Инновационная деятельность на базе КФУ

1) IV Международная научно-образовательная конференция " Актуальные проблемы современоой педагогической науки" (25-26 ноября 2016 г.) Сертификат. Серия КБ № 218.

2) Республиканская научно-методическая конференция "Взаимодействие вуза и школы в реализаци приоритетных направлений развития образования: опыт, проблемы, перспективы". Диплом участника. Приказ МО РТ №под-476/17 от 23.03.2017

3) V Международная научно-образовательная конференция "Актуальные проблемы современной педагогической науки" (28-29 апреля 2017г.) Сертификат . Серия КБ 222.

4) Статья в  сборнике  V Международной научно-образовательной конференции "Актуальные проблемы современной педагогической науки" - " Татар суфичылык әдәбиятының үзенчәлеге" (с.329-332). 

5) V республиканские педагогческие чтеня им. М.Буби. Диплом за 2 место. 21.04.2017.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zakirova_g.v._konfer._m.bubi_2_mesto_126_gim_.docx742.42 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телен чит тел буларак  укытуда инновацион технологияләр  куллану (эш тәҗрибәсеннән).

Г.В.Закирова,  милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан шәһәре Совет районының “126 нчы гимназия” гомуми белем муниципаль учреждениесе;

Р.Н.Волкова,     беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан шәһәре Совет районының “72 нче мәктәп” гомуми белем муниципаль учреждениесе

      Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. 

      Бүгенге көндә җәмгыятькә, үзгәреп торучы чынбарлык шартларында, башкаручы гына түгел, ә мөстәкыйль фикер йөртеп эш итүче иҗади шәхесләр кирәк. Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.

       Татар телен чит аудиториядә укытуны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итү – бүгенге көндә мөһим бурычларыбызның берсе. Ә уңай нәтиҗәләргә ирешүдә заманча инновацион технологияләргә таяну ярдәм итә ала.

      Технология ул - ниндидер эштә, сәнгатьтә, осталыкта кулланылучы алымнар җыелмасы.  Педагогик технологиянең 3 аспекты булып: а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле-төрле чаралар кулланып оештыру тора. 

      Инновацион технология буенча татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыруны аңлата. Бу вакытта укыту процессы төп нәтиҗәгә - укучының актив коммуникатив эшчәнлеккә омтылуын алдан сизүгә, баланың хисси һәм интелектуаль мөмкинлекләрен файдаланып аралашуга юнәлтелә.

      Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологиясен куллануның роле зур дип уйлыйм. Башлангыч сыйныфларда балаларның укуга, белем алуга омтылышын ныгытуда, аларның күзәтүчәнлеген арттыруда һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дәрестә мин аларга еш мөрәҗәгать итәм. Уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату-ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

       Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннарны актив кулланам.  Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

       Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

- укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

- сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

- уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

- укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

           - үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру.

       Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора. Башлангыч сыйныфларда, мин бу алымны аеруча яратып кулланам. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга була.  Төркем белән эшләгәндә, әкиятләрне үзгәртеп, тулыландырып, өстәмә сораулар ярдәмендә коммуникатив максатка ирешәм.

    “Сүз эчендә сүз”,  “Кызыклы сүзләр уйла”, “Кем? яки Нәрсә?” ,  “Исемнәр уйла!”  “Нинди сүз артык?”  “Кушма сүзләр”, “Әкиятләр дөньясында”, “Әкиятне, авторны таны”, ”Табышмак, аякка ябышмак” уеннары, әдәби викториналар, әсәрләрне сәхнәләштерү кебек уен төрләре укучыларыма бик ошый.

 Шулай ук укучыларга “укытучы” ролен дә тәкъдим итәм. Башта балалар төркемнәрдә яки парларда билгеле бер тема буенча бер-берсенә сораулар бирәләр. Аннан соң бер укучы такта янына чыгып “укытучы” була, сораулар бирә. Бер-берсенә билге куялар, үз-үзләренә билге куялар. Бу уен балаларга бик ошый.

      “Ашханәдә”, “Кибеттә”, “Базарда”, “Шифаханәдә”,  “Туган көнгә чакыру” кебек уеннар балаларга бик ошый. Кайбер дәресләргә  балалар өйдән уенчыкларын алып киләләр. Һәр бала үзен төрле рольдә күрә ала, рольле уен  “дөрес әйттемме” дигән табигый курку – тартынуны да җиңәргә ярдәм итә. Уеннар укучыларның сүз байлыгын арттыра.  Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Укучылар үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга , иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә.

        Укучыларның яше арткан саен , уеннарның максаты да катлаулана бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Мәсәлән,әдәби уку дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль һәм әйтемнәрне еш кулланам. Әйтик, “Мәкальнең ахырын тап! ”- дигән уенны 3нче сыйныфта, ә инде катлаулырак вариантын ” Мәкальне төзе” 4 нче сыйныфта үткәрергә була.

       Төрле бәйрәмнәргә, шәхесләргә багышланган класстан тыш чараларда татар балалары гына түгел, рус телле балалар да рәхәтләнеп  чыгыш ясыйлар.

        Физкультминуткаларны җырлы-биюле итеп үткәрү дә дәресне җанландыра, укучыларны иҗади яктан үстерә дип саныйм. “Кәрия-Зәкәрия”, “Курчак белән аю баласы”, “Бака-бака”, “Җәй көне балалар...” кебек җырларны балалар бик рәхәтләнеп җырлый-җырлый бииләр.

       Заман мәктәбенең тормышын компьютер технологиясеннән башка күз алдына китереп булмый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологиясен

урынлы куллану укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, дәресләрне күрсәтмәлелек белән тәэмин итәргә, кызыклы һәм эш төрләрен аралаштырырга, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра.

           Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы.

          Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә.

         Педагогик практикамда презентацияләрне киң кулланам. Бер генә дәресем дә презентациясез үтми. Матур эшләнгән презентацияләр укучының игътибарын үзенә җәлеп итә, дәрескә алып кереп китә.

        Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Дәресләргә әзерләнгәндә һәрвакыт өстәмә материал, мәгълүмат бирү максатыннан презентацияләр кулланам.  Үтелгән материалны кабатлау өчен дә бик уңайлы. Балалар үзләре дә ясап киләләр, сөйлиләр. Мәсәлән, “Минем гаиләм” темасын өйрәнгәндә, балалар бик рәхәтләнеп презентация ясыйлар һәм сөйлиләр.

      Рус төркемнәрендә һәр дәрес башында авазлар өстендә эш үткәрәм. Монда смарт-такта ярдәмгә килә.

                                                              

                                       Ә                                                

                                                Н.рс.?

            http://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=575597212-09-72&n=21                                                       

       Авазлар өстендә эшләү балаларга лексиканы кабатларга, сүзләрдә нинди хәреф язылганын да истә калдырырга ярдәм итә. Яңа сүзләр өйрәнгән саен, слайдтагы сүзләр дә күбәя.

      Дәресләремдә заманча технологияләрне кулланып мин түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә алдым дип уйлыйм:

         - укучыларның сөйләм теле яхшырды, сүзлек запасы баеды;  

        - татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында күзаллаулары үсте;

        - компьютер технлогияләре куллану уку эшчәнлеген тагын да баетты;

        - укучыларның иҗади эшчәнлеге артты.

Шул рәвешле, татар телен чит аудиториядә укытканда, заманча технологияләргә таяну укытучының да эшен җиңеләйтә, укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда да мөһим чара булып тора.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарури. Иң мөһиме шул: заманча технологияләрне куллану алынган мәгълүматның 85%ка якынын, ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга ярдәм итә.