Татар теле укытучылары өчен
Индивидуальная карта ученика. ЕРТ по татарскому языку
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bauly-hzinlr_chishmse_avtorlyk_programmasy.docx | 30.73 КБ |
gabdulla_tukaynyn_yubilee_unaennan_klasstan_tysh_chara.docx | 25.39 КБ |
ashhand3nche_syynyf_dres_eshkrtmse.docx | 30.22 КБ |
kazan-tatarstannyn_bashkalasy_6nchy_syynyf_dres_eshkrtmse.docx | 33.93 КБ |
indiv.karta_.docx | 26.87 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
муниципаль бюджет белем учреждениесе
“ Поповка урта гомуми белем мәктәбе”
Баулы – хәзинәләр чишмәсе
( татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы)
Төзүче: I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Габсабирова Римма Камил кызы
Аңлатма язуы
Соңгы елларда мәгариф системасы төрле үзгәрешләр кичерде: укыту-тәрбия процессында заман таләп иткән яңа метод,яңа технологияләр, төрле юнәлешләр кулланыла башлады. Инде берничә ел дәвамында мәктәпләрдә профиль алды хәзерлеге буенча төрле чаралар үткәрелү күздә тотыла. Шуларның берсе – электив курс.
Программа укучыларның һөнәри омтылышларын, сәләтләрен ачыкларга, төрле традицион булмаган дәрес формалары аша дөрес сөйли, аралаша, фикерләрен аңлаешлы, эзлекле итеп әйтә белүнең киләчәк тормышта кирәк булуына инандыру өчен укытучыга зур ярдәмлек булып тора.
Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.
Туган төбәгебезнең тарихын өйрәнү, төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты белән танышу, яшь буынны халкыбыз, туган төбәгебез белән горурлана алырлык, халыклар арасындагы дуслыкның кадерен белү хисләренә ия булырлык алмаш итеп тәрбияләүгә зур йогынты ясый.
Безнең Баулы төбәгендә туып-үскән, күп еллар шунда яшәгән, фидакарь хезмәт иткән, иҗат белән шөгыльләнгән шәхесләребезнең исемнәре күпләргә таныш: Фәнис Яруллин, Миргазиян Юныс, Рафаэль Мостафин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Сирин Батыршин, Рәшит Әхмәтҗанов, Ганс Сәйфуллин, Вил Усманов һ.б.
Шуларны искә алып 9нчы сыйныфларда электив курслар үткәрү өчен 16 сәгатьлек программа төзедем.”Баулы – хәзинәләр чишмәсе” курсы белем генә биреп калмыйча, һәр баланың иҗади эшчәнлеген үстерергә, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтүгә һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәргә тиеш.
Программаның максаты:
1. Баулы төбәгеннән чыккан язучылар, шагыйрьләр, сәнгать кешеләре турында һәм аларның иҗатына тирәнрәк мәгълүмат бирү.
2. Укучыларның белемнәрен арттыру, тирәнәйтү, күзаллауларын киңәйтү.
3. Балаларда туган якка, туган төбәккә мәхәббәт уяту, төбәкнең билгеле шәхесләренә хөрмәт, алар белән горурлану хисе булдыру.
Төп бурычлар:
1. Якташ язучы һәм шагыйрьләребезнең әсәрләрен, , сәнгать әһелләренең эшчәнлекләрен укучылар күңеленә салу, сеңдерү.
2. Шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауга ярдәм итү.
3. Аралашу культурасы, зәвыклылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
Шушы максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен курста бирелә торган материал түбәндәге юнәлешләргә бүлеп өйрәнелә:
- укучыларга туган як, якташ язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат бирү;
- иҗади дәрес-очрашулар,шигъри кичәләр үткәрү;матбугатта чыккан язмаларны туплау;
- музейларга экскурсияләр оештыру.
Программаның эчтәлеге
1. Кереш. Баулы – безнең туган җир.
2. Баулыга нигез кайчан һәм кем салган?
3. Шәһәребезнең истәлекле урыннары. Тарихи һәйкәлләр.
4. Баулы районы – 4 Советлар союзы героеның Ватаны.
5. Әдәбият һәм сәнгатькә гашыйк булган Баулы төбәге. Районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре белән таныштыру.
6. Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты. “Җилкәннәр җилдә сынала”. Кзыл Яр авылында урнашкан Ф.Яруллин музеена бару.
7. “Муса Җәлил эзеннән” Рафаэль Мостафин иҗаты.
8. Миргазиян Юнысның тормыш юлын иҗатын өйрәнү.
