Эссе "Мин - ана теле укытучысы", 2021 ел.

Хамитова Эндже Нуртдиновна

Туган теллэр елы унаеннан

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе149.93 КБ

Предварительный просмотр:

МБББУ “Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”

“Мин – ана теле укытучысы”

темасына эссе

             Язды: I квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы

Хәмитова Энҗе Нуретдин кызы

Февраль, 2021 нче ел

C:\Users\Айбаш\Desktop\IMG_20180312_070405_373.jpg

Туган тел хакында
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип –
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" – дип –
Күзләреңә яшьләр тыгылыр -
Туган телең әнә шул булыр! (Зөлфәт)

Мин – ана теле укытучысы.

Яңа туган сабый якты дөньяга килүен белдереп елап җибәрә. Тәүге аваз салу белән, иң беренче “әннә” арасы бишек җырлары, “үчтеки” һәм “чәбәк-чәбәк”ләр белән якыная.Бу матур гадәтләр баланың аң үсешенә ярдәм итә, аны тирә-юнь белән берләштерә. Зирәк халык шул рәвешле кече буынны үз сәнгате белән таныштыра.

Шунысы кызык: тел генетик яктан күчә торган билге түгел. Кеше аңа яшәеш дәвамында гына өйрәнә. Бер карасаң, бөтен кеше бер телдә генә сөйләшсә, уңайлырак булыр сыман. Күпме халык бер-берсе белән иркен аралашып, сәяхәт итеп, тыгыз мөнәсәбәттә яшәр иде.

Бүгенгесе көндә дөньяда җиде меңнән артык тел бар. Статистика мәгълүматлары буенча, ике атна саен бер тел үле телләр рәтенә керә. Галимнәр гасыр ахырына 3500 телнең юкка чыгуын фаразлый.

Аллаһ болай гына дөнья йөзендә җиде меңнән артык телне бар кылмаган, ул теләсә, бөтен кеше бер телдә генә аңлашыр иде. Телләрнең төрлелеге – аларның яңа буынга тапшырыласы әманәт итеп бирелүе дә. Дөньяда шулкадәр тел булу, ләкин аларның геннар аша күчмәве – хикмәт. Димәк, кеше туган телен үзеннән соң килгән буынга өйрәтергә, аны йомыш итеп тапшырырга тиеш. Телләр төрлелеген саклау – безнең бурычыбыз. Бу вазыйфа өчен кеше балалары алдында да, Аллаһ каршында да җаваплы.

Минем туган телем – татар теле. Юл башы сөннәр дәверенә барып тоташкан, Алтын Урдалы, Болгарлы, көчләп чукындырылган, яндырылган, асылган-киселгән тел. Аның нигезендә дәһшәтле, тирән тарих ята. Татар теле дигәч тә, күз алдына Тукай, Җәлилләр килә. Алар язмышы да күп кыерсытылган һәм сыналган телебез язмышы сыман. Ләкин ул сытып-сытып та бетерәлмәгән бөҗәккә түгел, ә күп аучылар дарын ашаган мәһабәт бөркеткә охшаган. Капитализм үсеше, СССРның таркалуы, Россиянең төрле төбәкләрендә милли мәсьәләләр куелышы, 1990 елгы Декларация нигезендә Татарстанның суверенитет алып, татар теленең дәүләт телләренең берсе дип игълан ителү, татар телен үстерү өчен актив эшчәнлек башлану, җәмгыятьтә дини, әхлакый кыйммәтләрнең үзгәреше кебек сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни шартлар телебезгә тәэсир итми калмый.

Балачактан әнинең мөнәҗәтләрен тыңлап, ул чиккән милли бизәкләрнең һәр җепселен апа белән бүлешеп уйнап үстек. Урындыкка менеп халык көйләрен булдыра алганча сузып җырлаганда, нәни йөрәгем зур тормышта кем буласын әле абайламагандыр. Без милли рухта, табигать белән бер җан булып яшәдек. Безнең өчен акчалы эш табу гына түгел, ә милләткә, дәүләткә файдалы шәхес булып өлгерүебез дә мөһим иде.  Хәтерлим әле, мәктәптән кайтуга, өйрәнгән дәресләрне курчакларга сөйләп, хәрефләр ятлата идем. Әти каяндыр кызыл ручка  табып алып кайтып бирде. Китте билге куюлар, көндәлек-дәфтәр “тикшерү”ләр. Беренче сыйныфта укытучының нинди булуын, ничек укытуын күргәч, “үскәч укытучы булам!” дигән матур хыял белән яши башладым.

