Укучыларымның иҗади эшләре

Һадиева Резеда Мәҗит кызы

Предварительный просмотр:

Күбәләкләр һәм салават күпере.

    Элекке заманнарда күбәләкләр гел бер генә төстә булганнар икән. Алар чәчәкләрнең төрле төстә булуына карап сокланганнар. Күбәләкләр иртә- кич шул чәчәкләргә кунып нектар җыйганнар, ял иткәннәр, уйнаганнар, шаярганнар.

Менә беркөнне яңгыр явып үткән һәм күктә яктырып кояш чыккан. Шул вакытта күбәләкләр төрле төстә җем-җем иткән дуганы күреп алалар. Бу – салават күпере була. Алар аңа карап сокланалар. Озак та уйламыйча, башта бер күбәләк, аннан икенчесе салават күпере астына кереп китәләр. Икенче яктан очып чыкканда, күбәләкләр бик матур төсләргә киенеп алганнар иде. Моны күреп, башка күбәләкләр дә салават күпере астына кереп китәләр. Алар да үзләренә ошаган төсләрне сайлап, бик матур киенеп чыгалар. Менә шушы көннән башлап күбәләкләр төрле төстә безнең аяз күгебездә очып йөриләр инде.



Предварительный просмотр:

Ни өчен филнең борыны озын?

   Бу бик күптән булган хәл. Чынмы, юкмы сез үзегез хәл итәрсез инде. Әлеге әкиятем, филләр турында. Ул вакытта филләр хәзерге филләргә бөтенләй охшамаганнар икән. Алар кечкенә борынлы булганнар, ләкин бик тә кызыксынучан икән. Аларга бөтенесе дә кызык булган, шуңа күрә кечкенә борыннарын гел кирәкмән җиргә тыгып йөри торган булганнар. Менә бер көнне фил су астында нәрсә бар микән, дигән кызыксынуы белән, борынын күлгә төшергән. Шул вакытта селәүчен сагалап торучы чуртан, эләктермәсенме филнең борынын... Киткән тартыш, киткән алыш, фил бирешмәгән, борынын саклап калган. Чуртан су төбенә киткән, ә фил ни күрсен кечкенә генә борыннан озын борын ясалган. Менә шул көннән бирле филләр озын борынлы булып йөриләр икән.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга  муниципаль районы

                 “Лекарево урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем                                                    

                  муниципаль бюджет учреждениясе

                  Нурлыгаянова Г.Б., 11нче сыйныф укучысы

             Алабуга җирлегендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр иҗатында

Г.Тукай образы.

          Укытучы: Һадиева Р.М., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

Алабуга җирлегендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр иҗатында Г.Тукай образы бүгенге көндә  бик актуаль. Беренчедән, Алабуга төбәгендә иҗат итүче шагыйрьләрне туплыйбыз,аларның иҗаты белән танышабыз, күп мәгълүмат җыябыз.  Икенчедән, үзебезнең төбәктәге шагыйрьләрнең Тукайга булган мөнәсәбәтләрен, алар тудырган образлар аша шагыйрьнең бөеклеген аңлыйбыз.  Габдулла Тукай иҗаты җиһанга  ямь, яктылык, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек бер илаһи көчкә ия.

Алабуга шәһәре язучыларга, шагыйрьләргә бай төбәк.  Гөлзада Әхтәмова, Фазыл Шәех, Гарәфи Әгъләмҗан, Дибәҗә Каюмова, Ләлә Абдуллина, Фирдәвес Хуҗин кебек каләм осталарының эш алымнарына мөрәҗәгать итү, әлеге белемнәрне системага салу бүген бик актуаль.

Проблеманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Бу темага фәнни эшләр еш эшләнә. Алабугада Тукай образына, бөек шәхескә, игътибар зур. Ел саен Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү, шигырь бәйгеләре, фәнни-гамәли эшләр, аңа һәйкәл кую һәм башкалар моның ачык мисалы булып тора.

Тикшеренү объекты – Алабуга шәһәрендә иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрендә Г. Тукай образының чагылышы; тикшеренү предметы Гөлзада Әхтәмова, Фазыл Шәех, Гарәфи Әгъләмҗан кебек җирле шагыйрьләрнең шигырьләре.

Фәнни эшемнең максаты Алабуга шәһәрендә иҗат итүче шагыйрьләрнең, Гөлзада Әхтәмова, Фазыл Шәех, Гарәфи Әгъләмҗан шигырьләрендә Габдулла Тукай образына булган карашларын өйрәнү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Алабуга шәһәрендә иҗат итүче шагыйрьләрне барлау.
  2. Гөлзада Әхтәмова, Фазыл Шәех, Гарәфи Әгъләмҗан шигырьләрендә Габдулла Тукайга багышланып язган шигырьләрен туплау, өйрәнү.