9. Рәшит Әхмәтҗанов –лирик шагыйрь.
10. Сталин тәрмәләрендә михнәт чиккән Сирин Батыршин
11. “Җирең үзенә тартыр
Күпме генә биек менсәң дә...” (Композитор Ганс Сәйфуллин) .
12. Вил Усманов- көрәшче,җырчы,композитор.
13. Баулыга багышланып язылган җырлар.
14. Йомгаклау. Эшкә нәтиҗә ясау.
Тематик планлаштыру
№п\п | Тема | Файдалану өчен материал | Үткәрү формасы | Сәгатьләр саны |
1 | Кереш. Баулы – безнең туган җир. | Баллы елга буенда -Казан,1996 | Әңгәмә,презентация карау | 1 |
2 | Баулыга нигез кайчан һәм кем салган? | ВәлиевА.В., ГобәйдуллинХ.Я., “Баулылар”-Казан, 1989 | Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт | 1 |
3 | Шәһәребезнең истәлекле урыннары. Тарихи һәйкәлләр | “Баулым минем-туган җирем” презентация; Альбом “Иркен,гүзәл, юмарт як”-“Аделаида” комплекслы проектлар агентлыгы,2001 | Лексия, вертуаль сәяхәт | 1 |
4 | Баулы районы – 4 Советлар союзы героеның Ватаны | Митряшкин Т.Н., “Так сражались бавлинцы”-Казан,2000 | Сочинение язу “Без сугышта юлбарыстан көчлебез” | 1 |
5 | Әдәбият һәм сәнгатькә гашыйк булган Баулы төбәге. Районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре белән таныштыру | Бавлы,ты сердцу милый уголок-Москва:РадиоСофт,2001 | Әңгәмә, лекция | 1 |
6 | Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты. “Җилкәннәр җилдә сынала”. | Яруллин Ф. Җилкәннәр җилдә сынала:Повестьлар.-Казан.1986; ЯруллинаЭ.Фанис Яруллин-гордость нации.-Слава труду.2008.-9 февраль | Түгәрәк өстәл янында сөйләшү,әдәби геройга хат язу; Кзыл Яр авылында урнашкан Ф.Яруллин музеена бару. | 2 |
7 | “Муса Җәлил эзеннән” Рафаэль Мостафин иҗаты | Даутов Р.Н, Рахмани Р.Н. Әдипләребез:Биобиблиографик белешмәлек.-Казан,2009. 125-126 битләр; Мустафин Р.По следам оборванной песни.-Казань,2004 | Дәрес-конференция; 6нчы номерлы мәктәп музеена бару | 2 |
8 | Миргазиян Юнысның тормыш юлын иҗатын өйрәнү | Баллы елга буенда -Казан,1996, 133-135нче битләр; Даутов Р.Н, Рахмани Р.Н. Әдипләребез:Биобиблиографик белешмәлек.-Казан,2009.735 бит. | Китапханәгә бару. Китапханәче чыгышы | 1 |
9 | Рәшит Әхмәтҗанов –лирик шагыйрь | Әхмәтҗанов Р. Рәшит Әхмәтҗановның тууына-60 ел.Хезмәткә дан.-2001-14 апрель; Даутов Р.Н, Рахмани Р.Н. Әдипләребез:Биобиблиографик белешмәлек.-Казан,2009. 122-124 битләр | Лекция,сәнгатьле уку, шигырьләрен ятлау | 1 |
10 | Сталин тәрмәләрендә михнәт чиккән Сирин Батыршин | Рахим К. Певец новой жизни(К 90-летию Сирина).Слава труду.-1986,29ноябрь; Даутов Р.Н, РахманиР.Н. Әдипләребез:Биобиблиографик белешмәлек.-Казан,2009.382-383 битләр; Султанбеков Б. Прерванный взлет | Түгәрәк өстәл, сәнгатьле уку, | 1 |
11 | “Җирең үзенә тартыр Күпме генә биек менсәң дә...” (Композитор Ганс Сәйфуллин) | Сәйфуллин Г. Истәлеккә бер җыр бүләк итәм:Җырлар җыентыгы.-Казан,1996.-96 бит; Сәйфуллин Г. Истәлеккә бер җыр бүләк итәм.-Казан,2001.-200бит | Дәрес-лекция, “Баулым” җырын өйрәнү | 1 |
12 | Вил Усманов -көрәшче, җырчы,композитор. | Усманов В. Без көрәшче халык затыннан:(Вил Усманов үз турында)Мәдәни җомга.-2007.-7июнь; ГаниеваА.Усманов Виль поющий батыр или как совместить два в одном.-Молодежь Татарстана.-2009.-11июнь | Әңгәмә,лекция,Вил Усманов җырларын тыңлау | 1 |
13 | Баулыга багышланып язылган җырлар | Бавлы,ты сердцу милый уголок-Москва:РадиоСофт,2001 | Әңгәмә, җырлар тыңлау | 1 |
14 | Йомгаклау. Эшкә нәтиҗә ясау | Түгәрәк өстәл, фикер алышу | 1 |
Укытучы өчен әдәбият исемлеге:
- Әхмәтҗанов Р. Рәшит Әхмәтҗановның тууына-60 ел.Хезмәткә дан.-2001-14 апрель.
