Дәрестән тыш үткәрелгән чаралар
Әлеге бүлектә тәрбия сәгатьләре һәм дәрестән тыш үткәрелгән чараларның эшкәртмәләре урнаштырылды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа. Музыкаль кичә | 90.5 КБ |
Тәрбия сәгате "Сәламәтлек" | 81.5 КБ |
6-8 класслар өчен татар теленнән "Тамчы-шоу"ярышы | 21.61 КБ |
Сез, иң гүзәл кеше икәнсез. | 17.03 КБ |
Уңыш бәйрәме-2015 сценарий | 562 КБ |
"Сөмбелә" уңыш бәйрәменә сценарий | 24.31 КБ |
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан кичә | 23.62 КБ |
Муса Җәлил иҗаты. Әдәби-музыкаль кичә | 65.5 КБ |
Ф. Яруллинны искә алу кичәсе | 32.65 КБ |
Предварительный просмотр:
21 нче февраль –
Халыкара Туган тел көне
Җыр булырлык сүзләр биргән,
Туган телем, рәхмәт сиңа!
(Туган тел көненә багышланган кичә)
Укытучы : Галимова Г.Н.
2014 ел.
Максат: Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата
кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; туган тел көне
турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен
үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;
Бурычлар: халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ
тудыру; төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша
укучыларда ана телләрен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү
теләге тудыру;
Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш, “Иң татлы
тел-туган тел”, “ Теле барның- иле бар”, “Туган телем –
киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары.
Катнашалар: 5-8 нче сыйныф укучылары, укытучылар.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, “ Туган тел” көе яңгырап
тора. Сәхнә түренә “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!” дип язылган.
Залда “ Теле барның- иле бар” , “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем” “Иң татлы тел-туган тел” плакатлары эленгән.
Кичә “Әссәламегаләйкем ” (Г.Садә шигыре, Р.Ахиярова көе) җыры белән башланып китә
1.Кереш сүз. (Татар теле укытучысы сүзе).
Хәерле көн – хөрмәтле кунаклар, укучылар, туган телебез сагында торучы фидакарь
укытучыларыбыз! Без бүген “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!”
дигән әдәби кичәгә җыелдык. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр-биюләр, шигырьләр аша белдерербез.
-21 нче февральдә кешелек дөньясы ЮНЕСКО инициативасы белән, күптеллелекне яклау йөзеннән Халыкара телләр көнен билгеләп үтә. Шуңа да туган телебезне саклау бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе. Чөнки телебез бетсә, татар дигән милләт тә бетәчәк. Туган телебезне, милләтебезне саклау - безнең бурычыбыз. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул-яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, аралашырга тиешбез.
Туган тел – ул безнең бала чагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче аралашу телебез. Шуңа да саклыйк, хөрмәт итик , чит сүзләр белән буямыйк аны.
Сәхнәгә кичәне алып баручылар ......................................... чыга.
1 а.б.: Исәнмесез, кадерле милләттәшләр ! Бүгенге бәйрәм кичәбезне башлыйбыз!
2 а.б.: Кичәбезне сиңа багышлыйбыз, Бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
1 а.б.: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен, ..............?
2 а.б.:Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
hәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел ! Мәңге аерылгысыз , изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең , халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.
( Ана булып киенгән кыз һәм бер бала чыга)
Ана:
Аңла, балам...
Илләр, телләр, диннәр алмашына –
Ниләр көтә адәм баласын?
Аңла, балам, сине үзең итеп
Туган телең саклап каласын.
Куштым сиңа сайлап матур исем –
Җисемеңә туры килсен ул.
Милләтеңнең бер мирасы итеп,
Әткәң - әнкәң биргән исем ул.
Вакыт белән бергә үзгәрә бел
Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:
Бу – Ватанны сату белән бер.
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам, бел!
(С. Әхмәтҗанова.)
Бала: Дөньяда иң –иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң –иң матур тел.
Ул минем туган җирем.
Халкым теле миңа- хаклык теле
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
1 а.б.: “Туган тел- минем өчен иң газиз, иң якын тел. Кешенең бөтен гомере тел белән бәйләнгән. “Әни”,”Ватан” сүзләрен ул ана телендә әйтә. Кешегә туган көненнән соңгы сәгате сукканчы туган теле кирәк. Шуңа да аны кешенең гомерлек юлдашы дип атыйлар. Мин моны танылган шагыйребез Х.Туфан сүзләре белән раслыйсым килә:
Син- минем тере тарихым,
Син –минем киләчәгем.
Тик синдә, газиз туган телем,
Бәхеткә җитәчәгем.
Һәркем өчен “иң моңлы көй- милли көй, иң матур тел- ул туган тел”. Шушы бәхетне югалтмас өчен без үзебезнең туган телебезне белергә тиешбез дә.
Туган тел- тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Менә шуңа туган телемә мәхәббәтем көчле минем.
2 а.б.: Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла. Әйдәгез, без дә бергәләп шуларны тыңлап, бер ләззәтле мизгел кичерик әле.
Әдәби монтаж.
1 нче укучы. (Р.Әхмәтҗанов)
И туган тел!
Сине Әнкә итеп
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул...
Әгәр син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып.
Югалмадың,
Югалтмадың безне-
Халык исән калган син барга.
Бу дөньяга күзебезне ачтың,
Хакыбыз юк кабат йомарга.
2 нче укучы. (Х.Туфан).
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы , ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем- бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең һәммәсен.
3 нче укучы. (М.Гафури).
Үз ана телем- минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем –үз әйберем булган өчен ярата күңел.
Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам;
Шул анам теле белән “балам”диләр ата-анам.
Шул тел аркылы иман, уку-язу өйрәнәм,
Шул тел аркылы укып, белеп булырмын чын адәм.
4 нче укучы. (Х.Туфан).
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Туган телдә сөйләшеп ,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне ,
Әйтәм мин туган телдә.
5 нче укучы. (Н.Нәҗми).
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Халык кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләрдәй дәртле,
Гайрәтле син,татар теле!
Хор: “Татарстан” җыры
6 нчы укучы. (С.Гәрәева).
Кайнар каным булып
Тамырлардан минем агасың,
Башка телле, төрле башкалардан
Аерасың татар баласын...
Төрле- төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле –төрле җирдә яшәсәк тә.
Тик бер генә туган телебез,
Тик бер генә туган илебез.
1 а.б.: Татар җыры,татар биюе
Алып килә халкым хәтерен.
Үзе моңлы, үзе ягымлы ул,
Үзе салмак, үзе әкрен.
Җыр: Садыкова Зилә “Мәтрүшкәләр”
Татар халык биюе: Галимова Э.
7 нче укучы. (З.Насыйбуллин).
Туган тел ул
Ничә гасыр
Бездән элек туган тел.
Безгә кирәк булачагын
Алдан белеп туган тел.
Туган тел ул.
Тумышыннан
Безгә кирәк булган тел.
Ызгыш-низаг өчен түгел,
Иҗат өчен туган тел.
Туган тел ул Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
8 нче укучы. (И.Гыйләҗев)
Ул булганда адашмабыз,
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам телен,татар телен!
9 нчы укучы .
Заман миңа: “Югарыга мен!”-дип,
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе – татар теле,
Икенчесе- бөек рус теле!
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
10 нчы укучы
Татарчасы –туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң , әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул –Туган тел.
Баш очында кояш булып тора гел.
2 а.б. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган телне өйрәткән өчен без, ата-анабызга рәхмәтле булырга тиешбез.
Җыр. “Утыр әле әни яннарыма” Валеева Ләйсән башкара.
монтажда басып торган балалар әкрен генә чыгып китәләр. Кырыйда утыручы бер бала уртага чыгып әйтә:
Можномы сезнең янда остаться?
Мин тоже сезгә стих сөйләрмен.
1 а.б.: Ата-анаң татар иде юкса,
Бүтән икән синең милләтең.
Тумыштан бит гарип түгел идең –
Кем ташлады болай имгәтеп?
2 а.б.: Нишләттеләр әле, кемнәр тиде,
Яздырдылар нигә телеңнән?
Хәлләреңне беләсеңме үзең,
Канәгатьме шушы көнеңнән?
Яле –яле сөйләп кара, нинди шигырьне сөйли беләсең икән?
Шул бала: Вил Казыйхановның “И родной тел”
И родной тел, и красивый,
Мамам, папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказка көйләгән.
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом ни сәбәптәндер,
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе, когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр.
Говорят, син Мамай теле,
Кирәк түгелсең нигде.
Без тебя и хлеблар үсә,
Нефть табыла везде.
Вузга поступать иткәндә
Говорят син кирәкми.
Дальше-больше жить иткәндә
Нужен ли ты, вряд ли.
И родной тел, и матур тел,
Папам, мамамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
И родной тел, аңлаталар,
Можно жить и быть синсез.
Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез.
(Равил Фәйзуллин“Туган тел турында бер шигырь”)
И дускаем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетмәмен димисең!
Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге –
кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!
Иренмә син туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!
Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җаның салып әйткән сүзен
синең аша балаң аңласа.
Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
матур итеп туган телеңдә!
Йомгаклау
2а.б. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.
1 а.б. Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.
2 а.б.
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
1 а.б.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылыр -
Туган телең әнә шул булыр! Зөлфәт (Туган тел хакында)
Инде кичәбез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда, сезнең басуыгызны һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән кичәбезне тәмамлавыгызны сорыйбыз.
1 а.б. Халкыбыз элек – электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Без сезгә хәзер мәзәкләргә нигезләнгән тамаша тәкъдим итәбез.
Скетчлар
Әби. Балалар шушы зур йортта яшибез дигәннәр иде, аларга кай ишектән керәсе икән соң? (Узып барган хатынны туктата) Скажи, дочка, где тут четвертый подлец?
Хатын Ой, бабушка, тут подлецов много.
Бер карт белән карчык ашханәгә керәләр. Карчыкның ашыннан лавр яфрагы килеп чыккан.
Карчык (официант кызны чакырып китерә)Бу нәрсә инде? Ашка ничек мунча яфрагы эләккән?
Официант: Мунча яфрагы түгел ул, лавровый лист!
Карчык (картына): Нәрсә дип әйтте ул миңа?
Карт (ачуланып) Нәрсә әйтсен, лыгырдамый эч, диде.
Егет армиядә
Дежурный (кереп) Подъем!
Егет (сыңар күзен генә ачып) Куда пойдем?
Дежурный ( бик нык ачуы килеп) Вставай, вставай
Егет Ә, столовой, дисең икән! (тиз генә торып киенә башлый)
Рус кешесе (бабайга) Как проехать в соседнюю деревню?
Бабай. Тут прямо, тут пошел.
Рус кешесе. Чего? Чего?
Бабай. Чаба-чаба баралмассың, әле анда тау менәсе бар.
Ике малай сөйләшә.
1 нче малай. Минем бабай кичә ике рус кешесенә күрше авылга юл өйрәткән.
2 нче малай. Кит аннан! Башта туры барасы, аннан соң уңга борыласы дигәнне әйтә алгандыр инде, зират яныннан үтәсе дигәнне ничек аңлаткан? 1нче малай. “Прямо пойдешь, потом направо повернешь, потом умрешь,” – дигән
Предварительный просмотр:
Тема:
Сәламәтлек –зур байлык
Тәрбия сәгате.
Максат:
Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре белән таныштыру.
Укучыларның мөстәкыйльлеген, сөйләм телен һәм логик фикерләү сәләтен камилләштерү.
Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү
Спортка мәхәббәт тәрбияләү
Җиһазлау: рәсемнәр,шигырьләр,мәкальләр,кроссворд,ребус,уеннар,туп,компьютер, проектор, слайдлар,презентация:”Сәламәт яшәү рәвеше”,мәктәп тирәсендә үскән дару үләннәре тупланган гербарий.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше
Үсми ул бакчада ,
Сатылмый акчага,
Үзеңдә ачкычы,
Үзеңдә баскычы.
Ул безнең зур байлык-
Исәнлек һәм саулык.
-Кешенең иң зур байлыгы нәрсә?
-Ә иң бай кеше кем дисезме?
Ш.Галиевның” Иң бай кеше” шигырен тыңлап карагыз әле.
Иң бай кеше.
“Иң бай кеше кем ?”-дисезме,
Ул кеше- мин белегез.
Мактана бип уйласагыз-
Килегез дә күрегез.
Йортыбыз бар.Әти аны
Салды үз кулы белән.
Өйрәтте ул, мин дә хәзер
Балта тотарга беләм.
Әти кебек, әнием дә
Байлыгы безнең өйнең.
Нинди генә хәлләрдә дә
Ул таба безнең көйне.
Әтием дә, бабаем да-
Икесе дә исәннәр.
Алар белән яшәү рәхәт-
Ниләр генә дисәң дә .
Сеңлем дә бар, энем дә бар-
Алар да безнең байлык
Ходай биргән тагын безгә
Иң зур байлык-ул саулык.
2.Яңа материалны үтү.
1.”Алтынланган бала”-дигән риваятьне тыңлау.
-Бөтен тәне алтын белән капланган бала ни өчен үлгән?
-Байлык кадерлеме, әллә саулыкмы?
-Укучылар,ә ни өчен саулыкны зур байлык диләр?
-Дөрес сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисең килсә, һәр кеше иң әвәл үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек-организмның нормаль эшчәнлеге, саулык, тазалык. Хирург Николай Амосов бу сүзгә түбәндәгечә аңлатма биргән:”Әгәр укучы ел дәвамында авырмаса ,бу сәламәтлекнең югары дәрәҗәдә булуы,әгәр ул эпидемия ( грипп) вакытында гына авырса ,бу сәламәтлекнең уртача дәрәҗәдә булуы, әгәр бала гел авырып торса, бу сәламәтлекнең түбән дәрәҗәдә булуын белдерә,”- дигән
-Укучылар, хирург аңлатмасы буенча,үз сәламәтлегегезнең нинди дәрәҗәдә булуын билгели аласызмы?(укучыларның фикерләрен тыңлау)
-Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?
-Ә хәзер тактадагы таблицага карыйк әле.
Слайд№1
С ә л а м ә т л е к | |||||
Тәннең, киемнең, торакның чистаыгы. | Чыныу, хәрәкәтлә- нү. | Начар гадәтләр- дән сакла- ну. | Дөрес туклану. | Авырганда медицина учрежде- ниеләренә вакытында мөрәҗәгать итү,врач кушканча дәвалану. | Хезмәтне, ялны дөрес оештыру. |
(Һәр этапка укучыларның фикерләрен тыңлау.)
-Нәрсә турында сөйләр идегез?.
Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, биюдән, физик күнегүләрдән ямь таба.
Бүген без сәламәтлек иленә сәяхәт итәрбез. Сәяхәткә кузгалганчы сезнең тапкырлыкны сынап карыйм әле.
“Мәкаль әйтү” уены уйнап алырбыз. Мәкальләрнең башын мин әйтәм тупны бер балага ыргытам, сез ахырын әйтеп, тупны кайтарырсыз.
.
1.Сәламәтлек-зур... (байлык.)
2.Байлык бер айлык, саулык ...(гомерлек.)
3.Саулыкны сатып ...(алып булмый.)
4.Сәламәт тәндә ...(сәламәт акыл.)
5.Авыруга бар нәрсә дә...(ачы.)
6.Чыныккан чирен...(еккан)
7.Дөньяда иң кирәк,
Иң кирәктән ни кирәк? (саулык)
8. Сәламәт тәндә - (сәламәт акыл.)
-Сәламәт кеше нинди була икән соң?Сез аны ничегрәк күз алдына китерәсез? Әйдәгез уеныбызны дәвам итик . Җавабы дөрес булса, кул чабарсыз.
Сәләмәт кеше:
- көчле
- ак чырайлы
- чибәр, ялкау
- адымнары тиз
- шат күңелле
- әкрен кыймылдый
- хәрәкәтчән
- төз гәүдәле, алсу йөзле
- кәкрәеп йөри.
Ә хәзер сәяхәтне башлыйк.
1 тукталыш - “Дөрес туклану”. Слайд№2,3,4
Без бу тукталышта туклану кагыйдәләрен искә төшерербез. Ә сез ничек уйлыйсыз, ничек дөрес тукланырга? (укучылар фикере тыңланыла) “Дөресен сайлап ал” уены.
- артыгын ашама
- ризыкны төрләндер
- ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул ит
- йоклар алдыннан ашама, эчмә
- бер төрле ризык белән туклан
- тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап куллан
- вакытлы-вакытсыз аша
- азыкны яхшылап чәйнә
- татлы ризыкларны күп куллан
- юып, бозылмаган ризыклар гына аша.
- кабаланып аша
Дөрес туклану бик күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.
Нәтиҗә: Дөрес туклану-сәламәт яшәү рәвеше нигезләреннән берсе. Димәк, ризыкны төрләндереп чама белән, үз, вакытында ашыкмыйча һәм күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.
2 тукталыш.” Чисталык” Слайд № 5 ,6
Бүген без сезнең белән тагын нәрсә турында сөйләшербез икән?
1.Табышмакларга җавап биреп ,кроссвордны чишеп карыйк.
м | у | н | Ч | а | л | а | |||||||||
И | с | л | е | с | а | б | ы | н | |||||||
С | у | ||||||||||||||
т | е | ш | щ | ё | Т | к | а | с | ы | ||||||
т | е | ш | п | А | с | т | а | с | ы | ||||||
с | ө | Л | г | е | |||||||||||
ю | Ы | н | г | ы | ч | ||||||||||
т | а | р | а | К |
1.Кирәк була мунчада
Минем исемем?(мунчала)
2Үзе шома, күбеккә күмә
Хуш исле ул, я, кем белә?(исле сабын)
3.Исе юк, төсе юк
Аннан башка тормыш юк.(су)
4.Аркасында сөяге, сөягендә мыегы.
Ак койманы агарта,
Мыегы белән чистарта.(теш щёткасы)
5.Он түгел- үзе ак , авызыңа куеп бак,
Тешне агарта, ап-ак итә,
Бу ни була,әйтеп бак.(теш пастасы)
6.Битне, кулны, муенны корыта.
Үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге)
7.Үзенә су салынган
Белмим,кайдан алынган?
Түкми,чәчми юа безне,
Нәрсә икәнен беләсезме?(юынгыч)
8.Үзе тешле,үзе тешләми.(тарак)
Сез табышмакларның җавапларын бик тиз таптыгыз. Алар сезнең дусларыгыз,ярдәмчеләрегез булсыннар.Алар белән дус булсагыз һәрвакыт сау-сәламәт булырсыз.Димәк бу тукталышта нәрсә туында сөйләшербез икән. Чисталык- сәламәтлекнең нигезе икәнен онытмагыз.
2.Гарифуллинның”Алсу”шигырен тыңлау.
Алсу чыккан урамга,
Тик чәчен тарамаган.
Битен, кулын юмаган,
Көзгегә карамаган.
Түфлиен чистартмаган.
Сөртеп ялтыратмаган.
Оекларын юуны
Кирәк дип тә тапмаган.
Күгәрченнәр гөр-гөр килә:
Гөлдер-гү дә , гөлдер-гү.
Бигрәк шапшак кыз икән,
Безнең Алсу түгел бу...
-Сезнең арада мондый балалар юкмы?
Пычрак һәм пөхтә киенмәү үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртмау ул!
Сәламәтлек чисталыкка да бәйле.Чисталык- сәламәтлекнең нигезе. Пычрак куллар, чистартылмаган тешләр, тәннән тир исе килеп торуы сиңа да, тирәңдәге кешеләргә дә ошамый.Моннан тыш, әлеге урыннарга микроблар да җыела. Кайбер балалар тырнакларын кимерәләр. Шушы начар гадәт аркасында,бу бәләкәй ярыклар һәм яралар организмга төрле җитди авырулар китереп чыгара торган вируслар эләгә.
Тәнне чиста тотуда иң мөһим гигиена чарасы- юыну.Кимендә атнага бер мәртәбә сабынлап кайнар су белән юынырга кирәк. Юынганнан соң эчке киемнәрне алыштыру зарур.
Көн дәвамында, бигрәк тә физик күнегүләр белән шөгыльләнгәндә,куллар, бит, муен пычрана.Аларны иртә-кич җылы су белән сабынлап юарга кирәк.
3 тукталыш.” Хәрәкәттә- бәрәкт.” Слайд№7
1. - Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?
- Дөрес, укучылар. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Менә өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз төп-төз йөрилр, күбрәк хәрәкәтләнергә тырышылар,бер дә иренеп тормыйлар.
2.Газинур Моратовның “Хәрәкәттә-брәкәт” шигыре белән танышыйк.
Әбием намаз укый-
Мин читтән карап торам.
Аның һәр ым-хәрәкәтен
Искәртеп барлап торам.
Өч тә түгел,дүрт тә түгел-
Нәкъ биш мәртәбә көнгә
Әбекәем намаз укый
Мин аңламаган телдә.
Иелә дә ,турая ул,
Турая да иелә.
Шуңа ,ахры,әбекәйнең
Сызламыйдыр биле дә.
Минем әби тапкыр ул,
Көн дә физзарядка ясый
Шуңа көләч, матур ул.
- Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз. Әйдәгез, барыбыз бергә күнегүләр эшлибез. (табышмаклы күнегүләр эшләү)
1. Нинди аучы коралсыз
Җәнлек аулый төн буе,
Аннан мыегын селкетеп,
Йоклап ята көн буе? (песи)
Аяклар җилкә киңлегендә ачык, киереләбез, як-якка иеләбез, б.т.
2. Иркәләсәң – иркәләнә,
Кыерсытсаң усаллана. (эт)
Аяклар җилкә киңлегендә ачык, куллар билдә, башны әйләндерәбез, алга иеләбез, кул-аякларны җәеп, йолдыз ясыйбыз.
3. Нинди җәнлек башында урман йөртә? (болан)
Б.т., куллар баш өстендә кисешә, бармаклар селкенә, уңга-сулга иелү, урында сикерү.
4. Озын муенлы хайван. ( жираф)
Б.т., аяк очларына басабыз, кулларны җилкә турысында җәябез, башны әйләндерәбез, кулларны өскә күтәрәбез.
5. Әрекмәндәй зур колак, аяклары зур колач, борыны җиргә тигән, килгән ул ерак илдән. (фил)
Куллар баш артында, атлыйбыз, уңга-сулга борылабыз.
4 тукталыш.Сәламәтлек аланы. Слайд №8,9
-Табигатьне сәламәтлек белән бәйләп буламы?
-Авырган вакытларда табигать безгә булыша аламы?
-Ничек итеп дваланаысз?
-Нинди дару үләннәрен беләсез?(Дару үләннәрен рәсемнәрдән тану.Аларның файдасы турында сөйләшү.)
Безнең илебездә 500дән артык төрле дару үләне бар.Барлык даруларның 30% үләннән ясала.Халык бик матур итеп аларны “Шифалы үләннәр” дип йөртә.
5 тукталыш.Чыныгу. Слайд №10
- Алдагы тукталышта организмны чыныктыру турында сөйләшербез. (һава, су, кояш белән чыныгу турында укучылар фикере тыңлана). Кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк. Әйдәгез,су белән чыныгу процедураларын тәртипкә салыйк әле.
1. Битне салкын су белән юу.
2. Күлдә, елгада коену.
3. Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку.
4. Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу.
5. Гәүдәгә салкын су кою. ( 1, 3, 4, 5, 2)
6 тукталыш.Ял итү. Слайд №11-12
- Ә хәзер, ял итү турында сөйләшик. Укучылар сез гаиләгездә ничек ял итәсез?
- Ял итү ул 7-8 сәгатьлек йокы гына түгел. Моннан тыш спорт уеннарында катнашырга, мунча керергә, су коенырга, чаңгы шуарга, ягъни актив ял итәргә кирәк. Спорт-сәламәтлекнең дусты.
-Нәрсә соң ул спорт?
- Спорт белән шөгылләнү кайсы яктан файдалы?
Хәрефләрне тәртип белән куярга һәм нәрсә турында сөйләшәчәгеезне белербез.
р | а | У | с | н | и | и | а | в | д | е |
6 | 11 | 1 | 7 | 2 | 8 | 3 | 9 | 4 | 10 | 5 |
-Нәрсә соң ул Универсиада?Ничек аңлата аласыз?
-Аның символы ничек атала?
-Бу билгене кайда күргәнегез бар?
-Универсиада кайда һәм кайчан була?
-Казанга эстафетаны кайсы ил бирә.
-Әйтеез әле,Россиядә моңарчы Универсида булганы бармы?(Мәскәүдә.1973 елда.)
-2013 нче елның Универсиада эмблемасының нигезендә нәрсә ята?
-Сез ничек уйлыйсыз,Универсиада уеннарын үткәрү кирәкме?
Уен “Кем күбрәк белә?”
- Универсиадада ничә спорт төре буенча ярышлар булачак? Спорт төрләрен санарга кирәк. Ә алар 13.
Җәйге универсиада программасына 13 спорт төре керә: җиңел атлетика, футбол, баскетбол, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, фехтование, йөзү, су тубы уены, теннис, өстәл теннисы, волейбол, суга сикерү, дзюдо. Универсиада хуҗалары тагын берничә спорт төрен программага кертә ала. Казанда 2013 елда булачак Универсиада программасына стендка ату, авыр атлетика, бокс, чирәмдәге хоккей, билбау көрәшен дә кертергә уйлыйлар. Татарстан спортчылары да югары үрләрне яулый, дибез.
- Ә син кемнәрне беләсең спортчы татарлардан?(Укучыларның алдан әзерләп килгән мәгълүматлары тыңлана)
Укучылар! Зур җиңүләр зур тырышлык сорый. Кеше организмының мөмкинлекләре чиксез. Әгәр дә кече яшьтән спорт белән шөгыльләнсәң, көндәлек режимны үтәсәң, дөрес туклансаң, көчле, акыллы булып үсәрсең. Мин кечкенә әле, зарядканы үскәч ясармын дип йөрсәң, соңга калуың бар. Чөнки Габдулла Тукай әйтмешли: “Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул”.
Спорт белән шөгыльләнү кешене матур итә, көчле итә. Андый кешеләр көчле рухлы була. Авырлыклар каршында каушап калмый. Максатына ирешә. Ә куелган максатка ирешү өчен, һәр көнне билгеле бер күләмдә физик күнегүләр башкарырга кирәк. Менә шунда гына хезмәтнең нәтиҗәсен күрерсең.
3.Йомгакау
Сәяхәтебез дә ахырына якынлашты. Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә -саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы.Һәр гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару кирәк.Сәламәтлекне саклау, ныгыту- һәркемнең кулыннан килә торган эш. Укучылар, мин сезнең тормышка белемле булып кына түгел, сәламәт булып та аяк басуыгызны телим. Авырмагыз, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез, чисталыкны саклагыз, үзегезнең сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, исәнлек-саулык сезгә.
Предварительный просмотр:
Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе
Интеллектуаль викторина
Укытучы: Галимова Г.Н.
Март, 2015г.
1тур.
1.Татар телендә ничә сүз төркеме бар?
2.Мөстәкыйль сүз төркеме. Предметның исәбен белдереп, җөмләдә аергыч булып килә.
Бу -...
3.Фотобирем. Бирелгән җөмләдән сыйфатланмышны билгеләгез.
Тиздән кичке тапшырулар башланачак.
4.Рәвешнең ничә төркемчәсе бар?
5.Фотобирем.Бирелгән сүзләр арасыннан ясалма исемнәрне билгеләгез (тырма, кулъяулык, картина, табигать, себерке, гөрләвек, дәфтәр, китапчык, урындык, күлмәк).
6. Китапларыннан сүзенә нинди кушымчалар ялганган?
7.Фигыльнең кайсы төркемчәләре затланышлы түгел? Аларга хас морфологик үзенчәлекләрне әйтегез.
8.Сыйфат дәрәҗәләрен мисаллар аша күрсәтегез.
9.Фотобирем. Бирелгән саннар арасыннан бүлем санын билгеләгез(җиденче кеше, алты кыз, өч-дүрт атна, егермешәр сорау, икәү килү).
10.Теге, бу, әнә, шул, шушы...Болар - ....
11.Фотобирем. Төшеп калган кереш сүзне язып, җөмләне тулыландырыгыз.
... бу эшнең без көтмәгән бәхәсле яклары да булырга мөмкин.
12. Бер исемне (сайланма) тартым белән төрләндерегез.
13. Бирелгән җөмләдән сүзтезмәләрне табып языгыз.
Бу сагыну кызның озын керфекле матур күзләренә моң керткән.
14. Сингармонизм ул ...(кагыйдәне дәвам итәргә).
15. Иярчен кисәк буларак, татар телендә ничә хәл бар? Сораулары белән санагыз.
2тур.
Видеосюжет.
Бер әдипкә яки рәссамга багышлана. Портреты экранда күрсәтелә, алып баручы аның турында тасвирлама текст укый.
Тәкъдим ителгән шәхеснең кем икәнен әйтегез.
Яки- 3 шт. фото сүрәт куела, мәгълүмат укыла. Биредә сүз кайсы кеше турында бара?
3 тур.
1. Бирелгән сүздәге хәрефләрдән яңа сүзләр уйлап языгыз.
Сыйфатлама
2. Фотобирем. Хаталы сүзләрне дөрес итеп языгыз.
Хәйкәл, шәһес, тәләп, ихтибар, мөкатдәс, бәлә, әгерҗе, ашяулык, төмбоек, тәвәккәл, афтобус, дөрөс, кагәзь, мәрхәмәт, призедент.
4 нче тур. Капитаннар ярышы.
1.Г.Тукай Кушлавыч авылында туган *
2.Тузганак – суүсем -
3.Ия -җөмләнең баш кисәге*
4.Муса Җәлил – батыр язучы -
5. Ак чәчәкләр - тезмә сүз -
6.Бәет –халык авыз иҗаты жанры*
7. Гөлҗимеш-кушма сүз*
8. Сабакташ сүзендә ике тамыр бар*
9.Күгәрчен агачка оя кора -
10. Үрдәк –су кошы*
11.Үсемлекнең тамыры өстә була -
12.Кояш –тамыр сүз -
13. Сабантуйда көрәшәләр генә -
14.Вакыт рәвеше кайчан? соравына җавап бирә*
15.Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итә*
4нче тур. Капитаннар ярышы.
1.Г.Тукай 1913нче елда үлә*
2.Имән –йомшак агач -
3.Аергыч-җөмләнең баш кисәге -
4.Җидегән йолдыз- тезмә сүз*
5.Абдулла Алиш әкиятче булган*
6.Кызылканат сүзендә бер тамыр бар -
7.Мәкаль –халык авыз иҗаты әсәре*
8.Кәҗә сөт кенә бирә -
9.Тел-аралашу чарасы*
10.Ябалакның бер генә күзе бар -
11.Иясез җөмлә бер составлы дип атала*
12.Күке –бала чыгаручы кош -
13.Тальян гармун –милли уен коралы*
14.Казның канаты гына түгел, өмәсе дә була*
15.Бөркетләр кыяга оялый*
1.12 сүз төркеме: исем, сыйфат, фигыль, алмашлык, сан, рәвеш, бәйлек яки бәйлек сүзләр, теркәгеч, кисәкчә, аваз ияртеме, хәбәрлек сүзләр, ымлыклар.
2.Сан сүз төркеме.
3...тапшырулар – сыйфатланмыш.
4. 6 төркемчәсе бар.
5.Ясалма исемнәр: тырма, себерке, гөрләвек, урындык.
6. Китап- тамыр, лар- төр к., ын- бәйләгеч, нан-бәйләгеч к.
7. Затланышсыз фигыльләр: сыйфат ф.-заман белән төрләнә, хәл ф.- 4 төркемчәсе бар, исем фигыль – исемләшә ала, инфинитив – барлык фигыльләр кебек үк барлык-юклык белән генә төрләнә.
8. Мәсәлән, яшел, яшелрәк, ямь-яшел, яшькелт – гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре.
9.Егермешәр сорау.
10.Болар-күрсәтү алмашлыклары.
11.Кереш сүз: әлбәттә,билгеле, хәер, димәк һ.б. булырга мөмкин.
12.Мәсәлән, гөлем, гөлең, гөле, гөлләребез, гөлләрегез, гөлләре.
