Медодик тема буенча ЭССЕ
Предварительный просмотр:
“Минем тормышымда укытучылар роле”
темасына
эссе
Эшләде:Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы,
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Казан , 2016
Уйлый белүче укытучы психологиясе... Кемгәдер әлеге фраза, бәлки, коточкыч, хәтта үпкәләтерлек төшенчә булып яңгырар. Ничек инде “ уй- лый тор-ган” ?! Башкача да булырга мөмкинмени?
Чын дөресен генә әйткәндә, укытучы буларак, мин нинди? Хәзерге вакытта нәрсә эшлим һәм ни өчен болай? Ни өчен минем нәтиҗәм башка төрле түгел, ә менә мондый? Укучыларым мине ничек кабул итә? Ни өчен мин бүген күңелсез (сөенгән яки үпкәләгән)? Чынлап та, укучыларымны аңлыйммы мин? Ә иң мөһиме - алар мине аңлыйлармы? Әлеге сорауларны үз алдыбызга еш куябызмы, һәм, гомумән, бу турыда уйланабызмы?
Ә, бәлки, әлеге сорауларны үз алдыңа куймау күпкә җиңелрәктер? Әлеге кыенлыклар туганда “ Бу укучының начар укуы булдыксызлыгыннан. Ә менә монысы миңа һәрвакыт каршы әйтә, тәрбиясе юк” , дигән фикердә булу үзең өчен отышлырактыр. Һәм үз-үзеңне “ Укытучы буларак мин барысын да яхшы эшлим. Өстәвенә директор урынбасары күптән түгел генә мактады” дигән күңелгә ятышлы фикер белән бөтенләй тынычланыргадыр? Әлбәттә, әлеге позициядән чыгып фикер йөрткән укытучы үзен уңайлы һәм тыныч хис итә. “ Ни өчен әле мин шуның кадәр нервлар һәм физик йөкләмәләр өстенә, үз-үземне мәгънәсез сораулар, икеләнүләр белән борчыйм?!” Мин, үзем, миңа... Тукта! Укытучы сүзе профессия атамасы гына түгел бит.
Күңелгә күптән ишетеп алган бер риваять килә. Кеше кузыдан якты дөньяга чыгарга омтылучы күбәләккә игътибар итә. Күбәләк акрын гына барлыкка килгән ярыкны зурайта, әйләнә - тирәгә күз сала, киләчәге өчен, тормыш итәр өчен көч куя. Кеше исә, аңа ярдәм итәргә теләп, кузыны ярып җибәрә. Бөҗәк нишләсен, иркен аралыктан җиңел генә йомшак чирәмгә шуып төшә. “ Ярдәмче затыбыз” күбәләкне матур канатларын җәеп очып китәр дип көтә, тик аның өметләре акланмый. Вакытыннан алда, канатларына көч кермәгән килеш кузыдан чыккан күбәләк аларны гомере буе җирдән өстерәп йөрергә мәҗбүр була. Ни кызганыч! Күз ясыйм дип каш чыгару. Без – мөгаллимнәр, күбәләктәй беркатлы балаларыбызга дөрес караштамы?
Әйе, югарыда китерелгән сорауларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа һәм туачак! Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә. Уйланулар мөгаллимне ияләнелгән гадәти тормыш тәртибеннән йолкып ала, хаталарны тануга, рухи кыйммәтләрне кабаттан кайтып карарга, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары тик икеләнә, үзенең эш-гамәлләрен анализлый белүче, уйлана торган укытучы гына шаблоны булмаган һөнәри мәсьәләләрне чишә ала.
Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, баларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерегә тырышасың. Булган кадәр тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту...
Әлеге фикерләр һәрдаим минем уйларымны били. Минем күз алдыма меңәрләгән сорауларга җавап эзләп төбәлгән укучыларымның карашы килеп баса.
Әйткәнемчә, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да бар, бергә-бергә эшләгәндә, компьтер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь юкка гына “Китап укып елый белгәннәрнең,күңелендә булмый карасы” димәгәндер.
