“Туган тел” мастер- класс бәйгесе (2019 ел)

Ибраева Ләйсән Расих кызы

Ссылка для просмотра  видеофрагмента мастер-класса "ФДББС  шартларында укучыларның  аралашу компетенциясен үстерүдә актив формаларны куллану”  (Ибраева Л.Р.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Заявка на конкурс "Туган тел"15.3 КБ
Файл Эссе "Минем методик табышларым"20.77 КБ
Файл сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы54.62 КБ
Файл "Халыкара туган телләр көне" нә сценарий34.53 КБ
Файл Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашу.(сценарий)18.47 КБ
Файл "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга" темасына сыйныф сәгате18.55 КБ
PDF icon Представление на участие в конкурсе "Туган тел"767.21 КБ
Microsoft Office document icon 1 нче сыйныф укучылары татар теленнән дәрес эшкәртмәсе62.5 КБ
Файл 1 нче сыйныф укучылары әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе23.8 КБ
Файл 1 нче сыйныф укучылары әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе29.38 КБ
Файл 1 нче сыйныф укучылары татар теленнән дәрес эшкәртмәсе54.96 КБ
Файл 2 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе26.1 КБ
Файл 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе34.77 КБ
Файл 4 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе22.53 КБ
Файл 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)43.33 КБ
Файл Башлангыч сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате "Көнеңне үткәрү тәртибе"21.33 КБ
Office presentation icon "Туган тел" бәйгесенә портфолио2.59 МБ
Microsoft Office document icon Сәламәт тәндә –сәламәт акыл. 9нчы сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгате.59 КБ
Файл Презентация "Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр."80.93 КБ
Microsoft Office document icon 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәсе78 КБ
Файл Сыйныф сәгате "“Яхшы сүз җанга дәва” (5 нче сыйныф укучылары өчен)21.14 КБ
Файл Сыйныф сәгате "Әкияттә-кунакта" (3 нче сыйныф укучылары өчен)37.34 КБ
Microsoft Office document icon "ПАТРИОТЛЫЛЫК ХИСЛӘРЕН ТӘРБИЯЛӘҮ ЧАРАСЫ БУЛАРАК РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА ИҖАТЫ" фәнни эш93.5 КБ
Файл "Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге" фәнни эш50.36 КБ
PDF icon Диплом Ибраевой Л.Р2.17 МБ
Файл Фәнни эш “Гаяз Исхакый әсәрләрендә хатын-кыз язмышы мәсьәләсе” 63.1 КБ
PDF icon Заявление на участие в конкурсе "Туган тел"213.02 КБ

Предварительный просмотр:

Заявка на участие во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы  “Туган тел”

Район

(город),

регион

Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес,

       телефон

ФИО

учителя

(полностью),

контактный

телефон

Информация об

       учителе

(должность, квал. категория, общий стаж работы, стаж    работы на последнем рабочем месте)

Ссылка на школьный (личный) сайт, где размещены материалы

РТ,Г.Казань, Советский район

420100, г. Казань, ул. Сахарова, д.9

МБОУ  “Школа №167”

8(843)-263-86-40

wkola167@mail.ru

Ибраева

Лейсан

Расиховна

89274125294

Учитель татарского

языка и литературы

высшей квалификационной категории, общий стаж работы 13 лет,

на последнем рабочем месте-8 лет.

"https://nsportal.ru/ibraeva-leysan" Туган тел һәм туган тел әдәбияты укытучысы сайты

   



Предварительный просмотр:

                                                      Эссе

Минем методик табышларым

         

“Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.  

Л.Н.Толстой

Хезмәтем – җан рәхәтем...

Мин – укытучы...

Мин – остаз... Элек-электән халкыбыз укытучыны Остаз дип бөекләгән. Һәркемнең Остазы булган.

Мин – туган тел һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли.

        Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле.  Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

             Мин ничек эшлим? Минем балалар ничек укый? Бүгенге буынга тапшыра аламмы мин халкымның мәңгелек мирасын? … Телебезне саклап калырлык киләчәк буын тәрбияли алабызмы? Интернетизм, глобализм басымы астына килеп кергән балалар тормышта үз юлларын таба алырлармы? Моңа мин нинди өлеш кертәм соң? Мәктәптә алган белемнәрен тормышта куллана алырлык шәхес тәрбияли алырбызмы? Мәңгелек сораулар күңелемне борчый.

           Еллар... Еллар... Еллар бер-бер артлы үтәләр.   Әле иртәрәк булса да, артыма – үткәнгә   борылып карыйсы килә. Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия университетына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

     Яңа максат, яңа өметләр, яңа ышанычлар белән сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә ничә караш төбәлгән. Алар арасында татар телен өзелеп яратучылар да, бу фәнне бик кирәклегә санамаучылар да, гомумән, укуга битараф балалар да бар. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга? Монысы инде укытучының үз эшенең остасы булуына бәйле. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар, технологияләр эзләргә туры килә. Чөнки без яңача эшләргә омтылган, заманнан калышмыйча алга баручы буын белән көндәлек эш алып барабыз. Хәтта, әйтергә кирәк, шул буынның фикерен туплап, акыл һәм белем сәләтен үстерүдә үзебезнең даими өлешебезне кертәбез.

   Укучыларда татар теленә  хөрмәт уяту,аларның аралашу  осталыгын үстерү, телне гамәли кулланырга өйрәтүне мин үземә максат итеп куйдым. Дәресләремдә аралашу ихтыяҗын тудырырырлык актив формалар кулланып, укучыларның танып белү эшчәнлеген оештырам, шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып, методик алымнарны, заманча технологияләрне сайлыйм; укучыларда тел дәресләренә уңай караш булдырырга тырышам. Яңа технологияләргә, актив формаларга  нигезләнгәндә, укучы эшчәнлеге продуктив, иҗади, эзләнү характерын ала. Әлеге технологияләр арасыннан иң отышлысы дип коммуникатив үстерелешле укыту технологиясен саныйм.  Аралашуга чыгару өчен  дәрестә ситуатив биремнәр, аудирование(тыңлап аңлау), чылбырлы сөйләшү, рәсемнәр аша сөйләмгә чыгару, комментарийлар бирү, рольле уеннар куллануны уңышлы дип саныйм. Безнең асыл максатыбыз укучыны сөйләмгә алып чыгу, аралашырга өйрәтү, “ватып-җимереп” булса да, үз фикерләрен җиткерә белүләренә ирешү булырга тиеш, минемчә.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча телне чагыштырып укыту, проблемалы укыту укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә.Укучыларның  креатив  фикерләү сәләтен үстергәндә, үз фикерен  башкаларга җиткерүдә тәнкыйди фикерләү технологиясе ярдәмгә килә.Дәресләремдә синквейн, кластер төзү, инсерт, идеяләр кәрзине, балык кылчыгы ысулларын кулланам. 

Татар теле дәресендә  актив формаларны куллану аралашу компетенциясен үстерү белән бергә укучыларның эзләнү активлыгын да арттыра.

Аралашу компетенциясе формалашуның иң югары ноктасы - укучының иҗади эшләрдә катнашуы, фәнни-гамәли конференцияләрдә үз эшләрен тәкъдим итә алуы.

          Яңа технологияләр куллану укуга кызыксыну уяталар, иҗади эзләнүне активлаштыралар, фикерләү сәләтен үстерәләр. Алым һәм методлар төрлелеге максатка ирешү чарасы булып тора. Иң мөһиме - укытучы үзенең эш нәтиҗәсен укучыларының уңышлары аша күрә.  

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда нинди генә  алдынгы технологияләргә нигезләнсәк тә төп таләп ул - нәтиҗәгә ирешү. Минем укучыларым 2011нче елдан башлап Республика күләмендә  уздырылган  И.Хәлфин, Ә.Кәримуллин,  Ф.Әмирхан, Лобачевский, “Нобелев өметләре” исемендәге конференцияләрдә, шәһәр күләмендә уздырылучы  К.Ушинский, Җ.Вилкеев, “Фән яшьләрнеке” конференцияләрендә призлы урыннар яулыйлар.”Татар егете”, “Көз сылуы- Сөмбелә”, “Стихия”, шигырь сөйләүчеләр бәйгеләрендә теләп катнашалар.

          Укытучы заман белән бергә атлап, үз белемен үстерү  өстендә эшләсә һәм тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклашса гына бүгенге көн укытучысы була ала.Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш.  Шуңа күрә, мин дә укучыларым белән бергә өйрәнәм, үсәм, нәтиҗәлелеккә омтылам. Методик темам кысаларында эш тәҗрибәмне төрле мәйданнарда уртаклашам: семинарларда ачык дәресләр күрсәтәм, газета-журналлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет челтәрендә публикацияләр аша эш тәҗрибәмне тәкъдим итәм. “Безнең иң яхшы укытучы- 2014” гранты иясе, "Ел укытучысы-2018" бәйгесенең район этабында призер булуым һәм халыкара семинарларда, конференцияләрдә актив катнашуым эш нәтиҗәмнең күрсәткече дип уйлыйм.  

   Мин  һәр көн үзем укыткан мәктәпкә шатланып киләм. Чөнки анда мине үз халкының  үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнүче, хезмәт сөюче, матурлыкны күрә белүче, үзара  дус һәм тату  мөнәсәбәттә тәрбияләнүче укучыларым көтә. Белем бирүче, башкаларга үрнәк булучы, һәр кешенең язмышында тирән эз калдырган остаз булып калыр өчен, бик күп тырышырга кирәк.

         Минем эшемнең мәгънәсе –шәфкатьле, намуслы, белемле, тәрбияле укучылар  тәрбияләү. Мин укучыларымның да, шушы сыйфатларны югалтмыйча, тормышта үз урыннарын табып, илебезнең лаеклы патриотлары, кешелекле  булып үсүләрен телим.Укучыларым өчен матур үрнәк булып каласым килә. Менә шул чакта мин үземне  бик бәхетле итеп санар идем.

     Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр... Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без - шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрделәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим. Күңелгә Энҗе Мөэминованың шигырь юллары килә:

“Галәмдә йолдызлар кабына,

Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.

Укытучы –

Хезмәтләр хезмәте хуҗасы. ”



Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет  районының «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 167 нче урта гомуми белем мәктәбе»  

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Тәрбия эше планы

9а сыйныфы

Сыйныф җитәкчесе: Ибраева Л.Р

2017-2018 нче уку елы.

                                       

Сыйныф җитәкчесенең эш темасы:

Милли үзаңлы һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

Максат: укучыларны иҗади шәхесләр итеп тәрбияләү, коллектив һәм шәхси эшчәнлектә мөстәкыйльлеккә, танып-белүгә омтылышларын үстерү.

2017-2018 нче уку елына бурычлар:

  1. Укучыларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту максатыннан сәламәт яшәү стереотипларын формалаштыру.
  2. Укучыларда  шәхесара  мөнәсәбәтләрне, толерантлылыкны, белем алу күнекмәләрен формалаштыру.
  3. Сыйныфтан тыш чаралар ярдәмендә укучыларны Туган илләренең патриотлары итеп тәрбияләү буенча системалы эш алып бару.
  4. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
  5. Сыйныфтан тыш чараларны укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.
  6. Укучыларда бер-берсенә ярдәмләшү, аңлашып эш итү һәм  хөрмәт  белән карауны формалаштыру.
  7. Тәрбия процессында шәхескә юнәлдерелгән якын килүне тормышка ашыру.

Ата-аналар белән эшләү планы.

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Белем бәйрәмендә ата-аналар белән очрашу:

  • Мәктәп формалары  буенча мәктәп уставы белән таныштыру;
  • Укучылар өчен кагыйдәләр, эш режимын  искә төшерү

сентябрь

Кл.җитәкчесе

2

Гаиләләрдә булу

Ел дәвамында

Кл.җитәкчесе

3

Класстагы ата-аналар комитеты

утырышларын үткәрү

Чиреккә

бер тапкыр

Кл.җитәкчесе

4

Ата-аналар җыелышларын үткәрү:

1. Гомуми  ата-аналар  җыелышы: “ Балаларның иминлеген саклау”

2. “Гаиләдә балага җенси тәрбия бирү”

3. “Уку һәм ОГЭ га әзерләнгәндә әти-әниләрнең  җаваплылыгы”

4. “Кара-каршы сөйләшү” (укучылар һәм әти-әниләр катнашында)

 5.Гомуми җыелыш

6. “Укучыларны җәйге ялга озату”

сентябрь

ноябрь

февраль

март

гыйнвар

май

Кл.җитәкчесе,

ата-аналар комитеты

5

Индивидуаль әңгәмәләр

Ел дәвамында

Кл.җитәкчесе

6

Әти-әниләрне бәйрәмнәр

белән котлау

Бәйрәмнәрдә

Укучылар

7

“Ачык ишекләр көне” ата-аналарны дәресләргә чакыру

График

буенча

Кл.җитәкчесе

8

Гаиләләрдә  тәрбия эшен  өйрәнү буенча  анкеталар үткәрү

План буенча

Кл.җитәкчесе

Сәләтле балалар белән эшләү планы.

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Укучыларның  сәләтләрен ачыклауны дәвам итү.

Ел дәвамында

Фән

укытучылары

2

Укучыларны түгәрәкләргә тарту

сентябрь

Түгәрәк

җитәкчеләре

3

Мәктәп буенча үткәрелгән  конкурсларда  актив катнашу:

  • Рәсем конкурслары
  • Иншалар, эссе конкурслары
  • Иҗади  конкурслар

План

буенча

Укучылар

үзидарәсе

4

Китапханәдәге өстәмә әдәбият   белән файдалану

Ел дәвамында

Фән

укытучылары

5

Кроссвордлар чишү

Ел дәвамында

Укучылар

6

Газета-журналлардагы, интернеттагы  яңалыклар  белән танышу

Ел дәвамында

Укучылар

7

Фәннәр буенча олимпиадаларда, конкурсларда катнашу.

ноябрь

Фән

укытучылары

8

Интернет конкурсларда  катнашу

Ел дәвамында

Класс

җитәкчесе

9

Укучыларны проект эшчәнлегенә  тарту

Ел

дәвамында

Класс

җитәкчесе

10

Һөнәри  юнәлештә  укучыларның  сәләтләрен  ачыклау буенча  системалы эш алып бару

Ел

дәвамында

Кл.

җитәкчесе

Сентябрь

Эш юнәлешләре

Эшнең эчтәлеге

Нәтиҗә

Укыту- тәрбия процессы    

Сыйныфта укыту- тәрбия эшләрен   оештыру:

     -Укучыларның  сыйныф бүлмәсендә дежур торуларын оештыру;

     - Вазифалар бүлешү, сыйныфның старостасын сайлау

     -Тәрбия процессының куркынычсызлыгын оештыру;

     - Укучыларның ашханәдә кайнар ризык белән туклануын оештыру ;

     - Белемнәрне авыр үзләштерүче укучылар белән эшне оештыру һәм планлаштыру;

     - “Мәрхәмәтлелек айлыгы”н да катнашу                                                      

     - Сыйныфның социаль паспортын төзү;

     - Мәктәп формасы һәм спорт белән шөгыльләнү өчен формалар  мәсьәләсен чишү;

     - “Көз байлыклары”табигый материалдан әйберләр ясау;

      - Макулатура җыю.

     - «Экстремизм булмасын!»айлыгында катнашу

    - Мәктәпнең эвакуация схемасын хәтердә яңарту.

      Инструктажлар үткәрү, куллар куйдыру.

Сыйныф җитәкчесе тарафыннан аерым игътибарны таләп итүче балалар белән эш

Открытый урок, посвященный культуре безопасности

 

Ата-аналар белән эш

Ата-аналар җыелышы. “8нче сыйныф укучыларының психологик үзенчәлекләре.”

Гаиләләр белән эш. Укучыларның яшәү шартлары белән танышу.

Сыйныф сәгатьләре

1”Мәктәптә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре”

2.”  Сәламәт булыйм дисәң, чисталыкны сакла!”

3 .”Иминлегең үз кулыңда”

4. “К.Тинчуринның тууына 130 ел”

«Семья-как это важно!»

Октябрь

Эш

юнәлешләре

Эшнең эчтәлеге

Нәтиҗә

Укыту- тәрбия процессы

  • Хокукый тәрбия айлыгында катнашу;
  • Укытучылар көненә багышланган бәйрәмдә катнашу;
  • Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмдә катнашу;
  • Сыйныф почмагын бизәү;
  • “Алтын көз”рәсем конкурсында катнашу;
  • «Мин татарча сөйләшәм» конкурсында катнашу;
  • Макулатура җыю;
  • Көзге каникулларны оештыру;

-    Мәктәп күләмендә үткәреләчәк чараларда /көзге бал, укытучылар бәйрәме,Өлкәннәр көне/ актив катнашу

-асоциаль күренешләрне булдырмау буенча эшне оештыру

Ата-аналар белән эш

 Ата-аналар җыелышы. “Укучыларда эш-гамәлләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү”

Сыйныф җитәкчесе тарафыннан аерым игътибарны таләп итүче гаиләләр белән  әңгәмә.

Психологик халәтне өйрәнү

Мониторинг үткәрү

Сыйныф сәгатьләре

1.“Өлкәннәр, без сезне яратабыз 1әм хөрмәт итәбез!”.

 2. “Җәмгыятьтә яшәп, җәмгыятьтән ирекле булып буламы?”

 3. “Юл йөрү кагыйдәләрен , янгын чыкканда, экстремизм булганда үзеңне тоту кагыйдәләрен онытма!”

Ноябрь

Эш юнәлешләре

Эшнең эчтәлеге

Нәтиҗә

Укыту- тәрбия процессы

  • “Мин тормышны сайлыйм” стенгазеталар конкурсында катнашу;
  •  “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” стенгазеталар конкурсында катнашу;
  • Әниләр көненә багышланган бәйрәм оештыру;
  • Халыкара бердәмлек көненә багышланган  мәктәп күләмендә үткәрелә торган бәйрәмдә катнашу;
  • Көзге каникулда балаларның ялын оештыру;
  • “Яшел оазис” конкурсында катнашу;
  • “Кошларга җимлек” конкурсында катнашу.
  • “Театр һәм балалар” атналыгында катнашу

Ата-аналар белән эш

Ата-аналар белән индивидуаль эш.Укучыларның яшәү шартлары белән танышу.

Психологик халәтне өйрәнү

9нчы сыйныф укучыларының мотивациясен диагностикалау.

Сыйныф сәгатьләре

          1. “Халыкара бердәмлек көне”

2. “Аралашу формалары  (вербаль, вербаль булмаган)”

3.”Үз хокукларыңны һәм вазифаларыңны беләсеңме?”

           

Декабрь

Эш

 юнәлешләре

Эшнең эчтәлеге

Нәтиҗә

Укыту- тәрбия процессы

-Инвалидлар декадасына багышланган чараларда катнашу;

- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш  Көненә багышланган чараларда катнашу;

- Сыйныфны Яңа елга бизәү;

- “Яңа ел” бәйрәме;

      - Кышкы каникулларны оештыру;

      - Яңа ел котлаулары конкурсында катнашу;

  - “Кыш чибәре” конкурсында катнашу;

-Юл йөрү кагыйдәләре буенча төзелгән стендлар конкурсында катнашу;

Фәннәр буенча олимпиадаларда катнашу

Ата-аналар белән эш

  • Ата- аналар җыелышы.”Беренче яртыеллык нәтиҗәләре”

Сыйныф сәгатьләре

 

     1.Тәрбия сәгате:  “ 12 декабрь - РФ Конституциясе көне”

2.“Ә Баяновның тууына 90 ел””

3.“Яңа ел килә!” 

4. Сәламәтлек сәгате “Кышкы травмалар, пиротехник чаралар белщн эш иткәндә иминлек кагыйдәләрен үтәү”

Январь

Эш

юнәлешләре

Эшнең эчтәлеге

Нәтиҗә

Укыту- тәрбия процессы

       - «Ура, каникуллар!» (кышы каникул вакытында укучылар белән очрашу);

     -Татар шагыйрьләре шигырьләрен сәнгатьле  укучылар конкурсында катнашу;

     -Сугыш, тынычлык турында шигырьләр конкурсында катнашу;

     - Мәктәп беренчеленә уздырыла торган чаңгы ярышларында катнашу;

     -Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган сочинениеләр, рәсемнәр, открыткалар конкурсларында катнашу;

     - Патриотик җырлар конкурсында катнашу;

     -“Кошларга җимлек ясадым” акциясендә катнашу;

    - “Музей көне” акциясендә катнашу.

Сыйныф җитәкчесе тарафыннан аерым игътибарны таләп итүче балалар белән эш.

   

  • индивидуаль  эш.

Работа с учащимися, требующими особого внимания со стороны классного руководителя.

Ата-аналар белән эш

Сыйныф сәгатьләре

Ата- аналар белән индивидуаль консультацияләр

  1. .“Буш вакытыңны дөрес оештыра беләсеңме?”
  2. “Бабайлар батырлыгы”

сыйныф  сәгатьләре

1. «Кешелек кыйммәтләре»

2. «Мәрхәмәтлелек гаиләдә башлана»

3. «Тылсымлы сүзләр»

4. «Кышкы табигать»

Февраль

Эш

юнәлешләре

Эшнең эчтәлеге

Нәтиҗә

Укыту- тәрбия процессы

-Халыкара туган тел көнендә катнашу ;

- Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле укучылар конкурсында катнашу”

-  «Мин татарча сөйләшәм" конкурсында катнашу.(номинацияләр:рус төркемнәре ндә укучылар арасында сәнгатьле сүз, вокал);

- Гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия айлыгында катнашу;

- Антифашист-геройларны искә алу;

- Җиңү Көнен бәйрәм итүгә әзерләнү;

-Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм;

- Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган чараларда катнашу;

     -“Туган ягым табигате” рәсем конкурсында катнашу;

     - “Ягез әле, егетләр!”конкурсында катнашу;

     - “Туган ягым табигате” рәсем конкурсында катнашу;

     -“Чиста шәһәр!” акциясендә катнашу.

Ата-аналар белән эш

Сыйныф җитәкчесе тарафыннан аерым игътибарны таләп итүче гаиләләр белән  әңгәмә

Сыйныф сәгатьләре

  1. “Ватанны саклаучылар”
  2. “Татар шагыйре Муса Җәлил”

     3.“Халыкара туган тел көне” ндә катнашу

       4. Сәламәтлек сәгате “Саф һавада хәрәкәтле уеннар”

Март

Эш

 юнәлешләре

Эшнең эчтәлеге

Нәтиҗә

Укыту- тәрбия процессы

  • Мәктәп Уставы таләпләренең үтәлешен, укучыларның мәктәп формасын тикшерү, соңга калуларны булдырмау буенча эш;
  • Сәламәт яшәү рәвешен һәм пропагандалау һәм асоциаль күренешләрне  булдырмау буенча айлыкта катнашу;
  • Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган  “Ягез әле, кызлар!” конкурсында катнашу;
  •  «Ура, каникуллар!» программасы;
  • “Минем яраткан әкият героем”балалар рәсемнәре конкурсында катнашу;
  • «Сәләтле балалар” смотрында катнашу;
  • “Чиста шәһәр” проектында катнашу;

Ата-аналар белән эш

Ата- аналар җыелышы . “Укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәтләр”

Сыйныф сәгатьләре

  1. Тәрбия сәгате: “Белем алу, киләчәккә планнар”
  2.  “Минем яратып укыган китабым”
  3. ”Җәмәгать урыннарында этикет кагыйдәләре”
  4. Тәрбия сәгате:“Һөнәр сайлаудагы ялгышлар”.
  5. Сәламәтлек сәгате “Экстремаль ситуацияләрдә  үз-үзеңне дөрес тоту”

Апрель

Эш юнәлешләре

Эшнең эчтәлеге

Нәтиҗә

Укыту- тәрбия процессы

  • Г.Тукайның туган көненә багышланган чараларда катнашу;
  •  «Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашу;

-Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чараларда катнашу;

  • Мәрхәмәтлелек айлыгында катнашу;
  • “Чиста шәһәр” акциясендә катнашу;
  • Космонавтика көненә багышланган чараларда катнашу;
  • Музейларга экскурсияләр оештыру.

Сыйныф җитәкчесе тарафыннан аерым игътибарны таләп итүче балалар белән индивидуаль  эш.

Ата-аналар белән эш

Сыйныф җитәкчесе тарафыннан аерым игътибарны таләп итүче гаиләләр белән  очрашулар

Сыйныф сәгатьләре

  1.  Сәламәтлек сәгате “Интернеттан дөрес файдалан ”
  2. “Тукай –яраткан шагыйребез”
  3. Сәламәтлек сәгате “Имтиханнарга әзерләнгәндә сәламәтлекне ничек сакларга”
  4.  “Кошлар- безнең дусларыбыз” 

Май

Эш юнәлешләре

Эшнең эчтәлеге

Нәтиҗә

Укыту- тәрбия процессы

  • Укучыларның ел дәвамында ирешкән уңышлары турында мәгълүмат туплау;
  • Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу;
  • «Ветераннарның күңеле бер дә картаймый” исемле бәйрәмдә катнашу;
  • “Күңелле уеннар” спорт ярышларында катнашу;
  • Җиңү көненә багышланган рәсемнәр конкурсында катнашу;
  • Инструктажлар үткәрү;
  • Музейларга экскурсия.
  • Укучыларның  имтиханнарга әзерлеге буенча фән укытучылары белән даими эшләү  

Ата-аналар белән эш

Ата- аналар җыелышы. “2017-2018 нче уку елы нәтиҗәләре.Балаларның җәйге ялын оештыру”

Сыйныф сәгатьләре

1. Тәрбия сәгате “Бөек Ватан сугышы сукмаклары булап”

2. Тәрбия сәгате “Укучылар белән җәйге каникул чорына инструктаж үткәрү”

3. “Юл йөрү кагыйдәләрен онытма!”

4. “Чын дус була бел!”

 



Предварительный просмотр:

21 нче февраль –
Халыкара туган тел көне

Җыр булырлык сүзләр биргән,

Туган телем, рәхмәт сиңа!

(туган тел көненә багышланган кичә)

knigi

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

2 нче алып баручы. Туган оясыннан аерылган кош

                                  Канатына мәңге ял тапмый.

                                 Туган телен яратмаган кеше,

                                 Башкаларның телен яратмый.

1 а.б. Халкым теле миңа – хаклык теле.

         Аннан башка минем телем юк.

         Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

        Иле юкның гына теле юк.

1   а. б.: Хәерле көн кадерле укучылар Һәм укытучылар! Исәнмесез. Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык.

 Бүген – Туган тел көне.   Бераз гына бәйрәм тарихына тукталыйк.

Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.  
2 а.б. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында.

Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньядагы 6 мең телнең яртысына  якыны  киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак.

1 а.б .Безнең туган телебез-татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә, ә  калганнары чит илләрдә яши.

2 а.б.  Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да  чагыла. 2нче сыйныф укучысы Тимербаева Дәлия   башкаруында җыр ,   Гафурова Әминә башкаруында шигырь.        

1 а.б. Әйт әле ,Алинә, җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсың?

2 а.б.  Өч  мең телне белергә кирәктер. Телләр бик күп бит ул!

1 а.б. Юк, аның кадәр кирәкми. Телләр аерым гаиләләргә берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный. Болар бенгал (Бангладеш), гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, татар, урду (Пакистан), урыс, француз, һинд һәм япон телләре.

2 а.б. Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18 – 19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән.

1 а.б. Шуның өчен үз ана телеңне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә кирәк. Ә безнең укучыларыбыз үз телләрен генә белү белән чикләнмичә, башка телләр белән дә кызыксыналар . Рәхим итегез, сүз сезгә!Минһаҗева Сәрвәр, Аскарова Айсылу, Мотыйгуллина Нәзирә башкаруында русча, инглизчә шигырьләр.

2 а. б. Татар халкы сүзләр белән генә үзенең фикерен белдермәгән, ә аны  халыкка бию, җыр, уеннар аша да әйтеп биргән. Сезнең игътибарыгызга татар халык биюен тәкъдим итәбез

2 а.б.  Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Без мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез.

Иң татлы тел –      (туган тел  ,анам сөйләп торган тел.)

1а.б.  Сөйдергән дә тел,     (биздергән дә тел.)

2 а.б. Теле барның    (юлы бар.)

1 а.б. Телләр белгән -     ( илләр белгән.)

2 а.б. Аз сөйлә -   (күп эшлә.)

1 а.б. Акылы кысканың   (теле озын.)

2 а.б. Сүзнең кыскасы,    (бауның озыны яхшы.)

1 а.б. Туган илем -  (туган анам.) Рәхмәт!

2 а.б. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле  “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең,  торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Файзрахманова Нәргизә башкаруында шигырь.

2 а.б. Халкыбыз элек – электән  тапкыр, зирәк булган.  Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр  уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Без сезгә мәктәп темасына язылган мәзәкләр укып китәбез.

 1 а.б.Укытучы укучыларга антоним сүзләргә мисаллар китерергә куша. Шунда Гали исемле бер укучы бик тиз әйтеп куя:

-Ганиев, Вәлиев...

- Бу сүзләр ничек капма – каршы мәгънәле була соң?

- Ник булмасын. Ганиев “бишле”гә, Вәлиев “икеле” гә укый бит.

2 а.б. ............................

1 а.б. - Бигрәк начар язасың улым. Бер сүзеңне дә танып булмый. Үскәч кем генә булырсың инде...

- Кайгырма, әни. Врач булачакмын мин. Үзең бит бер көнне врачлар начар яза дидең!

2 а.б. Безнең мәктәбебез күп кырлы талантларга бай, әйдәгез әле үзе шигырьләр иҗат итүче, яшь шагыйрәбезне Зәлидә Габидуллинаны бирегә чакырабыз.

1а.б. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аҺәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Минһаҗева Сәрвәр башкаруында шигырь М.Гафури «Ана теле»

 2  а.б. Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

Аңла, балам...

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

                          Куштым сиңа сайлап матур исем –

                         Җисемеңә туры килсен ул.

                        Милләтеңнең бер мирасы итеп,

                        Әткәң - әнкәң биргән исем ул.

         Вакыт белән бергә үзгәрә бел

         Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

        Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

        Бу – Ватанны сату белән бер.

                      Син тугач та, ана сөте белән

                      Иренеңә тамган туган тел.

                      Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

                     Онытуың булыр, балам, бел!

                                                           (Сания Әхмәтҗанова.)

1 нче алып баручы:

1. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлаттым.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

2 нче  алып баручы

2. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма!

Инде әдәби чарабыз  тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда сезнең басуыгызны Һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән тәмамлавыгызны сорыйбыз.



Предварительный просмотр:

Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашу.

(Азалия.)1алып баручы:Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар.

Безнең мәктәптә бүген бәйрәм - очрашу кичәсе. (2, 3 слайд)

(Айрат)2 алып баручы:Мәктәбебездә кунакта Рәсәй һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Тукай һәм Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты –Равил Шиһап улы Шәрәфиев

 1алып баручы: һәм Рәсәйнең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисты Дания Нургаяз кызы Нуруллина.

2 алып баручы:       Хуш килдегез, безгә кунаклар,

                 Түребезгә рәхим итегез.

                 Якты, чиста, иркен һәм кунакчыл

                 Мәктәбебезне безнең күрегез.

1алып баручы: Сезне  сәламләп 7г сыйныфы укучысы Хөснетдинова Альбина җырлый. ”Ак чәчәкләр”

  1.  алып баручы:

  Җилдәй җитез узып киткән гомер,

  Күпме юллар сизми узылган.

  Якты хатирәләр юл буена

  Гүя маяклар күк сузылган.

1 алып баручы: (4 слайд)

Мәскәүдә укып кайткан бер төркем щепкинчылар халык арасында бик тиз популярлашып, бүгенге көнгә тиклем тамашачының “сөйкемле сөягенә әверелде. Алар бүген дә татар театрының мөнбәрендә һәм Камал сәхнәсен “тотып торучы легендар шәхесләр”. Әйе,безнең аларны легендар дип атарга хакыбыз бар. Россия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев әнә шул бөекләрнең берсе.

   

     2 алып баручы: (5-13 слайдлар)- (чиратлап әйтәләр)

Равил абый Шәрәвиев бик күп рольләр башкара. Менә аларның кайберләре:”Хуҗа Насретдин”комедиясендә Хуҗа, “Әлдермештән Әлмәндәр”комедиясендә Әҗәл, “Ханыма”комедиясендә Кнәз Пантиашвили, “Банкрот” комедияседә Сираҗетдин, “Диләфрүзгә дүрт кияү” комедиясендә Исмәгыйль, “Бабайлар чуагы” нда  Әнсар,”Мулла”да Сәләхетдин, “Арбалы хатыннар”да Кара Гобәй,”Ут  күршеләр”дә Вәлиулла образы.  Алар безнең күңелләребездә мәңге онытылмый!

 

1  алып баручы:

  Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,

  Шаулап узган тормыш билгесе,

  Тырыш хезмәт, күпме  түгелгән тир,

  Ирешелгәннәрнең көзгесе.

2 алып баручы:

Безнең мәктәп укучылары Сезнең хезмәтегезне олылап,ихтирам йөзеннән  татар халык биюен бүләк итә (14-15 слайдлар)

1 алып баручы:

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллинаны сәхнә өчен яратылган артист дими ни дисең.  1966 нчы елдан бирле театр дөньясында. Камал театры артисткасын яратып үзара “Нурлы” дип йөртәләр.  Ул, кояштай балкып сәхнәгә чыгуга, күңелләрне күтәреп җибәрә. Ул уйнаган образлар күңелләрдә сеңеп кала.

2 алып баручы: (16-26 слайд)      (27-28 слайдлар)(чиратлап әйтәләр)

“Зәңгәр шәл”дә Мәрфуга,”Алты кызга бер кияү”дә Хәдичә, “Мылтык”та Гөлфидә,”Казан сөлгесе”ндә Әсма, “Гергери кияүләре”ндә Гөрпинә,”Зөбәйдә адәм баласы”нда Җәүһәрия,”Үлеп яратты”да Мөхлисә Бубый, “Сөясеңме, сөймисеңме”дә карчык образларын халык яратып кабул итте.

2 алып баручы: Әйе, Азалия,әлеге образлар татар халкының күңеленә сеңеп кала.Бу образлар безнең күңелләрдә  җыр, моң булып яңгырый......

1 алып баручы: Мәктәбебезнең сандугачы Альбинаның җыры сәхнәбезне ямьләндерер, күңелләрдә җылы хисләр уятыр..........

2 алып баручы:

“Бер күрешү үзе бер гомер” дип әйтә татар халкы. Көтеп алган кунакларыбызга безнең сорауларыбыз да бар.

 Равил абый:(чиратлап)

1 алып баручы: –Сезнең рольләрегез арасында нинди генә ир-ат образлары юк. Алар арасында үзегезгә охшаган холык-фигыльлеләре дә бардыр. Образдан чыга алмыйча йөргән чакларыгыз булмыймы?

Дания апа:

2  алып баручы: – Үзегезнең театрда беренче мәртәбә спектакль караган чагыгыз истәме?

1 алып баручы: Равил абый, Спорт турында әйтмичә калсак, сезнең портретыгыз тулы булмас иде. Сез артистлар арасында дан казанган чаңгычы да, велосипедта йөрүче дә...тагын өстәп ниләр әйтә аласыз?

2 алып баручы:

Әйдәгез,залда утыручыларның сорауларын тыңлап китик:

1 Равил абыйга.-Сезгә Әҗәл ролен уйнарга авыр булмадымы?Нинди кичерешләр күңелегездә калды?(залдан әйтәләр)

2. Дания апага -Сез чит илләргә йөрергә яратасыз дип беләбез. Башкаларга кайларга барырга киңәш итәр идегез?

3. Равил абыйга.-Сез бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

4. Дания апага -Хатын-кызның бәхете нәрсәдә, сезнеңчә?

1алып баручы:

Без дә театрны бик яратабыз.Сез уйнаган рольләрне , андагы образларны күреп сокланабыз.Безнең күңелләрдә дә: “Эх, Равил абый, Дания апа кебек артист булсаң иде!”дигән теләк туа. Театр сөюче укучылар мәктәбебездә бик күп.

Бүген без Ләбиб Леронның «Алтын күкәй яки киндер сюрприз" әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек әзерләдек.Без әле өйрәнәбез генә, ләкин шулай да үзебезнең беренче иҗат җимешебезне тәкъдим итәсебез килә.

(Айрат).2 алып баручы:Дания апа,

2- Кайсы рольләр сезнең үз сыйфатларыгызны чагылдыра дип саныйсыз?

Спектакльдән берәр өзек уйнап күрсәтә алмассызмы?

1 алып баручы:

Менә очрашуыбыз ахырына якынлашып, аерылыр минутлар да җитте. Вакыт табып мәктәбегезгә килгән  өчен рәхмәт Сезгә.

Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

2 алып баручы:

Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр

Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,

Кабат очрашканга кадәр, хушыгыз!

(җыр)



Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате (башлангыч сыйныф укучылары өчен)

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга

Максат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягымлылык, киң күңеллелек, ихтирамлылык тәрбияләү.

Кулланылган  әдәбият: М.А.Вәлиуллин “Балачак илендә”, Р.Вәлиева “Ак песи”, А.Босев “Трамвайда”, интернет ресурслар

Әңгәмә барышы:

-Укучылар,  мин бүгенге әңгәмәне, тактада язылган сүзләрне укып, аларның нәрсә аңлатканын өйрәнүдән башлап җибәрәсем килә. (ягымлылык, киң күңеллелек, ихтирамлылык). Сез ничек аңлыйсыз бу сүзләрне?Без аларны нинди рчракта, кемнәргә әйтәбез? (Укучыларның җавапларын тыңлау)

-Әйе, әдәпле кеше ул ягымлы да, ихтирамлы да, киң күңелле дә була. Андый кешене үзен дә ихтирам итәләр.

1) Галия әнисе белән кибеткә китте. Алар башта дәфтәр сатып алмакчы булдылар. Кибетче апа иптәше белән сөйләшә-сөйләшә: “Сезгә нәрсә кирәк?” – дип сорады. Без дәфтәр кирәклеген әйткәч, ул: “Юк”, - дип, иптәше белән сөйләшүне дәвам итте. Аннан без аяк киемнәре сата торган бүлеккә килдек. Ул бүлектәге китбетче бик ягымлы елмаеп игътибар белән безнең үтенечебезне тыңлады. Ләкин бу бүлектә дә безгә кирәкле аяк киеме булмады.  Кибетче апа: “Гафу итегез, бездә сезгә яраклы аяк киеме юк, киләсе атнада килеп карагыз, бәлки, китерерләр ”, - диде.

Галиягә  аяк киемнәре бүлегендә эшләүче кибетче апа бик ошады.

Сыйныфка сорау:

-Ни өчен Галиягә  аяк киемнәре бүлегендә эшләүче кибетче апа ошаган? (укучы җавапларын тыңлау). Әйе, чөнки ул аларны якты йөзе, тәмле сүзе белән ягымлы итеп каршы алган.

-Дәфтәрләр сатучы кибетче апа турында нәрсә әйтә аласыз?(җаваплар тыңлау)

2) Р.Вәлиева “Ак песи” әкиятен тыңлау.

-Сезгә кайсы песи ошады? Ни өчен?

-Ак песи турында ни әйтерсез?(саран, тар күңелле, үзе турында гына кайгырта)

-Ә соры песи нинди?(юмарт, киң күңелле, янында басып торган көчек турында да кайгырта)

3) Мәкальләр өстендә эш.

- Язылган мәкальләрнең кайсы тыңлап үтелгән әсәрләргә туры килә? Сез аларны ничек аңлыйсыз?

Кешенең даруы – кеше.

Көнченең күңеле тар булыр.

Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.

Ипи, тоз – якты йөз.

4) А.Босев “Трамвайда”

Радко бара вокзалга

Трамвайга утырып.

Басып тора бер бабай

Утыргычка тотынып.

Үткәч ике тукталыш,

Барып җиткәч вокзалга,

Радко торды җай гына.

Урын бирде бабайга.

Күргәч шундый игтибар

Бабай аптырап кала:

Мин утырсын дип төште,

Нинди тәүфыйклы бала!

-Радко турында бабай дөрес уйладымы?

- Тәүфыйклы бала нинди була? Бу очракта ул нишләр иде?

-Транспортта үзеңне ничек тотарга кирәк? (укучыларны сөйләтү)

-Транспортта шушы кагыйдәләрне үтәмәгән кешеләрне күрергә туры килдеме сезгә? Ул кешене ничек бәяләдегез?

5) Мәктәптә.

-Тагын бер очрак белән танышып узыйк әле.

Алсу мәктәп китапханәсеннән берничә китап алып, сыйныф бүлмәсенә кергәндә, Амир кинәт ишекне ачып җибәрде.ишек Алсуның кулына бәрелде, китаплар идәнгә чәчелде.

-Ник ишек төбендә басып торасың? – диде Әмир дорфа  гына һәм йөгереп чыгып китте. Алсу сүзсез генә идәнгә чүгәләде. Аның күзләрендә яшь иде.

-Сез Әмир урынында булсагыз нишләр идегез? (укучылар бу ситуацияне уйнап күрсәтәләр: Әмир Алсудан гафу үтенергә, китапларын җыярга булышырга, ә  Алсу аңа, ярдәме өчен, рәхмәт әйтергә тиеш)

-Мәктәптә үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

6) Уен “Әдәплелек сүзләре кибете”

-Әңгәмәбез ахырына якынлашып килә, бүгенге теманы йомгаклап, уен уйнап алыйк әле (Укучылар 3 төркемгә бүленә)

1 – “Мин өйдә”

2 – “Мин мәктәптә”

3 – “Мин урамда”

-Хәзер без сезнең белән “Әдәплелек сүзләре кибете”нә барып андагы сүзләрне сатып алырбыз. Бу кибетнең сатучысы бик әдәпле кеше һәм ул әдәплелек сүзләрен дөрес итеп, кирәкле урында куллана белгән кешеләргә генә бирә. Ә һәр төркем укучысы узләренә кирәкле сүзләрне генә сайлый һәм ул сүзне ничек куллануы турында сөйли. Мәсәлән, рәхмәт сүзе:

1 төркем – мин ашагач, әниемә “рәхмәт” дип әйтәм

2 төркем – миңа партадашым каләм биреп торса, мин “рәхмәт” диячәкмен

3 төркем – мин берәр әбигә урам аша чыгарга ярдәм итсәм, ул миңа “рәхмәт” дип әйтәчәк.

Уен шулай дәвам итә. Кайсы төркем күбрәк әдәпле сүзләр сатып ала, шул җиңүче була.

-Шулай итеп, әдәпле кеше һәр җирдә үзен тәртипле итеп тота, олыны олы итеп, кечене кече итеп сөйләшә белергә, иптәшләре белән дус булып уйнарга, тирә якка игьтибарлы, ихтирамлы булырга тиеш.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

  Укытучы: Ибраева Л.Р

                                                                                                  1 сыйныфта  Әдәби уку дәресенә технологик карта                      

                                                                              .            

                 

Тема

  [й] авазы, Й,й хәрефләре

Теманың максаты

 Укучыларны тартык[ й] авазы, й хәрефләре белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; Казан белән таныштыруны дәвам итү.

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр

Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Парлы тартык авазлар.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭГ

Авазны белдерүче хәрефләрне белү, сүзне авазларга  таркату, авазга характеристика бирү

Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү

Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.

Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.

Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Эшләү киңлеге булдыру

Предметара бәйләнешләр

Эш формалары

Фронталь, парлап, индивидуаль

Ресурслар

Әйләнә -тирә дөнья. Математика.

Музыка. Сынлы сәнгать.

Әлифба 73-74 бит.

Язарга өйрәнү дәфтәре.

Төсле карандашлар, сүзләрнең схемалары, предметлы рәсемнәр, презентация.

I этап. Эшчәнлекне  мотивлаштыру.

Максат:укучыларны уку эшчәнлегенә кертү;  тартык [й] авазы һәм Й,й хәреф- ләрен  үзләштерергә әзерләү.

Елмаеп карагыз дөньяга

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

-Хәерле көн, балалар!

-Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр,- диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

 Тактада рәсемнәр:   йөрәк,йозак,йодрык,йорт, Предмет исемнәрен хор белән әйтегез һәм аларның эзлеклелеген истә калдырыгыз. (Укучылар күзләрен йома, укытучы йозак,йодрык  рәсемнәренең урыннарын алыштыра).

                                                                                         II этап. Танып – белү эшчәнлеге.

Өйрәнү эзлеклелеге

Белемгә (Б), аңлауга (А), күнекмәгә ( К)  юнәлтелгән биремнәр һәм күнегүләр

Диагностик биремнәр

                                                                                          1.Авазны сүздән аеру

Максат:укучыларны  авазларны ишетеп, танырга өйрәтү. Тартык аваз төшенчәсен  ныгыту.

1бирем Балалар, минем өстәлемдә сузык һәм тартык аваз хәрефләре ята. Алар өйләрен югалтканнар. Сез аларга үз өйләрен табарга булыша алмассыз микән? Мин һәрберегезгә бер хәреф бирәм. Әгәр сузык аваз хәрефе булса, кызыл өйгә, тартык аваз хәрефе булса, зәңгәр өйгә керегез. (Тактага кызыл һәм зәңгәр өй рәсемнәре эленгән. Укучылар тиешле өй турысына басалар.)

3 бирем Рәсемдәге предметларның исемен әйтегез. Авазларын кабатлату. Сузык авазларны әйтү ,үзенчәлекләрен, тартык авазларны әйтүне ныгыту.

 Уен “Сузыкмы яки тартыкмы?”

Сузык аваз булса, утырырга, тартык аваз булса, басарга.

Укытучы авазларны әйтә, ә укучылар эшлиләр.

Укытучы А ди, укучылар утыралар. Укытучы К ди, укучылар басалар. (шулай дәвам итә).

Уен “Сузыкмы яки тартыкмы?”

Сузык аваз булса, утырырга,

тартык аваз булса, басарга.

                                                                                                 2. Яңа аваз белән танышу

Максат: яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, з-с парлы тартыклар булуын ачыклау.

1.Агач башында алтын алка,

Көндез ята, төнлә калка. (Ай)

2. Ул бәйрәм яз чәчү беткәч үткәрелә. (сабантуй)

Бу сүзләрдә сезгә таныш булмаган нинди аваз ишетәсез?

Әйдәгез эле, үзегезнең пар белән шушы яңа аваз кергән сүзләр уйлагыз.

- /й/ авазы нинди тартык? Колакларны каплап әйттерү.

Кисмә хәрефләрдән сүзләр төзү. Ай,уй.ый, әй.(А,У,Ы,Ә хәрефләрен күрсәтү) Әйдәгез й аваз-хәрефен чакырыйк. әй, ишетергә тиеш, яңгырый бит ул, Й чык, анда нишләп торасың. Кем ярдәм итә й аваз -хәрефен табарга?

Бу хәрефнең исеме кыска и.Ул нинди хәрефкә охшаган? Бу хәреф турында табышмакта бар.

Җил капкага кош утырган

Очып китәргә тора.

Бу нинди хәреф булган?

Я, дустым, әйтеп кара. (й хәрефе)

3 Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау. 

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны парлау.Бер авазы белән генә аерылган сүзләр эзләү ( зал –  сал, бар-пар, гөл-көл, дары-тары)

Уен “Яңгыраумы, саңгыраумы ?”

1) Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау.

2 )  Уен “ Парын тап.”      

                                           3. Яңа хәреф белән танышу.

Максат:укучыларны Й,й хәрефләрен күреп, танырга өйрәтү.

1. Бирем.(А) Кисмә хәрефләр арасыннан ишеткән авазны белдерүче хәрефне табу.  Й,й (кыска и) хәрефләре белән таныштыру. (кыска и) хәрефе нәрсәгә охшаган?

2 Бирем. (Б)

Бу баш З хәрефе. Без аны кайларда язабыз? Җөмлә башында, кеше исемнәрен язганда.

Ә бу юл з хәрефе. Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.

 3 Бирем (К)

Кушылмалар ясау, з авазы кергән сүзләр уйлау.

Физминутка.”Нәниләр зарядкасы

Лидер артына бер рәткә басалар, музыка астында аның артыннан күнегүләрне эшлиләр.

Уен “Хәтереңдә калдыр.”

Шигырь укып, [з] авазы кергән сүзләр әйттерелә.

                                                                     I I I. Танып – белү эшчәнлеген диагностикалау.

1. Яңа хәреф белән  иҗекләр уку.

Максат: укучыларның теманы аңлауларын ачыклау. Казан турындагы белемнәрен киңәйтү.

1.Бирем  (А)

Иҗекләр уку.

2.   Бирем.  (А)

Яңа хәреф белән сүзләр уку.

Сүзләрне уку. Таныш булмаган сүзләрне аңлату.

3. Бирем (К)

       Рәсем буенча әңгәмә. Айдар белән Айрат турында хикәя төзеп сөйлик әле.

4. Бирем (К)

Сорауларга җавап бирү.

-Малайлар  нинди?

II.Дәреслекнең 73-74нче битләре өстендә эш.

1.Бирем(А). Кушылмалар һәм сүзләр уку.

2.Бирем(К). Текстны уку.

3.Бирем(А).Презентация белән эш  .Й хэрефе

Дәреслек белән эш.

IVэтап. Интеллектуаль - үзгәртеп кору эшчәнлеге.

Максат: уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкара алу күнекмәсен формалаштыру.

Рефлексия

Йомгаклау

Музыка астында балалар хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, группаларга берләшәләр. Группадагы укучылар саны сорауга җавапка бәйле. йон сүзендә ничә тартык аваз? Йозак  сүзендә ничә сузык аваз? Бәйрәм сүзендә ничә тартык?

Импровизацияле бирем

Үзегез [ й] авазыннан башланган, дәрестә әйтелмәгән бер сүз сайлагыз, аны иҗекләргә бүлегез.

Эвристик бирем

Шул сүзне кулланып, үз җөмләгезне төзегез.

Уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкару .

 Биремне үтәргә әзерлән, аны үтә, эшеңне тәкъдим ит һәм үзбәялә.

-Бүгенге дәрестә нинди “ачышлар” ясадык?

-Кәефләрегез нинди булды?

-Нинди кыенлыклар булды?

-Аларны ничек җиңдегез?



Предварительный просмотр:

Фән, сыйныф.

 Әдәби уку.  1 класс

Тема

Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы.

Дәрес максаты

Татар телен өйрәнүнең әһәмиятен аңлату, дәреслек белән таныштыру, танышу өчен кирәк булган беренче җөмләләрне балаларны ялыктырмыйча, җиңел генә аралашуга кертеп җибәрү.

Төп төшенчәләр

сүзләр: исәнме(сез), хәерле көн, сау бул, мин, син, малай кыз, кем, ничек, укытучы, укучы, бу, юк,әйе, түгел

Планлаштырылган нәтиҗә

Универсаль уку гамәлләре

Шәхси: китапка сакчыл караш тәрбияләү, яхшы геройларның гамәлләре аша үзеңдә яхшы сыйфатлар булдыру.

Танып – белү:тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, проблеманы билгеләү һәм аларны чишү юлын эзләү.

Регулятив: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш сыйфатына бәя бирү.

Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Оештыру аралыгы

Предметара бәйләнеш

эш формасы

Ресурслар

Фронталь, парлап, индивидуаль

Күңелле татар теле,  2-3 бит.

Үткәрү технологисе

Һәр этапка өйрәтү һәм үстерү өчен биремнәр

Һәр этапка  диагностик биремнәр

I этап. Китап белән  танышу. Рәсемнәрне карау.

Максат  – Татар теле китабы белән һәм татар әкиятләрендәге геройлар белән танышу.

Дорогие, ребята! Сегодня мы начинаем изучать татарский язык. Отныне мы будем учиться татарскому языку, т. е. учиться разговаривать и писать по – татарски.

Татарский язык наравне с русским языком является государственным языком нашей республики. На этом языке разговаривают около десяти миллионов человек. Зная этот язык, вы приобретёте много друзей.

Итак, приступаем к делу! Изучать татарски язык  нам поможет учебник, где вас ждут друзья, разговаривающие только по -татарски. Вы должны внимательно слушать учителя на уроках, а дома работать по этой книге вместе с родителями. Успехов вам!

А сейчас, давайте, откроем учебники и посмотрим рисунки.

А зачем нам нужно изучать этот язык?

 

II этап. Яңа материалны аңлату.

Максат  – Геройлар ярдәмендә яңа сүзләр, җөмлә конструкцияләре белән танышу.

Посмотрите, к нам в гости пришёл Шурале. Шурале – герой татарской сказки. Сказку написал великий татарский поэт Г.Тукай. Шурале разговаривает на татарском языке. Давайте с ним поздороваемся.

Исәнме,Шүрәле!

А теперь пожелаем ему доброго дня.

Хәерле көн!

Шурале хочет познакомиться с каждым из вас. Он спрашивает :

Син кем?

Ребята, Шурале не знает, кто девочка, кто мальчик. Поэтому надо представиться так:

Мин – Оля. Мин – кыз.

Мин – Артём. Мин – малай.

Значит, как правильно нужно представляться.

Исәнмесез! Минем исемем – Андрей.

Синең исемең ничек?

Как ответим на этот вопрос:

Минем исемем…..

А сейчас, ребята Шурале хочет узнать вас действительно зовут Андрей или Оля. Он задает вопрос:

Бу Андреймы?

О чем он спросил. Подумайте, какая часть в слове Андреймы (интонация) помогает нам задавать вопрос? А в слове Ләйсәнме? Итак, -мы, -ме в конце слова выражают вопрос.

Когда на вопрос Бу Андреймы?отвечаем утвердительно, говорим:

Әйе, бу - Андрей.

Когда отрицаем, говорим:

Юк, бу Андрей түгел.

 А, сейчас, посмотрим рисунки в учебнике и попробуем задать вопросы.

(работа по рисунку, повторение хором изученных слов и предложений)

Ребята, Шурале хочет познакомиться со всеми поближе. Он хочет узнать где вы живете, сколько вам лет. И задает нам вопрос:

Син кайда яшисең?

Что он спросил у нас?

Где ты живешь? И как мы должны ответить ему, ребята:

Мин Ярак – Чурмада яшим. (Я живу в Ярак – Чурме)

Шурале спрашивает:

Сиңа ничә яшь? (Сколько тебе лет?)

Как мы ему ответим:

Миңа җиде  яшь. (Мне 7 лет.)

А, вы ребята, хотите узнать где живет Шурале? Какой вопрос мы ему задаем:

Син кайда яшисеӊ?

Шурале отвечает: Мин урманда яшим. (Я живу в лесу).

Молодцы, ребята. А, сейчас, спросите друг у друга сколько тебе лет. Как спросите по татарски?

Сиңа ничә яшь?

 Какие слова и предложения вы услышали?

III этап. Динамик пауза

Максат  – укытучы артыннан дөрес итеп кабатлау, күнегүләр эшләү

Мы многое узнали да,ребята. А, сейчас, давайте, мы отдохнем. Вот нам Шурале сказал, что он живет в лесу. А что у нас растет в лесу? (Деревья, кустарники, цветы…). А , сейчас, представим себе, что мы деревья и поиграем. Я буду говорить и показывать упражнения, а вы повторяйте за мной и делайте эти упражнения.

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар үсә, үсә.

Ветер дует нам в лицо,

Закачалось деревцо.

Ветер тише, тише,

А деревцо все выше, выше.

I V этап. Яңа алган белемнәрне ныгыту.

Максат  – ситуатив күнегүләр,китаптагы рәсемнәр аша өйрәнгән сүзләрне, конструкцияләрне кабатлау

Ситуатив күнегүләр

Молодцы, все отдохнули, сели.

А , сейчас, я буду задавать  вопросы, вы будете отвечать на татарском языке. Посмотрим, что вы запомнили.

  1. В класс пришел новый ученик. Как он с вами познакомиться?
  2. Ты смотришь фотографию. Тебе хочется узнать, Коля ли это. Как ты спросишь?
  3. Встречаются Айдар и Саша. Айдар хочет узнать, где живёт Саша. Как он это спросит?
  4. У твоего одноклассника есть сестрёнка. Её зовут Алсу. Спроси, сколько ей лет.

(если остается время можно инсценировать ситуативные упражнения)

Молодцы, ребята.

Проводится игра «Кто сколько слов запомнил!»

(Учащиеся говорят слова которые запомнили)

А, сейчас, мы попрощаемся с Шурале. Как мы должны попрощаться?

Сау бул!

Исән бул!

Что мы делали чтоб повторить слова?

Как мы поиграли?

V этап. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Максат – дәрестә нәрсә турында белүләре, нәрсәгә ирешүләре турында әйтү.

V этап.  Итог урока

Чему вы научились на уроке?                                              

                                                                                         -          знаю          

Расскажите по схеме:                                  Я                 -        запомнил

                                                                                        -        смог  

Дома ещё раз попробуйте вспомнить эти слова , и повторите с родителями и понаблюдайте, знают ли ваши родители татарский, правильно ли они повторяют слова.                                              

Контролирующее задание

Значит, ребята, как мы познакомимся? Ещё раз повторим.

Как нужно прощаться?



Предварительный просмотр:

1 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта

Тема. [гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре

Дәреснең максаты

[гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре белән таныштыру;

  • сүз модельләре нигезендә [гъ], [г] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү;
  • басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен үстерү;
  • туган якка карата кызыксыну хисләре уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар [гъ], [г] авазларын дөрес әйтергә, әлеге авазларга характеристика бирергә өйрәнәләр;

басма текстны дөрес итеп укуга ирешәләр;

үз туган ягың белән горурлану хисе кичерәләр.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне ачу дәресе

Ресурслар

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2011. – 54 – 55 бит.

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба. Методик кулланма.  – Казан: Мәгариф – Вакыт , 2011. – 38 – 40 бит.

Якушина Е.В. Готовимся к уроку в условиях новых ФГОС. – http://www.openclass.ru

Дәрескә презентация, рәсемле әлифба, кояш, болыт рәсемнәре, флаглар, фишкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

УУГ

  1. Мотивация.

Максат. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Дәрескә кызыксыну уяна.

Сыйныфта уңай атмосфера тудыра, шигырь укый:

Елмаеп карагыз  дөньяга,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә карап елмаегыз һәм күңел күтәренкелеге бүләк итегез әле.

Кәефләрне ачыкларга тәкъдим итә:

Укучылар, кәефләрегез ничек? Әгәр кәефләрегез яхшы икән, кояш рәсемен күтәрәбез, кәефебез начар икән, болытны күрсәтәбез.

Укучылар елмаялар

Кәефләрен ачыклыйлар, рәсем күтәрәләр.

Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат. Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә. Табышмак җавабы булган сүзне авазлары ягыннан тикшерә белү.

Табышмак әйтә:

Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табарга тырышыгыз. Җавап-сүзләрнең схемасын төзи барырбыз.

Су түгел – сыек,

Кар түгел – ак.

Әйдәгез, хәзер сөт сүзенең схемасын төзик. (Күмәк эш)

Сөт җавабын әйтәләр

Авазларга характеристика бирәләр:

[с] – саңгырау тартык

[ө] – нечкә сузык

[т] – саңгырау тартык

Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу; сүз модельләре төзү.

Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу.

III.Уку максатын кую.

Максат. Аваз анализлауда кыенлык тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Дәреснең темасын, максатын билгели алу.

Табышмак әйтүне дәвам итә, кыенлык тудыра.

Үзем туныйм,

Үзем елыйм да елыйм.

Әйдәгез, бергәләп суган сүзенең схемасын төзик. (Күмәк эш)

Ни өчен [гъ] авазын әйтмәдек?

Димәк, без бүгенге дәрестә нинди аваз һәм хәрефләрне өйрәнербез инде?

Суган сүзен әйтәләр.

Авазларга характеристика бирәләр:

[с] - саңгырау тартык

[у] – калын сузык

[а] – калын сузык

[н] – сонор тартык

Кыенлыкны таныйлар:

Чөнки без әле аны өйрәнмәдек.

Дәреснең темасын әйтәләр:

[гъ] авазын, Г, г хәрефләрен өйрәнербез, алар белән сүзләр укырбыз.

Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау

IV. Яңа белемнәр ачу.

Максат. [гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре белән танышу.

Көтелгән нәтиҗә. [гъ], [г] авазларына характеристика бирә белү.

[гъ] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итә:

Укучылар, барыбыз да бергә [гъ] авазын әйтәбез.

Сорау куя:

[гъ] – сузыкмы, тартыкмы?Ни өчен?

Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [гъ] – яңгыраумы, саңгыраумы?

Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер?

Дәреслек белән, төркемләп эшләүне оештыра:

Ә хәзер “Әлифба” китабын ачабыз, суган белән янәшә нинди рәсем күрәсез?

Бу сүзнең схемасы белән танышыйк әле.

Суган һәм гөл сүзләрендә икесендә дә г хәрефе бар, алар ике сүздә дә бер төрле укыламы?

Димәк, калын сузыклар янында [гъ], нечкә сузыклар янында [г] булып укыла икән. Бу авазларның икесенә билге булып бер хәреф – Гг хәрефе йөри. (Рәсемле әлифба эленә)

Дәреслек белән эшләүне дәвам итәбез: дага һәм Гүзәл сүзләрен төркемнәрдә тикшерәбез. (Төркемнәрдә эш)

Авазны хор белән әйтәләр.

Тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын әйтәләр.

Яңгырау тартык икәнен әйтәләр.

Уртасында нокта булган квадрат белән белдерелүен әйтәләр.

Гөл рәсеме икәнен әйтәләр.

Схеманы карыйлар.

Сүзләрне кабатлап әйтеп карыйлар, калын һәм нечкә әйтелүен ачыклыйлар.

Бирелгән сүзләрнең схемасын парларда төзиләр.

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну  белдерү.

Физкультминут

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк,

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк,

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк,

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Бераз ял итеп алдык,

Инде тиз эшне башлыйк.

V.Ныгыту.

Максат. Уку күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә. Яңа авазлар белән сүзләрне, басма текстны дөрес укый алу.

Дәреслек белән эшне оештыра:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге кушылмаларны хор белән укыйк әле.

Чылбыр рәвешендә г хәрефе кергән сүзләрне укыйк.

“Яран гөле” дигән текстны җөмләләп укыйбыз.

Укыган текст буенча сораулар бирә:

  • Әнинең исеме ничек?
  • Текстта тагын нинди исемнәр бар?
  • Алар ни өчен баш хәрефтән язылган?

“Идел елгасы” исемле текстны укыйбыз.

Сүзлек эше:

Идел – елга исеме, баш хәрефтән языла.

Татарстан – республикабызның исеме, баш хәрефтән языла.

Әңгәмә оештыра:

  • Сез тагын нинди елгалар беләсез?

Өстәмә мәгълүмат бирә:

Безнең  шәһәребез уртасыннан ага торган тагын бер елга-Казансу елгасы да Идел елгасына тоташа, ә Идел елгасы Каспий диңгезенә коя.

Кушылмаларны хор белән укыйлар.

Чиратлашып сүзләр укыйлар.

Текстны укыйлар, җөмләнең баш хәрефтән башлануын, ахырында нокта куелуын искәртәләр.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр:

  • Гөлнур.
  • Гөлназ, Галия, Гөлүсә.
  • Кеше исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Текстны укыйлар.

Әңгәмәдә катнашалар.

Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.

Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

VI.Мөстәкыйль эш.

Максат. Мөстәкыйль уку һәм фикер йөртү күнекмәләре булдыру.

Көтелгән нәтиҗә. Кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуын истә калдыру.

Эшне оештыра:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектә бирелгән таблицаны карыйбыз, андагы сүзләрне үзегез укып чыгыгыз әле.

Сорау куя:

  • Ни өчен бу сүзләр барысы да баш хәрефтән язылган?

Уен оештыра:

Хәзер “Яшеренгән сүз” уены уйнарбыз. Газизә сүзеннән нинди сүзләр төзеп булыр?

Мөстәкыйль укыйлар.

Җавап бирәләр:

  • Кеше исемнәре баш хәрефтән язылалар.

Сүзләр төзиләр:

Газиз

Гази

газ

изә

гизә

аз

игә

Танып белү: текст белән эшләү; анализ-синтез алымын куллану.

Коммуникатив:

коллектив фикер алышу.

VII.Рефлексия.

Максат. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә. [гъ], [г] авазларының яңгырау тартык булуын әйтә алу, үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирә белү.

Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерә, нәтиҗә ясый:

  • Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?
  • [гъ], [г] авазлары нинди авазлар?
  • Безнең сыйныфта Г хәрефенә башланган исемнәр юкмы?
  • Г хәрефенә башланган фамилияле кешеләр бармы?
  • Дәрес сезгә ошадымы?
  • Кем дә кем бүгенге дәрес материалын яхшы аңладым һәм аны башкаларга да аңлатып бирә алам дип уйлый, шулар кызыл флаг күтәрәләр.
  • Кем материалны аңладым, ләкин башкаларга аңлатып бирергә кыенсынам ди, алар яшел флаг күтәрәләр.
  • Кем әле минем аңламаган урыннарым һәм сорауларым калды дип саный, ул зәңгәр флаг күтәрә.

Укытучы укучылар эшчәнлеген бәяли, кәефне ачыкларга тәкъдим итә:

Укучылар, дәрес башында кәефләребез барыбызныкы да яхшы иде. Дәрес ахырында ул нинди калды икән? Үз кәефегезне белдереп, кояшта  авыз ясагыз.

Дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы! Дәрес тәмам.

Сорауларга җавап бирәләр:

  • [гъ], [г] авазларын, Г, г хәрефләрен.
  • Яңгырау тартыклар.
  • Гөлрух.
  • Галиев, Галина.
  • Әйе.

Үзбәя бирәләр: флаглар күтәрәләр.

Кәефләрен ачыклыйлар, кояшка авыз ясыйлар.



Предварительный просмотр:

Татар теле 1 класс  Ибраева Л.Р

Тема

Предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр.

Максаты

Балаларны предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру, предметны белдергән сүзләргә кем? нәрсә? эш – хәрәкәтне белдергән сүзләргә нишли? нишлиләр? соравын куя белергә өйрәтү, мәрхәмәтлелек, җәнлекләргә җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә

Кем? нәрсә? соравына җавап бирүче һәм  нишли? нишлиләр? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белүгә ирешү, схемаларга карап җөмләләр төзи белү.

Төп төшенчәләр

Предметны белдергән сүзләр,  эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру

Ресурслар

Татар теле  дәреслеге, авторлары И.Х. Мияссарова. Ч.М. Харисова

Презентация

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап.Оештыру өлеше.

