Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш.