Әти-әниләр өчен киңәшләр

Халитова Лилия Азатовна

Зурлар белән барганда бала олылырга ышана һәм әйләнә-тирәне бөтенләй күзәтми, я начар күзәтә. Сезгә моны игътибарда тотарга кирәк. Шуңа күрә  баланы кулыгыздан ычкындырмагыз.  Аны беләзегеннән җитәкләү күпкә ышанычлырак икәнен онытмагыз.

Тротуардан барганда машина юлыннан читтәрәк йөрергә тырышыгыз һәм юл ягыннан үзегез барыгыз.

Баланы урам аша чыкканда туктап як – якка карарга күнектерегез. Башта сулга, аннан уңга һәм кире сул якка карап алыгыз да, урам аша чыгыгыз.

Юлның уртасына җиткәч уңга карап машиналар юклыгын тагын бер кат тикшерегез. Якынлашучы машина булса, аны үткәреп җибәргәч кенә юлыгызны дәвам итегез.

Туктап торган машина артында еш кына күзгә күренмәгән машина була һәм ул хәрәкәт итә. Бала белән бергәләп күзәтегез: юл кырыенда туктап торган машина артыннан икенчесе килеп чыгарга мөмкин. Баланың игътибарын шуңа юнәлтегез.

Балаларны хәтта “буш” урамнарны аркылы чыкканда да игътибарлы булырга өйрәтегез.

Әкерен генә килүче йөк машиналары артында зур тизлектә хәрәкәт итүче машина-мотоцикл да булырга мөмкин. Өлгерәм дип юл аша чыкмагыз, иң хәерлесе – зур машинаны үткәреп җибәрү. Машина юлында уйнарга ярамаганлыгын һәрвакыт искәртеп торыгыз.