13. Сүзтезмәләр: моң керткән, күзләренә керткән, матур күзләренә,
Предварительный просмотр:
“Чын йөрәктән”. |
|
Стенада “ Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучылар!” һәм шигырь юллары язылган плакат: |
Укытучы исемен икеләнми |
Ана исеме белән тиңлим мин. |
Бала өчен анда туган хисләр |
Ана хисе белән тиң дим мин. |
|
1 укучы:Бүген без барыбыз да бераз дулкынланабыз, чөнки бүген гадәти көн генә түгел-Укытучылар көне. |
2 укучы:Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.Авыр һәм мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек,бәхет,шатлык,озын гомер телибез. |
Бергә:Бәйрәмегез котлы булсын! |
3 укучы: Өйрәтәсез безне каләм тотарга һәм |
Тәүге сызыкларны сызарга. |
Өйрәтәсез хәрефләрне теркәп, |
Иҗекләрлән сүзләр язарга. |
Җыр:“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”. |
4 укучы: Хәтереңдәме, дустым |
Алтын яфрак яуган |
Кояшлы көзге иртә |
Әниләр кулына тотынып |
Мәктәпкә килдек бергә. |
5 укучы: Хәтеремдә курка-курка гына |
Классыма килеп кергәнем. |
Хәтеремдә шулчак, беренче кат, |
Якты йөзен аның күргәнем. |
6 укучы:Дәреслекне ачкач, аптыравым, |
Нәүмизләнеп каушап калуым. |
Хәтеремдә аның әкрен генә |
Иңнәремә кулын салуы... |
7 укучы: Өйрәтәсез безне мәктәпләрдә |
Хәреф танып, саннар язарга |
Кечеләрне һәрчак яратырга |
Ә зурларны хөрмәт итәргә. |
8 укучы: Һәрчак шулай сабыр булды, |
Ялгышларым булса, төзәтте |
Хезмәт яратырга, туган җиргә |
Тугрылыкка мине өйрәтте. |
Җыр: “Хәтерлим әле бүгенгедәй “. |
9 укучы: Хәреф язабыз бүген. |
Хәреф бит рәсем түгел, |
Серле таяклар сызам, |
Матур чыкмаса-бозам. |
10 укучы: Язам-бозам, язам-бозам... |
Ә дәрес һаман уза. |
Рания инде дәфтәрен |
Укытучыга суза... |
11 укучы: Шулкадәр дә ягымлы, |
Тансык, бу нинди тавыш? |
Яле, яле әйтеп кара |
Уйлап тап инде, тырыш. |
12 укучы: Белмисезме? Көмеш тавыш |
Ул кыңгырау тавышы... |
Утырып тәмам туйгач |
Шуннан яхшы бармы соң? |
13 укучы: Дәрес беткәнен белдереп |
Чыңлавын кыңгырауның |
Тиз ишетеп алабыз, |
Шундук чыгып чабабыз. |
Чакырганда кыңгырау |
Бик ишетеп бетермибез |
Шуңа күрә еш кына |
Соңга кала күбебез. |
15 укучы: Чү, бу ни соң? |
Әллә инде, дөнья бетеп киләме? |
Яисә якын урманнан Шүрәлеләр килгәнме? |
Яисә Кызыл Калфакны да |
Явыз бүре йотамы? |
16 укучы: Каф тау арты җеннәре |
Сабантуй уздырамы? |
Әллә песиләр бары да |
Тычкан ауларга чыкканмы? |
17 укучы: Юк икән лә, бары безнең |
Сыйныфта мәхшәр купкан. |
Чөнки укытучы апа |
Беразга бүлмәдән чыккан. |
18 укучы: Бу бераз шаяру гына |
Зинһар, гаеп итмәгез. |
Шаярсак та, уйнасак та |
Тик чама белеп кенә |
Мәктәп кагыйдәләренә |
Туры килерлек кенә. |
1 укучы: Ә бүген күңелсезләнмик, |
Бергәләп бәйрәм итик. |
Барлык укытучыларга да |
Рәхмәтебезне әйтик. |
2 укучы: Кадерле укытучылар! |
Сезне бик яратабыз. |
Сезгә бүген чәчәкләрнең |
Матурын тартабыз. |
3 укучы: Алыгыз сез бүген бүләк итеп |
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен. |
Каршылагыз тагын бик күп еллар |
Укытучылар бәйрәмен. |
Җыр: “Укытучылар көне”. Ф.Мортазин көе һәм сүзләре. |
|
|
|
|
Предварительный просмотр:
Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе
5 нче сыйныф укучылары өчен
сыйныфтан тыш чара
Галимова Г.Н.
Ноябрь, 2015 ел
“Сөмбелә” бәйрәме
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Бәйрәм барышы
- Хәерле көн килгән кунаклар, укытучылар һәм укучылар!
Бүгенге бәйрәмебезне башлап җибәрәбез. Бәйрәмебезнең темасын менә бу кроссвордны чишсәгез белә алырсыз.
1. Кыягы да тамыры да
Безне елатып сыйлый
Аның янында беркайчан
Грипп микробы булмый. (Суган)
2. Яшел чәч, кызыл күл
Винегрет булмас ансыз
Салат,икра,борщлар-
Ул булмаган аш-су сансыз. (Чөгендер)
З. Кызыл төймәсен аскан
Каршыма килеп баскан.(Миләш)
4.Түтәлдә сары бозау
Бәйләгәннәр озын бау
Ята һавага карап-
Нәрсә булыр бу?(Кабак)
5. Кызыл кызы җир эчендә
Чәчләре җир өстендә. (Кишер)
6. Балдан татлы
Ал яңаклы.
Үсә бакчада-
Алдым акчага. (Алма)
7. Сап-сары-кояш түгел
Эчләре бүлем-бүлем.
Кабыгын әрчеп алдык
Өләштек телем-телем. (Әфлисун)
1 слайд
- Әйе, Сөмбелә.
- Ә сез, Сөмбелә сүзенең нәрсә аңлатканын беләсезме?
Сөмбелә бик борынгы заманнардан ук яшәп килә. Бу бәйрәм көзге уңышлар җыеп алынгач, барлык эшләр беткәч билгеләп үтелә.
Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне, 15 нче сентябрьдә Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм Нәүрүз бәйрәменең капма-каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме игенчелек чорын башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап-йомгаклап куйган.
Чөнки бу вакытта инде урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән-эскертләргә куелган, сугылганы келәт-амбарларга тутырылган.
2 слайд
- Димәк, бүгенге бәйрәмебезнең исеме “Хуш киләсең, Сөмбелә - Көз кызы” дип аталыр. Бәйрәмебезне башлыйбыз.
Укучылар чыгышы.
Җыр: Уңыш җыелды. ( Н.Гайсин шигыре, М.Мозаффаров көе) Укучылар җырлаганда слайдлар күрсәтелә
1 укучы: Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә. 1 1 слайд
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Табындагы икмәк, сый нигъмәтне
Күреп ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
2 укучы: Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
3 укучы: Арыш, бодайлар белән
Колхоз амбары тула.
Яхшы эшләгәч, уңыш күп
Бар кеше дә бай була.
Бер кулына ак чәчәк (ромашка), ә икенчесенә алма һәм яшелчәләр салынган кәрзин тотып “Көз кызы” керә.
Көз кызы: Мин “Көз кызы”, киләм сезгә,
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Амбар тулы арыш-бодайларым,
Тау-тау булып өелгән,
Алмалы авыр ботаклар
Җиргә чаклы иелгән.
(Милли киемнәр кигән кыз һәм малай “Көз кызы”н ипи-тоз белән каршы алалар.)
12 слайд
Кыз: Яшәү чыганагы – кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
Икмәк - игенченең җан җылысы,
Җир-Анага кадер-хөрмәте,
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
13 слайд
Малай: Ипекәй һәр көн кирәк
Ул тәмледән тәмлерәк.
Ризыкка тәм биргән – ул,
Дөньяга ямь биргән – ул,
Ул тыйнак, ләкин көчле,
Онытмагыз икенче. (Икмәкне “Көз кызы”на бирә.)
14 слайд
КӨЗ кызы: Кулымда күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкмичә икмәк үсми, диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.(Икмәкне килгән кунакларга бирә.)
“Көз” җыры башкарыла. (Р.Еникеева көе, К.Нәҗми сүзләре)
КӨЗ кызы: Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә,
Сөйләп бирегезче безгә!
4 укучы: Бу бакчада ни үсәме?
Бу – яшелчә бакчасы.
Үсә кыяр, помидорлар,
Кәбестәләр, суган, кишер,
Чөгендерләр - барчасы.
15 слайд
5 укучы Безнең гаилә,
Кара ниләр үстергән!
Алар юктан үзе үсми
Никадәрле көч кергән.
6 укучы Көзге табын – бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем-телем теленгән
Өем-өем өелгән.
7 укучы Алмалары ал төсле
Балкып туган таң төсле.
Капсаң эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
8 укучы Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без.
16 слайд
Көз кызы: Бик тырыш балалар икәнсез. Ягез әле, бу ромашкага язылган берничә табышмакка җавап табыгыз.
(Укучылар берәрләп таҗ яфракларын алалар һәм Сөмбеләгә бирәләр. Сөмбелә табышмакны укый, укучылар җавабын таба. Җавапны шул яшелчә рәсемен тагып чыккан бала әйтергә тиеш.)
- Өсте - яшел, асты – кызыл.
Җирдә үсә. (кишер)
- Башы чалмалы, төбе алмалы. (бәрәңге)
- Ите симез, мае юк. Тиресе калын, йоны юк. (шалкан)
- Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (кыяр)
Монтаж – скетч : ВИНЕГРЕТ
Бакчада өстәл. Комлык, уенчыклар. Ике малай уйнап утыралар. Әби тавышы ишетелә:
- Балакаем, карының ачкандыр бит инде, ашап алырга кирәк.
1НЧЕ МАЛАЙ: И, шушы әбине, бигрәкләр дә борчыла инде, минем өчен.
2НЧЕ МАЛАЙ: Ярый, алайса, тамак ялгап ал, мин киттем.
Әби керә. Кулында винегрет.
ӘБИ: Менә, улым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп бу ризыкта, ашап бетерсәң, үсеп тә китәрсең, сәламәт булырсың.
МАЛАЙ: Хәзер, әбием. Кулымны гына юам да, ашап карыйм. Витамины булмаса, ашамыйм...(болгатып карый, борчак таба) Ә-ә, менә нинди зур витамин (каба). Тфү, тфү.борчак бит бу, витамин түгел, тагын алдагансың инде, әбием.
ӘБИ: Ну, шушы киребеткән малайны. Витамины күренеп тормый инде аның. һәр ризыкның үз витамины бар. А, В, С, Д, Р, К витаминнары. Ашамлыкны, улым, рәнҗетергә ярамый, ризыктан өстен булмыйлар. Әйбәтләп кенә утыр да аша, аның чөгендере, суганы, кишере, барсы да витамин инде. (китә)
МАЛАЙ: Аңламассың шушы зурларны. Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер, бусы суган - фу исе, ашамыйм.( сикергәләп йөри)
Әби-әби винегретта
Бик күп, дидең, витамин.
Ашап карадым, эчендә
Витамин юк бит аның.
ӘБИ КЕРӘ: Кара син бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәгәнне, утыр, тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеге дә калмасын, аңладыңмы?
МАЛАЙ: Аңладым, әбием, (шигырьне кабатлый-кабатлый йоклап китә. Төш күрә.
(Музыка. Бии, бии яшелчәләр керә. )
Борчак:
Борчакларым бигрәк матур
Охшаган витаминга
С витамины күп була
Яшелрәк чагымда.
ЧӨГЕНДЕР:
Чөгендерем бигрәк тәмле
Кан составын яхшырта
Глюкоза, витаминнар,
Бар минем составымда.
КИШЕР:
Витамины күп булмаса
Ашар идеме, куян.
Җитез, шаян булу өчен
Килә, дисез, көч каян?
КӘБЕСТӘ:
Кәбестәдә бик күп була
Витаминның һәр төре.
Кәбестәне әрәм итмә,
Алтын кебек бөртеге.
БӘРӘҢГЕ:
Бәрәңге, бәрәңге
Бәрәңгене күр, әле.
Апельсинныкыннан да күп
Витаминнар күләме.
КӨНБАГЫШ:
Көнбагышның маенда
Е витамины бик күп.
Яшәрепләр китәрсең
Төшен ашасаң бик күп.
СУГАН:
Исем тәмсез булса да
Сугандай дару сирәк
Салкын тисә, тизрәк,
Суган ашарга кирәк.
САРЫМСАК:
Грипптан котылырга
Сарымсак ярдәм итә.
Барлык витаминнан ул,
Склад хасил итә.
БАРЫСЫ БЕРГӘ:
Балаларга үсү өчен
Сәламәт булу кирәк
Безнең белән дус булсагыз.
Үсәрсез сез тизрәк. (укучылар чыгып китәләр)
МАЛАЙ УЯНА: Төшемме соң бу, өнемме? Әллә чыннан да, витамин бар микән бу
яшелчәләрдә. Ашап карыйм әле. Кара, кара чыннан да тәмле икән.
Әби керә.
- Менә улым булдыргансың. Ашап та бетердеңме? Әллә берәрсе булыштымы?
МАЛАЙ: Әйе, әбием, фәрештәләр булышты..
