калган аналар-хатыннар, балалар алдында зур ихтирамыбыз билгесе дә булсын иде.

              Максат һәм бурычлар.  И.Гази Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында дөньяви азатлыкка омтылыш хисләрен чагылдыра, сугышның коточкыч газабын сурәтли. Аның бу чор прозасына без 1941-1945 елларында иҗат ителгән күпсанлы хикәяләрен һәм берничә повестен кертеп карыйбыз. Аларның олылар өчен язылганнары да, балалар өчен иҗат ителгәннәрне дә бер идея сызыгында бара – сугышны ләгънәтләү, ачысын гизү, ул алып килгән җәбер-золым һәм төрле михнәтләр. Моңа ул ничек, нинди чаралар ярдәмендә ирешә, И.Газиның идея-сәнгати казанышлары нинди – менә шушы сорауларга җавап эзләү фәнни эшнең төп максаты булып тора.

              Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1. Ибраһим Гази әсәрләрен укып, өйрәнеп, аларда күтәрелгән проблемаларны, әсәрләренең идея-эстетик кыйммәтен ачу;

2. Бөек Ватан сугышы чорына караган һәм фәнни эш объекты итеп алынган әсәрләрггә (“Югалган Мәрзыя”, “Кышкы кичтә”, “Якташ”, “Малай белән эт”, “Аксөяк немец һәм кызлар...”, “Әхмәт бабай”, “ Ана”, “Авылдаш” дип исемләнгән хикәяләре һәм “Без әле очрашырбыз”, “Алар өчәү иде” кебек повестьлары) багышланган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, фәнни хезмәтләр, монографияләр, көндәлек матбугатта дөнья күргән мәкаләләр белән танышу, аларга нигезләнеп үз фикереңне дә оештыра белү.

3. Теманың бүгенге көн өчен актуальлеген ассызыклау.

         Фәнни тикшеренү эшнең объекты һәм предметы.

Фәнни тикшеренү эшебезнең төп өйрәнү объекты булып авторның Бөек Ватан сугышы темасын күтәргән барлык проза әсәрләре, өйрәнү предметы – И.Газиның сугыш чоры прозасының төп хасиятләрен ачыклау.

                 Тикшерү методлары.  Фәнни тикшеренү эшендә кулланылган эмпирик чыганаклар рәтенә түбәндәгеләрне кертергә була: И.Гази, А.Яхин, Г.Ахунов, Ф.Галимуллин, Р.Даутов, Г. Иделле.

                  Фәнни хезмәтне апробацияләү:

1.Әлеге фәнни эштәге материал фронтовик язучыларга багышланган сыйныфтан тыш чарада кулланылды.

2.“И. Газиның сугыш чоры прозасы” темасына метод җыешмада чыгыш ясалды.

3.Фәнни эштә ясалган нәтиҗәләр укытучыларга тәкъдим ителде.

Тикшерү нәтиҗәләренең гамәли әһәмияте.  “Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасы” дип исемләнгән фәнни тикшеренү эшенең төп нәтиҗәләрен, тупланган күпкырлы материалны класстан тыш уку сәгатьләрендә, Бөек Ватан сугышына багышланган сыйныф дәресләрендә, әдәби-тематик семинарларда, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләргә докладлар әзерләгәндә дә кулланылыш табарга мөмкин.