Төп өлеш

  Алабуга шәһәрендә яшәүче һәм иҗат итүче шагыйрәбез Гөлзада Әхтәмова белән чыгышымны бышлыйм. Гөлзада Әхтәмованың шигьрияте күп яклы, шуның бер юнәлеше Г. Тукай образы.

“Тукай рухы” шигырендә Габдулла Тукайның кечкенә вакытыннан бүгенге көндә татар халкы арасында тоткан урынын чагылдыра. Язмыш аны кечкенә вакыттан ук бәргәнен, аямаганын, үз бабасында “күке” булуын, чит кешедә кадердә яшәвен ассызыклап үтә. Язмыш аны халыкка тапшыра:

“Үстер, шагыйрь ит,

Тик әвәл

Күрсәт газап почмагыңны!

Җырың, моңың, әкиятләрең

Тирән сеңсең зиһененә.

Кылдан нечкә күңеле аша

Сызылып кайтыр үзеңә”.

Габдулла Тукай кулдан-кулга, өйдән-өйгә йөри, ә менә бүген “Туган тел” шигыре гимн булып яңгырый:

Тукай шигыре хезмәт итә

Милләт өчен янып – көеп.

“Шагыйрь анасына” шигырендә шагыйрә Тукай анасына Мәмдүдә абыстайга мөрәҗәгать итә.

Улыңның газаплы юлы

Башланган сабый чактан.

Җылы почмак эзләгән ул

Гомергә төрле яктан.

Ана назы, ана мәхәббәте җитмәгәнен, шуңа Тукай  бик аз гомер яшәвен әйтә. Мәмдүдә абыстайга дөньяга олы җанлы шагыйрь табып биргәне өчен кадер- хөрмәт, ди.

“Тукайга” шигырендә  Тукайны үз абыйсы белән чагыштыра, тугандай сөйкемле син, ди. Тукайны татарның күңел көзгесе, нуры, мәңгелек таянычы, моңлы җыры, ди. Караңгы төңдә яктыртучы, яшенендә уйнатучы , ди.

Син, Тукай, гүя тулган ай,

Сүрелмәс кояштан нур.

Без синең белән, Тукай, бай,

Без синең белән горур.

“Тукай һәм бабам” шигырендә, бабайга илһам бирүче “Су анасы”, “Шүрәле” булган, тальянда “Тәфтилләүне” уйнаган. Нинди генә афәтләр булмасын бабай “Коръән” белән “Тукай” төргәген саклаган, безнең көннәргә алып килгән.

Калдырган ул безгә мирас итеп,

Җыр һәм шигырь сөйгән йөрәген.

   Гөлзада Әхтәмова “Күңел ашкынуы” җыентыгында Тукайга багышланган шигырьләре  шактый урын алып тора. Аның “Тукайны искә алу”, “Сәгъди абзый йортында”, “Тукай сүзе”, “Милләт шагыйре Тукай” , “Кайта безгә Тукай рухы”, “Егерме җиде яшьтә”, “ Зәйтүнә истәлегеннән” шигырьләре кертелгән. Бу шигырьләрдә Тукайның кечкенә вакытында күргән авырлыклары, кыска гына гомерендә дә күп эшләр эшләве, безне туган телнең шигъри матурлыгын тоярга, татар булуыбыз белән горурланырга  өнди.

“Сәгъди абзый йортында” шигырендә Сәгъди абзыйга рәхмәт әйтә, Апушны ким-хур итмәгән, ашаткан, эчерткән, кулыннан килгәнне барысын да эшләгән. Шуңа күрә сине дә гел искә алабыз, ди.

“Кайта безгә Тукай рухы” шигырендә Тукайның туган көнендә аның җаны безнең яннарда, безгә шигырьләрен сакларга, буыннан-буынга тапшырырга куша.

Тукайның мәхәббәте турында язган шигырьләрен дә күрергә була. “Зәйтүнә истәлегеннән” шигырендә, шагыйрьгә илһам бирүче алиһәдәй Зәйтүнә турында сүз бара. Ләкин аларның мәхәббәте шигырьләр аша гына була. Тукайның Зәйтүнәгә эндәшергә кыюлыгы җитми, ә Зәйтүнә бары унбиш яшьтә генә була.

Тик Зәйтүнәне озатмый,

Гадәтенчә, Тукай кача...

