"Туган тел" мастер-класс бәйгесенә

Хамадиева Гузель Рафаилевна

"Туган тел" мастер-класс бәйгесенә материаллар:

Педагогик эшчәнлеккә бәяләмәnurlat_beleshm_khmdieva.pdf

Презентация "Үзем турында":uzem_turynda.pptx

"Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем"  темасына  видеоролик  http://youtu.be/fOZx1uxHmsY 

4нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән үткәрелгән

"Дүрт аяклы дусларыбыз" темасын кабатлау дәресе фрагменты  http://youtu.be/uarAtFlxSfs

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе: minem_pedagogik_ostalygym.doc

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Көзге уңыш

                                   

                                           Нурлат шәһәре

                                           муниципаль гомуми белем  

                                           учреждениесе “Нурлат гимназиясе”

                                           татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                           Хәммәдиева Гүзәл Рафаил кызының

                                           3нче А сыйныфы рус төркемендә

                                           үткәргән ачык дәресе

 2010нчы ел

Тема: Көзге уңыш

Максат: 

1) Укучыларның көз көне һәм көзге уңыш турында белемнәрен ныгыту, татар теленең җөмлә калыпларын дөрес куллану һәм белемнәрен практик рәвештә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

2) Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү; диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү;

3) Татар теле дәресенә кызыксыну уяту, игътибарлылык, тапкырлык, оешканлык, бердәмлек тәрбияләү.

Җиһазлау: мультемедиа системасы, магнитофон, аудиоязма, дәреслек.

Дәрес барышы:

 І. Оештыру өлеше.

Укытучы: 

-Хәерле көн, укучылар! Рәхмәт. Утырыгыз!

Көзге табигать турында әңгәмә. Слайд №1

ІІ. Кабатлау, белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар, карагыз әле, рәсемдә нинди ел фасылы?

(Көз)

-Сез нинди көз билгеләрен беләсез?

(Көз көне салкын, яңгыр ява, көннәр кыска, төннәр озын...)

-Ә хәзер, укучылар, әйдәгез уен уйнап алыйк. Әгәр җөмләдә көз турында сүз бара икән, кул чабасыз. Слайд №2

Көн кояшлы

Көн болытлы

Салкын җил исә

Агачларда сары, кызыл яфраклар

Кар ява

Яңгырлар ява

Көн җылы

Кошлар сайрый

-Бик әйбәт! Димәк, укучылар, көз көне көн нинди?

(Көз көне көн болытлы,...)

-Бүген безнең дәресебезгә Көзбикә кунакка килде. Әйдәгез аның белән исәнләшеп алыйк. Көзбикә безгә күчтәнәчләр дә алып килгән. Әйдәгез Көзбикә белән сөйләшеп алыйк! Слайд №3

Балалар:

-Көз, Көз, әйт әле!

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көзбикә:

-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Балалар:

-Көз, Көз, әйт әле!

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Көзбикә:

-Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын, матур төсләр бар!

Укытучы:

-Рәхмәт, Көзбикә! Балалар, Көзбикә безгә күчтәнәч белән килгән. Ә без аңа нәрсә бүләк итәбез соң?

(Җыр)

(Укучылар Л.Лерон сүзл., Г.Еникеева муз. “Яфраклар бәйрәме” җырын башкаралар)

 III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы:

-Бүгенге дәресебезнең темасы “Көзге уңыш”. Без бүген җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр исемнәрен кабатларбыз. Безгә базарга барырга һәм яшелчәләр, җиләк-җимешләр алырга кирәк. Слайд №4

-Мин сезгә автобус белән барырга тәкъдим итәм. Юлыбызда безнең күп кенә тукталышлар булыр. Слайд №5

-Димәк, укучылар, без кая барабыз?

(Без базарга барабыз)

-Анда нәрсә алабыз?

(Җиләк-җимешләр, яшелчәләр алабыз)

1нче тукталыш – Җиләк-җимешләр бакчасы Слайд №6

-Укучылар, бу нәрсә? Слайд №7

(Бу-бакча)

-Бакча нинди?

