Мастер-класс! 2017

Ибрагимова Рания Зульфатовна

Мои публикации, для конкурса по "Мастер-классу"!

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

Яңа поселогы  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбе

Дәрес эшкәртмәсе

“Тукай һәм музыка”

Эшләде:

Ибраһимова Рания Зөлфәт кызы

1нче категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

2016        


Дәреснең темасы: Тукай һәм музыка

Максаты: 1. Тукай иҗатының музыка белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату.

2. Укучыларны дәрес -лекцияне кабул итәргә өйрәтү.

3. Музыкаль тәрбия бирү.

4. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, җыентыклары, альбомы, аудиоязмалар, композиторларның  портретлары, техник чаралар.

Дәрес барышы.

  1. Өй эшен тикшерү.

А) Рәсемнәргә  аңлатма.

Б) конспектлар

В) “музыка, моң, миллилек сүзләрен мин ничек аңлыйм” темасы буенча кечкенә инша язу.

(Укучыларның  өйгә эш буенча җаваплары тыңлана, бәя бирелә).

Кереш. Без быел  сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына шактый тирән күзәтү ясадык. Аның әсәрләренең чын мәгънәсендә халыкчан булуын ачыкладык. Шагыйрь әсәрләренең сәнгать кешеләрен битараф калдыра алмаган икәнлегенә ышандык.  Бүгенге сөйләм үстерү дәресендә “Тукай һәм музыка” дип аталган гаять киң һәм кызыклы темага тукталырга  булдык.  Бу теманы сүзләр белән генә өйрәнү мөмкин  түгел. Монда музыка кирәк.

 Әйе, Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китерүе бик кыен. Беренчедән аның бу турыда әйткән сүзләре бар. Укып карыйк әле:(слайд)

“Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр.... Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”.

Без бүген  эшне өч юнәлештә алып барырбыз. (1 нче слайд)

Тукай

↓                                                     ↓                                      ↓

шигырьләренә                шигырьләренә                   әкиятләренә

халык  музыкасы          профессиональ                   язылган

                                         композиторларның           музыкаль әсәрләр

                                         җырлары

Сорау:  Тукайның халык җырларына мөнәсәбәте ничек булган?

1 төркем.1 укучы. Габдулла мәдрәсәдә укыганда ук халык авыз иҗаты белән кызыксына.  Халык әкиятләрен, халык җырларын җыя һәм өйрәнә. Ун яшьтә чакта ук, 48 битле җырлар дәфтәре төзеп, 28 төрле көй өчен җырлар туплый. Соңыннан бу турыда “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем...” – дип яза.

2 укучы:  Ул: “Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнке, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самовар артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемдә урынлашкан җырларны сөймәкемнән миндә туган телебезне сөймәк туды.  Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?” – дип тә  яза.

Укытучы:Әйе, укучылар, шагыйрьнең бу сүзләреннән тирән бер мәгънә килеп чыга: җыр яшь кеше өчен бик зур әһәмияткә ия, ул аның киләчәк язмышын, алдагы гомерендә кешенең кайсы телгә, кайсы халык мәдәниятына өстенлек бирәчәген тәрбияли. Димәк, сезнең – балаларның, яшүсмерләрнең нинди җырлар җырлап үсүләренә җәмгыять читтән генә карап тора алмый. Г. Тукай өчен дә җыр талант көчен уятучы, шигъри осталык мәктәбе булган. Чыннан да, халык җырлары кебек мул сулы илһам чишмәсе булмаса, безнең Г.Тукай кебек бөек шагыйребез булыр идеме икән?

Укытучы. Икенчедән, искә төшерик әле: татар халкының иң популяр, гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән нинди җыры Тукай сүзләренә язылган?

  • “Туган тел”.
  • Әйе, әйдәгез, шул җырны тыңлап алыйк.

Илһам Шакиров “Туган тел” җыры (аудиоязмада тыңлана).

Яңа тема.Дәрес барышында композиторларның, аларның әсәрләренең  исемнәрен дәфтәрегезгә язып барыгыз.

Без инде Г.Тукайның музыкага мөнәсәбәтенә кыскача тукталган идек.  Кечкенәдән җыр-моңга битараф булмаганга, шагыйрьнең шигырьләре дә көйле, моңлы. Шуңа күрә дә аларның күбесен халык җырга, композиторлар үз әсәрләренә нигез итеп сайлап алганнар. Әмма Тукай көйне үз иҗатында да читләтеп узмаган. Искә төшерсәк, аның шактый шигырьләре мәгълүм бер халык көенә язылган.  Ул аларны үзе дә искәртә барган. Мәсәлән, “Дустларга бер сүз” шигырендә ул:(слайдта шигырь юллары күрсәтелә)

Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,

“Йосыф-Ягкуб китабының көен көйлим,-

ди.

  1. Тукай һәм халык җырлары.1 төркем .3 нче укучы. Татар дөньясында Тукай шигырьләре киң таралыш таба, халык аларга көйләр  иҗат итә. “Туган тел”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Пар ат”, “Зиләйлүк”, - шундыйлардан.

Укытучы.“Әллүки” җырын Илһам Шакиров язмасында тыңлап китәрбез(аудиоязма).

 4 нче укучы.Г.Тукайның  “Тәфтиләү” дигән шигыре юк. Ул татар халкының борынгы җыры.

Укытучы.Тукай үз лекцияләрендә бу җырга аңлатма биреп китә. _____  20 гасыр башында Г.Тукайның “Өзелгән өмид” шигыре шушы көйгә салына. (Слайдта шигырь юллары күрсәтелә)

И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз  ахырысы.

(Саз уен коралына, таныш булмаган сүзләргә  аңлатма бирелә).

    Сандугач Асылбекова башкаруында  “Тәфтиләү” җыры башкарыла

 ( баянда музыка укытучысы Р.Ш.Хәбибуллин).

Укытучы: әйе, җыр һәм шигырь Г.Тукай иҗатында бер-берсе белән  шулкадәр табигый керешкән, аның күп кенә әсәрләре үзләреннән үзләре көй сорап торалар. Шуңа күрә халкыбыз, композиторларыбыз көй язганны да көтеп тормыйча, үз моңнарын Тукай сүзләре белән бергә кушып җырлый башлады.  Күренекле җырчылар, вокаль һәм  инструменталь коллективлар бу җырларны үз репертуарларына даими рәвештә кертә киләләр. Халык аларны яратып җырлый һәм тыңлый. Шул ук вакытта композиторларыбыз Тукай шигырьләренә матур-матур җырлар да яздылар.  

2 төркем. Тукай шигырьләренә профессиональ композиторлар җырлары.

1 нче укучы.Тукай шигырьләренә  күп кенә татар композиторлары җырлар язган.Профессиональ композиторларның җырлары: Рөстәм Яхин “Мәхәббәт”, “Шагыйрь”, Җәүдәт  Фәйзи “Бәйрәм бүген”, Бату Мулюков, Исмай Шәмсетдинов – бу композиторларның җырлары халык арасында киң таралды. Популярлык казанды.(композиторларның портретлары слайдларда күрсәтелә 2, 3, 4, 5 слайдлар).

Зарина һәм Алсу  башкаруында   “Җир йокысы” җыры тыңлана.

2 нче укучы. Алмаз Монасыйпов “ Тукай аһәңнәре” исемле вокаль- симфоник цикл язды. Ул җиде кисәктән тора.

Укытучы:

  • Композиторларның Тукай әсәрләре белән турыдан –туры бәйләнеше бармы? Алар иҗатына Тукай нинди йогынты ясаган?
  • Композиторлар......

4 төркем.Г.Тукай әкиятләренә язылган  музыкаль әсәрләр.

1 нче укучы.“Шүрәле”, “Кисекбаш”, “Су  анасы”, “Кәҗә белән сарык”ны  -  һәрбер татар баласы белә һәм алар  иң яратып укый торган әкиятләр.  Без дә аларны беләбез. Композиторлар Тукай иҗатының бу өлешен дә читләтеп узмаганнар (китапларның тышлыклары слайдларда күрсәтелә).

Укытучы:        музыкада иң күп тасвирланган образ – Шүрәле. Мәшһүр композиторыбыз Фәрит Яруллин, Тукай әкиятенә нигезләнеп, “Шүрәле” балетын иҗат итә. Әсәрдә сюжет бераз үзгәртелгән. Аңа яңа образлар өстәлгән: Сөембикә, кызлар, кошлар һ.б. Сюжетта төп өлеш – Былтыр һәм Сөембикә арасындагы мәхәббәт һәм аңа комачаулаучы көч - Шүрәле. Шүрәленең музыкада чагылышы нәкъ Тукайча: озын бармак, зур тырнак, куркыныч, фантастик образ.

Әйдәгез хәзер “Шүрәле” балетыннан өзекне тыңлыйк.

Йомгаклау.

Укытучы. Әдәбиятыбызның  чишмә башы Тукаебызның 127  еллыгын бәйрәм итәбез. Без – Тукайлы  халык, “Шүрәлеле”, “Туган телле”, “Әллүкиле” ...

Тукай көннәрен һәр елны шигырь бәйрәме итеп үткәрү халкыбыз өчен күркәм гадәткә әйләнде. Без бу көннәрдә туган тел, туган ил, милләт язмышы турында сөйләшәбез. Чөнки бу темалар берсе дә Тукайдан аеры түгел. Туры сүзле, кыю фикерле, төрле өлкәдә белемдар булган шагыйребез тел өчен, милләт мәнфәгатьләре өчен көрәштә әйдәп баручы булып безнең арада бүген дә яши.

Без үзебезне “Тукайлы халык” дип атыйбыз. Чит илләр, халыклар алдында Пушкин, Байрон,  Гетеларга тиң бөек шагыйребез булу белән горурланабыз.

Өйгә эш. 1. Г.Тукайның бер мәсәлен ятларга.

                2. Мәсәл буенча иллюстрация ясарга.

       

Кулланылган материаллар: Татар композиторлары җыентыклары, Г.Тукайның шигырьләре, И.Шакировның аудиоязмасы.



Предварительный просмотр:

Тукай  муниципаль  районы

муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү  учреждениесе

 «Новый  поселогы   гомуми  урта  белем  бирү мәктәбе”  

“ФОЛЬКЛОР БӘЙРӘМЕ”

                                                            Ибраһимова Рания Зөлфәтовна,

                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                   

                                                 

                                                     

                         

                                                           

                                                           

2016  ел

Татар халык  уеннары

Максат: балаларны татар халык иҗатын өйрәнүгә җәлеп итү, халык җырлары, моңнары,  уеннары һәм такмакларына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  татар орнаменты белән кулдан сугылган палас; йорт эченә, тәрәзә араларына сөлгеләр эленгән.

Техник чаралар: аудиоязмалар, йөгән, тальян гармун, мандолина.

Бәйрәмнең барышы.

    Артта өч тапкыр әтәч кычкыра. Бию көе яңгырый. Төрле яктан балалар йөгереп чыгып залның ике ягына басалар (командалар алдан билгеләнгән була).

Алып баручы. Кызык уен уйныйбыз,

                         Нинди икәнен әйтмибез.

Ул түгәрәк буйлап баш бармагын күрсәтеп йөри.  5-6 баланы янына чакыра. Алып баручыны уратып басалар, бер-берсенең баш бармагыннан тотып йодрыклар баганасын барлыкка китерәләр. “Йодрыклар баганасы” уены.

Бергә: Кояш чыга таң белән,

           Башлана уен белән.

“Яз җитә” (Җ.Фәйзи музыкасы, Ф.Кәрим сүзләре) җыры җырлана. Балалар барысы бергә җырлый. Капма-каршы чыгып биючеләргә кул чабып торалар.  1 нче куплет беткәч,  ике командадан да берәр бала капма-каршы биеп чыгалар, баш ияләр. Кушымта җырлана. Кушымта беткәннән соң куллары белән тотынышып, тыпырдап әйләнәләр дә урыннарына басалар.  2 нче куплет  җырлангач, ике  командадан  да икешәр  бала капма-каршы биеп чыгалар, баш ияләр. Кушымтада да шул ук хәрәкәтләр кабатлана. 3 нче куплетта өчәр бала чыга.

1 нче бала. Татарстан!  Синең  гүзәллеккә

                     Тиң булырлык җирләр бар микән?

                      Аккош кебек ап-ак Агыйделкәй,

                      Чулман, Нокрәт, Ык, Сөн, Идел,

                      Кайсы илдә генә бар микән?!

                      Татарстан алсу таң иле,

                      Гөлбакчалар  иле, дан иле!

2 нче командадан 1 бала:

                     Яшәсен, үссен мул Татарстан,

                     Туган илгә, туган  җиргә дан!

“Туган илебез” (З.Хәбибуллин музыкасы, Хәй Вахит сүзләре) җыры яңгырый. 1 куплетны 1 нче команда җырлый, азаккы өч юлны җырлаганда кул чабалар. 2 нче команда  түгәрәк ясап тотынышып йөри, кул чапканда тыпырдап биеп алалар. 2 нче куплетны  2 нче команда  җырлый, соңгы өч юлны җырлаганда кул чабалар. 1 нче команда түгәрәк ясап, тотынышып йөри, кул чапканда тыпырдап биеп алалар.

     Бер бала уртага йөгереп чыга: “Бармак санаш уены уйныйбыз!” дип белдерә.

                                              Монысы – баш бармак,

Монысы – имән бармак,

Монысы – урта бармак,

                                              Монысы – аю бармак,

  Монысы – чәнти бармак,

                                              Аның исеме ......

( ул бармак иң акыллы, иң тырыш баланың исемен ала. Бармак санаган бала чәнти бармагын сузып, күзен йомып, бер бала каршысына туктый).

Барысы бергә: исемен әйтәләр.

1 нче һәм 2 нче командадан берәр бала.

  • Мондагы май кайда?
  • Песи ашаган.
  • Песи кайда?
  • Салам астында.
  • Ул салам кайда?
  • Сыер ашаган.
  • Ул сыер кайда?
  • Көтүгә китте.

Эш бүлешү /балаларның берсе/:

  • Баш бармак утын яра,
  • Ә сиңа - чыгып алырга,
  • Уртанчыга – мичкә ягарга,
  • Ә сиңа казан  асарга,
  • Чәнтигә – уен  башларга,

Балаларның  күңелен  ачарга!

Ул күзен йомып, имән бармагын сузып, түгәрәк буйлап  йөри, бер бала янына туктый.

 

Балалар  бергә: Гөлшат!

(Гөлшат “Куш кул” уенын башлый. Утырган балалар бер татар көенә “Куш кул” дигән җырны җырлыйлар. Гөлшат бер кыз янына барып баш ия, теге кыз баса).

                                            Уң кул, сул кул,

                                            Уң кулга сул кул.

                                             Бер-ике, бер-ике,

                                             Кул бир дә сау бул!

Җырдан соң музыка уйный, ике кыз тотынышып, тыпырдатып  әйләнәләр. Тагы ике кыз каршысына басып, баш ияләр. Җыр кабат җырлана. Шулай 12 кыз җыелганчы, уен кабатлана. 12 кыз түгәрәк ясап басалар  һәм  әйтәләр:

                                           Без, без, без идек,

                                           Без унике кыз идек,

Базга төштек,  май ашадык,

   Келәткә кердек, бал ашадык.

                                            Коега төштек,  су  эчтек,

                                            Бер тактага тезелдек,

                                            Таң  атканчы юк булдык.

Йөгерешеп урыннарына барып утыралар.  Аудиоязмадан  курай  моңы яңгырый, бер бала уенчык курай тотып уртага чыга, курайда уйнауны тасвирлый. Көй уйналып беткәнче балалар түгәрәккә басалар һәм “Курайчы”  әйлән-бәйлән уены башлана.

1 нче командадан 1 бала һәм барысы бергә:

  • Курай тавышын ишетеп,

 Без чыгабыз болынга.

  • Курайчы белән бергәләп

“Кем сукты”лы уйнарга.

  • Һай, һай, һай!

Матур яшел болында,

Һай, һай, һай, һай!

Уйнап алыйк без шунда.

  • Кураеңны безгә бир дә

Үзең карама монда.