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру

1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

- Без сезнең белән хәзер татар теле дәресе үткәрербез.

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

 Хор белән әйтү:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

2 нче слайд

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә,аларның ни өчен кирәкле кабатлана.

- Кояш  үзенең елмаюы, нурлары белән безгә яхшы кәеф бүләк итә

- Бүген без татар теле һәм әдәби уку фәннәренең һәр дәрес кунаклары булган Әмир һәм Әминә янына кунакка килдек. шул ук вакытта татар теле белән шөгыльләнергә булдык.. Алар авылда яшиләр икән һәм бик күп җәнлекләр белән дуслар.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап,уңай атмосфера тудыралар.

Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты : предмет исемнәрен атап чыгу.

  Көтелгән нәтиҗә:

Предмет исемнәрен дөрес итеп әйтә белү.

  1. этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Дәреслектәге рәсем буенча эшлибез.18 нче бит

  •  Менә бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (Эт, куян, ат, әтәч, чеби, күбәләк)
  • Ләкин бу җәнлекләребез хәрәкәтләнмиләр.
  • Алар хәрәкәтләнсен өчен, әйдәгез бергәләп тылсымлы сүзләр кабатлыйбыз: Белемле кеше югалмас! Белем бәхет ачкычы. Белем кояштан яктырак.
  • Ә алар һаман хәрәкәтләнмиләр, бу гына җитми, ахры, диде Әминә.
  • Әйдәгез, кызык итәбез үзләрен. Бергәләп предмет исемнәрен әйтәбез, сез балалар аларның хәрәкәтен белдергән сүзләрне табарсыз. (проблема куела)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Регулятив эшчәнлек (укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы,информация табу,иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү)

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

Максаты: предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру.

Көтелгән нәтиҗә:

- Кем? нәрсә? соравына җавап бирүче һәм  нишли? нишлиләр? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белүгә ирешү.

-  схемаларга карап җөмләләр төзи белү.

  1. этап. Яңа тема өстендә эш.

- Бу нәрсә? ( ат)

- Ат нишли? (чаба, кешни…..)

- Эт нишли? (өрә, тешли…….)

- Куян нишли? (сикерә, ашый…..)

- Әтәч нишли? (кычкыра)

- Күбәләк нишли? (оча)

- Хәрәкәтләнделәрме җәнлекләребез?

- Без нинди предметлар турында сөйләштек?

Димәк, предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куйдык? (Кем? нәрсә?)

- Алар нинди хәрәкәтләр ясадылар?

- Ә хәрәкәтне белдергән сүзләргә нинди сораулар куйдык? (нишли? нишлиләр? )

- Бик дөрес укучылар. Предметны белдергән сүзләр җөмләдә кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Аларны                 тамгасы белдерә.

Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр җөмләдә нишли? нишлиләр?  сорауларына җавап бирә.

Аларны                 тамгасы белдерә.

- Тактада язылган җөмләне кем укый ала?

Тиен сикерә.

- Әйдәгез бергә схемасын төзеп карыйбыз.

Тиен нинди сорауга җавап бирә? (Нәрсә?)

- Димәк нинди схеманы куярбыз? (         )

- Бик дөрес.

- Сикерә нинди сорауга җавап бирә? (Нишли?)

-Димәк нинди схеманы куярбыз? (           )

-Җөмләне нинди хәрефтән башлап язабыз? (Баш хәрефтән)

-Димәк схеманың башында җөмләнең башын күрсәтергә кирәк.

- Җөмлә ахырында нәрсә куябыз? (нокта)

- Әйдәгез, хәзер Күбәләк оча  җөмләсенә схемасын төзибез.

-Кем схеманы тактада сызып күрсәтә?  

- Дөреслеген тикшерик әле.

Физкультминутка.  

     

3 этап.Яңа тема өстендә эш.

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү,тикшерү,коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү

4 этап. Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту

Көтелгән нәтиҗә:

--схемага карап, җөмләләр төзү

4 этап. Ныгыту.

 9 нчы күнегү. Парлап эш

Схемаларга карап, җөмләләрне язып бетерү.

-9 нчы күнегүдә схемалар бирелгән  Шуннан өч схема тактада шуларга.Әмир  җөмлә төзи алмый аптырый.

-Булышабызмы, балалар?

Кош сайрый. Куян чаба. Үрдәк йөзә.

-Җөмләләрне төзибез һәм дәфтәргә  язабыз.

- Кем беренче җөмләне тактага чыгып яза?

- Дөреслеген тикшереп алыйк әле.

4 этап. Ныгыту.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү,мәгънә төзелеше)

5 этап.Тикшерү күнегүләре.

Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Көтелгән нәтиҗә:

- Предметны, эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба  белү

5 этап. Тикшерү күнегүләре.

“Артык сүзне тап” уены

-Предметны белдергән сүзләрне табарга. Дөрес җавап булса, көймә йөзеп китә, ә ялгыш булса җавап төссезләнә.

Предметны белдергән сүзләрне сез икенче класста исем дип үтәчәксез.

-Ә  эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне нинди сорауга җавап бирә? (нишли? нишлиләр?)

-Молодцы!

-Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне 2 нче класста фигыль дип үтәчәксез

«Парын тап»  уены Слайд 27

- Әминә сүзләрнең парын югалткан, әйдәгез бергәләп табыйк  әле

5 этап.Тикшерү күнегүләре

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше)

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

 Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Көтелгән нәтиҗә:

- Предметны, эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба  белү

-алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

6 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?

- Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?

 -Аны безгә ни өчен белергә кирәк?

-Тагын хәтерегездә яхшырак калсын өчен ,  бер-берегезгә сөйләп карарсыз, өйгә кайткач әти- әниләрегезгә сөйләп күрсәтерсез.

Дәрес бетте. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт!

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)



Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

2 нче сыйныф

Тема

Кушымчалар

Максат

Сүзнең мәгънәсен үзгәртүче  һәм сүзнең мәгънәсен үзгәртмәүче кушымчалар турында күзаллау булдыру.

Сүз ясагыч кушымчалар ялгап, тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Сүз ясагыч кушымчаның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен аңлау, сүзнең тамырын һәм сүз ясагыч кушымчаны билгели белү, тамырдаш сүзләр ясап язу

Төп төшенчәләр

Сүзнең тамыры, сүз ясагыч кушымча, сүзнең мәгънәсен үзгәртмәүче кушымча, тамырдаш сүзләр

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 2 нче кисәк,10-12б.

2.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 35-36 б.

3.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012

1. Презентация Power Point - “Кушымчалар”

2. Дидактик карточкалар,  тест

Укытучы:   Ибраева Л.Р


Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?  Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

  • - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр төшенчәсен аңлата алу

1. Матур язу күнегүе.

- Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.

Гг

Гармунлы йорт – моңлы йорт. Гармунчы гармун уйный.

2. Җөмләләр өстендә эш.

- Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез.

- Шул сүзләрнең тамырларын билгеләгез.

- Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?

- Болар нинди сүзләр?

- Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?

- Фикерегезне шушы җөмлә өстендә дәлилләп күрсәтегез.

-  Гармунлы, гармунчы сүзләрендә тамырга ялганып килгән кисәк нәрсә була?

Укучыларның җаваплары тыңлана. Бу җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар

- Гармун

- Татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең башында була

- Тамырдаш

-  Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр генә ТАМЫРДАШ була.

Укучылар үз җавапларында гармун, гармунчы, гармунлы сүзләренең бер үк тамырдан ясалган булуы һәм төрле мәгънәләргә ия булулары турында әйтәләр

- Кушымча

ТБУУГ: тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

- Рәсемне игътибар белән карагыз. Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән? Бу кем? Бу нәрсә?

 Экранда кышкы табигать күренеше, чаңгычы һәм чаңгы рәсемнәре

- Әйдәгез, чаңгы, чаңгычы сүзләрен кулланып җөмләләр төзеп әйтик.

Укучылар төзегән җөмләләрдән укытучы тамыры чаңгы булган сүзләрне экранда күрсәтә бара.

Чаңгы             Чаңгыда                  Чаңгычы                        

                         Чаңгыны

- Булдырдыгыз, укучылар, бик матур җөмләләр төзедегез.

- Сүзләрне укыйк һәм тамырын билгелик.

- Кайсы сүздә кушымча юк?

- Ул нинди сүз була?

- Кушымчаларны гына аерып әйтегез әле.

- Кайсы  баганадагы сүзләрнең төп мәгънәсе үзгәрмәгән? Аларга нинди кушымчалар ялганган?  

- Кайсы сүздәге кушымча сүзнең төп мәгънәсен үзгәртте, ягъни, яңа сүз ясады?

- Нинди нәтиҗә ясарбыз? Кушымчалар нинди эш башкаралар икән?

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

 -Дәрескә нинди максат куярсыз?

Укучыларның җаваплары

Әти миңа чаңгы сатып алды. Мин чаңгыда шудым. Минем оста чаңгычы буласым килә. Чаңгыны саклап тотарга кирәк.

- Чаңгы

- Тамыр сүз

-  -да, -ны, -чы

- Чаңгычы сүзендәге  -чы кушымчасы

- Кайбер кушымчалар сүзнең мәгънәсен үзгәртмиләр, ә кайберләре үзгәртәләр, яңа сүз ясыйлар.

- Кушымчалар турында

Балаларның җаваплары

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

сүз ясагыч кушымча турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

тамырга сүз ясагыч кушымча ялганып яңа сүз ясалуын мисаллар  китереп раслый белү

- Чаңгыда, чаңгыны сүзләрендәге -да, -ны кушымчалары нинди эш башкарды?

- Чаңгычы сүзендәге -чы кушымчасы нинди эш башкарды?

- Яңа сүз ясавын дәлилләп күрсәтегез.

- Ничек уйлыйсыз, яңа сүз ясагач, аны нинди кушымча дип атарга мөмкин булыр иде?

Нәтиҗә:

 - Сүзнең төп мәгънәсен үзгәртүче кушымча сүз ясагыч  кушымча дип атала.

Экранда сүз ясагыч кушымча тамгасы күрсәтелә 

( /\ ).

- Нәтиҗәләрне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк, дөрес фикер йөрттекме икән?

  • - Алар сүзнең формасын үзгәртте, ә яңа сүз ясамады

Сүзнең төп мәгънәсен, лексик мәгънәсен үзгәртте, яңа сүз ясады.

-  Чаңгычы сүзе чаңгы тамырыннан ясала: чаңгы (нәрсә?). Сүзгә -чы кушымчасы ялганып, яңа сүз барлыкка килә: чаңгычы (кем?).

Балаларның җаваплары

 Дәреслекнең 11нче битендәге кагыйдә өстендә парлап эшлиләр,  берничә укучы кагыйдәне сөйләп күрсәтә. Үзбәя .

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

Дәреслек белән эш.

1. 8 нче күнегү.

Х.Халиковның “Бурачы һәм курайчы” шигыре

2. 9 нчы күнегү.

- Баганалап бирелгән сүзләрне игътибар белән укыгыз. Алар турында нәрсә әйтә аласыз?

Күнегүне телдән үтәлә, соңыннан, үрнәк буенча,  яңа сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып язалар.

Бура, бурачы, курай, курайчы сүзләренең мәгънәләрен дәреслекнең 99 нчы битендәге “Аңлатмалы сүзлек”тән табып укыйлар, шул сүзләр белән  җөмләләр төзиләр.  

Өйрәнгәннәргә нигезләнеп, соңгы баганадагы сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялганып, яңа сүзләр ясалуын аңлаталар

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  “Аңлатмалы сүзлек” куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүзнең тамыры,  тамырдаш сүзләр, сүз ясагыч кушымча турында белемнәрне практик куллана белү

1. Дидактик уен “Уңган бакчачы”.  Төркемнәрдә эшләү.

- Әйдәгез, җыр, юл, эш тамыр сүзләрен бакчага утыртыйк. Агачыгыз тармакланып үссен өчен, үз тамырыгыздан яңа сүзләр ясагыз. Кемнең агачы күп ботаклы, ябалдашлы булып үсәр икән. Шул укучылар “Уңган бакчачы” дигән исем алачак.

 “Уңган бакчачы”ны билгеләү. Тикшерү. Үзбәя.

Яңа сүзләрне кертеп, 2 җөмлә төзеп язарга тәкъдим ителә.

2. Дидактик уен “Кайсы сүз артык?”

сүз               урман                 балык                    күз

сүзлек        урманны            балыксыз             күздән

сүзле          урманлы            балыкта                күзлек        

сүздә         урманчы            балыклы               күзсез

3. Күп нокта урынына сүз ясагыч кушымчалар куеп, яңа сүзләр  ясагыз. Мәкальләрне күчереп языгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.

4. Тест  

Соңыннан  дәфтәрләрен алмаштырып,  бер- берсенекен  тикшерәләр,  эшләрен бәялиләр.

1 төркем: җыр(җырчы, җырлы, җырсыз)

2 төркем: юл (юлчы, юлдаш, юлсыз, юллы)

3 төркем: эш(эшче, эшле, эшсез, эшчән)

Берничә укучы үзе төзегән җөмләләрне укый.

- Сүздә, урманны, балыкта, күздән.        

1) Дус...(лык) таш коймадан ныграк.

2) Сүздә тору – зур...(лык), сүздә тормау – хур...(лык).

1) Тамыр  сүзләрне  сайла       а)җиләк   ә)балык   б)сызгыч  в)сандугач   г)карлыган   д)очкыч              

2) Тамырдаш  сүзләрне  сайла      а)ташчы   ә)таш   б)ташлык  в)ташлар

3) Артык  сүзне  сайла       а)эш   ә)эшче   б)эшчән   в)эшләпә  г)эшсез

4)  Сүз ясагыч  кушымчалы  сүзләрне  сайла        а)кешеләр  ә)балыкчы   б)сүзлек   в)тәмле

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше.

“Дуслык таш коймадан ныграк” темасына тамырдаш сүзләр кулланып, хикәя төзеп язарга.  

Балаларның җаваплары

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

3 нче сыйныф Казан шәһәре Совет районының  “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 167 нче урта гомуми белем  мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Тема

Тамыр һәм кушымчалар темасын ныгыту.

Максат

1.Сүзнең тамырын дөрес билгеләү,кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясауны ныгыту.

2.Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыгын, матур һәм дөрес язу күнекмәләрен  үстерү, сүзлек составын баету.

3.Хезмәткә мәхәббәт, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылганнәтиҗә

Сүз ясагыч кушымчаның сүзнең  мәгънәсен  үзгәртүен аңлау, сүзнең тамырын, сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаны билгели белү

Төптөшенчәләр

Сүзнең тамыры, сүз ясагыч кушымча, сүзнең мәгънәсен үзгәртмәүче кушымча

Предметара  бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1 Татар теле:татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 3  нче  сыйныфы өчен  дәреслек 1,2 кисәк – И.Х.Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова:рәссамыЛ.Хисамова. – “Казан:Мәгариф-Вакыт”нәшрияты – 2013.

2.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012,

3.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 3 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013

1. Презентация Power Point - “Тамыр һәм кушымчалар”

2. Дидактик карточкалар,  тест

Укытучы:  Ибраева Л.Р.


Дәрес этаплары

Дәресэтабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагы-лышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив уни-версаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәл-ләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәл-ләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.(1 слайд)

Укучылар исәнләшә:

- Исәнме,дустым!

 - Хәлләрең ничек?

 - Син кайда булдың?

 - Мин бик сагындым!

 - Син килдеңме?

 - Мин моңа бик шат!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү.

Проблемалы ситуация тудыру.

Укытучы өчен максат:сүзнең та-мыры, сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар ту-рында  элек үз-ләштергән белем-нәрне мөстәкыйль рәвештә  искә тө-шерү мөмкинлеге булдыру;

Укучылар өчен максат: сүзнең та-мырын, кушымча-ларын  билгели белү

Укытучы өчен мак-сат:Алган  белем-нәр  ныгытуны  оештыру

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәрес-нең темасын, мак-сатын билгели белү

1.Тамыр сүз нәрсәне белдерә?    

2. Сүзләр нәрсәләргә таркала?    

3. Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?  

4. Кушымчаларның ялгану тәртибен мисал ярдәмендә аңлат.) (2 слайд)

-

Укучылар, сорауларда һәм сезнең җавапла-рыгызда күбрәк нинди сүзләр кабатланды? Игътибар итегез әле!

-Әйе, тамыр һәм кушымча сүзләре кабатлана. Ничек уйлыйсыз,без бүген дәрестә нәрсә ту-рында сөйләшәчәкбез?

-Бик дөрес! Инде дәфтәрләрегезне ачып бүген-ге числоны һәм теманы язып куегыз! (3 слайд)

-Бүгенге дәреснең максатлары итеп без (4 слайд)

1.Сүзнең тамырын табарга, кушымчалар яр-дәмендә яңа сүзләр ясауны ныгыту.

2.Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игъти-барлылыгын, матур һәм дөрес язу күнекмә-ләрен  үстерү, сүзлек составын баету.

3.Хезмәткә мәхәббәт, татар теленә хөрмәт тәрбияләү. Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләүне алачакбыз.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

1.Сүзнең төп мәгънәсен белдерә)

2.Тамырга һәм кушымча-ларга

3.Юк

4.Матурлыкны

-Тамыр һәм кушымча сүз-ләре кабатлана.

-Тамыр һәм кушымча турында

Кушымчаларның  тамырга ялгану тәртибе турында белемнәребезне ныгыта-чакбыз.

ТБУУГ: тамыр, кушым-чаларның төп билгелә-рен  аерып күрсәтүне формалаштыру.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстә-кыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инс-трукцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп га-мәлләр кылу

КУУГ: күмәк  фикер алышуда катнашу

Язу күнекмәләре булдыру.

Үткән теманы ныгыту.

Динамик пауза

Белемнәрне ныгыту.

Укытучы өчен максат:

Укучыларда матур язу күнекмәләрен ныгыту, эшкә, хез-мәткә карата уңай караш тәрбияләү.

Укучылар өчен максат: парта артында төз утыру,

хәрефләрне  дөрес язу.

Укытучы өчен мак-сат:

Белемнәрне тулы-ландыруда  өстәмә әдәбият куллану;  белемнәрне күне-гүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкин-леге булдыру

Укучылар өчен максат: белемнәрне дәреслек һәм өстә-мә әдәбият кулла-нып камилләштерү

И сабыйлар!                        

Эшләгез сез,                  

Иң мөкатдәс нәрсә - эш.

-  Шигырьдә нәрсә турында сүз бара

 - Шигырьне кем язган?

-  Бу юллар аның кайсы шигыреннән?

 -  Ә сез әти-әниегезгә булышасызмы соң?

-Мөкатдәс дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?”

--Мөхим дип тә әйтергә була.

-Дөрес.Хәзер дәфтәрегезнене ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз..Шушы ши-гырь юлларын дәфтәрегезгә матур язу итеп язып куйыйк.

(5 слайд)

1.Сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга таркату

а.Кош   Җылы   Эш Гармун  Урман  Җил   Чәчәк  Саран

ә.Гармунчы  Җимлек Агачлык  Дуслык  Авылдаш  Шатлык  Балыкчы  Уйчан   Җырчы Тәртипле Чишмә    

б. Сыйныфташлар  Бакчачыга  Биючеләр Тынычлыкны Игенченең Башлыкта Күзлектән Сүзлекләр

2.Текст белән эш “Урманчы аланы”

Безнең якларда урман (-нар,- да, -лы) күп. Ерак түгел урман (-лык, -чы, -сыз) йорты. Урман (-чы, -да) бабай безне һәрвакыт үзе янына алып килә.Безгә урманнар (-ны, -сыз) сакларга киңәш итә.

3.Физкультминутка

Бигрәк шаян курчак син

Тик тормыйсың берчак син.

Чүгәлисең, басасың,

Башың уңга борасың.

Аннан сулга карыйсың,

Сикергәли башлыйсың.

Башны артка ташлыйсың,

Әйләндерә башлыйсың.

Идәнгә иелеп, басарга өлгерәсең.

Тирән итеп сулыйсың да,

Ял итәргә туктыйсың.

4.Дидактик уен  “Артык   сүзне  тап”

Баллы             Су                 Җирле          Борыч

Балдак            Сусыз           Җирән          Боргыч

Балдай            Сумала         Җирлек        Борау

5. Дәреслек белән эш.

Дәреслекләрегезнең  47 нче битен ачыгыз һәм 79 нчы күнегүне табыгыз.Әйдәгез биремне укыйк.

-Бирем: сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга таркат. Бу күнегүне язмача башкарачакбыз. Чиратлашып тактага да чыгабыз,урыннарыбызда да язабыз.

6.Мәкальләрне тулыландырып укырга

Укучыларның җаваплары

-  Эш турында

-  Г.Тукай язган.

- “Эшкә өндәү”

-  ...

- Иң кирәкле.

-Бертөрле мәгънә белдерә

Бирелгән сүзләрне тамыр, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларга таркатырга

Җәя эчендә бирелгән ку-шымчаларның тиешлесен сайлап ,җөмләләрне күче-реп язарга тиеш булалар.

Шигырьдәге  физик күне-гүләр башкарыла

Һәр баганадан артык сүзне табарга һәм ни өчен артык икәнлеген аңлатырга

Дәфтәрләрдә һәм тактада башкарыла.

1)Дус...(лык) таш койма-дан ныграк.

2) Сүздә тору –зур...(лык), сүздә тормау – хур...(лык).

3)Үз ана...(сын) зур...

(лаган) кеше ана...(сын) хур...(ламас)

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстә-кыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструк-уцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туп-лауда үзара хезмәт-тәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: белемнәрне мөстә-кыйль  куллану мөм-кинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүзнең та-мыры,  сүз ясагыч һәм төрләндергеч  кушымча турында белемнәрне прак-тик куллана белү

4. Тест  

Соңыннан  дәфтәрләрен алмаштырып,  бер- берсенекен  тикшерәләр,  эшләрен бәялиләр.

Сораулар   Әйе  (+)Юк (-)

1.Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле баш-ка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала.

2.Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне ку-шымчалар диләр.

3.Төрләндергеч кушымча-лардан соң ясагыч ку-шымча килә аламы?        

4.Күлмәк сүзенең тамыры күл, кушымчасы мәк.

5.Балачак сүзенең тамыры бала, кушымчасы – ча

6.Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана.                

7.Нечкә әйтелешле сүз-ләргә калын кушымча ял-гана.

ШУГГ: үз мөмкин-лекләреңне белү-бел-мәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә ло-гик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗә-сен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Рефлексия

Өй эше бирү

Укытучы өчен мак-сат: дәрестәге эш-чәнлекне анализ-лау,  белемнәрне бәяләү һәм килә-чәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фике-реңне дәлилләү, дә-рестә алган белем-нәрнең әһәмиятен аңлау, аларны ки-ләчәктә куллана белү

Укытучы өчен мак-сат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

- Без  дәрестә бүген нәрсә белдек?  

-Ни рәвешле ныгыттык?

2. Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше.

Дәреслекләрегезнең 46 нчы битендә 76 нчы күнегү- рәсем буенча хикәя төзеп язарга;

*Үз белемнәрен тагын да тирәнәйтергә теләү-челәргә иҗади бирем дә тәкъдим ителә.Әдәби уку дәреслегеннән ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалары булган биш сүз күчереп язарга

(әсәрен күрсәтергә).

Балаларның җаваплары

-Белгәннәребезне ныгыттык

-Язу һәм телдән җавап бирү формасында.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресенең технологик картасы

Ф.И.О.: Ибраева Л.Р

Сыйныф: 4а

Дата: 29.02.16

Предмет: әдәби  уку

Дәрес темасы: 1.“Шыгырдавыклы башмаклар” эчтәлек буенча эш.2.Алган белемнәрне ныгыту

Дәреснең максатлары :Белем бирү максаты: Геройларга хас сыйфатларны ачыклау, аларга бәя бирү. Текстка һәм геройларга  карата үз фикереңне әйтә белү. Д. Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен искә төшерү, ныгыту, белемнәрне тулылындыру. Татар теленнән сөйләм һәм лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерүне истә тотып, укучыларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү.

Фикер сәләтен үстерү максаты: Укучыларның мәгънәле һәм иҗади фикер йөртүен үстерү.

Тәрбияви максат: Укучыларда бер-берсенә карата ихтирамлылык, толерантлык тәрбияләү.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

1. Мотивация. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

I. Оештыру моменты.

Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру

-Укучылар, безнең бүген гади генә дәрес түгел , ә ярыш-дәрес.  Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен искә төшерербез, белемнәрне ныгытырбыз

Исәнмесез!.

Укучыларның җавабы.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

2.. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

1.Өй эшен тикшерү.

Укучыларның җавабы.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

3.Яңа белемнәр формалаштыру.

2.”Шыгырдавыклы башмакларны” рольләргә бүлеп уку

Автор: Гөлшатның сары башмаклары бар.Сап-сары, сары күбәләкләр кебек алар. Башмаклар җырлыйлар:”Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр!”. Башмакларны әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәрде. Гөлшатның әтисе -  фронтта танкист.

   Гөлшатның дус кызы Ләлә күршедә яши. Ләләнең дә әтисе фронтта. Әтисе кайтыр да Ләләгә дә шыгырдавыклы башмаклар алып бирер.

   Менә Гөлшатның әтисе фронттан кайтты. Әтисе белән өйгә бәхет кайтты.

Гөлшат: Исәнме,Ләлә! Минем әтием кайтты! Әтием кайтты!

Ләлә: (моңсу)Хәзер минем сары башмакларым булмас инде...

Автор: Гөлшатка бик күңелсез булды..

Автор: Гөлшат тиз генә бүлмәгә чыгып китте. Ул бүлмәдә нәрсәдер эзли башлады.

Әтисе: Кызым, нәрсә эзлисең?

Гөлшат: Берни дә түгел, әтием...

Автор: Үзе һаман нәрсәдер эзләде. Уенчыкларның берсен алды, берсен куйды...

Гөлшат сары башмакларны ала

Гөлшат:Нинди матурлар!... Әтием!. Мин башмакларны Ләләгә бирәм, әтием, яме?

Әтисе: Ярый, ярый, акыллым. Бик яхшы, иптәшең сөенер.

Гөлшат Ләләләргә керә.

Гөлшат: Ләлә! Мә, башмакларны киеп кара! Сиңа ярыймы? Дустым, мин сиңа башмакларны бүләк итәм. Ничек телисең, шулай ки.

Ләлә: Рәхмәт Гөлшат.

Автор: Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте.

Укучыларның рольләргә бүлеп укуы,

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, ныгыту.

3. Биремнәрне үтәү:

А). Сүзләрне һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итү.

1нче команда: кебек, гел, җырлый башлады, беркем дә, кадерле, алып килде, кемдер, эзли башлады, курчак театры, яктырды

2нче команда: бик, тоелды, елый башлады, ачыла, нәрсәдер, киеп кара, бүләк итәм, чыгып китте, булмас инде, күбәләкләр кебек

Сорауларга җавап бирү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

5.Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Б). Һәр командага 4әр сорауга җавап бирергә кирәк.

1. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясенең авторы кем?

2. Хикәядәге вакыйгаларны кем сөйли?

3. Әсәрнең төп геройлары кемнәр?

4.Гөлшат башта нәрсә бүләк итәргә уйлады?

5. Гөлшат башмакларны нигә ярата?

6. Дуслары Ләләгә нәрсәләр бүләк итәләр?

7. Гөлшатка ни өчен рәхәт, җиңел булып китте?

8. Сиңа бу хикәя ошадымы?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Сорауларга җавап бирү

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

УУГ: , тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

6.Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

В)Командаларга карточкалар өләшенә. Карточкадагы сүзләрнең антоним парларын билгеләргә.көлә, кайта, күңелле, алды, эшчән, батыр; китә, бирде, елый, күңелсез, куркак, ялкау

Бирә, чыгы, җиңел, килде, кия, юмарт; саран, авыр, сала, керә, китте, ала.

Г) “Син – миңа, мин - сиңа”. Командалар бер-берсенә дуслык турында сораулар бирәләр. Сораулар түбәндәгечә булырга мөмкин.

-Нәрсә ул дуслык?

-Дус нинди була?

-Дустың турында сөйлә?

- Кешеләр генә дус була аламы? Һ.б.

Д) Капитаннар бәйгесе. Бирелгән җөмләләрне киңәйтеп язарга.

Әтисе кайтты.                                                        Гөлшат керде.

- Укучылар, Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәре безне чын дус, иптәш булырга, авыр вакытта дусларга ярдәм итәргә, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белергә өйрәтә. Бер-берегезгә һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер торыгыз, киң күңелле булыгыз.

Геройларга характеристика

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

7. Рефлексия. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды?

Үзбәя бирү.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.  Әйбәт эшлим, материалны аңладым. Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 

Укучыларның җавабы.

Үзбәя.

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү

8, Өй эше.

Әгәр мин тылсымчы булсам,....



Предварительный просмотр:

Укытучы

Ибраева Ләйсән Расих кызы

Предмет

Татар теле, 4 нче А сыйныфы (татар сыйныфы)

Тема

Кушма сүзләр

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү; үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау; активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве; нәтиҗәләр чыгара белү; төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

Коммуникатив УУГ: сораулар бирә белү; үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

Регулятив УУГ:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең  темасын һәм максатын формалаштыру; укытучы һәм сыйныфташларың белән уртак эшчәнлек оештыра белү; үз эшчәнлегеңнең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү.

Предмет буенча: кушма сүзләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кушма сүзләрдә нечкәлек билгесе (ь), калынлык билгесенең (ъ) язылышын  

Дәреснең тибы

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Төп төшенчәләр

Кушма сүзләр

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әдәби уку

Эшне оештыру

Фронталь, , индивидуаль

Чыганаклар

Төп: Дәреслекләр: 1. Татар теле: туган телдә (татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен дәреслек. 4 нче сыйныф. 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2014 ел.

өстәмә: слайдлар, карточкалар, рәсемнәр

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

(1-2 мин)

Исәнләшү. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру:

-Исәнмесез, укучылар.

- Хәерле көн, балалар!

- Кәефләрегез ничек соң?

-Әссәламәгаләйкүм!

-Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

-Рәхмәт, укучылар.  Татар теле дәресен башлыйбыз.  

- Ягез әле, дөрес итеп ут ыра беләбез микән, тикшереп алыйк.

-Аяклар кайда?

-Куллар?

-Арка ничек тора?

-Дәрестә үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен дә искә төшерик:                                                  

Укучылар теләкләр тели:

- Исәнмесез, саумысез.

- Имин үтсен көнегез.

- Кояшлы иртә кебек,

Татар телен – туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

- Вә галәйкүм әссәлам.

-Идәндә.

-Партада

-Туры.

-Шауламаска!

-Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

-Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

-Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

ШУУГ: укытучы һәм сыйныфташларга хөрмәт хисе;

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

РУУГ: эш урынын оештыру.

Белемнәрне актуальләштерү

Алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәр буенчасораулар бирү

-Укучылар,  мин сезгә алдагы дәресләрдә өйрәнгән темалар буенча сораулар бирәм.  Ә сез игътибар белән тыңлап җавап бирерсез.

- Нинди кушымча сүз ясагыч кушымча дип атала?

- Сүз ясагыч кушымча ялганып ясалган сүзләр ничек атала?

-Ясалма сүзләр уйлагыз әле.

Укучылар җавап бирәләр, ясалма сүзләр уйлыйлар

ТБУУГ: объектларны таный, атый , билгели белү;

КУУГ: үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү;

П: Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән материалны белү. 

Проблемалы ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую (дәреснең темасын билгеләү)

Укытучы мәкаль, табышмаклар аша теманы һәм максатны билгеләтә

-Яңа сүзләр сүз ясагыч кушымча ялганып кына түгел, ә төрлечә ясала. Игътибарны тактадагы мәкальләргә юнәлтик әле.

Һәркемгә үз иле газиз.

Туган илем – гөлбакча.

- Калын хәрефләр белән язылган сүзләр бер-берсенә  нәрсә белән охшаганнар?   Безнең бүгенге дәресебезгә аларның ни катнашы бар икән?

Бүгенге дәреснең темасын билгелик.

-Мәкальләрнең мәгънәсен аңладыгызмы соң? Ягез,  аңлатып үтегез әле

Бирелгән мәкаль һәм табышмаклардан чыгып, чыгып, дәреснең темасын билгелиләр

 

= Минем уйлавымча, без кушма сүзләр турында сөйләшәбез, чөнки...

= кушма сүзләрнең дөрес язылышы турында сөйләшәбез, .....

=  ...........

=.....................

ШУУГ: туган илне, җирне ярату хисе

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау;

КУУГ: үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү;

РУУГ: дәреснең темасын формалаштыру

Максат, бурычларны билгеләү

-Димәк, бүгенге дәресебезнең  темасы  Кушма сүзләр  икән..

-Без бүгенге дәрестә ниләр эшләрбез икән?

Укучылар сорауларга җаваплар биреп, дәреснең максатын билгелиләр.

= кушма сүзләрне дөрес итеп язарга өйрәнәбез, дип уйлыйм.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен билгеләүдә логик фикерләү;

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

РУУГ: дәреснең макса- тын формалаштыру

Яңа материалны өйрәнү

Рәтләргә табышмаклар тәкъдим итә

-Һәрбер рәткә җаваплары кушма сүзләр булып килә торган берәр табышмак әйтәм .Игътибарлы булыгыз.Уйлап җавап бирегез.