- Баллы еллга буенда -Казан,1996.
- Бавлы,ты сердцу милый уголок-Москва:РадиоСофт,2001.
- ВәлиевА.В.,ГобәйдуллинХ.Я. Баулылар-Казан,1989.
- ГаниеваА.Усманов Виль поющий батыр или как совместить два в одном.-Молодежь Татарстана.-2009.-11июнь.
- Даутов Р.Н, Рахмани Р.Н. Әдипләребез:Биобиблиографик белешмәлек.-Казан:Тат.кит.нәшр.2009.
- Митряшкин Т.Н. Так сражались бавлинцы. -Казан,2000.
- Мустафин Р. По следам оборванной песни.-Казань:Татарское книжное издательство,2004.
- Рахим К. Певец новой жизни(К 90-летию Сирина).Слава труду.-1986,29ноябрь.
- Сәйфуллин Г. Истәлеккә бер җыр бүләк итәм:Җырлар җыентыгы.-Казан:Татполиграф,1996.-96 бит.
- Сәйфуллин Г. Истәлеккә бер җыр бүләк итәм.-Казан:Кол Шәриф ншрияте,2001.-200бит
- Усманов В. Без көрәшче халык затыннан (Вил Усманов үзе турында)Мәдәни җомга.-2007.-7июнь.
- Яруллин Ф. Җилкәннәр җилдә сынала:Повестьлар.-Казан:Татар.кит.нәшр1986.
- ЯруллинаЭ. Фанис Яруллин-гордость нации.-Слава труду.2008.-9 февраль.
Предварительный просмотр:
Габдулла Тукайның
юбилее уңаеннан
Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу чара “Сандугачка ярдәмгә” дип атала. Бу сценарий Г.Тукайның ”Фатыйма белән Сандугач”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Сабыйга” шигырьләре, “Шүрәле”, “Сарык белән Кәҗә”, “Су анасы” әкиятләре эчтәлегенә нигезләнеп төзелде. Музыка ягына килгәндә Резеда Вәлиева сүзләренә Ильяс Гыйләҗетдин көйләренә язылган “Әй, ямьле дә шул чаклар”, “Күбәләк”, “Бергә, җырлашыйк әле”җырлары, Рәфис Корбанов сүзләре Рафинат Салахов көенә язылган “Муйнак” “Көләсе килеп тора”, “Дуслык җиңәр”җырлары кулланылды.
Сандугачка ярдәмгә
( Г. Тукай әсәрләренә сәяхәт)
Катнашалар:Кояш, Сандугач, Алмагач, Малай, Күбәләк, Акбай, Сарык, Кәҗә, Шүрәле, Су анасы, Бүреләр.
I КҮРЕНЕШ.
Ачык тәрәзә аша өстәл артында бер баланың тырышып дәрес әзерләп утырганы күренә . Сәхнәдә Кояш, Сандугач, Алмагач, Күбәләк булып киенгән балалар, “Әй, ямьле дә шул чаклар”(Р.Вәлиева сүзләре, И.Гыйләҗетдин сүзләре) җырын җырлый-җырлый, бию башкара.
Кояш ( Малайны тышка чакыра ).
И сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
Җитте бик, бик күп тырыштың , торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!
Бала.
Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәресем кала.
Көз озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.
(Кояш, Сандугач, Алмагач, Күбәләк “Әй, ямьле дә шул чаклар”җырының II куплетын җырлап бииләр.)
Сандугач.
Әйдә тышка, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди әйбәт, нинди шәп уйнар заман!
Бала.
Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнармын,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңлармын!
(Кояш, Сандугач, Алмагач, Күбәләк “Әй, ямьле дә шул чаклар”җырының III куплетын җырлап бииләр.)
Алмагач.
Әйдә тышка, күңлең ач!
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!
Бала.
Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.