ӘБИ: Менә, могҗиза. Хәзер үсәсең дә, үсәсең инде. Сәламәт булырсың, алла
боерса.
17 слайд
(Укучылар алга чыгып басалар)
1 укучы: Аша син кәбестә, кәбестә,
Тәнеңә витамин “С” өстә.
2 укучы: Аша син бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңге туклыклы һәм тәмле.
3 укучы: Аша син помидор, помидор,
Помидор ашаган армыйдыр.
4 укучы: Аша син чөгендер, чөгендер,
Алмадан бер дә ким түгелдер.
5 укучы: Аша син кишер дә, кишер дә,
Чирләми яшәрсең гомергә.
6 укучы: Аша син шалкан да, шалкан да,
Курыкмассың ялгызың калганда.
7 укучы: Аша син редиска, редиска,
Укырсың мөгаен гел бишкә.
8 укучы: Аша син сарымсак һәм суган,
Суганга витамин күп тулган.
9 укучы: Аша син кыяр да, кыяр да,
Кирәк ул аппетит җыярга.
Бергә: Белегез яшелчә кадерен.
(Укучылар төркемнәргә бүленеп утыралар.)
Алинә һәм Диләрә “Зонтиклар” биюен башкаралар.
Укытучы: Әйдәгез, укучылар, бергәләп уйнап алыйк. Уенда актив катнашучыларга “Көз кызы” үзенең күчтәнәчләрен өләшер.
1. Күзләрне бәйләп “Исәнләшү” уены. (Ике бала ара калдырып капма-каршы басалар. Күзләре яулык белән бәйләнә, берсен икенчесе таба һәм исәнләшәләр.)
2. “Кайсы сүз артык?” уены. 18 слайд
- Бәрәңге,алма,чөгендер,кишер.
- Усак гөмбәсе,гөреҗдә,миләш, ак гөмбә
- Кара карга,карлыгач,сыерчык,чыпчык.
- Сентябрь,октябрь,ноябрь,март.
3. “Бер сүз белән әйт” уены. 19 слайд
- Каен, тополь, миләш. (агач)
- Кура җиләге, балан, кара җимеш. (җиләк-җимеш)
- Кыяр кәбестә, помидор, бәрәңге. (яшелчә)
- Чәйнек, чокыр, тәлинкә.(савыт-саба)
4. Сынамышлар әйтү. Мин сезгә көз турында сынамышларның яртысын әйтәм, ә сез дәвам итегез. 20 слайд
- Сентябрь аяз – (кыш салкын.)
- Ноябрь кар өрә - (галәмгә ашлык китерә.)
- Сөмбелә туса – (су суыныр.)
- Сөмбелә дә урып ал, (арышыңны чәчеп кал.)
5. Күз бәйләп “Бәрәңге җыю” уены. (Идәнгә бәрәңгеләр таратыла. Шул бәрәңгеләрне чиләккә җыялар. Кем күбрәк җыя, ул җиңүче була.)
6. Күз бәйләп “Җиләк-җимешне тәменнән белү” уены. ( Ике укучы катнаша. Төркемнән бер укучы аларга шакмаклап киселгән җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне ашата. Укучы нинди җимеш ашаганын әйтергә тиеш. Кем барысын да дөрес әйтә, шул җиңүче була.)
7. “Нәкъ шундый ук бизәкләр яса” уены.
Мальвина Буратиноны матур бизәкләр ясарга өйрәтмәкче булган.
Бизәкләр ясаган да Буратинога әйткән: “Нәкъ шундый ук бизәкләр
яса”. Ә Буратино игътибарсыз утырган.Шуңа күрә аның бизәкләре
төрлечә чыккан, я дөрес, я ялгыш. Буратиноның хатасын тап һәм төзәт.
8.“Иҗекләрдән сүз җыю” уены. ( Яфракларга иҗекләр язылган, шул иҗекләрдән сүз төзиләр. Кем тизрәк төзи, шул җиңүче була. Сөмбелә һәм кунаклар сүзләрен төзергә тиешләр. )
Укытучы: Бүген сез үзегезнең җитезлегегезне, уңганлыгыгызны күрсәттегез. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер сезгә “Көз кызы” үзенең алып килгән күчтәнәчләрен өләшер.
Көз кызы: (Укучыларга бүләкләр өләшә)
Алдагы көннәрегездә
Телимен мин уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!
“Бәхетле булыгыз” җыры үзгәртелеп башкарыла.
Әгәр рәхәт яшим дисәң,
Эш белсен кулыгыз.
Кулыгыздан килгән кадәр
Игелек кылыгыз.
Һәммәгез дә безнең
Теләктән уңыгыз.
Сәламәт булыгыз!
Бәхетле булыгыз!
Сәламәт булыгыз!
Бәхетле булыгыз!
21 слайд
Табигатьне Кеше бизи,
Җирнең яме – табигать.
Кеше тирен түгә җирдә еллар буе,
Шунда аңа кием, шунда аның сые.
Яши кеше һаман җирне яклап,
Кирәк икән үлә җирен саклап.
Предварительный просмотр:
Бәйрәмнең максаты. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт тәрбияләү.
Оештыру өлеше. Укучылар белән алдан хәзерлек эшләре алып барыла: шигырьләр, җырлар өйрәнелә, рәсемнәр ясала. Бәйрәм буласы зал яфраклар, плакатлар белән бизәлә, уртага икмәк, яшелчә, җиләк-җимешләрдән торган өстәл куела.
Укучылар уртага чыгып тезеләләр дә “Матур булсын” җырын башкаралар.
Зилә: Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар !
Зөһрә: Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.
Зилә: Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә.
Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.
Зөһрә: Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!
Зилә: Без бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, рәхәтләнеп ял итәрбез.
Зөһрә:
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне
Күреп, ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
Җиргә төшә сары, ал яфраклар,
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзең синең, туган ягым,
Күңелемә якын, бер генә.
Зилә: Һәркайда да муллык, туклык,
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагыңда муллык, байлыклар.
Хәерле көн, якын дуслар,
Котлы булсын уңыш бәйрәме!
Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
Бизәп торсын көлтә бәйләме!
(Кулына сөлгегә икмәк куеп Илназ чыга)
Гәрәбәдәй булып үсте иген,
Түгелгән тир бушка китмәде.
Игенченең батыр хезмәте бу –
Күпереп пешкән арыш икмәге.
Яшәү чыганагы – кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Көр табынның тора түрендә.
Икмәк – игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!
Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.
Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме
Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.
Зөһрә: Әйе, Илназ, бик дөрес сөйлисең син. Бүгенге бәйрәмебезне һәм һәрбер көнебезне икмәктән башка күз алдына да китерүе кыен шул.Шуңа күрә без икмәкне олыларга һәм бөртеген дә әрәм итми кулланырга тиешбез.
Зилә: Дуслар, ә сез беләсезме бәрәңгене икенче икмәк диләр. Икенче икмәк быел мулдан булды.
Бәрәңге: Риаз
Әгәр мине җиргә күмеп куеп,
Кешеләр карамасалар,
Бу кадәрле уңыш булмас иде,
Күммәсәләр, утамасалар.
Зилә: Әй бәрәңге, дөрес әйтәсең син,
Көч түкмичә бер ни уңалмый.
Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,
Бәрәңгесез аш та булалмый.
Җыр – “Бәрәңге”( Малайлар гына җырлый)
Татар халык биюе. Өч кыз башкара.
Рамазан: Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
Фәнзил:Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп-шаулап.
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
Балаларны мәктәпләргә дәшеп,
Аяк асларына яфрак чәчеп,
Тәрәзләрне яңгыр белән юып,
Күп кошларны җылы якка куып,
Урам буйлап наян көз йөри.
Азалия: Оча сары яфраклар,
Шундый үз, шундый ятлар.
Әйтерсең, ярсу атлар.
Әйтә күк алар гүя:
- Бар иде, – дип, – безнең дә
Кайчандыр яшел чаклар...
Оча сары яфраклар –
Көзләрдән тәүге хатлар,
Җәйләрдән соңгы хәбәр.
Сөйли белсәләр әгәр,
Әйтерләр иде: “Хушыгыз,
Киләсе язга кадәр.
Хушыгыз, язын кайтырбыз,
Ямь-яшел бөре булып...”
Саубуллаша яфраклар
Йөзләргә кунып-кунып.
Моны күреп торган болыт
Елый күңеле тулып.
Скетч: Винегрет
Риаз: Җил агачка хәбәр салды
Яфракларын коярга.
Инде җәйләр артта калды,
Көз, син килеп ояла.
Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга.
Урманнарны, болыннарны
Буяп китә сарыга.
Кошлар көньякка төбәлеп,
И очалар, очалар.
Әйләнеп кайтырбыз диеп,
Һаваларны кочалар.
Җыр: Ай былыбылым- хор.
Бию: күмәк (гумми вер)
Зөһрә:Бакчага ямь биргән кебек,
Кичәбез дә ямьләнде.
Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе
Чын бакчага әйләнде.
Зилә:
Мәктәп бакчасында, дуслар,
Тырыш хезмәт куйдык без.
Уңышлар да куандырды,
Сау-сәламәт булыйк без.
Зөһрә:
Хушыгыз, еллар имин,
Илнең күге аяз булсын!
Сабыйларның шат авазы
Гел яңгырап торсын.
Зилә:
Бәйрәм мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!
Барыбызга да сәламәтлек,
Тыныч көннәр насыйп булсын!
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр. Сау булыгыз.
Предварительный просмотр:
БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН СЦЕНАРИЯ
1 нче алып баручы: Исәнмесез, кунаклар, тыл батырлары!
2 нче алып баручы: Исәнмесез, авыл уңганнары! Исәнмесез, апалар-абыйлар, әбиләр һәм бабайлар!
1 нче алып баручы. Бүген без, сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен, сезгә дан һәм
Мәдхия җырлар өчен һәм сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.
2 нче алып баручы.
Илебез күгенең 69 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын
барыбызга да!
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
1 нче алып баручы.
Һәрчак безгә кояш көлеп карый,
Һәрчак зәңгәр безнең күгебез.
Без — яшь буын,
Без киләчәк буын —
Дары исен белми күбебез.
2 нче алып баручы.
Әмма ул ис безнең канга сеңгән,
Бабайлардан күчкән кан аша.
Ул елларны без күрәбез әле
Нур уйнаган язгы таң аша.
1 нче алып баручы.
Онытмадык илнең яраларын,
Тарих инде болар, димәдек.
Сугышларның авыр хатирәсен
Йөрәкләргә салып төйнәдек.
2 нче алып баручы.
Аларны без кабат ишетмәбез,
Акыл барда, куәт, аң барда.
Без — яшь буын, без — киләчәк буын
Юл тотабыз якты таңнарга.
1нче алып баручы. 1941 елның 22 июнь иртәсе. Безнең илебезгә немец илбасарлары бәреп керә. Халкыбыз дошманга каршы изге сугышка, азатлык сугышына күтәрелә. («Священная война» җыры (Б.Александров сүзләре һәм музыкасы) яңгырый.)
1 нче укучы.
Миллион колач мәйдан киңлегендә,
Энә төртер урын юк кебек.
Безнең гаскәр бара дәһшәт булып,
Немец явын таптап, юк итеп.
2 нче укучы.
Дөньяның очыннан очына
Дәһшәтле кузгалыш шау-шуы!
Бу ерткыч дошманның өстенә
Кузгала халыклар ярсуы.
3 нче укучы.
Кузгала халыклар ярсуы!
Кузгала илебез ягыннан.
Кайнаган ташкыннар шикелле
Дошманны төреп ут белән.
