Главные вкладки
Хуснуллина Чулпан Нургалиевна
Елмаю- сихерле һәм серле тойгы. Ул кешегә бушлай бирелсә дә, кыйммәткә бәйләнә. Бары бер елмаю барлык тормышыбызны үзгәртергә мөмкин. Шатлыклар, авырлыклар килгәндә дә елмаеп яшик һәм бәхетле булыйк, дуслар!
Әдилә Хәмидуллина
Синең өчен, балам, синең өчен
Тынычлыгын телим җиремнең,
Кагылмасын, берүк, кагылмасын
Шаукымнары кырыс җиленең.
Синең өчен, балам, синең өчен
Хәтфә таулар, яшен үзәннәр,
Былбыл кош моңнары синең өчен
Яшел келәм — япь-яшь үләннәр.
Синең өчен, балам, синең өчен
Яктыртырмын барыр юлыңны,
Йөрәгеңә салам якты нурлар,
Суз әле, суз, балам, кулыңны.
Наилә Аюпова