Учитель года 2016

Яббарова Альфира Мансуровна

Учитель года 2016 (эссе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_-_ukytuchy.docx16.52 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – Укытучы!

           Бар нәрсә дә балачактан башлана. Ә балачак гаилә һәм мәктәптән. Гаилә ул - иң беренче әни, ә мәктәп – барысыннан да бигрәк  укытучы.

       Мин ни өчен  укытучы булдым соң? Ни  өчен бүгенге көндә дә шул һөнәр иясе булып торам? Нигә бу һөнәрне башка һәнәргә алыштырмадым соң?  Чөнки мин дөньяга башка күзлектән карыйм... Мин – Укытучы!  Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш эзлекле хезмәт юлын сайлау ул.

    “Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш алыйм дисәң – агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм, дисәң – бала укыт!” – дигән бер акыл иясе. Әйе, чыннан да укытучылар җир йөзендә якты эз калдырып, безнең күңелләрдә балкып торучы йолдыз алар.

     Укытучы булып китүемә, мөгаен, хезмәттәшләренең, әти-әниләрнең олы ихтирамын казанган, утыз алты ел укучыларга хәреф танырга өйрәткән әнием сәбәпче булгандыр. Мәктәптә укыганда ук инде укытучы булачагымны ачык аңлый идем.  Чөнки кечкенәдән үк әнием кебек кулга “указка” тотып, иптәш-ләремне бергә утыртып, “дәрес” бирә идем, дәфтәрләрен кызыл ручка белән тикшереп билгеләр куя идем. Мәктәптә укый башлагач та, беренче укытучым - Зиннатуллина Миләүшә Мансур кызы үзенең һөнәри осталыгы, йомшак матур тавышы, сабырлыгы белән үзенә җәлеп итте. Югары сыйныф-ларда укыганда сыйныф җитәкчебез дә үзен көчле ихтыярлы, иҗади сәләткә ия шәхес буларак танытты. Мин дә шул тыйнак, сабыр холыклы, балаларны ихлас күңелдән яратучы олы җанлы укытучыларга һәрьяктан охшарга омтылдым. Укытучы һөнәренә мәхәббәт тә шулардан башлангандыр.

     Мәктәпне тәмамлауга,  мин Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Аны уңышлы  тәмамлап, кулга кызыл диплом алгач, Балтач районы Әтнә авылына укытучы булып билгеләндем.  Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин ул чакта. Инде 19 ел вакыт үтсә дә, иң беренче эшли башлаган еллар һаман күз алдында.           

     Хезмәт юлымны башлаганда, минем күңелемдә мең төрле сорау иде...  

-Мин башкарып чыга алырмынмы?

-Бу балаларның, аларның әти-әниләренең йөзләренә туры карый алырдай итеп белем һәм тәрбия бирә алырмынмы?...      

    Таныш түгел авыл, таныш булмаган кешеләр. Әмма юкка. Тора-бара бер гаилә кебек шау-гөр килеп мәктәп тормышы башланды. Акыллы, тәртипле, тыңлаучан балаларга һәрьяклап ярдәм итәсе, аларның кечкенә генә уңышларына да сөенеп, үзләрен дә “булдырасың” дия-дия, кыенлыклар алдында каушап калмаска өйрәтәсе, дөрес юл күрсәтәсе килә иде. Ә бит ул вакытта мин үзем дә акыллы киңәшләргә бик тә мохтаҗ идем. Ярый әле уңган, булган авыл халкы кешелекле дә, ярдәмчел дә булды. Хәзер менә ничә еллар узгач та, танып, рәхмәтләрен җиткерәләр, хәл-әхвәлләрне сорашалар, кире яшьлеккә алып кайталар. Бу минутларда күңелне рәхәтлек биләп ала. Хезмәтеңнең юкка булмавына, дөрес һөнәр сайлаганыңа тагын бер кат инанасың. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

   Минем бөтен  шатлыгым – укучыларым.  Чөнки үземнең  хезмәт җимешлә-ремне, ачымы алар, татлымы – мин аларда күрәм.  Уңышларымны да, кайсы өлкәдә җитешсезлекләрем барын да укучыларым  күрсәтә. Заманында  Г.Ибраһимов: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын  салу  һәм  эзләгәнен  үзе  табарга  юллар күрсәтү – мөгаллим бирә   ала  торган хезмәтләрнең  иң кадерлесе, иң зурысы”,─  дигән. Шушы  принциптан   чыгып эш итәргә тырышам.   Балалар дип үткәргән тынгысыз көннәрем, йокысыз төннәрем алып килгән уңышлар миндә киләчәккә өмет, зур тырышлык, мәңгелек яшәү хисе уята.

      Бүген безнең кулга инде дөньяга килү белән бик күп уңайсызлыкларга дучар булган, күп стресслар кичергән, дөньяның бозыклыгына яраклаша башлаган , физик һәм рухи яктан бик үк сәламәт булмаган балалар да килә. Бу алар гаебе түгел, ә заман бәласе. Бала күңелен аңлап, аныңча хыялланып, бүгенге малай-кызларның эчке дөньясына дөрес ачкыч табарга шушы сәбәпләр һәм ике бала тәрбияләвем ярдәм итә дип уйлыйм. Бала- игътибар, күңел җылысы сорый; ялганны кичерә белми; күңеле, эше белән матур булган укытучыны гына хөрмәт итә.Укучыма булган позициям:үз укучыма ышанам;укучымны ничек бар, шулай кабул итәм; укучыма карата таләпчән булам;укучымны хөрмәт итәм;уңышларына сөенәм, ялгышларына көенәм;илебезнең патриот гражданнары  итеп тәрбияләргә тырышам.

    Минем максатым- югары һөнәри дәрәҗәгә ирешү.

Һөнәри позициям: мин- педагог; һәрвакыт алга барырга; кечегә һәм көчсезгә ярдәм кулы сузарга; хыялыма “үрелергә” (омтылырга); авырлыкларны җиңәргә; йомшак якларымны танырга, башкалар өчен шатланырга; уңышсызлыктан соң күтәрелергә; барсын да җиңгәнче яңадан кабатларга әзермен.

  Укытучы ул - күптөрле һөнәр иясе: артист, режиссёр, язучы, тәрбияче, спортсмен... Димәк, укытучы - кояш, яктылык һәм җылылык чыганагын хәтерләтә. Кояш нурларын санап һәм күреп бетереп булмаган күк, укытучы башкара торган эшләрне дә барлап бетереп булмый.

   Гражданин ул - үз хокукларын һәм бурычларын белүче, шәхси мәнфәгатьләрен җәмгыять мәнфәгатьләренә буйсындыручы, үзенең гражданлык бурычын аңлаучы, гражданлык җаваплылыгын намус белән үтәүче.

   Укытучы гражданин исә – җәмгыятебезгә лаеклы , югары белем сыйфатына ия булган, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүче ул. Укытучының гражданлык позициясе – әйләнә–тирәдәгеләрнең хөрмәтен яулауда. Балалар тәрбияләүче әни, гаилә учагын саклаучы тормыш иптәше, өлкәннәргә ихтирамлы килен, күршеләргә акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче дус булулар – һәммәсе күз алдында.

Балалар  өчен генә түгел, бөтен кеше өчен дә, укытучы син!