Наставничество

Ваганова Альбина Ильсуровна

Уважаемые коллеги, хочу поделиться с Вами своим педагогическим опытом.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

МББУ “8нче гимназия –Мәгариф үзәге”нең

югары квалификацион категорияле

туган тел һәм әдәбияты укытучысы  

Ваганова Альбина Илсур кызы

“Укучыларның функциональ белемлелеге - белем сыйфаты күрсәткече”

Заманча мәктәпнең иң мөһим бурычларыннан берсе - функциональ белемле шәхес  формалаштыру.

Нәрсә соң ул “функциональ грамоталылык”?

Функциональ грамоталылык – кешенең тышкы мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, тиз җайлашу һәм анда эшләү сәләте. Функциональ грамоталылык нигезләре башлангыч мәктәптә салына, анда сөйләм эшчәнлегенең төрле төрләренә – язуга, укуга, сөйләшүгә һәм тыңлауга интенсив өйрәтү бара.

Функциональ яктан белемле шәхес - ул:

– дөньяда ориентлашкан һәм иҗтимагый кыйммәтләргә, өметләр һәм мәнфәгатьләргә туры китереп эшли торган, аерым алганда, үз гамәлләрен башка кешеләрнең гамәлләре белән яраштыра һәм координацияли белүче кеше;

– сайлау һәм карарлар кабул итү ситуациясендә мөстәкыйль булырга сәләтле кеше;

– үз карарлары өчен җавап бирә белүче кеше;

– үз-үзең һәм якыннарың өчен җаваплы булырга сәләтле кеше;

- төрле алымнарга ия һәм үз өстендә даими эшләргә  әзер кеше;

– төрле белем өлкәләрендәге   компетенцияләргә ия булган шәхес;

- аның өчен стандарт булмаган ситуациядә чишү юлларын эзләү-гадәти күренеш;

- теләсә кайсы социумда җайлашучы һәм аңа актив йогынты ясый белүче кеше;

– тормыш кешеләр арасында икәнне аңлаучы кеше;

– кешеләр арасында аралашу чарасы буларак тел һәм язма сөйләмне яхшы белүче;

- заманча мәгълүмати технологияләргә ия булган кеше.

Укытучының максаты - баланы үстерү.

Бурычлар:

- Фикерләүне үстерү-аны абстракт-логикага күчерү.

- Сөйләмне, аналитик-синтетик сәләтләрне үстерү, хәтер һәм игътибарны, фантазияне һәм карашны үстерү, пространстволы кабул итү.

- Мотор функциясен үстерү, үз хәрәкәтләрен, шулай ук вак моториканы контрольдә тоту сәләте

- Коммуникатив сәләтләрен үстерү, аралашу, хис-кичерешләрне контрольдә тоту, үз-үзеңне тоту белән идарә итү.

Бу бурычларны хәл итеп, нәтиҗәдә  педагог функциональ  үсеш алган шәхес тәрбияли.

Әлеге максатка ирешү шартлары:

- укыту эшчәнлек характерына ия;

- уку процессы мөстәкыйльлекне үстерүгә һәм эшчәнлек нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән;

- максатка ирешү өчен тәҗрибә алу мөмкинлеге бирелә;

- бәяләү кагыйдәләре уку процессында катнашучыларның барысына да аңлаешлы һәм төгәл;

- шәхескә юнәлтелгән  технологияләр кулланыла.

Алымнар:

- Проект эшчәнлеге технологиясе.

- Проблемалы ситуацияне төзү нигезендә критик фикерләү технологиясе: деформацияләнгән текст өстендә эшләү.

- Мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләр (Интернет, мультимедиа чаралары, китапханә).

"Туган  тел" уку-укыту предметы укучыларның функциональ белемнәрен үзләштерүгә юнәлдерелгән, шуның белән бергә укучылар үзләренең эш урыннарын оештыру, дәреслек, сүзлек белән эшләү күнекмәләренә, вакытны бүлү,  сыйныфташлар эшен тикшерү, хаталар табу, эшнең сыйфатын сүзле бәяләү күнекмәләренә дә ия булалар.

Функциональ белемле шәхес нинди осталыкларга ия булырга тиеш?        

  1. сөйләм осталыгы:
  • Яңа материалны үзләштерү ,
  •  дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
  • танып белү активлыгын үстерү,
  • уку эшчәнлеген оештыра белү,
  • текстта синонимнар, антонимнар күрү; әлеге сүзләргә синонимнар һәм антонимнар сайлау;
  1. Интеллектуаль-сөйләм осталыгы:
  •  Рецептив (Тыңлый һәм укый белү);
  • Укуның төрле төрләрен куллану;
  • Текстны структур- мәгънәви өлешләргә бүлү;
  • Текстка мөстәкыйль рәвештә сораулар куя белү;
  • Текст авторы белән диалог  алып бару;
  • Укытучының текст буенча биргән  сорауларына җавап бирү;
  • Текста төп фикерне  билгеләү;
  • Текст планын төзи белү;
  • Текст эчтәлеге буенча таблица, схема төзү;
  • Төп сүзләрне таба белү;
  • Текст исемен аның эчтәлеге белән тәнгәл китерү;
  • Планга таянып текстның эчтәлеген тулысынча сөйләү;
  • Текстка исем бирү;
  1. Коммуникатив осталык:

– укытучы һәм яшьтәшләре белән диалогка керү;

  • үз сүзенне әйтә һәм дәлилли белү;

– проблеманы (сорау, бирем)  төркемдә (парда) хәл итү;

Бүгенге укучыларга үсешенең уңышлы траекториясен төзү өчен нинди һөнәри һәм гамәли күнекмәләр кирәк булачагын без фаразлый алмыйбыз. Әмма тотрыксызлык киләчәктә аларның үз позициясен ныгыту өчен, без, укытучылар, һичшиксез, укучыларны  функциональ грамоталылыкка өйрәтергә тиеш.