Туган тел
"Туган тел" конкурсына материаллар
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
согласие на обработку | 618.22 КБ |
представление | 432.04 КБ |
Минем методик табышларым-минембәхетем | 40.5 КБ |
Мастер - класс | 46.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Эссе
Минем методик табышларым – минем бәхетем.
Кеше бу якты дөньяга ни өчен килә? Тормышның мәгънәсе нәрсәдә?
Бәхет нәрсә ул ? Аны ничек аңларга ,кайдан табарга?Бу сораулар ,минемчә ,һәркемне борчый,һәркем бу сорауларга җавап эзли.Һәр беребез бу дөньяда бәхетле булырга телибез.
Әлбәттә, бәхет-күпкырлы төшенчә. Минемчә,бар көчеңне, булдыклылыгыңны яраткан һөнәреңә багышлау, уңышларыңа куану, методик табышлар белән эшчәнлекне яңарту, балаларның рухи дөньясын баету бәхет түгелме?
Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый . Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы.Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы турында .
Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә профессия.Укытучы! Кем ул? Нинди кеше?Укытучы булыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Үз-үземне белә башлаганнан бирле әлеге сораулар мине еш кына борчый.
Нәселебездә укытучылар булуын хәтерләмим. Ә әбием Рабига , мин кечкенә чакта , тормышның барлык сынауларын узган ,сугыш афәтләрен күргән ,ләкин төшенкелеккә бирелмәүче пенсия яшендәге Ак әби иде. Шулай булуга карамастан,ул гыйлемлелеге белән аерылып тора иде .Биш вакыт намазын калдырмады,еш кына гарәп телендә язылган Коръәнен укый иде. Мин әле 4-5 яшьлек кызчык, аның көйләп укуын тыңлап ,аның артыннан кабатлап бара идем.Күрәсең, беренче укытучым минем әбием булгандыр.
Безнең авылда башлангыч мәктәп бакча башында гына урнашкан иде. Без,әле мәктәпкә дә кермәгән балалар, бик еш кына язгы матур көннәрдә шушы мәктәп ишек алларында уйный идек,ишекләре ябылып бетмәгән класс бүлмәләре янына килеп шыпырт кына тыңлап йөри идем. Менә беренчеләр укый торган бүлмә. Анда укытучы апаның Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен укуын ,мин аны онытылып тыңлап торуларым бүгенгедәй хәтеремдә. Шушы көннән башлап мәктәп минем күңелемә иң изге урын булып кереп калды. Мәктәптә укыганда мин алдынгылар рәтендә идем. Әле 7-10 сыйныфларда укыган вакытта ук 3 ел Дружина Советында булдым. Пионер оешмасының һәрбер сборына ныклап әзреләнгәнем бүгенгедәй күз алдымда тора. Мин шушы вакытларда ук үземне күпмедер дәрәҗәдә укытучы итеп тоя идем.
Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар теле һәм әдәбияты укытучым Ярмиева Фәридә апаның дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык шигырләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң... Укытучымның әлеге сыйфатлары мине дә мөгаллим булырга дәште. Чиремшән урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алып, Яшел Үзән районы Норлат мәктәбенә эшкә кайттым. Үземнең хезмәт тәҗрибәмне 1985 нче елда башлап ,менә инде 33ел дәвамында укучыларымны туган телгә мәхәббәт тәрбиялим, күп гасырлы әдәбиятыбызның серләренә төшенергә өйрәтәм.
Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.
Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.
Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.
Уйлана торгач, мин үстерелешле укыту технологиясенең нигезләрен өйрәнә башладым. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара. “Кем фәнне өйрәнеп, аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң,”- ди Саяди.
Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.
Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?!
Иҗади үстерелешле укыту технологиясе менә шушы каршылыкларны җиңә белергә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, арадан берсе җитәкче итеп сайлана яисә билгеләнә. Төркем җитәкчесенең төп бурычы – уку эшчәнлеген оештыру, дәрес башланганчы, өй эшләре үтәлешен тикшерү, төркемнән кемнең җавап бирүен билгеләү, дәрес барышында төркем әгъзаларын активлаштыру, укуда уңышка ирешү дәрәҗәләрен күтәрүне тәэмин итү.
Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар.
Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешергә мөмкин.
Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фикерем.
Әлеге технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә , мөстәкыйль уйларга өйрәтә.
Укучыларым ел саен нинди темага булса да фәнни-эзләнү эшләре алып баралар . Татар әдәбиятының күренекле язучыларының иҗатына багышлап эшләнгән чыгышлар , район үзәгебез Кайбыч, аның авыллары турында язылган фәнни эзләнү эшләре бар.
Шулай ук татар теленнән үткәрелгән олимпиадаларда уңышларга ирешкән укучылар да бар. 2014-2018 нчы елларда 5 укучым район туры җиңүчеләре һәм призерлары булдылар .
Урта звенодагы укчыларым исә үзләренең иҗат иткән шигырьләрен , әкиятләрен, татар язучылары һәм шагыйрьләренең төрле әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрен район газетасына җибәрәләр һәм уңышлылары басылып та чыга.
Өч дистәдән артык укыту дәверендә төрле елларда тәмамлаган укучыларым арасында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап укытучы булып эшләүчеләр дә, әле шушы юнәлештә университетларда укучылар да бар. Моның өчен мин, әлбәттә, бик тә сөенәм . Димәк, хезмәтем бушка китмәгән.
Мин бәхетле, чөнки мин – татар теле укытучысы, милләт сакчысы!
Предварительный просмотр:
Тема: ГАДЕЛЛЕК
Максатлар:
Дидактик - «Гаделлек» төшенчәсен танып белү.
Тәрбияви - Гадел булу ихтыяҗы өчен җирлек булдыру.
