Инновационная деятельность на базе КФУ.

Исламова Занира Сириневна

Предварительный просмотр:

               МБОУ “Средняя общеобразовательная школа №174”, Советский район, г. Казань

                                     

“Язмышларга буйсынмас җаннар”

Исследовательская работа

                                                                     

                                                                                                             

Казань, 2016


Эчтәлек

Кереш        

Төп өлеш        

Җилләре һәм җиләкләре        

Йомгаклау        

Кулланылган әдәбият        

Өстәмә материал        

Кереш

        Моннан берничә ел элек   мәктәбебездә “Кызыклы очрашулар клубы” түгәрәге үз эшен башлап җибәрдек. Түгәрәгебезнең эш максаты: төрле танылган шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлларын өйрәнеп алар белән очрашулар үткәрү иде. Шуларның нәтиҗәсе буларак безнең мәктәбебездә  академик Гыйззәтов Казбек Таҗи улы, Р.Салмушев җитәкчелегендәге ветераннар клубы, язучылар  Резеда Вәлиева, Фәйрүзә Мөслимова, Рәниф Шәрипов, Мәдинә Маликова, Гөлнур Ахмадуллина-Архипова, җырчылар Римма Ибраһимова, Зөһрә Сәхәбиева, “Сорнай” ансамбле белән очрашулар булды. Түгәрәккә йөрүче бер төркем укучылар белән язучы Фәнис Яруллинның өендә дә булдык. Шәһәребезнең Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Каюм Насыйри, Салих Сәйдәшев музейларына, милли китапханәгә экскурсияләргә бардык. Даими рәвештә  Г. Камал, К.Тинчурин, Яшьләр театрында төрле спектакльләргә йөреп, татар халкының тарихын, үткәнен, бүгенгесен өйрәнәбез.

      Түгәрәгебездә сәламәтлекләре чикләнгән, әмма язмыш колына, төшенкелеккә бирешмичә югары үрләр яулаучы шәхесләрнең тормыш һәм иҗатларын өйрәнү дә бик уңышлы бара. Без моның өчен төрле өстәмә мәгълүмат чыганаклары – вакытлы матбугаттан, теле-радио тапшырулардан, интернет аша алынган материаллардан файдаланабыз. Фәнис Яруллин, Николай Островский, Валентин Дикуль, Людвиг ван Бетховен, Эдуард Асадов, Илгиз Кәлимуллин, Кәүсәрия Шафикова, Рафис Мөхәммәтдинов, Фазыл Шәех, Минзәрә Шәйбәкова, Рәниф Шәрипов кебек шәхесләрнең тормыш-иҗатларын өйрәнеп, мәгълүматлар туплыйбыз. Түгәрәктә бергәләп әңгәмәләр үткәрәбез.

        Мәктәбебезгә якын яшәүче язучы-шагыйрь Рәниф Шәрипов иҗатын тирәнрәк өйрәнә башладык. Аны “Азино” бистәсе батыры дип тә атарга тулы хокукыбыз бардыр дип уйлыйбыз. Ул бүгенге көн батыры, көчле рухлы шәхес.

      Эшебезне башкарып чыгу өчен без түбәндәге максатларны куйдык:

  1. Рәниф Шәрипов белән очрашу;
  2. аның тормыш юлын өйрәнү;
  3. иҗатының тематикасын ачыклау;
  4. үз эшебезне башкаларга күрсәтү һәм бу көчле шәхестән һәрвакыт үрнәк алу.

     


Төп өлеш

         Шагыйрь Рәниф Шәрипов 1956 нчы елның 30 нчы маенда Татарстанның Кукмара районы Аман-Ошторма авылында туа. 1961 нче елда бөтен халык Сабан туен бәйрәм иткәндә Рәнифнең әнисе Җәмбикә апа вафат була. Рәнифне әнисенең җан биргәнен күрмәсен диптер, Кукмарага, туганнарына озаткан булалар. Мәйданда тамаша карап торган малайга кемдер: “Әниең үлгән”,- дип килеп әйтә. Шуннан малай авылга йөгерә,  ләкин ул әсәренеп кайтып җиткәндә, әнисен җирләп куйган булалар. Елый да алмый, катып калган күңеле белән тик басып тора сабый.

  • Күңелем нидер эзләде, авылдан китәсем килде, - ди Рәниф абый.

   Бу вакытта Рәнифнең апасы Люция апа контракт белән Польшага киткән була, ул да әнисенең җәсәденә кайта алмый. “Әни бик акыллы иде. Минем белемгә омтылуымны күреп гәҗит-журналлар яздыртты. 5 яшемдә үк гармун алып биргән иде – уйнарга өйрәндем”, – дип искә ала Рәниф . Аның әнисе Җәмбикә бик матур җырлаган. “Ул шулкадәр матур җырлый иде. Бервакыт аның моңлы җырын тыңлап ятып, кычкырып елап җибәргәнмен хәтта”, - ди Рәниф .

    Әнисе белән икәү генә яшәгәндә, Аман-Оштарма авылына фельдшер булып читтән килгән Розалия исемле кыз аларга фатирга керә. Ул Рәнифне мәктәпкә кергәнче үк, укырга-язарга өйрәтә. Биш яшендә ул инде китаплар укый, басма хәрефләр белән язарга өйрәнә. Ә алты яшьтә шакмаклы дәфтәргә басма хәрефләр белән шигырьләр сырлый.

   Унбер яшеннән Рәнифне Арча районы Субаш-Аты авылындагы балалар йортына урнаштыралар. Балалар йортында “ак күгәрчен” була Рәниф атлы якты күңелле малай. Шигырьләр язып шаккатыра. Тәрбиячесе Надия апа белән ул шигырьләрне редакцияләргә юллыйлар, әмма алар җавапсыз кала. Ә усал яшьтәшләренә төрттерергә генә булсын. “Кызлар кебек шигырь яза!”- дигәч, малай ул һөнәрен күңел сандыгының почмагынарак шудыра. Ә концертлар Рәнифсез узмый. Баянда сыздырып уйнап җибәргәндә сәхнә пәрдәсе үзеннән үзе күтәрелә. Концертларны гел татар көйләренә тезмәдән башлап җибәргән Рәнифне  ул заманда арчалылар бик яхшы таныганннар.