2 нче командадан 1 бала һәм хор:

  • Түгәрәк буйлап тавышсыз

Без йөгереп йөрибез.

  • Шауламагыз, шауламагыз,

Сугып алыйк  беребез.

Һай, һай, һай, һай!

Кем сукканын үзең бел.

  • Мин түгел дә, мин түгел,

Кем сукканын үзең бел!

Курайчы кем сукканын белергә тиеш. Дөрес күрсәтмәсә, җәза бирәләр.

Балалар бергә: Биесен, биесен!

Татар халык биюе башкарыла.

1 нче командадан 1 бала:

Шау-гөр килә киң болыннар,

                                          Гөрли  Идел буйлары.

Котлы булсын, әй дусларым!

                                         Язгы сабан туйлары!

Илшатның бабасы (ул алдан чакырыла) тальян гармунда уйнап, залга кереп китә. Илшат аңа урындык китереп бирә.

Илшат:

                                          Бабакай, җырла әле,

Без яраткан дәртле көйләрне.

                                          Биемәгәннәр биеп китсен,

                                          Уйна әле безнең көйләрне.

Бабай “Әпипә”не уйный, балалар бөтенесе бергә бииләр (3-4 тапкыр).

2 нче командадан 1 бала:

             Җибәрделәр юлга чабыш атларын,

                                           Үтә вакыт. Менә егет

                                           Ат өстендә  килә очып,

                                           Вакыт белән узышкандай,

                                           Оча егет, оча егет.

Бер җирдә дә юктыр кебек

 Мондый ярсу, мондый уен.

                                            Кемнең генә күргәне бар

                                            Ат чабышсыз сабан туен!

Ат чабышы” уены уйнала. Бер малай  “ат”, икенчесе “җайдак”. Төркемдә ничә малай бар, бөтенесе дә уйный. Ат чабышын күрсәткән  көй яңгырый. “Җайдак”лар чабып барган уңайга багана башында эленеп торган кулъяулыкларны алырга тиеш. Алынган  кулъяулык  йөгәнгә  бәйләнә. Кулъяулыкны ала алучыларны котлап калганнар кул чабып торалар. Уен берничә тапкыр кабатлана.

Әтәчләр  ярышы” уены уйнала.

Алып баручы. Ике “әтәч” ярыша. Бер куллары җилкәләрендә, икенче кулы белән аягын тотканнар. Сыңар аякта сикереп, бер-берсен  түгәрәктән этеп чыгарырга тиешләр (2-3 тапкыр).

    Бер бала уртага йөгереп чыга. “Табышмак әйтеш” уйныйбыз! – дип игълан итә. Командалар табышмак әйтеп ярышалар. Дөрес җавап бирмәгәннәр җәза ала.

1 нче һәм 2 нче командалардан берәр бала:

  • Айратка нинди җәза?
  • Әтәч булып кычкырсын!
  • Фәриткә нинди җәза?
  • Куян булып сикерсен!
  • Гүзәлгә нинди җәза?
  • Уен башларга!

  “Күрсәт әле, үскәнем” уены  башлана.

Балалар һәм Гүзәл:

  • Күрсәт әле, үскәнем,

Кошлар ничек очалар?

  • Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар.

  • Күрсәт әле, үскәнем,

Кызлар ничек бииләр?

  • Менә шулай, менә шулай,

Кызлар шулай бииләр.

  • Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек күңел ачалар?

  • Менә шулай, менә шулай,

Биеп күңел ачалар.

Бер бала уртага йөгереп чыга, сөйли:

    Кунаклар килде безгә,

    Иң кадерле кунаклар.

    Без аларга тәмле итеп

    Әзерләдек бәлешләр.

“Кунаклар килде безгә” җыры “Әпипә” көенә сәхнәләштерелә.

Кунаклар килде безгә,

Иң кадерле кунаклар.

Без аларга тәмле итеп

Әзерләдек бәлешләр.

Кәбестәнеке дә бар,

Бар кура җиләгеннән,

Ә арада иң тәмлесе -

Урман  бөрлегәненнән.

                  Бас, бас, матур бас,

                  Барысы да күрсеннәр.

                  Чәчкәләргә кунып йөргән,

                  Күбәләк  бу дисеннәр.

Бакчада бик күңелле,

Бертугандай йөрибез,

Ә сез безгә тагын шулай,

Кунак булып  килегез.

Җыр барышында балалар да, кунаклар да бииләр. Ике бала башлап җибәрә. Алар башкаларны, алар тагын икенчеләрне – шулай барлык балалар һәм кунаклар чакырылып беткәнче бииләр.

1 нче командадан 1 бала:

Зәңгәр күлләр, елгалар да

Җырлана  күп  җырларда.

Тауларында бай хәзинә,

Иген шаулый кырларда.

                        Татарстан – туган җирем,

                        Балачак гөрләп  үтә!

                        Туган илем – бәхет иле,

                        Шундый илгә ни җитә?!

Бәйрәмнән соң  кунаклар  чәй  эчәргә  чакырылалар.

 



Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

                                                    “Зур максатың барында, эшеңне ял дип сана”

                                                                                             (фарсы халык мәкале)

        Вакыт дәрья сыман. Ага да ага.  Су тамчысыдай кеше гомере шул дәрья карамагында.  Ә дәрья аяусыз. Ай-ваена карамый, тамчыны гел алга сөйри. Артка борылып карасаң, сискәнеп куясың. Ни арада 50 елга якын гомер  үтеп киткән.

      Миндә дә еш кына: “Кеше ни өчен яши? Яшәлгән гомеремдә  мин нәрсәгә ирештем? Без бу дөньяда ни калдырабыз?”, - дигән, төгәл җавап бирә алмаслык мәңгелек сораулар  туа.

     Шушы  сорауларга җавапны мин үземнең яраткан эшемдә таптым. Укытучы һөнәрен сайлавым очраклы гына түгел, чөнки кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Хыялыма ирешүдә,  туган авылымда  (Актаныш районы, Олыимән авылында) укыткан ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле укытучыларым юнәлеш бирсә, тырышлык, максатчанлык сыйфатлары өчен мин әти-әниемә, аларның мине эшкә, гаделлеккә, кешеләрне яратырга өйрәтә белүләренә бурычлымын.

       Мин, укытучы, кешеләрнең газизләрдән-газизләре -  балалары белән эшлим.   Киләчәктә өлкәннәрне тыныч картлыкта яшәтердәй, илне үсеш баскычыннан өскә үрләтердәй лаеклы алмаш тәрбияләргә омтылам. Балаларны беркайчан да  яхшы яки начарларга аермыйм.  Киресенчә, “тыңлаусыз, булдыксыз” исеме алганнарга да,  үз көчләренә ышаныч уятырга, сабый күңеленә яхшылыкка омтылыш орлыгы салырга тырышам. Шуңадыр инде укучыларым авыр вакытларында киңәш, ярдәм сорап киләләр,  гадел булуыма, дөрес киңәш бирүемә  ышаналар. Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән, ә өченчесенә корт төшкән... Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.

        Мин иртән балаларны ишек төбендә каршы алырга яратам. Аларның күзләренә карыйм. Әйе, күзләр, күзләр... Ә бу күзләрдә мең төрле сорау. Бу сорауларга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Мин балаларның күзләренә карап, шул сорауларга көн саен  әкрен гена җавап эзлим, алар белән бергә уйлыйм, көләм, шатланам. Минем бурычым-укучыда эчке матурлыкка омтылыш тудыру, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә өйрәтү. Ә кайчагында  күзләрдәге салкын битарафлык күреп, бу бала кечкенәдән үк гаиләсендә җылылык алмаган бит, дип  хафага калам. Бу вакытта  мин – киңәшче, өйрәтүче, ярдәмче, юнәлеш бирүче  буларак аны аңларга, яратырга, ярдәм итәргә, күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары салырга тырышам. “Гаиләдә  алынган тәрбияне бөтен галәм халкы үзгәртергә теләсә  дә,  үзгәртә  алмас”,- дигән бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхретдин.  Шуны истә тотып,  ата-аналар  белән  тыгыз бәйләнештә торам.

