Зурлар төркемендә ел ахырында бала белергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Гарипова Алсу Фаридовна

Зурлар төркемендә ел ахырында бала белергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Скачать:


Предварительный просмотр:

Зурлар  төркеме 5-6 яшь

Нәфис-нәфәсәти үсеш

Ел ахырына  бала үзләштерергә тиеш белем һәм күнекмәләр:

-Иллюстрацияләргә, халык декаратив-гамәли сәнгать әсәрләренә, уенчыкларга, табигать объектлары һәм күренешләренә уңай эмоциональ карашта булу, үзләре генә мөстәкыйль рәвештә иҗат иткән һәм коллектив эшләргә шатлану.

Рәсемдә:

- предметлар, объектлар, әкият һәм әдәби әсәр персонажлары образларын чагылдыра белү;

- пумала белән төрле ысуллар кулланып эш итә белергә;

-  әйләнә-тирә дөнья һәм әдәби әсәрләр темаларына сюжетлы композицияләр иҗат итә белү;

- халык уенчыкларының исемнәрен белү (матрешка, Дымково, Филимоново уенчыклары)

Әвәләүдә:

- таныш предметларны  натурадан карап һәм күзаллау буенча әвәләп, аларга хас үзен-

чәлекләрне чагылдыра белү:

- әвәләп ясаган сында образ үзенчәлеген чагылдырырга, кеше һәм хайваннар сыннарын хәрәкәттә ясый беллергә;

- халык уенчыклары типлары (Дымково, Филимоново, Каргополь эшләнмәләре һ.б.) буенча кошларны, хайваннарны, кешеләрне әвәләп ясый белергә;

- Зур кисәктән кечкенә кисәкләрне өзеп алып, туры һәм әйләнүле хәрәкәтләр белән тәгәрәтә, төрле ысуллар кулланып, 1-3 кисәктән торган предметлар әвәли белү.

Кисеп ябыштыруда:

- кисүнең төрле ысулларын,шулай ук ерткалап ябыштыру алымын кулланып, предметларны сурәтләү һәм катлаулы булмаган сюжет композицияләре иҗат итү.

- квадратлардан — түгәрәкләр, турыпочмаклыклардан оваллар кисеп ала, бертөрле геометрик фигураларны икенчеләренә үзгәртә: квадратны — ике-дүрт өчпочмакка, турыпочмаклыкны буйларга, квадратларга яки кечкенә турыпочмаклыкларга әверелдерә белү;

- гармун рәвешендә бөкләнгән кәгазьдән — бертөрле фигуралар яки аларның детальләрен, урталай бөкләнгән кәгазьдән симметрияле сурәтләр (стакан, ваза, чәчәк һ.б.) кисеп ала белергә.

Формирование элементарных математических представлений.

Концу года дети могут:

-Выделять основные части группы предметов;определять признаки различия и сходства,

сравнивать части на основе составления пар и счета, понимать, что целая группа пред-метов больше каждой своей части (часть меньше целого).

- Считать (отсчитывать) в пределах 10.

-Правильно пользоваться количественным и порядковыми числительными, отвечать на вопросы:«Сколько?», «Который по счету?».

-Сравнивать рядом стоящие числа в пределах 10(опираясь на наглядность), устанавливать, какое число больше (меньше) другого; уравнивать неравные группы предметов двумя способами (удаления и добавления единицы).

-Сравнивать предметы различной величины (до 10),размещая их в ряд в порядке возраста-ния (убывания) размера (длины, ширины и т.д.).

-Различать форму предметов: круглую,треугольную, четырехугольную..

-Обозначать словом свое местонахождение среди предметов и людей также положение одного предмета по отношению к другому.

-Называть последовательность частей суток.

-Называть текущий день недели.