(Бакча зур һәм матур)

-Бакчада нәрсәләр үсә?

(Бакчада җиләк-җимешләр үсә)

-Нинди җиләк җимешләр үсә? Слайд №8-19

-Мин җиләк яратам. Ул тәмле, кызыл. Җиләк бакчада үсә. Ә син, Данил, нинди җиләк-җимеш яратасың һәм ни өчен?

(...)

-Бик әйбәт, укучылар! Юлыбызны дәвам итәбез. Слайд №20

Укучылар, бу нәрсә?

(Светофор)

-Светофорда нинди ут яна?

(Светофорда кызыл ут яна)

-Әйдәгез ял итеп алыйк! (Күрсәт әле, үскәнем) Слайд №21

2нче тукталыш – Яшелчәләр бакчасы. Слайд №22

-Укучылар, бу нәрсә?

(Бу бакча)

-Ул нинди?

-Бакчада нәрсәләр үсә?

(Бакчада яшелчәләр үсә)

-Ә нинди яшелчәләр үсә икән?  Слайд № 23-33

Мин помидор яратам. Ул кызыл, файдалы. Ә син, Катя, нинди яшелчә яратасың?

(...)

-Юлны дәвам итек! Слайд №34

3нче тукталыш – “К” лар тулган бакчага” Слайд №35

-Укучылар, тукталышның исеменә игътибар итик әле. Ни өчен бу тукталыш болай аталган икән. Ә хәзер без сезнең белән Р Миңнуллинның “К”лар тулган бакчага” дип аталган шигыре белән танышырбыз. Слайд №36

-Дәреслекнең 51нче битен ачабыз. Шигырьне таптык. Ә хәзер диктор укыганны тыңлыйбыз. (Магнитофоннан тыңлау). Тагын бер кат үзем укыйм.

Авыр сүзләргә игътибар итек. Слайд № 37

-Бу шигырь нәрсә турында? Сорауларга җавап бирик! Слайд №38

-Юлыбызны дәвам итәбез! Слайд №39

4нче тукталыш – “Кроссворд чишү”. Слайд №40,41

5нче тукталыш – “Без базарда” Слайд №42-44

-Менә базарга килеп тә җиттек. Безнең сатучы белән алучыбыз да бар.

(Укучылар рольләргә бүленеп сәхнәләштерәләр)

-Балалар, Оляның да , Владикның да кәрзиннәре тулы. Әйдәгез, без дә буш кайтмыйк әле. Мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне нинди кәрҗиннәргә салырбыз икән? Слайд №45,46

-Менә кәрзиннәребез тулды. Ә хәзер өйләребезгә кире кайтсак та ярый. Ләкин болай гына кайтмыйбыз, ә өй эшләре белән кайтабыз. Слайд №47

-Димәк, укучылар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

(Саубуллашу, билгеләр кую)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Һава торышы

Слайд 3

Кошлар җылы якка китәләр Яфраклар коела

Слайд 4

«Дөрес җөмлә төзе» уены

Слайд 6

Дару уләннәре – лекарственные травы

Слайд 7

Ү ГИ АНА ЯФРАГЫ МАТЬ-И- МАЧЕХА Полезна при болезни легких. Үпкә авырула-рыннан файда-лы.

Слайд 8

КЫЧЫТКАН КРАПИВА Ашказаны авыртканда кулланалар. Применяют при болезнях желудка .

Слайд 9

МӘТРҮШКӘ ДУШИЦА Тынычландыра. Йокысызлыктан, аппетитны ачу өчен файдалы. Применяется как успокоительное средство. Используют при бессоннице, для повышения аппетита.

Слайд 10

БАКА ЯФРАГЫ ПОДОРОЖНИК Бронхит, бронхиаль астмадан файдалы. Используют при бронхите, брон-хиальной астме.

