Нуруллина Ландыш Хәмитовна

 

“Укытучы хезмәте – минем гомерлек профессиям”

Укытучы һөнәрен  мәңгелек һөнәр дип атыйлар. Кеше дөньяда яши башлаганнан бирле һәрвакыт укыту, өйрәнү, үз тәҗрибәсен яшь буынга күчерү һәм тормыш тәҗрибәсен үзләштерү ихтыяҗы кичергән.

 Мөгаллим…Укытучы…Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы. Шуңа күрә дә аны сабыйлар икенче әниебез дип атыйлар. Һәрбер кеше дә хәреф танырга укытучысыннан өйрәнә. Күзләре дә укытучы күзе белән ачыла.

 Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Педагог балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, аларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре, характер формалаштыра. Бу сыйфатларны тәрбияләү өчен мин мөмкин булган төрле эш чараларын кулланырга тырышам.

 Кем уйлаган, Казанда туып үскән шәһәр кызы үзенең язмышын авыл, балалар белән бәйләр дип. Менә 5 елга якын инде көн саен үземнең укучыларым янына, аларга татар теленең серләрен ачарга, шул серләрне күнелләренә салырга ашыгам.

 2010 ел. Беренче дәрескә курка-курка гына атлап керүләре, ун пар күзнең миңа текәлеп карап торулары …Ул көннәр артта калды. Бүген мин шатланып, мине яратып көтеп торучы укучыларым янына ашыгам.

 Бүгенге көндә мин дәресләрдә мөмкин булганча компьютер кулланырга тырышам, төрле мультимедия дәреслекләреннән файдаланам, дәресләргә презентацияләр әзерлим, интернет ресурслардан файдаланам. Дәресләрдә төрле технологияләрне кулланам: шәхескә юнәлтелгән технология, группалап укыту, проблемалы укыту, сәламәтлек саклау технологияләре кертәм. Ял минутларын фән белән бәйләп үткәрәм. Укучылар белән берлектә сыйныфтан тыш чараларны үткәрүгә дә зур игътибар бирәм.

 Җәмгыять укытучыга аерым бер җаваплылык йөкли, ышандыру көченә мөмкин хәтле ия булган кешене генә укытучы итеп кабул итәргә мөмкин. Ул балаларда белем, күнекмә, осталык, идеаллар һәм тормыш юнәлешләре формалаштыра. Кешенең гүзәл башлангычларын уяту, шәхеснең иң яхшы сыйфатларын күреп, аларны үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Бу – гаҗәеп зур тәрбияви проблема. Шуңа күрә укытучы һәрдаим үсәргә, күп белергә, замана белән бергә атларга тиеш. Ә моның өчен күп укырга, эзләнергә кирәк. Мин үзем һәрвакыт математика өлкәсендәге яңалыклар белән танышып барам.

 Илебезгә белемле укучылар белән беррәттән, зыялы, тәрбияле, үзенең Ватанын, телен хөрмәт итүче укучылар тәрбияләү – һәр укытучының изге бурычы.

 Эштән, тормыш ыгы-зыгыларыннан арыган вакытларда үз-үземә сорау бирәм: “Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмадыммы мин?” Бүген мин икеләнмичә әйтә алам :”Һич юк. Укытучы хезмәте – минем гомерлек профессиям. Янәшәдә “Ландыш апай !” дип яратып эндәшүче укучыларым, авыр вакытларда киңәшләре белән ярдәм итүче менә дигән хезмәттәшләрем, шатлыкларны, кайгыларны бүлешергә гаиләм бар. Әйе, мин бәхетле.” Укучыларымның югары нәтиҗәләре, олимпиадалардагы җиңүләре, төрле бәйгеләрдәге уңышлары мине икеләтә бәхетле итә. Мин үземнең укучыларым белән горурланам. 

Добавить запись

Защита от спам-роботов