1 БҮЛЕК. ИБРАҺИМ ГАЗИ – КИҢ КОЛАЧЛЫ ШӘХЕС

  1. Ибраһим Газиның тормыш юлы һәм иҗаты

             Татар әдәбиятының күренекле вәкилә Ибраһим Гази – заманның гаять тә гыйбрәтле, катлаулы, киеренке бер чорында иҗат дөньясына килп, милли әдәби-мәдәни күгебездә якты йолдыз булып калыккан киң колачлы шәхес. Ул Әхмәт Фәйзи, Шәйхи Маннур, Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмир, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нәкый Исәнбәт, Фәтих Хөсни, Әмирхан Еникиләр белән берчорда яшәп иҗат иткән классик әдипләр буыныннан. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин ассызыклаганча, бу олуг затларыбыз “ярты гасыр буена әдәбиятыбыз үсешен үз кулларында тотып килделәр, татар әдәбиятын дистәләрчә романнар, йөзләрчә хикәя-повестьләр һәм шигырь-поэмалар, сәхнә әсәрләре белән баеттылар.  Ул әсәрләрнең байтагы әдәбиятыбызның алтын фондына кереп калды”. Бу буын әдипләре, шул рәвешле, милли классик хәзинәбезне баету белән бергә рухи хөрлек атмосферасын тудыруга ди биниһая зур көч куйдылар, яшь талантларның ачылып-күтәрелеп китүенә терәк булдылар, әдәби эстафетаны ышанычлы кулларга тапшыра алдылар.

                Аның шәхес һәм язучы буларак форалашуы илебездә социализм нигезләрен салу өчен барган көрәш елларында уза. Язмыш аның алдына бала чагында ук зур сынаулар куя. Малайга тугыз яшь тулганда, тормыш көйләнүенә өмет итеп, күмер шахталарына сәфәргә киткән, шунда сәламәтлеген тәмам сындырган, җир өстендә булмаган бәхетен җир астында да тапмаган әтисе Зарифулла агай вафат була. “Аллаһ бирмәгән бәхетне табып булмый эшләп тә” дип җырлаулары шушыдыр инде ул. Тагын күпмедер вакыттан әнисе дә дөнья куя. “Әтидән мирас булып миңа бер әйләнчек кәҗә калды. Ул кәҗә дә озакламый үлде”, - дип ачынып искә ала әдип. Ә яшәргә кирәк! Ач үлем күзгә карап тора. Ничек тә тамак туйдыру, җан асрау нияте белән дә авылның хәллерәк кешеләренә ялланып көтү көтә, тырма тырмалый. Әмма кара язмышы инде аны чабуыннан нык тоткан. Җан асрау хакына ялланып кына аннан котылып булмый инде ул. Әнә шулай, булачак әдип бик яшьли ятимлекнең, ачлык-мохтаҗлыкның, михнәт-хәсрәтнең, гаделсезлекнең нәрсә икәнен аңлый башлый. Соңрак, тормышындагы бу ачы еллар аның иҗатында чагылыш табачаклар.

           Ул 1919-1924 нче елларда Тәтеш балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала һәм комсомол сафына басып, актив җәмәгать эшен башлый.

           Башта Ибраһим Гази поэзия өлкәсендә каләм сынап карый. Аның беренче шигырьләре 1928-1929 нчы елларда  “Кызыл яшьләр” һәм “Яшь ленинчы” газеталарында басыла. Ләкин алар, көннең актуаль мәсьәләләренә багышлансалар да, чорның җитлеккән поэзиясе югарылыгына күтәрелми, яшь әдипнең иҗади эзләнү юлында бер адым гына булып калалар.

            1931-1942 нче еллар арасында И.Гази башта Татарстан язучылар оешмасында, аннары Татарстан китап нәшриятында әдәби хезмәткәр, мөхәррир һәм тәрҗемәче буларак актив иҗат итә һәм, әлбәттә, җәмәгать эшләре үзәгендә дә кайный. А.Чехов, М.Горький, М.Салтыков-Щедрин, Мопассан, Золя кебек танылган классик язучыларның әдәби мирасын тәрҗемә итүе белән Ибраһим Гази сугышка кадәр үк үзен оста, иҗади тәрҗемәче итеп таныта.

            Ибраһим Гази иҗатының иң югары ноктасы Ватан сугышыннан соңгы чорга илленче һәм алтмышынчы елларга туры килә. Фашизмны җиңгән совет халкының тыныч хезмәттәге фидакярлеге, рухи гүзәллеге темасын яктырткан “Алмагачлар чәчәк ата” повесте, “Тургай картаямы икән?” һәм кечерәк күләмле башка әсәрләрдән соң әдип бу чорда киң колачлы эпик жанр – роман  жанрында актив эшли башлый. 1955 нче елда ул Татарстан нефтьчеләренең батыр хезмәтен, нефть җирендә яңа кешеләр житлегүен сурәтләүгә багышланган “Гади кешеләр” романын тәмамлый. Катлаулы сюжетка корылган бу роман үзенең төзелеше, җанлы образлы, типик характерлы һәм теленең байлыгы белән җаләп итә.

