Главные вкладки
Никитина Анна Ивановна
Укытучы хезмәтенең чын җимеше.
Балаларына ана телен бүләк итә -
Менә нинди бөек хезмәт аның эше...
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык - куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый ук зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көнне мине ачык йөзле, мөлаем, бөтен йөрәген без нәниләргә ачып салырга әзер торган , беренче укытучым каршы алды. Ул безнең янәшәбездә бик күп көннәр үткәрде. Укырга, язарга, дөнья танырга өйрәтте. Укытучыма булган мәхәббәтем, хөрмәт хисем мине киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагыма этәргеч булды. Мин үземнең укытучы буласымны башлангыч сыйныфта укыганда ук белә идем. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз. Бу һөнәрне сайлап ялгышмадым. Чөнки минем өчен бик кадерле 24 еллык хезмәтем, мине яраткан, хөрмәт иткән укучыларым, бергә хезмәт юлын узган хөрмәткә лаек коллегаларым бар янәшәмдә. Мин бик бәхетле. Һөнәремне дөрес сайлый белүем белән бәхетле