Сөйләм үсеше

Ел ахырына  бала үзләштерергә тиеш белем һәм күнекмәләр:

Сөйләм үстерү

- сөйләмдә төрле кушма җөмләләр куллану, туры һәм кыек сөйләмнән файдалану;

- үз тәҗрибәсеннән чыгып, эчтәлекле рәсемнәр, картиналар буенча мөстәкыйль рәвештә хикәя төзү;

 - әкиятләрнең ахырын тәмамлау, зур булмаган әдәби әсәрләрнең эчтәлеген сөйләгәндә интонацияләрдән дөрес файдалану;

- сөйләмдә, башкалар белән аралашканда ягымлы сүзләр куллану;

- мәгънәдәш сүзләр һәм капма- каршы сүзләр куллану;

- аралашуда актив булу, теләп катнашу.

Матур әдәбият уку

- әсәрнең жанрын билгели алу (әкият, хикәя, шигырь);

- зур булмаган әсәрләрне сәхнәләштерү, рольләргә бүлеп шигырьләрне сөйләү;

- яраткан язучыларны атый белү;

- укыту методик комплектында күрсәтелгән 2 – 3 шигырьне сөйләү,

 табышмак, мәкальләрне искә төшереп әйтү;

 - әдәби персонажның кылган гамәлләре турындагы фикерләрен баш-аларга сөйләү;

- үзенең яраткан китабы турында башкаларга сөйли белү.

Танып белү үсеше

Ел ахырына  бала үзләштерергә тиеш белем һәм күнекмәләр:

Табигать дөньясында ориентлашу:

- табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасындагы бәйләнешләр турында нәтиҗә чыгара алу, кайбер закончалыкларны белү.

-табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре булдыру;

-туган як табигатенең күптөрлелеген; төрле климатик зоналардагы үсемлекләр һәм хайваннарны белү;

-кешенең табигатьнең бер өлеше булуы, аның табигатьне сакларга һәм якларга тиешлеген белү;

-терек һәм терек булмаган табигатьнең үзара тәэсир итешүен белү;

-кояшның һәм һаваның кеше, хайваннар һәм үсемлекләр яшәешендә әһәмиятен аңлау.

Социаль  культура кыйммәтләре белән танышу:

-туган шәһәрең (авылың), туган илең, аның башкаласы, юл йөрү кагыйдәләрен белү; - үз туганнары, үзе турында сөйли алу, өй адресын әйтү;

- төрле һөнәрләр (төзүчеләр, авыл эшчәннәре һ.б.) турында белү;

-мәдәни күренешләр (цирк, китапханә, музей һ.б.), аларның атрибутлары,җәмгыять тормышындагы әһәмияте, алар белән бәйле һөнәрләр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

-туган якның истәлекле урыннары, мәдәнияте, традицияләре; үз төбәген данлаган кешеләр турында белү;

-Россия Федерациясенең (Россиянең) зур, күпмилләтле ил булуы турында күзаллаулар формалашу.  Мәскәүнең Ватаныбызның төп шәһәре, башкаласы булуын белү, Россиянең флагы һәм гербын белү.

Танып белү – тикшерү эшчәнлеген үстерү:

-транспорт төрләрен ,кеше тормышын җиңеләйтә, уңайлыклар тудыра торган әйберләрне белү;

- предметның төсе, күләме, формасы, зурлыгы, авырлыгы, нинди материалдан эшләнгән булуы турында сөйли алу, аларны төркемләү;

- теләсә кайсы әйбернең күп кешеләр хезмәте белән эшләнүен сөйли белү;

- күрү, ишетү, тоемлау, ис сизү, тәм тою органнарын эшкә җигеп, аңга кабул итүне, предметларның үзлекләрен һәм  бәйләнешләрен (төс, форма, зурлык, тирәлектә урнашу һ.б.) аера белү.

Русский язык

К концу года дети могут:

- в аудировании: понимать и выполнять просьбы воспитателя, относящиеся к ведению занятий, организации различных форм игровой и обслуживающей деятельности в соответствии с тематикой речевых ситуаций, определенных для каждого возраста;

 - в говорении: уметь отвечать на вопросы, формировать просьбы, обращаться к воспитателю и своим товарищам в пределах примерных ситуаций общения, а также уметь высказываться в соответствии с игровой ситуацией в объеме 3-4 фраз, уметь использовать считалки, рифмовки, уметь составлять простой рассказ, знать  потешки, стихотворения, песни.