          И.Гази  - зур иҗтимагый-сәяси эш алып барган язучы, 1968 нче елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татарстан  Язучылар союзы идәрәсенең рәисе булып эшли.

         Ибраһим Гази 1971 нче елның 21 нче февралендә йөрәк авыруыннан вафат була.  Аның күпкырлы әдәби мирасы татар совет әдәбиятының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.

  1. Ибраһим Гази – фронтта

               Ватан  сугышында катнашу  И. Гази иҗатына көчле йогынты ясый. Сугыш аңа язар өчен материал гына биреп калмый, әгәр шулай әйтергә яраса, аның геройларына ныклык, ышаныч өсти. Сүз язучының  “Без әле очрашырбыз”, “А лар өчәү иде”  кебек турыдан-туры сугыш чорына, сугыш темасына караган, сугыш вакыйгаларына багышланган әсәрләре турында гына бармый. “Алмагачлар чәчәк ата” повестен искә төшерик! Йә булмаса, “Гади кешеләр”не яки “Онытылмас еллар”ны алыйк! Игътибар белән укысак, сизәрбез: аларның һәркайсында авыр сугышта җиңеп чыккан халыкның, шагыйрь Хәсән Туфан сүзләре белән әйткәндә, “батырга лаек итеп яшәргә җыенган” халыкның оптимизмы, социалистик Ватанның көченә тирән ышану хисе, күңел көрлеге чагыла. Шул хис И. Гази әсәрләренең гомуми яңгырашын билгели, аларны бер-берләренә якын итә.

                Сугыш чынбарлыгы белән якыннан танышу нәтиҗәсендә Ибраһим Гази төп игътибарын персонажларның эчке дөньяларын ачуга да юнәлтә башлый. Әйтик, “Якташ” хикәясендә геройга автор характеристикасы сәхнә әсәрендәге ремарка дәрәҗәсенә кадәр кысылган, персонаж сөйләме образ тудыруның төп чарасы булып киткән. Сугышчы, гүя ки, укучының каршысында үзе басып тора, һәм тегесе аны онытылып тыңлый. Әйтергә кирәк, хикәядә төпурынны вакыйга, хәрәкәт түгел, ә кешенең бер халәте, автор интонациясе алып тора.

             Ватан  азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә совет солдаты күрсәткән тарихи батырлык –  сугыш еллары турындагы проза әсәрләренең күпчелегендә үзәк проблема.

  1. БҮЛЕК. ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ СУГЫШ ЧОРЫ ПРОЗАСЫ

            Фронт чынбарлыгын үзләштерүдә, сугыш темасын яктыртуда прозабыз төрле этаплар уза. Баштагы айларда бездә проза әдәбиятының очерк һәм хикәя кебек кечерәк күләмле жанрлары активлаша,  көндәлек матбугат битләрендә публицистика зур урын ала. 20 еллардан соң шактый вакытлар тынып-сүрелеп торган нәсер жанры терелеп-тернәкләнеп китә. Сугыш елларында, артык күп булмаса да, зур күләмле проза әсәрләре – озын хикәяләр һәм повестьләрязыла. Без, беренче чиратта, И.Газиның  “Алар өчәү иде” (1943), Ф.Кәримнең “Разведчик язмалары”(1942) һәм “Язгы төндә”(1944), Х.Госманның “Ялкынлы йөрәк” (1943), Г. Әпсәләмовның “Ак төннәр” (1946), Ә.Айдарның “Солдат хикәясе” (1946) кебек хикәя-повестьларын күздә тотабыз. Бераздан бу исемлеккә И.Газиның “Без әле очрашырбыз” (1947), Ә. Еникинең “Тауларга карап” (1948) һәм А. Расихның  “Бәхет орлыклары” (1948) дигән повестьлары өстәлә. Әлеге повестьлар һәм К.Нәҗми, М. Әмир, Г. Бәширов,  Р. Ишморат,  Ш. Мөдәррис, А. Шамов, Х.Мөҗәй, Г. Хуҗи, Г. Кутуй, М. Садри, М. Максуд, Г. Галиев, шулай ук күп кенә башка язучыларыбызның көндәлек матбугатта, бигрәк тә фронт газеталарында басылып барган нәсер һәм хикәяләре, очерклары һәм публицистик мәкаләләре сугыш елларындагы прозабызның характеры, колачы һәм күләме хакында фикер өйртергә шактый бай материал бирәләр.