Слайд 11

“Дөрес тәрҗемә ит” уены кычыткан по дорожник мәтрүшкә мать-и-мачеха бака яфрагы душица үги ана яфрагы крапива

Слайд 12

Дару үләннәре. Безнең туган ягыбызда зур урманнар, киң болыннар бар.Урманнарда дару үләннәре күп.Дару үләннәре сәламәтлек өчен файдалы. Без бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан җыйдык. Дару үләннәрендә витаминнар күп.

Слайд 13

Какие вопросы ты задал бы, чтобы получит ь такие ответы? -…? -Мин урманга бардым . -…? -Дару үләннәре җыйдым. -...? -Әйе, күп җыйдым. -...? -Мәтрүшкә, кычыткан, бака яфрагы.

Слайд 14

Истә тотыгыз: дару үләннәрен яхшы белеп җыярга; дөрес киптерергә; - табиб белән киңәшеп кулланырга; шәһәрләрдән, заводлардан, юллардан ерак урыннарда гына җыярга кирәк.

Слайд 15

Өй эше. Дару үләннәре исемнәрен кулланып диалог төзеп килергә.

Слайд 16

Барыгыз да сәламәт булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Таныштырып китим әле , Мин сезне үзем белән . Бар булган көчне туплап , Һәм инде түзем белән .

Слайд 2

Туган , үскән авылымда Үтте мәктәп елларым . Яраттым әдәби телне , Шуңа тартты кылларым .

Слайд 3

Яраттым мин Туган телне Һәм дә туган илемне . Кердем бит мин Көллияткә , Үстерергә белемне .

Слайд 4

Казан Көллиятендә мин Тырышып белем алдым. Диплом тоткач кулларыма, Мөгаллим булып калдым.

Слайд 5

. Әниемнең яшь чагында Теләкләре шул булган. Аның барлык уй-хыялы Минем күңелемә тулган.

Слайд 6

Алты ел Яшел Үзәндә Укыттым мин балалар. Мин аларны яратканга Сагынып хатлар язалар.

Слайд 7

Яратам мин балаларны, Шуңа да мин – мөгаллим! Балаларның һәрберсендә Сәләтлелек күрәм мин!

Слайд 8

Аннан алты ел буена Югары белем алдым. Тәмамлагач КФУны Үз мәктәбемдә калдым.

Слайд 9

Туган якны, туган җирне, Туган телне яраттым. Үземә мин насыйп ярны Фидаилемне очраттым.

Слайд 10

Туып үстем мин Норлатта, Районы - Яшел Үзән. Яшим Нурлат шәһәрендә, Сагынуларга мин түзәм!

Слайд 11

Түзми ни хәлләр итәсең , Сөйгән ирем янымда . Ага бит аның каннары Газиз балаларымда .

Слайд 12

Балаларым минем икәү : Сәидә һәм дә Сәид. Тормышымның дәвамнарын Ходай сөеп бирг ән бит!

Слайд 13

Очар кошлар күккә омтылгандай Көн дә мәктәбемә юл алам. Сабый күңеленә ачкыч табып, Белем орлыкларын мин салам!

Слайд 14

Туган телем – татар теле аша Тормыш серләренә өйрәтәм, Авыр булуына карамастан, Хезмәтемнән табам бары тәм!

Слайд 15

Һәрбер укучымның уңышына Сабыйларча ихлас сөенәм. Биек-биек белем тауларына Алар түгел, гүя мин менәм!

Слайд 16

Яратам мин гаиләмне, Яратам туган илне. Шуңа да мин өсләремә Кидем милли киемне.

Слайд 17

Шушы затлы милли кием Күтәрә бит күңелне. Туган җирне яратулар Үзе бәхет түгелме?

Слайд 18

Мондый затлы милли кием Сокландыргыч гүзәл бит! Сылу, чибәр булгангамы? Исемем дә Гүзәл бит!

Слайд 19

Әби-баба йоласы бит Милли киемнәр кию. “Сөбханалла”, дип торыгыз, Мөмкин бит күз дә тию.

Слайд 20

Нурлар чәчеп ялтырый бит Мин кигән милли кием. Җырлап җибәрәсем килә Халкымның моңлы көен.