(Кояш, Сандугач, Алмагач, Күбәләк җырлап бииләр. Бала эшен тәмамлап, урамга чыга.)
Бала.
Әйдә, кем уйный, йә кем чакырды мине?
Тәмам иттем мин дәрсемне!
(Кояш, елмаеп, малайны биергә ала.Алар,бии-бии, сәхнә артына кереп китәләр.Бала, табигатькә сокланып барганда, Күбәләкне күреп ала.Җыр башкара “Күбәләк” (Р.Вәлиева сүзләре, И.Гыйләҗетдин сүзләре) , ә күбәләк бу вакытта бала янында бии.Җыр тәмамлангач, кара-каршы басып “Бала белән Күбәләк” шигырен сөйлиләр.)
Бала.
Юк, Күбәләк, сиңа һич тимәм,
Иркенләп оч җәйге кырларда.
Гүзәллекнең яме чагылсын
Былбыл моңы булып җырларда.
(Күбәләк, бии-бии, сәхнә артына кереп китә.”Муйнак”( (Р.Вәлиева сүзләре, И.Гыйләҗетдин сүзләре) җыры астында Фатима һәм, уйнаклап өрә-өрә, Акбай килеп чыга)
Бала.
Исәнмесез, дуслар – Фатима һәм Акбай!
Күрәм ашыгасыз: кая барыш шулай?
Акбай.
Фатима җиләккә бара, мин аланда уйнарга,
Шаярырга, шукланырга, су буйларын буйларга.
Бала.
Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума,аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Акбай.
Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Бала.
Ах, җүләр маэмай, тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул.
(Фатима, бала һәм Акбай бергәләп җиләкле аланга китәләр. Бара-бара алар читлектә утыручы Сандугач янына килеп чыгалар. Боек Сандугачны күрәләр.)
Фатима.
Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.
Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың.
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?
Сандугач.
Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.
Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!
Һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.
Фатима.
Сандугачым, ничек коткарыйк сине,
Читлеккә ачкыч кайдан табыйк инде?
Сандугач.
Шүрәленең сандыгында ул ачкыч,
Ә ул сандык зур карама өстендә.
Анда менү өчен кирәк бик зур баскыч.
Нык саклыйлар аны көнен дә, төнен дә.
Былтыр Шүрәленең бармакларын
Кысканчы ук булган иде бу хәл.
Көтә мине дустым, илә өч кошчыгым,
Ничек кенә котылыйм, табыйм әмәл?
Бала.
Тынычлан син, Сандугачым, һич борчылма,
Без тиз генә юнәлербез каурманга.
Ул ачкычны табарбыз да коткарырбыз,
Шүрәле дә көтә булыр безне анда.
(Бала белән Фатима урманга юнәләләр. Аларга Акбай да иярә.)
II КҮРЕНЕШ.
Шүрәле (урманда бармагы кысылган хәлдә утыра һәм елый- елый кычкыра).
Кысты харап итте явыз “Былтыр” мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине.
Шүрәлеләр, туганнарым, мин фәкыйрьне аңламады,
Син җүләрсең,котырган дип, санламады.
Аңа кадәр япкан идем Сандугачны,
Җырласын дип читлегемдә таң туганчы.
Сайрауларын үзем генә тыңлыйм дисәм,
Тыны чыкмый, әллә үлгән, әллә исән.
Нәрсә калган инде аңа бу киңлектә?
Рәхәт тапмый алтын һәм затлы читлектә.
(Шул чак йөгерә -йөгерә, сулышы кабып, Су анасы килеп чыга)
Су анасы.
Җитәр инде,зарланудан тыел әзрәк,
Минем хәлем синекеннән түгел шәбрәк.
Ишеттер син былбыл җырын, зарың ташла,
Яшәртергә вәгдә бирдең җыры аша.
Ашыгыйк без, тизрәк тыңлау кирәк моны,
Бәхет-шатлык бирсен аның җыры ,моңы.
Юкса, көзгем күрсәтә бит бәла барын,
Кыз һәм малай юлдан атлый арып-талып.
Шүрәле.
Лачынга да салыйк тизрәк җитди хәбәр,
Ачкычны ул нык сакласын, юкса, хәтәр!
Су анасы.
Кул кушырып ятмыйк без дә, хәйлә корыйк,
Юл тамгасын кире якка борып куйыйк.
(Су анасы ”Урман” дип язылган юл тамгасын икенче якка борып куя.)
Шүрәле.
Бүре дусларны чыгарыйк юлларына,
Шом һәм курку салсыннар уйларына.