- нче укучы.
Ялкынлы боҗрага кысыла
Котырган бүреләр көтүе.
Соң тапкыр дошманга укыла
Тарихның аяусыз хөкеме.
Мухаметрахимова Гүзәл һәм Набиуллина Айгөл “Бүреләр” Муса Җәлил шигыре.
1 нче алып баручы. Илебез солдатлары 4 ел буе немец фашистларына каршы көрәште. 1417 көн буе туплар ярылды. Җирдә яшәү өчен көрәш барды. Дошман никадәр генә котырмасын, безнең солдатларның җиңүгә ышанычы көчле иде.
Сугышларда яраланган чакта
Көчле рухын солдат җуймаган.
Ул яңадан баскан утлы сафка,
Фашистларны ярсып кыйнаган.
(“Әйләнеп кайтыгыз”җыры башкарыла М.Шиһапов сүзләре) Садыкова Зилә башкаруында җыр:
2 нче алып баручы. Бөек Ватан сугышында безнең солдатлар зур батырлык үрнәге күрсәтте. Авылыбыздан 325 ир- егет сугышка китте, шуларның 160 ы сугыш кырларында ятып калды.
1 нче алып баручы. Дөнья хәтерли. Илем өстенә фашист явы килгәндә, хатын-кызлар да көрәшчеләр сафында булды. Алар да пуля, снаряд, самолетлар белән дошманны юк итте. Алар партизан отрядларында фашистларга каршы көрәште, яралыларны дәвалады, заводларда корал җитештерде.
Каримов Илшат “ Ант” шигырыен сөйли.
Гимадиева Ризәлә “Дусларга” Ф.Кәрим.
Валеева Ләйсән җырлый.
2 нче алып баручы. Әйе, батырлар исеме үлемсез. Алар һәркемнең хәтерендә.
- нче алып баручы. Бөек Ватан сугышы фронтларында Кызыл Армия зур җиңүләр яулады. Илебез солдатлары 1945 елның маенда Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадады. Сугыштагы батырлык өчен 12 мең кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
- нче алып баручы. Бөек Ватан сугышында 26 миллион совет кешесе һәлак булды. Аларның исемнәре — һәйкәлләрдә.
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар
ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
2 нче а.б..
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр һәйкәлдә күпме солдат каны,
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
1 нче а.б.
Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә,
Бухенвальд та җырлый,
Хатынь да...
Һәйкәл җыры —
Батырлыкка гимн —
Мәхәббәт һәм нәфрәт хакында.
2 нче а.б.
Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик!
Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.
1нче алып баручы. Җиңү көне! Бу көнне халкыбыз кешеләре һәм Европа халкы нинди зур түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның чәчәкле маен онытырга мөмкинме соң? Ул илебезнең һәр кешесе өчен аеруча истәлекле, кадерле. Быел Бөек Җиңүгә —65 ел. Хөрмәтле ветераннар , тыл хезмәтчәннәре Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!!!
(“Тынычлык җыры” башкарыла) Гатауллина Алсу 1 класс.
Предварительный просмотр:
«Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып”
(Муса Җәлилнең юбилеена багышланган
әдәби-музыкаль кичә.)
Бизәлеше. Уртада Муса Җәлилнең зур портреты. Портретның ике ягында зур форматка язып эпиграф эленгән. Портрет астында мәңгелек ут (имитация). Ике якка гөлләр куелган. 1906- ел.
Эпиграф.
...Сынаулары белән сыный тормыш,
Моабитлар аша үткәрә...
Рух вә җаны көчле булганнарны
Йолдыз итеп күккә күтәрә!
(Шаһинур Әхмәтсафа)
Пәрдә ачыла. Ике алып баручы чыгып утыра. Сәхнә алдында пианинода һәм скрипкада “Җырларым” җыры уйнала. (М. Җәлил сүзләре, С. Сәйдәшев музыкасы.)
1 нче алып баручы. Бөек Горькийның Данко образы – дөнья әдәбиятында иң героик образларның берсе. Үз йөрәген йолкып алып, факел итеп күтәргән, караңгы урманда адашканнарны яктылыкка алып чыккан Данко искиткеч батыр, кыю кеше! Муса Җәлил үзенең лирик героен сурәтләп, Данко кебек кешеләр инде реаль рәвештә яшиләр, ди; бу герой тормышка һәм кеше күңеленә эз салып китү фикере белән яши һәм гомер юлын алдагы буыннар өчен үрнәк булырлык итеп узарга омтыла. (Г.Кашшаф)
(Көй көчәя. “Җырларым”)
2 нче алып баручы.
Сынаулары аша сыный тормыш,
Җиз иләктән кат-кат үткәрә
Рухлары көчле булганнарны
Йолдыз итеп күккә күтәрә.
Җырың белән дусны иркәли бел
Җырың белән җиң син дошманны.
Шул максатың алга куеп, Муса,
Үтәдең син намус кушканны.
(“Җырларым” көе дәвам итә.)
1 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Тиздән татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулачак. Бүген укучылар тарафыннан әзерләнгән “Гомрем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып” дигән әдәби-музыкаль кичә карарсыз.
(Баянда “Авыл көе” яңгырый)
2 нче алып баручы. Иксез-чиксез Оренбург далаларында, Нит елгасы Саелмышка кушылган урында Мостафа исемле әллә ни зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар.
Мусаның әнисе Рәхимә түти нечкә күңелле, һәрвакыт ачык йөзле, юмарт җанлы кеше була. Ул балаларын кече яшьтән хезмәт сөяргә, кешелекле булырга, табигатьне аңларга өйрәтә. Рәхимә апа халык җырларын ярата, матур итеп җырлый белә. Ул үзе дә шигырьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр чыгара.
1 нче алып баручы. Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә. Киндер ыштан киеп, кызыл сатин күлмәген җилфердәтеп, җәйнең – җәйләр буе ул авыл урамында чабып йөри. Гәүдәгә артык зур түгел, шомырт кара күзләрендә ниндидер мутлык белән шаян очкыннар чәчелә.
2 нче алып баручы. Алты яшьләп Муса бик кыска арада 1 нче сыйныфка бирелергә тиешле белемне үзләштерә, ә 9-10 яшьләргә җиткәндә инде аның ул вакыттагы татар әдәбиятыннан укымаган китабы калды микән? Муса бигрәк тә шигырь китаплары укырга ярата. 8-9 яшьләрендә ул Тукай иҗатын гына түгел, Дәрдмәнд, М. Гафури шигырьләрен тулаем яттан белә.
1 нче алып баручы. Җыр дәресләрендә Муса һич тә тартынусыз беренче булып җыр башлый торган була.
Җыр “Сәгать” М.Җәлил сүзләре.
2 нче алып баручы. Шулай бервакыт Муса әнисенә ияреп туганнарына кунакка килә. Хәл-әхвәл сорашып, чәйләп алгач, әнисе Мусаны кунарга калдырып кайтып китә. Туганнан туган сеңлесе Мәрьям белән икәү генә бүлмәдә калгач, алар өстәл астына кереп посалар. Өстәл кырларына иске одеал элеп чыбылдык ясыйлар.
Инсценировка.
.
Муса. Серне мәңле-мәңге саклармын дип ант ит!
Мәрьям. Валлаһи, билләһи, беркемгә дә...
Муса. Юк, алай гына түгел. Менә болай диң: кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...
Мәрьям. Кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...
Муса. (колагына пышылдап) Беләсеңме, үскәч, мин кем булам?
Мәрьям. Кем?
Муса. Шагыйрь. Габдулла Тукай кебек зур шагыйрь.
Мәрьям ышанырга да, ошанмаска да белмичә, сүзсез кала. Муса куен кесәсеннән урталай бөкләнгән ике кәгазь кисәге чыгара, яктылык төшсен өчен чыбылдык читеп бераз җыерып куя да, шигырьләрен укый башлый. Аларның берсе Мостафа авылының киң кырлары, алтын басулары, күз яшедәй саф сулы Нит елгасы турында, икенчесе – ягымлы яз кояшына багышланган була. Мәрьям таң калып тыңлап утыра.
Мәрьям. (гаҗәпләнеп). Әллә үзең уйлап чыгардыңмы боларны?
Муса. (горур). Үзем булмыйча, кем булсын? Ошадымы соң?
Мәрьям. Искиткеч матур!
1 нче алып баручы. Болар Мусаның иң беренче иҗат җимешләре була. Ләкин, кызганычка каршы, аның беренче шигырьләре сакланмый. Беркөнне Мостафа абзыйның кардәше килгәч, гәлүшләренең төшеп калып югалтуыннан куркуын әйткәч, Мостафа тәрәзә төбендә яткан кәгазь кисәкләрен гәлүш башына тыгу өчен бирә. Ә бу кәгазь кисәкләре Мусаның беренче шигырьләре була.
Җыр. “Әтәч” М.Җәлил сүзләре.
(Башкаралар:.............................. (“Җырларым” көе яңгырый).
2 нче алып баручы. 1919 елның көзе... Муса Кызыл Армиянең җиңүен теләп эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып акларга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен яза. Ләкин ничек бу юлларны халыкка җиткерергә?
Шул турыда уйлап йөргәндә, Муса сабакташы Һидиятны очрата.
(Инсценировка.
Катнашалар:
Һидият. Раиль Игътисамов.
Муса. Инсаф Сәубанов.
Абый. Рәфис Хәбибуллин.
Редакция хезмәткәрләре:Алинә Ямалиева, Азат Гайсин,Линар Шириязданов).
Һидият. Оренбургта татар телендә большевистик газета чыга башлаган икән. “Кызыл йолдыз” исемле. Аны Төркестан фронты сугышчылары бастырып чыгара икән.
Муса. (икеләнеп). Һидият, минем язган шигырьләремне укып кара әле, синең фикерең ничек булыр икән?
Һидият. (күз йөртә). Бу бит...бу бит бүгенгесе көндә иң кирәкле сүзләр... Ник аларны заяга яткырасың? Әйдә, хәзер үк киттек “Кызыл йолдыз”га.
(Муса белән Һидият редакциягә киләләр, бер абый каршы ала.)
Абый. Нәрсә, егетләр, ни йомыш?
(Муса дәфтәрен суза, абый укый)
Абый. Иптәшләр! Тыңлап карагыз әле, безгә шигырь китергәннәр. (укый)
Кулыма мин кызыл кылыч алсам,
Шулай шуннан Кызыл фронтка барсам...
Берсе. Кем язган боларны?
Һидият. (Мусаны култык астыннан күтәреп урындыкка бастыра). Ничә яшьтә соң әле син?
Берсе. Кайда укыйсың?
Икенчесе. Исемең ничек?
Абый. Әтиең кем?
Берсе. Укып бир әле үзең шигыреңне.
“Бәхет” М. Җәлил сүзләре.
Укый................................
(“Җырларым” көе яңгырый)
1 нче алып баручы. 1922 нче елда ниһаять үзенең шигырь көченә нык ышануы аны Казанга канатландыра.
(Сәхнә артында татар халык көе “Казан”)
2 нче алып баручы. 1925-1927 нче елларда Мәскәүдә комсомол эшен алып бара. 1929 елда Мәскәү университеты партия оешмасы студенты М. Җәлилне КПСС сафына кабул итәләр. Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетын тәмамлый.
М. Җәлил җырлар иҗат итә башлый. 1928 нче елда “Яшь эшче” редакциясендә эшли.
Җыр “Гөлләрем” М. Җәлил сүзләре, З. Хәбибуллин музыкасы.
.........................................................башкара.