Слайд 21

Халкыбызның моңлы көе Яши һәрчак күңелдә. Саклыйк милли киемнәрне Өйләребез түрендә.

Слайд 22

Онытмасын туган телне Балаларыбыз безнең! Алар тугры калса телгә, Шат булыр күңел безнең!

Слайд 23

Тыныч торсын илләребез, Күңелебез булсын иркен! Шат һәм тату булып яшик, Күтәреп күңел күркен!

Слайд 24

Күтәрелсә күңел күркең, Яшәүләре бик рәхәт! Илебез тыныч булганга , Халкыбызга мең рәхмәт!

Слайд 25

Халкыбызга ямь өстәлә Милли киемнәр кигәч , Табыннарыбыз мул була , Милли ашлар пешергәч !

Слайд 26

Милли ашларны ашыйбыз , Киябез милли кием! Ходай безгә гомер биргән, Халкым , син шуңа сөен !



Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

(Эссе)

Үз халкыңның киләчәген,

Үткәнен, бүгенгесен,

Кайгысының, шатлыгының

Зурлыгын белер өчен

Еракка китеп кара син,

Еракка китеп кара!

Мөдәррис Әгъләмов.

Укучыларыма шушы шигырьне укыйм да сорау бирәм. Балалар, без белмәгән нинди сүзләр кулланган соң Мөдәррис абыебыз Әгъләмов үзенең бу шигырендә? Таныш булмаган сүзләр бармы? Юк. Алай булгач, шигырьнең тылсым көче нәрсәдә булып чыга соң? Нигә генә минем күңелемдә, мәсәлән, ничә  еллар буе йөри икән бу шигырь?

Сүзләрнең урынын үзгәртеп карагыз әле, истә калырлык шигырь туармы? Укучыларым кәгазь, каләм алып, шигырьне төрлечә язып карыйлар һәм тагын “юк” дип җавап бирәләр. Димәк, шигырьнең тылсымы, тылсымның сере — һәр сүзнең тиешле үз урынын алуында, шигырь язу — сүзләрнең шул тылсымлы урынын сиземләү дә икән, дип нәтиҗә ясыйбыз.

“Эссе” дип аталган язмамны нигә бу шигырь белән башладым соң әле?

Темамны ачыклау өчен, алдыма куйган максатымны тулырак итеп, шигъри тел белән дә бәйләп, күрсәтергә тырышу өчен.

Чынлап та, Шагыйрь ассызыклаганча, халкыңның бүгенгесен, киләчәгенең зурлыгын белү өчен ераккарак китеп карау кирәк шул, ягъни тарихыңа күз салырга, тирән тамырлы шәхесләребезнең эшләрен барларга. Үрнәк алырлык, горурланырлык гамәлләр белән танышырга.

Мин – укытучы. Укытучы һөнәре — чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше үзе дә тирән гыйлемле, тәрбияле, холык – фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла белергә тиеш.

Сүзне озынга сузмыйча, темама якынрак килеп, үзебезнең мәшһүр мәгърифәтчеләребез, талантлы педагогларыбызны атыйсым килә. Алар – хезмәт юлымдагы минем таянычларым: Ризаэтдин Фәхретдинов һәм Каюм Насыйри. Мин шуларның берсенә, якташым, Яшел Үзән ягының визит карточкасына әверелгән шәхесебез Каюм Насыйри эшчәнлегенә тукталырга телим.

К.Насыйри мәгариф өлкәсендә армый-талмый эшләгән, санап бетергесез күп хезмәт куйган, киләчәк буынны тирән белемле, тәрбияле итү өчен төрле дәреслекләр, тәрбия китаплары язган, аларны тормыш – көнкүрештә, гамәлдә куллану юлларын күрсәткән, укучылары каршына басып үзе дәрес биргән, чын мәгънәсендәге тәҗрибәле педагог, киң колачлы мәгърифәтче, универсаль галим.

