Мастер -класс "Туган тел"

Агзамова Гульнара Канофеевна

Предварительный просмотр:

Представление на участие в муниципальном этапе Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы

«Туган тел» Агзамовой Гульнаре Канофеевне

Агзамова Гульнара Канофеевна учитель татарского языка и литературы МБОУ «Ямашурминская СОШ Высокогорского муниципального района РТ», имеет высшее образование, окончила  Татарский государственный гуманитарный институт в 2004 году, квалификация по диплому - учитель татарского языка и литературы. Стаж работы – 22 лет, в данной школе – 21 лет, имеет первую квалификационную категорию. В 2015 году прошла курсы повышения квалификации  в Приволжском межрегиональном центре повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования Института психологии и образования ФГАОУ ВПО КФУ по теме «Требования к содержанию и методике преподавания татарского языка и литературы как родной/ неродной».

Гульнара Канофеевна работает  в МБОУ «Ямашурминская  средняя общеобразовательная школа  Высокогорского муниципального района РТ» с 1996  года. За время работы   она показала себя инициативным, творчески работающим педагогом.  Эрудированна,  имеет хорошие научно-практические знания, проявляет высокий уровень профессиональной компетентности. Агзамова Гульнара Канофеевна награждена Почетной грамотой Республики Татарстан Высокогорского муниципального района (2013), Грамотой начальника МУ «Отдел образования исполнительного комитета  Высокогорского муниципального района РТ (2014), Почетной  грамотой  Министерство Образования и Науки Республики Татарстан за подготовку победителя республиканской олимпиады школьников по татарскому языку (2016),  Благодарственным  письмом  Высокогорского муниципального района Республики Татарстан (2016),  Почетной  грамотой Главы  Высокогорского муниципального района, (2017).

Ее уроки отличаются глубоким содержанием, правильной постановкой образовательных и воспитательных задач, строятся на научной основе.  Гульнара Канофеевна хорошо знает современные достижения педагогической науки. Применяя эффективные методы преподавания, Гульнара Канофеевна умело  активизирует учебную деятельность школьников, формирует учебно-познавательные навыки и умения.  Особое значение придает развитию  самостоятельного мышления учащихся, связывает свой предмет с жизнью. На уроках большое место отводится выработке практических умений и навыков. Нестандартные формы уроков (уроки семинары, конференции, лекции, деловые игры) строятся с учетом  дифференцированного и индивидуального подхода к учащимся, помогают учителю сделать уроки более эффективными.

Толерантное отношение к детям обеспечивают активность, интерес детей на уроке, повышает мотивацию учебы. Процент качества знаний, умений и навыков учащихся за первое полугодие 2017-2018 учебного года: по татарскому языку - 65%, по татарской литературе -  93%.

Ее ученики занимают призовые места в районных  и республиканских олимпиадах по татарскому языку и литературе. В 2015-2016  учебном году  ученица  5 класса  Шайхиева  Адиля  и ученица 11 класса  Якушина Елизавета  стали  победителями по татарскому  языку (муниципальный этап), ученица 11 класса Якушина Елизавета  стала победителем по татарскому языку (республиканский этап). В 2017-2018 учебном году ученица 7 класса Шайхиева Адиля стала призером по татарской литературе, Галяутдинова Ильсияр ученица 8 класса - по татарскому языку.

Гульнара Канофеевна проводит открытые уроки для учителей школы и района. 1. Открытый урок на районном семинаре учителей татарского языка и литературы по проблеме “Укытуның эшчәнлеген яңарту шартларында балалар бакчасы, башлангыч һәм урта мәктәп эшендә дәвамчанлык” на тему “ь һәм ъ билгесенең дөрес язылышы” 5  класс  ”, 2015 г.;

2. Мастер - класс на региональном семинаре учителей татарского языка и литературы по проблеме “ФГОС шартларында туган телне укытуда нәтиҗәләргә ирешү юллары” на тему “Гореф-гадәтләребезне, йолаларны яңартыйк”, 2016 г.

        3. “Татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларына әзерләнү” темасы  буенча КФУ галимнәре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларыларының республикакүләм семинар-киңәшмә, 2016;

        4. Г. Барудиның укулары – 1 республикакүләм  фәнни-гамәли конференциясе, 2016 г.;

          5. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләре эшкәртмәләре” бәйгесе, 2017 г.