(Шурәле һәм Су анасы кереп китә. Фатима, Малай һәм Акбай килеп чыгалар. Юл тамгасына җиткәч, аптырап калалар.)
Фатима.
Әллә инде адаштыкмы бара торгач,
Өметләргә җитик, диеп, максат коргач?
(Күбәләк килеп чыга.)
Күбәләк.
Борчылмагыз, дуслар, юл күрсәтәм сезгә,
Бирешмәгез Шүрәленең хәйләсенә.
(Күбәләк аларга дөрес юл күрсәтә.)
Күбәләк.
Менә бу юл дөрес булыр сезнең өчен
Күрсәтегез Шүрәлегә дуслык көчен.
(“Дуслык җиңәр”(Валентина сүзләре, Р.Салахов көе) җырын җырлыйлар.Бара торгач, учак янында утыручы Кәҗә белән Сарыкны күреп алалар. Алар янындагы капчык эченнән бүре башы күренә.)
Бала.
Исәнмесез, Кәҗә, Сарык, хәерле көн,
Уңыш, шатлык алып килсен туачак көн!
Кәҗә.
Микикики! Хәерле төн исәнмесез!
Кара төндә кай тарафка юнәлдегез?
Бала.
Карурманга, зур аланга юл тотабыз,
Сандугачны азат итмәк булабыз без.
Сарык.
Безнең белән төнне монда үткәрегез,
Аннан бергә карурманга юнәлербез.
Кәҗә.
Ни эшлисен иртә белән уйлашырбыз,
Ә хәзергә ботка белән сыйланыгыз!
(Учак янына утырышкач, ботка ашарга керешәләр. Шул вакытта ут яктысына бүреләр якынлаша. Алар Кәҗә белән Сарыкны һәм бүре башын күреп куркып калалар. Бер-берсенә карашалар. Бер бүре икенчесенең колагына әкрен генә нидер пышылдый)
1нче бүре.
Бу бит шулар, безне сагалаучы әҗәл,
Бүре ашаучылар – Сарык белән Кәҗә.
2нче бүре.
Без алардан теге чакта чак котылдык,
Курку басты, әлләме соң без тотылдык?
1нче бүре.
Сиздермичә генә моннан качыйп карыйк,
Ник Шүрәле өчен без бәлагә тарыйк?
2нче бүре.
Хәерле төн , дуслар, менә сәфәр барыш,
Аю ага оештырган иде ярыш.
Туктамыйча атлау безгә кулай,
Ярыш инде башланырга тора бугай.
(Бүреләр ашыгып китәләр.Ә калганнар капчыкларын җыеп бетергәч, җыр җырлыйлар”Көләсе килеп тора” (Р.Корбан сүзләре, Р.Салахов көе)җырлап бетергәч, музыка астында сәхнәдән чыгып китәләр)
III КҮРЕНЕШ.
Су анасы.(Чәчен тарый-тарый көзгегә карый һәм ах итә)
Ах, Шүрәле, бәла, бик зур бәла безгә,
Килче, син дә бу көзгедән юлны күзлә.
(Шүрәле, бүрәнәне өстерәп килеп, көзгедән карый башлый.)
Шүрәле.(башын тотып)
Фатима һәм Малай, Кәҗә, Сарык, Акбай.
Алар якты чырай күрсәтмәсәләр, ай-һай.
Су анасы.
Яшерик без зур чокыга баскычны да,
Тапмасыннар карама һәм ачкычны да.
(су анасы баскычны чокырга яшерә, шул чак алар янына балалар килеп чыга.)
Малай.
Исәнмесез Шүрәле һәм Су анасы,
Буласыз, югыйсә табигать баласы!
Тик нигәдер аңлашылмый сезнең гамәл:
Сандугачны азат итик – табыйк әмәл.
Шүрәле (хәйләгә көрәшә)
Яхшы, яхшы, без ризабыз, тик башта сез
Ошбу бүрәнәдән мине аралагыз.
Ничек ярдәм итим сезгә шушы килеш?
Бармакларым, кулым әрни бит бу килеш?
(Малай Шүрәлегә кулын бүрәнәдән чыгарырга булыша.)
Шүрәле (бармакларын карый-карый, сикерә-сикерә, хәйләкәр елмаеп биеп йөри һәм Су анасы янына килеп пышылдый).
Эшләр пеште әле, бармакларым азат,
Өметләнә ачкыч алам дип, тиле зат!
Аларны без алдаларбыз янә бер кат,
Былбыл җырын тыңлап яшәрбез шул чак!
Малай.
Китерегез хәзер безгә сез акчаны,
Күрсәтегез зур карама һәм баскычны!