Татар халкының гореф – гадәтләрен өйрәнү, аларны классификацияләп бастыру, татар халкының авыз иҗатын дөнья халыкларына таныту, абруен күтәрү җәһәтеннән күп эшләгән кеше. Мәсәлән, күренекле галим, профессор Н.Ф.Катанов: ”Насыйри әфәнде тарафыннан җыеп тапшырылган бу материаллар аның халкының искиткеч акыллы икәнен исбат итәләр...” дип язган.

Еракка китеп кара!

Бер уйласаң, артык еракка китәсе дә юк кебек. Нибары ике гасырга артка атлыйсы... Быел, әйткәнемчә, минем якташым, Яшел Үзән районының Югары Шырдан авылында туган бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйриның тууына 190 ел.

Каюм бабабыз акыл эше белән беррәттән, физик көч сораган хезмәтләрне башкаруга да бик сәләтле булган. Мәсәлән, шуның бер дәлиле булып, туган авылы Югары Шырданда аның үз куллары белән казыган коесы бүгенге көндә дә авылдашларына хезмәт итә, саф суын бирә. Ә язып калдырган рухи мирасы бөтен ил, бөтен дөнья халкын тәрбия кыла. Бөтен дөнья халкын дип әйтүем һич кенә дә арттыру түгел.

        2014нче ел ахырында КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кочагында Каюм Насыйри институты ачылды. Аның максаты туган телебезне, мәдәниятебезне, рухи байлыгыбызны башка милләт вәкилләренә дә сөйләү, таныту; дөнья халыклары белән үзара дус, тату яшәү; кыйммәтен аңлаганнарга телебезне өйрәтү һ.б. Ә бу исә, һәрвакыт заман югарылыгында яшәргә омтылган Каюм бабабызның иң асыл теләкләреннән берсе була. Кыскасы, чын мөгаллим, галим, мәгърифәтче, язучы, тәрҗемәче, журналист, фольклорчы, җыеп әйткәндә, әдип – галим – энциклопедист Каюм Насыйри хезмәтләренә мин һәрвакыт таянырга тырышам.

«Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки ашатып-эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вә төзәтмәк, хайванидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үзгәртмәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер»,— ди Каюм Насыйри үзенең дәреслек булып йөрерлек «Китаб-әт-тәрбия» исемле хезмәтендә.

Табигатьнең үз фасылында яшәреп, үз фасылында чәчәк атуы, уңыш бирүе өчен, Тукай әйтмешли, җилнең вакытында исеп, яңгырның да вакытында явуы кирәк булган кебек, кеше табигатенең дөрес формалашуы өчен дә тәрбия орлыкларының дөрес вакытта, дөрес җирлеккә салынуы бик зарури!

Кайчагында бик гади мисал белән дә зур мәгънә, зур тәрбия биреп була дип уйлыйм. Шуңа күрә укучыларымда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан әдәбият һәм сыйныф сәгатьләремдә “Тәрбия китабы”ндагы гыйбрәтле нәсихәтләрне үрнәк итеп алам. Мисал өчен, 59 нчы тәрбиядә болай диелә: “Хәерле мал шулдыр: хәләлдән килеп, изге юлга сарыф кылыныр. Хәерсез мал шулдыр: хәрамнан килеп, начарлык һәм әшәкелекләр юлына сарыф кылыныр”. Бу нәсихәтнең нигезендә бик мәгънәле һәм кисәтүле фикерләр ята. Әйтик, анда хәрам мал өчен җаваплылык һәм авырлыклар сиңа калыр, диелә. Бу сүзләрнең мәгънәсен нечкәләп барлый белү бик әһәмиятле. Чөнки хәрам юл белән табылган мал өчен кеше иртәме-соңмы Аллаһ алдында җавап тотарга тиеш һәм нәсихәт андый затның җинаятенә туры килердәй авырлыкларның котылгысыз булуын искәртә. Әлеге нәсихәтләрне тәрбия эшендә файдаланганда истә тотардай тагын бер үзенчәлек турында искәртү кирәктер. Хәзерге чор балаларына хәләл һәм хәрам төшенчәләренең мәгънәсен ачыклау шарт булып тора. Чөнки алар еш кына көндәлек эш – гамәлләрендә рәнҗеш, гөнаһ, тәүбә кебек әдәп – әхлак категорияләре буенча яшәү түгел, аларның асыл мәгънәсен дә белмиләр. Әлеге бай мирастан мин бик күп мисаллар китерә алам. Татар әдәбияты дәресләрендә язучы – шагыйрьләребезнең  иҗат җимешләрендә нинди генә тема, нинди генә проблема күтәрелсә дә, бөек шәхеснең акыллы һәм төпле нәсихәтләреннән мисаллар китереп, дәресемне тагын да җанлырак һәм үтемлерәк итеп үткәрергә тырышам. Шуңа күрә Каюм Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” дигән хезмәте – аеруча кыйммәт һәм бай чыганак. Ул һәр тәрбияче-укытучының, ата-ананың өстәл китабы булырга хаклы. Ни аяныч, күпләре шул затлы рухи хәзинә турында хәбәрдар түгел яки изге максатларда аннан файдаланмый. Андагы нәсыйхәтләрне укып чыгу гына берни бирми, шуңа күрә һәрберсенең гыйбрәтле эчтәлеген бүгенге чынбарлыктан, яшәү тирәлегеннән җанлы мисаллар ярдәмендә анализлап, проблемалы сорауларны хәл итү процессында төшенергә кирәк.