Тик бары шигъри юлларда

Үзенең йөрәк серен ача.

Шушы олы мәхәббәт, “яратам” дип кычкырып әйтмәсә дә, аңа халык хәтерендә сакланып калырлык шигырьләр язарга этәргеч биргән.

Тукай үзенең әсәрләрендә мәхәббәт мөнәсәбәтләрен язмаган, хәтта сөю хисләрен дә күңелендә яшереп йөргән. Ләкин инде шигырьләрендә бу серләр чишелми кала алмаганнар. Алар халык хәтерендә сакланып калган.

    “Әгерҗе аны шагыйрь итеп яратты, Казан аны укытты, Алабуга аны гражданин һәм шагыйрь итеп өлгертте,”- ди Айдар Хәлим Фазыл Шәех турында.  Фазыл Шәех иҗатында Тукай образы темасын карап китик.

“Тукай турында  легенда” – Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында Г.Тукай булып киткән дигән сүзләргә карап, Фазыл Шәех шуны бәян итә. Бу вакыйга 1911нче елның кыш көнендә була, ди. Бубый шәкертләре баш күтәрәләр, ә Г.Тукай алар янына килеп, гыйсьянчыларны хуплый. Ләкин Г.Тукай киләсен урядникта белә, һәм губернаторга хәбәр ителә. Авыл халкы бердәм бит ул, алар Г.Тукай үтәсе юлга салам җәяләр, ә губернатор атлары белән бу юлдан үтә алмый.

Бар дөньясын сүгеп, губернатор

Толыбына ныграк төренә.

Шәкертләргә хәерле юл теләп,

Тукай шул кич китеп өлгерә.

Фазыл Шәехнең шигырьләрендә бөек шагыйрьләр чагылып китә. “Татар яшәр, татар югалмас”, “Шигърият фәрештәсе” шигырьләрендә Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфаннар урын ала.

Күтәрелә шул фәрештә

Якты юл сыза-сыза,

Тукай, Такташ һәм Туфаннар

Кабызган йолдызларга.

“Тукай рухы” шигырен Фазыл Шәех Ташкенттагы үзәк урамнарның берсенә Тукай исеме бирелү уңаеннан языла.  Шагыйрь күңеле белән Ташкент шәһәрендә йөри, үзбәк халкы Тукайны үзенеке итте, ди.

Күңлем белән бүген мин Ташкентта

Сабый кебек йөрим сөенеп.

Гүя миңа Тукай урамының

Җылы нуры тора сибелеп.

“Тукай юлы” шигырендә яшь шагыйрьләргә мөрәҗәгать итә. Яңа сюжет, тема эзләп чит илләргә чыгарга кирәкмәс, ә Г.Тукай кебек үзебезнең илдән табарга, ди.

Күңелләрдә шагыйрь исән:

Кемгә кояш, кемгә ай.

Бүген бөтен дөнья буйлап

Сәяхәт итә Тукай.

   Гарәфи Әгъләмҗан шигырьләре, салават күперендәгечә төрле төсләрдә балкып, укучыны уйландыра да, сокландыра да. Аның да  Г.Тукайга багышланган шигырьләрен карап китик.

“Кабат-кабат барлыйм йөзек кашын” шигырендә Гарәфи Әгъләмҗан Г.Тукайның әсәрләрен искә алып китә, “Кисекбаш”, “Туган тел”, “Безнең авыл”, “Бала белән күбәләк” ... Шагыйрьнең балачагыннан алып шәхес булган чорына кадәр тасвирлап үтә.

Туган телен иркен сулыш ала,

Тел иркенә, шөкер, тук айлар,

Изге илен җырга сала-сала

Җиргә килер яңа Тукайлар!...

“Тукай гимны – тургай җыры” шигырендә шагыйрь тургайлар җырын Тукай гимны белән чагыштыра. Ә Тукай гимны ул “Туган тел” шигыре, чыннан да “Туган тел” җырын барыбызда беләбез, җырлыйбыз. Ул безнең илдә генә түгел, башка илләрдә дә яңгырый: Кытыйда, Австрияда, Акшта...

Тукай гимны – тургай җырын,

Тынып тыңлый арышлар...

Көнбагышлар да җырларын

Туар көнгә багышлар!...

Йомгаклау.

