Шигъриятем -уң канатым

Гильманова Миляуша Амировна

Бу бүлектә үз иҗади мәкаләләремне һәм шигырьләремне тупларга телим

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitapka.docx2.88 МБ
Файл dbiyat_turynda_shigyrlr.docx39.93 КБ

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

 

 

Туган тел

Моңлы телем –туган телем,

Ялкынлы йөрәк утым,

Синнән алам сусаганда,

Гыйлемнең сихри сутын.

Синдә тоям мин халкымның,

Тарихын, яшәү ямен,

Синдә табам бу дөньяның

Мәгърифәтлелек тәмен.

Туган телем,  син бу җирдә

Телләрнең иң гүзәле.

Халкымның киләчәге син,

Милләтемнең бизәге.

Мәңге туктамас чишмә ул -

Телебезнең сүзләре,

Халыкның көчле  рухы ул –

Туган телнең үзәге.

Укытучым

Укытучым, еллар үткән саен,

Күңелемә булдың якынрак.

Әйткән сүзләреңнең мәгънәләре

Көн үтүгә тоела алтынрак.

Син барлыкны җирдә тойган саен,

Бер башка бит китәм калкыбрак.

Мактаган сүзләрең искә төшсә,

Карашларым китә балкыбрак.

Синең өчен җирдә тырыштым мин,

Һәр чак  булыйм диеп яхшырак.

Синең киңәшләрне  тоткангамы,

Туар көнем булды яктырак.

Балачакта  бәлки булгангадыр

Аңлау ягы бераз такыррак.

Акыл –вәгазь  саткан сүзләреңнән,

Куйганбыздыр кайчак ялкыбрак.

Йөргәнбезедер балалыклар белән,

Укымыйча, илке-салкырак.

Карашларың тәртип бозган чакта,

Карагандыр бераз салкынрак.

 Еллар үткәч,  аңлый  балаларың,

 Тоя сине җанга  якынрак.

Күпме күңелләрдә яшен булып

Бер карашың китсә  ялтырап.

Мәктәп

Ничә еллар соңга калмаска дип,

Мин ашкындым сиңа мәктәбем.

Ничә көннәр булды өстәлемдә

Язар өчен ачык дәфтәрем.

Һәр дәресем яңа ачыш булды,

Тәҗрибәләр иле, мәктәбем.

Акыл туплап киткән балаларга

Барып җитте микән әйткәнем?

Күңелемдә күпме истәлекләр

Синең белән бәйле мәктәбем.

Матур уйлар, якты хыял белән,

Әзерләп тор тагын шәпләрен.

Мәктәп гүя һәрбер укчыга

Ачып бирә гомер дәфтәрен.

Азак тормыш  үзе бәя бирә,

Йөкләгәндә дөнья хәстәрен.

Үз эшемнән берчак арысам да,

Мин зарланып берни дәшмәмен,

Үзе бәхет - сөйгән һөнәремне

Синдә табу, газиз мәктәбем.

 

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә теләкләр...

Тормыш күкләренә талпынучы

Куш йөрәкле лачын кебекләр.

Кичә генә әле сабый булган,

Бүген җиткән кызлар, егетләр.

Хыялыгыз чынга ашсын иде,

Талпыныгыз өскә, биеккә,

Без калабыз  күз яшьләрен сөртеп,,

Елау катыш бераз  көлеп тә..

Утлы таба сыман булыр тормыш,

Өлгерерсез анда биеп тә.

Текә генә йөргән чагыгызда,

Усал җилләр куяр иеп тә.

Гел ап-актан булмас киемегез,

Йөрерсез сез кара киеп тә.

Яшәрсез сез сөеп –сөелеп тә,

Кысыр көекләргә көеп тә.

Ни булса да ул бит сезнең тормыш,

Әйтәлмибез ниләр диеп тә,

Упкыннарда сынар беркөн язмыш,,

Я булмаса күккә чөеп тә.

Онытмагыз торган оягызны,

Булсагыз да бик-бик биектә..

Уздырмагыз бушка вакытларны,

Тормыш бигрәк озын кебек тә..

Кайчан гына сабый идегез бит,

Бүген инде лачын кебекләр.

Хушлашасыз туган мәктәп белән.

Җиткән кызлар, җиткән егетләр....

 

 Сүз турында

Яхшы сүз йомшак, май төсле

Туң җанны да эретә.
Йөрәкләргә дәртләр бирә,

Ашкындырып йөретә.

Яман сүз ул башка каба,

Хыялларны җимертә.

Эт чәйнәгән сөяк сыман

Баш миләрен  кимертә.

Җылы сүз сиңа дәрт бирә,

Җырлата һәм биетә,

Ашмас хыялларга күмә,

Чирле тәнне терелтә.

Наһакка әйтелгән бер сүз

Җанны усал чеметә.

Яла сүз аннан да хәтәр

Үзәкләрне көйдертә.

Ялган сүз  канны кыздыра

Акылларны тилертә.

Тупас сүзләр телем-телем

Бәгырьләрне телдертә.

Һәр узган көн кешеләргә

Күпме сүзләр белдертә.

Уйлап әйтелгән сүзләргә

Бу дөньяда ни җитә?

Терәүләрем

Аз булмады тормышымның

Кайгылары, тетрәүләре,

Тик булмады чит ярларга

Аркаларны терәүләрем.

Энәләрен дөя итеп

Күрсәтсә дә берәүләре.

Тик тазалык, аклык булды

Гел алладан теләүләрем.

Акыл җыйган аксакалдай

Түгел бүген сөйләүләрем.

Күп сүзләрне алыштыра

Матур җырлар  көйләүләрем.

Җиңел түгел буш вазифа,

Буш дәрәҗә сөйрәүләрем.