Минем ике канатым бар –

Ике көмеш атым бар.

Йөгәнсез дә иярсез,

Чапсалар күз иярми .

Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет.

Аягын-башын яшерә

Таш күлмәге эченә.

(рәсемнәре күрсәтелә бара, рәсем астында сүзе дә язылган)

Сораулар ярдәмендә яңа дәресне аңлату

-Укучылар  тимераяк, ташбака, көнбагыш сүзләре ничек ясалганнар?

-Һәр тамырның аерым торганда үзенең мәгънәсе бармы?Алар сезгә аңлашыламы?Мәсәлән, тимераяк сүзенең?

- 2 тамыр бергә кушылганнан соң бу сүз ике төшенчә белдерәме соң, әллә бер генәме?

 -Ташбака, көнбагыш сүзләрен кайсыгыз аңлатып бирер икән?

-Димәк, кушма сүзләр ничә тамыр кушылып ясала икән?

-Рәхмәт, укучылар, мин сезнең белән килешәм. 1 кызыклы мәгүлүмат әйтим әле. Сирәк булса да, 3тамырдан ясалган кушма сүзләр дә очрый. Мәсәлән, акбүзат (ак+бүз+ат). Мәгънәсе аңлатыла, рәсеме күрсәтелә.

- Рәсемнәр астында бирелгән бөтен кушма сүзләр ничек язылган?

- Рус телендә мондый сүзләр бармы икән соң? Булса ничек аталалар?

- А сложные слова как пишутся?

- Вместе пишутся татарча ничек була?

- Димәк, бүгенге дәрес өчен кушма сүзләр турында нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Кагыйдәне укыту

-Дәреслекнең 46 нчы битен ачыгыз, тикшерегез, чынлап та, кушма сүзләр турында без дөрес әйттек микән?

 - Укучылар, безнең фикеребез дөрес булганмы, килешәсезме?

-Әйтегез әле, кушма сүзләрне белү  ни өчен кирәк?

-Бу сүзләрне белү аларны дөрес язу өчен һәм сөйләмдә дөрес куллану өчен кирәк.

- Яхшы. Алга таба бу сүзләр белән җөмләләр төзибез. Һәр рәт үз сүзе белән төзи. Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.

җөмләләр төзетү,  дәфтәрләргә язып кую.

Физкультминут

Укучылар рәтләрдә эшлиләр, җавап бирәләр, бер-берләренең җавапларын тыңлыйлар, дөрес булмаса төзәтәләр

= тимераяк

= көнбагыш

= ташбака

= 2 тамыр кушылып

=эйе, тимер һәм аяк сүзләре.

– Ике тамыр бергә кушылгач, бу сүз 1 генә төшенчә белдерә. Бозда шуу өчен кирәк булган тимер табанлы аяк киеме ул . Русчасы – коньки.

= Ул таш һәм бака сүзләреннән ясалган. Ул да  1 генә төшенчә белдерә. Суда яшәүче җәнлек ул.Русчасы черепаха була.

= Көнбагыш көн һәм бага (карый) дигән сүзләрдән ясалган. Ике сүз бергә кушылып, 1 генә төшенчәне белдерә. Ашый торган төшләре булган үсемлек ул. Русчасы – подсолнух.

= ике

= кушылып

= әйе, бар. Сложные слова.

=........

Кушма сүзләр

- 2 тамыр кушылып ясалалар  - 1төшенчә белдерәләр

- кушылып язылалар

(кычкырып та, эчтән үзләре дә укыйлар)

= .......

= алар сөйләмебезне баеталар, матурлыйлар..

= ......................

дәфтәрләрендә язып җөмләләр төзиләр.

  1. укучы ясата)

-Я әйтегез, сөйләгез ,

Ничек килә икән көз?

Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар

Җилләрдә тирбәләләр.

П:

ШУУГ: үз уңышларыңа һәм башкаларныкына сөенә белү;

ТБУУГ: табышмакларның  җавапларын таба белү;

КУУГ: рәтләрдә бергәләп эшли алу; башкаларның фикер- ләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: планлаштыру, үз эшчәнлекләрен план лаштыра һәм оештыра белү;

Белем һәм күнекмәләрне куллану

Дәреслек белән эш

-Ә хәзер, укучылар, күнегүләр ярдәмендә кушма сүзләр турындагы белемнәребезне ныгытырбыз. Дәреслекнең 46 нчы битен ачыгыз. 67 инче күнегүне табыгыз. Биремне .....укый.

-Әйе, бу сүзләр нинди мәгънәле кисәкләрдән тора икән? Беренче сүзне үзем әйтәм.Тимераяк – тимер һәм аяк. Сез дәвам итегез. Һәр укучы 1 сүзне укый.

-Укучылар, барлык сүзләрнең дә мәгүнәләрен аңладыгызмы?

-кызылканат, ислемай, төнбоек  р усча ничек була?

-68 нче күнегүне табыгыз. Биремне .....укый. Тактада һәм урыннарда эшлибез.

-Ә хәзеряңа сүзләр белән 3 җөмлә төзибез.

Татаrshool мультимедия кушымтасыннан “Кушма сүзләр” темасы) II дәресеннән кушма сүзләрдә ъ, ь билгеләрен куюга бирем эшләтү һәм   кушма сүзләр янында  ъ, ь билгеләренең кайсы очракта ниндие куела икәнлегенә нәтиҗә ясату.

69 нчы күнегүне табыгыз. Биремне .....укый. Һәркем мөстәкыйль эшли. Аннан тикшерәбез

Татаrshool мультимедия кушымтасыннан “Кушма сүзләр” темасы) I  дәресеннән  текст тыңлату, тексттан кушма сүзләрне таптыру, текстнын эчтәлеге буенча фикер алышу.

-Дәрес башында укылган мәкальләр белән бу текст арасында нинди уртаклык бар?

Дәреслектән  67 нче күнегүне телдән  эшлиләр, аңлатып баралар.

      Дәреслектән  68 нче күнегүне тактада һәм урыннарда язып эшлиләр, аңлатып баралар, яңа сүзләр белән 3 җөмлә төзиләр.

Дәреслектән дә шул кагыйдәне укыйлар

Дәреслектән  69 нчы күнегүне мөйстәкыйль эшлиләр,.

= .....................

= ...................

= .........................

П: әсәрне анализлау, геройларга характерис тика бирү;

ТБУУГ: укылган тексттан кирәкле информацияне табып аера белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикерең не дәлилләп башкалар- га җиткерә белү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Мөстәкыйль эш

-Туган илне, җирне ярату, сагыну турында әдәби уку дәресендә укылган кайсы язучы-шагыйрьләрнең  нинди әсәрләре хәтерегездә калды соң?

- Тагын 1 кызыклы бирем эшләп алыйк әле.

(ябылмалы тактада бирем)

Тиешле кушма сүзләрне куй.

1._________________әкрен йөри.

2._______________-ерткыч хайван.

3. Су буенда _________күп була.

4.Күл өстендә ________йөзә.

5. Кышын безнең урманнарга____________килә.

Сүзләр: карабүрек, аккош, ташбака, ярканат, юлбарыс, озынборын.

Укылган әсәрләрне искә төшерәләр

=  “Тиен белән сөйләшү” (Р.Төхфәтуллин), “Музыкант” (В.Бианки), “Кыр казлары” (Ф.Хөсни)  һ.б.

1._________________әкрен йөри.

2._______________-ерткыч хайван.

3. Су буенда _________күп була.

4.Күл өстендә ________йөзә.

5. Кышын безнең урманнарга____________килә.

Сүзләр: карабүрек, аккош, ташбака, ярканат, юлбарыс, озынборын.

П:

ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

ТБУУГ: өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели алу;

КУУГ: сораулар бирә белү;

РУУГ: мөстәкыйль эшли белү;

Өй эше

Өй эшен аңлату

Мөстәкыйль эш дәфтәреннән 32 нче күнегү.

Малайларга –эткә кушма сүз булырдай кушаматлар, кызларга – курчакка кушма сүз булырдай исемнәр язып килергә

Өй эшен язып алалар, сораулары булса  бирәләр.

Рефлексия, бәяләү, үзбәя

-Рәхмәт, укучылар. 

-Без бүгенге дәрестә ни эшләдек?

 -Нәрсә белдек?

- Ничек белдек?

-Сез үз җавапларыгыздан канәгатьме?

Укытучы дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Үз фикерләрен әйтәләр.

 

Үзбәя, бер-береңне бәяләү, укытучы бәяләве.

ШУУГ: үзбәя (иптәшлә рен һәм үз-үзләрен бәяли алу); үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау; эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнеш не билгеләү;

ТБУУГ: нәтиҗәләр чыгара белү;

РУУГ: коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяләү



Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен)

Тема: Көнеңне үткәрү тәртибе

Максат: вакытның кадерен белергә , мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү.

Кулланылган әдәбият.  “Әдәплелек дәресләре” Л.И. Галиева, Л.В. Баязитова, интернет ресурслар

Әңгәмә барышы:

-Бер секунд вакыт. Азмы ул, күпме? (Сәгатькә карап вакытны билгеләү) Билгеле, бик аз, күз ачып йомганчы үтә торган вакыт бу. Ләкин кечкенәдән үк шушы секундларны әрәм итмичә яшәргә күнегергә кирәк, чөнки ул кайвакыт синең тормышыңда җиңүләр яки җиңелүләр алып килергә мөмкин. Сез моны спортчыларның теге яки бу төр спорт ярышларында бигрәк тә ачык күзәтә аласыз.

Укучылар бүген без сезнең белән һәр көнне эшләнә торган эшләребезгә вакытны дөрес бүлү, көнебезне файдалы, матур үткәрү турында тирәнтенрәк сөйләшеп китәрбез.

Ишек шакыйлар, Алмаз керә.

-Укучылар, Алмаз нинди кагыйдәне бозды?

-Ул соңга калып килде?

-Алмаз, син нигә соңга калып килдең?

-Мин кичтән бик озак телевизор караган идем, шуңа соң гына йокларга яттым, ә иртә белән сәгать шалтырагач та “аз гына ятып торыйм” дигән идем, йоклап киткәнмен.

Инде иртә белән ашап- эчеп тә тормадым, сумкамны алдым да мәктәпкә йөгердем.Ләкин менә барыбер соңга калдым.

-Әйдә, Алмаз, тизрәк урыныңа утыр. Бүгенге дәрестә иптәшләреңне тыңла, үзең актив катнашып утыр һәм син көндәлек режимның нәрсә икәнен һичшиксез аңларсың.

Вакыт – ул кешенең зур байлыгы. Ул һәр кешегә тәүлектә бертигез бирелгән: 24 сәгать. Ләкин шушы вакытны төрле кеше төрлечә сарыф итә. Кайберләре аны бик файдалы итеп үткәрсәләр,  икенчеләре үзләренең вакытларын әрәм итеп яшиләр, бушка уздыралар. Нәтиҗәдә алар “буш” кешегә, ялкау кешегә әйләнәләр, һәр укучы үз вакытын үзе дөрес итеп үткәрергә өйрәнергә тиеш. Моның өчен, иң беренче, үзеңнең көнлек режимыңны булдырырга һәм шуның нигезендә яшәргә кирәк. Ул чакта син дәрес әзерләргә дә, китап укырга да, түгәрәкләргә  йөрергә дә, олыларга өй эшендә булышырга да, иптәшләрең белән саф һавада уйнарга да җитешәсең. Кечкенәдән һәр минутның кадерен белеп, һәр эшеңне бирелгән вакытта эшләргә гадәтләнеп үссәң, сине ул гадәтләрең өчен мактарлар – төгәл, өлгер кеше диярләр. Син алдыңа куйган максатыңа ирешерсең. Өлкән кешеләр вакыт белән яшиләр. Вакытында эшкә баралар, вакытында сезгә ашарга әзерлиләр һ.б. Вакытында  эшен эшләп өлгерә алмаган кешеләрне таркау, тәртипсез, эленке-салынкы кешеләр диләр. Ә каян килеп чыга соң андый кешеләр? Хәзер өзекне карагыз да бу сорауга үзегез дә җавап бирерсез.

Рамил һәм Равил – иптәшләр.

-Равил, дәрес әзерләргә мин сезгә килдем, миңа математикадан мәсәләне аңлатырсың әле.

-Килүең бик яхшы, билгеле, аңлатырмын, бергә-бергә дәрес әзерләргә күңелле булыр.  Әнә Камил белән Марат һәрвакыт бергә йөриләр, бергә дәрес тә әзерлиләр. Беркөнне генә мин Камилләргә барган идем, Марат та шунда. Икәүләшеп сыерчык оясы ясыйлар, берсе такта шомарта, икенчесе кисә. Әнә ясаган ояларын безнең мәктәп алдындагы каенга элеп куйганнар. Шундый яхшы булган.

-Ә мин телефонга яңа уен “скачать” иттем. Бик күңелле.

-Чынлапмы? Күрсәт әле! Әйе, шәп! Ә аны икәүләп уйнап буламы?

-Әлбәттә! (малайлар уенга биреләләр)

Рамил (сәгатькә карый). Вакыт бара.

-Тагын аз гына сөйләшик тә , дәрес әзерләргә утырырбыз. Дәрес әзерләп бетергәч, бәлки без дә сыерчык оясы ясарбыз.

-Сыерчык оясын Азат та, әтисе белән бергә ясап, өй түбәләренә колга башына кадаклап куйган.

-Сыерчык  дигәннән, син әле “Сыерчыктан хәбәр килгән” дигән шигырне сәнгатле итеп укырга өйрәндеңме?

-Өйрәндем, өйгә кайткач ук. Аннан телевизордан кино карадым, шундый кызык, эчтәлеген сйлим, тыңла ... (Шул вакыт телефон шылтыраган тавыш ишетелә. Равил телефон трубкасын ала.)

-Бу мин, әни. Энемне бакчадан алырга әле иртә. Мин... без әле дәрес тә әзерли башламадык. Нигә?.. Инде сәгать биш булганмы? Ә без сизми дә калганбыз. Мин хәзер барам. (Трубканы куя.) Рамил, син беләсеңме, сәгать инде биш икән, миңа энемне алырга бакчага барасы бар. Дәрес әзерләргә  бүген өлгермәдек. Иртәгә кил яме, дәрес тә әзерләрбез, сыерчык оясы да ясап куярбыз.

-Ничек инде сәгать 5, мин бит сезгә 3 тә үк килгән идем.

-Тагын аз гына сөйләшсәк, алты да булган булыр иде, мин энемне алырга да соңга калган булыр идем. Әйдә, йөгерик тизрәк.

-Балалар, Рамил белән Равилгә вакытында дәрес әзерләргә нәрсә комачаулый? (“Тагын азрак” сөйләшеп утыру)

-Әйе, балалар, “тагын азрак” сөйләшү,  “тагын азрак” йоклау, “тагын азрак” уйнау – безнең кадерле минутларыбызны сарыф итүче сәбәпләр. Күз алдына китерегез: әйтик, әниегез “тагын азрак” йоклыйм дисә, сез иртәнге ашсыз мәктәпкә китәрсез. Автобус йөртүче абый да “тагын азрак” йокласа, эшеләр эшкә, укучылар мәктәпкә соңга калыр иде. Табиб апа юлда очраган иптәше белән “тагын азрак” сөйләшеп торса, авыруның хәле авыраер иде. Менә кечкенә яшьтән үк башланган “тагын азрак” авыруы нинди тәртипсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин икән. Шуның өчен һәр эшне вакытында эшләргә , һәр минутның кадерен белеп яшәргә кирәк. Шул вакытта гына син барысына да җитешерсең һәм алдыңа куйган максатыңа ирешерсең. “Тагын азрак” чирен җиңеп, үз вакытыңа үзең хуҗа булып яшәргә кирәк.

-Балалар, сезнең арада Равил белән Рамил кебек үз вакытын бушка уздыручылар юкмы?

-Укучылар, ә сез дәрестән соң буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

-Спорт түгәрәкләренә, музыка һәм сәнгать мәктәбенә йөрибез.

-Бик яхшы! Буш вакытны шулай файдалы итеп үткәрү ул сезнең кәефегезне күтәрә, сәламәтлегегез ныгый, дусларыгыз күбәя, сез үзегездә яңа талантлар ачасыз.

- Укучылар, әгәр сез көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытыгызны файдалы итеп үткәреп уздырсагыз, сезнең һәр көнегез матур, файдалы үтәр, сау- сәламәт балалар булып үсәрсез.

- Әйдәгез, дәресебезне барыбыз бергә түгәрәккә басып “Сәгать” дигән шигырь белән тәмамлыйк.

Сәгать

Тау артыннан кояш чыгып,  таң аттыра,

Күккә менеп безнең эшне карап тора.

Менә  сәгать, барчабызны эшкә чакырып,

Тик-тик үткән секундларны санап тора.

Сәгать әйтә: - Әйдә, иптәш,

                         Әйдә, иптәш,

Заман белән бергә атла, бергә эшләш,

Минутларның, секундларның кадерен бел, - ди,

-Эшең калса, үкенерсез вакыт үткәч! (Г.Афзал)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган тел һәм әдәбияты укытучысы ИБРАЕВА ЛӘЙСӘН РАСИХ КЫЗЫ (Педагогик ста жым 12 ел) Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “ Туган тел” мастер классына бәйгесе н ә ПОРТФОЛИО

Слайд 2

Татар теленнән предмет олимпиадаларының муни ципаль этабында югары нәтиҗәләр Татар теле призер 2014 Кашапова Резеда-10А класс Татар теле призер 2014 Толстова Алена- 11А класс Татар теле призер 2015 Примерова Ксения- 7А класс Татар теле призер 2017 Илюшина Зарина- 1 1А класс

Слайд 3

Фәнни-гамәли конферен цияләр нәтиҗәләре

Слайд 4

Интелектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәлелеге

Слайд 5

Укучылары м бәйгеләрдә җиңү яулыйлар “ Мин бит татар малае” “ Сөмбелә” “ Тамчы-шоу” “ Казан-йорт” “ Казан сандугачы” “ Зирәк тиен” Шигыр ь с өйләүчеләр бәйгесе

Слайд 6

" Мәгариф" журналында басылып чыккан "Балаларыбыз әхлаклы булып үссеннәр" мәкаләсе өчен таныклык, №47, 2016 ел Халыкара фәнни-гамәли конференция (“Рухи-әхлакый тәрбия контекстында милли-мәдәни компонент”) 9.11.2016 "Татар теле.Инфо" халыкара олимпиадасы җиңүчесе, 2015 "Нобелев өметләре" конференциясендә җиңүче укучыны әзерләгән өчен Рәхмәт хаты 2015 Минем нәтиҗәләрем "Безнең иң яхшы укытучы-2014" грант иясе

Слайд 7

Эш тәҗрибәмне уртаклашу формалары 8



Предварительный просмотр:

Тема: Сәламәт тәндә –сәламәт акыл.

9нчы сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгате.

Ибраева Ләйсән Расих кызы, Казан шәһәре Совет районы, 167нче мәктәпнең

югары категорияле туган  тел һәм әдәбият укытучысы

Максат: Укучыларны рухи һәм физик сәламәтлек      төшенчәләре белән таныштыру, аларга сәламәт яшәү принципларын аңлату.Балаларда үз сәламәтлегенә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, язылган сүзләр,          Р. Фәхреддин

портреты, китаплары.

                                        Дәрес барышы:

   Кереш  өлеш.

  “Сәламәтлек- ул зур байлык!”- дип әйтә халык мәкале. Без бүген сезнең белән сәламәтлек турында сөйләшербез.

   Төп өлеш.

 1. -Сәламәт яшәү, сәламәтлек төшенчәләрен ничек аңлыйсыз?

Сәламәтлек-организмның дөрес, нормаль эшчәнлеге, саулык-тазалык. (слайд)

  1)- Нинди кеше сәламәт була? (рухи сәламәт, физик сәламәт)

  2)- Ничек рухи сәламәт булып була?(рухи сәламәт кешенең эчке дөньясы,                                                              рухы, психикасы сәламәт булырга тиеш)

 3) -Рухи сәламәт кеше нинди булырга тиеш?

  (әхлаклы, эстетик зәвыклы, акыллы)

   -Хәзер шушы төшенчәләрнең һәркайсын аерым-аерым карап китәрбез.

 4)–Сез ничек аңлыйсыз, нинди кешене әхлаклы дип атыйлар?

(Әхлаклы-тәрбияле, әдәпле.)

Әхлаклы-иң гүзәл сыйфатларны, кешеләр арасындагы барлык күркәм мөнәсәбәтләрне үз эченә алган кеше. (слайд)

 (Башка кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле, рәхимле, намуслы,гадел һәм ярдәмчел.Башкаларга карата ихтирам хисләре булырга тиеш.

Әхлаклы кеше туганнары, якыннары белән җылы мөнәсәбәттә була.Үз туганнарына карата әхлаклы кеше чит-ят кешеләргә дә үз итеп карый.Үзара мөнәсәбәтебез һәрвакыт кешелекле,бер-береңә ихтирам хисләре белән сугарылган булырга тиеш.

_Әхлаклылык темасына караган нинди әсәр укыдык?

(Без быел Ш.Камалның “Буранда” хикәясен укыдык. Монда төп герой Мостафаның әнисенә булган мөнәсәбәтен күрдек.Ул әнисен бик нык рәнҗеткән.Озак еллар дәвамында әнисе белән күрешмәгән.Аңлый башлагач та әнисеянына,аннан гафу үтенергә,аңлашып сөйләшергә ашыкмаган.)

-Мостафаны әхлаклы дип әйтергә буламы? (укучылар фикере).                                  

 2. –Эчке дөньясы матур булган кешенең тышкы кыяфәте дә матур булырга тиеш.

 1) -Тышкы кыяфәт нәрсә ул?

 (кием,чәч,бизәнү әйберләре. Тышкы матурлык ул-буй-сынның,җыйнаклыгы да, хәрәкәтләрнең килешле,төгәл булуы да,гәүдәңне дөрес тота,дөрес утыра белү дә дигән сүз..)

 2) -Бизәнү әйберләренә нәрсәләр керә?(укучылар саный)

  3)- Яшьтән бизәнү кирәкме ?

( пудра ,тональ кремнарны күп сөртеп йөрсәң,бит тиз җыерчыклана)

 4) -Чәч буяу файдалымы ?

(юк, ул ясалма чәч кебек була)

  5)-Ничек киенергә кирәк?

 (киемне сезонга карап сайларга, ул уңайлы булырга тиеш) ,(слайд)

6)-Заманча киенеп кенә тәрбияле,зыялы булып буламы?

 (укучылар фикере)

7)-Кайсы әсәр бу сорауга җавап бирә? (Г.Исхакыйның “Җан Баевич” комедиясе)

Димәк,бары тик тышкы матурлыкка ия булган кеше генә эстетик зәвыклы була.

 Эстетик зәвыклы- тышкы матурлыкка, нәфислеккә ия кеше.(слайд)

  8-Элек бизәнгәннәрме? (әйе)

  -Әйе, ислам дине дә бизәнүне тыймый, ләкин бизәнү әйберләрен куллану чама белән булырга тиеш, эстетик зәвыклы булырга тиеш.

  9)-Элек кулланылган нинди бизәнү әйберләрен беләсез?  (алка,беләзек һ.б.)

-Тарихка күз салсак,борынгы бизәнү әйберләренең, милли киемнәрнең сәламәтлек өчен нинди әһәмияткә ия булуларын ачыкларга мөмкин.Бизәнү әйберләре бөтенесе дә көмештән булган, чөнки көмеш сәламәтлек өчен файдалы. Аларны төрле кыйммәтле ташлар белән бизәгәннәр.Сәламәтлек һәм көч бирүче дип исәпләнгән фирүзә ташын бик яратканнар.

(беләзек,алка,чулпы рәсемнәре күрсәтелә, слайд)

Киемнәрдә асылташларны организмга тәэсирен белеп урнаштырганнар.Мәрҗән, энҗе, якут кебек ташларны ашказаны асты бизе, бавыр, бөер турысына урнаштырганнар.

  3. -Кеше тагын нинди булырга тиеш?(акыллы)

   -Нәрсә соң ул акыл?

 Акыл-кешенең уйлау,фикер йөртү сәләте.(слайд)

  -Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс дигән әйтем бар. Хәзер сезнең дә ни дәрәҗәдә акыллы булуыгызны тикшереп карыйбыз. Акыл һәм акыллы булу турында нинди мәкальләр беләсез? (укучылар мәкальләр әйтәләр, мәгънәсен аңлаталар)

1. Акыл байлыгы тузмас байлык.

2. Акыл яшьтә түгел, башта.

3. Акылга йөз яшькә кадәр өйрәнәләр.

4. Акылны акчага сатып алып булмый.

5. Акылны җил алмый, карак та урламый.

6. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар.

7. Акыллы кешедән акыллы сүз чыгар.

8. Акылсызны якын итмә, акыллыны ерак итмә.

         

 -Димәк,кешенең рухи сәламәтлегенә нәрсәләр керә?

(әхлаклы,эстетик яктан зәвыклы, акыллы кешене рухи сәламәт диләр)

   -Хәзер үзегезгә мин рухи сәламәтме дигән сорау бирегез.Җавапны үзегез генә беләсез.

4.  -Ничек физик сәламәт булырга?(укучыларның җаваплары)

  -Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

  -Физик сәламәт булуның бер юлы-хәрәкәт итү.Теләсә нинди физик активлык таза-сау кешегә чын ләззәт китерә.Физик көч сарыф иткәндә кешенең күңеле күтәрелә,кәефе яхшыра. Моның өчен йөгерергә, спорт белән шөгыльләнергә, биергә,гомумән, хәрәкәтләнергә кирәк.

-Физик сәламәт булу өчен тагын нишләргә кирәк?

    - Чисталыкны сакларга;

    -  Дөрес тукланырга;

    - Организмны чыныктырырга;

    -  Начар гадәтләрдән сакланырга . (слайд)

- Чиста булу өчен нишләргә кирәк?

-Чиста булу өчен Һәрвакыт юынып йөрергә кирәк.Иртән яки кичен тәнне юарга ,урамнан кергәч,бәдрәфкә барып килгәч,кулларны сабынлап юарга кирәк. Өстеңә кигән  киемнәрең һәрвакыт чиста,пөхтә булырга тиеш. 

  -Чисталык турында Р. Фәхреддин түбәндәге сүзләрне язып калдырган: “Тәрбияле баланың бит, кул сөртә торган сөлгесе, чәчен тарый торган тарагы үзенә аерым булыр, үз сөлгесенә сөртенер һәм үз тарагы белән генә тарар...

  Кулыгыз карага яки башка нәрсәгә буялса, тиз генә юып чистартыгыз, киемнәрегез исә һәрвакыт чиста булсын.”

-Дөрес туклану серләрен беләсезме?

(Составында төрле витаминнар булган ризыкларны ашарга кирәк.Мәсәлән,сөттә, кишердә А витамины,балыкта,сырда В витамины,лимонда,карлыганда,алмада,гөлҗимештә, әфлисунда С витамины,йомыркада,атланмайда  Д витамины ,ярмаларда, көнбагышта Е витамины күп.)

-Бу витаминнар организмга ни өчен кирәк?( укучылар фикере)

Организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган туклыклы ризыклар ашарга кирәк.Мәсәлән,яшелчә яки җиләк-җимеш салаты- алыштыргысыз туклану продуктлары.Салатта яшь организмга кирәкле булган минераль тозлар, витаминнар һәм башка файдалы матдәләр бар.Шуңа күрә салатларны еш ашарга кирәк.

Организмга шулай ук углеводлар,аксым,майлар булуы да шарт.Углеводлар-энергия чыганагы.Ул балда,эремчектә, вареньнда була.Ит,балык, сыр аксымга бай.)

  -Дөрес туклану  турында Р. Фәхреддиннең түбәндәге сүзләре зур әһәмияткә ия: “Тәрбияле бала үзенә хәзерләп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар. Аяк өстендә ашап йөргән кешенең икмәк валчыклары, җиргә төшеп, аяк белән тапталыр да, гөнаһ булыр. Шуның өчен тәрбияле бала һичбер вакытта аяк өстендә ашап йөрмәс.

  -Организмны ничек чыныктырырга була?

(кояшта кызынырга, су коенырга, салкын су белән юынырга кирәк)

  --Нәрсә ул начар гадәтләр?

(аракы эчү,тәмәке тарту,наркотиклар куллану)

Аракы,тәмәке һәм наркотиклар-

сәламәтлек дошманнары

-Аракы эчүчеләрнең бавыры зурая һәм таркала.Алкоголь белән мавыккан кешеләр йөрәк-кан тамырлары авырулары белән 20 тапкыр ешрак авырый.

-Алкогольне даими куллану гомерне якынча 10 елга кыскарта.

-Тәмәкедә никотин бар.Ул сулыш алу үзәген зарарлый,никотин белән агуланган очракта кеше сулыш параличыннан үлә.

-Тәмәке тарту аркасында гомер озынлыгы уртача 6-8 елга кыскара.

-Наркотик кулланган кешенең тән тиресе саргая,чәче коела,акылы зәгыйфьләнә, тиз картая.Теләсә нинди юл белән наркотик табу теләге аның бердәнбер максатына әйләнә.

-Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә кадәр яши ала.Ул артык доза алудан, дистрофиядән, йөрәк эшчәнлеге бозылудан ,төрле йогышлы авырулар белән зарарланудан үлә.(слайд)

-Бүгенге көндә бу бик күп кешене борчыган проблема.1 декабрь-наркотикларга каршы көрәш  көне. Бүгенге көндә вакытлы матбугатка язылу бара. Без яратып укый торган газета-журналлар да бу теманы киң яктырталар.Мәсәлән,”Ялкын “ журналында гыйбрәтле мәкаләләр күп басыла.

  “Ялкын” журналыннан “Исәнмесез, мин- наркоман” мәкаләсен уку.

Йомгаклау.

-Бүген дәрестә сөйләшкәннәрне тагын бер кат исегезгә төшереп,фикерләрегезне туплап, Р.Фәхреддиннең сүзләрен аңлатып бирегез.Ул безгә нәрсә әйтергә теләгән?

“Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу.Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез.Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса,рәхәтлек сизмәссең.” Р.Фәхреддин.

-Сәламәтлек-кешенең иң зур байлыгы.Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Рухи һәм физик сәламәтлекне булдыру,ныгыту кече яшьтән башлап, шәхеснең гомере буена дәвам иттерелергә тиеш.

Кулланылган әдәбият:

1.Р. Фәхреддин. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән. Казан: “Мәгариф”, 2005.

2. Р. Фәхреддин. Ислам дине - нинди дин ул? Казан: “Академия познания”, 2006.

3. Онытылмас мәктәп еллары. Казан: “Идел - Пресс”, 2005.

4. Мәгариф журналы №10, 2008.

5. Мәгариф журналы №11, 2008.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Җөмләнең баш кисәкләре. 4 нче сыйныф.

Слайд 2

- Исәнме, дустым! ( кулларын бирешәләр) - Хәлләрең ничек? ( куларын иңсәгә куялар) - Син кайда булдың? ( колакларын тоталар) - Мин сагындым! ( кулны йөрәккә кую) - Син килдеңме? ( кулларны якка җәяләр) - Мин бик шат! ( кочаклашалар)

Слайд 3

Һрөнә аарашг сомраый, үез атааш.

Слайд 4

Һөнәр ашарга сорамый , үзе ашата.

Слайд 5

Өченче март. Сыйныф эше. Җөмләнең баш кисәкләре.

Слайд 6

Баш кисәкләр ия хәбәр

Слайд 7

Бирелгән сүзләрне , билгеле бер тәртипкә салып җөмләләр төзергә. Җитте , яз, матур. Кайталар кошлар , җылы, яктан. Яралар ,агачлар , яфраклар.

Слайд 8

Балалар зур каен төбендә утыралар . Әйләнә-тирәдә биек юан агачлар үскән . Агач башлары арасыннан зәңгәр күк күренә .Җиргә түшәлгән сары яфраклар өстендә алтын нурлар уйнаклый. Яфракларда иртәнге чык ялтырый .(Г.Бәширов)

Слайд 9

Киң итеп җәеп колач Килде яз, килде яз Елмаеп тора кояш Кар эри,кар эри Ә бүген көн аяз, көн аяз Ял минуты

Слайд 10

Җиләк Шалкан пешә. Чия Карлыган Бала Каен үсә. Йорт Бозау Уен “Артык ияне тап”

Слайд 11

үсә. корый. Агач искерә. яшелләнә. Без җирне казыйбыз. үстерәбез. тырмалыйбыз. йомшартабыз. “Артык хәбәрне тап”

Слайд 12

Баш кисәкләре турында нәрсәләр белдек? Ничек белдек? Дәрестә нәрсә эшләдек?

Слайд 13

Өй эше: 176 нчы күнегү Бирелгән сүзләргә хәбәрләр өстәп язарга. Иҗади эш. Синең кем буласың килә? Ни өчен?

Слайд 14

Рәхмәт миңа! Рәхмәт сиңа! Рәхмәт сезгә! Рәхмәт безгә! Рәхмәт барчабызга!

Слайд 15

Д әрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.



Предварительный просмотр:

 

   

                                                 

Тема

IVсыйныф

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр.

 1. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүматны тирәнәй,җөмләдә дөрес табарга, кулланырга өйрәтү.                                                                                                                                                     2.Дөрес язу күнекмәләрен үстерү,җөмлә төрләрен камилләштерү ,сөйләм телен баету.