Гульнара Канофеевна  умело организует внеурочную деятельность учащихся, Руководит работой школьного драматического кружка, основной целью которого является нравственное и эстетическое воспитание учащихся. Уделяет серьезное внимание внеклассной работе по предмету, используя различные формы этой работы: вечера, диспуты, экскурсии по родному краю, исследовательские работы. Фестиваль муниципальных образований Республики Татарстан по поддержке и развитию детского творчества “Моя малая родина” Якушина Елизавета (2015), “Туган телем - Тукай теле” исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе Ганиева Алчечек -2 урын (2016), Г. Барудиның укулары – 1 республикакүләм  фәнни-гамәли конференциясе - Ганиева Алчечек -2 урын (2017).

Будучи классным  руководителем, Гульнара Канофеевна ведет целенаправленную работу по воспитанию ответственного отношения школьников к учебе, труду, используя различные формы воспитательного воздействия. Тонкое понимание психологии детей всех возрастных групп, тесный контакт с родителями позволяют ей добиться значительных успехов в воспитании. Ее воспитанники любят труд, активно участвуют в общественной жизни школы и класса, отличаются прекрасными качествами: как доброта, активность, воспитанность, отзывчивость, честность, справедливость и трудолюбие.

Директор МБОУ «Ямашурминская СОШ

Высокогорского муниципального района РТ»                          / Л.Г.Сафиуллин/  

                                                                                                                   

                                                                                                                      МП



Предварительный просмотр:

Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләрем

Татар теленнән республика күләмендә үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре.

Уку елы

фән

класс

Эшләүчеләр саны(%)

Эшләмәүчеләр саны(%)

Уртача балл

2015-2016

Татар теле

6

13/100%

-

70

2016-2017

Татар теле

4

2/100%

-

67

2016-2017

Татар теле

7

18/100%

-

69

Өлгереш һәм сыйфат(%)

Уку елы

фән

Сыйфат

Өлгереш

2014-2015

Татар теле

65%

100%

2014-2015

Әдәбият

73%

100%

2015-2016

Татар теле

70%

100%

2015-2016

Әдәбият

81%

100%

2016-2017

Татар теле

84%

100%

2016-2017

Әдәбият

89%

100%

Олимпиада нәтиҗәләре

Фән

Кайда үткәрелгән

Нәтиҗә

Уку елы

Раслаучы документ

Татар теле

Район күләмендә

Җиңүче

2015-2016

Грамота

Татар теле

Район күләмендә

Җиңүче

2015- 2016

Грамота

Татар теле

Республика күләмендә

җиңүче

2015-2016

Грамота

Татар теле

Район күләмендә

Призер

2017-2018

Татар әдәбияты

Район күләмендә

призер

2017-2018

Үткәрелгән ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар

        №

Тема, класс

Дәрәҗәсе

Төре

вакыт

1.

“ь һәм ъ билгесенең дөрес язылышы” 5  класс

Район күләмендә

“Укытуның эшчәнлеген яңарту шартларында балалар бакчасы, башлангыч һәм урта мәктәп эшендә дәвамчанлык” проблемасы буенча район күләмендә татар теле укытучыларына күрсәтелгән ачык дәрес.

2015

2.

“Туган тел- халык җаны”

Район күләмендә

 “Укытуның эшчәнлеген яңарту шартларында балалар бакчасы, башлангыч һәм урта мәктәп эшендә дәвамчанлык” проблемасы буенча район күләмендә татар теле укытучыларына күрсәтелгән ачык класстан тыш чара.

2015

3.

“Гореф-гадәтләребезне, йолаларны яңартыйк”

Республика күләмендә

“ФГОС шартларында туган телне укытуда нәтиҗәләргә ирешү юллары” проблемасы буенча татар теле укытучыларының төбәкара семинарында үткәрелгән мастер- класс .