      Люция апа Казанга кайтып эшли башлагач, энесе Рәнифне эзләп таба. Балалар йортына энесе янына бик еш барып йөри. Ә Рәниф  өчен бу көн үзе бер бәйрәм булган. Кече күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел апасы  гомер буе янәшәсендә була аның.

    Рәниф  бик яхшы укый. Матур әдәбияттан тыш, фәнни-техник әдәбият белән кечкенәдән кызыксына. Моның нәтиҗәсе булып, “Табылдык” малай Казан тарафларына китә һәм бик ансат кына Химия-Технология институтына укырга керә. Әмма 1968 елда аңа Армия сафларына китәргә туры килә. Армиядә Төньяк флотта хезмәт итә. Полярный шәһәрчегендә хәрби корабта сигналчы вазифасын үти. Күзләре бик әйбәт күрә, сиземләве көчле, шуңа күрә үзе өчен дә, “теге” егет өчен дә вахтада тора. Боренц диңгезендә кышлар озын, ул Гольфстрим агымында булгач, катмый һәм һәрвакыт штормлы. Икешәр атна диңгездә айкалганда, тәүлек буе диярлек юеш кием белән йөри. 4 сәгать буена мачтага бәйләнгән сигналчының өстенә дулкын коела, аннары 4 сәгать шул ук киемнәр белән ял итә, кабат шул хәлдә вахтага керә. “Авызга тозлы су тулмасын, ичмасам, дип ян белән борылып басып карыйм, өстән шыбырдап су коела.

Баштанаяк каплап китә дулкын,

Тозлы сулар тама иреннән.

Диңгез суын ясаганнар кебек

Күз яшеннән, маңгай тиреннән.

   “Эчке киемнәргә хәтле чылана иде. Ә тышта 20 градус салкын. 4 сәгатьтән вахта алышына. Коточкыч арып урынга ава идем. Ул вакыт эчендә генә кием-салымны киптереп бетереп булмый, яңадан юеш өс-баш белән ачык һавага чыгып баса идек. Спорт белән шөгыльләнгән сау-сәламәт егет идем, ел ярым дигәндә кешелектән чыктым”, - дип искә ала Рәниф . Бу хезмәтнең, калтырап-туңуларның ахыры госпитальгә  эләгү белән төгәлләнә. Буыннары ялкынсынып шешкән егет Полярный шәһәре госпиталендә ярты ел дәвалана. Авыртуга түзә алмыйча, тавышсыз гына елаган төннәрендә үзенә үлем теләгән мизгелләре дә була. Яшьтәшләре йөгереп йөри, ә ул ятакта хәрәкәтсез ята. “Армияне күралмыйсыздыр?” дигән сорауга ул: “Алай түгел! Армия мине тагын бер кат чыныктырды. Корыч үзәкле кеше ясады. Хезмәт иткән җиремне барып күрәсем килә. Анда табигать кырыс матурлыгы белән кадерле. Кешеләре яхшы күңелле. Мине госпитальдән озак чыгармадылар. “Гражданка”да сине болай тәрбияләмиләр, госпитальдә дәва бик әйбәт”, – диде командир. Чыннан да шулай булды. Хәзер булса, мин ул операцияне ясата алмас идем. 100 мең сумнан артык тора икән”, - дип искә ала Рәниф .

    Аны Казанга, Люция апасы яшәгән тар барак бүлмәсенә кайтарып куялар. Анда авыруы тагын да көчәя, тез һәм оча сөяге буыннары шыгырдап катып, хәрәкәтсез калдыра. “Авыртуларымны бүлешергә теләп,  төннәр буе минем раскладушкам янында тезләнеп чыккан апам Люция булмаса, белмим, нишләгән булыр идем икән?! Көндез ул эштә. Миңа термос белән кайнар чәй ясап китә иде. Берчак, чәйне үрелеп алам диеп, өстемә түгеп, пешкән идем. Ярый әле өстәлдә көнбагыш мае бар иде, шуны сөрттем”, - дип искә төшерә Рәниф .

     Люция апа энесе яныннан китми. Эшендә авырулар (ул һөнәре буенча шәфкать туташы. Бүгенге көндә Республика клиникасында эшли.), өендә энесен бага. Кияүгә чыкканда ире Евгенийга: “Мине энем белән бергә алсаң гына, барам”, - ди. Шулай итеп, алар бер гаилә булып матур яшиләр. Евгений абый 2010 нчы елның җәендә мәрхүм булып, йорттагыларны кайгыга салган. Ул да диңгез флотында хезмәт итә. Рәниф  белән бер үк вакытта диярлек хезмәт итәләр. Диңгездән морзе әлифбасы белән бер-берсенә сәлам җибәргәннәр алар. Люция апасына багышлап язылган шигырь «Соңарган җыр”дип атала:

Җыр башлаган идек.

Тик баштарак

Җырламадык карап нәрсәгә?

Җыр башлаган идек.

Соңга калдык.

Башка җырлар инде сәхнәдә.

Хак Тәгалә күктән карап торды,

Язмыш безне һаман сынады.

Каерылып күпме сыгылсаң да

Моңлы күңел җиңел сынамы?

Ул да сизде беркөн, “Җырла!”-диде,

Күктән сәер, сихри моң иңде.

Бер юаныч бирде, ансына да

Гомер узган иде. Соң иде.

Җыр башлаган идек. Өзелгән җыр

Тынгы бирми һаман күңелгә.

Буылган моң ыңгырашып ята...

Соң түгелдер, бәлки, бүген дә?

Җырга бай без. Мөлдерәмә күңел.

Җан асрадык ипи-сөт өчен.

Залда башка халык. Яшьләр җырлый

Тормышның буш имеш-мимешен.

Үткән икән, үтте инде гомер

Үкенечле сагыш моңында.

Өзелгән җыр өчен, читтән карап,

Без еларбыз тагын соңыннан.

Җыр башлаган идек. Сәхнәләрдә

Аңлашылмый торган моң инде.

Җир үзгәргән, дөнья да чит, бүтән,

Гомер узган инде, соң инде.

Кайсы чиктән, әллә күктән килә -

Читтән керә аваз колакка:

“Җырла, кызым, җырла!”-дигән кебек,

Ә без инде ерак...еракта.

    Шушы аянычлы язмыш сынауларыннан соң Р. Шәрипов әдәби эшкә җигелә. Югары уку йортына керергә кыстасалар да, үзлегеннән белем алу юлын сайлый: күп укый, яза, поляк, инглиз телләрен өйрәнә, шул телләрдә дөнья әдәбияты үрнәкләре белән таныша.

    Р. Шәриповның матбугатта беренче шигырьләре узган гасырның җитмешенче елларыннан “Татарстан яшьләре” газетасы, “Идел” альманахы битләрендә күренә башлый, радио-тапшыруларда яңгырый. 1979 нче елның нояберендә, яшь иҗат көчләренең Кукмарада узган 5 нче республика конференциясендә катнашкан Сибгат Хәким белән Илдар Юзеев, махсус кереш сүз язып, яшь шагыйрьнең “Чокырчы тавы” исемле поэмасын, “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасында бастырырга булышалар.

Егылсак та әле көрәшербез,

Кирәк икән – басып үләрбез.

Тормыш безгә биргән гомер хакын

Без артыгы белән түләрбез.

    Тормыш тез астына китереп сукканда да егылмыйча, Кеше булып калганнарга сокланучы Рәниф Шәриповның үз шигыре белән үк белдерергә була. Яшәргә тырышып, теше-тырнагы белән тормышка ябышып, башы-аягы белән иҗатка чумган бу ир-атны күргәч, “тормыш аңа биргән гомер хакын ул артыгы белән түләгән” диясе килә.

Мин курыкмыйм синнән,

                                        ләкин җирдә        

                                        Дуслар гына белгән серләр бар

  • дип яза Рәниф .

   “Тормышта нидәндер уңганмын икән, ул дуслардан. Кукмарадагы авылдаш  дусларымны әйтсәм, Казандагы каләмдәш  дусларымны санасам, кул-аяк бармаклары да җитәрлек түгел. Тәүлекнең кайсы вакытында, җирнең кайсы почмагыннан ярдәм сорап шалтыратсам да, йөгереп килеп җитә торган дусларга бай мин. Юк-бар белән кеше борчып шыңшып яшәмим мин. Әгәр мөрәҗәгать итәм икән, алар аның бик җитди мәсъәлә икәнен аңлый. Шаһинур Мостафин һәрчак ярдәм итте. Менә әле бу яңа фатирны да дустым язучы, драматург Роберт Батулла юллашты”, - дип сөйли Рәниф .

    Шагыйрьнең туган ягы Кумара белән бәйләнеше өзелми. Туган авылына елына 2 тапкыр үзе дә кайта. Әмма ул “мин үскәндәге кебек түгел шул инде...” Район зыялылыры, мәктәп директоры, укытучылар белән элемтә бар. Яңа елда, туган көндә җыелып янына киләләр. Кукмарадагы бер урамны Р. Шәрипов исеме белән атаганнар.

“Оштарма” көе

Шәмсегаләм апа, син җырлаган

Нинди матур көй бу – борынгы?

Ничә еллар  ничек саклап килдең

Бу “Оштарма” дигән җырыңны?

Сәхнәләрдән элек җырланмаган,

Бай  йортларда түргә узмаган -

Бу бит халык җыры, халык  моңы,

Күпме җырланса да тузмаган!..

Кеше белән кайчак җыр да үлә,

Кеше белән яши исәне.

Аз түгелдер, картлар белән үлгән,

Без белмәгән җырлар исәбе.

Бармы тагын истә тотучылар

Халыкның бу моңлы гозерен?

Җыр гомерен халык башласа да,

Җырлар үлчи халык гомерен...

  • дип искә ала ул туган яклары турында.

        Кырыслыктан минем курыкма син бер дә,

Ул бары тик калка кебек күңел өчен.

Никадәрле ватылмаслык булса тышым,

Шулкадәрле саф һәм йомшак минем эчем.

   Читтән караганда Рәниф Шәрипов чыннан да кырыс кеше булып күренә. “Юк, мин һич тә һавалы түгел. Ләкин эчемдә усал дисәләр дисеннәр, тик мескен димәсеннәр дигән калкан яши. Беркемгә дә үземне кимсетергә, кыерсытырга ирек бирмим. Югары тонда сөйләшә башласалар, сүзне кисәк кенә өзеп куям. Ә инде кешегә үпкәлим икән, беркайчан да беренче булып сүз башламыйм”, - дип үз характерына бәя бирә Рәниф абый.

Рәхмәт сиңа, игътибарың өчен, тормыш!

Ямьле булды, чынбарлыгың, яманнарың,

Үткән көннәрне санадың моңа кадәр

Хәзер инде саныйсың тик калганнарын”

 - дип язар өчен дә батырлык кирәк...

   “Мин кешеләрне үземне хөрмәт итәргә мәҗбүр иттем. Минем хәлдәге кешеләрнең күбесе иҗатка ябыша, әйтерсең лә ул ансат эш. Аларны кызганалар, үсендерәләр. Ләкин язар өчен тумыштан, Ходайдан нидер булуы кирәк. Сине хәлеңә карап түгел, иҗатың өчен хөрмәт итсеннәр. Мин озак уйлап йөрим һәм тиз язам. Башка килгән фикер агымын язып өлгерергә генә кирәк. Теркәп кую – бер хәл, югары сәнгать әсәре итеп халкың хөкеменә тапшыру зарур. Күңел кузгатырлык булмаса, язып торасы да юк”, - дип фикерли Рәниф Шәрипов.