1 нче алып баручы. 1933-1934 елларда М. Җәлил “Коммунист” газетасының күчмә редакцияләренә җитәкчелек итеп, Тула өлкәсендә, Ленинградта, Түбән Идел краенда, Уралда һәм Татарстанда эшли.
1934 нче елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачыла. М. Җәлил студиянең әдәби бүлегендә эшли. Студия эшен тәмамлап Казанга кайткач та, ул опера театрының әдәби Бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам итә. Опера либреттосыз булмый. Җәлил шигырьләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек арта бара. Ул гына да түгел, аның иҗатында бөтенләй яңа жанр – драматик поэма туа.
2 нче алып баручы. Шуларның берсе “Алтынчәч” татар әдәбияты һәм музыкаль тарихында күренекле роль уйнаган һәм уйный. Бу либреттоларга таянып, композитор Н. Җиһанов опералар иҗат итте. Халкыбызның бөек тормыш тәҗрибәсе, тарихы, теле, әдәбияты Җәлилгә шушы драматик поэманы язарга нигез булып хезмәт итә.
“Алтынчәч” либреттосыннан өзек. М. Җәлил сүзләре, Н. Җиһанов музыкасы.
(“Җырларым” көе дәвам итә.)
1 нче алып баручы. 1935 нче елда Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар опера студиясендә җөмһүриятебезнең бик күп талантлы яшьләре укырга килә. Аларның Муса Җәлил турында истәлекләрен тыңларга тәкъдим итәбез.
1 нче укучы. Композитор Җәүдәт Фәйзи истәлекләрендә мондый юллар бар:
“Муса Җәлил Кызыл профессура институна керергә әзерләнә башлады. Ләкин 1935 нче елда Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе ачылды. Студиянең әдәби бүлегенә квалификацияле мөдир кирәк булды. Язучылар бердәм рәвештә ул урынга Муса Җәлил кандидатурасын күрсәттеләр. Муса риза булды һәм, шулай итеп, институт турындагы хыялы арткы планга күчте”.
2 нче укучы. “Муса Җәлил музыканы тирәнтен аңлый һәм аңа нәрсә язарга, нинди әсәрне тәрҗемә итәргә икәнен яхшы белә иде”.
Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая.
3 нче укучы. “Муса Җәлил безнең өчен сәнгатькә юл салган күренекле татар эшлекләре плеадасыннан. Аның исеме Тукай, Сәйдәшев, Ибраһимов белән рәттән тора”.
Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Заһид Хәбибуллин.
4 нче укучы. “Мусаның шигырьләре музыкага салырга бик уңай булалар һәм мин аларны шатланып кабул итә идем. Шулай булса да, бер-ике көн үткәч, Муса тагын миңа килеп, ул шигырьләренең әле бер сүзен, әле икенче сүзен үзгәртеп, йә булмаса шигырьне яңадан язып биреп китә иде,” – дип Латыйф Хәлиди Җәлилгә ихтирамын белдерә.
Җыр “Чишмә җыры” М. Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы,
5 нче укучы. Сеңлесе Зәйнәп Җәлилова истәлекләрендә мондый юллар бар: “Муса театрны кече яшьтән ярата иде, Г. Тукай шигырьләрен яттан белә иде. Җыр дәресләрендә һич тартынусыз беренче булып җыр башлый.”
6 нчы укучы. Җәлилнең беренче укытучысы Габдулла Усманов: “Ул халык җырларын бик күп белә иде,” – дип яза.
7 нче укчы. Шагыйрьнең хатыны Әминә Җәлилова истәлегеннән: Безгә әледән-әле музыкантлар, артистлар килә иде. Җәлилгә җырчылар белән дә эшләргә, студия өчен репертуар да сайларга туры килде. Яңа җырлар һәм либреттолар иҗат итәргә, репетицияләрдә дә утырырга туры килә иде. Шундый киеренке эш белән айлар, еллар үтеп китте. Бу тырышлык зур шатлык алып килде.
8 нче укучы. “Бервакыт та онытасым юк. Беркөнне ул кояш кебек балкын кайтып керде һәм опера либреттосын язу өчен файдаланачак әкиятне сөйләде. Әкият “Алтынчәч” дип атала иде, һәм ул илһамланып, либретто өстендә эшкә дә кереште”, - дип искә ала сеңлесе Хәдичә Җәлилева.
9нчы укучы. Композитор Нәҗип Җиһанов болай ди: “Әйе, тышкы кыяфәте белән Муса күзгә бәрелеп тормый иде. Әмма поэзия, театр, музыка, яисә нинди дә булса әһәмиятле, аңа якын булган берәр нәрсә турында сүз чыгуга, ул үзенең полемик кайнарлыгын һәм башкаларны инандыру көче белән ялтырап китә иде. Кешеләрне ярата һәм дөреслекне бар нәрсәдән дә өстен күрә иде”.
(“Җырларым” көе дәвам итә).
1нче алып баручы. 1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә.
Шигырь “Ант” М.Җәлил сүзләре.
(“Җырларым” көе дәвам итә).
2 нче алып баручы. 1942 нче елның җәендә сафларында шагыйрь сугышкан Икенче удар армия чолганышта кала. Дошман тозагын өзү өчен барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланган Муса әсирлеккә төшә. Ул бер концлагерьдан икенчесенә “яшәү белән үлем” арасында озын юл уза һәм 1942 елның азагында язмыш аны Польшадан Демблин лагерына илтә. Биредә фашистлар милли легионнар төзү белән шөгыльләнәләр.
М. Җәлил “Идел-татар” легионы оештыра. Ул бу легионда мәдәни-агарту эше алып барырга килешә. “Подпольщик” дуслары белән берлектә фашистларның ниятен юкка чыгарыр өчен көрәшә.
1 нче алып баручы. 1943 елның августында гестапо Җәлил оешмасының эзенә төшә. Шагыйрь һәм аның 11 иптәше төрмәгә ташлана, төпле җәзалауларга дучар ителә. Әмма Моабит төрмәсенең “таш капчыгы” нда М.Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә.
Җыр “Кызыл ромашка” М. Җәлил сүзләре.
Хореографик композиция. “Карлыгач” вокал ансамбле һәм “Гөлләр” бию коллективы.
Шигырь “Дуска”. Укый Сәмигуллин Ринат.
(“Җырларым” көе яңгырый.)
2 нче алып баручы. Муса Җәлил һәм аның юлдашлары үлем алдыннан җылап Коръән белән хушлашалар. Икенче дөнья сугышына кадәр Берлинда яшәгән Гани абзый Госманов алып керә Мусалар янына ул Коръәнне... Нәкъ җәза ителәсе көнне... Коръәннән шушы сүрә батырларның рухына барып ирешсен иде.
Бала “Әлхам” сүрәсе укый.
1 нче алып баручы.
Истә тотыгыз!
Узар гасыр,
Узар еллар, -
Истә тотыгыз!
Еламагыз!
Бугазларда төйнәлсен өн,
Әрнүле өн, зурлап яшик
Фидаиләр истәлеген. (Р.Рождественский)
2 нче алып баручы.
Онытмагыз изгеләрне, яманнарны.
Өйрәнегез һәр адымын
Үзе өчен, сезнең өчен
Башын җиргә салганнарның. (Ю. Фучик)
Җыр “Татарлар елмаеп үлделәр”. Э. Җәләлетдинов башкаруында язма.
(“Җырларым” көе яңгырый)
1 нче алып баручы (көй астында). 1946 нчы елда төрле катлаулы юллар аша М. Җәлилнең беренче “Моабит дәфтәре” шигырьләре циклы Казанга кайтып җитә. Башка авыр һәм катлаулы юл үтеп икенче “Моабит дәфтәре” н 1947 нче елда Андре Тимерманс совет илчелеге аша Мәскәүгә җибәрә. 1953 нче елда М. Җәлил шигырьләре дөнья күрә.
2 нче алып баручы. 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1 нче алып баручы. 1957 нче елның 22 апрелендә М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре” исемле шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелә. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә.
2 нче алып баручы. Әйе, Муса Җәлил Советлар Союзы Герое, татар халкының каһарман улы. Аның белән әле киләчәктә татарның бик күп буыны горурланыр. Казанда М.Җәлил һәйкәле (көй көчәя).
1 нче алып баручы. СССР президенты М. Горбачев 1990 нчы елның 5 нче май фәрманы белән җәлилчеләргә 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены тәкъдим итә.
(Артта җыр ишетелә “Кайту” М. Галиев сүзләре,
Л.Батыр-Болгари музыкасы.)
Нәфис сүз. Сәмигуллина Гөлназ.
Күңелем күге шәһри Болгар язы,
Карап торам күзем алмыйча,
Офыгында торна тавышлары...
Кайттыгызмы армый-талмыйча?
Һаваларда торна тавышлары...
Офыгымда торна тавышлары...
Офыгымда аңкый яз исе.
Офыгымнан рәшә булып керә
Йөрәгемә җылы яз хисе.
Күңелем күге шәһри Болгар язы,
Карап торам очкан казларга,
Киек казлар кебек төзелешеп
Җәлилчеләр кайткан язларга.
2 нче алып баручы. 1955 нче елның 25 нче августы. Тантаналы минутлар җитте. Муса Җәлил белән җәзалап үтерелгән 10 көрәшченең скульптор Цигаль проекты белән эшләнгән барельефларын ачу мәрәсиме булды. Һәр барельефка кызыл кәнәфер чәчәкләр куелды. (Укучылар кызыл кәнәфер чәчәкләре тотып сәхнәгә узалар). Хөрмәтле кунаклар, әйдәгез әле бергәләп “Җырларым” җырын башкарыйк.
Җыр “Җырларым”
Залдагы барлык тамашачылар басып башкаралар.
Предварительный просмотр:
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе.
Кичә буласы зал алдан бизәлә, шагыйрьнең портреты эленә.Эпиграф языла:
Кешегә карап,
Кеше була бел –
Олы җанлының
Ише була бел!
(Ф.Яруллин.)
Ф.Яруллинның тормыш девизы:
“Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү.”
Укытучы сүзе:
- Укучылар! Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.
Без бүгенге кичәбезне 2011 нче елның 9 нчы декабрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән шагыйрь Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлыйбыз. Исән булса 9 нчы февральдә аңа 77 яшь тулган булыр иде. Кем соң ул Фәнис Яруллин? Сүзне укучыларга бирәбез.
1 нче укучы: Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана — гади колхозчы хатын Гафифә ханымның өстенә иң өлкәне нибары унөч яшьтә булган берсеннән-берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру, авылдагы ачлы-туклы тормыш шартларында аларны исән-имин саклап калу бурычы йөкләнә. Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, кайгыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә.
2 нче укучы: Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша.Ялларын туган авылында, әнисенә булышып үткәрә.Туган ягы Фәнис абыйга гомере буе көч биреп тора.Гомере буе аны сагынып, горурланып яши ул.
“Туган ягы кирәк кешегә” шигыре башкарыла.( Галәвиев Илназ)
1957 елда Фәнис Яруллин Сабантуйда батыр кала, бераз вакыттан соң аны армия хезмәтенә алалар. Ул анда һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнә башлый.Көннәрдән бер көнне “ Кояш” ны ясаганда куллары ычкынып китеп, упкынга оча.Муен һәм арка умыртка сөяге сына, гомергә йөри алмас хәлдә кала. Аннары госпиталь. Үле куллар, үле аяклар, үле гәүдә... Бары тик коңгырт-кара күзләр хәрәкәтләнәләр дә, авыз бераз кыймылдый. Йокысыз төннәр. Операция бүлмәләре. Әнисенең яшьле күзләре. Урыссу, Баулы, Казан больницаларында ята.