Шүрәле.
Һи-Һи! Нинди кискен әрсезлек бу тагын?
Уйлагыз сез каршылыкныңбашка ягын!
Яхшы чакта китмәсәгез карурманнан,
Үкенечкә тап булырсыз бу урманда.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,
Булгалыйдыр көлдереп әдәм үтергән чакларым!
Малай.
Ә сез шулай мени әле, җен-албасты,
Буласызмы куңелебезгә шик салмакчы?
Табарбыз да караманы без үзебез,
Кем үкенер менә шунда без күрербез.
(Кызга мәрәҗәгать итеп):
Әйдә киттек, эзләп табыйк караманы,
Әнә анда күренә алан кара әле!
(Балалар китәләр һәм карама агачы янында тукталалар.)
Малай.
Караманы таптык һәзер кирәк баскыч,
Ә читлекне ачар өчен ачкыч.
Акбай (иснәнә-иснәнә зур чокыр янына килә).
Бу чокырда әнә, нидер ята бугай.
Аны төшеп алып менү булыр кулай.
(Малай, чокырга төшеп, баскычны алып менә һәм карама агачына сөяп куя. Алар артыннан яшеренеп килгән Шүрәле, Су анасы баскыч янына килеп басалар һәм менәргә ирек бирмиләр.)
Шүрәле.
Уйламыйбыз без тиз генә бирешергә,
Юл куймабыз ул максатка ирешергә!
Акбай.
Бик тиз аңлатырлар минем үткән тешләр...
Күбәләк.
Болай булгач, хөрти сезнең эшләр!
(Акбай Су анасына барып ябыша.)
Кәҗә.
Мөгезләрем очлы ул чыгарыр күздән...
Сарык.
Белмим, менә кемнәр аңа түзгән?!
(Кәҗә Шүрәлене сөзә башлый. Акбай, өрә-өрә, аларны куа.)
Малай.
Менә хәзер ул сандыкка юллар ачык:
Карлыгачым, бар, сандыкны син алып чык!
(Карлыгач сандыкны алып төшә. Малай сандыкны ачып ачкычны ала.)
Малай.
Дуслар, Сандугач янына тизрәк кайтыйк,
Читлеген без шушы ачкыч белән ачыйк.
Фатима.
Күптән көтә аны чишмә, алан, кыры,
Киң урманда һич тынмасын аның җыры!
Очып кайтып, ул дускаен сөендерсен,
Кошчыклары аның сайрар көен белсен!
(Бергәләп китәләр.)
Фатима (Сандугачка).
Йә, алайса, без ишек ачтык сиңа:
Бар, азат бул, кыйл безгә изге дога.
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың белән кавыш!
Сандугач.
Рәхмәтлемен сезгә, дуслар, чын күңелдән,
Изге дога булып яусын җыр бүгеннән!
(Барысы бергә “Бергә җырлашыйк әле” (Р.Вәлиева сүзләре, И. Гыйләҗетдин көе) җырын җырлыйлар)
Предварительный просмотр:
Сыйныф: 3
Төркем: рус төркеме
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова “Күңелле татар теле”,2013
Тема: “Ашханәдә” текстын уку
Дәрес максатлары:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): “Ашханәдә” текстын укып, ашханә турында сөйләргә шартлар тудыру.
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе): сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү.
Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
Татарстан башкаласы Казан белән горурлану, туган якка ихтирам, кызыксыну уяту.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
Регулятив универсаль уку гамәлләре: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра,билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: парларда һәм күмәк эшли белү;мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,проектор, экран, тема буенча презентация материалы,ватман,фламастерлар.
Предварительный просмотр:
Сыйныф: 6
Төркем: рус төркеме
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,З.Р.Нәҗипова “Татар теле”
Тема: Казан-Татарстанның башкаласы.
Дәрес максатлары:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
. “Казан – Татарстанның башкаласы” текстын укып, Казан турында сөйләргә шартлар тудыру.
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, күмәк эшли белү, иҗади һәм тәнкыйди фикерләвен активлаштыру, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
Татарстан башкаласы Казан белән горурлану, туган якка ихтирам, кызыксыну уяту.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
Регулятив универсаль уку гамәлләре: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра,билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: парларда һәм күмәк эшли белү;мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,проектор, экран, тема буенча презентация материалы.