         Мин киләчәккә өмет белән яшим  һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм, 28 ел хезмәт дәверендә шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам. Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучылар  белән  арамны якынайта. Үз эшемне генә түгел, балаларны ихлас күңелдән яратам. Аларны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә.

         Газиз балаларыбызны без асылташларга тиңлибез.  Җир астыннан чыккан һәр ялтыравыкның  да алтын түгеллеген беләбез. Кыйммәтле таш булганчы күпме тырышырга, кырларга, билгеле бер формага салырга кирәк шул.  Бала күңеле дә  шулай, кечкенәдән нинди орлык салынса, шундый үсемлек үсәр.     Әйе, балалар, алар – серле бер дөнья. Аларның дөньясына керү өчен, үзеңә дә балачакка кайтырга туры килә.  Теләсә кем укытучы була алмый. Укытучы булу өчен белем генә җитми. Үзенә хас талант кирәк.

        Балага дөресен сөйләргә, гаебеңне таный, шул ук вакытта үз-үзеңне яклый да белергә кирәклегенә даими төшендерергә кирәк.  Ә бала күңеле ул үзенә  яхшылык теләп төбәлгән җылы карашны акыл сатып кына утыручыныкыннан яхшы аера.    

       Минемчә, ана теле мөгаллиме иң беренче чиратта, үз теленә  һәм халкына чын күңеленнән бирелгән, теләсә нинди очракта да телен һәм милләтен сакларга әзер булган  шәхес булырга тиеш. Чөнки укучылар шундый  укытучылар   янәшәсендә генә, үзләрендә  туган телләре белән горурлану һәм киләсе көнгә ышаныч хисләре булдыра  алалар.

     Без катлаулы чорда яшибез. Соңгы вакытта телебез икенче планга куелды кебек. Бу мәсьәлә, әлбәттә, мине бик борчый. Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу, баету, аны киләчәк буынга тапшыруны үземнең бурычым дип саныйм.Татар теле укытучысының һәр дәресе телебезгә мәхәббәт тудырырлык, әхлакый кыйммәтләребезне ачарлык дәрес булырга тиеш дип уйлыйм.  “Татар телен яхшы белү хәзерге чорда кирәк түгел, аны бераз “сукалый” белсәң, шул җиткән,” – дигән фикерне  кире кагып, укучыларыма  җитди  дәлилләр китерәм.  Әдипләребез – Габдулла Тукай, Гомәр  Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин  һәм башка бик күп язучыларның үз фикерләрен үз туган  телебездә тулы  яңгыратуларын исбатлыйм. Әсәрләрдән телебезнең байлыгы, матурлыгы, зәвыклылыгы күренә торган өзекләр укыйм. Шунысы сөенечле: елдан-ел матур әдәбиятыбызга тартылучы, аны  сөюче укучыларым арта бара.

      К.Д.Ушинский язганча, “үле булмаган, максатсыз булмаган һәртөрле укыту баланы тормышка әзерләүне күздә тота. Бик дөрес бу. Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу ситуациядә үз-үзен ничек тотарга өйрәткән  башка фән юк. Нәкъ менә әдәбият тормыш-чынбарлыкны, кешеләргә очрый торган вакыйга-каршылыкны, кешенең психологиясен, әдәби геройларның күңел матурлыгы турында сөйләп, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең үз җаннарында ничек итеп матурлык һәм яхшылык йөртүен аңлата. Әдәбият аша укучы башкаларга игътибарлы булырга, кеше күңелен яраламаска, җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәнә.

      Укытучы – дөньяны танып белергә омтылучы балаларның керсез пакъ күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык – изге зат. Минемчә, бала күңеленә иң якын кеше ул – Укытучы. Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш ул? – дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем. Укытучы кешегә иң башта – табигать биргән сәләт, сабырлык, тирән белем, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш. Шушы зур исемне аклау өчен бөтен көчемне куям. Үземнең укытучы һөнәрен сайлаганыма  горурланып  яшим.

      Кеше үз гомерен  бер елга кайгыртса иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен, дигәннәр.  Әти-әни, әби-бабайларым бер елга  кайгыртып, иген иккәннәр, ун елга кайгыртып, бакча тутырып, җимеш агачлары утыртканнар,  ә мин, йөз елга кайгыртып, алар эшенең дәвамчысы булып, гаиләмдә дә, мәктәбемдә  дә Кеше тәрбиялим.



Предварительный просмотр:

Тукай  муниципаль  районы

муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү  учреждениесе

«Новый  поселогы   гомуми  урта  белем  бирү мәктәбе”

             

                        “Ветераннар, ветераннар,

сезгә  хөрмәт, ихтирамнар...”

                                         Ибраһимова Рания Зөлфәтовна,

                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                   

                                                 

                                                     

                       

2016  ел

Ветераннар, сезгә хөрмәт, ихтирамнар...

(кичә үрнәге)

         Сәхнә түренә  кичәнең исеме язылган плакат эленә. Сәхнәнең уң ягында  проектор экраны. Экранда  Бөек Ватан сугышын чагылдырган   слайдлар күрсәтелә. Әкрен генә, салмак көй тавышына, сәхнәгә балалар чыга.

(Кичә барышында  ветераннар турында слайдлар күрсәтелә).

 1 нче укучы.

Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Сугышта булып арыслан

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә дан алган

Һәр ветеран – чын каһарман.

2 нче укучы.

Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар –

Тарих белән бергә атлый

Сез яулаган  бетмәс  даннар,

Сез китергән бөек шаннар.

3 нче  укучы.

Үтә гомер, ага сулар,

Бер-бер артлы уза еллар,

Бөек  Җиңүгә  алтмыш  алты,

Сафын  барлый ветераннар.

Алып баручы: Кадерле укучылар, укытучылар,  килгән  кунаклар!  9 май -  Җиңү көне  якынлашканда   без  Бөек  Ватан сугышы ветераны Хисаметдин бабай  белән очрашуга җыелдык. Тормышта төрле хәлләрне күргән, ләкин сынмаган, сыгылмаган  кыю ир кеше ул. Әйдәгез, аның тормыш юлы белән танышып үтик.

 1 укучы: Садриев  Хисаметдин  Кыям улы 1925 нче елның 1 нче февралендә Яңа Сарайлы авылында туган.  Бик яшьли авыр эшләрдә эшләргә туры килә аңа.Чөнки җиде яшендә  каты авырудан әтисе вафат була. Ә әнисе кулында берсеннән-берсе кечкенә биш бала кала, бишесе дә малайлар. Иң зурысы – Хисаметдин бабай. Сарайлы авылының башлангыч мәктәбендә дүрт кенә ел укып кала ул. Урта мәктәпкә йөреп укырга аның мөмкинлеге булмый. Әнисенә булышырга, кечкенә энеләрен укытырга кирәк була. “Син әле яшь”,- дип тормаганнар ул елларда. Ә “ егет кешегә җитмеш төрле  һөнәр дә аз” дип кенә юатканнар аны.

2 нче укучы: 1941 нче елның 22 нче июнендә фашистлар Германиясе илебезгә  басып керә. Һәр авыл,  һәр шәһәр, һәр  карыш җир өчен аяусыз сугыш башлана.

 3 нче укучы: Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр генә кала. Һәр көнне кайсыдыр йорт ишеген  повестка китергән почтальон кага.  1943 нче елның май аенда, унсигез яшь тулгач, Хисаметдин бабайны да сугышка алалар. Сентябрь аена кадәр ул Удмуртия өлкәсенең Ижау шәһәрендә 383 нче укчы запас полкында хәзерләүләр курсы үтә.Аннан аны  Мәскәүгә озаталар, бераздан Дзержинский шәһәренең пыяла заводына эшкә җибәрәләр.

4 нче укучы: 1943 нче елның 15 нче декабрендә Украина фронтында Украинаны, Кырымны дошманнардан азат итүдә катнаша.  Кара диңгез буенда  маяк янында батыр сугышчыларга багышланган һәйкәл тора. Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен бабайны Мәскәү шәһәренә ял итәргә җибәрәләр.