   Дөнья әдәбиятында Габдулла Тукай кебек авыр язмышлы шәхесләр санаулыдыр. Шагыйрь нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән. Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле җырчысына әверелә. Алабуга җирлегендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрне дә Габдулла Тукай образы битараф калдырмый. Аларның шигырьләре йөрәккә үтеп керә, Тукай образы шушы шигырьләр аша яши, безнең көннәргә кадәр килеп җитте, тагын да яшәсен, буыннан-буынга күчсен. Яшь шагыйрьләр дә Тукай образын онытмасыннар, аңа багышлап, шигырьләр, хикәяләр, гимннар язарлар дигән теләктә калам. Чыгышымны Гөлзада Әхтәмованың “Тукайны искә алу” шигыре белән тәмамлыйсым килә

Горурланыр, сөенер һәм шатланыр

Тукайлары булган халкы белән.

Тукай, Тукай, синең бөеклегең

Гасырларны узып яши белә.

Кулланылган әдәбият:

  1. Әгъләмҗан Г. Урак өсте. Шигырьләр һәм җырлар. Казан “Матбугат йорты” нәшрияты – 2000.
  2. Әхтәмова Г. Йөрәгемдә яшен. Шигырьләр.  Казан “Матбугат йорты” нәшрияты – 2004.
  3. Әхтәмова Г. Күңел ашкынуы. Шигырьләр, поэмалар.  Казан Татарстан китап нәшрияты – 2011.
  4. Шәех Ф. Дала тулпары. Лирик һәм сатирик шигырьләре. Чаллы “Мәгърифәт” китап нәшрияты – 1996.
  5. Шәех Ф. Туган якның бер талы.Шигырьләр. Казан Татарстан китап нәшрияты – 2007.



Предварительный просмотр:

Яшәсен яшеллек һәм тормыш!

  Галәмдә, миллионлаган йолдыз арасында кечкенә генә бер планета бар. Ул да булса – Җир планетасы.

        Җирне кеше сакларга тиеш. Әгәр Җирдә бөҗәкләр, балыклар, кошлар, хайваннар гына яшәсә... Хайваннарның тормышы күпкә тынычрак, аларга акча да, байлык та кирәкми. Киемнәре өсләрендә, ризыклары табигатьтән. Аларга кәрәзле телефоннар да, компьютер да кирәк түгел.

      Мин карашымны Җир анага төбәдем:

  • Әйтче, Җиркәй, сиңа нинди кешеләр кирәк?
  • Ул кешеләр йөземә төкермәсеннәр. Анасының йөзенә төкергәннәрне күк кабул итми.

   Ә минем күпме танышларым чалт-чолт җиргә төкерә. Аларны кисәтергә кирәк.

  • Җир Ана, бәлки сиңа кешеләр кирәк түгелдер. Алар сиңа зыян гына сала бит, байлыгыңны урлый, суыңны, һаваңны пычрата...
  • Минем бар байлыгым, матурлыгым кешеләр өчен. Кешеләрдән башка миңа салкын. Ләкин алар кан коймасыннар иде. Ул каннар минем тәнемә сеңә дә йөрәгемә төшә, ә йөрәктән ташкын булып чыга, кабат үлем алып килә.

     Кешелек бердәм булып, дөрес юлдан китсә, рухи биеклеккә, бөеклеккә ирешергә тиеш. Аның алдында югары акыл капкалары, зур мөмкинлекләр ачылачак. Ләкин безнең тормыш андый түгел.  Һәр ботак үз ягына каера. Нәтиҗәдә тормыш агачы гарип. Бу гарип, чирле агачның яфраклары көйгән, саргайган, саф яшелләре бик аз. Киләчәк тә безне ни көтә? Кешелекне ни көтә? Барысы да тамырдан башлана. Тамыр исән, тамыр нык әле. Шушы тамырны гарипләмичә, корытмыйча киләчәк буынга тапшырыйк. Кешелек дөньясы бу сүзләрне ишетегез! Ботакларны үз ягыгызга каермагыз! Яшәсен яшеллек һәм тормыш!



Предварительный просмотр:

           

                           Кошчык.

1.    Тәрәз каршына

    Кунган бер кошчык

    Нидер чыркылдый:

    “Чык әле, чык, чык!”

2.     Миңа дәшә ул:

-Чырык,чык,чык,-ди.

     Нигә икәнен

     Үзе дә белми?!

3.    Йөгереп чыксам,

Тәрәз каршына.

Кечкенә эзләр

Калган ак карда.

4.    Нишләргә миңа?

Ничек эндәшим?

Ничек кошчыкны

Үземә дәшим?

5.    Алдым ипине,

Алдым ярманы.

Салдым җимлеккә

Сыйлыйм кошларны.

6.    Килде кошчыгым,

Карый ул миңа.

Рәхмәт әйтүен,

Аңлыйм мин шунда.