          Ибраһим Гази реализмының яңа баскычка күтәрелүе Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Фәрваз Миңнуллин ассызыклаганча : “ Сугыш аңа язар өчен материал гына биреп калмый, әгәр шулай әйтергә яраса, аның геройларына ныклык, ышаныч өсти”

                Язучы беренче бурыч итеп тормышчан вакыйгаларда совет кешесенең батырлыгын сурәтләүне куя, һәм шуңа дә хәятнең үзеннән алынган сюжет характерны ачуда беренче чара булып хезмәт итә.

                  Шуннан соң төп игътибар сугыштагы кешенең психологиясен, аның рухи дөньясын һәм кичерешләрен, инсани сыйфатларын ачуга юнәлдерелә.

                  Күрүебезчә, Бөек Ватан сугышы елларындагы татар прозасында сугыштагы совет кешесенең психологиясен, рухи дөньясын, кичерешләрен сурәтләү аша аның күркәм әхлакый сыйфатларын ачу үзе бер юнәлеш буларак формалаша. Сугыш чорының иң авыр һәм драматик вакыйгаларын сурәтләгәндә дә И. Гази хезмәт ияселәренең патриотизмын, эчке матурлыгын һәм бай рухи дөньясын ачуга тугрылыклы кала.

                 Татар халкының,  шул исәптән татар язучыларының сугыш чорында  күрсәткән каһарманлыгы бөтен дөньяга билгеле. Муса Җәлил белән Хәйретдин Мөҗәй батырлыгы үзе ни тора!

  1. “Югалган Мәрзыя” һәм “Кышкы кичтә”

хикәяләрендә сугыш дәһшәте чагылышы

                Бөек Ватан сугышының героик елларында Ибраһим Гази тарафыннан язылган хикәя һәм очеркларда,  әдәби парчаларда һәм публицистик мәкаләләрдә бу авыр чорның иң әһәмиятле темалары күтәрелә. Ватан азатлыгы өчен көрәшүче солдат образы алгы планга чыга; аның шәхси батырлыгында бөтен  халыкның гомуми батырлыгы тупланып күрсәтелә.

                Сугышның коточкыч дәһшәтен тасвирларга “Кышкы кичтә”  хикәясе дә шул нигездә язылган. Кышкы салкын кичтә чигенүче фашистлар карга күмелгән авылның бер йортына килеп керәләр.  Өйдә авыру карчык, бишектәге сабыен тирбәтүче ана. Солдатлар хатыннан ул вакытларда йортта булмаган тансык ризык – май белән сөт – таптыралар, атып үтерү белән яныйлар. Ефрейтор бишектәге баланың йөзенә тәмәке төтене өрә, сабый буылып йөткерә башлагач, кәефләнеп көлә. Баласын якларга ташланган ананы атып үтерәләр. Карчык белән икесенең мәетен урамга чыгарып ыргыталар. Исерек ефрейтор төз атуы белән мактанып, бишектәге сабыйга күз йомып та тигезәм, ди. Солдатлар аны кәеф-сафа коруны дәвам итәргә күндерәләр.

            Ефрейтор тышкы кыяфәтеннән, үз солдатларына, хуҗа хатынга, карчыкка һәм сабый балага мөрәҗәгать ителгән эндәшүләреннән, аларга карата кылган эш-гамәлләреннән күренгәнчә укучыда җирәнгеч, үзеннән этергеч хисләр тудыра.

            Әсәрдә немец ефрейторының рус халкына карата булган фикерләре дә китерелә: “Аның уенча, Россия халкы, гомумән, бик хәйләкәр һәм астыртын халык; хатыннары түгел, хәтта балаларына тикле астыртын, мәкерле; кайвакытны шулай юаш кына булып йөриләр-йөриләр дә, уңай туры килгәндә, берәр әшәкелек эшләп качалар”

          Ә бит чынлыкта, ефрейтор үзе бик нык хәйләкәр һәм астыртын булып чыга:  хатынга аш әзерләргә кушкач, янәсе, аның фикеренчә, хатын бик озак пешерә, берәр партизан түгел микән, ашны агулап пешермәсен тагын дигән шик килә. Аш пешеп чыккач та, ашның агуланган булуыннан куркып, ашый торыгыз, минем тешләрем сызлый, дип алдап, бераз карап тора да, күптән адәм рәтле ашау күрмәгән ач кешеләрчә, тыгыла-тыгыла ашый башлый.

              Солдатлары хатын белән карчыкның мәетен чыгарганда да, хатын аякларыннан төшеп калган итекләрне үзенә яратырга тырыша, ничек кенә сыйдырырга теләсәләр дә, бу итекләр берсенең аягына да керми. Шунда Ибраһим Гази: “рус итеге немец аягына сыярга теләмәде”, - дип нәтиҗә ясый.

            Хикәя менә болай тәмамлана: “Язмышыннан хәбәре булмаган бала, төшендә нәрсәгәдер елмая-елмая, рәхәтләнеп йоклап ята иде”

         Әдип мондый юл белән сугышның гаять кырыс, рәхимсез картинасын ачуга ирешә.

        Шундый ук тасвир-эчтәлекне без “Югалган Мәрзыя”  хикәясендә дә күрәбез. Күмер өемнәре, сөремле кара мичләр арасында шактый буталып йөргәч, ул бер кабер ташына килеп юлыга. Һәм исе китеп катып кала. Таштагы гарәп хәрефләре белән татарча “Сөекле кызыбыз Мәрзыяга...” дип башланып киткән язу аның һушын алгандай була: “Донбасстагы шахталарда, заводларда татарларның күп булуын белә идем. Ләкин бу бит Донбасс түгел, Көнъяк Украина, монда шахта да юк , заводлар да юк”.

          “Хикәя кыска. Анда сөйләнгән вакыйга коточкыч дәһшәте белән чикләрне белмәгән дәрьядан бер тамчы. Әмма ул тамчыга атом-таш шартлавының куәте сыйган. Ул һәрдаим искрәртеп тора: сугыш – дәһшәт, сугыш – фаҗига, аны башлаучылар – вәхширләрнең вәхшие. Мәрзыя фаҗигасе шуны раслый. Әгәр дә ул кулына корал алып дошманга каршы сугышучылар сафында булса, бер хәл иде әле”

         Нәтиҗә ясап әйткәндә, И.Газиның без өйрәнгән “Югалан Мәрзыя” һәм “Кышкы кичтә” хикәләре, хаклы рәвештә, әдәбиятыбыз хәзинәсендә лаеклы урынын таптылар, аннан соңгы елларда сугыш прозасын үстерүдә үзенә күрә якты мисал-үрнәк булып тордылар.

  1. Балаларга атап язган хикәяләрендә сугыш ләгънәтенең сурәтләнеше

     Гаять авыр һәм катлаулы сугыш еллары балалар әдәбияты алдына яшь буында туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт хисе тәрбияләү, совет халкының җиңәчәгенә ышаныч уяту бурычы килеп баса.

      Ирексездән, сугыш темасы балалар әдәбиятына да килеп керә һәм үзәк темаларның берсенә әйләнә.

        Сугышның беренче елларында ук Ибраһим Гази зурларга исәпләнгән әсәрләрдә дә еш кына бала образына мөрәҗәгать итә. Бала – ул яшәү символы, ә фашизм – балаларны кыручы, яшәешне туктатырга омтылучы явыз көч итеп күрсәтә.

         Бала образы – ана образыннан аерылгысыз.  Ана  исә – Туган ил төшенчәсе мәгънәсен ала, ул үзенең улларын һәм кызларын Ватанны дошманнан азат итү өчен изге көрәшкә чакыра. Ибраһим Газиның “Ана” хикәясе нәкъ шундый көрәшкә чакыру рухы белән сугарылган. Әлеге хикәядә урыны белән үч алу хисе көрәш рухына да әверелергә мөмкинлеге ачык сурәтләнгән. “Ана” хикәясендә бәләкәй улы атып үтерелгәч, Мария партизан отрядының элемтәчесе булып китә, тәмам күңеле сынган авылның рухын күтәреп җибәрә, яшәүгә өмет уята.

          Фашизм белән бәхетле балачакның янәшә яшәве мөмкин түгел. Бөтен совет халкының бердәм булып Ватанны саклау өчен күтәрелүе әдәбиятта фашизмга нәфрәтне, көрәшкә чакыруны, героик рухны көчәйтә. Яшәү һәм үлем, батырлык һәм куркаклык кебек төшенчәләр яңа мәгънәләр белән байый.

          “Йолдызлы малай” әсәрендә өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да үзләрен горур тотулары, буйсынмас табигатьле икәнлекләре сурәтләнә. Автор вакыйгаларның үзәгенә унике яшьлек Илгизәрне куя, аның кичерешләре ярдәмендә бер күренешне икенчесе белән оста итеп ялгап алып бара. Нәтиҗәдә аның холык-фигыле табигый һәм ышандырырлык булып ачыла. Фашистлар балалар, карт-корылар, хатын-кызларны үзләренә көчләп хезмәт иттерәләр, ләкин аларның йөрәкләрен буйсындыра алмыйлар. Җир казыту үтерү белән куркытып алып барыла. Бер генә минут та тукталып ял итәргә ярамый, шундук җәзалау, газаплаулар, мәсхәрәләүләр булуы шиксез.

    Шулай итеп, әдипнең баларга атап язган хикәяәләрендә дә, кабул итәргә ничек кенә авыр булмасын, сугыш хакыйкате бар тулылыгы белән сурәтләнә. Киләчәк буын сугышның тышкы – героик катламыннан бигрәк, эчке ягын, коточкыч дәһшәте турында да белеп үссеннәр, киләчәккә сабак алсыннар дигән өмет-ышанычта кала автор.

  1. “Алар өчәү иде” һәм “Без әле очрашырбыз”

повестьларында Бөек Җиңүгә ышаныч

          Бөек Ватан сугышының искиткеч авырлыклар һәм югалтулар белән тулы газаплы көннәрендә дә, җиңүле һөҗүм вакытларында да И.Гази һәрвакыт халык белән бергә була, аның тарихи батырлыгын зур иҗади көч белән сурәтләп килә. Халыкта Җиңүгә ышаныч бервакытта да сүнми. Әлеге тема И.Газин әсәрләрендә  дә үз чагылышын таба.

Аның  “Алар өчәү иде” (1944) исемле повестенда бу ышанычны лейтенант Сөләймановның эчке монолог-уйлануларында көчле һәм лирик тонда бирә алган.

        “Алар өчәү иде” язучы озын хикәя, ягъни повесть жанрына дип саный.  Дөрес, эчке төзелеше, эчтәлегенең киңлелеге белән, берничә герой язмышын күрсәтүе белән андый әсәрләр “повесть” жанрына карыйлар.

           Ибраһим Гази бу әсәрендә гади совет кешеләрнең олы җанлы булуларын, дуслык һәм бердәмлек аларга хас сыйфат икәнен, фашистларга каршы көрәштә онытылмаслык батырлык күрсәтүләрен эчке җылылык, психологик тирәнлек белән тасвирлады, җанлы образлар иҗат итте.

           Әсәрнең бөтен сурәтләү палитрасында, телендә җиңү куанычы, шатлык хисе бөркелеп тора. Күтәренке эмоция вакыйгаларның җиңелчә юмор белән өретелүеннән дә, авторның герой уйлары белән органик кушылып киткән лирик чигенешләреннән дә, сөйләмгә җылылык өстәп торган инверсияләрдән дә, сурәтләү лирик тойгы тудыра алу үзенчәлегеннән дә килеп чыга. Укучыга турыдан-туры эндәшүләр, аны әңгәмәдәш төсендә күз алдына китереп, тормыш тәҗрибәсенә таянып сөйләшүләр әсәрне җанландыра.

          “Кайвакыт, әсәр тусын өчен, әһәмиятле бер буяуның табылуы да җитә. Калганын язучының хыялы үзе эшләп бетерә”, - дип яза И. Гази. Шундый бер “буяу” – эпизодны ул фронтта ишетә. Кыю, батыр татар кызы ирләр белән беррәттән кавалерия атакаларына да барган, штык сугышларында да катнашкан, парашют белән дошман тылына да сикергән. Авыр яраланган. Сәламәтләнгәч, яңадан фронтка киткән. “Шушы кыз турында минем берәр нәрсә язасым килде,- ди .Гази, - романтик рухта, мәхәббәт хисләренә манчып язасым килде”.

         Нәтиҗәдә, 1947 нче елны язылган  “Без әле очрашырбыз” повесте, Дәүләтшин белән Разия мәхәббәте турында кыйсса. Сугышка чаклы бөреләнеп, ут-ялкын эчедә дә сулмый торган сөю хисе, тагын да ныграк, тагын да күркәмрәк булып нур өсти башлый.  Мәхәббәт линиясе аша әдип, танылган әдәбиятчы Ибраһим Нуруллин күрсәткәнчә, “гади кешенең күңел байлыгын, Ватаны өчен җаваплылыктан туа торган батырлыгын күрсәтә”. Разия һәм Дәүләтшин образлары, аларның уй-хыяллары аша әнә шул гади кешенең, гади бер ил солдатының җирдә матурлык урнаштыру өчен  көрәшүе, сугышның иң драматик  вакытларында да тыныч хезмәтне сагынуы күрсәтелә.

      Әлеге повестьның асылында – көрәшелларының героикасы. И.Гази  “Без әле очрашырбыз” повестендә илгә җиңү яулап алучылар образын киңрәк планда гәүдәләндерә. Әсәрдә үзәк герой Дәүләтшинның сугыштагы батырлыгын чагылдырган урыннар аның үткән тормышын характерлаган күренешләр белән аралашып, сугышчының фидакярлеккә килү юллары, патриотизмының тамырлары да ачыла, аның гуманизмлыгы, җирдә матур тормыш өчен көрәшүе дә үзәккә алына, сугышның иң драматик вакытларда да тыныч хезмәтне сагынуы күрсәтелә. Дәүләтшинның уйлануларын, яшәвенең мәгънәсе һәм көрәшенең максаты турындагы фикерләрен мул биреп, язучы төп игътибарын совет халкын җиңүгә алып килүче әхлак сыйфатларга юнәлтә. Геройның фикри активлыгы, социализм шартларындагы тормыш матурлыгын ачкан якты күренешләр әсәрнең романтик югарылыгын тәэмин итә.

         Шулай итеп, И.Газиның Бөек Ватан сугышы елларындагы прозасында ике стиль алымы өстенлек ала: беренчесе – героик характерны катлаулы вакыйгаларда күрсәтү һәм шул максат белән сюжетны төп чара итеп куллану булса, икенчесе – сугыштагы совет кешесенең эчке кичерешләрен, аның батырлыгының рухи чыганакларын ачарга омтылудан гыйбарәт.