2015нче ел – әдәбият елы.

Әдәбият елын Китап елы дип тә аңларга мөмкин. Ташка басылган сүз татар халкында һәрвакытта да кадерле саналган. Шул Китап безгә “Кыйссаи Йосыф”ларны, Кол Галиләрне, Каюм Насыйриларны китереп җиткергән... Колонизаторлар тикмәгә генә, илне басып алгач ук, беренче эшләре итеп, китапханәләрне яндырмаган. Үзеңне тәрбия иткән, башыңа аң – белем салган, яшәргә өйрәткән китапны хөрмәт итмәүне ипекәйне аяк астына ташлау кебек үк гөнаһлы эш дип исәпләргә кирәк, минемчә. Йә булмаса, сиңа күкрәк сөтен имезеп үстергән әниеңне, балигъ булгач, санламый башлау кебек. Китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапны маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә укырга өйрәтү – өлкәннәрнең, әти-әниләрнең, мөгаллимнәрнең, бервакытта да онытмаска тиешле бурычы ул!

Минем методик табышларым һәр эштә, һәр көнне табыла, яңара, булганнары шомара бара. Һәр бала, халык әйтмешли, үз ризыгы белән туган кебек, һәркем үз холкы белән дә туа. Минем укучыларым да кайсы бик тырыш, кайсы ялкаурак. Кайсы әйткәнне бик тиз эләктереп ала, кайсы авырдан аңлый. Кайсы җитез, кайсы әкрен... Мин үземнең эшемә һәр көнне нәтиҗә ясыйм, минем дә кайсыдыр адымым, ягъни алымым бик уңышлы була, ә кайсыдыр - теләгәнчә барып чыкмый. Шуңа күрә безгә дә туктаусыз өйрәнергә, укырга, эзләнергә кирәк.

Еракка китеп кара!

Сүзебезне шулай башлаган идек, шулай йомгаклыйк та.

Еракка текәлгән саен төсләр җетерәк, сурәтләр ачыграк күренә шул. Гыйбрәт алу, бай мирасыбызның кыйммәтен аңлау бүгенге тормышның рәхәтен ныграк тану өчен дә кирәк ул үткәннәргә китеп карау, еракка күз ташлау!

Шөкер, һөнәремне дөрес сайлаганмын. Хезмәтемне бик яратам. Һәрдаим укучыларымның күңеленнән энҗе бөртекләре эзлим. Аларны киләчәгебезнең иң якты, иң яхшы кешеләре итеп күрәсем килә!

Бу тормышта адымым нык,

Укытучы – минем һөнәрем.

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар дип уза көннәрем!