Конспекты

Сания Асхатовна Минабутдинова

                                                                                                                    Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

 64 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Төзеде:

                                                                                                                                                                                                                                                                                     югары  категорияле тәрбияче

 Минабутдинова Сания Асхатовна

Тема

Игенченең хезмәт җимеше - икмәк

Программа

“Туган телдә сөйләшәбез”

 З.М.Зарипова; Л.Н.Вәҗиева;Р.С.Зөфәрова  (5-7яшь)

Яшь үзенчәлекләре

зурлар

Юнәлеш

Сөйләм үстерү

Төп белем бирү өлкәсе

Туган телдә бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Интеграцияләнгән белем бирү өлкәсе

Аралашу, социальләштерү, танып белү, сәламәтлек.

Үткәрү формасы

шөгыль

Максат

Балаларны  ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү

Тәрбия бурычы

-Балаларда икмәккә сак караш, игенче хезмәтенә хөрмәт, соклану хисләре тәрбияләү

Үстерешле бурыч

-Балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, сөйләмен үстерү,

-Табышмаклар, мәкальләр ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү,

Белем бирү бурычы

Игенче хезмәте турындагы белемнәрен ныгыту, хезмәт сөю һәркемгә хас сыйфат булырга тиешлеген аңлату.

Көтелгән нәтиҗә

Сүзлек запасын баету

Методлар

Табышмак әйтү, сорауларга җавап, күрсәтү, әңгәмә, җырлау, уйнау,

Күрсәтмә әсбаплар

Ипи турында рәсемнәр, чын пешерелгән икмэк төрләре, поднос, чигелгән сөлге, салфетка, туп, бодай башаклары, смайликлар.

Шәхси эш

Кәрим, Кирилл, Амалия белән сүзләрне кабатлау.

Алдан эшләнгән эш

Оннан пешерелгән  ризыкларны (ипи, батон, прәнник, вак бәлеш, печенье, һ.б.  карау), икмәк турында шигырь, мәкальләр, табышмаклар өйрәнү, игенче хезмәте белән танышу.

Сүзлек өстендә эш

Туклану, игенче, башак, күпереп пешкән.

Эш структурасы

I-кереш өлеш

Табышмак әйтү

II-төп өлеш 

“Кибеткә бару” с\р уен

Сорауларга җавап алу

“Ипи нинди?” уен

“Синквейн” технологиясе буенча әңгәмә

 Шигырьләр сөйләү

“Мәкальне  әйтеп бетер”  уен

“Ипекәй” жырлау

III-йомгаклау

Белем бирү эшчәнлегенең барышы

(Синквейн технологиясен куллану)

Эшчәнлек барышы

-Балалар  килгән кунаклар белән исәнләшикк тә үзегез теләгән урыннарга җайлап утырышабыз һәм бүгенге эшчәнлекне башлыйбыз, ә бүген  нәрсә турында сөйләшкәнне сез табышмакның җавабын әйткәч аңларсыз.

Үзе тәмле, йомшак,түгәрәк

Була ул кара һәм ак

Һәркөн табын түрендә

Әйтеп кара кем белә? (ипи)

-Бик дөрес балалар , әйе бу ипи. Димәк, нәрсә турында сөйләшәбез без бүген? (ипи турында) Шөгылебез “Табын күрке-икмәк” дип атала.

Релаксация

II-төп өлеш 

-Балалар безнең шәһәребездә хәзер бик күп ипи пешерү йортлары (пекарня). Шуның  яныннан үткәндә борыныңны  кытыклап  шундый тәмле исләр килә...

Әйдәгез әле буген шул кибеткә барып үзебез теләгән ризыкны сатып алабыз.

-Исәнмесез, Нурзия апа!

- Хәерле көн, исәнмесез балалар!

-Зилә сиңа нәрсә кирәк? (Миңа кара ипи кирәк, кара ипи ничә сум тора?)

-Кара ипи 5 сум тора. Мә Зилә кара ипи. (Рәхмәт)

-Булат сиңа нәрсә кирәк? (Миңа чәк-чәк кирәк, ул ничә сум тора?)