   Лирик һәм публицистик эчтәлектәге шигырьләр язу белән беррәттән Рәниф Шәриф аеруча поэма  жанрында актив  иҗат итә. Ул дистәдән артык исемдәге поэмалар авторы. Балалар йорты истәлекләренә нигезләнеп язылган “Алмагачлар сагышы”, гади авыл хатынының мәхәббәттәге ихлас-фидакарьлеген драматик шигъри юлларда тасвирлаган “Фатыйма мәхәббәте”.

      Кукмарага кайткан саен “Хезмәт даны” район газетасы редакциясенә керә. Шактый еллар элек мөхәррир урынбасары Хафиз Тимербаев дигән кеше бер булган хәл турында сөйли. Мондый язмыш язучы күңелен уятмый кала алмый: ире авырып, үлем белән көрәшкәндә, фельдшерсыз, телефонсыз, техникасыз авылдан ирен сырхауханәгә ат җигеп алып чыгып китә Фатыйма... Аты хәлдән тайгач, үзе җигелеп, арбаны өстери. Ирен вакытында сырхауханәгә алып барып җиткерә, үзе ишек төбендә җан бирә.. Хатынын җирләп биш көн узуга, ир яңадан өйләнеп җибәрә. Менә бу хәлне хәтерендә калдырып, Казанга кайтуга Рәниф  “Фатыйма мәхәббәте” исемле поэмасын яза.

   Экологиягә бәйле әхлак мәсьәләләре күтәргән “Йорт иясе”, “Ут”, “Бакча”, “Җинаять эше” кебек поэмалар Рәниф Шәриповның иҗат мирасында күренекле урын тоталар.

    Ул шулай ук балалар өчен “Ян, учагым!” исемле шигырьләр җыентыгы (1988), “Картаямы соң йөрәк?” (“Уеннан уймак”) дигән пьеса, татар халык иҗаты әсәрләренә, мили йолаларга нигезләнеп язылган дистәгә якын бәйрәм сценарийлары, тамаша үрнәкләре, яңа басылып чыккан китапларга багышланган рецензияләр, әдәби тәнкыйть авторы буларак та билгеле.

    Йөрәгендә беркайчан да оптимистик ут сүнмәде.   Әгәр дә ул: “Кайчагында без ук идек, ук очында ут идек” дип яза икән, димәк бу юлларда аның үз язмышы чагыла.

Ук очы

Кайчандыр без

Ук идек,

Ук очында

Ут идек.

Хөр мәмләкәт,

Тук балалар...

Уйный идек,

Шук идек.

Өйрәталмый

Хөр булырга,

Көр булырга,

Ук очында

Ут булырга,

Чит өстәлдән

Хәер эстәп,

Тук булганчы,

Юк булырга, -

Мәчет ватып,

Хәмер татып

Иелгәннәр,

Чит өйләрдә

Чит көйләргә

Биегәннәр...

Килде вакыт –

Утлар сүнде,

Кыек атып,

Уклар сынды,

Илен сатып,

Туклар түнде,

Кырын ятып,

Шуклар тынды.

Бастырылу!

Бастырылу!

Төшме? Өнме?

Чолгый безне

Ут инде.

Уятыгыз!

Уятыгыз!

Ләкин тавыш

Юк инде, -

Ут эчендә,

Ук очында

Күпме язмыш

Юк инде...

    Рәниф Шәриповның күпкырлы шәхес икәнлеген әйтеп үткән идек. Аның кечкенә балалар өчен язган шигырьләре дә бар:

Кечкенә хуҗа

Чакырганнар кунакка

Әти белән әнине.

Өйдә бүген хуҗа итеп

Калдырмакчылар мине.

Әни әйтә: “Кечкенә

Түгел инде син, улым.

Күз-колак бул сеңлеңә,

Син бит минем уң кулым.

Без югында, көнозын

Мал-туарны ач  тотма.

Сеңлеңә ботка ашат,

Акбайны да онытма.”

Барысын да җентекләп

Әни аңлатып китте.

Ярый, эшкә тотыныйм,

Төш вакыты да җитте.

Сыер әни югында

Торып калган аш ашап.

Тавыкларга печән бар,

Акбайга салам башак.

Сарыкларга – җим. Ботка –

Бәтиләргә, билгеле.

Ә аннан соң сеңлемә

Кала юкә миллеге.

...Ахмак малай бу, димәгез,

Эткә башак бирмәдем.

Кызык итим әле диеп,

Юри бутап сөйләдем.

    Урта яшь мәктәп балалары өчен дә бар: “Туган телем хәрефләре”, “Тел-нәсел”, “Манкортка”.

Туган телем хәрефләре

Һәй, туган телем сулышы,

“Һе” ләре һәм “җе”ләре,

Җилләре һәм җиләкләре,

Җимнәре, энҗеләре.

“Әү!” дип аваз салулары,

Томау төшкән “эң”нәре.

Берәү, икәү, өчәүләре,

Йөзләре һәм меңнәре.

Үсә-үсә “ү” хәрефен

“Үчти-үчти” аңлатыр.

Көн дә үсә, төн дә үсә

Камырбатыр, Таңбатыр.

“Ә” дигәнең – әткәй-әнкәй,

“Ө” дигәнең өй булыр.

Өч кенә сүз, ике хәреф –

Моңлы, ямьле көй булыр.

“Әннә” дигән беркөн нәни,

Аннан соң “әттә” дигән

Әттәсенең-әннәсенең

Түбәсе күккә тигән!