Еллар үткәч җанга тия

Кысыр утка көйрәүләрем.

Качар урын эзли күңел,

Бушлыгыннан берәүләрнең,

Шулчагында шигырь ләрем –

Дөньядагы терәүләрем.

Төрлесе бар..

Юл буенда үскән каеннарны

Гел бертөсле итеп беләбез.

Бер үк сафта, бер үк биеклеккә

Омтылгандай итеп күрәбез.

Ничә еллар, нинди юл төшсә дә

Өстән генә карап үтәбез..

Каеннарның горур сафларыннан

Аклык –сафлык өмет итәбез.

Һәр каенның үз булмышы җирдә

Охшаса да тәүге карашка.

Якын барсаң –бик туры да түгел,

Омтылгандай төрле тарафка..

Ботаклары башка, яфраклары,

Бөгелгән бар сынган кырында.

Корыган да тора шул ук сафта,

Яшь агачны саклап торырга.

Юл ,буенда үскән каеннарны

Гел бертөсле итеп күрмәгез.

Табигатьтән шулай яратылган,

Бер калыптан бар да  димәгез.

Сугыш

Тармы кешеләргә бу дөньясы?

Җитми ахры дәүләт, мәмләкәт.

Һаман сугыш куба яшен төсле,

Ә сугыш ул - бары һәлакәт.

Уңалып та әле бетмәгән бит

Ил җанына салган җәрәхәт.

Тиресенә сыймый кан коешу -

Кем өчендер бәхет һәм рәхәт.

Бурдан кала, уттан калмый диләр,

Сугыш килсә, бетә бәрәкәт.

Нигә шулай сүлпән бара җирдә

Кан- коешка каршы хәрәкәт?

Үтәр бәлки берчак сугышлары,

Тарих битен языр бу афәт.

Төзәлеп тә бетәр җимерекләр,

Тик ил җанында бетмәс җәрәхәт.

Хххххх

(Халисә Мөдәрисовага)

Җан тетрәтеп, күңелне тибрәтеп,

Үзәкләрне өзгән җырлар бар.

Шул җырларга иң сихри юлларны

Яза белгән оста куллар бар.

Дөнья гамсез диеп уйлаганда

Тынгысызлар җирдә ярый бар.

Бу йөрәккә сыймас хис -моңнарны        

Чагылдырган шигъри юллар бар.

Үз телендә чатнап сөйли белгән,

Туры сүзле кеше бетмәсә,

Иҗат белән кеше күңелен назлар

Изге җанлы шагыйрь мең яшәр.

Бу дөньяда яшәү –үзе шатлык

Һәм мәгънәсез үтмәс гомерләр.

Шигърияттән күңел мәңге бизмәс,

Язылганда мондый(!) шигырьләр,

Яшәгәндә мондый(!) шагыйрьләр!

Бәхет

Гомер буе бәхет көтеп,

Бәхетсез калган кебек.

Йөрәк никтер туктар сыман,

Чын дөреслекне белеп.

Аяк атлый,  күзләр күрә,

Тел сөйли, йөрәк тибә.

Шулай булгач , бәхетсез дип,

Зинһар теңкәгә тимә.

Бәхет ул үзең кебек.

Үзеңнән артмас кебек,

Нәрсәдә тапсак та аның

Яшик кадерен белеп.

Бәхет ул кайгы түгел,

Көттереп килгән кунак,

Кайгы көтмәсәң дә килә,

Йөри тирәңдә урап.

Бәхет кояшлы көн кебек,

Үтә дә китә көлеп,

Мәшакатькә чумып кайчак,

Өлгермисең дә күреп.

Үзең ничек –бәхет шулай,

Башкага бирелми ул.

Кабул итсәң –янда кала,

Киткәндә, сизелми ул.

Бәхет сорап уфтанасың,

Бәхетем дисең кайда,

Үз бәхетеңне күрмәгәч,

Кеше әйтеп ни файда?

 

Бүгенгем начар мыни?

Яңгыр тамчылары җирне,

Камчыласа баулар ишеп,

Уйландыра көннәр буе,

Үткәннәрем искә төшеп.

Ачы җилләр агачларның,

Тарткаласа алтын шәлен,

Бүгенгемнең борчулары,

Алып китә көннең ямен.

Тәрәзәгә ай карагач,

Куйса кинәт этләр өреп,

Йокы кача күзләремнән,

Киләчәгем уйга кереп.

Әллә нинди шомлы уйлар,

Куя хәтта җаннар өшеп,

Бу көзләрдә нигә шулай

Кәефләрем тора төшеп.

Үткәннәрем онытылсын,

Киләчәгем торсын ерак.

Ә бүгенгем начар мыни,

Әллә ниләр торам юрап.

Яшәү бушка узмас

Ялгышларсыз яшәү була микән?

Үкенечсез бармы ярату?

Тырышсаң да мөмкин түгел икән,

Бу язмышны җирдә алдату.

Үзгәрми дә алданмый да язмыш,

Мөмкин түгел аны аңлату,

Гел бертөсле түгел кояш баеш,

Гел бертөсле түгел таң ату.

Дуслар –язмыш,

Сөю – тагы язмыш,

Ялгыш- минем син дип җан ату,

Бар тормышым – зар елавым түгел,

Сагышларны гына тарату.

Һәрбер тормыш югалтудан тора,

Ятып үл, я бүген яңа ту.

Мөмкин түгел кире сүтеп кору,

Мөмкин түгел кәрттән карату.

Гомер көзе якынайган саен.

Сүрелмәсен иде ярату,

Яшәү бушка узмас, кемдер өчен

Тукталмаса безнең җан ату.

Миләүшә Гыйльманова, Нуриман районы, Яңа Субай авылы