 



Предварительный просмотр:

Гөлбану.

(хикәя)

Нурлыгаянова Гөлназ, Алабуга шәһәре

                                          Лекарево урта мәктәбе.

   “Таң йолдызы” колхозы алдынгылардан санала иде. Сугыш башлангач, авылның егетләре, абыйлары барысы да фронтка китте. Колхозда хатын-кызлар, картлар, балалар гына калды. Колхоз председателе булып Гөлбану идарә итә башлады.  Гөлбану кияүгә чыкмаган, узенең эшенә бөтен тормышын багышлаган яшь кыз иде. Сугышка кадәр  Гөлбану кош-корт фермасында мөдир булып эшләде.  Аның гәүдәсе яшь кызлар гәүдәсе кебек тал чыбыктай озын, зифа буй, көрән төстәге чәч толымы, зәңгәр күзләре, битендәге чокыры үзенә бик килешә иде. Яше дә әле утызның теге ягына чыккан гына. Басуда, болында булсын аның зеңгелдәп торган тавышы әллә кайларга яңгырый иде.

   Җәй көннәрендә “Таң йолдызы” колхозы сугышка икмәген, итен олаулап озатып торды. Кышын кызлар, апалар, әбиләр кич утырып  йон оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәреп тордылар.

   Җир җимертеп эшләп, яшәп ятканда фашистлар авылга керделәр. Алар авылдагы барлык кешеләрне җыеп колхоз белән идарә итүчене сорадылар, ләкин авыл кешесе бердәм бит ул, ник бер авыз ачып сүз әйтсеннәр. Фашистлар озак көттермәделәр, мылтык көпшәкләрен картларга таба төбәделәр. Алай да бер авыз сүз чыкмагач бер фашист ыржаеп, ком тузаннарын күтәртеп, берничә залп биреп алды. Курыккан кешеләр барысы да җиргә аудылар, ләкин Гөлбану гына басып калды. Фашистлар аңа нидер кычкырдылар, Гөлбану керфеген дә селкетмәде. Аны төркемнән аерып алдылар да, кыйнадылар, нидер сорадылар, бер сүз дә чыкмагач, якындагы өйнең сараены бикләп куйдылар. Авыл халкын кошчылык фермасына куып алып киттеләр. Фермадагы кошларны районга озатканнар иде инде, ләкин йомырка салучы тавыклар әле бар иде. Авыл кешеләрен ябып куйгач, фашистлар кошларны капчыкларга тутырып, авылга алып кайттылар. Авылда фашистлар үзләрен хуҗаларча тотты: теләсә кайсы йортка кереп тавык, сыер, каз, үрдәкләрне тотып, үзләренә казан астылар һәм бәйрәм итә башладылар.

   Гөлбануны кыйнап сарайга кертеп аткач, ул озак вакыт аңына килә алмада, сарай эчендә качып калган 14 яшьлек Фазыл, аны аңына китерде. Сарайның икенче ягындагы кечкенә ишеген ачып, алар урамга чыктылар. Урманга, бары урманга качарга кирәк иде. Ләкин Гөлбану үз авылдашларын ташлыймы соң? Ул Фазыл белән авылдашлары бикләнгән фермага таба шуышып китте. Ферма

ишеген ике немец саклый иде. Менә немецларга  ашарга алып килделәр, алар мылтыкларын терәтеп куйдылар да салам эскертенә ятып ашый башладылар. Гөлбану Фазылны ферманың икенче ягына чыгып, кечкенә тәрәзә аркылы авылдашларына хәбәр бирергә кушты, ә үзе фашистлар янына китте. Ул фашистлар каршына килеп басты, тегеләр авызларын ерып, Гөлбануны коча, үбә башладылар. Шул арада Фазыл килеп, немецның мылтыгын алды да, берсен бәреп екты, ә икенчесе куркудан үзе җиргә ауды. Авылдашларны ачып чыгардылар, кайсының кулында сәнәк, кайсының көрәк, ә Гөлбану белән Фазылның кулында фашист мылтыклары иде. Авылга бик тиз кайтып җиттеләр, юлда очраган фашистларны кырып бардылар. Авыл төнне сугышып чыкты, ләкин алар үз авылларын чит- ятларга бирмәделәр.

   Безнең илебездә Гөлбану кебек, Фазыл кебек кешеләр бик күп булган бит. Алар үз туган илләрен, туган җирләрен  фашист илбасарларыннан азат итәргә булышканнар.

Рәхмәт сезгә, безгә тыныч, якты тормыш бүләк иткән өчен!  

Бу дөньяда кара көчне себереп түккән өчен!