Көйдән-көйгә, өйдән-өйгә

Сөяксез бу хәзинә,

Йә сөйдерә, йә биздерә,

Йә җиңелә, йә җиңә.

Һәй, туган телем сулышы,

“Һе”ләре һәм”эң”нәре,

Энҗеләре, мәрҗәннәре,

Йөзләре һәм меңнәре.

Көзге җилдә җепкә тезгән

Җиләк кебек “җе”ләре.

Җил котырган, җеп өзелгән,

Сибелгән энҗеләре.

Тел-нәсел

Тел-нәселең ничек киселгәнен

Аңламыйсың әле үзең дә.

Гомер түгел, алтын мизгел китә

Онытылган һәрбер сүзеңдә.

Еллар үткән саен чит көйләргә

Аз җырлана, сирәк биелә.

Карт агач та, еллар үткән саен,

Тамырларга таба иелә.

Манкортка

Син кайтырсың әле исемеңә,

Җан тарта ул, тарта барыбер.

Шиксез кебек иде гомер юлың,

Ике чиккә ул да ярылыр.

Син кайтырсың әле җисемеңә,

Кан тарта ул, тарта барыбер.

Үз әнкәсен тапкан ятим кебек,

Кыйбласына сының сарылыр.

Елый-елый, җыр тыңларсың беркөн,

Адашуларыңны зар итеп.

Үзең булып бер яшисең килер,

Гомер узган булыр бары тик.

Аның “Дүртьюллыклар”ы тирән мәгънәгә ия:

Бу дөньяда кимчелексез кеше бармы?

Яисә аның бер хатасыз эше бармы?

Беребез дә камил түгел, ләкин нигә

Бер-беребезне кичерүе кыен безгә?

***

Урам тулы кырмыскадай халык чаба,

Бер-берсенә хәтта абына.

Җир язмышы, ил язмышы нәрсә аңа,-

Табыш эзли. Шуңа табына.

***

Әллә ничек үтте гомер.

Кайчак юләр, сукыр идем.

Тик бу юлны тагын бер кат

Үтәргә мин куркыр идем.

***

Замананың кызык үзгәреше,

Адым саен сәер күренеш,

Тыштан – тату бер гаилә кебек,

Ә эчендә – сыйнфый бүленеш.

***

Үз бәясен үзе белә бу егетләр,

Даһиларың торсын бер кырыйда.

Айныганчы селкеп сүгәләр дә,

Ә айныгач акча сорыйлар.

       Рәниф Шәрипов – 1992 нче елдан СССРның Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.  1994 нче елда Рәниф Шәрипов Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләгенә лаек була, 2006 нчы елдан “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә. Шагыйрь 2007 нче елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.

       

Йомгаклау

       Татар шигърияте бакчасында Рәниф Шәрипов атлы язучы шагыйрь егетебезнең йөрәк һәм кул җылысын тоеп үскән гөлчәчәкләр дә безнең күңелләрне иркәли. Әйе, асыл шигырьләрне генә чәчәкләргә тиңлиләр. Әмма тормыш, тоташ чәчәктән генә тормый. Рәниф Шәриповны тикмәгә генә бүгенге көннең Корчагины дип әйтмиләрдер.

       Азино бистәсендә яшәүче сәламәтлекләре чикләнгән, әмма язмыш колына әйләнмичә иҗат итүче көчле рухлы шәхесләрнең тормышларын һәм иҗатларын өйрәнү максатыннан чыгып, бу теманы сайладык без. Казанда яшәүче укучыларга да аның турында хәбәр итәсебез килде. Безгә шундый көчле рухлы кешеләрдән үрнәк алып яшәү бик зур файда булыр дип уйлыйбыз без.

           Фәнни эшне башкарганда, без Рәниф Шәрипов белән очрашып, аның тормыш юлын энәсеннән җебенә кадәр язып алырга тырыштык. Ул бик матур һәм мавыктыргыч итеп сөйли белә. Белемле һәм тәрбияле шәхес. Аның кимчелеген сизмисең дә. Мәктәбебезгә дә чакырып, очрашу үткәрдек. Мондый кеше белән очрашу безнен тормышка булган карашыбызны үзгәртте.  Сезгә дә очрашулар оештырырга киңәш итәбез. Бу бөек кешедән бик күп нәрсәләргә өйрәнеп була!

    Киләчәктә  без аның әсәрләрен тикшерү өстендә эш алып барачакбыз.

Кулланылган әдәбият

  1. Р. Шәрипов. Шигырьләр һәм поэмалар/Шәрипов Р.-Казан : Татар, кит. нәшр., 1996.-726.
  2. Р. Шәрипов. Тәрәзәдәге утлар: Шигырьләр, поэма/Шәрипов Р.-Казан : Татар, кит. нәшр., 1983.-476.
  3. Р. Шәрипов. Ян, учагым!/Шәрипов Р.-Казан : Татар, кит. нәшр., 1988.- 386.
  4. Р. Шәрипов. Күк һәм күңел йолдызлары:        Шигырь         һәм

поэмалар/Шәрипов Р.-Казан : Татар, кит. нәшр., 1989.-786.

  1. Р. Шәрипов. Мәңгелек сер : шигырьләр, поэмалар/Шәрипов Р.-Казан : Татар, кит. нәшр., 2005.-1916.
  2. Р. Шәрипов. Ике шигырь:Жыр, поэмалар/Шәрипов Р.//Казан утлары.- 2010.-№5.-Б. 121-124
  3. Р. Шәрипов. Татлыдан да татлырак ни жиһанда?/Шәрипов Р.//Мәйдан. Чаллы.-2011.№1.-Б.54-58.
  4. Сафин Н. “Син-минем иң якын кешем”/Н.Сафин// Каан.-1997.№1-2.- Б.60-61.
  5. Р. Шәрипов. Кеше җанын казып карасаң.../Шәрипов Р.//Татарстан яшьләре.-2006.-7 март.
  6. 3. Исламова.Ирешербез әле теләккә.../3.//Мэгариф. -2008.- №12.-Б.18-19.