Үстерешле – Логик һәм иҗади фикерләү күнекмәсе үсеше өчен җирлек булдыру.
Җиһаз:
- Дәреслек: Ф.Ә.Ганиева Әдәбият, 5. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2014.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел.
- Проектор, ноутбук.
Кулланылган әсәр: Г.Ибраһимовның «Алмачуар» повесте.
Дәрестә уку эшчәнлеге Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе нигезендә оештырыла.
1”Алмачуар” хикәясенен эчтәлеген искә төшерү
2. Актуальләштерү.
– Искә төшерик: Г.Ибраһимовның «Алмачуар» повестен өч зур вакыйга аерып алган идек?
Төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшеп, дәфтәрләреннән файдаланып җавап әзерлиләр.
Көтелгән җавап:
1. Башкорт бай вакыйгасы.
2. Кара бай вакыйгасы.
3. Алмачуар һәм Закир дуслыгы.
- Беренче һәм икенче вакыйгаларның уртаклыгы нәрсә булды инде?
Көтелгән җавап:
Бу ике бүлектә язучы бер үк фикерен кабатлады:
Гаделсезлек эшләгән кеше җәза ала, ә җәза дәрәҗәсе башкарылган гамәлгә карата бирелә. Гаделсезлек эшләмә, әгәр эшләсәң, гафу үтен - гаебеңне төзәт, шул чакта җәза алмассың, диде.
II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.
1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.
- Әсәрнең калган өлеше ни турында?
- Закир белән Алмачуар дуслыгы турында
- Чын дуслык (диячәкләр бер тавыштан).
- Ни өчен язучы әсәрдә «гаделсез», «ямансыз» турында сөйләде икән? Алмачуар белән Закир дуслыгына кагылышлы булмаса, бу вакыйгалар турында язмас иде бит инде?..
Әсәрнең исеменә игътибар итик әле: «Алмачуар», ә җәя эчендә «Бер мәхәббәтнең тарихы» диелгән. Нәрсә әйтергә теләде икән болар белән Галимҗан Ибраһимов?
2. УМ кую.
«Алмачуар белән Закир дуслыгы» вакыйгасының эчтәлеген ачыклау .
3. УМ чишү.
- Әйдәгез, бу өлешне дә тирәнрәк өйрәник әле. Автор әсәрне икенче төрле ничек дип атый?
- Бер мәхәббәтнең тарихы, дип.
- Закир кемнәрне, нәрсәләрне ярата?
- Атын, әти-әнисен, табигатьне.
- Атын ни өчен ярата?
- Чабышкы ат булганы өчен, Сабантуенда чабышып беренче урын алыр өчен.
- Әтисенең икенче аты да бар бит. Ул аны яратамы?
- Юк, чөнки ул чабышкы түгел.
- Димәк, Закир атын яратамы?
- Ярата да, яратмый да.
- Дәлилләгез.
- Бәлки Алмачуар туганчы Закир әтисен дә, әнисен дә башкалар кебек яраткандыр. Алмачуар тугач, мәхәббәте Алмачуарга күчә.
- Закир әти-әнисенең сүзен тыңлыйммы?
- Ат белән бәйле булса тыңлый. Ул аларны елап җиңә.
- Закир табигатьне дә яратуын әйтә. Шул урынны кычкырып укыйк әле. (Өзек укыла). Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
- Табигатьне әллә нинди уйлар, ди. Үзе һаман бурлы бия турында уйлый.
- Шулай итеп нинди нәтиҗә ясыйбыз?
- Табигатьне дә Алмачуар шунда йөргәнгә генә ярата икән.
- Шулай итеп, Закир кемне ярата: әти-әнисенме, атнымы, табигатьнеме?
- Үзен ярата булып чыга.
- Әйдәгез әле Закирга бәя бирик.
- Беренчедән, Закир тискәре, үзсүзле. Икенчедән, ул башкаларны атын яраткан өчен генә ярата. Өченчедән, атын да Сабантуйда чабып беренче урын алыр өчен генә ярата.
Закир зурларны да хөрмәт итми. Старостага суга. Бүләк дип, чабып килгән атын туктата. Ә чабып килгән атны туктатырга ярамый, ат яначак.
- Закирның гаделсезлекләре шактый җыелды бит, укучылар.
Бу гаделсезлеге өчен Закир нинди дә булса җәза аламы соң? Алса, нинди җәза ала? Шул урынны табып укып бирегез әле. (Өзек укыла). «Алмачуар җан биргәндә мин аның баш очында идем. Елый алмадым. Йөрәгем таш булып катты.
Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым».
- Әнә нинди җәза ала: дөньяны ярату хисиятен югалта. Ә дөньяда ямь таба алмау кеше хәсрәтенең иң зурысы.
4) Модельләштерү.
Закир – үз-үзен генә артык яшәү ямен югалтты
яратты
начар сыйфат - гаделсезлек җәза алды
Нәтиҗә ясыйк:
Үз-үзеңне генә ярату, дустыңны авыр вакытта ташлау – ярышта хәрәмләшү (аяк чалу), вәгъдәңдә тормау, саранлык, кешегә нахак бәла ягу, ялган сөйләү, үзеңнән өлкән кешегә кул күтәрү кебек үк җәзага лаек сыйфат.
Димәк, әсәрнең төп фикере:
начарлыкның, гаделсезлекнең зурысы-кечкенәсе булмый. Һәр гаделсезлек җәза ала, ягъни кылган гаделсезлеге дәрәҗәсендә кеше әрнү кичерә: я авырый, я әйберен югалта, я дустын югалта, яшәү ямен югалта.
Әсәрнең безгә биргән киңәше: гаделсезлек эшләмә. Гаделсезлек эшләсәң, гафу үтен - хатаңны төзәт.