1 нче укуч:. Еллар буе шифаханәләрдә ята, әллә ничә операбция кичерә, ләкин берсенең дә файдасы булмый. Күп вакытлар үткәч кенә ул башын бора, бармакларын хәрәкәтләндерә ала. Егет яшәү өчен көрәшә башлый. Үзен канаты сынган бөркет итеп тойган егет, җаны сыеныр урынны әдәбияттан таба, хыялларына канат куя.
Ул шигырьләр яза башлый.
Башта үз авыруы, үз язмышы турында күбрәк язарга тырышып, кулына каләм алган Фәнис абый шигърият диңгезенең зур, тирән икәнен аңлый. Ул авыртуларыңны да оныттыра, тормышка мәхәббәт тә бирә икән.
Яхшы шигырь – шул ук дару бит ул.
Димәк, шагыйрь – күңел докторы.
Матур җыр ул, көчле дару кебек,
Йөрәкләргә үтә туп-туры...
1962 нче елда язучы марс Шабаев ярдәме белән Казанга килә. Татарстан Язучылар союзы аңа квартира юллап бирә.
2 нче укучы. Шифаханәдә килеш урта мәктәпне тәмамлый.Ә 1964 елда югары белем алу өчен Казан Дәүләт университетына укырга керә. Аның тирәсендә һәрвакыт ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була.
Кешеләргә бурычым бар:
Алга юллар салыштылар, - дип яза ул үзенең бер шигырендә.
1 нче укучы: Аның университетта укырга теләвен ишеткәч, әнисе “аһ” итә. “Тәнеңдә чыкмаган җаның гына бит, балакаем!” – дип өзгәләнә ана. Ләкин Фәнис абый үзенекен итә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты тарих бүлеген тәмамлый.
2 нче укчы: 1964 нче елда аның “Мин тормышка гашыйк” исемле юка гына беренче китабы басыла. Аңа төрле җирләрдән хатлар килә. Бу инде танылу. Ул иҗат шатлыгы белән бергә яшәү шатлыгы да кичерә.
(Берничә бала шигырьләрен сөйли)”Мәрдән һәм Мәрьям”- Фәнзил,”Ашыгыйк”- Рамазан,”Татарстан байрагы”- Зилә, “Ата хулиган”- Риаз.
1 нче укучы: 1968 нче елда аның “Май төне” исемле хикәяләр җыентыгы, тагын 2 шигырь китабы укучыларга барып ирешә.
Шуннан соң ел саен диярлек аның шигырь, хикәя, повестьлары басылып тора. Чит телләргә тәрҗемә ителә.
2 нче укучы. Шагыйрь үзен укыткан укытучыларын зур соклану, ярату, хөрмәт белән искә ала. Ул, укытучыларга багышлап, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен иҗат итә. Әхмәт Хәйретдинов аңа көй яза. (“Кара миләш” җырын укучылар башкара)
1 нчы укучы. Шунысын да азсызыклап үтәргә кирәк: Фәнис абый гади язды, халыкчан язды. Аның күп кенә шигырьләре халык җырларыннан үсеп чыккандыр шикелле. Бәлки, шуңа күрәдер дә соңгы елларда аның күп шигырьләренә композиторлар көй яздылар. Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар сәхнәләрдән, радиодан еш яңгырый
2 нче укучы: Яши-яши шуны белдем,-
Тормыш мәңге сыный икән.
Намусына тугры кеше
Сынауларда сынмый икән.
1 нче укучы:Яши-яши шуны белдем,-
Бәхет күктән яумый икән.
Эшне дусты иткән кеше
Кайгыларда аумый икән.
2 нче укучы. Ул шулай ук балалар өчен дә бик актив язды. Фәнис абый акыл өйрәтми генә балаларны тәрбияли белде. Аның исемен без “Ялкын” җурналы һәм “Сабантуй” газетасы битләрендә әледән-әле очратып тордык.
Мәсәлән, Фәнис Яруллинның әкиятләрендә мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләре зур урын алып тора. Ә кансызлык, куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешү катгый рәвештә тәнкыйтьләнә. Әкиятләре тормышка якын булуы белән аерылып тора.
“Биюче бака”, “Канатлы ат”, “Яралы торна”, “Урман әкияте” һ.б. әкиятләрен нәниләр бик яратып тыңлыйлар, укыйлар.
1 нче укучы. Авторның балалар өчен язган шигырь-поэмаларын укысаң, аны барлык иҗатын балаларга гына багышлаган язучы итеп күз алдына китерәсең. Нәниләргә багышланган шигырьләрендә җорлык, шуклык, тапкырлык авторның табигатеннән киләдер. Мәсәлән, “Өйдә калам” Әйбәт тә минем әби” шигыре шул турыда сөйли. (Шигырьне укучы яттан сөйли).Зөһрә “Булган щйбщт заманнар”
Шулай ук, матур кызларга, мәхәббәт темасына язылган.
ярым шаярулы шигырьләрен укучы яратып укыды“Телефонный мәхәббәт” – Энҗе сөйли, “Ялкау ялы”- Данияр.
2 нче укучы. Фәнис абыйның дөньяда иң якын, иң изге, иң кадерле кешеләребезгә - әниләргә багышланган шигырьләре аерым урын алып тора. Чөнки Ф.Яруллин өчен иң авыр көннәрдә аның янында газиз әнисе була. Ана аны сабый баланы караган кебек карый. ( “Әни, синең хәер-фатихаң” шигыре тыңлана).-Азалия сөйли.
1 нче укучы. Шагыйрьнең шигырьләре арасында тормыш иптәше, таянычы Нурсөягә багышланганнары да шактый. Фәнис абыйның бер канаты Гафифә апа булса, ә икенче канаты – аның сөеклесе. Алар, пар канатлар булып, 45 ел бергә яшәделәр. “ Мин бәхетле, чөнки тормышта таяныр өчен 2 алтын баганам- әнием белән тормыш иптәшем- Нүрсөям бар”, ди Фәнис Яруллин.
Тормышым – авыр арба,
Йөгем гел артып бара.
Арбам күптән туктар иде,
Мәхәббәт тартып бара.
2 нче укучы. Фәнис Яруллин чәчмә әсәрләр остасы да. Ул “Коеп куйган шагыйрь” генә түгел, кызыклы прозаик та, драматург булып та танылды.Проза әсәрләрендә гыйбрәтле язмышлар сурәтләнә. Автобиографик характердагы “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан тыш, аның “Яшел утрау хуҗалары”, “Язмышлар язылганда”, “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра”, “Яралы язмышлар” исемле повестьлары да бар.
1 нче укучы: Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә, Муса Җәлил исемендәге комсомол, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды.1988 нче елда “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнде, “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мәртәбәле исемгә ул 2011 нче елда ия булды.
2 нче укучы: Ул бөтен гомерен, җанын әдәбиятка багышлый.Язмыш аны гел сынап торса да, 53 ел буе инвалид коляскасында гына утыруына карамастан, Фәнис абый өмет белән алга карап яшәде, башкаларны да дөньяны яратырга чакырды. Аның иҗаты мәңгелек ут булып яна. Шуңа күрә аны “ Халыкның кадерлесе” диләр.
- “Җилкәннәр җилдә сынала” исемле повестенда Фәнис Яруллин укучыларына мөрәҗәгать итеп болай ди:
1 нче укучы. “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.
2 нче укучы: Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш.
1 нче укучы: Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык.
2 нче укучы Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”.
Укытучы. Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек. Гомеренең һәр тәүлеген аяусыз көрәштә үткәргән шагыйрь инде арабызда юк. 2011 нче елның 9 нчы декабрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин вафат булды. Ул – һәркемнеке иде. Һәркем аны үзенеке дип санады. Ә ул берәүне дә кире какмады, дөньяны, кешеләрне яратты. Шул уңайдан без аның үткән тормышына, әдәби иҗат эшчәнлегенә бик кыска гына бер караш ташлап алдык. Күп эшләгән Фәнис Яруллин, гаять күп! Әгәр исән булса, алга таба да укучыларны еш сөендерер, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәр иде.
Ә кичәбезне Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икән.” исемле җыры белән тәмамлыйбыз.
3нче укучы: Яши-яши шуны белдем,-
Тормыш мәңге сыный икән.
Намусына тугры кеше
Сынауларда сынмый икән.
4 нче укучы:Яши-яши шуны белдем,-
Бәхет күктән яумый икән.Эшне дусты иткән кеше Кайгыларда аумый икән.
Укучы лар Ф.Яруллинның шигырьләрен укыйлар.
1 нче укучы
ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә, —
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
2 нче укучы
Йөри-йөри күңле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә, —
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
3 нче укучы
Тормышым авыр арба
Йөгем гел артып бара,
Арбам күптән туктар иде
Мәхәббәт тартып бара.
1 нче укучы
Тауларга карап
Тау булмасаң да,
Таңнарга карап
Таң булмасаң да,
Кешегә карап
Кеше була бел –
Олы җанлының
Ише була бел!
3 нче укучы
…Без янмаган хисләр сезгә кала,
Без ачмаган дөнья серләре.
Без язмаган җырлар сезгә кала,
Без менмәгән дөнья үрләре.
Без башлаган эшләр сезгә кала,
Дөнья кала сезгә тулаем…
4 нче укучыБик күп вакыйгалар
Керми әсәрләргә –
Көндәлекләр булып
Ята дәфтәрдә
Тик алар да әле
Барсын сыйдыра алмый.
Язмыш елгалары
Ага кайный-кайный.
Кала бозлар утырып
Күңел ярларында.
Тормышның иң чыны
Бары җаннарымда.
Ә җаннарны һич тә
Булмый киереп ачып.
Яшибез гел шулай
Үзебездән качып.
(Берничә бала яттан Ф. Яруллинның шигырләрен сөйли)
“Әдәпле бала”, “Мөгез”, “Иң әйбәт әйбер кемдә?”, “Авыр көн”, “Ялкау ялы”, “Гайни”, “Әйбәт тә минем әби”, “Чәчәкләр яратучы Гөлгенә”.
Укытучы Кеше дигән бөек исемне гел
Йөрттең Син горур күтәреп.
Яшәмәдең юкны бушка иләп,
Бер дә юкка гомер үткәреп.
Җырлап уйный торган драмалар
Күңел дәфтәренә язылды.
Синең иҗат моңлы милләтемә
Авыр чакта якты саз булды…
Гадилегең белән яраттырдың,
Гадилегең безгә ошады.
Әллә нинди шаян телең белән
Сокландырдың күпме дусларны!
Аяклылар үти алмас эшкә
Алындың син, таптың көчен дә.
Ятим балаларның язмышына
һәйкәл куйдың сүзләр, хисеңнән.
53 ел коляскада килеш
Язган китапларың танылды.
Син – халкыма, гаярь халкым – сиңа,
Туган җиргә исемең дан булды.
Татар Корчагины идең бит син!
Язганнарың – диңгез, ялкын да!
Шигырь белән җылыттың син безне,
Җаннар өшегәндә салкында.
Бүген менә кичкә керәбез ич
Синсез генә, шуңа күңелсез.
Фәнис абый! Китә бер бөекләр,
Яшәүләр юк бит ул үлемсез!
Син күтәргән шигъри җилкәннәрне
Сынап карыйк алда, сыналыйк.
Йөз аклыгы китә арабыздан,
Бер минутка, дуслар, тын калыйк!