3 Табигатькә соклану тәрбияләү кошларга ярдәм итү.,һөнәр турында сөйләшү..                                                                  

Максат

Предмет буенча нәтиҗәләр

Ия һәм хәбәрнең баш кисәкләр икәнен аңлау, сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану;

Планлаштырылган нәтиҗә

 

  Җөмләнең баш кисәкләрен мөстәкыйль таба белү; . бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру

ТБУУГ

  кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу; үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) кагыйдәләрен, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ

Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

РУУГ

Үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) кагыйдәләрен, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Эш формалары: 

Фронталь эш, индивидуаль эш.

Предметара бәйләнеш:

Әйләнә-тирә дөнья белән танышу, әдәби уку.

Төп төшенчәләр

Җөмлә кисәкләре, баш кисәкләр, ия, хәбәр

Төп һәм өстәмә ресурслар

1. Татар теле:  рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы  өчен д-лек( татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен) Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова , Р.К. Сәгъдиева., В.А. Гарипова – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014. Татар теле: «Мөстәкыйль эш дәфтәре»:

2.Биремле карточкалар. Мәкаль, хикәя,  уен.

3.Техник чаралар нотбук,.презентация.

 

 

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

Оештыру

Мотивлаштыру

дәрескә эш атмосферасы тудыру һәм укучыларны пихологик яктан сөйләмгә, яңа материалны үзләштерүгә, шәхси эшчәнлеккә әзерләү

Сыйныфны сәламли, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәресебез үзенчәлекле һәм эшлекле булыр. Ян һәм каршы күршеләребезне сәламлибез.

– Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

Әйдәгез табигатькә күз салыйк.

– Балалар, бүген мәктәпкә килгәндә, табигатьне күзәттегезме?

– Көн нинди?

  -Кайсы ел фасылы?

– Нинди хисләр кичердегез?

Укытучыны сәламлиләр,   Уен”Энергизатор”ярдәмендә кәефләре белән уртаклашалар.

- Исәнме ,дустым

( кулларын бирешәләр)

- Хәлләрең ничек?

( куларын иңсәгә куялар)

- Син кайда булдың?

 ( колакларын тоталар)

- Мин сагындым.

( кулны йөрәккә кую)

- Син килдеңме?

( кулларны якка җәяләр)

- Бик яхшы!

( кочаклашалар)

КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында, һәрберсе имитация ясап, уңай атмосфера тудыралар.

РУУГ: Эш урынын оештыру

Әдәп- әхлак кагыйдәләрен искә төшерү,бер- берсенә уңышлар теләү.үзмаксаткую

Өй эшен тикшерү

172 нче күнегүне тикшерә сүз төркеменнәрен билгели

 Өй эшләренең башкарылуын тикшерү. Укучыларның җавабы

Сүз төркемнәрен аера белү.

КУУГ: үз фикереңне әйтә белү.

РУУГ: хаталарны төзәтү ;

 иптәшләреңнең эшләрен бәяләү

үз бәя.

 Иптәшләренә хөрмәт хисе булдыру

Белемнәрне актуальләштерү

 Матур язу күнегүләре.

Укучылар хәрефләре урынын буталган мәкальгә ярдәм итәргә кирәк.

Һрәнә аарашг сомраый, үез атааш.

Һөнәр ашарга сорамый , үзе ашата.

Мәкаль нәрсә турында? Нәрсә соң ул һөнәр?

Нинди һөнәрләр беләсез?

Бүгенге көндә сезнең һөнәрегез нәрсә ? Әйе, укучылар бүген тырышып укыйсыз икән алдагы көндә сездә һөнәрле буласыз?

Һөнәр турында нинди мәкальләр беләсез?

Мәкальне табалар, үрнәк буенча тикшерәләр, бәялиләр, сорауларга җавап бирәләр, матур итеп күчереп язалар

- Һөнәр ашарга сорамый , үзе ашата.

-һөнәр турында.

- эш.

-укытучы, табиб, төзүче һ.б.

- уку.

Матур язу күнекмәләрен искә төшерү, ныгыту.

.ТБУУГ: гомуми нәтиҗә чыгару.

КУУГ: үз фикерләрен дәлилле итеп җиткерә белү.;

РУУГ: эшне башкарып чыгу өчен үз-үзеңне әзерләү

үзбәя

Танып-белүгә мотивлаштыру

Проблемалы ситуция тудыру

Дәреснең темасын, максатын формаштырырга тәкъдим итә.

  Бу мәкальгә карап тагын сорау туды? Бу җөмләме?   Аның җөмлә икәнен  ничек аңлатырсыз     Җөмлә нәрсәләрдән тора ? Җөмләдәге сүзләр ничек атала? Димәк, без дәрестә нинди максатка ирешергә тиешбез.

– Җөмләнең баш кисәкләре?

- Ия, хәбәр турында сез нәрсәләр беләсез?

– Дәрестә без нәрсәгә өйрәнергә тиешбез.

Сорауларга җавап бирәләр.

Дәреснең темасын, максатын билгелиләр, фараз кылалар.  

КУУГ: сораулар куелышы,информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү

РУУГ: укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү;

дәреснең максатын формалаштыру;

Үзеңнең һәм башкаларның  кичерешләреңне аңлау

Танып-белүне оештыру

Яңа теманы өйрәнү

   Бирелгән сүзләрне, билгеле бер тәртипкә салып, җөмләләр төзеп әйтү, язупарларда тикшерү. . Җитте, яз, матур

Кайталар кошлар , җылы, яктан.

Яралар ,агачлар , яфрак.

♦ Җөмләнең баш кисәкләре нинди?

♦ Ия нинди сорауга җавап бирә?

♦ Хәбәр нинди сорауга җавап бирә?

(Бер җөмләне язып, ия һәм хәбәре астына сыздыру.)

 Бирелгән сүзләрне тәртипкә салып җөмләләр төзиләр.. Ия, хәбәрләрне табып астына сызалар.

Матур яз җитте.

Кошлар җылы яктан кайталар.

Агачлар яфрак яралар.

Ия,( кем?,нәрсә?)

 Хәбәр( нишли? Нишләгән? Нишләде? Кебек сорауларга җавап бирүен әйтәләр

Ия, хәбәр төшенчәләренә аңлатма бирү.

 ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү; төп билгеләрне аерып алу нигезендә, кагыйдә формалаштыру.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, хаталарны төзәтү

 Үзеңнең гамәлләрең өчен җаваплы булу , дөрес итеп сөйли белү.

Ял минуты

Киң итеп җәеп колач ( кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде яз  ( кул чабу хәрәкәтләре белән)

Елмаеп тора кояш  ( кулларны өскә күтәрәләр)

Кар эри.,кар эри

Ә бүген көн аяз, көн аяз

Яңа белемнәрне беренчел ныгыту

 1.Дәреслек белән эш . 175 нче күнегү. Аккош.

-Хикәя нәрсә турында?

-Аккош күргәнегез бармы?

-Алар нинди кошлар?

-Кошлар  нәрсәгә кирәк?

-Ә без кошларга ничек ярдәм итәбез?

2.Уен “Артык Ияне тап”

Җиләк

Шалкан        пешә

Чия

Карлыган

Бала

Каен     үсә

Йорт

Бозау

“Артык хәбәрне тап”

Агач      үсә

              корый

              искерә

              яшелләнә

Без җирне    казыйбыз

үстерәбез                         тырмалыйбыз

йомшартабыз

Укучылар хикәяне укыйлар . Сорауларга җавап бирәләр .

Ия, хәбәрләрне аера белү,Җөмләләрдән таба белү.

ТУУГ: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү.

КУУГ: сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу.

РУУГ: алдан фаразлау, контроль

Үзеңнең башкаларның фикерләрен аңлау.

Мөстәкыйль эш

  Карточкалар  белән эш .

Җөмләләрне язып, ия һәм хәбәре астына сыздыру.

     Балалар зур каен төбендә утыралар.Әйләнә-тирәдә биек юан агачлар үскән.Агач башлары арасыннан зәңгәр күк күренә.Җиргә түшәлгән сары яфраклар өстендә алтын нурлар уйнаклый.Яфракларда иртәнге чык ялтырый.(Г.Бәширов)                                                                                                                

Мөстәкыйль эшне дәфтәрләрдә язмача башкаралар; үрнәк белән (тактада) чагыштырып, үзләрен тикшерәләр, хаталарны төзәтәләр.

ТУУГ:логик яктан фикерли белү.

РУУГ:эшләгән эшнең сыйфатын һә дәрәҗәсен билгеләү;

 

. Үз- үзеңә бәя бирү . Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре)

Дәрестә алган яңа белемнәрне билгеләтә.

- Бүген нинди яңалык белдегез һәм тагын нәрсә турында күбрәк беләсегез килә?

Дәрескә нәтиҗә ясый һәм укучыларның эшчәнлеген бәяли, өй эше (сайлау буенча) биремнәрен аңлата:

1.176 нчы күнегү Бирелгән сүзләргә хәбәрләр өстәп язарга.

2Иҗади эш . Синең кем буласың килә? Ни өчен?

3.Ия , хәбәр турында кроссворд төзергә.

Тема буенча белемнәре белән уртаклашалар

Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максатка ирешү дәрәҗәсен билгелиләр.

Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар.

ТУУГ: Дифференциацияләнгән биремне сайлап алу;

КУУГ :үз фикереңне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтә белү: иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү.

РУУГ:үзеңнең һәм сыйныфташыңның хезмәтен бәяли белү

Үзбәя,эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү       



Предварительный просмотр:

Тема :   “Яхшы сүз җанга дәва”(5 нче сыйныф укучылары өчен)

Максат:

укучыларда сөйләм культурасын һәм  кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү; 

сөйләмне сафландыру, тәрбияле бала булу өчен, Р.Фәхреддин эшләренә таянып, файдалы киңәшләр   бирү

Җиһазлау: компьютер, проектор, язылган сүзләр, Р.Фәхреддин портреты,  аңлатмалы сүзлек

Сыйныф  сәгате барышы

  1. Оештыру өлеше

  1. Кереш өлеш

Укытучы:

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

Укытучы. Таң атканда, һәрбер кеше изгелекләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең дә матур үтәр, диләр. Әдәпле кешенең аралашуы нәрсәдән башлана?

Укучы.  Исәнләшүдән башлана.

Укытучы. Ә нәрсә соң ул исәнләшү?  (Cлайд.) Исәнләшү – очрашканда бер-берең белән  сәламләшү, күрешү. Укучылар, әдәплелекне сез ничек аңлыйсыз? Әдәпле кеше нинди була?

Укучы. Әдәплелек – ул әдәпле булу, ә әдәпле – тәрбияле, тәртипле,  ачык йөзле була белү дигән сүз.

Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул.

Әдәпле булу – кешегә игътибарлы, инсафлы булу, дигән сүз.

Әдәпле – тәртипле, тыйнак булу.

Әдәпле булу – тәрбияле булу.

Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә.

Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер  тора.

Укытучы. Аңлатмалы сүзлектә әдәплелек сүзе турында ничек язылган  соң? Сезнең өстәлләрегездә сүзлекләр бар, шулардан эзләп карыйк әле.

Әдәплелек – әдәпле булу сыйфаты.

Әдәпле – инсафлы, тыйнак, тәртипле,тотнаклы, үзен тота белә торган.

Инсафлы – әдәпле, тыйнак, тәүфыйклы, тәрбияле.

Тәрбияле – яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота торган; яхшы әхлаклы;   тыйнак – үзен мактарга, күрсәтергә тырышмаучан,  әдәпле, басынкы.

III.Төп өлеш

Укытучы:  Игътибар белән тыңласагыз, бу сүзләр һәрвакыт бер-берсе белән янәшә йөриләр.

Әйе, укучылар, әдәпле, чын тәрбияле баланың тик йөрергә вакыты калмый. Әйдәгез, карап карыйк әле, танылган мәгърифәтче Риза Фәхреддин тәрбияле баланы ничек күз  алдына китерә?

 «Тәрбияле бала иртә  белән йокысыннан олылар белән бервакытта  торыр.  Тәрбияле баланың бит, кул сөртә торган сөлгесе, чәчен тарый  торган тарагы үзенә аерым   булыр», ди. Аннан соң урын-җирен үзе җыештыра. Пөхтә итеп киенеп, өйдәге кешеләргә хәерле иртә теләп үзенә  хәзерләп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр.   Әдәпле укучы мәктәпкә соңга калмый. Укучылар, дөрес итеп исәнләшә белү дә әдәплелекнең  бер сыйфаты. Әйтегез әле, без кайчан, нинди  вакытта кеше белән исәнләшәбез?

Укучы: Иртән кешеләр белән беренче очрашканда, телефоннан сөйләшкәндә, кунакка барсак та, иң элек исәнләшәбез.

Укытучы: Укучылар, исәнләшүнең күптөрле алымнары бар. Мәсәлән, тибетлылар исәнләшкәндә баш киемнәрен уң кул белән сала. Европалылар, гадәттә, эшләпәләрен күтәреп, җиңелчә баш ию белән чикләнә. (Слайд.)  Ә татарлар ике кул белән исәнләшәләр. Яшь кеше олылар  белән ничек исәнләшергә тиеш? (Исәнмесез, саумысез дип исәнләшергә кирәк.) Яшьтәшләрегез белән сез ничек исәнләшәсез? (Сәлам! Нихәл?) Ә менә «Әссәламегаләйкем!» дип без олылар,  өлкәннәр белән исәнләшәбез.  Гомумән, кешенең ничек сөйләшүе, исәнләшүе аның    тәрбиясенә, холкына бәйле.

Укучылар, әйдәгез, тормышта була торган берничә очракны карап үтик әле.

  1. Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора. Малай үзенең класс җитәкчесен күреп алды да: «Исәнмесез, Галия апа», – дип узып китте. Малай дөрес эшләдеме?  (Юк. Бер төркем укытучы басып торган вакытта аерып исәнләшергә кирәк түгел.)
  2. Илдар дусты Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә бара. Ишекне әнисе ача. Шунда Илдар: «Рәмис өйдәме?» – дип сорый. Рәмиснең әнисе аптырап кала. Илдар нинди  ялгышлык эшләгән? Бу очракта Илдарга нинди сыйфатлар җитешми?  (Әдәплелек һәм игътибарлылык. Иң элек ишек ачучы Рәмиснең әнисе белән исәнләшергә кирәк иде.)
  3. Салават театр фойесындагы тамашачылар арасында йөзе бик таныш булган бер кешене күрде, ләкин кем икәнен исенә төшерә алмады. Исемен хәтерләмәгәнгә күрә, дәшми калырга булды. Бу очракта ни эшләргә? (Таныш йөзле кешенең кем икәнен төгәл белмәгәндә, баш селкеп кую да җитә.)

IV. Ныгыту

Укытучы: Укучылар, хәзер түбәндәге тест сорауларына җавап биреп китик

  1. Көнгә бер кеше белән ничә тапкыр исәнләшергә ярый?

а) беренче очрашканда һәм бер тапкыр гына;

ә)  очрашудан соң хәйран вакыт узса – берничә тапкыр;

б) һәр очрашуда исәнләшергә кирәк.

  1. Таныш булмаган кеше ялгыш исәнләшсә, нишләргә?

а) исәнләшүен ишетмәмешкә салышырга;

ә) сәламләп җавап бирергә;

б) таныш булмаган кешегә хатасын аңлатырга.

  1. Кем беренче исәнләшә: керүчеме, әллә бүлмәдәгеләрме?

а) һичшиксез, керүче;

ә) кем тәрбиялерәк, шул беренче исәнләшә;

б) килеп керүчене кем беренче күреп ала, шул беренче исәнләшә.

  1. Кем беренче исәнләшә: көтеп торучымы, әллә соңга калучымы?

а) көтеп торучы, ул моңа күбрәк әзер;

ә) соңга калучы, соңга калуны йомшарту өчен;

б) соңга калучы кыз кеше булса, ул беркайчан да беренче булып исәнләшми.

Укытучы: Укучылар, тестларны чишеп бетердек, хәзер дөреслеген тикшерик.  (Слайд  белән дөрес вариант күрсәтелә, аңлатып барыла.) Әле исәнләшеп кенә тәрбиялелекне күрсәтеп булмый, кешеләр белән дөрес, матур, әдәпле итеп сөйләшә  белергә кирәк. Кешенең эчке культурасын беләсең килсә, аның белән   сөйләшеп кара, диләр. «Күңелне үзенә тартучы нәрсә – кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер», дип язган Риза Фәхреддин. Сез ничек аңлыйсыз бу сүзләрне? (Әйбәт кеше белән һәркем дус булырга тели. Яхшы холык – ул тәрбиялелек  дигән сүз.)

Укытучы: Тәртипле, әдәпле баланы кем яратмый, әйеме? Яхшы холыклы кеше ул тыныч, кызып китмәүчән, сүзен уйлап сөйләүче булырга тиеш, минемчә.  Риза Фәхреддин: «Күп фикерлә, аз сөйлә» дип язган. Ни өчен аз сөйләргә куша? Сез ничек уйлыйсыз? (Сүзне әйтер алдыннан яхшылап уйларга кирәк. Уйламыйча әйтелгән сүз кешенең күңелен җәрәхәтләргә мөмкин)

Укытучы: Әйе, сүз кешене сөендерә дә, көендерә дә, дәртләндерә һәм оялта да белә. «Әйт кенә тәмле сүз – иркәләр күпме күз» дигән әйтем бар, диләр. Безнең телебез дә матур сүзләргә бик бай. Тел турында сез нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? (Укучылар мәкальләр һәм әйтемнәр әйтә)

V. Йомгаклау

Укытучы: Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңа мәгълүматлар алдыгыз? (Җаваплар тыңлана.)

Укытучы:

Яхшы сүз һәр телдә йомшак яңгырый.

Яхшы сүз җанга дәва, диләр шул.

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр, җылы куллар – шатлык кирәк!

Матур сүзләр белән беррәттән, матур гадәтләр дә яшәсен!



Предварительный просмотр:

 

Әкияттә-кунакта ( класстан тыш уку)

3 нче сыйныф

        Максат: 1.   Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә

                              төшерү.

                         2.  Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы

                              салынуын аңлату. Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту.

                         3.  Әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү.  Әкиятләр аша әхлак

                             сыйфатлары    тәрбияләү.

          Җиһазлау:  Презентация “ Әкияттә-кунакта” , әкият китаплары күргәзмәсе,

                             балаларның әкиятләргә карата ясаган рәсемнәре, буяу карандашлары,

                             әкият геройлары.    

Дәрес барышы:

            I   Оештыру өлеше  ( 1, 2 слайд)

  1. Уңай психологик халәт тудыру. ( 3 слайд)

                     Ачык дәрес бүген сыйныфыбызда

                     Күркәм бәйрәм күк булсын ул барыбызга да.

                     Тәҗрибәле гыйлем остазлары килгән

                     Ихтирамга лаек бүген барыгыз да.

                     Милләтемнең олы горурлыгы булып

                     Дәресем үтә татар телендә.

                     Ачык дәрес онытылмаслык булып,

                     Бер бәйрәм күк калсын күңелдә.

  1. Актуальләштерү.

-   Укучылар, без сезнең белән бик матур-матур әкиятләр укыдык. Сез  

үзегез дә аларны укырга яратасыз. Бүген без аларның  исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Дәресебез гадәти түгел.

Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме?  Алайса башлыйбыз, барыбыз бергә әкият дөньясына чумабыз.

       

              II  Төп өлеше  (4 слайд)

                 

  1.  Бу дөньяда бер серле ил

Ул әкият дөньясы

Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

Күкләр аяз

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

  • Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды ул?  ( Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.)

     

  • Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин?  ( Яшәгән ди..., булган ди..., әүвәл заманда..., бервакыт..., көннәрдән бер көнне....)

  • Дөрес, балалар.

Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы.  Укучылар, әкияттә нинди геройлар була?

Безгә дә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышысылары килә. Нинди геройлар  алар, укучылар. Сез аларны беләсезме икән?

Миңа карагыз әле, мин кайсы әкият героена ошаган? ( тылсымчы)

Тылсымчы булгач, мин көчкә ия дигән сүз. Шулай булгач, сез мин сораганда гына җавап бирә алачаксыз.

5 слайд       Көлтә-көлтә койрыгым,

                    Селки- селки барамын,

                    Кетәклеккә кереп мин

                    Тавык – чеби аламын. ( төлке)

                  Әйе, укучылар. Төлкегә хас сыйфатларны санагыз. Төлке нинди?

  • Төлке әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә була. Чөнки ул хәйләкәр һәм барысын да алдалый ала, ялагай.    
  • Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?(  Бу әкиятләр хайваннар турында була).
  • Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә.

Ә хәзер, икенче геройны чакырыйк.   6 слайд –убырлы карчык

  • Убырлы карчык нинди герой?

      Ул – ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар    

      салып куя ала. Ләкин әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп

      вакыт җиңеп чыгалар. Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы

      карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр? ( тылсымлы әкиятләр төркеменә  

      кертәләр)

  • Димәк, төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән.

Тылсымлы әкиятләрдә тагын нинди геройлар була?  ( убырлы карчыклар, коточкыч диюләр, аҗдаһалар, сәмрүг кошлар...)

  • Балалар, халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар нинди төр әкиятләрдә чагыла? ( тормыш-көнкүреш әкиятләре. Алар чынбарлыкка якын)

  • Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый?  ( Алар арасында зирәк кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар)

       

                          7 слайд

                                                             Әкиятләр

                Хайваннар турында        тылсымлы әкият      тормыш-көнкүреш  

                                                                                                 әкиятләре

1 укучы Э. Шәрифуллинаның шигырен укып үтә.

Әкиятләр нинди була?

                                                       Әкиятләр батырлар:

Бар бит анда ак аюлар,

  Көчле Камыр батырлар

  Йөгерештә Җилаяклар,

    Чакмый торган Чаяннар

     Серле,кызык әкиятләрне

Тыңларга бик яратам.

Әкият сөйләгәннәрен

                                                        Көн саен көтеп алам

      Укучылар, шушы әкиятләр кергән күргәзмә сыйныфыбыз түрендә.  Хәзер әйдәгез,    

     1 әкиятне укыйк та аның кайсы әкият төренә кергәнен билгелик.

      “ Өч кыз” әкиятен уку.

                                                         Өч кыз

        

           Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы.

      Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен,тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне

      эшләгән, ди.  

         Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер  

      битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз,

      бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

       Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре  

       авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән: - Тиен

       дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче, - дигән.  

      Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз  ләгәннәр

      чистартып торадыр иде, ди. - Һай, - дип әйткән, ди, Олы кыз, - бик барыр идем дә

       бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул, - дигән, ди.

      Тиен моңар бик ачуланган да әйткән: - Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә

      аерылма! – дигән. Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан

      китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.

      Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә,

      киндер суга икән. Тиенгә әйткән: - Һай, - дигән, - әнием янына хәзер үк чыгып

     йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул, -

     дигән.

    Тиен бик ачуланган да әйткән: - Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! –

     дигән. Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

     Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә

     әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

     Тиен Кече кызга әйткән: - И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле

      ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең  

       яхшылыгыңны  мәңге онытмаслар, - дигән. Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер

      кичергән, халык аны  бик яраткан, ди.

  • Укучылар, әкиятләрнең кайсы төренә карый? ( Тормыш-көнкүреш әкиятләре)

                     Артык сүзне тап!    8 слайд

         Төлке , торна, тәлинкә, кувшин, бүре.

          Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче.

              Йомры икмәк, тиен, бүре, аю, төлке.

              Чуар тавык, абый, әби, тычкан.

   

                    Бу кайсы әкияттән?  9 слайд

  • Балалар, хәзер сез иллюстрацияләргә карап, әкиятнең исемен әйтергә тиеш буласыз.
  • “ Сак- Сок”
  • “ Йомры икмәк”
  • “ Теремкәй”
  • “ Шүрәле”
  • Әкиятләрне таный алдыгыз. Ә хәзер , әкиятләр буенча  сорауларга җавап биреп алыйк.

Белсәң зирәк -  әйт тизрәк! 10 слайд

  • Былтыр исемле егет- кайсы әкият герое? ( Шүрәле)
  • Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер. ( бүре башы)
  • Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? ( кувшин)
  • Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы ( песи)
  • Алтын таракның төшеп калган урыны.

  • Укучылар, әкиятләрне таныдыгыз, сорауларына җавап бирә алдык. Авторларын әйтә алырбыз микән, шуны тикшереп карыйк әле.

Әкиятләрнең авторларын бел .  11 слайд

 

“ Су анасы”                             Татар халык әкияте

“ Кәҗә белән бүре”                 Абдулла Алиш

“ Сертотмас үрдәк”                  Рус халык әкияте

“ Шалкан”                                 Габдулла Тукай”

Укучылар, сезгә өй эше итеп Абдулла Алишның “ Сертотмас үрдәк” әкиятеннән  өзекне сәхнәләштерергә бирелгән иде. Әйдәгез, рәхим итегез.

“ Сертотмас үрдәк”  әкиятен сәхнәләштерү  12 слайд

Үрдәк.

   Эзли-эзли арып беттем,

Зинһар әзрәк ял итим.

       Барысы да өйдә утыралар.

      Ә мине урманга кудылар,

         Хуҗаны эзләргә куштылар,

          Серне чишмәскә куштылар.

Керпе чыга.

Керпе.

       Балаларым, йомшакларым

                                                        Бик ачыкканнар.

    Күренми микән еланнар

                                                        Яки тычканнар.

Тукта әле такыр юлда

                                                         Кемдер селкенә.

      Үтермәсен, хур итмәсен,

                                                         Качыйм тиз генә.

Үрдәк.

      Керпе, керпе, нигә болай

                                                        Качасың кая?

     Мин үрдәкне санадыңмы

                                                        Әллә усалга?

        Һичбер кемгә тими торган

                                                        Мин юаш үрдәк,

            Бары синнән сорый торган

                                                        Сүзем бар әзрәк.

Керпе.

Нишләп утырасың?

     Кемне көтеп торасың?

Үрдәк.

                 Хуҗабыз белән этебезне эзлим

    Икәүләп ауга киттеләр;

                                                         Эшне хур иттеләр

                            Хуҗалыкны сакчысыз калдырдылар,

       Безне куркуга салдылар.

               Күрмәдеңме керпе шуларны?

                         Ишетмәдеңме мылтык атылганны?

Керпе.

                         Ишеттем мин мылтык шартлавын,

                                 Күрдем кошларның куркып качканын.

    Ә сезнең өегез кайда?

            Кайсы юл анда алып бара?

                              Сездә юкмы еланнар һәм тычканнар?

                            Минем балаларым бик ачыкканнар.

Үрдәк.

          Менә шушы сукмак инде

      Безнең өйгә алып бара.

                  Ләкин берәүгә дә әйтмә, кара!

                        Бездә еланнар бөтенләй күренми,

 Ә инде тычканнарга

      Песи абзый көн бирми.

Керпе.

       Киемем энәле булса да,

   Эч-сереңне алсам да,

                  Мин сиңа начарлык эшләмәм.

                    Ләкин сак бул, очраган берәүгә

  Эч-сереңне сөйләмә.

Үрдәк.

                                                          Өйрәтмә мине,

          Үзем дә бик яхшы беләм.

Керпе. Башкалар әйткәнгә дә колак сал!

  • Укучылар, бу әкияткә нинди мәкаль туры килер икән? 13 слайд

Миндә авыз бар диеп,

Бер туктаусыз сөйләмә.

  • Укучылар, әкиятләрнең авторларын да дөрес таптык. Ә сез аларның үзләрен таныйсызмы? 14 слайд
  • Габдулла Тукай
  • Абдулла Алиш
  • Муса Җәлил

  • Молодцы, ә хәзер әйдәгез Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятеннән өзекне карыйк.

“ Куян кызы”н сәхнәләштерү  15 слайд Соры куян:

Яле, кызым, килче әле,

Киеп куйчы шуларны.

    Туңдырырга һич ярамый

Кышын аяк - кулларны.

(Кызына киез итекләр киертә).

Куян кызы:

Әни, рәхмәт, бу итекне

  Һич тә салмый киярмен,

Дусларыма: “Аны Әни

 бүләк итте!” – диярмен.

(Әнисе чыга, Куян кызы сикеренә, йөренә):

                                                       Тукта әле, җайсыз ич бу,

                                                       Уңайсыз аякларга.

                                                       Ялан тәпи йөрү рәхәт,

Яшерим кай якларга?!

(Итекләрне яшереп куя).

Сикерергә, йөгерергә

    Итекләрсез рәхәт икән...

            Ай-яй салкын, туңам ич мин,

  Кышы бик зәһәр икән...

(Куян кызы аксаклып йөри, елый):

Әни, әни, аякларым

Нигә авырта икән?!

(Куян чыга. Борчулы):

            Нәрсә булды, ник елыйсың?

Салдың итекне нигә?

Ай кызкаем, куянкаем,

Тәпиең синең шешкән!

    Ялантәпи йөргәнсең бит,

Итекне салып кичтән!

        Ай, Ходаем. Нишлим икән,

                                                       Ничек ярдәм итәргә?

       Тиен дустым киңәш бирер,

                                                        Аны күрим иртәгә...

 (Соры куян, Куян кызы, Тиен):

                                                       Алай икән, кызыеңа

     Кичекмәстән ярдәм кирәк!

     Айболитка барып карыйк,

                                                       

Белмәгәне аның сирәк:

                                                       Кирәк икән, үлән белән

   Дәвалый ул җәнлекләрне;

 Им-дәвасы бик шифалы,

  Әйдә киттек, ал иркәңне!

          Зинһар өчен, зинһар, Доктор,

 Ярдәм итче йолдызыма;

        Бик сызлана, йоклый алмый,

   Күз тигәнме кондызыма?

                                                    (Шүрәле Куян кызын карый):

                                                       Алай икән! Әни сүзен

    Тыңламасаң, шулай була.

                                                          Яле әйдә, тирән итеп,

Еш-еш лып, һава сула.

(Күкрәген тыңлый).

      Чынлап әйтәм, хәле мөшкел,

Төнәтмәне һәркөн эчерт.

                                                     Аягыңны, Куян кызы,

 Итек киеп, җылыда йөрт!

        Мин кушканча, карышмыйча,

                                                     Төгәл итеп дәваласаң,

Ике көннән савыгырсың,

    Шәт иншалла, Алла кушса!

                                                     киттек, ал иркәңне!

                           Игътибарлы бул! 16 слайд

  • Укучылар, хәзер үзебезнең игътибарлыгыбызны сынап карыйк әле. Слайдта әкиятләргә иллюстрацияләр бирелгән. Шушы рәсемнәрдәге предметлар буенча мин сораулар бирәм. Төсенә, санына, нәрсә барлыгына карагыз.

17 слайд

  •  Рәсемнәрдә барлыгы ничә кеше?  ( 5  - малай, әби, бабай, тагын 1 әби, Емеля)
  • Стенадагы картинада нәрсә сүрәтләнгән? ( ак торна)
  • Бакчада ничә көнбагыш үсә?  ( 2 )
  • Тәрәзә пәрдәләре нинди төстә? ( зәңгәр)

III Йомгаклау  17-18 слайд

  1. Нәтиҗә чыгару.
  2.  Өй эше бирү. Әкияткә иллюстрацияләрне буяп килергә.
  3. Билге кую. Тылсымчының күчтәнәчләрен бирү.

                 

 



Предварительный просмотр:

                                     

Казан шәһәре Совет районының

“167 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль учреждениесе

ПАТРИОТЛЫЛЫК ХИСЛӘРЕН ТӘРБИЯЛӘҮ ЧАРАСЫ БУЛАРАК РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА ИҖАТЫ

                           

                                           

                                           

\

                                 

                            КАЗАН – 2019    

                                       ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ..............................................................................................3-4

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

Патриотик рух тәрбиясе чарасы буларак шигырьләр һәм

җырлар........................................................................................................5-9

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.

Патриотик рух тәрбиясе чарасы буларак әкиятләр................................10-12

ЙОМГАК..................................................................................................13

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ..............................................................14

                             

КЕРЕШ

Теманың актуальлеге. Резеда Тәфкалун кызы Вәлиева ХХ – ХХI гасыр башы татар балалар әдәбиятын йөгерек укыла, тиз ятлана, шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия булган шигырьләре, яхшыны яманнан аерырга өйрәткән әкиятләр, нәниләр тәрбиясендә терәк булган җырлы-биюле уеннар, сценарийлар белән баетуга зур өлеш кертә. Моннан кала, Резеда Вәлиева эшчәнлегенең бер тармагын шигъри тәрҗемәләр тәшкил итә. Кайсы гына жанрда иҗат итмәсен, Резеда Вәлиева балаларга “әсәрләрне сез яратырсыз, алар сезгә чын Кеше булып үсәргә ярдәм итәр дип ышанам” дигән теләк-өмет белдерә [Вәлиева, 2000: 4]. Әдибә атаган Чын кешенең иң асыл сыйфатларының берсен ватанпәрвәрлек, патриотлылык тәшкил итә, чөнки кеше яшәеше буенча үзен яшәгән илгә, үзен чолгап алган кешеләргә, туган як табигатенә, милләт үсешенә файда китерми икән, нинди генә акыллы, иҗади кеше булмасын, ул ихтирам яулап ала алмаячак, аның исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылып куелмаячак. Шул ук вакытта Резеда Вәлиева патриотлылыкны “мин туган ягымны яратам”, “минем авылым (шәһәрем) шундый матур” дип, коры сүзләр тезмәсендә түгел, ә барыннан да бигрәк гамәлләрдә күрә. Аның өчен патриотлылык әхлак төшенчәсенең аерылгысыз бер компоненты буларак аңлашыла. Әйтергә кирәк, әдибә буларак та, педагог буларак та бу рәвешле фикерләүдә хаклык бар, чөнки “җәмгыятькә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү – димәк, гражданлык хисләре, париотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү. Кеше, димәк, үзенең шәхси тормышында, гаиләдә үзен билгеле бер җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән гражданы итеп хис итәргә тиеш” [Хуҗиәхмәтов, 1998: 298]. Резеда Вәлиева шигырьләре, әкиятләре әхлакый-патриотик хисләр формалаштыру потенциалына ия. Әлеге фәнни эшебез кысаларында без игътибарыбызны шул мәсьәләгә юнәлтәчәкбез.