Ун елдан соң да ул хыялга тугрылык саклап,1987 елда Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Дүрт елдан соң үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыгып, Яңавыл тугызьеллык төп гомуми белем бирү мәктәбенә эшкә кайттым. Хыялым – балаларга телебезне фәнни яктан өйрәтү, матур әдәбият серләренә төшендерү, гаҗәеп фольклорыбыз белән таныштыру иде. Анда 20 ел мөгаллимлек иттем, хәзер күрше авыл – Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 11 нче  ел хезмәт куям.

Саф татар мәктәбе булгач, телебез көчле һәм тулы канлы тормыш белән яшәде. Балаларның төрлесе – йотлыгып тыңлаучылары да, гамьсез генә кушканны эшләп утыручылары да, артык шуклары да булды. Ләкин бер бала да, уку йорты бетереп: “Эх, апа! Безгә татар теле кирәк булмады  бит”,  – димәде.

Ул вакыт белән чагыштырсак, хәзерге заман бөтенләй үзгә. Дәресләр саны кимеде, кайбер кагыйдәләр төшеп калды, укыту таләпләре дә, шартлары да үзгәрде. Аерым мәктәпләрдә балалар татар телен өйрәнү-өйрәнмәүне үзләре хәл итә. Мондый ваемсызлык йөрәкне тырный. Кайбер очракта мәктәп бала белән туган тел арасын тоташтыручы бердәнбер күпер бит.

Хәзергә минем максатым – үз өлешемә тигән һәр баланың күңелендә телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләрен үстерү. Алар утыз тугыз хәрефнең ничек сүзләргә укмашуын, сүзләрнең үзара ярашып җөмлә, текст төзүен күзләрен ялтыратып тыңлый. Укучылар дәрескә минем тәҗрибәмә, белемемә ышанып киләләр. Мин дә аларның тырышлыкларына ышанам, сабыр итәм. Хәтердән язуга бирелгән шигырьне ятларга онытып, үзенчә шигырь сырлап куйган укучыны ачуланып булмый. Мин аны тел осталыгы өчен мактыйм, ә ул шигырьләр яза башларга мөмкин. Һәр бала асылташ кебек бит ул.

Бәлки, беренче эш елларында һәрбер укучыга да якын килеп бетеп булмагандыр. Ул вакытта үзең дә балалар белән беррәттән җитлегәсең. Яшь барган саен, тормыш йөге авырая, күзлек пыяласының да төсе үзгәрә икән ул. Балалар тапкач, укучыларга мөнәсәбәтем башка төрле яктан ачылды. Алар минем өчен инде белем алырга килгән кеше баласы гына түгел, ә кабатланмас шәхескә әйләнделәр. Үз балаларыма булган кебек, аларга карата да әниләрчә кайгыртучанлык, җылылык, ярату хисләре барлыкка килде. Күңел тулган вакытларын, борчылу-кимсенүләрен – барысын да тоя башладым. Күңел һәм акыл хезмәте бергәлеге генә дәресләрдә бербөтен организм булып эшләргә ярдәм итә икән.

Дәрес барышында сирәк фактлар, татар тарихының мавыктыргыч хикәятләре, тизәйткечләр, тел көрмәкләндергечләр, табышмаклар, кыска уеннар да кертеп җибәрәм. Нәтиҗәдә, алар халык авыз иҗаты үрнәкләре белән дә таныша, башлары ял итә, кәефләре күтәрелә. Теләгем – балаларда милләтпәрвәрлек хисен арттыру. Туган тел дәресенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, кешелекнең күркәм сыйфатларына өйрәтү – минем изге мөгаллимлек бурычым.

“Татар теле кирәкми, балалар болай да имтиханнан-имтиханга яши” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Дөрес, хөкүмәт таләпләре бик югары: укучылар да, укытучылар да  даими кызу темпта эшләп алҗый. Төп фәннәргә бирелгән сәгатьләрнең күбесе дисциплинаны төрле яклап өйрәнүгә түгел, ә  имтиханнарга сарыф ителә. Ләкин бу туган тел дәресләренә битарафлык тудырырга тиеш түгел. Телебез өйрәнелергә, затлы һәм кирәкле булырга тиеш. Ул безнең милләтебезнең йөзек кашы, күп еллар дәвамында эшкәртелгән тарихи, мәдәни һәм җәмгыяви мирасыбыз. Фәннәр арасында да аның үз урыны, үз тәхете бар.

