Инновационная деятельность на базе КФУ

Солтанова Ирина Рифовна

ТЕЛ ЯЗМЫШЫ – МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

   Бүгенге көндә милли мәгарифкә, телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә республика күләмендә зур игътибар бирелә.

   Татар халкының үткән бөек тарихы, бүгенгесе, киләчәге, матур сөйләме һәм эчке дөньясы аның телендә саклана, тел аша зиһенгә үтеп керә. «Тел ул – милләт язмышы», – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ана телен кем саклый соң бездә? Билгеле, ана телебезне саклауда мәктәп укытучыларының өлеше зурдан. Укучыларда туган ягың белән горурлану, ватанпәрвәрлек, күренекле шәхесләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү, туган төбәкнең тарихын өйрәнүгә кызыксындыру булдыру, туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт уяту – район укытучыларының төп бурычы.

   Ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне, телне, тарихны түкми-чәчми киләчәккә озатучы мөгаллимнәребезнең нәтиҗәле эшенә сокланмый мөмкин түгел.

   Район мәктәпләрендә югары белемле 52 татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәт куя. Шуларның 19ы югары, 31е беренче квалификацион категориягә ия.  Укытучыларыбыз  заман белән бергә атлый, үз белемнәрен күтәрә, һөнәри бәйгеләрдә даими катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2016 елда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Мастер-класс” бәйгесендә 1 нче мәктәп укытучысы Рахманова Гөлнара Фәлгать кызы “Иң яхшы эссе” номинациясендә, Яңа Әлем мәктәбе укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы Россиякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә “Укытучы җәүһәр” номинациясендә җиңү яуладылар, 3 укытучыбыз грант ияләре булды.

   Мәктәпләрдә узган семинарларда укытучылар татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру, мәгълүмати, инновацион технологияләр куллану, БРТна әзерләнү, сәләтле балалар белән эш проблемаларын күтәрәләр. Яшь укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, аларның һөнәри осталыкларын үстерү максатында  "Яшь укытучылар мәктәбе” эшләп килә. Шул уңайдан, Бурсык мәктәбендә яшь укытучыларга практик семинар уздырылды, уку-укыту эшчәнлегендә туган авырлыклар турында сөйләшенде.

   Һәр җирлекнең үзенә генә хас рухи байлыклары: үзенчәлекле тарихы, мәдәнияте, күренекле кешеләре бар. Безнең Актаныш төбәгендә дә әдәби һәм тарихи әсәр геройлары булган күренекле шәхесләр, халык авыз иҗаты әсәрләрендә телгә алынган истәлекле урыннар күп. Укучыларыбыз үз авылларының тарихи урыннарын, мәктәп тарихын, күренекле шәхесләре турында тирәнтен өйрәнеп, фәнни эшләр башкаралар һәм республикакүләм, төбәкара фәнни-эзләнү конференцияләрендә җиңүләргә ирешәләр.

   Ел саен сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “Туган телем – шагыйрьләр теле”, “Г.Афзал укулары”, “Без яшь, без сәләтле” республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләре үткәрелә. Конференция эшчәнлегендә республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар, аларның фәнни җитәкчеләре, Казан федераль университеты галимнәре, Татарстан Язучылар  берлеге әгъзалары катнаша.

   Талантлы балаларны барлау, укучы шәхесен социальләштерү максатында районыбызда бик күп чаралар үткәрелә. Туган тел айлыгы, “Г.Афзал фестивале”, Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар, инша язу бәйгеләре, “Татар егете”, “Татар кызы”, һ.б. - моның ачык мисалы. Милли мәгарифне  үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең нәтиҗәле икәнен  республикабыз күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда  укытучыларыбыз һәм укучыларыбызның уңышлары раслый. Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара, республика олимпиадаларында укучыларыбыз ел саен җиңүчеләр рәтендә. “Илһам” яшь язучылар бәйгесе, “Алтын каләм” республика фестиваленең Гран-при ияләре дә безнең укучылар.

   Әлбәттә, уңышлар күп, ә һәрбер уңыш -  зур тырышлык, хезмәт куелган күмәк эш нәтиҗәсе. Телебезгә, халкыбызга, йолаларыбызга мәхәббәт уятып, укучыларда  әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү зур сабырлык таләп итә. Хезмәттәшләремә алга куелган олы максатларына тугры хезмәт итеп, җирлегебезнең данын күтәреп эшләргә язсын.