Дәресләрдә ял итү өчен шигырь юллары.
Дәресләрдә ял итү өчен шигырь юллары тәкдим итәм.
Күңелле ял итәбез.
( төрле хәрәкәтләр белән күрсәтү)
Без дәрестә күп эшлибез
Язабыз да, укыйбыз.
Сорауларга җавап биргәч,
Ял итәргә уйлыйбыз.
Барыбыз да торып басыйк,
Кулларыбызны күтәрик.
Алга, янга, артка сузып,
Кулларны ял иттерик.
Тагы бер кат кабатлыйбыз
Кулларыбызны сузабыз.
Төрле хәрәкәтләр белән
Җилләрне дә куабыз.
Муенны ял иттерәбез
Әйләндереп алабыз.
Уңга – сулга борылабыз,
Карашып та алабыз.
Күзләребез арый безнең
Аларны ял иттерик.
Күзләр өчен күнегүләрнең
Файдасы барын белик.
Билләргә кулларны куеп,
Бөгелик уңга- сулга.
Алга – артка борылып,
Онытмыйк кабатларга.
Аякларны тыпырдатыйк,
Сикереп алыйк бераз.
Урыннарга утырышыйк,
Рәхәт ял итеп алгач.
Көзге ял.
( төрле хәрәкәтләр белән күрсәтү)
Көз килде туган якка. ( кул хәрәкәтләре белән күрсәтү)
Көннәр инде суынды. ( туңу күренешен күрсәтү)
Ерагайды кояш та, ( кулларны өскә сузу)
Яфраклар да саргайды.( кул белән һавада яфрак рәсемен ясау)
Салкын җилләр искәндә, ( җил исү күренешен )
Яфраклар коелалар. (чайкала-чайкала яфрак төшү күренеше)
Кошлар очып киткәндә,( кошлар очу күренеше)
Кул болгыйлар балалар.( саубуллашалар)
Көзге болытлар йөриләр, (болытлар хәрәкәте күренеше)
Безне куркытып. ( курку күренеше)
Яңгырлар да сибәлиләр, ( бармаклар белән өстәлгә бәрү)
Тып, тып, тып, тып, тып.( Күмәк рәвештә кабатлау)
Җылы киемнәр киябез, ( кул хәрәкәтләре белән күрсәтү)
Салкын урамда. ( туңу күренешен күрсәтү)
Йөгереп мәктәпкә киләбез,( йөгерү күренеше)
Көзге юллардан.
Дәрестә тыңлап утырыйк,
Тәртипле булыйк.
Туган телебезне яратыйк,
Тырышып укыйк.
Авторы:
Казан шәһәре Идел буе районы
ГБМБУ «78 нче мәктәп» нең татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Вәкилова Зилә Юныс кызы.
Казан
2015