Предварительный просмотр:

             Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

Казан шәһәре Совет районы 174 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Кошлар – безнең дусларыбыз темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

(технологик карта)

 (7 сыйныф, рус төркеме)

                                                                  Исламова Зәнирә Сирин кызы

                                                                  югары квалификацияле татар теле

                                                                  һәм әдәбияты укытучысы

Предмет

Татар теле

Тема

Кошлар-безнең дусларыбыз

Максат

 1. Кошлар турындагы белемнәрне тирәнәйтеп, бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен  һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3. Укучыларның күзәтүләренә нигезләнеп, кошларга ярдәм итү, табигать  матурлыгын күрү, саклау теләге тудыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: үз күзәтүләренә нигезләнеп , кошларга ярдәм итү, табигать  матурлыгын күрү, саклау теләге уяну

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: танып белү мәсьәләсен аңлау, чагыштыру, белемнәрне структуралаштыру,  гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Коммуникатив УУГ: коммуникатив максаттан чыгып, сүзләрне дөрес куллана белү, фикерне ачык һәм төгәл итеп җиткерә белү, сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итү, диалог төзи белү

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен билгеләү, эшчәнлекне оештыра белү, җавапларны бәяләү, үзбәя

Предмет буенча:кошлар темасына караган яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү, аларны сөйләмдә куллана алу, тема буенча диалог төзи алу

Дәреснең тибы

Яңа тема өйрәнү дәресе

Төп төшенчәләр

Кышлаучы кошлар, күчмә кошлар

Предметара  бәй-ш

Биология

Эшнеоештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

1.Р.Р.Нигъматуллина Татарча да яхшы бел.Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.Казан Татарстан китап нәшрияты.2014

2.Р.Р.Нигъматуллина.Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр.Казан “Мәгариф “ нәшрияты 2014

Җиһазлау

Аудиоматериал (кошлар: күгәрчен, чыпчык, песнәк тавышлары), рәсемнәр.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

1.  Исәнләшү

-Исәнмесез,укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз.

2. Уңай психологик халәт тудыру:

Әйдәгез, бүгенге көннең матурлыгына, иминлегенә сокланып, бер – берегезгә карап елмаеп, бер – беребезне  хәерле  яңа көн белән котлыйк.

Исәнләшәләр:

-Исәнмесез, укытучы апа.

Дәрескә әзерлекләрен күрсәтәләр.

КУУГ: хезмәттәшлек итү, аралашу телөге уяну

РУУГ:эшчәнлекне оештыру

ШКУУГ: укытучыны, сыйныфташларын хөрмәт итү

Белемнәрне актуальләштерү

 Әңгәмә оештыру (аудиоязмада кошлар тавышы,экранда урман рәсеме)

-Нәрсә ишеттегез?

-Сезгә ошыймы? Матурмы?

-Ә кайларда ишеткәнегез бар?

– Әйе, бик дөрес. Кошлар тавышын әйләнә-тирә мохиттә ишетергә мөмкин.

-Укучылар, искә төшерик әле, беренче апрель нинди көн?

-Килешәм, дөрес.

Әңгәмәдә катнашу

-Кошлар тавышын.

-Әйе, бик матур сайрыйлар.

-Урманда.

-Урамда.

-Паркта.

-Бакчада.

-1нче апрель- Бөтендөнья кошлар көне.

ТБУУГ: өйрәнелә торган материалны тыңлап, нәтиҗә чыгару

КУУГ: дөрес, төгәл җаваплар бирү

РУУГ:танып белү максатын аңлау, үз позициясен тәгъбир итү

ШКУУГ: табигать тавышларын тыңлап соклана белү

Уку мәсьәләсен кую

 Уку максатын әйттерү

– Сез ничек уйлыйсыз, бүген безнең дәресебезнең темасы нинди? Без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

-  Әйе, укучылар. Бүгенге дәресебезнең темасы : ”Кошлар-безнең дусларыбыз”

Уку максатын, дәреснең темасын билгелиләр.

-Кошлар турында.

РУУГ:уку мәсьәләсен билгели алу

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1. Яңа материал белән таныштыру. Ике төркемгә бүленү.

-Кошлар безнең нинди төркемнәргә бүленәләр?

– Без дә бүген сезнең белән ике төркемгә бүленәбез.

Беренче төркем:  Кышлаучы кошлар.

Икенче төркем:  Күчмәкошлар.

2. Хәзер экранга карыйбыз. Биредә кошлар рәсемнәрен күрәбез. Алдыгыздагы кәгазьләргә һәр төркем үз кошларын сайлап яза. (Укып чыгабыз, хаталар китсә, төзәтә барабыз)

3. Экранга чыгарып дөреслеген тикшерәбез.

 (Хаталарны билгели барабыз)

4.Сораулар ярдәмендә укучыларның белемнәрен билгелибез

-Ни өчен кышлаучы кошлар дип әйтәбез?

-Нинди кошларны күчмә кошлар дип әйтәбез?

-Рәхмәт.Рәсем буенча таптыгыз, ә менә тавышлары буенча танырсызмы, әйдәгез тыңлап үтик (Аудиоязмада кошлар тавышы)

-Бу нинди кош тавышы?

-Карга нишли?

-Бу нинди кош?

-Бу күгәрчен?

-Бу нинди кош?

-Бу чыпчык.

-Бу нинди кош ?

Нәтиҗә ясау:

-Әфәрин, кошларны  тавышлары буенча да аера беләсез икән.

-Кышлаучы кошлар.

-Күчмә кошлар.

Кышлаучы кошлар                             Күчмә кошлар

Күгәрчен                                                сыерчык

Карга                                                      карлыгач

Чыпчык                                                  шәүлегән

Песнәк                                                   күке

Саескан                                                 чәүкә

-Чөнки алар кыш көне монда кышлыйлар.

