Минем язмалар.
Шигырьләр, хикәяләр,....
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mehebbet.docx | 142.98 КБ |
chchkle_yaz.docx | 398.72 КБ |
shigyrzh.docx | 52.86 КБ |
yaz.docx | 193.98 КБ |
Предварительный просмотр:
Мәхәббәт...
Мәхәббәт, мәхәббәт... Һәркемгә дә яшьлек, яшүсмер чордан ук таныш булган бу сүз үз эченә бик күп мәгънәләрне берләштерә. Ләкин аның чынбарылыкта нинди төшенчәләргә ия булуын барыбыз да аңлап бетерә алмый... Дөньядагы миллиардлаган кеше арасыннан берсенең дә бу сорауга төгәл генә җавап биргәне юк.
Гади генә итеп әйтсәк, мәхәббәт ул – ярату, сөю, гашыйк булу. Ләкин әлеге сүз һәрбер кешедә төрле фикерләр уята.
Мәхәббәт шундый тылсымлы көчкә ия ки, кеше күңеленә үтеп керсә, йөрәкне дә эретә, кешедә канатлы өметләр уята, яшәү дәртен арттыра. Ул кешедә гади булмаган хисләр уята. Ул җанга рәхәтлек бирә. Син бу хисләр агымына кушыласың, артык үзгәрешләр дә булмаган кебек тоела, әмма бары бер мизгел эчендә генә дә синең бар кичерешләрең үзгәрә... Син гади тормышка дөм башкача карыйсың: аның вак авырлыклары сизелми үтә, сиңа бар да җиңелрәк бирелә. Гүя ниндидер бер серле көч сиңа юл күрсәтеп, ярдәм итеп тора.
Әлеге тема элек-электән үк яшәп килгән, ул кешеләрне бердәм булырга, бер-береңә хөрмәт итәргә этәргән, авырлыкларны җиңел генә кичерергә булышкан, һәм ул киләчәктә дә, минем фикеремчә, мәңгелек тема булып калачак.
Ярату ул - үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга...
Сөя белгән кешенең күңеле дә матур, чиста, саф була. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә һәм ул матурлыклардан тора.
Гаиләнең нигезен нәрсә тәшкил итә дип уйлыйсыз соң? Әлбәттә, ярату.
Бар нәрсә яратудан башлана: үзеңне туган илеңне, йөртыңны, әти-әниеңне, дусларыңны,туган-тумачаларыңны. Мәхәббәтсез дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә калмас иде.
Предварительный просмотр:
Шау чәчәкле язлар...
Янә килә шау чәчәкле язлар,
Чәчәк ата шомырт, сиринннәр.
Тыныч хәзер күпме таңнар,
Моңсу никтер бары күңелләр.
Инде Җиңү бәйрәме җитсә дә ,
Шатлык рухы тик йөрәкләрдә
Еш кына бәйрәм тантанасы
Күз яшьләре белән үтә .
Тынычлык җиңел килмәде,
Күп корбаннар ул китерде,
Күпме яшь гомерләр өзелде,
Күпме яшьләр түгелде...
Хатирәләр кайтавазы –
Ул елларның афәт, ачысы.
Әбиемнең хатирәләре аша
Безнең йөрәкләргә уела.
Син , әбием, берүк елама!
Беләм бик авыр булганны -
“Яшьлек таңы”,- диеп буламы,
Кара болытлы таңны.
Фронтта гына түгел, тылда да
Беркем сөймәгән башыгыздан,
Бала гына булсагыз да үзегез,
Җинүгә юлны тизләткәнсез.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сезгә,
Шомлы еллар үткән буынга:
Сезнең фидакарьлек аркасында
Без яшибез якты дөньяда.
Язлар килә шау чәчәкле,
Җитә Җиңү бәйрәме.
Корбаннар белән килсә дә,
Шатлыклы Җиңү көне.
Предварительный просмотр:
Шигырь - ул могҗиза,
Ул яңа, серле дөнья.
Укучыга , язучыга
Күп серләргә юл ача .
Ул бирә көч яшәргә,
Мәгънә өсти сүзләргә.
Ул миңа ярдәм итә
Үз- үземне эзләүдә.
Аның юллары аша
Дөнья ямьлерәк миңа .
Күз яшем аңа жыйнала
Көлүем анда чагыла.
Шигырь аңлый дустай мине
Бирә киңәш кирәкле
Һәр иҗеге дәва миңа
Иң авыр минутларда.
Шигырь маяктай күрсәтә
Якты юл киләчәккә
Чакрып хыял дөньясына
Еракка безне дәшә.
Предварительный просмотр:
Март ае да килеп җитте,
Инде язгы җилләр исте.
Кичәге күк барысы да
Тик йөрәк ешрак кага .
Сәер уйлар керә башка,
Хыяллар читкә чакыра.
Йөрим төнге караңгыда
Үземне таба алмыйча .
Ишетелә урманның
Әкрен генә шаулавы
Гөрләвек йөгергәне
Ташуның ашыкканы .
Бөреләнер бик тиздән
Урманда бар агачлар
Ерак җылы яклардан
Янә кошлар кайтырлар.
Бетәрләр эреп карлар,
Шытыр яшел уләннәр.
Чакрып безне болыннар,
Чәчәкләргә тулырлар.
Табигать каршы ала
Жылы язгы көннәрне.
Күпләрнең хыялында