  5 нче укучы: 1944 нче елның 5 нче ноябрендә 3 нче  Белорусия  фронтына билгелиләр.  Хисаметдин  бабай  Кенигсбергны  (хәзерге Калининградны) дошманнардан азат итүдә катнаша,“Кенигсбергны азат иткән өчен”  һәм “Батырлык өчен”  медальләре  белән бүләкләнә.

  1 нче укучы: 1945 - 1948 нче елларда армиядә була. Сугыш бетеп нәкъ өч ел узгач кына, 1948 нче елның 8 нче маенда, туган авылына кайта.  Башта колхозда эшли, аннары Чаллы шәһәренең силикат- кирпеч заводында утыз алты ел эшләп лаеклы ялга чыга. 1949 нчы елның февралендә авылның иң чибәр кызы Әминә белән гаилә корып җибәрәләр. Дүрт бала – ике малай һәм ике кыз үстергәннәр.

 Алып баручы:  Хисам бабайның  орденнары һәм медальләре бик күп.   Безгә аларның тарихы турында сөйләгез әле, Хисам бабай.

Бабай һәр ордены, медаленең бирелү тарихы  турында  кыскача сөйли.

Алып баручы: Без  ветераннарыбыз белән чиксез горурланабыз.  Шул  ук вакытта  сугыш  кырларында  башларын  салган  ватандашларыбыз  алдында  баш  иябез.  Шушы җирлектән  китеп, сугышта һәлак булганнарга поселогыбыз  уртасында  һәйкәл  тора.  Анда  каһарманнарыбызның исемнәре ташка уелган.  Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк.

          “Мәңгелек  ут” җыры яңгырый.

1 нче укучы:

Һәйкәл алды тулган чәчәк белән,

Чәчәкләрнең алы, аклары.

Еракларда калган бабайларның

Авылым булган туган яклары.

Туган йортыгызны күралмыйча,

Җан биргәнсез чит-ят  якларда.

Сезнең даныгызны, бабакайлар,

Тиеш бит без бүген акларга.

2 нче укучы:

“Оныттыгыз”, - диеп уйламагыз,

Онытырлык түгел еллары.

Ветераннар безнең яши әле

Сызланса да күңел кыллары.

Сезнең данлы җиңү булганга тик,

Аяз булып ата  күгебез.

Газинурдай батыр булмасагыз,

Яшәр идек микән бүген без?

3 нче укучы:

67  ел узды... Җиңү көнен

Һәр ел саен  бәйрәм итәбез.

Әбекәйләр белән юлга карап,

Һаман сезне сагынып көтәбез.

Һәйкәлебез, карашларын төбәп,

Әйтә кебек: “Тыныч яшәгез!”

Мәрмәр ташта алтын исемнәре

Эндәшә күк: “Без дә яшәрбез!”

4 нче укучы.

Сезгә рәхмәт, бары сез булганга,

Рәхәт үтте безнең балачак.

Меңләгәнчә халык  күңелендә

Исемегез мәңге  калачак.

9 май! Сезнең истәлеккә

Кояш балкый  авылым күгендә.

Ак чәчәкләр, кызыл, ал чәчәкләр

Сезнең өчен ата бүген дә.

5 нче укучы.

Җиңү көне – син чәчәкле бәйрәм,

Чәчәкләргә  төрен, күмел син,

Ямансу да, сагышлы да бәйрәм,

Башка бәйрәм кебек түгел син.

Сагышларың  бераз  сүрелсен дә,

Гел шатлыкка гына  әйләнсен,

Иле өчен ятып калганнарны

Искә ала торган  бәйрәм син.

            “Син кайтмадың”... җыры.

6 нчы укучы.

Тыныч көннәр өчен гомерен биргән

Изге җаннар белән бәйле син.

Еллар  гына  имин булсын диеп,

Теләк тели торган бәйрәм син.

Җиңү яулап, медаль тагып кайткан

Ветераннар белән ямьле син.

Моңсу күзле тол әни-әбиләр,

Сагыш, әрнү, сагыну көне син...

7 нче укучы.

Ветераннар инде күп калмады,

Бармак белән генә санарлык.

Алар исемен тарих битләренә

Алтын хәреф белән язарлык.

 8 нче укучы.

Сугыш дигән афәт искә төшсә,

Йөрәкләрдән саркып кан тама.

Хат урынына килгән кара кәгазь

Сандыкларда һаман саклана.

9 нчы укучы.

Кайтып киләм авыл урамыннан,

Тыныч аның һәрбер почмагы,

Янмый монда урман, авыллар да

Шартламыйлар дошман туплары.

Шөкер кылып,  яшим, Ходаема –

Тыныч булган өчен илебез.

Кирәкми бит безгә кайгы-хәсрәт,

Без тынычлык шуңа телибез.

Җиребезнең тынычлыгын саклап,

Чыкса әгәр  барлык  халыклар,

Булмас бездә канлы яшь коюлар,

Артыр бары бәхет-шатлыклар.

10  нчы укучы.

Сугыш беткәч күпме сулар акты,

Күпме кышны, язны үткәрдек,

Дөнья шулай  имин булсын иде,

Йөз еллык та тыныч үтәрлек.

Алып баручы.

Үзгәрсә дә Заман,

Юк, үзгәрми,

Төсе уңмый “Җиңү” сүзенең!

Нәкъ 67 ел элек

Шундый ук яз

Җиңү алып килгән бу  Җиргә!

Сафлар сыек.

Җиңүчеләр китә.

Кими тарих,

Йолдыз югала.

Мәңгелек моң булып

Хәтер кала.

Батырларның даны –

Җыр кала!

      Кичә “Җиңү  килде” җыры белән  тәмамлана.

Хисам бабайга, кичәдә катнашкан тыл ветераннарына истәлек бүләкләре тапшырыла.



Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыре.

Максат һәм бурычлар:

Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен уку һәм анализлау.

  1. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрен ныгыту.
  2. Аның “Туган авыл” шигырен укып анализлау.
  3. Арчадагы Әлифба муззена читтән торып сәяхәт итү.
  4. Туган як, туган авыл, беренче уку китабы – Әлифбага хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: рефлексия дәресе (катнаш дәрес).

Җиһазлау: электрон дәреслек, Тукай портреты, әсәрләреннән күргәзмә.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Уңай эмоциональ халәт тудыру.Исәнләшү.

Укытучыны, бер-берләрен сәламләү.

Әдәп-әхлак нормаларын,яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Актуализация.

Г.Тукай турында нәрсәләр беләбез?

1.Афоризмнарны яттан сөйләү.

Тукай турында белгәннәрен искә төшерү.

Үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыру.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Беренче уку китабы –Әлифбага музей төзелүен белмәскә мөмкин.

Авырлыктан чыгу юллары

Музей, андагы экспонатлар турында мәгълүмат бирү.

Сәнгать әсәре буларак, музей белән танышу.

Яңа материалны аңлату.

Г.Тукай яшәгән урыннар турында

Әңгәмә.

“Туган авыл” шигырен актёр укуында тыңлау.

1.“Туган авыл”шигырен сәнгатьле уку.

2.Эчтәлеге буенча әңгәмә.

3.1-4 сорауларга җавап.

Автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

Материалны беренчел ныгыту

“Туган авыл” шигыренә композитор Алмаз Монасыйпов язган җырны тыңлау.

Туган авыл турында белгән әсәрләрне искә төшерү.

Әдәбиятны музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәтү.

Мөстәкыйль эш.

Балаларның кайда яшәүләренә карап, мөстәкыйль эш тәкъдим итү.

1в.Туган авыл турында хикәя төзеп язу.

2в.”Мин авыл турында нәрсәләр беләм?” темасына монолог төзү.

Үз фикерләрен язма формада җиткерә белү.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Арчадагы Әлифба музее белән таныштыру.

Дәреслекнең 146-148нче битләрендә бирелгән материал белән танышу(музейга сәяхәт).

Сәнгать дөньясы

Белән танышу.

Рефлексия (өй эше)

Дәрескә йомгак, эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

1.Г.Тукай яшәгән авылларның берсенә презентация ясарга.

2. “Туган авыл” шигырен ятларга

Укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын бәяләү.



Предварительный просмотр:

Ибраһимова Р.З. Татар төркеме

Дәреснең технологик картасы           Предмет: татар әдәбияты

УМК: рус телендә урта [тулы] гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен), 2011 ел.