-Чәк-чәк 15 сум тора. Мә Булат чәк-чәк.

-Балалар әйдәгез әле кибеттән алган ризыкларыбызны төркемгә алып кайтабыз да, бергәләп тәмләп чәй эчәрбез.

-Карагыз әле, ипинең нинди генә төрләре юк!

-Балалар, әйтегез әле безгә ипи ни өчен кирәк? (ашар өчен, туклану өчен)

- Әйе балалар иписез бер генә ризыкның да тәме булмый. Без ашны да, ботканы да ипи белән ашыйбыз. Шулвакытта гына без нык булабыз, зур үсәбез. Икмәк әле күптөрле витаминнарга да бай, шуңа күрә ул кеше организмы өчен бик файдалы.

-Ә ипи кайдан килгәнен кем әйтеп бирә ала? (кибеттән)

-Ә кибеткә кайдан килә? (ипи пешерү йортыннан)

-Ипи пешерү йортында нәрсә эшлиләр? (ипи пешерәләр)

-Ипине нәрсәдән пешерәләр? (оннан)

-Онны нәрсәдән ясыйлар? (ашлык бөртегеннән)

-Ашлык бөртеге кайдан килә? ( бодай башагыннан)

-Бодай башагы кайда булган? (басуда үскән)

-Аны кем чәчеп үстергән? (Игенчеләр ,авыл кешеләре)

-Балалар кара ипине нинди оннан ясыйлар? (арыш оныннан)

- Ә ак ипине? (бодай оныннан) Бодай оныннан тагын ниләр пешереп була? (торт,печенье,...)

-Бу ризыкларны бер сүз белән ничек атыйлар? (камыр ризыклары)

-Менә балалар икмәк безнең өстәлебезгә нинди зур юллар үтеп, күпме кешеләрнең хезмәтеннән соң гына килеп җиткән.

-Балалар безнең өстәлебездә һәркөнне ипи тора, ә нинди була соң ул? Әйдәгез түгәрәктә уйнап алабыз  уен “Ипи нинди?” (туп белән)

-Ә хәзер утырып уйнап алыйк әле.( утырып паласта)

- Мин сезгә  рәсемнәр күрсәтәм,сез шул рәсемгә карап кыска әдәби әсәр төзергә тиеш буласыз.

(Теманы ачыклаучы сүз, теманы сүрәтләүче ике сыйфат, темага хас булган  өч фигыль, теманың эчтәлеген ачучы җөмлә, теманы бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә.     Мәсәлән:

 Икмәк.

Тәмле,файдалы.

Пешә,тукландыра,кызара.

Мин икмәк ашарга яратам.

Ашамлык.)

Физминутка

-Ә хәзер сезнең белән бераз ял итеп алыйк (хәрәкәтләр ясыйбыз)

Трп-ра-ра, тра-ра-ра

Колхоз кырыннан трактор бара.

Җирне без йомшартабыз,

Шуңа ашлык чәчәбез.

Бодайдан он ясарбыз,

Камырдан ипи пешереп,

Балаларны сыйларбыз.

Шигырьләр сөйләү

-Без бит әле ипи турында шигырьләр дә беләбез, әйдәгез сөйләп китик әле

а) Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

б) Шуннан килә өстәлгә-

Безгә куәт өстәргә!

Ипи булса табында

Булдырам мин барын да!

в) Кояшның җылы нурларын

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә

г) Икмәк тәмле була,

Икмәк йомшак була.

Икмәк түгәрәк була,

Икмәк хуш исле була.

-Әйдәгез хәзер мәкаль әйтеш уены уйнап алабыз. Без сезнең белән ипи турында мәкальләр дә беләбез, мин мәкальнең башын әйтәм ә сез азагын әйтергә тиеш буласыз.