Эзләнү эшебезнең темасы – “Патриотлылык  хисләрен тәрбияләү чарасы буларак Резеда Вәлиева иҗаты”. Темабыздан чыгып, эзләнү эшебезнең максатын билгеләдек. Моның өчен алдыбызга –әдибәнең иҗаты белән танышу, патриотизм белән сугарылган әсәрләрен өйрәнеп, туган илебезне яратуны,саклауны, киләчәктә әхлаклы, зыялы шәхесләр булып үсүне, максат итеп куйдык.

      Максаттан чыгып, эзләнү эшебезне башкарганда алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

-әдәбинең тормыш юлын өйрәнү;

- Патриотик рух тәрбиясе чарасы буларак шигырьләр һәм

    җырлары белән танышу;

- тормышчан әкиятләрен уку, анализлау;

- Резеда Вәлиева эшчәнлегенең бер төре тәрҗемә әсәрләрен уку

 

Тикшерү объекты – Резеда Вәлиеваның иҗаты, патриотизм белән сугарылган әсәрләре.

Фәнни эшебезнең структурасы керештән, ике бүлектән, йомгактан һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

           Патриотик рух тәрбиясе чарасы буларак шигырьләр һәм

җырлар

Фәнни эшнең әлеге бүлекчәсендә без әдибәнең патриотик рух тәрбиясе чарасы буларак бәяләнә алган шигырьләрен тематик төркемнәрен аеруны максат итеп куябыз һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирешәбез.

  1. туган якның матурлыгына дан җырлаган, аның газизлеген ассызыклаган әсәрләр. Әлеге төркемгә “Тургай”,  “Газиз туган җир генә”, “Табигать баласына” кебек әсәрләре керә. “Тургай” шигыренең лирик герое – тургай җырын ишетеп сокланырга, шул җырда туган якка мәдхия яңгырашын сиземләргә сәләтле ватанпәрвәр зат. “Газиз туган җир генә” шигырендә сандугач образы гүзәл табигатьле туган як тасвирын тудыру чарасы буларак кулланыла:

Сайра, сайра, сандугачкай,

Кунып сөйгән талыңа.

Туган якның тын җилләре

Тылсым өрсен җаныңа [Вәлиева, 2000: 6].

  1. туган тел турындагы шигырьләр төркеменә “И, газиз туган телем”, “Туган тел”, “Иң зур мирас” кебек әсәрләрен кертеп тикшердек. Телнең кадерен белергә өйрәткән әсәрләрдә туган тел яңгырашы нәфис метафоралар белән чагыштырылып, телгә карата соклану, мәхәббәт уята. Мәсәлән, “Туган тел” шигырендә туган телдә чишмәләр чыңы, йөрәк сагышы, әнинең бишек җыры аһәңнәре сакланганы турында әйтелә. “И, газиз туган телем” шигырендә телебезнең катлаулы сынауларга дучар иттерелеп тә, имин килеш саклануына соклану белдерелә:

Канлы көрәш утларында

корычланган тел бит син,

Билен бирмәс, үлем белмәс

Батырларга тиң бит син [Вәлиева 2003: 348].

  1. батыр татар уллары, тугрылыклы кызларына дан җырлаган әсәрләрдән “Илгә кайтты Исхакый”, “Муса Җәлил – халкым улы”, “Ил яклар ир булып үсегез”, “Безнең язлар мәңге Тукайлы” шигырьләре, “Шагыйрь гомере” поэмасы керә. Әдибә атаклы шәхесләрнең язмышын мисал итеп китереп кенә калмый, турыдан-туры нәсихәт бирүгә дә күчә:

Күп еллар үтсә дә,

Сулмасын йөрәктә хисегез.

Мусалар шикелле,

Алишлар шикелле

                 Ил яклар ир булып үсегез! [Вәлиева, 2000: 73].

  1. татар тарихына игътибар юнәлткән әсәрләрдән “Кайда соң син, Болгар илем?”, “Изгеләр тавы” кебек шигырьләрен атарга мөмкин. Әдибә күп кенә татар балаларын борчыган сорауны бирә: тарихыбызның шөһрәтле сәхифәләре мәңгегә югалдымы, әллә кире кайтырмы әле? Шуларны уйлап, әдибә теләк-өметләрен дә белдерә:

Шөһрәт алган Болгар иле,

Кайтсын иде безгә кире.

Сылу кызлар, кыю уллар,

Сезне бирер нинди юллар? [Вәлиева, 2000: 40].

  1. Бөек Ватан сугышында Ватанны яклап сугышучы әби-бабаларыбыз хөрмәтенә язылган әсәрләр. Болардан “Тугызынчы май”, “Башың и аңа”, “Җиңү көнендә”, “Юл куймагыз канлы дәһшәткә”, “Ыңгырашып куйды Җир-ана” әсәрләрен атарга мөмкин. Бу шигырьләр купшылык белән, пафос белән язылмаган, ә бәлки “вакыйгаларның хәтәр агышы” турында кисәтәләр [Вәлиева, 2000: 16], Җиңү көненең “авыр бәйрәм” булуын искә төшерәләр [Вәлиева, 2000: 41]. Шунысы игътибарга лаек – лирик герой Җиңү көнендә тантаналы бәйрәм кәефе кичерми, ә бәлки яраткан әбисенең сугыш кырында югалткан улы кайгсын җиңеләйтү юлларын эзли:

Мин чәчәкләр җыям аңа,

Бүлмәсенә ямьнәр тулсын.

Җиңү белән бергә илгә

      Улы кайткан кебек булсын [Вәлиева, 2000: 41].

 Мондый әсәрләр хәзерге балалар, үсмер һәм яшьләр өчен аеруча әһәмиятле. Еллар агышы сугыш китергән авырлык, кытлык, кара кайгының шаһитларын гүргә кертә барган саен, шул авырлыклар онытылып, җиңү романтикасы гына саклана. Фронттагы авырлыкны, тылдагы аяныч шартлардагы өзлексез эшне үз җилкәсендә татымаган яшьләр җиңүне бик җиңел бирелгән, дип уйлый башлыйлар, хәтта машиналарга “тагын кабатлый алабыз!” (можем повторить) (Европа илләре белән сугышып, аларны җиңү мәгънәсендә)  дигән язулар ябыштыру  кебек җилбәзәк гамәлләр шул хакта сөйли.

  1. илнең яшь гражданнарында хезмәт сөючәнлек, тырышлык, намуслык кебек сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән шигырьләр. Мондыйлар рәтендә “Күлмәк тектем”, “Сүз тыңлаучан булыгыз”, “Без игенчеләр булдык”, “Масайган Наил” кебек әсәрләрне карарга мөмкин. Әдибә өчен кешедәге иң мөһим сыйфатлар – тырышлык, тыйнаклык, әти-әни кадерен белү, табигатькә сак карау. Мондый әсәрләрнең лирик герое, урманга керсә, җиләкләрне аваз итәргә рөхсәт сорый; ата-бабалары кебек Акбүз атта чаба; болындагы чәчәкләрне күрсә дә, өзеп алмый; ташбакалар белән сөйләшә; аландагы иң эре җиләкне әнисенә алып кайта. Әмма әдибә кире күренешләрне дә сурәтләүдән тайчынмый. Менә бер шигыренең герое – Барый исемле малай телевизор карый-карый классында икенче елга калган; Наил исемле малай, масаеп йөри торгач, барлык дусларыннан колак каккан; көяз кызый Гөлгенә көзге каршында матурлана-матурлана “нәстәяшни шамакай”га әверелә. Гомумән, шагыйрә әсәрләрендә тышкы матурлыкның әһәмияте зур түгел, дигән фикер алга сөрелә. Мәсәлән, “Масайган Наил” әсәренең герое баһадирларча күренә:

Соклана иде аңа күршеләр:

Зур кара күзле,

Түгәрәк йөзле,

Таза беләкле

Һәм киң күкрәкле.

Гел аны мактап

Сөйлиләр иде.

“Баһадир булыр

Бу”, – диләр иде [Вәлиева, 2000: 4].

Табигать малайга карата әнә шундый юмартлык күрсәтсә дә, малай аның кадерен белми, масаеп, кешеләрнең күңелен үзеннән кайтара.

Резеда Вәлиева җырлар авторы буларак та билгеле. Бу өлкәдә, төрле композиторлар белән берлектә, ул аеруча соңгы елларда актив иҗат итә. “Җыр – татар сәнгатенең иң популяр һәм аеруча тиз үсә-үзгәрә торган жанрларыннан берсе буларак, татар менталитетының чагылыш гына түгел, бәлки мәдәниятнең гомумторышы, халыкның рухи тормышы күрсәткече дә” [Миңнуллин, 2003: 3], – дип яза хаклы рәвештә К.Миңнуллин. Әмма, шунысы характерлы: татар балалары өчен иҗат ителгән, балалар тормышын чагылдырган җырларны иҗат итүчеләр юк диярлек. Бу бушлыкны тутыруда Резеда Вәлиева керткән өлеш әйтеп бетергесез зур. Аның җырлары бала психологиясен чагылдырып кына калмый, милли колорит белән дә баетылган. Татар кешесе өчен сәхнәдә саф татар телендә энҗеле калфак турында җырлаган кыз баланы тыңлау, караудан да ләззәтлерәк күренеш буламы икән? Әйе, һәр бала кебек үк, бу җыр героинясы да яңа бүләккә – әбисе тарафыннан бирелгән калфакка куана:

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр,

– Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр [Вәлиева 2003: 617].

Икенче бер шигырендә (төгәлрәк әйткәндә, җырында, “Кәләпүшем, кәләпүш” шигыренә Л.Батыр-Болгари көй иҗат итә) лирик герой бабасы тарафыннан бүләк ителгән кәләпүш белән ихластан мактана, бүләк белән горурлана:

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән!

Чиккән кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән [Вәлиева 2000: 110].

Шушы юллардан аңлашылганча, җыр милли үзаң сыйфатын үстерүдә дә зур роль уйный.

Шагыйрә иҗат иткән җырларда бәйрәм темасы (“Әниләр бәйрәме”, “Бәйрәм җыры”), җәнлекләр (“Без үрдәкләр”, “Елак песи”), милли кием (“Кәләпүшем, кәләпүш”, “Казански күн итек”, “Энҗе-мәрҗән калфагым”), туган җир (“Туган җирем”, “Авылым киче”), табигать матурлыгы, аңа мөрәҗәгать (“Яңгыр, яу”, “Уяталар”, “Исәнме, чыршыкай!”, “Яз җитте”, “Салават күпере”), гаилә (“Әткәем”, “Рәхмәт, әнкәй, сиңа”), илгә хезмәт итү теләге темалары (“Җырчы буласым килә”) урын ала.

Патриотик рух тәрбиясе чарасы буларак әкиятләр

Резеда Вәлиева иҗатының мөһим юнәлешен әдәби әкиятләр язу тәшкил итә. Аларда да шигъри иҗаттагы тема, идеяләр үзенчәлекле яңгыраш ала. “Серле үлән” әкиятенә игътибар итик. Ул маҗаралы вакыйгалары, тылсымлы предметларының кодрәтле көче белән игътибарны җәлеп итми. Әкияттә сихри көчкә ия булган бердәнбер әйбер – Ананың сугышка китәр алдыннан улына биргән мәтрүшкә. Егет иң авыр мизгелдә, авыр яраланып, фашистларга каршы берүзе калган мәлдә шушы мәтрүшкәне иснәп хәл ала: “сулавы булган, татлы мәтрүшкә исеннән үзенең газиз туган яклары, аның иксез-чиксез киң кырлары, чәчәкле болыннары, сөекле әнкәсе күз алдына килгән. Ә алар күз алдына килүгә, ни хикмәттер, күкрәгенә дулкын-дулкын булып көч-гайрәт иңгән. Беләкләренә хәл кергән, күзләре үткенләнеп, нурланып яуган. Һәм егет автоматын үрелеп алган да якынлашып беткән дошман өеренә ут яудырырга тотынган” [Вәлиева, 2000: 46]. Резеда Вәлиеваның шигъри иҗатында игенчелек хезмәтенә дан җырлаган әсәрләр урын алса, әкиятләрендә ипигә хөрмәт белән карау идеясе “Тылсымлы ризык”та урын ала. Әдибә фикере Карт авызыннан әйттерелә: “синең сабый улыңны ипекәй тикше ипекәйдән өстен куйганнар. Алар аңа гел ширбәт тә, бал-май да, җиләк-җимеш тә, алма да хөрмә генә биреп торганнар. Ә ипекәй, үзең дә белә торгансыңдыр дип ышанам, ипекәй у адәм баласы өчен иң кирәкле, иң зарур вә иң кыйммәтле ризыктыр! Ниләр генә ашаса да, нинди генә шифалы сулар эчсә дә, ипекәйдән башка адәм баласы менә шулай кибә, сүнә, сүрелә ул” [Вәлиева, 2000: 43].

Әдибә иҗат иткән әкиятләрнең бер төркеме әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгәннәр. Аларда ярдәмчеллек, тыйнаклык мактала, ә явыз, гайбәт сөйләшүче, көнче геройлар тәнкыйть утына алыналар. Бу әкиятләр традицион халык әкиятләреннән еш кына аерылып та торалар. Резеда Вәлиева әкиятләренә хас үзенчәлекләрнең берсе – нәтиҗәне, әкияттә алырга тиешле сабак, нәсыйхәтне баланың үзеннән әйттерү. Мәсәлән, “Ак песи” әкиятен алыйк. Ак песи белән соры песи зәңгәр капкалы йортта яшиләр икән, бер көнне болар янына көчек килгән. Акыллы соры песи көчеккә сөт эчерткән, үссүзле ак песи тырнакларын очлайтып, янап торган. Көчекнең хуҗасы шәһәргә бәйгегә киткән икән, ә олылар аңа ашарга салырга оныталар. Әмма вакыт узу белән, ситуация көзгедәгедәй кабатлана. Бу юлы, хуҗа әбиләре авырып китү сәбәпле, ак песи белән соры песи ачтан интегәләр. Шунда инде танышларына көчек ярдәмгә килә. Тик ак песи генә көчекнең күзенә карарга ояла. Әкият әдибәнең нәни дусларына сорау куюы белән тәмамлана: “Нәрсәдән шулай ояла икән ул?” [Вәлиева 2006: 23]. “Күбәләк һәм кырмыска” әкиятендә күбәләкнең кырмыска алдында бал кортын хурлавы сурәтләнә. Әмма кырмыска аңа кырыс һәм гадел җавап та бирә, бал җыю җиңел эш икән, үзенә шул эшне башкарып чыгарга тәкъдим итә. “Күбәләкнең нишләптер моңа бик нык хәтере калды, күңеле тулды. Ул шунда ук Кырмыска оясы яныннан очып китте һәм шул көннән алып Кырмыска белән исәнләшмәс булды. Нигә икән? Син ничек уйлыйсың?” дигән сорау белән тәмамлый әкиятне Резеда Вәлиева [Вәлиева 2006: 22].

Резеда Вәлиева әкиятләре тормышчанлык белән аерылып тора. Бу – сурәтләү объектларында да, тасвирланган вакыйгаларда да, хәтта әсәрләрнең тәмамлану рәвешендә дә чагылыш таба. Мәгълүм булганча, халык әкиятләре явызлыкның тар-мар ителүе, бәхетле финал белән тәмамлана. Резеда Вәлиева әкиятләрендә явызлык җиңелсә дә, аның әшәкелеге эзсез узмый, башкаларга үзенең һәлакәтеннән соң да авырлык китереп тора. Мәсәлән, “Мактанчык Бака” әкиятендә башкаларны әшәке теле белән рәнҗеткән Баканы ләкләк ашый, әмма шуннан соң аның атна буена эче авырта. “Апа һәм сеңел” әкиятендә ямьсез сеңел чибәр апасын бар йөрәге белән ярата, аның һәр теләген үти, апасының исәнлеге – аның өчен иң зур бәхет. Чибәр апа исә сеңелнең тырышлыгы, мәхәббәтеннән иркен файдаланса да, аның ямьсезлеген ассызыклап мыскыл итә, хәтта үлемен дә тели. Әкият ахырында сеңел чибәр кызга әверелә, лачындай егет аңа ярәшергә тели, ялкау апа исә көнчелектән кара көя. Явызлык җәзасын алган кебек булса да, әкиятнең финалы бәхетле дип әйтеп булмый, чөнки апасының мәңге көнче, ялкау калачагын аңлаган, аны ямьсез кыяфәттә күргән сеңелнең кичерешләре гаять тирән, әрнүле була.

Резеда Вәлиева эшчәнлегенең бер төрен тәрҗемә әсәрләре тәшкил итә. Ул тәрҗемә иткән әсәрләр тема һәм жанр ягыннан әдибәнең үз иҗатына якын тора. Резеда Вәлиева күпсанлы шигырьләр, әкиятләрнең татарчага тәрҗемәсен эшли. Алар арасында  А.Л.Бартоның “Безнең бәйрәм” (“Наш праздник”), С.В.Михалковның “Дустым белән икебез” (“Мы с приятелем вдвоем”), Н.М.Верзилинның “Робинзон эзләреннән” (“По следам Робинзона”), Н.В.Поповның “Андрейның яшьлеге” (“Юность Андрея”), Л.И.Смилянскийның “Сашко”, Л.Ф.Воронкованың “Дәү апа” (“Старшая сестра”), В.П.Тельпуговның “Ленин турында хикәяләр” (“Рассказы о Ленине”), Андри Тимеркаевның “Якшәмбе көн балыкта”, К.Чуковскийның “Бармалей”, америка язучысы һәм мультипликаторы Доктор Сьюзның “Патша Ташматча”, таҗик шагыйре М.Миршәкәрнең “Тугры дус” әкиятләрен атарга була. Бу тәрҗемәләр актуальлекләрен бүгенге көндә дә югалтмыйлар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, ата-аналарга атап төзелгән хрестоматияләргә дә кертеләләр. Шунысы игътибарга лаек: Резеда Вәлиева тәрҗемә иткән әкиятләрне укып, балалар әхлакый тәрбия алып кына калмыйлар, ә төрле халык әкиятләре, язучыларның иҗатларындагы уртаклыкларны да күрергә өйрәнәләр. Мәсәлән, индонезия халык әкияте “Аю койрыгы” әкиятендә Юлбарыстан куркып калтырап торган Тиен хәйлә хисабына котыла: авызындагы чикләвекне ватып, “И тәмле дә соң Юлбарыс күзе”, дип кычкыра [Балачак аланы, 2011: 458]. Әлбәттә, Габдулла Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкияте белән яхшы таныш булган балалар ике әсәр арасындагы охшашлыкны күрә алалар. Икенче тәрҗемә әкият – “Төлке белән Аю” мари әкиятен укыганнан соң, балалар Төлкенең башка халык күзаллавында да хәйләкәр, ә аюның куркыныч, әмма беркатлы, бераз аңгырарак икәнен аңлый. Мондый ачышлар башка халыкларны, милләтләрне дә “үз” итеп кабул итергә булыша, милләтара дуслык тәрбиясенең бер чагылышы булып тора.

ЙОМГАК

Резеда Вәлиеваның туган җиргә мәхәббәт, туган телне кадерләү, сугышка нәфрәт, каһарман татарлар белән горурлану мотивлары белән сугарылган, шулай ук тырышлык, батырлык, тугрылык кебек сыйфатларны мактаган шигырьләренең патриотик тәрбия бирүдә потенциалы шактый зур. Моннан кала, Резеда Вәлиева әкиятләр авторы буларак та билгеле. Аның әкиятләре күпсанлы маҗараларга, тылсымлы әйберләр, детальләр дөньясы, магик дөньяга ачкыч түгел. Резеда Вәлиева хайваннар турындагы әкиятләргә якын әсәрләр иҗат итә. Бу дөнья кечкенә балага яхшы таныш, шуңа күрә әсәрнең эчтәлегеннән чыга торган гыйбрәтле сабак та балага яхшы аңлашыла. Резеда Вәлиева әкиятләре традицион халык әкиятләреннән беркадәр аерылса да, тәрбияви потенциаллары шактый югары бәяләнергә хаклы. Әдибә әкиятнең әхлакый сабагын укучының үзеннән әйттерә; явызлыкның нәтиҗәсе яманлык булуын ассызыкллый, әмма явызлык җиңелгәннән соң да начар йогынтысы кала алу очраклары турында бәян итә. Әдибә иҗатында фольклорга барып тоташкан жанрларның тагын берсе – җыр да урын ала. Аның җырлары милли үзаң үстерүгә зур өлеш кертәләр. Резеда Вәлиева милләтләр дуслыгын үстерүгә дә үзеннән өлеш кертә. Аның әсәрләре аша тәрбияләнгән балалар туган илләренә дә тугрылыклы, намуслы, башка милләтләргә, илләргә карата да ихтирамлы булып үсәләр, дип ышанырга була.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Чыганаклар

  1. Балачак аланы: балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.
  2. Вәлиева Р. Нәниләргә бүләк: мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. – Казан: Раннур, 2000. – 14 б.
  3. Вәлиева Р. Кояшлы яңгыр: сайланма әсәрләр. Шигырьләр, поэмалар, әкиятләр, табышмаклар, сценарийлар, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 655 б.
  4. Вәлиева Р. Ак песи: әкият тыңлыйбыз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 24 б.

Фәнни әдәбият

  1. Миңнуллин К.М. Һәр чорның үз җыры. – Казан: Мәгариф, 2003. – 400 б.
  2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика: педагогик уку йортлары, көллиятләр, гимназияләр, лицейлар өчен уку әсбабы. – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 1998. – 503 б.



Предварительный просмотр:

номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль учреждениесе

Мәктәп укучыларының И.Хәльфин исемендәге, Республика күләмендә  үткәрелә торган фәнни-тикшеренү конференциясенә

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге

                                                       

                                                       

                                                            Эшне башкаручы:                                                                         9 А сыйныфы укучысы                                                                       Зәйләмова Алия Айрат кызы

Җитәкче: I категорияле 

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы   Л.Р Ибраева

                                                    КАЗАН – 2015   

                                                   

                                                   

Эчтәлек

КЕРЕШ...........................................................................................................        3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

 1.1.Татар телендә антонимнар һәм аның төрләре.......................................6

1.2. Сурәтлелек тудыруда антонимнарның роле........................................10

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.

2.2. Г.Тукай шигъриятендә антонимнар......................................................12

ЙОМГАК........................................................................................................17

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ................................................19


КЕРЕШ

Тел белеменең  мөһим бер тармагын тәшкил итүче лексикологиянең төп өйрәнү объекты - сүз. Ул сүзнең төп хасиятләрен, үзенчәлекләрен танып белүне, сүзнең табигатен, төзелешен ачуны гына максат итми, аны сүзлек составының бер өлеше булган хәлдә дә тикшерә.

Теманың актуальлеге. Телнең лексик составында антонимия зур роль уйный, шуңа күрә лексиканы өйрәнүче галимнәр моңа бик әһәмият бирәләр. Соңгы елларда татарларда гына түгел, барлык халыкларда да антонимнар сүзлекләрен төзү яисә булганнарын тулыландыру кебек эшнең җанлануы гына да моның шулай икәнлеген күрсәтеп тора.

     Бүгенге көндә киң таралган антонимия күренешенең тарихы бик борынгыдан килә, ул лексикологиянең бер мөһим категориясе тууг а нигез биргән, антонимнар исә, үз чиратында, семасиологиягә карыйлар, ягъни семасиологик төр булып саналалар.

     “Бу сүзләр табигатьтәге һәм жәмгыятьтәге күп санлы төшенчәләрне каршы куеп карау жирлегендә барлыкка килгәннәр һәм халкыбызның тарихи-иҗтимагый тормышы һәм көнкүреше тәҗрибәсен чагылдыралар, шуңа күрә алар мәкальләрдә, җырларда, әкиятләрдә,табышмакларда күп кулланылалар да”, - дип яза күренекле тел белгече Ф.С.Сафиуллина.[1]

     Югарыда китерелгән өзектән без антонимнарның, шулай ук тормыш-көнкүрешне сүз ярдәмендә чагылдыручы сәнгать төре булган әдәбият өчен дә әһәмиятлелеге хакында фикер чыгара алабыз. Чынлыкта да, әдәбият галимнәре тарафыннан да антонимнар шактый ныклап өйрәнелә, тел-сурәтләү чараларының лексик төркеме эчендә карала һәм образлы сурәт тудыруда мөһимлеге һәрвакыт ассызыклана.

Теманың яңалыгы. Шунысы кызыклы: "Әдәбият белеме сүзлеге"ндә антонимнарга мисаллар нәкъ менә Г.Тукай иҗатыннан китерелә. Бу аңлашыла да. "Антонимнар куллану, гадәттә, язучыга күренешләр яки әйберләр арасындагы капма-каршылыкны сурәтләгән вакытта яисә бер ук күренешнең үзендәге капма-каршылыкны ачкан вакытта кирәк була.

Г.Тукай, мәсәлән, үзендәге каршылыклы хисләрне, үзенең рухи халәтендәге катлаулылыкны еш кына антонимнар белән белдерә".[2]

Кызганыч ки, әдәбият галимнәренең Г.Тукай иҗатында антонимнар кулланышының төп вазифасын ачмаулары күренә. Әлбәттә, Г.Тукай иҗатында антонимнар куллануның иң кызыклы үрнәкләре - иҗтимагый лирикасында. Ул алар ярдәмендә социаль контрастлар тудыра, шигъри сүзнең үтемлелегенә, тәэсирлелегенә, иҗтимагый яңгырашына ирешә.Димәк, әле әдәбиятчылар да, телчеләр дә, моңа кадәр ни дәрәҗәдә генә өйрәнелгән булмасын, татар халкының танылган шагыйре иҗатын тагын да тирәнрәк тикшерергә, әйтик, хәтта шул ук антонимнарның кулланылыш киңлекләрен дэ төгәлрәк билгеләргә тиешләр.

 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Казан филиалында, тәгаен әйткәндә, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтында соңгы елларда Г.Тукай мирасын өйрәнү эше дә җанланды. Татар галимнәре Тукай энциклопедиясен язу өстендә эшлиләр. Әлеге энциклопедиядә антонимнарның Тукай иҗатында кулланылышын чагылдыру да каралган икән.[3] 

Шулай да, темабызның яңалыгы турында сөйләгәндә, без шулай ук Г.Тукай иҗатында антонимнар кулланылышы хакындагы хезмәтләрнең булу-булмавы турында сүз йөртергә тиештер. Һәм без әлеге планда махсус күләмле хезмәтнең булмавы хакында әйтәбез. Димәк, алган темабыз да яңа булып чыга.

 Безнең бу хезмәтебез Г.Тукай шигъриятен күздән кичерүне, анда антонимнар куллынылышына бәйле гомумиләштерелгән нәтиҗәләргә килүне максат итә. Шушы юнәлештәге фәнни хезмәтләрнең  әлегә язылганы юк дип беләбез.

  Хезмәтнең структурасы безнең фәнни эшне язу вакытында үз алдыбызга куйган Г.Тукай поэзиясендә антонимнарны куллану үзенчәлекләрен ачу максатын һәм шул эшне башкару өчен алга куйган бурычларны ачык чагылдыра. Телдәге капма-каршы мәгънәле сүзләр һәм аларның кулланылышы, Г.Тукай шигырьләреннән антонимнарны табу ,сурәтләү чарасы буларак төрләрен ачыклау бурычлары хезмәтнең структурасында чагылыш таба.

         Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Антонимиягә хас булган үзенчәлекләр, аларның поэтик сүз-сурәт тудырудагы әһәмияте шушы көнгә кадәр тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән, бу өлкәдә бәхәсле, ачыкланасы мәсьәләләр дә бар кебек әле. Хәтта алай булмаганда да, телнең бер урында гына таптанмавын, гел үсеш-үзгәрештә булуын, аның һәр күренешең һәр чорда өйрәнелергә тиешлеген онытмаска кирәк.

      Бүгенге көндә антонимнар турында мәгълүматны мәктәп дәреслекләреннән, югары уку йорты өчен язылган хезмәтләрдән, аңлатмалы яисә әдәбият белеме сүзлекләреннән, төрле фәнни мәкаләләрдән алырга була.

Чыганаклар. Фәнни эшне язганда, без Г.Тукайның күптомлыгыннан беренче һәм икенче тупланмаларны, ягъни шигырь җыентыкларын нигез итеп алдык. Язучыларның һәм шагыйрьләрнең сүз белән сурәт ясау осталыгын тикш ергән, матур әдәбият теленең үзенчәлекләрен өйрәнгән Нуруллин И,

Ханбикова Ш.С., В.Хаков, Тукай иҗатында әдәби тел чагылышын өйрәнгән М.Зәкиев хезмәтләрен дә күз уңында тоттык.

Фәнни эш кереш, ике бүлектән,йомгаклаудан,кулланылган әдәбият исемлегеннән  тора. Аларда татар телендә антонимнарның Г.Тукай шигъриятендә тоткан урыны хакында сүз алып барыла.

                 

БЕРЕНЧЕ  БҮЛЕК

1.1

Татар телендә антонимнар һәм аларның төрләре.

Татар тел белемендә антонимнарны структур яктан түбәндәге төрләргә бүләләр:

- төрле тамырлы антонимнарга (батыр - куркак, тиз - акрын);

- бер тамырлы антонимнарга (эшле - эшсез, сулы - сусыз).[4]

Күргәнебезчә, бу вакытта мәгънә эчтәлеге кушымчалар ярдәмендә үзгәртелә. Төрле тамырлы антонимнарны тел гыйлемендә лексик антонимнар дип атасалар, бер тамырлыларын грамматик антонимнар дип тамгалыйлар.

Шуны да әйтергә кирәк: сыйфат, хәл, хәрәкәт антонимнары сөйләмдә күбрәк очрыйлар икән. Шул ук вакытта антонимнарның зур күпчелеге төрле тамырлы сүзләрдән гыйбарәт булу да мәгълүм. Сүз төркемнәре ноктасынан караганда, алар башлыча исемнәр, сыйфатлар, рәвешләр, фигыльләр.

Күпмәгънәле сүзләр күптармаклы антонимик бәйләнешләр төзиләр. Әйтик, каты чәй - сыек чәй, каты су - йомшак су, бәлеш катысы - бәлеш эче. Мәсәлән, "татлы"ның берничә мәгьнәсе бар. Ул җимешле рулетны , чәй янына чыгарылучы теләсә кайсы затлы ризыкны яисә баллыларны аңлата. Без бу очракта җимеш катнашмасыннан тормаган башка рулет исемнәрен атый алабыз. Предметның сыйфатын да белдереп килгән, татлы сүзенә - төче, әче, тозлы кебек сүзләрне (татлы камыр - әче камыр, төче камыр; татлы ризык - тозлы ризык) капма-каршы куя алабыз.

Бу төшенчә белән эш итү  безгә төрле типтагы антонимнарны аерып алырга, ягъни аларны мәгънәви яктан классификацияләргә ярдәм итә. Шул җәһәттән, телдәге антонимнарны өч төргә аерып карыйбыз:

- тулы ( туры һәм симметрияле);

- өлешчә (туры булмаган һәм симметриясез);

- контекстуаль (ситуацияле).

Тулы антонимнар булганда, антонимнарның беренче компоненты белән икенче компоненты арасындагы капма-каршылык бер-берсенә карата тигез дәрәҗәдә була (салкын - кайнар, коры - юеш). Алар арасында урта (нейтраль) бер сүзне табып була:

салкын - җылымса - кайнар; яхшы - уртача - начар; коры - дымсу - юеш

Бу төр антонимнар парлы сүзләр ясауда актив катанаша (алдым- бирдем, яше-карты).

Өлешчә антонимнар булганда, ике компонент арасында антонимлык дәрәҗәсе көчсезрәк була. Әйтик, "якын-ерак"- антонимнар, әмма аларның антоним - капма-каршы мәгьнә белдерүче сүзләр буларак кабул ителеше ситуациягә бәйле.

Өлешчә антонимнарга түбәндәге сыйфатлар хас дип санала:

- төрле мәгьнә төсмерләре (мәсәлән, җылы әле эссе түгел, әмма без аны салкын сүзенә антоним буларак кулланабыз, югыйсә ул салкынча мәгънәсен генә аңлата, шул ук вакытта салкын сүзенә антоним булып эссе һәм кайнар сүзләре дә килә алыр иде);

- сөйләмнең төрле өлкәләрендә кулланыла алу мөмкинлеге (әйтик, партияле (кеше) сүзе нейтраль стильнеке саналса, буржуй (абзый) сүзе сөйләм стиленеке);

- төрле эмоциональ-экспрессив төсмергә иялек (мәсәлән, тере сыйфатламасы нейтраль лексикага караса, чирләшкә сузенең текст эчендә булмаганда да сөйләм стиле икәнлеге билгеле, анда кимсетү аһәңе ачык чагыла).