-Салкыннан курыкмыйлар.

-Җылы якка китмиләр.

-Көз көне җылы якка китүче кошларны.

-Алар салкыннан куркалар.

-Алар җылы яраталар.

-Бу карга тавышы.

-Карга каркылдый.

-Күгәрчен гөрли

-Чыпчыклар чыркылдыйлар.

-Бу песнәк. Песнәкләр сайрыйлар

ТБУУГ: уку материалын аңлау, рәсем сәнгате ярдәмендә бирелгән информацияне аңлау, кллассификацияли белү, билгеләре буенча объектларны таный, билгели алу, нәтиҗә чыгару

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, сорауларга ачык, дәрес җавап бирү, фикерләрне дәлилләү

РУУГ:җавапларны дөресләп  бәяләү, үзбәя

ШКУУГ: үз күзәтүләренә нигезләнеп , кошларга ярдәм итү, табигать  матурлыгын күрү, саклау теләге уяну

Ял минуты

Яңа теманы ныгыту

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

1.Тактада ике кош рәсеме бирелгән, күчмә кошлар төркеме аласыз , берничә җөмлә әйтәсез шул кош турында

Бу нинди кош?

Ул кайда кышлый?

Кышлаучы кошмы, күчмәме?

Бу кош турында тагын нәрсәләр беләсез?

 (Тикшереп, укып чыгабыз, хаталарны төзәтәбез)

2.Нәтиҗәне укучылар ясату.

3. Проблемалы сорау кую:

– Күз алдыгызга китерегез әле, җирдә бер генә дә кош юк. Бу вакытта нәрсә  була?

Алардан (кошлардан) нинди файда бар соң?

4. Кошлар турында диалог төзетү.

- Укучылар, кошлар турында күп белдек. Хәзер үзебезнең белемнәрен тикшереп алыйк, кошлар турында бер-берегезгә сораулар биреп диалог төзеп карыйк.

Һәр төркемнән бер укучы чыгып бер кош рәсемен ала. Тактада терәк сораулар язылган

Укучылар язганда аудиоязмада кошлар тавышы

Нәтиҗә ясыйлар:

-Димәк, кошларның тормышлары үзенчәлекле.

-Авыру агачлар.

-Урманнарда бөҗәкләр.

-Кошлар тавышы булмас.

-Күңелсез булыр иде.

-Басуларны , кырларны бөҗәкләрдән чистарталар.

-Агачларны чистарталар.

-Табигатьне чистарталар.

Диалог төзиләр.

ТБУУГ: фикерләрне ирекле һәм аңлы рәвештә җиткерә алу, нәтиҗә ясау, проблема куеп аны хәл итү

КУУГ: диалог төзи алу, сорауларга җавап бирү,

РУУГ: җавапларны контрольдә тоту, бәяләү

ШКУУГ: кошларга ярдәм итү теләге уяну

Өйгә эш бирү

Өй эшен бирә, тәкъдим итә.

Һәр ике төркемгә үз кошлары турында   чыгыш яки кроссворд-лар әзерләргә, рәсем ясарга, шигырьләр өйрәнергә.

Өй эшен язып алалар

ТБУУГ: биремне аңлап сайлау

РУУГ:эшчәнлекне планлаштыру

Рефлексия

1. Дәрескә йомгак ясала.

Укучылар, без бүген кошлар турында сөйләштек. Нинди нәтиҗәгә килдек?

2. Белемнәрне бәяләү

3. Саубуллашу

- Кошлар безгә файда китерәләр.

-Алар безнең дусларыбыз.

-Кошлар –безнең  дусларыбыз

КУУГ: сорауларга дөрес җаваплар бирү

РУУГ:эшчәнлекне бәяләү

ШКУУГ: үз күзәтүләренә нигезләнеп , кошларга ярдәм итү, табигать  матурлыгын күрү, саклау теләге уяну



Предварительный просмотр:

.

Э/

«Подготовка к ЕРТ.

Написание письма личного характера»

 Исламова З.С.

учитель татарского языка и литературы.

 (1 слайд)

            Добрый день, уважаемые коллеги!   Подготовка к ЕРТ  в 9 классах  дело очень сложное и трудоемкое. Потому что здесь проверяется знание фонетики, морфологии, лексики, синтаксиса.  Хочу поделиться с вами своим опытом. Особое внимание на уроках татарского языка я  уделяю работе над развитием навыков написания письма личного характера, потому что  именно этот вид письменных работ заложены в КИМах ЕРТ. Обучение этому виду письменной речи начинается уже с 5 класса.

Итак, как же правильно оформить и написать письмо на татарском, чтобы набрать наибольшее количество баллов при сдаче ЕРТ?

(2 слайд)

1. Необходимо знать правила оформления и структуру письма личного характера. 

2. Необходимо знать критерии и схемы оценивания письма, прописанные в материалах к ЕРТ.С этими критериями учащиеся ознакомлены,у каждого они есть в письменном виде.Они сами могут сосчитать свои баллы.

3. Необходимо иметь базовый словарный запас.

Вы прекрасно понимаете, что есть некоторая категория девятиклассников,  у которых нет ни словарного запаса, ни не знают правил. Но таких учащихся тоже надо готовить к успешной сдаче. Ответ прост – я им даю готовые  шаблоны! Его можно и нужно заучить наизусть. Шаблон обычно содержит в себе уже 20-30 слов, то есть, останется только дописать его, исходя из задания и используя всего 40-50 слов. Не такая уж сложная задача, не так ли

Чтобы написать письмо не нужно знать татарский  в совершенстве, более того, письмо можно написать, даже если у ребенка ограниченный словарный запас.

Организация письма и Схема структуры письма личного характера имеется у каждого ученика. Они выглядят вот так.

(3 слайд)

Объем. (70-80 слов)

  1. Вступление – приветствие. Благодарность за полученное письмо.(3-4 предложения).
  2. Основная часть.