Төзүче-авторлары: Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Дәреслек, электрон белем бирү ресурслары.

(ноутбук, проектор, экран, слайдлар)

Класс: 7  нче сыйныф.

Тема

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.

Дәреснең максатлары

  1. Хикәяне анализлау өчен шартлар тудыру.
  2.  Бәхетле булуның юллары төрле булуын ачыкларга ярдәм итү.
  3.  Ата-ананы хөрмәт итү бәхет чыганагы булуын аңларга булышу.

Дәреснең бурычлары

  1.  Белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.
  2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
  3. Тәрбия бирү максаты: бәхетле булу кешенең үзеннән тора икәнлегенә ышандыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет нәтиҗәләре: хикәянең темасын аңлау һәм формалаштыру, идеясен күрсәтү.
  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.
  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, “бәхет” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив: бәхет турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, татар теле, музыка

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: Татар әдәбияты (рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен дәреслек), 2010 ел.  

Өстәмә: “Таудан ятып шуучы малай” рәсеме, слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, фонохрестоматия П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары. Кыш”.

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Тема, идея, бәхет проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә

Педагогические технологии

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә

Тип урока

Сыйныфтан тыш уку дәресе.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреслек, предмет материалы)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:   башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси эшчәнлек: дәреслек һәм эш дәфтәрләрендәге язмаларны барлау.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Талгын гына музыка уйный (П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары. Кыш.) Дәресебез уңышлы булсын өчен нишлибез?

Актуальләштерү

6 мин.

Максат:  яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

Искәрмә: хикәя алдан ук өйдә укыла, шуңа таянып, яңа белем алуга әзерлек эше алып барыла.

Өйгә эшкә Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен укырга, аның төп герое Биктимергә кыскача телдән характеристика бирергә әзерләнеп килергә иде.

 .

Ул дәреслектәге өзек буенча чорга автор исеменнән бәя бирү.

Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Регулятив: һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау.

Коммуникатив:  геройның эш-гамәлләренә бәя биргәндә, ике төркем хезмәттәшлегенә ирешү.

Хикәядә сөйләнә торган вакыйганы тормыш белән бәйләп, нәтиҗә чыгаруны оештыру.

Сез  нинди хикәя укыдыгыз? Төп герой кем? Башка геройлар белән мөнәсәбәтен,  бәйләнешен ачыклагыз.

Һәр өлешнең кыскача эчтәлеге сөйләнеп, төп фикерләр әйтелгәч, 1, 2, 3 нче слайдлар күрсәтелә:

Өч өлешкә бүлүләре турында әйтәләр. Укучылар берничә җөмлә белән сюжетны сөйләп чыгалар, төп фикерне әйтәләр.

Үз фикереңне әйтү өчен, төрле дәлилләр сайлый белү, аларны раслау.

Хикәяне ничә өлешкә бүлдегез? Сюжет буенча эшләп алыйк.

Слайд №1. Коймак пешерү бәйрәм, ярык таба – ярлылык билгесе.

1 нче өлеш: Маһруй җиңги коймак пешерергә җыена, тик аларның табалары ярык. Ул улын Чат Җамалиләргә таба алып кайтырга җибәрә.

Фикереңне кыска һәм матур итеп әйтү,

дәреслектән мисаллар китерү.

Танып-белү: гади ситуацияләрне бәяләп, геройның конкрет гамәлен күрә белү, аны дөрес бәяләү.

Слайд №2. Биктимер – иң бәхетле кеше.

2 нче өлеш: малайның юлы бозлы тау аша уза. Ул башкаларга кызыгып, чана шуа башлый. Өйгә вакытында кайтмый, әнисе коймак пешерә алмый.

Булган белемнәрдән чыгып, яңа фикерне формалаштыру.

Шәхси: Бәхет турында үз фикереңне әйтә белү.

Коммуникатив: төркемнәрнең фикерләренә мөнәсәбәтеңне белдерү.

Биктимер дөрес эшләдеме?

Ул кемгә кыенлык китерде?

Слайд №3. Биктимер сабак алды: хатасын аңлады.

3 нче өлеш: әнисе борчулы, аны орыша, ә әтисе яклый.

Һәр төркемнең җавабыннан соң, уртак фикер тыңлана:

II өлеш: малайның, аз вакытка булса да, бәхетле булуы әйтелә?

Фикерләрне үз мисалларыңа таянып раслау.

Танып-белү: һәр төркем үз фикерен белдерә, аларның җаваплары тыңлана, чагыштырп, уртак нәтиҗә чыгарыла.

Регулятив: тиешле нәтиҗәгә килүдә эзлеклелекне саклау.

Хикәянең иң ошаган өлеше кайсы?

Слайд №4. Тема.  Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.

Таудан шуучы малай рәсеме.

Бүгенге тема бәхет турында.

Шәхси: һәр укучы дәреснең темасын мөстәкыйль формалаштыра.

Коммуникатив: уртак фикергә килү.

Ничек уйлыйсыз: бүгенге дәреснең темасы нинди?

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү

Физминутка.

Максат: укучыларны ял иттерү.

Сөйләгәннәрдән чыгып, проблемалы сорау куела.

Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.

Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Сорауга берьяклы гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар.

“Бәхет”  төшенчәсенең мәгънәсен сүзлек ярдәмендә ачыклау

Регулятив: хикәя вакыйгаларын хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру.

Шәхси: “бәхет” төшенчәсен элек һәм хәзер ничек аңларга? соравы буенча фикер белдерү.

“Бәхет” төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Кешеләрнең бәхете бер төрлеме?

Төркем эшчәнлеген оештыру.

Физминутка үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру.

Тәкъдимнәрен әйтәләр, төп нәтиҗәгә киләләр: алгоритмнарга нигезләнеп, алдагы эш планы төзергә.

Күнегүләр ясыйлар.

Һәр төркемнең, дәреслек мисалларын файдаланып, аерым детальләр аша үз фикерен әйтүе.

Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Укучылар, бу сорауга җавап бирергә авырсынасыз.

Без нишли алабыз?

Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).

5 мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү.

Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя.

Планың төп алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә.

Төркемнәрнең тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә:

хикәянең төп өлешләреннән чыгып,

һәр геройның бәхетне күзаллавын ачыкларга.

 күрсәтергә, һәр эшчәнлеккә бәя бирергә, нәтиҗә ясарга.

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту. 

Регулятив: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү.

Танып-белү: төп фикергә килү юлындагы проблемаларны кую һәм чишү.

Һәр персонажның бәхетле булырга хакы бар. Бу сорауга җавапны ничек табарга мөмкин?

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

6 мин.

Максат: “бәхет” төшенчәсенең асылына төшенү һәм хикәя персонажлары мисалында аңлату.

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучылар игътибарына эпиграф тәкъдим ителә:

Слайд №5. Бәхет артыннан кума: ул һәрвакыт синең үзеңдә.

Пифагор.

Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала: геройның ата-анасы тормышта чын бәхетле түгел, чөнки алар ярлы. Атасының кушаматы да Чабатачы Әхми. Анасының коймак пешерерлек табасы да юк.

Хикәя буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу.

Регулятив: автор карашын аңлата торган сүзләр аша объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне ачыклау.

Коммуникатив: фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү.

Шәхси: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау.

Эпиграф буенча фикер йөртик. Биктимернең ата-анасы бәхетлеме?

Чабата ясап кына баеп булмый.

Танып-белү: төп нәтиҗәне чыгару.

Атасы чабата ясап сата, дидегез.

Эпиграф тәкъдим ителә.

Слайд №6. Бәхет – ул мәшәкатьсез һәм борчуларсыз яшәү, бәхет – бәхет ул җанның рәхәт халәте.

Ф.Э.Дзержинский.

Төркемнәрдә эшләү.

1 нче өлештә гаилә коймак пешерергә җыенуын күрдек. Ул көнне гаилә бәхет кичерә. 2 нче өлештә Биктимер генә бәхетле, чөнки ул башкалар кебек үк таудан шуа.