    Әгәр сүзләр билгеле бер контекст эчендә генә антонимик мөнәсәбәтләргә керәләр икән, алар контекстуаль антонимнар дип аталалар[5].

Контекстуаль антонимнар - күп кулланылу нәтиҗәсендә ныгыган индивидуаль - стилистик антонимнар (капма-каршылыклар) ул, ләкин контекстауль антонимнардан тел антонимнарын аера белергә кирәк. Без моны кабат ассызыклыйк: тел антонимнары контексттан тыш та антоним булудан туктамыйлар. Һәм әле шунысы да бик мөһим: нәкъ менә сөйләм телендә көчле сәнгати образ тудыру өчен кулланыла алуын күздэ тотып, аларны әдәбиятчы галимнәр дә ныклап өйрәнәләр.

Кайбер индивидуаль-стилистик антонимнар мәкаль-әйтемнәрдә табышмакларда, афоризмнарда да чагылыш тапкан, алар сөйләмебезне, язган текстларыбызны бик матурлыйлар һәм тирән мәгьнәле итәләр. Әйтик, тычканга - үлем, мәчегә - көлке мәкалендә без берьюлы ике контекстуаль антоним белән очрашабыз.

  Алар телебезгә дә,беренче чиратта, аерым бер художесвтолы сурәт, фикерләү рәвешендә килеп кергәннәр һәм башлыча поэзиядә, жанлы сөйләмдә, публицистикада чагылыш табалар.

Контекстуаль антонимнарның фольклордагы һәм матур әдәбияттагы үрнәкләрен китереп узыйк:

Энә дә -бүләк,

Дөя дә - бүләк.. (мәкаль)

Кичтем мин ут-сулар,

Ил тыныч торсын дип (җыр)

Узе инде күптән мичкә бил,

Эзләп йөри һаман нечкә бил. (Ш.Галиев)

Кайвакыт ике төр антонимнарның янәшә килү очраклары да күзәтелә:

Сакалы озын -

Акылы кыска; (мәкаль)

Җырлаган төннәрем бар,

 Елаган көннәрем бар. ( Г. Рәхим)  

                                                                 

                                                                   1.2

                   

Сурәтлелек тудыруда  антонимнарның роле.

"Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы" хезмәтендә Х.Курбатов, антонимнарга ни өчен тукталуын аңлатып, түбәндәгеләрне яза:

"Антонимнарны стилистикада күрсәтеп үтүнең әһәмияте шунда: аларны куллану белән бер күренеш икенче күренешкә капма- каршы куела, һәм шуның аркасында сүрәтлелекнең көче бермә-бер арта (мәсәлән, кара әйберне ак әйбер өстенә яки киресенчә куйган кебек). Бу алымны, синтаксик антитеза белән берлектә, Г.Тукай бик яратып куллана.

Г.Тукайның кайбер шигырьләре тулысынча шушы алымга корылган, дип билгели Х.Курбатов.[6] Без дә бу фикер белән килешәбез. Һәм, әйтергә кирәк, теманы сайлау Г.Тукай ижатының шушы үзенчәлеге кычкырып тору белән бәйле дә иде.

Г.Тукай иҗаты шагыйрьнең һәрдаим шул каршылыкларны игътибарга алуын, шул каршылыкның кайсы якка авышуын, кем файдасына хәл итүен күзәтеп торганлыгын күрсәтә.

Безнең һәммәбез тормышта ул сурәтләгән яисә әле сурәтләп өлгермәгән бик күп капма-каршы эчтәлектәге күренешләр белән очраша. Әгәр без үзебезнең тирә-ягыбызны яисә иҗтимагый тормышны гына түгел, чорнап алган табигатьне күздән кичерсәк тә, капма- каршылыклар эчендә яшәвебезне күрер идек.

Көн эчендә кешеләр яктыдан караңгыга керәләр, яңа үләннең бөренең борын төртүенә шаһит була алалар, эсселиләр, туңалар, ак һәм кара төсләр чолганышында калалар, биек яисә тәбәнәк предметлар арасында йөриләр, аралар, ял итеп алалар, сөйләшәләр яисә туктап торалар, көләләр яки елыйлар... Бу күренешләрне бихисап күп дәвам итәргә булыр иде.

Г.Тукай "Ит базарында тәрәккый" исемле бер шигырендә җир йөзендә бар нәрсәнең бер-берсенә капма-каршы торуын сурәтли. Шуннан аерым юлларны гына китереп узыйк:

Җиһанда "сез" сүзе бар "без"гә каршы,

Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы,

Каршы бөтен нәрсә бер-берсенә:

"Бәянел-хак" чыга "Йолдыз"га каршы,

Әгәр тезсәм, тезәргә күп мисаллар,

Караңгы көн туа көндезгә каршы,- дип яза.

                                       

                                               ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

                                                 

                                                      2.1.

Габдулла Тукай шигъриятендә антонимнар.

Антонимнар төрле стилистик фигуралар, художестволы троплар төзүдә катнашалар. Антоним сүзләр сөйләмнең экспрессиясен, эмоциональлеген көчәйтү, күренешләрне үзара капма-каршы куеп чагыштыру, образландыру чарасы булып тора, әнә шул сыйфатлары аркасында алар халык авыз иҗатында мулдан кулланылалар. Әдәбият белемендә бу төр сурәтләү чарасын антитеза дип йөртәләр.

         Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез" (Г.Тукай)."[7]

Галимнәр антитеза турында сөйләгәндә, аның отышлы мисаллары күп булган Г.Тукай ижатына таяналар. Югарыда китерелгән строфада ике юлда ике күренеш тасвирлана, тыныч һәм сугыш дигән антонимнар ул күренешләрне капма-каршы янәшәлек итә.

Тукай шигырьләрендә антитезалы каршы кую укучы күңелендә туган тойгыны тагын да көчәйтеп җибәрә, хиснең күз алдына килеп басарлык шактый тулы һәм калку сурәтен тудыра.

"Антитезалы сурәт сөйләмне хәрәкәтчән ясый һәм бизәкли. Антитезалы каршы кую шигырьдә тойгыны көчәйтә, мәгънәне тирәнәйтә... Шактый озын гомерле татар әдәбиятының тарихы буйлап килә-килә, үз иҗатында антитезалы тасвир кулланган шагыйрьләрне билгеләп чыксак, аларның берсе дә Г.Тукай дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган булуын күрербез" - дип яза Х.Госман.[8]

Тукай шигъриятенең әлеге үзенчәлеге теләсә кемнең күзенә ташланырлык дәрәҗәдә. Антитеза Тукайның бөтен иҗатын сугарган. Кайвакыт хәтта ул персонажларны антоним исемнәр аркылы атый ("Кемне сөяргә кирәк?" - дус, дошман; "Татар кызларына" - кыз һәм егет), аларның холык-сыйфатларын антоним сыйфатлар белән төрле янәшәлекләрдә чагылдыра.

Кечкенә генә бер көйле хикәя дә Сафа абзый - тәкъва, ягъни изге, юаш, бичара, беркатлы кеше, ә хатыны Фатыйма гөнаһлы, усал, гайрәтле, икейөзле ханым дип атала. Тукай кайвакыт әсәр атамаларын да антитеза рәвешендә тудыра, моның өчен антонимнар куллана: "Шатлык вэ хәсрәт", "Тешләре ямьсез матурга", "Егет илә кыз", "Чын вә ялган".

Тукайда антитезалы антонимнарның муллыгын ничек аңлатырга соң? Ул Тукайның талантына, фикерләү үзенчәлегенә, ул иҗат иткән һәм яшәгән тарихи чордагы каршылыкларның зурлыгына бәйле дип уйларга кирәк.

Тукайның мәхәббәт лирикасын күздән кичерсәк, аның сөюне - сөймәүгә, хәсрәтне - шатлыкка, бәхетне - бәхетсезлеккә, җир кызын - күк кызына, мәгърифәтле хатын-кызны белемсезенә каршы куюын күрербез, әмма иң күп каршы кую син һәм мин рәвешендә бара.

И Матур! Мин янмас идем - яндыручы булмасаң;

Таммас иде җиргә яшьләр - тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңларый, -

Син мине мискин кыйлып моңландыручы булмасаң!" - ди ул "Син булмасаң!" шигырендә.

Наданлык һәм белемлелекне үзара каршы куйган (фән-мәгърифәт, һөнәр темасы) мәгьрифәтчелек рухындагы шигырьләрдә дә антонимнар бик күп:

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың - минем саулык, авыруың - минем авыруым.

("Милләткә")

Тарихи темага язылган шигырьләрдә, мәсәлән, милли бәйсезлегебезне югалту тарихын чагылдырган "Кичке азан"да да антонимнар бик күп: калмады-калды, кисәк (бөтен) - тузан, җан - тән, вакытында-хәзер (элек - хәзер мәгънәсендә).

Әлбәттә, сәяси-иҗтимагый сатирада, замандашларына тәнкыйтьтә Г.Тукай антонимнардан аеруча мул файдалана. Мәсәлән, "Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш"та шундый юллар бар:

Кайсы сатмактадыр, кайсы ала,

Берсе алдый шунда, берсе алдана ...

Шунда тау-тау торган он капчыклары,

Аглыйлар саилче кыз, карчыклары...

Калды ун якта "Китаплар ханәсе",

Сулда - "Әлислах" идарәханәсе...

Тукай поэзиясендә кулланучы антонимнар белән танышкач, без анда һәp сүз төркеменә караган антонимнар барлыгын күрдек. Антонимнар турында мәгълүмат биргән бүлекчәдә без мисалларны Г.Тукай иҗатыннан китереп барган идек инде, хәзер исә без аларның тасвирны матурлавына да игътибар итәрбез.

Г.Тукай көн, ел, гомер агышын тасвирлаганда, күбрәк исем антонимнар булган көн-төн, ай-кояш, кыш-яз, көз-җәй, яшьлек- картлык парларыннан файдалана. Ә инде үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаган мәхәббәт шигырьләрендә чын-ялган, шатлык-хәсрәт, кыз- егет, дус-дошман парларын куллана.

Тукай мифологик образларга да еш мөрәҗәгать итә һәм алар ярдәмендә ясалган антонимнар аның шигъриятен бик үзенчәлекле итә:

Аваз! Дим, ишетеләсең, әйтче, кайдан?

Фәрештә кычкырамы яки шайтан?

("Ачы тәҗрибә авазы")

Шул ук вакытта Г.Тукай ижатында иң күп кулланылган антонимик пар: кайгы - шатлык. Бу шагыйрьнең рухы сәламәтлеге, яшәү рәвеше белән аңлатыла торгандыр. Шагыйрь, әйтерсең, кайгылы тормыш юлы кичә, әмма киләчәккә өметләнә.

Г.Тукай иҗатының соңгы чорында бу антонимнарның тагын да ешаюы, кайгы-хәсрәт синонимнарының исә кисәк артып китүе күзәтелә, бу безнең фикернең хаклыгын, Тукайның үз хәлен белүен, өметсезлеккә таба атлавын күрсәтә.

Тукай шигьриятенең таҗ шигырьләрендә һәрвакыт антонимнар бар. Кечкенәдән җырлап үскән "Туган тел" не генә искә төшерик. Ул шулай ук исем антонимнардан башлана:

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлә синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым - кайгым минем.

Тукайның лексик антонимнардан күбрәк файдалануы күзгә ташлана, әмма ул язганнарда грамматик антонимнар да җитәрлек. Алар, нигездә, барлык-юклык кушымчасы белән формалаштырылганнар:

Синең кулда: теләсәң мәгърифәтле бул, бәхетсез бул,

Вә бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул. ("Ике юл")

Без барлык-юклык кушымчасы ярдәмендә ясалган антоним сыйфатлы мисаллар китердек.

Югарыдагы мисалларда Г.Тукай поэзиясендә антитезалы тасвир тудыруга хезмәт иткән антоним сүзләр һәм аларның сүз төркемнәренә мөнәсәбәтләре каралды һәм без, гомумән алганда, шагыйрь үз иҗатында күбрәк антоним исемнәр һәм фигыльләр белән эш иткән икән дигән нәтиҗәгә килдек.

Тукай поэзиясендә халык мәкальләре, әкиятләре, жырлары шактый урын алган. Белгәнебезчә, бик күп мәкальләр - антитезалы фикерләүнең искиткеч үрнәкләре. Мәкаль аша халыкның аңы, мәдәнияте чагыла, аның тарихы меңнәрчә елларга сузылган.

Мәкальне һәм аңа җыйналган халык тәҗрибәсен Тукай үз концепциясенә нигез итеп алган. "Баймын диеп мактанма, ярлылык бар, күпмен диеп мактанма, ялгызлык бар", - ди халык мәкале. "Байга ярлының кайгысы күренми", "Майга май, байга бай ябыша", "Бүген - бай, иртәгә-ярлы" дип әйтүләр дә очрый. Тукайның "Нәсыйхәт" шигырендә ул менә шушы рәвешчә чагылыш таба:

Син бүген бай, бәлки шайтаннан да ярлы иртәгә.

Тукайны киң массаларга таныткан, аның ижатын яраттырган һәм аңа карата соклану уяткан сыйфатларның берсе - аның теле һәм стиле. Тукай татар халкының сөйләм телен, язма телен аңа кадәр тиңе булмаган югарылыкка күтәргән, аны ачык һәм аңлаешлы хәлгә китереп милләтенә шигъри сүз аша да тәкъдим иткән.

    Тукай әдәби телне нормага салу өчен көрәшнең бик катлаулы чорында яшәгән hәм иҗат иткән. Ул чорда хәзерге әдәби телебезнең ныклы нигезе салынган, Тукай да үзеннән шуңа зур өлеш керткән.

Ул кыска бер вакыт эчендә татар мәдәниятенең һәм әдәбиятының бик күп тармакларына байлык тудырып калдырган. Жамал Вәлиди фикерләреннән этәрелгән Й.Нигъмәтуллина сүзләре белән әйтсәк, “Тукай иҗаты таулардан ага торган вак чишмәләр генә түгел, шул чишмәләрнең үзләренә дә, күңел елгаларына да тормыш биргән гигант бер тау” дияргә мөмкин булыр иде[9].


ЙОМГАК

Антонимнарны тикшерү, аларның поэзиядә сурәтләү чарасы сыйфатында кулланылышын өйрәнү - телчеләр алдында торган мөһим проблемаларның берсе. Соңгы елларда бу мәсьәлә уңышлы гына чишелеп килә. Антонимнарның лингвистик үзенчәлекләре, кулланылыш сферасы гамәлдә, сөйләмдә сүз-сурәт тудырудагы роле һәм  аның асыл сыйфатлары рус галимнәре һәм безнең үз галимнәребез тарафыннан да шактый өйрәнелгән инде, шул ук вакытта аеруча антонимнарның аерым бер кеше иҗатында кулланылу үзенчәлекләрен ачыклау юлында әле эзләнәсе бар.

     Габдулла Тукай поэзиясе телне тикшерүчеләргә антонимнар куллануның матур мисалларын тәкъдим итә, гомүмән алганда да, башкаларга караганда да аның иҗатында антонимнар күбрәк очрый.

      Тапкыр сүз, образ тудыру остасы буларак танылган Тукай, чыннан да, телнең бөтен нечкәлекләренә кадәр сиземләгән, сүзләрне темасына бәйләнештә кулланган, аның лексик-семантик, фонетик-морфологик, фразеологик, стилистик мөмкинлекләрен һәрчак мөмкин кадәр ныграк эшкә җигәргә тырышкан, шул мөмкинлекләр белән җиңел эш иткән.

Тукайның тарихи катаклизмнар, иҗтимагый кризислар чорында әдәбият мәйданына килгән  иҗаты исә иҗтимагый-сәяси аренада зур вакыйгалар булса да, уңай якка зур үзгәрешләр күренмәгән чорда чәчәк аткан. Бер яктан, бу аның язганнарын тирән эчтәлекле, мәгънәле, көрәш рухлы, үткен иткән, икенче яктан, матди кыенлыклар, рухи ирексезлек аның мөмкинлекләрен һәм иң кызганычы - гомерен дә чикләгән.

Мәгърифәтчелек чорында берникадәр алга таба атлаган, башка әдәбиятлар ирешкәнне үзләштергән татар әдәбиятын тагын да алгарак җибәрү өчен, Тукайга, замандашларына яңа алымнар, чаралар эзләргә, әдәбиятны үзенчәлекле алымнар белән баетырга, шул ук вакытта уңай традицияләрне дә ныгытырга кирәк була.

Әлеге эшебездә татар телендәге лексик антонимнарның лингвистик үзенчәлекләрен аларның поэзиядә кулланылу мөмкинлекләрен ачыкларга туры килде. Без антонимик мөнәсәбәтләрне, антонимнарның төрләргә бүленеше мәсьәләсен (саф, контекстуаль) карадык.

Татар телендәге антонимнарның структур төзелешенә тукталдык, ягъни аларның төрле тамырлы (лексик), бер тамырлы (грамматик) булуын билгеләдек.

Антонимнарның Тукай шигъриятендә тел-сурәтләү чарасы булып өйрәнелеп бетмәгәнлеге күренде. Аның язганнарына, нигездә, аерым бер мәсьәләне чишкәндә, мисал китерү максатыннан мөрәҗәгать итәләр булып чыкты.

Без Тукай шигырьләреннән үрнәкләр алып аларны кулланылышы ягыннан карап чыктык һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

- Тукай поэзиясендә антонимнар антитезалы сурәт һәм оксюморон тудыру чарасы буларак кулланыла;

- әдип башлыча лексик антонимнар белән эш итә;

- сүз төркемнәренә мөнәсәбәттә караганда, шагыйрьнең антоним исем      һәм антоним фигыльләрдән күбрәк файдалануы күренә;

- антитезалы тасвир тудыруда Тукайга халык авыз иҗатының йогынтысы зур була;

- Тукай оксюмороннарны бер-берсенә капма-каршы мәгънәле антоним сузләрдән генә тезми, мәгънә ягыннан сыеша алмаган теләсә нинди сүзләрдән дә оештыра (кара бәхет, чалмалы карт маржа).

Шулай итеп, татар телендәге антонимнарның лингвистик үзенчәлекләрен өйрүнүгә, аларның Тукай поэзиясендә кулланылышын тикшерүгә багышланган фәнни эшебездә үз алдыбызга куйган максатка ирештек дип саныйбыз.

ФАЙДАЛАНГАН ӘДӘБИЯТ

 

1. Антитеза, антоним // Габдулла Тукай: энциклопедик сүзлек- белешмә- Казан, 1998 - 19 б.

2. Әдәбият белеме сүзлеге / Әхмәдуллин А.Г..- Казан: Тат. кит. нәшр. 1990, 17- 18 б.

3. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилисткасы һәм поэтикасы-Казан: Мәгариф, 2002 - 199 б.

         4..Нигъмәтуллина Й. Җил җыламый // Казан утлары, 1971.-4 сан- 159 6.

         5.Сафиуллина Ф.С., Ризванова JI.M. Татарча-русча антонимнар сүзлеге- Казан: Хәтер, 1997. - 3 б.

6. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З.Хәзерге татар әдәби теле - Казан: Тат. кит.нәшр., 1991 - 40 б.

7. Русский язык /Л.Ю.Максимов, О.Ф.Мирошниченко, К.И.Мишина, Л.В.Николенко и др.-М.: Просвещение, 1988- С.21.

8. Госман X. Татар шигыре - Казан: Тат.кит. нәшр. 1963 - 134 б.

9. 10.Нуруллин И.  Моңлы  саз чыңнары.- Казан: Тат.кит. нәшр. , 2000.-272

10. 14.Ханбикова Ш.С. Сүздәге антонимик мәгьнәләр // Лексика и стилистика татарского языка.- Казань: Таткнигоиздат, 1982.-С.

Чыганаклар:

1.Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 1 том - Казан: Тат.кит. нәшр., 1985.-406 б.

2.Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 2 том - Казан: Тат.кит. нәшр., 1985.- 400 б.

3.Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 4 том - Казан: Тат.кит. нәшр., 1985.-352 6.


[1] Сафиуллина Ф.С., Ризванова JI.M. Татарча-русча антонимнар сүзлеге - Казан: Хәтер, 1997.-3 б.

[2] Әдәбият белеме сүзлеге / Әхмәдуллин А.Г..- Казан: Тат.кит. нәшр. 1990 - 17- 18 б.

[3] Антитеза, антоним // Габдулла Тукай: энциклопедик сүзлек-белешмә- Казан, 1998,- 19 6.

[4] Хәзерге татар әдәби теле.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З.-Казан: Тат. кит. нәшр.,1991.-40 б.

[5] Русский язык /Л.Ю.Максимов, О.Ф.Мирошниченко, К.И.Мишина, Л.В.Николенко и др.-М.: Просвещение, 1988- С.21.

[6] Курбатов X. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы - Казан: Мәгариф, 2002.-88 6.

[7]  Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред.: А.Г.Әхмәдуллин - Казан: Тат. кит. нәшр., 1990- 130-131 б

[8]  Госман X. Татар шигыре - Казан: Тат.кит. нәшр. 1963 - 134 б.

[9] Нигъмәтуллина Й. Җил җыламый // Казан утлары,1971.-4 сан.-159 б.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Фәнни эш

“Гаяз Исхакый әсәрләрендә хатын-кыз язмышы мәсьәләсе”                        

Эчтәлек

Кереш ……………………………………………………………………….3

Төп өлеш.

1 бүлек.

 Милләт язмышы һәм хатын-кыз яязмышы мәсьәләсе – аерылмас төшенчәләр………………………………………………………………….5

2.1 . “Кәләпүшче кыз” әсәрендә хатын-кыз образы ……………………..9

2.2  “Теләнче кызы” романында хатын-кыз язмышы ………………….12

2.3 “Остазбикә” әсәре мисалында... …………………………………….14

2.4 “Зөләйха” драмасындагы хатын-кыз -  Милләт Анасы ……………17

2.5. Йомгаклау

 Г.Исхакый күзаллавында киләчәк татар кызы …………………….19

Кулланылган  әдәбият …………………………………………………...22


Кереш

        Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган.

        Татар әдәбиятының һәр чорында (борынгы әдәбияттан алып бүгенге көн әдәбиятына кадәр) хатын-кыз язмышы үзәктә торган һәм тора .   Бу мәсьәләне  хәл итәргә омтылу әдәбиятның мәңгелек темаларыннан берсе булып калып килә. XIX гасыр әдәбиятында Г.Кандалый, М.Акъегет, Р.Фәхретдинов әсәрләренең үзәгендә торган хатын-кызның аянычлы язмышы, аның җәбер-золымга дучар ителеп яшәвен тасвирлау XX гасыр башы классиклары  Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар иҗатында дәвам иттерелә. XX гасыр әдәбиятында ул Һ.Такташ, Г.Кутуй, Ә.Еники әсәрләрендә яктыртыла. Бу проблема  бүген дә актуальлеген югалтмый гына түгел, ә бәлки XXI гасырга омтылган татар әдәбиятының милли йөзен көчәйтергә һәм әхлакый-рухи кыйбласын ныгытырга булыша. Хатын-кызның милләт яшәешендә бик мөһим роль уйнавын татар халкының XX гасыр милли-сәяси тәрәккыятендә тирән эз калдырган, аның рухи-мәдәни үсешенә тирән йогынты ясаган күренекле әдибебез  Гаяз Исхакый  менә болай аңлата:  “Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар - хатыннар, һәммә милләтнең телен, хосусый тәләффызларын (әйтелешен), шивәсен саклаучылар- хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар - хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм”. 

        Халык мәкальләре һәм җырларында  әйтелгәнчә, “агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы”, “булмас хатыннан бөкре туар”, “хатын-кыз – тормышның тоткасы” шул...  

        Фәнни-тикшеренү эшебезнең максаты – мөхтәрәм әдибебезнең әдәби мирасын тирәнрәк өйрәнү, милләт аналары – хатыннарга язучы куйган таләпләрне ачыклап, милләт язмышы мәсьәләсе хатын-кыз язмышыннан аерылгысыз икәнлеген күрсәтү. Эшебезне башкарган чакта без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

        әдипнең шушы темага караган әсәрләрен өйрәнү; хезмәтебезнең тикшерү предметы булган әсәрләр турында язмалар булдыру; хатын-кыз язмышы мәсьәләсенең милләт язмышыннан аерылгысыз икәнлеген күрсәтү.

         Эшебезне  башкарган вакытта иң әүвәл шушы темага караган материаллар тупладык. Безгә Р.Фәхретдин кебек олы шәхесләребезнең фикерләре, әдәбият галимнәренең язма-мәкаләләре, Коръән аятьләре, хәдисләр дә  ярдәм итте. Аларны җентекләп өйрәнгәннән соң , төп эшебезгә керештек.

        Эшебезнең структурасына килсәк, ул кереш һәм йомгак өлешләреннән, аерым бүлекчәләрне үз эченә алган төп өлештән, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

        Г.Исхакый  күтәргән проблемаларны бүген дәвам итүчеләр бармы ?

        Исхакый рухын әсәрләрендә терелткән һәм аны иҗат кыйбласы иткән язучылар арасыннан, һич икеләнмичә, Г.Бәширов, М. Галәү, Ә.Еники, Н.Фәттах, Ф.Бәйрәмова, А.Хәлим, Т.Галиуллин, А.Гыйләҗев, Р.Мөхәммәдиевләрне атап була.

         “Бөтен иҗатын татар халкын инкыйраздан йолып калу мәнфәгатьләренә буйсындырган Г.Исхакыйның төрле жанрларда язылган әсәрләре бүгенге көндә татар әдәбиятының магистраль юлын билгеләп кенә калмыйлар, бәлки XXI гасыр бусагасын атлап кергән милләттәшләребезгә рухи ориентир булып та хезмәт итәләр, -  дип яза филология фәннәре докторы М.Җ.Сәхапов.   Г.Исхакый иҗаты, шул исәптән аның иҗатында милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән хатын-кыз язмышы мәсьәләсе дә,  XXI гасырга омтылган татар әдәбиятының милли йөзен көчәйтергә һәм әхлакый-рухи кыйбласын ныгытырга булыша, XX гасыр әдәбияты белән XXI гасыр әдәбияты арасын тоташтырып торучы ышанычлы һәм таза күпер вазифасын үти, татар милләтенең инкыйразга каршы алып барган авыр көрәшенә көчле рухи таяныч булып хезмәт итә.


Төп өлеш

1 бүлек.

 Милләт язмышы һәм хатын-кыз яязмышы мәсьәләсе – аерылмас төшенчәләр

Әдәбиятыбыз классигы Гаяз Исхакый  иҗаты тулысынча татар милләтенең олылыгын раслауга, бөеклеген дәлилләүгә, аның башка халыклар һәм милләтләр белән тигез хокуклылыгын исбатлауга хезмәт итә һәм аның һәр әсәре шул олы максатка буйсындырылган, милли кыйблага йөз тоткан.

Чордашлары һәм каләмдәшләре арасында Гаяз Исхакый иҗаты менә шул асыл сыйфаты белән нык аерылып тора һәм аның каләме җан өргән һәр әсәр әдипнең милли мәсьәләгә үзенчәлекле карашын гәүдәләндерә.  Милләт язмышы, милләт киләчәге мәсьәләсе Гаяз Исхакыйның бөтен иҗаты буенча яшел җеп булып сузылып бара. Аның кебек гомерен һәм иҗатын олы максатка — татар милләтен саклап калуга һәм аны яклауга буйсындырган һәм шушы изге, фаҗигале юлда үзен тәмам сарыф итеп бетергән шәхесне татар милләте әлегә кадәр белми.

Милләт. Бу турыда бүген күп сөйләнә. Ә без аның төп мәгънәсен аңлыйбызмы соң?

Татар теленең аңлатмалы сүзлегенә күз салсак, бу сүзнең түбәндәгечә бирелүен күрербез: милләт – тел, территория, икътисадый тормыш, психик үзенчәлекләр һәм культура уртаклыгы нигезендә берләшкән, тупланган халык.

Үзенә генә хас яшәү рәвеше,  үзенчәлекләре буенча әнә шулай формалашкан халыкны халык буларак саклау – һәркемнең изге бурычы. Кеше үзенең милли телен, милли гореф-гадәтләрен, милли геройларын белергә тиеш. Милли тарихын, милли каһарманнарын белмәүчене камил тәрбия алган дип әйтеп булмый. Безне инде болай да 70 ел буе милләтсез, динсез кавем итеп тәрбияләргә тырышып карадылар, уңай нәтиҗә булмады. Милләт -  адәм балаларына Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бер нигъмәт ул. Бу турыда Коръәни Кәримдә түбәндәгечә әйтелә: “Әй кешеләр. Без сезне  төрле-төрле итеп халык кылдык бер-берегезне аерып тану өчен” (Хуҗурат сүрәсе, 13 нче аять). Моңа тагын нәрсә өстәп әйтеп була?

Тарихның төрле чорларына күз салганда, шуны күрәбез: милләт өчен яу чапканнар, милләт өчен сөлектәй ир-егетләр башларын салганнар...  Хатын- кыз да гомер-бакый милләт язмышы мәсьәләсеннән читтә калмаган., битарафлык күрсәтмәгән. Югыйсә, Кол Шәриф, Нурсолтан, Сөембикәләре булыр иде мени аның...

Милләт язмышы мәсьәләсендә гүзәл затларыбызга аеруча олы бурыч йөкләнә – Ана булу, киләчәк кешесен тәрбияләү бурычы. Бер шагыйрь: “Ана - күркәм халыкны тормышка әзерләүче мәктәп ул”, - дип язган. Малайлар да, кызлар да кечкенә чактан ук хатын-кызлар тирәсендә булалар. Әниләр, әбиләр, күршеләр, тәрбиячеләр, табиб һәм укытучылар - гадәттә, барысы да хатын-кызлар… Мөселман галиме болай ди: “Ир кешене өйрәтсәң – бер кешене генә өйрәтәсең, хатын-кызны өйрәтсәң - милләтне өйрәтәсең”.  

         Гаиләдә иминлек, тынычлык саклау, дин кушканны өйрәтү, киләчәк буынны дөрес тәрбияләү хатын-кыз өстенә йөкләнә – ананың мөһим бурычы булып тора.     Пәйгәмбәребез (с.г.в.) әйтте:

«Дөнья  ул - ләззәтлелек һәм андагы иң хәерле ләззәт – изге хатын».

 Хәтта милләт язмышы кадәр зур төшенчәнең дә турыдан-туры хатын-кызга бәйле булуына ишарәләп, Ризаэддин Фәхреддин: “Хатыннары тәртипле милләт - тәртипле милләт, хатыннары тәртипсез булган милләт - тәртипсез милләт…” - дип искәртә һәм җәмгыятьнең киләчәге – аналарның үз балаларын ничек итеп тәрбияләүләренә бәйле икәнлеген күрсәтә. “Яхшы тереклек – гүзәл холык иясе хатыннан башка булмас. Дөньяның бәхетсезләре тәрбияле хатын белән тәрбияле баладан мәхрүм булган затлардыр. Адәм балаларының бәхетләре – хатыннар кулында...”- дип искәртә галимебез. Хатыннарның иң төп вазифасы һәм иң иң изге бурычы итеп җәмгыяткә  һәрьяктан лаеклы, югары әхлаклы, һәркемгә бөтен яктан үрнәк булырлык шәхесләр тәрбияләү икәнлеген  ассызлыклый. Баланы тел белән тәрбияләү өстенә, үзеңнең  шәхси үрнәгең белән дә тәрбияләргә,  сүзең белән гамәлеңне бертөрле алып барырга кирәклеген искәртә. Бала һичбер орлык чәчелмәгән җир яки һичбер бизәк язылмаган ак кәгазь булып, нинди орлык чәчелсә, шуның кебек  иген бирер һәм нәрсә язылса, шул укылыр. Әгәр балага гүзәл тәрбия бирелсә, дөнья һәм ахирәттә бәхетле булыр. Әгәр балага    бозык тәрбия бирелсә яки хайваннар кебек каралмаган, ташланган булса, бичара бала да һәлак була, гөнаһысы да яклаучылар өстенә төшәр.

Гаяз Исхакый да милләте өчен яшәгән, аның бер генә проблемасын да игътибарсыз калдырмаган. Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга чакыра. Аның прозасында татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен барлау һәм саклап калу, милләтнең телен, рухын саклаучы хатын-кыз әхлагын тәрбияләү мәсьәләләре киң чагылыш таба. Гаиләдә үк милли тәрбиягә нигез салу, кыз балаларны саф күңелле, югары әхлаклы, дини, һәрьяктан мәгълүматлы итеп тәрбияләү һәм бу нәфис затларның рухи үсеше һәм камилләшүе өчен уңай шартлар тудыра алмаган милләтнең киләчәге өметсез булуын искәртә Гаяз Исхакый. Ул татар хатын-кызын белемле, әхлаклы, ягымлы, шәфкатьле ана, гаилә башлыгы – ирен хөрмәт итүче итеп күрергә тели. Татар кызы бәхетле булсын өчен җәмгыять төзелешен һәм аннан чыга торган тәртипләрне үзгәртергә кирәклеген, һәркем үзенең тормышын бәхетле итәрлек аң-белемгә, һәнәргә омтылырга тиешлеген, һәр кешенең яшәеше җитешле булган милләт үзе дә бәхетле булачагын дәлилли.