Ответы на 3 вопроса. (4-6 предложений.) Обращение (неофициальный стиль). Вопросы к собеседнику.

Завершающая фраза. (прощание, неофициальный стиль), 3-4 предложения. Подпись,дата .

Некоторые учащиеся применяют слишком простые лексические и грамматические формы. За это они могут получить только 1 балл за   третий критерий – лексико-грамматическое строение текста.  Кстати, с критериями  оценивания части С-1 все учащиеся ознакомлены. Они знают, за что и сколько баллов могут получить за ту или иную работу.

 А теперь рассмотрим  правила оформления и структуру письма личного характера

(4 слайд)

1.  Вступление-приветствие.

Эта часть обычно состоит из 3,4-х предложений. Сначала ученик пишет обращение к человеку, которому он должен адресовать письмо исходя из задания. (Эти клише – предложения детьми уже заучены и им не представляет затруднения.

(5 слайд)

2. Основная часть.

Обычно эта часть состоит из двух абзацев. Первый - содержит ответы на вопросы друга. Здесь первое предложение оформить надо по образцу. Син …… турында сорагансың . Дальше идут ответы на вопросы. Отвечать на вопросы они учатся с 1класса. Здесь их остерегают грамматические ошибки – ошибки в аффиксах  глаголов, окончаниях принадлежностей имен существительных. Для того, чтобы не было таких ошибок, почти на каждом уроке мы практикуемся в склонениях существительных и спряжениях глаголов.

Во втором абзаце наступает очередь задавать вопросы собеседнику. Вопросы – клише учащиеся тоже учат наизусть. Например,  синең  хәлләрең ничек?

(6 слайд)

3. Заключительная часть. Прощание.

Здесь надо логически завершить свое письмо, пожелать удачи и попрощаться. Примерно это выглядит так: 

Ярый, дустым, сау бул. Хатлар яз. Мин синнән хат көтәм. Дустың Лиза.

                                      2017 нче елның  20 нче апреле.

Схема структуры письма личного характера имеется у каждого ученика

Обращение.

Благодарим за письмо.

Основная часть.

Подводим к завершению.

Завершающая фраза.

Ваше имя,дата

(7 слайд)

Так как проблемы правописания и проблемы в оформлении текстов остаются, надо систематически вести работу по коррекции типичных ошибок. Объяснить, с чем они связаны. При проведении различных форм контроля более широко использовать задания разного типа. Аналогичные заданиям ОГЭ.

А сейчас проведем контрольную работу для вас, уважаемые коллеги.

(8 слайд)

Перед вами готовый ответ С-1. Вариант 1. Вам надо прочитать текст, поставив пропущенные слова.

Проверка


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Подготовка к ЕРТ Написание письма личного характера Исламова З.С., учитель татарского языка и литературы

Слайд 2

Что нужно знать, чтобы правильно написать письмо? Структуру письма личного характера Критерии оценивания письма Словарный запас

Слайд 3

Организация письма. Объём (70-80 слов) 1. Вступление-приветствие. Благодарность за полученное письмо. (3-4 предложения) 2.Основная часть. Ответы на 3 вопроса.(4-5 предложений) Обращение (неофициальный стиль). Вопросы к собеседнику. 3. Завершающая фраза. Прощание. (неофициальный стиль). (3-4 предложения) Подпись, дата.

Слайд 4

Правила оформления и структура письма личного характера Вступление - приветствие. Ис әнме, дустым Маша! Синең хатыңны алдым. Зур рәхмәт. Әти-әниеңә сәламнәремне тапшыр. Ис әнме, кадерле дустым Маша! Бүген хатыңны алдым, рәхмәт. Әти-әниеңә миннән күп сәлам әйт. Дустым Маша, исәнме! Күп сәламнәр белән дустың Лиза хат яза. Синең хатыңны алдым. Зур рәхмәт. Әти-әниеңә сәламнәремне тапшыр.

Слайд 5

2.Основная част ь . 1. Ответы на вопросы друга. Син …… турында сорагансы ң. 2. Обра щение : Дустым , …… (обращение по имени), 3. Ответы на вопросы. буш вакыт Катя

Слайд 6

Заключительная часть. Ярый, дустым , сау бул. Хатлар яз. Мин синн ән җавап көтәм. Дустың Лиза. Мин сиңа күп яздым. Үзеңнең хәлләрең турында яз. Синнән хат көтеп, дустың Лиза.

Слайд 7

Решение проблем. 1. Систематически вести работу по коррек ции типичных ошибок. 2. Объяснить, с чем они связаны. 3. При проведении различных форм контроля более широко использовать задания разного типа, аналогичные заданиям ЕРТ.

Слайд 8

Сәлам Казаннан ! Ис әнме, ...... Алсу! Хәлләрең ...... ? Синең хатыңны алдым. Зур ....... . Сәламеңне ........ тапшырдым. Алар да сиңа ........ әйттеләр. Лиза, минем хәлләрем ........ . Син .......... турында сорагансың. Мин быел дустым Лена ………... с ек циясенә …… . Мин дә спортны ......... , чөнки ул авырлыкларны җиңәргә өйрәтә. Безнең мәктәптә ………… аенда ярыш булды . Анда бик күп ……. катнашты . Ярышта мин урын алдым. Миңа .......... бирделәр. Лиза дустым, син ял көннәрен ничек ............ ? Миңа .... яз. Ярый, ..... бул. Дустың Галия. 2017 нче елның 20 нче апреле. дустым ничек р әхмәт әниләргә сәлам яхшы буш вакыт белән каратэ й өрим яратам апрел ь укучы беренче диплом үткәрәсең хат сау

Слайд 9

Проверка Содер жание письма совпадает с текстом. Объем письма – 82 слова. Текст построен логически верно, совпадает с нормами этикета написания письма. Лексические и грамматические средства использованы верно. Пунктационных и орфографических ошибок нет.