Әби-бабаларыбыз безгә бик зур хәзинә калдырган. Анда ничәмә-ничә буынның акылы, истәлеге. Ике мең елга сузылган халыкның тарихы 39 хәреф төзегән сүзләргә сыеп бетә. Тел – әгъза яисә аралашу чарасы гына түгел, ул тулы бер система, уй-фикерләү коралы да. Тел ярдәмендә сөйдереп тә, көйдереп тә, теләсә нинди максатка ирешеп тә була. Ул мәгълүмат тапшыра, иҗат итә, мәсәләләр хәл итә. Гасырлар дәвамында үзгәрешләргә дучар ителсә дә, татар теле үзенең йөзен югалтмый. Кайбер сүзләр искерә, кулланылыштан туктый, ә кайвакыт, кеше үзе сүзләрне үзгәртә, кушымчаларны төшереп калдыра, сүз формаларын башкача куллана. Ләкин тарихны, ата-бабалар хәтерен алдап булмый, халыкның үткән юлы үзгәрми, онытылмый. Ул һәрвакыт безнең белән: шигырьләрдә, җырларда, биюләрдә, әкиятләрдә, дастаннарда, мәкаль-әйтемнәрдә. Ул хәтер безнең йөрәккә моң булып  ягылган. Бабалар тарихы, безгә кадәр булган, без ишетеп белмәгән вакыйгалар һәр кешенең  аң төпкелендә саклана. Бу материаллар безгә тормышта дөрес юл сайларга, ялгышмаска, йөрәк кушуы буенча эшләргә ярдәм итә.

Туган телдә сөйләшә белү – замана баласы өчен гади, ләкин шулкадәр матур күренеш. Туган телен белгән кеше – шәхес. Ул соры масса әгъзасы түгел, ә аерым бер милләт вәкиле. Ул индивидуаль. Ә бит кешеләрнең халыкара телләрдә аралашуга күчүе – иртәме-соңмы милли үзенчәлекләрнең юкка чыгуына китерәчәк.

Кайчандыр бер әдип “18 яшьтән кече язучылары булмаган милләтнең гомере кыска” дигән иде. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел: яшьләр телне белмәсә, буыннар чылбыры өзеләчәк бит. Мин башлангыч сыйныфларны укытам. Бу вакытта кайбер балалар каләм тибрәтеп карый, аларның да язучы, шагыйрь буласылары, үз талантларына ышанасылары килә. Мактыйм, конкурсларда катнаштырам, газета-журналларга элемтәгә чыгам, игътибарымны җәлләмим. Кайбер укучылар, үсә төшкәч, бу талантларын оныталар, кайберәүләре зуррак сыйныфларда да иҗат итүдән туктамый. Мин ул балаларның илһамы өчен дә җаваплылык тоям. Алар кайвакыт иң беренче итеп яңа шигырь белән мине таныштыра, мактау я киңәш көтә. Үз иҗатым булмаса да, алар миңа остаз итеп карый. Минем өчен бу бик кадерле.

Мәктәпкә сабакка килгән балага белем бирү – мөгаллимнең изге бурычы. Дистәдән артык фән арасында бары татар телен генә бала “туган тел” дип аерып куя. Туган тел генә дөньяви белем белән беррәттән күңел байлыгы, әдәп-әхлак төшенчәләренә өйрәтә. Бу дәресләр баланы олы тормышка әзерләргә булыша, аны бабалар акылына өйрәтә.

Мин һөнәремнең никадәр кирәкле, нәтиҗәле икәнен балаларның гамәлләреннән, ата-аналарның мөнәсәбәтеннән аңлыйм.

Гореф-гадәтләрне, фольклорыбызны хөрмәтләсәк, мәдәниятебез белән кызыксынып торсак, үз телебездә авыз тутырып сөйләшергә оялмасак – телебез үлемсез булыр. Туган телен белгән кеше генә шәхес булып җитлегә. Тамырлары нык булган баланың гына рухы көчле була. Нәсел-нәсәбен белгән кеше тормыш җилләренә бирешми.