Зиһен үстерү уены  “Мәкальне әйтеп бетер”

Икмәк- ил...(тоткасы)

Ипидән зур ...(нәрсә юк)

Икмәкне әрәм-шәрәм итү...(зур гөнаһ)

Икмәк-тормыш...(нигезе)

Икмәк — илдән, су ...(күлдән)

Игенне җир уңдырмый, тир... (уңдыра)

Ил табыны икмәктән ...(башлана)

Кышкы кар –көзге... (икмәк)

Иген икмәк – тир ...(түкмәк)

Иген чәчкәндә еласаң, сукканда... (шатланырсың)

Балалар без икмәк турында бик матур җыр өйрәнгән идек, әйдәгез бергәләп җырлап алабыз

Җыр “Ипекәй”

Йомгаклау

-Балалар бүгенге шөгыльдә без нәрсә турында сөйләштек? Сезгә шөгыльнең кайсы өлеше ошады? Ни өчен?

Балалар бу өстәлдә алдан әзерләп, ясап куелган смайликлар бар, алар тозлы камырдан ясалган. Кемгә бугенге сәяхәтебез ошады шулар елмайган смайликны, кемгә бик ошап бетмәде моңсу смайликны сайлый аласыз, күңелегез кушкан, характерыгызга туры килгән смайликны сайлагыз

Мин  бүгенге шөгылебезне  Р.Миңнуллиның “Ипекәй” шигырен укып тәмамлыйсым килә.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

«64 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы»

Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Тылсымлы  камыр»

                                                                                                                         Төзеде:

югары категорияле тәрбияче

Минабутдинова Сания Асхатовна

Түбән Кама шәһәре

2022 ел

Яшь төркеме: уртанчылар төркеме.

Бурычлар:

 Тәрбия бурычлары: ашамлыкка, ризыкка карата ихтирам тәрбияләү. Балаларда мөстәкыйльлек, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: тәҗрибәләр нигезендә үзгәрүчәнлек сәлатен ачыклау, сөйләм телен активлаштыру.

Белем бирү бурычлар: балаларны камыр белән таныштыруны дәвам итү, аның узлекләрен ачыклау, әвәләү күнекмәләрен ныгыту.

Интеграция өлкәләре: социаль-коммуникацияләү, танып белү, сәнгать эшчәнлеге,  сәламәтлек.

Эшчәнлек өчен җиһаз һәм материаллар: һәр бала өчен йомшак камыр, каты камыр, су, алъяпкыч, яулыклар, әвәләү өчен такта, стеклар, камыр кисү өчен формачкалар, мич, уен.

Балалар белән алдан эшләнгән эшләр:  әкиятләрнең эчтәлеген сөйләү, пластилинның үзлекләрен өйрәнү, камырдан ризыклар карау, Р. Миңнуллиның “Ипи булса” шигырен өйрәнү, Ш. Галиев “Камыр”шигырен уку.

 Сүзлек өстендә эш: өзелә, җеби, ябыша, мич.

Эшчәнлек барышы:

“Йомры икмәк” әкияте буенча табышмак әйтү.

– Балалар, нинди әкият? Бик дөрес. Карагыз әле, Йомры икмәк үзедә кунакка килгән. Тик аңа күңелсез. Ничек уйлыйсыз, нәрсә булды икән? (Балаларның җаваплары). Балалар, әйдәгез әле аңа матур сүзләр әйтеп күңелен күтәрик.

Түгәрәктә уен “Матур сүз әйт”.

– Рәхмәт, балалар, күрәсезме аңа күңелле булып китте. Ул үзенең дусларын эзли, таба алалмый, булышабызмы аңа? Йомры икмәкнең дусларын сез кайларда очратканыгыз бар?