Дәрес барышының технологик картасы:
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
I. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру. Максат: Уңай психологик халәт тудыру | Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. - Исәнмесез, балалар! -Хәерле көн, укучылар! - Сыйныфта кем дежур? -Менә без дәресне башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. | - Исәнмесез,саумысыз! - Имин булсын көнебез, Тукай теле – татар телен Өйрәнергә килдек без. Дежур укучы рапорты. |
II. Өй эшен тикшерү. Максат: Укучыларның мөстәкыйль эшли алуларын тикшерү. | Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, биремнәрнең катлаулана баруына карап укучыларның өй эшләрен эшләве. Катлаулыдан-җиңелгә. -Укучылар, кайсыгыз диалогларны тулыландырды?(7 күнегү) - Кем ситуатив күнегүне эшләде?(8 күнегү) | Өй эшенең дөреслеген тикшерү. |
III. Белемнәрне актуальләштерү, уку мәсьәләсен кую Максат: Белгәннән белмәгәнгә чыгу. Теманы, проблеманы формалаштыру. | -Укучылар, мин кичә Башкортстан республикасының Рәтамак авылында яшәүче дустымнан хат килде. Исәнме, дустым. Хәлләрең ничек? Мин җәй көне Татарстанның башкаласы Казанга кунакка килергә җыенам. Ләкин мин Татарстан турында бер нәрсә дә белмим. Миңа ярдәм итсәгез, мин бик шат булыр идем.
Бик яхшы, укучылар, сез Татарстан турында күп беләсез икән. Ләкин Татарстан турында язганда сез нәрсә турында язмагансыз? -Ни өчен язмадыгыз?
Үзбәя. -Хәзер өстәлдә яткан шушы битләргә үзегезгә кабат-лау этабына билге куеп чыгыгыз. | Һәр өстәлдән беренче укучы хат яза башлый, чират буенча дәвам итеп, һәрберсе берәр җөмлә яза. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә. (2 минут эчендә һәр төркем хат яза) Һәр төркемнең бер укучысы хатны укый. (Көтелгән җавап:Казан турында) -Казан шәһәре турында татарча сөйли белмибез. -Казан шәһәе турында сөйләшербез. -Презентация ясый, скайп аша сөйли алабыз.
Укучылар кабатлау этабына билге куеп чыгалар |
IV.Уку мәсьәләсен чишү. Максат: Теманы ачу һәм проблеманы чишү буенча күнегүләр эшләү. | - Укучылар, без Казан турында сөйләргә өйрәнер өчен безгә дәрестә нишләргә кирәк? Укытучы күрсәтә: ТУ СҖ ПТ С
2.Текстны уку. - Укучылар, бу сорауларга дөрес җавап бирер өчен безгә нишләргә кирәк? Алдыгызда торган битнең “Укыганнан соң” дигән ягына тагын нәрсәләр белдегез, өстәп языгыз. Кемнең җаваплары дөрес булды? Рәхмәт. Шәп булган. 3. “Рэлли Робин” алымы. (Кыска җаваплар.) -Без текстны укып нәрсә белдек? -Безгә тагын нәрсә эшли белергә кирәк? 4. “Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз)
Казань – один из древних городов.
Площадь города Казни больше 290 квадратных километров.
В Казане есть татарские театры, кукольный театр, цирк, зоопарк и большие библиотеки.
5. Ситуатив күнегү
6.Синквейн төзү. Казан шәһәре турында укучылар белән бергә тактада синквейн төзү.
Беренче юл -исем Икенче юл -2 сыйфат. Өченче юл- 3 фигыль Дүртенче юл-темага караган бер җөмлә. Бишенче юл-бер синоним сүз, нәтиҗә. 7.Таймд Раунд Робин.
Үзбәя.
8. Проект төзү. Рафт 1-3 төркемнәр. Казан шәһәре турында брошюра 2-4 төркемнәр. Стенгазета чыгарырга. | -текст укырга -сорауларга җавап бирергә -проект төзергә -сөйләргә; Укучылар белгән сорауларына җавап язалар. -Текстны укырга. Текстны уку:
“Укыганнан соң”гы баганадагы сорауларга җавап язалар. Укылган текст буенча укучылар үзләренең җавапларын тулыландыралар һәм җавапларын кычкырып укыйлар. -Казан турында белдек. -Казан турында сөйли белергә кирәк. Укучылар үз саннарына туры килгән җавапка басалар. 2.Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе. 3.Казанның мәйданы 290 километрдан артык. 4.Казанда татар театрлары, курчак театры, цирк, зоопарк һәм зур китапханәләр бар. Казан-борынгы шәһәр. Казан турында беренче тапкыр 1177нче елда искә алына. Казан-зур промышленность шәһәре. Мин тимер юл белән Казанга бара алам. Казан Борынгы, зур. Үсә, яши, матурлана. Казан – Татарстанның башкаласы. Башкала. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә. Һәр төркемнең 1 укучысы сөйләп чыга.