 Дин дә, әдәбият та белемгә, кешенең камиллегенә, кешеләр арасындагы дуслыкка-татулыкка, гыйлем-мәгърифәткә өнди. Г.Исхакый җәмгыятебез, халкыбыз тормышында әдәп-әхлакның ни дәрәҗәдә торуына басым ясап болай ди: “Әүвәл әхлак бозыла, аннан дин бетә, аннан соң ул халык үзе бетә”.

Һәр халыкның, шул исәптән татар халкының да, иң изге, һәрвакыт ымсындырып тора торган хыялы  - һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү. Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгында шәхес тәрбияләү белән бәйле карашлары, фикерләре, ысуллары тупланып килгән, һәм бу рухи хәзинә, өзлексез камилләшә барып, буыннан буынга тапшырылган.

Телебезнең, милләтебезнең, динебезнең киләчәге тулаем хатын-кызлардан  тора...

 Гаяз Исхакый әсәрләренең каһарманнары – әйтик, “Теләнче кызы” романындагы бик иртә ятимә калып, тормышның ачысын-төчесен шактый татуга карамастан, кешелек намусын һәм абруен саклап кала алган Сәгадәт образымы, “Остазбикә” повестендагы олы җанлы Сәгыйдә остазбикәме, “Зөләйха” драмасындагы татар милләтенең кичергән авырлыкларын, сабыр, чыдамлы,  хак динебезгә нык ышанучы Зөләйхамы  – алар барысы да, беренче нәүбәттә, милләт язмышы сагында торучы, аның бүгенгесен кайгыртучы һәм киләчәген тәэмин итүче затлар, нык рухлы күркәм шәхесләр. Ә “Кәләпүшче кыз” повестендагы Камәр алда санап үтелгән образларга капма-каршы яктан ачыла һәм Камәрнең ачы фаҗигасе бүгенге яшьләр өчен тирән бер дәрес булып тора.

    Әйе, бүгенге таркала, упкынга бара торган җәмгыятебезне саклап калыр, киләчәгебезне бәхетле, иманлы, дәвамлы  итәр өчен нәкъ менә Гаяз Исхакыйның Сәгадәт, Зөләйхалары, Сәгыйдә остазбикәләре кирәк. Югыйсә, милләтебезнең киләчәге өметсез.


2.1 . “Кәләпүшче кыз” әсәрендә хатын-кыз образы

        “Кәләпүшче кыз” повесте татар әдәбиятына хас мәгърифәтчелек реализмы кысаларында язылган. Гаяз Исхакый, гомумән, иҗатының башлангыч чорында кешене күбрәк тормыштагы гыйбрәтле хәлләр ярдәмендә тәрбияләргә омтыла. “Кәләпүшче кыз”да шундый, башкаларга сабак булырлык гыйбрәтле мисал итеп Камәр язмышы алына. Ягьни, балачакта дөрес тәрбия ала алмавы аркасында, төп каһарман алга таба юньсез кешеләр кулына эләгә һәм нәтиҗәдә гомере фаҗига белән тәмамлана. Автор бу фаҗигане язуының максатын “...Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтеп, милләтнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга Камәр булуда нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер кисәтү” дип күрсәтә.

Бу әсәрдә чыннан да, укучыны уйландырырлык, аңа сабак булырлык хәлләр тасвирлана. Ире үлеп, унбиш яшьлек кызы Камәр һәм унөч яшьлек улы Габделәхәт белән калган һәм кәләпүшләр тегеп тамак туйдыра башлаган Кәримә кияүгә чыгу фикеренә килә. Габделәхәтне мәдрәсә интернатына урнаштырганлыктан, кәләпүшләрне кибеткә илтеп тапшыру Камәргә йөкләнә, һәм шушы кибеткә йөри башлау яшь кызның трагедиясенә нигез сала. Чөнки ул анда кызлар алдауны үзенә кәсеп иткән өлкән кибетче Вафа белән очраша, һәм ул бу яшь чибәр кызны тизрәк кулга төшерү ягын карый. Үги ата йортында газиз анасының сүрелә төшкән мәхәббәтен, кими барган игътибарын тоеп яшәгән беркатлы, эчкерсез үсмер кыз, үзе теләп диярлек, Вафа кармагына килеп каба. Мәхәббәтне китаплардан гына укып белгән Камәр сөешүдә алдашуны уйламый, ялган мәхәббәтне белми. Вафаның матур сүзләрен, мәгънәле күз карашларын үзенә гашыйк булуы дип уйлаган һәм үзенә гашыйк булган кешене сөймәү шәфкатьсезлек дип исәпләгән, сөйгәне өчен яшьлеген, сафлыгын да кызганмаган Камәрнең беркатлы ышанучанлыгы, самимилеге аркасында үзен-үзе һәлакәткә илтүен автор ачынып яза. “Ай, мескинәне тотып калучы булсачы, бу бәлаләрдән әллә котылыр иде”,— ди ул. Ләкин Камәрне “рәхәт галәменнән михнәт галәменә” керүдән беркем дә туктатып калмый. Дус кызлары тәҗрибәсез булганга күрә Камәрнең бу эштән күңелен биздерер урынга аның дәртен генә арттыралар. Үзләре дә шундый бәлагә тарыган дусларының: “Мин харап булдым, исемем-чабым китте, миннән генә көлмәсеннәр әле, бу да шулай безнең төсле булсын!”— дип Камәрне котыртуларын күрәбез.

Мәхәббәттә алдануын соңлап аңлаган Камәр асламчы Зөһрә карчык ярдәмендә кулдан кулга күчеп йөри башлый, аннан соң фәхешханәгә эләгә, начар авыру эләктереп больницага керә. Әсәр Камәрнең фаҗигале үлеме белән тәмамлана.

Камәрнең шундый түбәнлеккә төшүенең сәбәпләрен автор күбрәк аерым начар кешеләргә кайтарып калдыра һәм болай яза: “Камәр вакыйгасында күрелдеке шикелле кызларымызның сәфаләт галәменә керүләренә сәбәп булучылар Вафа илә Зөһрә кеби кешеләрдер”.

Вафа Гаяз Исхакый тарафыннан бер-ике ел рәтсез-чиратсыз гына укыган, шулай да үзен бик укымышлы, гыйлемле санап, һәртөрле мәсьәләгә катышып, үз фикерен генә дөрес күрә торган кеше итеп сурәтләнә. Хатын-кыз мәсьәләсенә килгәндә, Вафа дөньядагы барлык матур хатын-кыз аңа рәхәт бирер өчен яратылган дип исәпли. Күргән бер чибәрне үзенә каратып теләгенә ирешү өчен Вафаның бер нәрсәдән дә тайчанмый торган кеше булуын күрәбез. Ул максатына ирешү өчен тәмле телен дә кызганмый, төрле ялганга, хәйлә коруга да бара. Ә соңыннан бәхетсез кызларның нинди хурлыкка, түбәнлеккә төшүләре аны кызыксындырмый. Гаяз Исхакый Вафаны гөнаһсыз яшь кызларның бөтен гомерен харап итеп, аларны фәхеш юлына этәрүче дип кенә түгел, бәлки мондый имансыз гамәлләре белән бөтен мөселман галәменә тап төшерә торган, милләтебезгә зур зыян китерә торган яман эшләрнең барлыкка килүенә сәбәпче дә итеп күрсәтә.

Зөһрә абыстайга килгәндә, тыштан шәфкатьле булып күренгән бу карчык Камәр кебек кызларның җайсыз хәлдә калуларыннан файдаланып, аларны кулдан-кулга тапшырып акча эшли торган, бәхетсез кызларның язмышыннан бигрәк үз файдасын кайгырта торган кеше итеп бирелә. Чарасызлыктан кая барырга белми йөргән Камәрне алдап-йолдап турыдан-туры фәхешханәгә китереп кертүче дә Зөһрә була. Гаяз Исхакый Зөһрә карчык кебекләрнең күп кенә яшь кызларның “кешелек саныннан этлеккә чыгып, фәхеш почмакларыннан җеназалары күтәрелү кебек бөтен галәме исламны рәнҗетә торган эшләргә башчы булуларын” күрсәтергә тели.

Ә инде Камәрнең иң якын кешесе булырга, бөтен серләрен уртаклашып, киңәш бирергә, ялгыш адымнар ясаудан тыеп, дөрес юл күрсәтергә тиеш булган ана кешенең кызга карата игътибары кими. Әнисенең башка кеше белән тора башлавына бик хәсрәтләнгән Камәрнең кичерешләрен автор тәфсилләп, тирән итеп сурәтли. Яңа гаиләдә Камәргә игътибарның шактый кимүе, кызда барган үзгәрешләрнең ана күзеннән читтә калуы сизелә, һәм, мөгаен, менә шушы хәлләр яшүсмер кыз башына төшкән шушы хәсрәтләр элегрәк «мин әни сүзеннән бер дә чыкмыйм» дип торган Камәрнең әнисеннән читләшүенә китергәндер.

Әмма әсәрдә күпмедер дәрәҗәдә Камәрнең үзен гаепләү дә бар. Моны без шул ук әсәрдәге Васфикамалның Камәргә каршы куеп  сурәтләнүендә күрәбез. Васфикамал   намусын саклау нәтиҗәсендә яхшы кешегә кияүгә чыга һәм  рәхәт, бәхетле яши.

Әлеге повестьта кешенең үз-үзен тотышын, аның нинди тәрбия алуына һәм, гомумән, гаиләви-әхлакый мөнәсәбәтләрдән чыгып  яшь  кызларның  нинди тормыш юлын сайлавын ача  Гаяз Исхакый.  


2.2  “Теләнче кызы” романында хатын-кыз язмышы

 Гаяз Исхакыйның хатын-кыз мәсьәләсен яктыртуга багышланган икенче бер әсәрендә – “Теләнче кызы” романында исә әсәр идеясе башкарак яссылыкта ачыла. Ачыграк әйтсәк, анда бик иртә ата-анасы үлеп бөтенләй ятим калган, әмма тормышның төбенә төшсә дә, үзенең күңел сафлыгын һәм иманын югалтмаган Сәгадәтнең тормыш баткаклыгыннан котылып һәм аң-белем алып күркәм зыялы затка әверелүе сурәтләнә. Камәрнең һәлакәткә килүе күбрәк гаилә мөнәсәбәтләренә, дөрес тәрбия алмауга бәйләп каралса, Сәгадәтнең бәхетсезлеге инде шул чор җәмгыяте тәртипләре нәтиҗәсе рәвешендә алга баса.

Әсәрнең героинясы Сәгадәт авылда хәлле генә крестьян гаиләсендә туып үсә. Мулла кызы белән ахирәт дуслар. Күп вакыты муллаларда үтә, укырга-язарга, күркәм гадәтләргә өйрәнә. Аның кызу канлы, үзсүзле әтисе булган малын сатып гаиләсе белән шәһәргә күченә, ләкин уңмый. Эш таба алмау, акчасызлык, әйберләрен сатып ашау, фатирдан чыгарылу, фәкыйрьләр казармасына барып сыену, бераздан әтисе-әнисе үлеп киткәч чит җирдә берьялгызы торып калу ач, ятим калган кызны хәер сорашып көн күрә башлауга китерә. Шулай теләнеп йөргән көннәрнең берсендә Сәгадәт Габдулла бай кулына эләгә, үзенең сәгадәтлегеннән мәхрүм кала һәм бәхетсез кыз нәтиҗәдә фәхешханәгә барып эләгә. Әмма  Габдулланың “вөҗданы фалиҗ зәхмәтеннән бераз уяна башлады” һәм ул Сәгадәтне фахешханәләрдән эзли  башлый, тапкач, үзе мәсхәрә иткән кызга өйләнә. Габдулланың укытучысы, дусты буларак зыялы егет Мансур ярдәмендә Сәгадәт ижтимагый-мәдәни хәрәкәттә катнаша башлый һәм бу хәл героиняның дөньяга карашларына, уй-омтылышларына уңай тәэсир итә. Үзенең аң-белем ягы бик чамалы икәнен аңлап, ул Казандагы кызлар гимназиясен тәмамлый. Габдулладан аерылганнан соң ул, “тәмам ялгыз, үз көченә таянып алга таба барырга тели торган бер татар хатыны”на әверелә. Әсәр ахырында ул тагын да зуррак белем алырга теләп Петербургка китә. Сәгадәтнең бу гамәле әсәрдә аның “кояшка таба” юл алуы дип бәяләнә.  

“Теләнче кызы”н башкача, Лев Толстой романының исеме белән “Яңадан туу” дип атарга мөмкин булыр иде. Чөнки анда кешенең вөҗдан газабы, әхлакый тәүбәсе аша “яңадан тууы”  сурәтләнә.

Әсәр ахырында героиняның тагын зуррак белем алырга теләп Петербургка китүе Гаяз Исхакый һәм аның фикердәш геройлары тарафыннан югары бәяләнә. Чөнки алар Сәгадәткә мәгърифәтчеләрнең күптәнге хыялларын тормышка ашырырга алынган татар хатыны итеп карыйлар.

Сүз монда аң-белем алып, халыкка хезмәт итү юлына баскан татар хатыны идеалы турында бара. Шушы идеалны аңлау һәм аны гамәлгә ашырырга алыну героиняның үзенә дә нык тәэсир итә: Сәгадәт үзен күпләргә иптәш булырлык кеше итеп тоя башлый.

Гаяз Исхакый Сәгадәтнең азат, ирекле булуын да, шәхес булуын да, XX йөз башында татар дөньясында бермә-бер көчәеп киткән гомуммилли максатлар белән яшәү идеясенә дә хезмәт итүен дә тели. Шул ук вакытта яңа гасыр башында әлеге теләкнең инде коры хыял гына булмавы, бәлки яңа реаль тормышта күпмедер нигез дә булуын әйтергә кирәк. Чөнки бу вакытта татар дөньясында иҗтимагый аңлы, халыкка хезмәт итү юлына баскан хатын-кызлар пәйда була башлый.


2.3 “Остазбикә” әсәре мисалында...

Гаяз Исхакый Камәр, Сәгадәт кебек язмышка дучар булган бичараларны хак юлга юнәлтү максатында инсафлы, итагатьле, киң күңелле, олы җанлы хатын-кыз образын “Остазбикә” дигән повестенда тудыра. Повесть шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылып язылган булуы белән элегрәк язылган әсәрләрдән аерылып тора.

Унике ел буе пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, тату яшәгән Вахит хәзрәт белән Сәгыйдә остазбикәнең тормышларының бер китек ягы бар: аларның балалары юк.

Повестьта Сәгыйдәнең бала булмаудан өзгәләнүләрен, күңелендә туган каршылыклы уй-хисләрен тасвирлау аша автор остазбикәнең эчке дөньясын, анда барган үзгәрешләрне, яңа хасиятләрен күрсәтергә тели: “Бала сагыну белән өметсезлектән барлыкка килгән бер хис Сәгыйдәнең йөзендә әллә нинди бер кайгылы сызык сызды, шул китеклек аның тавышына мөскенлек авазын кушты, аның кыяфәтенә әллә нинди разый түгеллек буявын бизәкләде. Аның табигате йомшарды, изрәде. Ул, сабак белмәгән кызларны чаж-чаж чыбык белән пешерә торган абыстай, бөтен кызларга “ай, гакыллым, кызым” дип дәшә торган булды; аның сүзендә, сөйләшүендә әллә никадәр йомшак сүзләр күбәйде. Авыл хатыннарына: “Канатым, абыстаем!”, – дип сүзләргә башлаган кебек, кош-кортларга, мал-туарга да сөюле атлар кушты. Тавыкларга “тавыккаем” дип, чебешләргә “чебешкәем” дип дәшүгә башка, өстләрен мамыклы йон гөнаһсыз иттереп каплаган чебешләрне кулына алып, авызына китереп сөя торган булды”. Зирәк акыллы Сәгыйдә остазбикә бала булмау хәсрәтен ничек тә булса хәл ителергә тиешлеген аңлый, һәм, бик озак эчке газапланулардан соң, бер җан, бер тән булып яратышып яшәгән ирен башкага өйләндерү юлы белән бу мәсьәләне уңай якка хәл итәргә була. Шул максатны гамәлгә ашыру өчен ул Вахит хәзрәткә мөрәҗәгать итә: «Пәйгамбәрләр да өйләнгән... Әүлияләр дә өйләнгән... Шуның өчен, хәзрәт, менә мин сине өйләндерергә кирәк, дигән уйга килдем... Сиңа яучы булмакчы булдым. Кызын да таптым. Үзе инсафлы. Үзе тәрбияле. Үзе укыган. Үзе чибәр. Фәхри абзый кызы Галимә... Миңа, хәзрәт, рөхсәт бир! Мин Зөлфия абыстайга яучы булып барыйм...».

 Гаяз Исхакый Сәгыйдәгә үз максатына ирешү өчен кирәкле барлык сыйфатларны да туплап биргән: ул тәвәккәл дә, сабыр да. Сәгыйдә остазбикәнең бала турындагы уйлары бүгенге көн белән генә чикләнми. Ул киләчәк өчен дә кайгыра: нәселенең киләчәге, мәчетнең, мәдрәсәнең кем кулына калуы борчый аны. Сәгыйдә үзен гаепле саный: “...Сине бала мәхәббәтеннән мин мәхрүм иттем... Сине, хәзрәт, үлгәннең соңында догачысыз мин калдырдым... Шул бабадан бабага килгән михрабны хуҗасыз мин иттем...”. Сәгыйдә кебек бик ярата белгән кеше генә яраткан кешесенең бәхетле булуы өчен үзенә авырлыклар ала.  Нәсел җебе өзелмәсен өчен башка хатыннан туган балаларны тәрбияләргә, яраткан ирен “көндәш” белән бүлешергә дә риза булуы, үз укучысы  Галимәне яраткан иренә димләве аның шул вакыйгага хәзерлек барганда туган каршылыклы кичерешләре, үзе сайлаган язмыш авырлыгын горур күтәрергә, сынмаска-сыгылмаска көч табуы шундый итеп бирелә ки, Сәгыйдә образына сокланмау мөмкин түгел. “Балага мәхәббәт, хәзрәтне бәхетле итәргә теләү аның куңелендә «көндәш» ачысыннан көчлерәк чыкты”.  Бала булганда гына гаилә бербөтен, үз нәселенең тамырларын югалтмаганда,  дәвамчысын калдырганда гына, хатын-кыз тулы бәхетле була ала дигән фикер үткәрә автор.  Сәгыйдә остазбикә акрынлап-акрынлап кына хәзрәтнең күңеленә “баласыз тормыш - хәят түгел, балалы булыр өчен икенче хатын алудан башка юл юк”, дигән уйны сеңдерә. Үзенең күңелендә туган барлык хис-тойгыларын йөгәнләп, үзенең ире Вахит хәзрәтне укучысы Галимәгә өйләндерә һәм алардан туган балаларны үзенеке итеп карый, тәрбияли. Балалар Сәгыйдә остазбикәгә әни дип эндәшәләр, ә үз әниләрен шулай атарга кыенсыналар: “Шунысы гаҗәп: Галимә аналыкка чыгып бала тудыргач та, хәзрәткә дә, Галимәгә дә чын ана Сәгыйдә булып урынлашты. Ул гына да түгел, балалар, үсә башлап, беренче сүзне әйткәндә дә иң беренче “әннә, әннә” дигәнне Сәгыйдәгә эндәште. Зурая башлагач та бөтен балалар, чын әни - Сәгыйдә дип ышанып, Галимәгә бик озакка кадәр «әни» дияргә кыймадылар. Аңлый башлагач кына көчләнеп «әни» дип йөрсәләр дә, аны һәрвакыт икенче дәрәҗә әни иттереп йөрүдән котыла алмадылар”.

Гаяз Исхакый Сәгыйдә образында татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатларын туплап биргән. Сәгыйдә остазбикә ирен хөрмәт итеп, кадерләп, сөеп һәм сөелеп яши белә. Сәгыйдә  һәр нәрсәнең сәбәбе барлыгын аңлаган хәлдә, булганына шөкер итеп, Аллаһы Тагәлә сынауларына сабырлык күрсәтә белә. Тыныч холыклы, киң күңелле, хезмәт сөючән, олы җанлы, нык рухлы бу хатын тиз арада яхшы остазбикә булып таныла, авылда барлык хатын-кызларның киңәшчесе, гакыл бирүчесе, дин өйрәтүчесе була.

Гаяз Исхакый татар хатын-кызын ирекле, үз язмышына үзе хуҗа булырдай көчле итеп, укымышлы, зыялы итеп күрергә тели. Аның идеалындагы хатын-кыз-җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзасы, ул үз фикерен яклап чыга, бәхәсләшә ала. Ул гаилә учагын сүндерми саклый белә, ирен сөя, хөрмәтли, олылый һәм шул ук вакытта үзе олугъ булып кала белә. Ул бүгенге көн белән генә яшәми, үзенең, гаиләсенең, милләтенең киләчәген дә кайгырта. Гаяз Исхакый уйлавынча, язмыш сынаулары каршында бөгелеп төшмәслек нык рухлы, көчле ихтыярлы, четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә югалып калмаслык тапкыр да, тәвәккәл дә булырга тиеш татар хатын-кызлары.


2.4 “Зөләйха” драмасындагы хатын-кыз -  Милләт Анасы.

    Үз дәүләтчелеген югалткан татар милләтенең ачы язмышы, колониаль шартларыда узган авыр тормышы Гаяз Исхакыйны һәрвакыт борчып тора. “Зөләйха” драмасын иҗат иткәндә, Гаяз Исхакый, беренче чиратта, татар милләте кичергән авыр язмышны, аңа карата үткәрелгән каты һәм җимергеч сәясәтне күздә тота. Биредә әдип, милләт язмышы турында уйланганда, үзен аеруча борчыган мәсьәләләрнең берсенә − татар тарихында кара тап калдырган чукындыру чорына күзәтү ясый, реаль вакыйгаларны сурәтләп бирә, байтак еллар изелеп яшәгән, әмма телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен күз алдына бастыра һәм Зөләйха образы аша татар милләтенең тарихи фаҗигасен күрсәтә, аның язмышы бөтен татар иле, милләте язмышын үзенә сыйдыра. Зөләйха, нинди генә авырлыкларга очраса да, нык, горур булып кала, ислам дине, туган халкы киләчәге өчен барлык михнәтләргә дә түзә.

Диненнән, гаиләсеннән, йортыннан, ана өчен иң якын булган балаларыннан аеру, көчләп чукындыру, урыс исеме тагу, чит иргә бирү, Сәлимҗаның бер гаепсезгә төрмәгә утыртып, соңыннан кыйнап үтерелүе; исерек ирен агулап үтергәне өчен, унсигез ел төрмәдә булулары, анда иза чигүләре: кыйналулары, мыскыл ителгәннәре, суктырулары − болар барысы да Зөләйха күңеленә, йөрәгенә авыр, төзәлмәс яра сала. Ләкин бернинди кыйналулар, үтерүләр, каторгалар да Зөләйханы теленнән, диненнән яздыра алмый. Ул җаны-тәне белән үз диненә тугры. Хәтта каторгада да Зөләйха мөселман дине кануннарын үти: вакытында намазын укый, уразасын тота. Авыр газаплардан соң үләр алдыннан ул балалары белән күрешә, урыстан туган улының да исламга кайтуын күреп, тыныч күңел белән мәңгелек дөньяга күчә.

Мондый тормыш белән яшәү, әлбәттә, бик авыр. Бары көчле рухы, иманы нык булуы һәм эчкерсезлеге аркасында һәм үз милләтенә, үз халкына, үз диненә олы мәхәббәте ярдәмендә генә Гаяз Исхакыйның мәңге җиңелмәс, җуелмас образы Зөләйха көчләп чукындыру аркасында аңа күпме генә авырлыклар килсә дә, иң якын кешеләре христиан диненә күчәргә мәҗбүр ителсә дә, ул үз фикерендә кала: милләтенә, үзендә кешелеклелек сыйфатларын саклаган хәлдә диненә тугры кала.

Ә “Зөләйха” драмасындагы Зөләйха гади татар хатыны гына булып калмый, аңа милләт анасы вазифасы да йөкләнә. Әсәрдә героиняны чукындырып диненнән, иманыннан ваз кичтерергә тырышу, гомумән, татар милләтен шул юл белән юкка чыгарырга омтылу булып аңлашыла. Әмма көчләп чукындырылып монастырьда һәм каторгада бик зур газаплар кичерүенә дә карамастан, Зөләйханың динен, иманын саклап кала алуы татар милләтенең үзен саклап кала алачагына тирән ышаныч уята.                               .
   Барыбызга да таныш булган милләт анасы − Зөләйха язмышы белән Гаяз Исхакый чаң суга: миллилек - ул дин, әхлак, иман. Болар сакланганда гына, милләт яшәячәк. Башка дингә күчү - иманны югалту дигән сүз. Имансыз калган кешеләр рухи канәгатьсезлек, рухи бушлык кичерәләр...


                                          Йомгаклау

2.5. Г.Исхакый күзаллавында киләчәк татар кызы

Гаяз Исхакыйның хатын-кыз язмышы мәсьәләсен үзәккә куйган әсәрләре бик күп. Күзәтү ясалганнары белән беррәттән тагы да  шактыен мисалга китереп булыр иде. Әйтик, “Көз” повестен. Хатын-кызның рух ныклыгы, тормышта үз кыйбласын дөрес табып яшәве үзен дә бәхетле итә, киләчәк буыннар язмышына да зур тәэсир ясый. Ә моның өчен балачактан гаиләдә алынган дини тәрбиянең әһәмияте гаять зур икәнлегенә нык басым ясый Гаяз Исхакый. “Көз” повестенда Нәфисә һәм Гөлсем образларында бу ачык чагыла. Беренчесе, милләтебез кызлары, туташлар, аналар өчен үрнәк булып тора... Ә инде ныклы дини тәрбия булмау рухи гариплеккә, кыйблаңны югалтуга китерә икәнен язучы Гөлсем образында бик ачык, тәфсилләп бәян кыла. Уйланыйк, уяныйк, фикерлик дия кебек безгә милләтпәрвәр язучы, бөек шәхесебез Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый әфәнде.

    Катнаш никахлар мәсьәләсен үзәккә куйган “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрен алып карасак, Шәмси образы аша без бу чор хатын-кызына Гаяз Исхакый куйган таләпне күрә алабыз. Шәмси бит рус хатыны Аннада татар кызына хас булырга тиешле сыйфатлар җыелмасын күрә. Ә ул очратканнарда – туташ, ханымнарда – бу сыйфатлар  әлегә күзгә чалынмый гына түгел, ә бөтенләй капма-каршысы белән ачыла. Әнә бит халык телендә татарның каймагы саналган мишәр кызы Тукайның кем икәнен дә белми, ә инде җиңгәләре гаиләсендә балаларга булган мөнәсәбәт бөтенләй күңел картайгыч... Мин, әлбәттә,  27 яшенә җиткән Шәмсине аклап чыгу ягында түгел , әмма аның уйларында хакыйкать ярылып ята. Менә бит ул нинди булырга тиеш XX гасыр татар хатыны, татар кызы: гыйлемле дә, зыялы да,  ирен ир итеп саклаучы һәм тотучы, балаларга чын ана да, эштән арып кайткан иргә гаилә җылысын бирүче, аның җанын ял иттерүче дә. Ул  чиста да, гаилә җанлы, аш-су остасы да, пөхтә дә. Гаяз Исхакый татар хатын-кызларын белемле, әхлаклы, ягымлы, туташ, шәфкатьле ана, гаилә башлыгын - ирен ихтирам итүче итеп күрергә тели.

Хәтта бу темага бөтенләй туры килмәгән “Жан Баевич” комедиясен алып карасак та татар хатын-кызының акыл көченә, зирәклегенә таң каласың. Чын татар хатыны беркайчан да кемгәдер, нәрсәгәдер,  ниндидер мохиткә ярашыйм диеп, акылсызлык юлына басмый, үзенә дә балаларына да чит-ят исемнәр такмый, өенә эт алып кайтмый. Чын  татар хатыны булдыра алган кадәр  ирендә бу ялгышу, саташудан, кыйбласын югалтудан сакларга тырыша. Моны бары тик  чын татар хатын-кызы гына булдыра ала.

Ә инде Зөләйхаларга, Сәгыйдә остазбикәләр,Нәфисәләргә  килгәндә, алар чын мәгънәсендә милләт аналары; милләтебез, динебез, телебез сагында нык торучылар, нәселебезне дә саклап киләчәккә исән-имин алып баручылар алар. Мондый хатыннары булган милләт бу дөньяда да бәхетле, ахирәттә дә бөеклеккә ирешәчәк, дия безгә Гаяз Исхакый. Әлегә тормыш төбеннән тырналып булса да чыгып килүче Вәсфикамал, Сәгадәтләр исә аларга лаеклы алмаш...                          Ә                                                                                                      Ә Әйе, хатын-кыздан бик күп нәрсә тора. Гаяз Исхакый моны тирән аңлаган һәм безгә дә бөтен тулылыгы белән ачып биргән. Шуңада, бөек тә син, матур да син, татар кызы, инде шулай булып кала күр мәңгегә, дип аваз саласы килә.   М Моннан ничә дистә еллар элек язылган  Гаяз Исхакый әсәрләре бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Әйе, шундый әсәрләр дә бар: алар күпмедер вакыт аралыгында халык күңеленә кереп алалар да, бик ук тиз арада шулай ук онытылалар: еллар үтү белән тоныкланалар.                                .                                                                                Ә Ә менә Гаяз Исхакый әсәрләрен 60-70 еллар дәвамында халык күңеленнән сызып ташларга, юк итәргә теләделәр, әмма булдыра алмадылар. Шулай булмый ни! Алар бит изге Коръән рухы белән сугарылган, алар көчле тәрбия чыганагы, тәрбия җимешләре, алар – мәңгегә дип халык күңеленә кергән тутыкмас энҗеләр! Әдәбият әхлак формалаштыра, кешенең җанын, рухын тәрбияли, калебен савыктыра. Менә шул таләпкә җавап биргән әсәрләр генә үлемсез булып яши бирәләр. Гаяз Исхакый әсәрләре – әнә шундыйлар.Милләт сагында торырга тиешле хатын-кызлар язмышы мәсьәләсе дә һәрчак әдәбиятның үзәгендә торган, тора һәм әле кешелек дәвам иткәндә торачак та. Без алардагы ачы тормыш сабакларын күрәбез, үрнәк һәм гыйбрәт алабыз. Кызганыч, тулы бер буын бу әсәрләрне укудан мәхрүм булды шул. Әти-әниләре “Зөләйха”, “Остазбикә”, “Теләнче кыз”, “Кәләпүшче кыз”, “Көз” әсәрләрен күреп, укып, аңлап, балаларына да сөйләп үскән буыннан бүгенгедәй әхлаксызлык чоңгылынңа бата баручы яшьләр тумас иде бәлки. Их, тартып алырга иде бүгенге сөлектәй булырга тиешле егетләрне, тәмле телле, мәрхәмәтле булу турында уйлый да алмый башлаган туташ-кызларыбызны бу наркомания, алкоголизм сазлыгыннан, аннары утырып укырга иде аларга шушы әсәрләрне! Җаннары гына  тетрәнми, талпынмый калмас иде, мөгаен. Ни дисәң дә, кеше бит алар! Инде кабат югалтмаска иде Гаяз Исхакыйдай язучыларыбызны, аларның кыйммәтле мирасын! Сакларга иде милләтебезне, динебезне, телебезне!


Кулланылган  әдәбият

1. Исхакый Г. Әсәрләр, 15 томда. 3 том.– Казан: Тат. кит. нәшр., 1998.– 399б.

2. Исхакый Г. Әсәрләр, 15 томда. 2 том – Казан: Тат. кит. нәшр., 1999. –462б.

 3.Трофимова  С.М.,  Ханнанова Ф.Г. Татар әдәбиятыннан хрестоматия. –

    Казан: 2010. – 337 б.

4. Ханнанова Ф.Г. Дини уку йортында татар әдәбиятын укыту.–Казан:  

   ТГГПУ, 2009. – 60 б.

5. Гаяз Исхакый һәм татар дөньясы. – Казан: Полиграфия нәшр.кит., 2000. –

  1.  б.

     6. Мусин Флүн.  Гаяз Исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1998

  1.  Сәхапов М.Җ. Татар ренессансының алтын дәвере. Г.Исхакый иҗаты турында монография. – Казан: “Хәтер” нәшр.,   2005. – 367 б.
  2. Гайнанова Лена. Гаяз Исхакый. Зиндан. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991
  3.  Исмәгыйлова С.Г., Исмәгыйлева Ф.М. Тәрбия хәзинәләре. – Чаллы: “КАМАЗ”нәшрияты, 1992
  4.  Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 1997
  5.  Казыйханов В., Гайнетдинова Г., Әхмәдуллина Г. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия эшендә файдалану. – Казан: 2004
  6.  Коръән-Кәрим. Коръән-Кәрим аятьләреннән мәгнәләренә татарча аңлатмалар бирүче Фәрит хәзрәт Сәлман. – Казан: Раннур, 1999 – 583 б.
  7.  http://www.-riu.ru/islam/quran/
  8.  Фазлыев Җәлил хәзрәт. Иманлы бала. – Казан: 2003


Предварительный просмотр: