Главные вкладки
Сабирова Разина Рафиловна
«Шалкан» әкияте
Максат: балаларны сюжетның эзлеклеген күзәтә белергә өйрәтү; аларның сүзлеген баету, активлаштыру; халык иҗатына кызыксыну тәрбияләү.
Әкият барышы
”Әкияттә кунакта” музыкасы яңгырый
Айсылу: Исәнмесез хөрмәтле апалар! Без сезгә ”Шалкан” әкиятен күрсәтәбез. Рәхим итеп карагыз!
Алып баручы:
- Борын-борын заманда яшәгән ди әби белән бабай.
(музыка)
- Аларның булган ди кызлары Камилә (музыка)
- Булган ди этләре Акбай (музыка)
- Йомшак песиләре Мыраубай яшәгән ди (музыка)
- Кечкенә шаян, тычкан баласы Чи-Чи яшәгән (музыка)
Яз җиткән(яз музыкасы), көннәр җылынган, кояш елмаеп көлгән ( кояш булып Мәрьям чыга)
Бакчада эшләр башланган(малайлар көйгә чыгалар)
Көннәр җылыткач матур күбәләкләр очып уйный башлаганнар( кызлар күбәләкләр биюе)
- Көннәрдән бер көнне бабай шалкан утырткан. Көн артыннан көн үткән, менә көз дә килеп җиткән. Бабай бакчага чыгып шалканны караса, шалкан зур булып үсеп җиткән.
Тарта, тарта — шалкан чыкмый.
Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырды.
Әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый.
Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды.
Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый.
Әбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды.
Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар,
әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.
Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды.
Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый.
Песи тычканны чакырып китерде. Тычкан — песигә, песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә,
әби — бабайга, бабай шалканга ябышты.
Әй тарталар, әй тарталар. Җыйнаулап тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты
(Актерлар белән таныштыру, соныннан түгәрәктә әйләнәләр музыкага)
Шушының белән әзерләгән тамашабыз тәмам, игьтибарыгыз өчен рәхмәт!