2016

4

“Татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларына әзерләнү”

Республика күләмендә

“Татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларына әзерләнү” темасы  буенча КФУ галимнәре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларыларының республикакүләм семинар-киңәшмә

2016

5

Г. Барудиның укулары – 1 республикакүләм  фәнни-гамәли конференциясе

Республика күләмендә

Г. Барудиның укулры – 1 республикакүләм  фәнни-гамәли конференциясе

2017

6

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләре эшкәртмәләре” бәйгесе

Республика күләмендә

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләре эшкәртмәләре” бәйгесе

2017

                                              Ясалган чыгышлар

Чыгышның исеме

Дәрәҗә

Үткәрү урыны

Вакыт

1.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр  куллану”

Мәктәп күләмендә

“Дәресләрдә инновацион технологияләр куллану”проблемасы буенча педсоветта ясалган чыгыш

2016

Һөнәри осталыкны күрсәтү бәйгеләрендә катнашу

Бәйгенең исеме

Дәрәҗә

Нәтиҗә

Вакыт

1

“Ел укытучысы”

Район күләмендә

катнашу

2015

2

“Ел класс җитәкчесе”

Район күләмендә

катнашу

2016

3

Грант “Учитель-мастер”

Республика күләмендә

катнашу

2017

4

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләре эшкәртмәләре” бәйгесе

Республика күләмендә

сертификат

2017

Укучыларның фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашулары

Конференция темасы, кем оештырган, елы

Чыгышның исеме

Дәрәҗә

Нәтиҗә

 Раслаучы документ

 Г. Барудиның укулары – 1 республикакүләм  фәнни-гамәли конференциясе, 2017

“Туган ягым Биектау” шигыре

Район күләмендә

2 нче урын

Грамота

Ш. Мәрҗәни исемендәге конференция , 2017

“Биектау йолдызлары”

Республика күләмендә

катнашу

Грамота

Укучыларның иҗади бәйгеләрдә катнашулары

Бәйгенең исеме

Дәрәҗә

Нәтиҗә

Вакыт

Фестиваль муниципальных образований Республики Татарстан по поддержке и развитию детского творчества “Моя малая родина”

Республика күләмендә

катнашу

2015 нче ел

“Туган телем - Тукай теле”исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе

Район күләмендә

2 нче урын

2016 нче ел



Предварительный просмотр:

Заместителю Премьер-министра Республики Татарстан –

министру образования и науки  Республики Татарстан

Р.Т.Бурганову

учителя  татарского языка и литературы МБОУ «Ямашурминская СОШ  Высокогорского муниципального района РТ»

Агзамовой  Гульнары Канофеевны

СОГЛАСИЕ

на обработку персональных данных

Я, Агзамова Гульнара Канофеевна

в соответствии со статьей 9 Федерального закона от 27 июля 2006 года N 152-ФЗ «О персональных данных»

даю согласие

Министерству образования и науки Республики Татарстан, расположенному по адресу: город Казань, ул. Кремлевская, дом 9 на обработку моих персональных данных.

Я уведомлен и понимаю, что под обработкой персональных данных подразумевается сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), использование, распространение (в том числе передачу), обезличивание, блокирование, уничтожение и любые другие действия (операции) с персональными данными.

Также под персональными данными подразумевается любая информация, имеющая ко мне отношение как к субъекту персональных данных, в том числе его фамилия, имя, отчество, дата и место рождения, адрес проживания и любая другая информация.

Порядок отзыва согласия на обработку персональных данных мне известен.

Агзамова Гульнара Канофеевна                _____________________

(Ф.И.О. полностью, подпись)

« 19  »  февраля  2018г.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган җирем , мәктәбем , һөнәри эшчәнлегем Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфия кызы

Слайд 2

Мин, Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфия кызы,ТР Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы . Туган елым: 1974 нче ел, 12 нче октябрь Эш стажым: 21 ел Үзем турында үзем

Слайд 3

Нинди матур минем туган җирем , Җир шарында тиӊдәш юк аӊа . Т уган авылым- Ямаширмә

Слайд 4

. Минем мәктәбем – минем омтылышым И мәктәбем ! Зур хыяллар белән , Кыңгыраулар белән дәшәсең . Мең кат сагынып , Мең кат сагындырып , Каршы ала безне бу мәктәп – Укытучының елмаюы белән , Уку елы белән бүләкләп .

Слайд 5

Педагогик эшчәнлегем 1996 нчы елда башланып китә Максат: һәр баланы шәхес буларак күрү , табигый сәләтләрен вакытында күреп алып үстерү , хаталарын тану һәм төзәттерү , каршылык алдында югалып калмаска өйрәтү . Бурычлар: халкыбызның милли үзенчәлекләрен , күркәм сыйфатларын кече яшьтән үк төшендереп , укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү ; әхлакый сыйфатлар тәрбияләү , иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру ; туган телебез , мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру .

Слайд 6

2007 нче елгы укучыларым 2015 нче елгы укучыларым Тормышны яхшылыкка үзгәртүче , дөньяга матурлык өстәүче , тәрбияләүче , олы тормышка юл күрсәтүче , озатып калучы бөек җан ул - Укытучы .

Слайд 7

8 нче сыйныф укучыларым

Слайд 9

Эстетик-сәнгать тәрбиясе “Укытучылар көне” Җырлыйбыз да биибез!

Слайд 10

Әхлак тәрбиясе Ш.Галиевның туган көненә Хезмәт ветераны Әхмәтов Илсур багышланган кичә Минһаҗ улының иҗат кичәсе

Слайд 11

Патриотик тәрбия Биектауның “Җиңү паркында” экскурсия Биектауның “Туган якны өйрәнү” музена сәяхәт.

Слайд 12

Олимпиада нәтиҗәләре Предмет Үткәрелгән урын Нәтиҗә Үткәрелгән вакыт Татар теле район Шайхиева Әдилә (җиңүче) 2015-2016 Татар теле район Якушина Елизаета (җиңүче) 2015-2016 Татар теле республика Якушина Елизаета (җиңүче) 2015-2016 Татар әдәбияты район Шайхиева Әдиля (призер) 2017-2018 Татар теле район Галяутдинова Илсөяр (призер) 2017-2018

Слайд 13

Укучыларымның уңышлары

Слайд 14

Минем уңышларым

Слайд 15

Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим Алда әле күпме юллар бар, Эшнең тәмен белеп, кулга кул тотынып, Хезмәттәшләр белән эшләр өчен, Алда әле күпме еллар бар. Укытучы булу-зур бәхет ул. Ул-яраткан минем хезмәтем.

Слайд 16

ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!



Предварительный просмотр:

ТЕМА: Иярченле кушма җөмлә

Максатлар:   1.Укучыларда  иярчен кушма җөмлә турында төшенчә  

                             формалаштыру;

                        2. Алдагы дәрестә өйрәнгән тезмә кушма җөмләләрне    

                           кабатлау,   ныгыту;

                       3. Иярченле кушма җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын

                           билгеләү;

                       4. Укучыларда  бәйләнешле сөйләмен күнекмәләрен үстерү,

                           туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:   авторы Р.Г. Хәсәншинаның 8 нче сыйныф дәреслеге, тест

                      сораулары, презентаия, экран, интерактив такта.

Дәрес тибы:  Яңа материлны аңлату.

                              Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлашу.
  1. а) Психологик уңай халәт тудыру.

-  Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Татар теле дәресен башлыйбыз.

ә) белемнәрне тигезләү.

     - Укучылар, үткән дәрестә нинди тема үттек?

Көтелгән җавап: -Үткән дәрестә тезмә кушма җөмләләрне кабатладык.

- Әйдәгез, бер укучы тезмә кушма җөмләнең моделен төзи . (Бер укучы тактада тезмә кушма җөмләнең моделен төзи).

    2. Өй эшен тыңлау. (140 нчы күнегү тикшерелә).

  - Хәзер, укучылар, өй эшен тикшерәбез. (Ике укучы тактага чыга, алдагы 3 җөмләне беренче, калган 3 җөмләне икенче укучы тикшерә)

 (Укытучы калган укучылардан өй эше буенча  фикерләрен сорый).

  1. Белемнәрне ныгыту (тест эшләү).
  • Укучылар, сезнең алдыгызда тестлар. Хәзер шул тестларны эшлибез, аннан соң тикшереп, үзегезгә билгеләр куясыз. (Тест җаваплары слайд №1 буенча тикшерелә). Билге кую критерияләре мондый:
  •  хата булмаса-“5” ле
  • 1 хата – “4” ле
  • 2 хата – “3” ле
  • 3 хата – “2” ле.                                           

                           1-вариант

  1. Үзара  тезү юлы  белән  бәйләнгән  җөмләләрдән  торган  кушма җөмлә  ничек    атала?

             а) тезмә кушма җөмлә

           ә) катлаулы кушма җөмлә

           б) иярченле кушма җөмлә

2. Тезмә кушма җөмлә ничә төргә бүленә?