Йомгаклау

          Күзәтүләребез шуны күрсәтә: Бөек Ватан сугышы чоры прозасы нигезендә хикәя, повесть һәм очерк жанрлары хисабына үсә. Аларда тыныч тормыш һәм Ватан сугышы темалары аралашып бара, ягъни тоташ хәрби вакыйгаларны гына сурәтләүдән әдипләребез баш тарталар. Соңгысын яктыртуда ул елларда танылган язучы, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Гази шактый уңай тәҗрибә туплый: бер ук чынбарлыкны героик-романтик һәм реалистик кырыслык белән сурәтләүдә омтылышлар ясый, сугыш көннәренең героизмын һәм драматизмын аерылгысыз берлектә яктырта.

         Ибраһим Гази иҗат дәвере язу өчен, хак сүзне әйтү өчен бик тә авыр заманга туры килә. Әдәбиятыбыз, СССР дип аталган элеккеге мәшһүр дәүләтнең башка әдәбиятлары кебек үк, узган гасырның  утызынчы елларыннан башлап сиксәнече елларның урталарына кадәр бик тар, кысан шартларда яшәргә мәҗбүр ителә.

Шушы вәзгыятьтә дә И.Гази еллар узгач та әһәмиятен югалтмаган, тәэсир көчен җуймаган, классик әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләре булган әсәрләр иҗат итә алды.

          Бөек Ватан сугышы чорында ул иҗатында яңа темалар, яңа идеяләр күтәрелеп чыга. Үз әсәрләрендә Бөек Ватан сугышының авыр көннәрендә татар халкы башкарган авыр хезмәтен сурәтли. Тылдагы һәр эшче, һәр авыл кешесе дошманны тар-мар итү, Ватанны азат итү хакына үз-үзен кызганмыйча, армый-талмый эшли, сугышның бөтен ягын да ачып күрсәтер өчен  И.Гази, үз чиратында күп кенә хикәяләр иҗат итә.

         Әгәр дә без, классик әдипләребезнең иҗат мирасын кадерләп саклыйбыз һәм өйрәнәбез, әхлакый һәм рухи тәҗрибәләренә торган саен үтеп керергә тырышабыз, аларны мөмкин кадәр ныграк һәм төплерәк үзләштерергә омтылабыз, дип әйтәбез икән, мәсьәләнең бу ягын да читтә калдырырга тиеш түгелбез. Бу – язучы иҗатын өйрәнүче һәркем өчен катгый канун.

              Ибраһим Газиның Бөек Ватан – сугышы чоры прозасы мәңге үлмәс! Чөнки әдипнең сугыш чоры прозасына кергән әсәрләре татар әдәбияты өчен бик зур бәягә ия. Әлеге әсәрләр бүген дә тормышыбызда бөек яңарыш өчен, тынычлык өчен, бөтен җир-шарыбызны һәм кешелек дөньясын сугыш афәтеннән саклап калу өчен актив көрәшче булып кала!

 

       

 

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Ахунов,  Г. Таләпчән художник: И.Гази иҗаты / А.Ахунов. – Казан : Татар.кит.нәшр., 1970.

2. Ахунов, Г.Гомер буе үзе булып калган кеше: И. Газиның әдәби мирасы / Г. Ахунов // Казан утлары.   1972.

3. Гази, И. Бригадир кыз: хикәя / И. Гази. – Казан : Тат.гос.издат.,1932

4. Гази, И. Ике дус: чын әкият / И. Гази. – Казан : Тат.гос.издат., 1933

5. Гази, И. Хикәяләр / И. Гази. – Казан : Тат.гос.издат., 1941

6. Гази, И. Алар өчәү иде: хикәләр /И.Гази. – Казан : Тат.гос.издат., 1945

7. Гази, И. Без әле очрашырбыз : хикәяләр җыентыгы / И. Гази. – Казан : Тат.гос.издат., 1947

8. Галимуллин, Ф. Онытылмас еллар сабагы : Ибраһим Газиның 100 еллыгына / Ф. Галимуллин // Мәдәни җомга. -2007