Укучылар эшләгән биремнәре өчен үзләрен бәялиләр.
Казан шәһәре турында брошюра һәм кечкенә стенгазета чыгаралар.(5 минут вакыт) |
V. Рефлексия. Максат: Дәрес максатына нинди юллар белән ирештек, ниләр белдек? кебек сорауларга җавап бирү. | Проектларны яклау. Һәр төркем үзенең проктын яклый.
Үзбәя | Проектларны яклау. Һәр төркем үзенең проктын яклый. -Без Туган ягыбыз, Казан шәһәре турында мәгълүматны иформацияне чит ил кешеләренә татар телендә сөйләргә өйрәндек |
VI.Үзбәя. Максат: Укучыларның үз уңышлары һәм уңышсызлыкларының сәбәбен ачарга, эшчәнлеген бәяләргә өйрәтү. | Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә “5”ле куя Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар “4”ле куя. Кем барысын да аңлады, ләкин дусты турында сөйли алмый,шул үзенә “3”ле куя. Кем бернәрсә дә аңламады “2” куя. | Укучылар үзбәя карточкаларына карап үзләренә билге куялар. |
VII. Өй эше. Максат: Мөстәкыйльлеккә өйрәтү, үз мөмкинлекләреннән чыгып биремнәрне сайлап алу күнекмәләрен булдыру. |
|
Предварительный просмотр:
Индивидуальная карта достижений по ЕРТ (татарский язык) ____________________________________
Проверяемые речевые умения и языковые навыки | № задания | варианты | |||||||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | ||
Понимание основного содержания прослушанного текста | 1 | ||||||||||
2 | |||||||||||
Понимание запрашиваемой информации в прослушанном тексте | 3 | ||||||||||
4 | |||||||||||
5 | |||||||||||
6 | |||||||||||
7 | |||||||||||
8 | |||||||||||
Понимание основного содержания прочитанного текста | 9 | ||||||||||
10 | |||||||||||
11 | |||||||||||
12 | |||||||||||
13 | |||||||||||
14 | |||||||||||
15 | |||||||||||
16 | |||||||||||
Понимание запрашиваемой информации в прочитанном тексте | 17 | ||||||||||
Грамматические навыки | 18 | ||||||||||
19 | |||||||||||
20 | |||||||||||
21 | |||||||||||
22 | |||||||||||
23 | |||||||||||
24 | |||||||||||
25 | |||||||||||
Лексико-грамматические навыки | 26 | ||||||||||
27 | |||||||||||
28 | |||||||||||
29 | |||||||||||
30 | |||||||||||
31 | |||||||||||
32 | |||||||||||
Написание реплик | 33 | ||||||||||
34 | |||||||||||
35 | |||||||||||
36 | |||||||||||
37 | |||||||||||
Письмо личного характера в ответ на письмо-стимул | 38 | ||||||||||
Итог |
Индивидуальная карта достижений по ЕРТ (татарский язык) ____________________________ ( новая версия 2017г)
Проверяемые речевые умения и языковые навыки | № задания | варианты | |||||||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | ||
Понимание основного содержания прослушанного текста | 1 | ||||||||||
2 | |||||||||||
Понимание запрашиваемой информации в прослушанном тексте | 3 | ||||||||||
4 | |||||||||||
5 | |||||||||||
6 | |||||||||||
7 | |||||||||||
8 | |||||||||||
Понимание основного содержания прочитанного текста | 9 | ||||||||||
10 | |||||||||||
11 | |||||||||||
12 | |||||||||||
13 | |||||||||||
14 | |||||||||||
15 | |||||||||||
16 | |||||||||||
Понимание запрашиваемой информации в прочитанном тексте | 17 | ||||||||||
Грамматические навыки | 18 | ||||||||||
19 | |||||||||||
20 | |||||||||||
21 | |||||||||||
22 | |||||||||||
23 | |||||||||||
24 | |||||||||||
25 | |||||||||||
Лексико-грамматические навыки | 26 | ||||||||||
27 | |||||||||||
28 | |||||||||||
29 | |||||||||||
30 | |||||||||||
31 | |||||||||||
32 | |||||||||||
Письмо личного характера в ответ на письмо-стимул | 33 | ||||||||||
Диалог- расспрос | 34 | ||||||||||
Тематическое-монологические высказывание с вербальной опорой в тексте задания | 35 | ||||||||||
Итог |