         а)   3

         ә)   2

         б)   4

3. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер- берсеннән нинди тыныш билгесе белән аерыла?

         а) өтер

         ә) нокталы өтер

         б) сызык

4. Тезүче теркәгечләрнең төренә карап, теркәгечле тезмә кушма җөмләләр ничә төрле?

         а)  2

         ә)  4

         б)  3

5. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә сызык кайчан куела?

   а) гади җөмләләр кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт алмашынуын белдергәндә

  ә)  гади җөмләләрнең үз эчендә өтерләр булганда

  б)  гади җөмләләр бик җәенке булып, бер-берсенә тыгыз бәйләнмәгәндә

                                   2-вариант

1. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә сызык кайчан куела?

   а) гади җөмләләр кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт алмашынуын белдергәндә

  ә) гади җөмләләрнең үз эчендә өтерләр булганда

  б) гади җөмләләр бик җәенке булып, бер-берсенә тыгыз бәйләнмәгәндә

2. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер- берсеннән нинди тыныш билгесе белән аерыла?

         а) өтер

         ә) нокталы өтер

         б) сызык

3. Тезүче теркәгечләрнең төренә карап, теркәгечле тезмә кушма җөмләләр ничә төрле?

         а)  2

         ә)   4

         б)  3

4. Тезмә кушма җөмлә ничә төргә бүленә?

         а)   3

         ә)   2

         б)  4

  1. Үзара  тезү юлы  белән  бәйләнгән  җөмләләрдән  торган  кушма җөмлә  ничек    атала?

             а) тезмә кушма җөмлә

           ә) катлаулы кушма җөмлә

           б) иярченле кушма җөмлә

4. УМ кую ситуациясе.

- Укучылар, тактага карагыз. (Слайд №2 күрсәтелә) Модельне укыгыз. Кайсы төр җөмләләр сезгә таныш түгел?

Көтелгән җавап: Иярченле.

  • Дөрес. Ә хәзер дәреснең уку максатын, яки дәресебезнең темасын билгелик.

Көтелгән җавап: Иярченле кушма җөмлә.

  • Әйе, дөрес. Без бүген иярченле кушма җөмләне өйрәнәбез.

(Тактага дәреснең темасы языла. Укучылар да дәфтәрләренә теманы язып куялар).
II. УМ ны адымлап чишү.

  • Димәк,укучылар, без бүген иярченле кушма җөмләләрне өйрәнәбез.
  • Уйлап карагыз һәм әйтегез ни өчен бу кушма җөмлә иярченле дип атала? (Һәр төркем уйлый, киңәшләшә һәм җавабын әйтә)

Көтелгән җавап: Чөнки гади җөмләләр үзара ияртү юлы белән бәйләнгән, яки бер җөмлә икенчесенә буйсына.  

     (Укучылар үзләренең белемнәрен бәялиләр)

-Хәзер, укучылар, дәфтәрләрдә 143 нче күнегүне эшлибез. Эшләп бетергәч, нәтиҗә чыгарабыз, игътибар белән эшлисез (Бирема укыла, эшләү тәртибе аңлатыла, үрнәк буенча эшләнә).

 1.  (1) Җил басылганлыктан, (2) тегермәннәр тукталып калган иделәр.

 2. (1) Ул хәзер белә: (2) зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була.

 3. (1) Бүреләрне тагы курку басты,

      (2) Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.

    (Һәр төркемнән бер укучы берәр җөмләне тикшерә)

  • Хәзер , укучылар, нәтиҗә ясыйбыз.

(Һәр төркем  киңәшләшеп, фикерләрен әйтергә әзерләнәләр)

  • Иярченле кушма җөмләдә нинди бәйләнеш?

Көтелгән җавап: Ияртүле бәйләнеш.

  • Әйе, дөрес. Иярченле кушма җөмләдә нинди җөмләләр бар?

Көтелгән җавап: Баш һәм иярчен җөмлә.

  • Дөрес.(слайд № 3) Баш һәм иярчен җөмләне ничек билгелибез?

Көтелгән җавап: Баш җөмләне сорау куеп билгелибез.

  • Әйе. Кайсы җөмлә ияртә?

Көтелгән җавап: Баш җөмлә ияртә.

  • Дөрес. Кайсы җөмлә иярә?

Көтелгән җавап: Иярчен җөмлә иярә.