Дәреслекнең тиешле өзекләреннән мисаллар уку.

Шәхси: герой халәтен тоеп, үз кичерешләреңне чагылдыру.

Танып-белү: әйтелгәннәргә нигезләнеп, чираттагы нәтиҗәне чыгау.

Тагын бер эпиграфка игътибар итегез. Ул  Биктимергә туры киләме?

Тормышта кешенең бәхетле минутлары бөтенләй булмыймы? Бу кайсы өлештә күренде?

Сорау куела.

Әйе, аның табасы бар нәрсәдән дә узып шуа. Бар да аңа кызыгып карый.

Ул үзен канатлы кош сыман итеп тоя. Тел белән сөйләп бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала. Ул физик һәм рухи рәхәтлек кичерә.

Һәр төркемнән берничә мисал кабул ителә: мавыгучан (дөньясын онытып шуа), уйлап табучан (таба белән шуу фикере бик сирәк кешегә килә), зирәк, югалып калмый.

Характеристика бирү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси: эпитет һәм чагыштырулар аша эмоциональ мөнәсәбәт белдерү.

Регулятив: төп геройга хас характер билгеләрен күрсәтү, шулар аша геройның тормышта тоткан урынын һәм аның шәхси мөнәсәбәтен объектив бәяләү.

Коммуникатив: төрле фикерләрне тикшерү, уртак нәтиҗәгә килү.

Биктимер нинди малай?

Беренчел ныгыту

6 мин.

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү

Сораулар куела.

Төркемнәрдәге укучылар бәхәсләшеп,  бер-берсенә ярдәм итешеп, фикерләрен белдерәләр: малай үзе турында күбрәк уйлады, шуңа күрә әнисе әйткәннәрне онытты.

Танып-белү: төркемнәрдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен

китереп чыгару һәм

аны мисалларга нигезләнеп исбатлау.

Шәхси: фикереңне дәлилләү.

Хикәядә сөйләнгән хәлнең сәбәбе нәрсәдә?

Бәхетле мизгелләр өмет иткән ата-ана коймак ашый алмады. Әнисе малаен кыйнарга теләсә дә, әтисе аңа тидертмәде. Герой кичергән бәхетле минутлар озакка бармады.

Дәреслекнең соңгы өлешенә таянып, андагы фразаларны кулланып сөйләү, эмоциональ кичерешләрне сөйләмдә дөрес бәяләү.

Коммуникатив: ситуацияләрне бәйли белү, төркемнәрдә уртак фикергә килү өчен, эзлекле хезмәттәшлек булдыру.

Бу нинди нәтиҗәгә китерде?

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

6 мин.

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

Тикшерү соравы куела. Ул дәреслектә каралмаган һәм көтелмәгән җаваплар бирүне таләп итә.

Төркемнәрдәге һәр укучының фикере тыңлана һәм системага салынып, дәфтәрләргә языла: ул малаен кызганган, чөнки ул бик ябык. Улының бала чагы фәкыйрь булуда үзен гаепле итеп тоя, чөнки ул бу һөнәре белән генә гаиләне бәхетле итә алмый. Әтисе башка эшне дә башкара алыр иде. Үз бәхете булмаган әтисе улының кечкенә бәхеткә хакы барлыгын аңлаган.

Дәреслектәге “нужа” сүзен мисалга китереп, чорны аңларгә ярдәм итү.

Охшаш фикерләрне гомумиләштерү, уртаклыкларын табу.

Регулятив: элекке тормышны үз гаиләләрендәге  хәзерге тормыш белән чагыштырып карау, нәтиҗә ясау. Танып-белү: укучыларның тормышка карашларын формалаштыру.

Шәхси: һәр баланың үз фикерен ачык белдерүе, дәлилләп, үз нәтиҗәсен ясавы.

Сезнеңчә, әтисе ни өчен

Биктимергә җәза бирүгә каршы булган?

Белемнәрне системага салу.

4 мин.

Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Хикәянең төп фикерен табарга юнәлеш бирүче сорау куела.

Һәр төркем аерым эшли, аннан соң берәр укучы тыңлана: Биктимер хатасын аңлаган, ул бүтән әнисе сүзеннән чыкмаган. Ул көнне малай зур сабак алган: үзең бәхетле булу гына җитми, башкалар турында да уйларга кирәклегенә төшенгән.

Чыгарылган нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып кую.

Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив: төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү.

Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү.

Биктимер үз хатасын аңлаганмы?

Ул нинди сабак алган?

Рефлексия

2 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Һәр төркемнең үз җавабы:

– Ф.Хөснинең Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсенең ничек чагылуын күрдек.

 – Берүзең генә бәхетле булу шатлык китерми.

Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

Укучылар, сез бүген нәрсә турында өйрәндегез?

Слайд № 7. Әти-әниеңнең сүзен тыңлау бәхет китерә.

Үзең турында уйлаганчы, башкалар турында да уйла!

Төп нәтиҗә: әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк. Үзең турында гына түгел, якыннарың турында да уйларга кирәк.

Барлык эш процессын күздән кичереп, төп нәтиҗәне чыгару.

Шәхси: һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе.

Коммуникатив: әңгәмәдә актив катнашу.

Нинди нәтиҗә ясадыгыз?

Дәресне йомгаклау.

2 мин.

Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.

Укытучы  укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр.

Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Өй эше бирү.

2 мин.

“Нәрсә ул бәхет?” темасына инша язу.

Көндәлекләргә билге куела.

Шәхси: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.



Предварительный просмотр:

Тукай  муниципаль  районы

муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү  учреждениесе

 «Новый  поселогы   гомуми  урта  белем  бирү мәктәбе”  

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ибраһимова Рания Зөлфәт кызының

педагогик эшчәнлегенә бирелгән бәяләмә

       Ибраһимова Рания Зөлфәт кызы  Яңа поселогы гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1994 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбияты укыта. Югары белемле – Алабуга дәүләт педагогия институты  филология факультетының рус-татар бүлеген 1989 нчы елда тәмамлый.  

        Максаты – татар теле һәм әдәбиятыннан ныклы белем бирү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; аларда милли үзаң һәм туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләү.  Шулай ук укучыларының тел байлыгын үстерү, нәфис сүз аша аларда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә яшәешкә, дөньяда барган вакыйгаларга дөрес бәя бирергә өйрәтү, башка милләт вәкилләренә карата дуслык мөнәсәбәте булдыру бурычларын да  максат итеп куя.  

       Рания Зөлфәт кызы үзенең фәнни-теоретик, методик белемен күтәрү өстендә даими эшли. Татар теле укытуның ике юнәлешендә дә – рус мәктәбендә  татар балаларына татар теле, рус  телле  балаларга  татар теле  укытуда  эшли.  Дәресләрне бүгенге көн югарылыгында, укытуның актив формаларын һәм коммуникатив методларын киң кулланып, яңа педагогик технологияләрне кыю кертә барып, иҗади биремнәр, мөстәкыйль эшләр белән  укучыларның актив катнашында алып бара.  Дәреснең һәр этабында татар телен өйрәнүгә кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү йөзеннән күптөрле күргәзмә, дидактик материаллар белән мавыктыру кебек методлардан оста файдалана.  Укучыларның бәйләнешле сөйләмен һәм сөйләм культурасын үстерүгә, сәнгатьле итеп дөрес укырга өйрәтү, дөрес,  матур язу күнекмәләре булдыруга аеруча игътибар итә.

       Дәресләрдә бер үк вакытта татар язучыларының, өйрәнелә торган әсәрләренең идея-художество байлыгы аша, укытучы, күпкырлы тәрбия (шәфкатьлелек, гуманлылык, әхлаклылык, туган телгә, татар теленә, туган якка, хезмәт сөйгән халкына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә, милли тәрбия бирүгә үтә җаваплы карый)  эше алып бара.

       Укытучы  иҗади эшли. Энергияле, зур ихтыяр көченә ия. Оештыру, уйлап табу сәләте зур, фантазиягә бай. Фән буенча күпкырлы һәм күптөрле класстан тыш чаралар (аерым язучылар иҗатына багышланган әдәби кичәләр, төрле конкурслар, бәйрәмнәр һ.б.) үткәрә.