Интернетка килгәндә, мин әлеге мәгълүмат чарасын суга батучының коткару чарасы – салам бөртеге белән чагыштырам. Үзем күбрәк китап – журнал яздыру, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында. Тик рус төркемнәрендә эшләгәндә (бу төркемнәрдә эшләүче укытучыларга чын күңелдән сабырлык һәм иҗади уңышлар телим) дәреслексез әдәбият укыту интернеттан башка гамәлгә ярамый. Укучыларымның күбесенең өендә компьютер, шуңа күрә бу эшчәнлек ярыйсы ук дәрәҗәдә куелган. Өстәвенә, эзләгән авторның башка әсәрләрен дә табып киләләр. Ә бу информация укытучының кулына эләктеме, ул аны барыбер укучының файдасына кулланачак. Өстәмә билге - өстәмә шатлык һәм укучының сиңа булган уңай мөнәсәбәте (менә сиңа шәхескә юнәлдерелгән технология!). һәр бала – шәхес(әле нинди генә!). Шуңа күрә дәресләремне әлеге технологиягә нигезләнеп төзим дә. Укучының мөмкинлекләреннән чыгып, индивидуаль карточкалар бенча эш эшләтү; сәләтлеләргә үтелгән тема буенча “ Спич” чыгыш (1-1,5 минутлык чыгыш) ясау; әсәр буенча ассоциация уенын үткәргәннән соң, шуңа нигезләнеп, укучы тарафыннан дәрескә йомгак ясау; кабатлау дәресендә эксперт комиссиясен эшләтү балаларда күңел күтәренкелеге, үз – үзенә ышаныч тудыра. Димәк, укучы дәрестә алган белеменең нәтиҗәсен күрә, файдалана, бәяли белә икән – бу аның өчен дә, минем өчен дә зур куаныч. Әлеге моментлар проблемалы укыту алымын куланганда да күзәтелә. Укытучы куйган сораулар аша дәрес темасын ачу, аның эчтәлегенә төшенү начар укучыда да өмет чаткыларын уята. Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр ,аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк. Югарыда әйтеп узган эш алымнарым, билгеле бер дәрәҗәдә, миңа ярдәм иттеләр: башка фәннәрдән югары баллар ала алмаган укучыларым район күләмендәге татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда уңышлар казандылар.
Урыс төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Кар йомарламы” принцибын( иптәшеңнең җавабына үзеңнекен өстәп сөйләмне үстерү); коллегам уйлап чыгарган схемалар буенча җөмлә төзү (яки җөмләне төзәтү) , “Ком сәгате” буенча хикәя эчтәлеген, автор фикерен тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү; “Кызыл шар” ату (кызыл шар эләккән укучы сорауга җавап бирә); “Ассоциация” уенын үткәрү( тема буенча яңа сүзләрнең истә калуын тикшерү) көтелгән нәтиҗәләрне бирә. Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар, терминологик модельләр, терәк сүзләр, сәзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра. Бәлки шушы эш алымнарын куллану рус төркемендәге укучыма фән буенча республика олимпиадасында ике мәртәбә призлы урыннарга лаек булырга ярдәм иткәндер.
Педагогик киңәшмәләрдә утырганда үзеңне, укучыңны мактап телгә алалар икән, бераз читенсенү белән беррәттән кош тоткандай сөенәсең (укытучы халкына күп кирәкми). Әле ярый иренмичә эшләгәнмен, укучыма эшнең бу төрен өйрәткәнмен, дип уйлыйсың. Мәктәп эшчәнлегендә тәкъдим ителә торган бөтен эш төрләре дә балада фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли. Сүзем эзләнү – тикшеренү эше хакында. Заманында куркып кына тотынган эш Үтәмешев исемендәге регионара конкурста 2нче урынга лаек булды. Ә аңа кадәр күпме көч, иҗади эзләнүләр, кызыклы нәтиҗәләр... Эш барышында укучымның шәхесе үсешенә игътибар иттем. Оялчан, яңалыклардан куркып кала торган кызым беренче мәртәбә аудитория алдында уңышлы чыгыш ясады! Моның өчен генә булса да тырышып карау кирәк иде. Бу чыгыш аңа гүя канатлар куйды. Нәкъ менә шуның өчен генә булса да тырышу кирәклеген аңлап, мин канәгать елмаеп, җиңел сулап куйдым. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмады, ә уңышларым укучыларымда чагылыш тапты. Бәлки, шуңа күрә дә мин үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын, бу бит минем табышларым дип әйтә алам.
Бала күңеле пыяла
Сак бул, берүк буяма!
Зур өметләр, бөеклекләр
Һәрчак булсын юллама.
Татар теле, Тукай теле
Мәктәпләрдә сүнмәсен.
Укучының күңеленә
Белем сере өстәлсен.