  • Молодцы.

(Укучылар үзләрен билге куеп баралар).

  • Укучылар, иярченле кушма җөмләләрне мәгънәсенә һәм төзелешенә карап, төркемнәргә бүлеп өйрәнәләр. (Слайд №4)

                                Иярченле кушма җөмлә:

  1. Мәгънә буенча – иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен хәл, иярчен аныклагыч.
  2. Төзелеше буенча-

                 аналитик (теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы);

                   синтетик (кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору.

  • Ә хәзер әлеге кагыйдәне ныгытып, 146 нчы күнегүне эшлибез. Биремен укыйбыз, үрнәк буенча үтибез.

Аналитик җөмләләр: 1 (ки), 2 (әйтерсең), 4 (шуннан соң), 6 (көттерү паузасы);

Синтетик җөмләләр: 3 (-саң), 5 (-уга), 7 (-уга).

  • Димәк, аналитик һәм синтетик җөмләләрне ничек аерабыз? Кайсы төркем әйтә?

Көтелгән  җавап: Бәйләүче чараның хәбәр составында торуына карап.

  • Аналитик иярчен җөмләдә бәйләүче чара хәбәр составында торамы?

Көтелгән җавап: Юк. Хәбәре ачык күренә.

  • Синтетик иярчен җөмләдә бәйләүче чара хәбәр составында торамы?

Көтелгән җавап: Әйе. Баш җөмләгә керешеп китә.

      Үзбәя.

- Укучылар, тагын бер нәтиҗә чыгарасы калды. Хәзер тактага карагыз:

                 […], әмма  […].   Бу нинди җөмләнең схемасы?

    Көтелгән җавап:  Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

  • Дөрес. Бу теркәгечле тезмә кушма җөмләнең схемасы. Иярчен кушма җөмләнең дә үз схемасы бар. Кагыйдәне чыгару өчен 145 нче  күнегүне эшләргә кирәк.  (Күнегүнең биреме укыла, аңлатыла).

2. Эше барның ашы бар. ( -ның) […]. – синтетик. (Соравы:  кемнең?)

3. Башлары тигез итеп кыркылган сәрви куаклары чәчәк атып утыра.

( -ган) […].- синтетик. (Соравы: нинди?)

5. Бу өч мулла бик дуслар иде, ахрысы, чөнки алар һәрвакыт бергә булалар иде. […], ( чөнки ). –аналитик. (соравы: ни сәбәпле? ни  өчен?)

Нәтиҗә чыгарабыз.

  • Иярчен кушма җөмләнең схемасы нинди?

Көтелгән җавап: баш җөмлә квадрат, иярчен җөмлә түгәрәк җәяләргә алына.

  Үзбәя.

  • Укучылар, иярчен кушма җөмләнең тагын икенче төрле схемасы бар. (Слайд № 5 күрсәтелә).
  • Ә хәзер,укучылар, сезнең алдыгызда битләр. Һәр төркем шул битләргә бүген өйрәнгән иярченле кушма җөмләнең моделен төзергә тиеш.

  (Модельләр тикшерелә һәм слайд №6 белән чагыштырыла)

    Үзбәя.

III. Рефлексия.

  1. - Димәк, укучылар, бүген без дәрестә нәрсә  өйрәндек? (Иярченле кушма җөмлә)
  • Нәрсәләр эшләдек ? (Күнегүләр, тест эшләдек)
  • 143 нче күнегүдә нинди нәтиҗә ясадык? (Баш һәм иярчен җөмләләрне билгеләргә өйрәндек).
  • 146 нчы күнегүне эшләп нәрсә белдек? (иярчен җөмләнең аналитик һәм синтетик төрләрен)
  • 145 нче күнегүдә нинди нәтиҗә ясадык? (Иярчен җөмләне схема рәвешендә күрсәтергә өйрәндек)

    Үзбәя.

  1. Өй эше. 1 нче төркем 147 нче күнегү (мәҗбүри)

                         2 нче төркем 148 нче күнегү (ярымиҗади)

                         3 нче төркем 149 нчы күнегү (иҗади)

     3. Дәрескә гомуми бәя кую.

              Дәрестә актив катнашкан, сорауларга дөрес җавап биргән укучыларга

              билге куела.