      Татар теле һәм әдәбияты укытуның хәзерге таләпләрен тормышка ашыруда фән кабинетының роле әйтеп бетергесез зур.  Укытучы күргәзмә әсбаплар, дидактик материаллар әзерләүгә күп көч куя.  Өйрәнелә торган язучыларга багышланган һәм тематик папкалар, альбомнар, тарату материаллары  һ.б. кәгазь һәм  электрон формада һәркайсы кабинетта үз урынын  тапкан. Рус телле балалар белән эшләү өчен сүзлекләр, тестлар, күргәзмә материаллар җитәрлек, бөтен шартлар тудырылган.

       Яртыеллык, еллык административ контроль язма эшләр нәтиҗәләре укучыларның программа материалын үзләштергән булуларын  күрсәтә.  Рания Зөлфәт кызы эшләгән дәвердә укучыларның язулары күзгә күренеп яхшырды, сөйләм культуралары үсте.  Район һәм республика олимпиадаларында да актив  катнашалар.  2012-2013, 2013-2014 нче уку елында да татар теленнән дә, татар әдәбиятыннан да  районда Падьярова Е., Долгова Н. җиңүче һәм призер булдылар.  2015 – 2016, 2016-2017 нче уку елларында укучысы  Хәйруллина Динара районда призлы   урынны яулады (татар теле һәм әдәбиятыннан призер, татар әдәбиятыннан җиңүче).  

        Укучылары фәнни-гамәли конференция, иҗади конкурсларда да актив катнашалар. 2016 нчы елда “Муса Җәлилнең тууына 100 ел” дип исемләнгән төбәк конференциясендә  Госманова А.  таныклык, Зарипова А. “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде. “Алтын каләм”, “Фатих Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасе”, “Ил тарихында  гаиләм тарихы”, “Бөек Болгарга минем сәяхәтем” һ.б. конкурсларда призлы урыннарны  алдылар. 2013 нче елда “Зирәк Тиен” Бөтенроссия уен-бәйгесендә рус мәктәпләренең рус төркемнәре арасында җиңеп, Падьярова Е. Татарсан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 1 дәрәҗә Дипломы, Беспальчук Е. 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Мәктәп күләмендә оештырылган төрле чараларда да  Рания Зөлфәт  кызының укучылары даими рәвештә уңышлы чыгыш ясыйлар. Соңгы өч елда укучыларның белемнәре  100% өлгереш, сыйфат - (уртача)75 %.

       Укытучы үзе дә төрле конкурсларда катнаша (“Авыл укытучысы”, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты дәресләре”, һ.б.), район укытучыларына  ачык дәресләр күрсәтә, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Ата-аналар җыелышларында, күренекле шәхесләребез Ризаэддин  Фәхреддин, Каюм Насыйри хезмәтләренә таянып,   эчтәлекле  чыгышлар  ясый.  Укучыларның ата-аналары белән тыгыз элемтәдә тора.

       Кеше буларак та күркәм сыйфатларга ия ул: гади, ярдәмчел, гадел һәм туры сүзле, үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән, кешелекле.  Тормышта  кайгыртучан әни, яраткан дәү әни, тугры дус, киңәшче. Хезмәттәшләре белән  уртак тел табып, ярдәмләшеп  эшли, шуңа да аны коллективта яраталар, хөрмәт итәләр.

      Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы, нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Рания Зөлфәт кызы Тукай районы  мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты,  соңгы өч елда район олимпиадаларында җиңүче һәм призерлар әзерләгәне өчен район мәгариф бүлегенең Мактау  грамотасы белән бүләкләнде.

        Милләтебезнең   киләчәге  күпмедер дәрәҗәдә  Рания Зөлфәт кызы кебек  тырыш, фидакарь  мөгаллимәләр кулында.

                   Мәктәп директоры:                                   Б.Г.Мәхмүтов

                 

                  Методик берләшмә җитәкчесе:               Р.Г.Мәүҗетова


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Новый поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем бирү муни ципаль бюджет учреждениесе Ибраһимова Рания Зөлфәт кызы беренче квалификацион категорияле т атар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Таныш булыйк ! Мин- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Югары педагогик белемле Алабуга д әүләт педагогия институтының филология бүлеге “Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге Гомуми стаж-28 Педагогик стаж-28 Беренче квалификацион категорияле Туган җирем – Актаныш районы, Олыимән авылы 1993 нче елдан - Тукай районы Новый поселогында яшим һәм эшлим

Слайд 3

Минем девиз: Һәр көн яңа үрләргә иреш! Минем кыйблам: Белемле генә түгел, һөнәрле дә була бел. Минем төп максатым: Укучыларда әхлаклылык, намуслылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү

Слайд 4

Мин укытучы һөнәрен сайладым.. Укытучы профессиясен мәңгелек профессия дип атыйлар . Кеше дөньяда яши башлаганнан бирле һәрвакыт укыту , өйрәнү , үз тәҗрибәсен яшь буынга өйрәтү һәм тормыш тәҗрибәсен үзләштерү ихтыяҗы кичергән . Мөгаллим…Укытучы…Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия . Сабый күңеленә игелек , шәфкать иңдерүче дә , белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә , авыр чакта ярдәм кулы сузучы да - укытучы . Шуңа күрә дә аны сабыйлар « икенче әниебез », дип атыйлар . Һәрбер кеше хәреф танырга укытучысыннан өйрәнә . Күзләре дә укытучы күзе белән ачыла . Минем өчен дә бала чактан ук беренче укытучым тормышымда маяк булды, укытучы һөнәрен сайлавым да шуңадыр, мөгаен.

Слайд 5

Яхшы укытучы булу өчен, үзең укыта торган фәнне дә, укучыларны да яратырга кирәк . (В.О.Ключевский )

Слайд 6

Хезмәтемдә яңа информа цион технологиял әр кулланам Электрон презента ция ; Интернет челтәреннән файдалану ; Медиатека куллану; Иҗади үсеш технологиясен үзләштерү.

Слайд 7

Һәр халыкның менталитетын яш ь буыннарда булдыру өчен туган телдә уку гына җитми. Милли үзаңны үстерүне тәэмин итә торган башка чараларны, методларны эзләргә, табарга кирәк. Ә андыйлар бар. Шуларның берсе – өзлексез белем бирү барышында, сыйныфтан тыш эшләрдә балаларны милли мәдәният кыйммәтләре, халык тради ция ләре белән таныштыру, шуларны уку про цессы белән интегра циял әү.

Слайд 8

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк...

Слайд 9

БЕЗ СӘХНӘ ЙОЛДЫЗЛАРЫ

Слайд 10

СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ - СӘЛАМӘТ АКЫЛ

Слайд 11

Ата-аналар белән эш “Гаиләдә алынган тәрбияне бөтен галәм халкы үзгәртергә теләсә дә, үзгәртә алмас”. Ризаэтдин Фәхретдин

Слайд 12

Сәләтле балалар белән эш

Слайд 13

Уңышларым

Слайд 14

Җәмәгать эше Безг ә монда яшисе!

Слайд 15

Яраткан шөгылем Кул эшләрем күңелемә рәхәтлек бирә

Слайд 16

Миңа сорау бирсәләр, Бәхет ни ул?-дисәләр. Бәхет, мин тәрбияләгән укучылар Кеше булып үссәләр. Чыгышымны борынгы шәрыкъ хикмәте белән тәмамлыйсым килә . " Әгәр син кешегә бер балык бирсәң , ул бер тапкыр тук булыр . Әгәр син аны балык тотарга өйрәтсәң , ул гомер буена тук булыр . Әгәр син киләчәкне бер елга исәпләсәң – иген чәч . Әгәр син ун елга исәп тотсаң – агач утырт . Әгәр син йөз елга исәп тотсаң – халыкка белем бир ". Әткәй-әнкәй, әби-бабайларым киләчәкне бер елга кайгыртып, иген иккәннәр, ун елга кайгыртып, бакча тутырып, җимеш агачлары утыртканнар, ә мин, йөз елга кайгыртып, алар эшенең дәвамчысы булып, гаиләмдә дә, мәктәбемдә дә Кеше тәрбиялим. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!