 –Балалар, күмәчне нәрсәдән пешерәләр? Камырны ясау өчен нәрсәләр кирәк? Әйе, дөрес. Ә икмәк безнең өстәлгә килсен өчен эшне нәрсәдән башларга? (җирне эшкәртергә, ашлык чәчәргә). Бик дөрес, балалар. Ә сез беләсезме, безнең бабаларыбыз, элек ашлыкны кул белән чәчкән, кул белән урган, ә  хәзер безгз нәрсәләр булыша? (комбайн, трактор) (Рәсемнәр карау, чагыштыру). Ашлыкны җыйгач кая илтәләр? (Ашлык җыю урынына – амбарларга) Әйе, анда ашлыкны киптерәләр. Һәм кая күчә ашлык? (Тегермәгә он ясарга алып баралар)  (Рәсемнәр карап чагыштыру) Хәзерге тегермән белән борынгы тегермән аерыламы балалар? (Әйе, аерыла. ) Дөрес балалар, элекке тегермәнне җил әйләндергән, шуңа күрә аны – җил тегермәне дип атаганнар. Менә шундый озын, катлаулы юл узгач кына камыр ясап була инде, икмәк пешерү өчен.Әйдәгез без дә камыр басыйк.

Физминутка “Тылсымлы камырлар”

Су салабыз, май салабыз һәм аны болгатабыз (хәрәкәтләр ясала)

Тоз һәм шикәр сибәбез, он салып камыр басабыз. (басу хәрәкәтләре).

Камыр әзер.

- Хәзер мин сезне кечкенә ашханәгә чакырам. (Өстәлләр янына килү) Без кечкенә пешекчеләргә әверелик, ә йомры икмәк безне күзәтеп торсын (алъяпкыч, яулыклар кияләр). Менә мин сезгә камыр ясап алып килдем. (Һәр балага камыр өләшәм) Камырны тотып карагыз әле, ул нинди?( Камыр йомшак)  Ә менә минем ясап куйган камырым бар иде, ул нинди? (Бераз каткан) Ни өчен? (Балаларның җаваплары)

– Шулай итеп, камыр йомшак, ә ачык һавада озак торса, ката, җилли. (“Җилли” сүзен активлаштыру, берничә кат кабатлау).

Йомшак булгач камыр нәрсәгә охшаган соң? (Пластилин) Димәк, аны нишләтеп була? Әйдәгез әле камырны әвәләп карыйбыз. Әвәләп буламы? Дөрес, камырны әвәләп тә була.

– Ә менә камырны өзеп яки кисеп була микән? Әйдәгез әле, аны үзегез өзеп карагыз. Өзелдеме? Әйе, камырны өзеп була. Менә мин аны кисеп тә күрсәтәм. (Кисеп күрсәтәм) Камыр киселдеме? Шулай булгач, аны кисеп тә була.

– Балалар, камырны суга салсак нишләр? Әйдәгез, аны суга салып карыйк. Камыр суда нишли?  (Җеби). (“Җеби” сүзен активлаштыру, берничә баладан сорау) Димәк, суда камыр җеби. Ә хәзер шушы камырны тотып карагыз әле. Ул нишли? (Беркә, ябыша) Бик дөрес, балалар, юеш камыр ябыша. (“Ябыша” сүзен кулланышка кертү)

– Балалар, ә камыр нинди төстә? (Ак, сары) Ничек уйлыйсыз, камырны буяп буламы? Дөрес, хәзер мин камырга буяу кушам (Азык буявы кушу) Ул нинди төскә керде?  (Кызыл төкә керде) Шулай булгач, камырны буяп та була икән.

– Хәзер үзегез теләгән нәрсәне камырдан әвәли аласыз, ики формачкалар белән киссәгез дә була. (Тыныч музыка куела, тәрбияче шәхси ярдәм күрсәтә) Менә безнең камырдан ясалган әйберләр әзер. Ясалган әйберләребез Йомры икмәккә бик ошады, әнә ул ничек елмая. Ул үзенең дусларын тапты, аңа күңелле. Безгә дә күңелле булып китте, Без аларны мичкә куыйк, без Йомры икмәк белән “Ак калач” уены уйнаган арада, бәлки пешеп тә чыгар.

“Ак калач” уены уйнау.

–Балалар, без камырны нинди үзлекләрен ачыкладык? (Ябышкак, йомшак, суда җеби, кайнар мичтә пешә).Сез нинди камыр ризыклары беләсез? Ризыкларны әрәм итәргә, ташларга ярыймы? Икмәк үстерү күп көч сорый. Икмәкне сарыф итәргә ярамый, икмәкнең кадерен белергә кирәк.