 

                                 

       

Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе

 Тема:   Иярченле

          кушма җөмлә  

                 Татар теле.  8 нче сыйныф

           Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Әгъзәмова Гөлнара  Кәнәфия кызы

                                   2016нче ел



Предварительный просмотр:

Тема: “Ана йөрәге бала өчен дәрья”

Эпиграф:   “Кеше йөрәген  янып торган утка охшаталар. Һай,шулай гына булсачы! Сүнми торган ут юк бит. Янар, янар иде дә бер сүнәр иде, газабы да туктар иде. Юк шул, ана йөрәге андый түгел, ул мәңгелек утлы хәсрәттә яна.” (Г. Әпсәләмов)

Максат:

1.Укучыларда газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы  мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү

2.Укучыларның әдәби иҗат, җыр, рәсем сәнгатендә сәләтләрен ачу.

Җиһазлау: презентация, рәсемнәр, плакатлар.

  1. Ана булмыйча,ананың кадерен белеп булмый.
  2. Ана каргышы төшәр иде,ана сөте җибәрми .
  3. Ана йөрәге бала өчен дәрья.
  4. Ана куңеле балада ,бала куңеле далада.
  5. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

                        Тәрбия  сәгать барышы:

-Исәнмесез, укучылар. Тәрбия сәгатебезнең  темасын ачыклар өчен бер риваять сөйлим. Сүз нәрсә турында бара, игътибар белән тыңлагыз.

 Борын-борын заманда булган, ди, бер ир. Ул үзенең хатынын бик яраткан, хатыны ни теләсә, шуны үтәп торган. Көннәрдән бер көнне хатыны бу кешегә әйтә икән:
— Син мине яратам да яратам дисең, әгәр яратуың чын булса, бар, миңа анаңның йөрәген кисеп алып кил, шунда синең сүзеңә ышанырга булыр,— дигән.
Теге ир, бу сүзләрне ишеткәч, бик кайгырган, нихәл итсен, яраткан хатынының теләген үтәргә була. Җыена да китә бу газиз әнкәсе янына. Керә дә, караңгы төнне әнкәсенең йөрәген кисеп алып, учына йомарлап, йөгерә-йөгерә кайта яраткан хатыны янына. Юлда кайтканда абынып егылган, ди, бу. Шул вакытта кулындагы йөрәк, телгә килеп:
— Улым, бик каты егылдың бугай, кай җирең авыртты? — дигән.

Көтелгән җавап: (әниләр турында, ана йөрәге, әнисенең баласыны мәхәббәте турында)

Укытучы сүзе: Әйе, укучылар, без бүген әниләребез турында, без-балалары өчен җаннарын да, гомерләрен дә кызганмаучы изгеләребез турында сөйләшербез. 

     Ана! Дөньяда аңардан да кадерлерәк, аңардан да якынрак кеше бармы икән! Юктыр! Бүгенге матур яшәешебез, якты дөньяны күрүебез белән без барыбыз да анага бурычлы. Һәм ул бурыч тиеннәр , сумнар белән генә түгел, ә безнең иң  кадерле нәрсәбез –гомеребез белән бәяләнә . Шуңа күрә дә бит халык мәкале: “Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да,  бурычыңны кайтара алмассың”, ди.

               Җыр: “Әнкәмнең догалары”

(“Әнием-кадерлем”презентациясе күрсәтелә.)

Укытучы сүзе:  - Ә хәзер кайбер  укучыларның әниләр турында фикерләрен тыңлап китик:

        1 нче укучы 

         Ана күңеле мәңге күләгәсез,

         Ана күңеле мәңге бозланмый.

         Кирәк икән, ул баласы өчен

         Яшьлегендә, саулыгын да,

         Гомерен дә хәтта кызганмый.

                         

2 нче укучы  Әни! Безнең телебез “әннә” дип ачылган. Әни! Һәркем өчен иң изге , иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч, ул  куллары белән сыйпап , ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп  юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы , яшәргә көч- дәрт бирүче, гомер буена безнең  кайгы- шатлыкларны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез!

3 нче укучы 

Әнием минем, кадерлем,

Миңа тормыш бүләк иткән.

Сөеп, иркәләп үстергән,

Ул кочаклап мине үпкән. 

Нәни генә уңышка да

Чын күңелдән сөенүче.

Авырганда безнең өчен

Чын күңелдән көенүче. 

Бары әни, әни генә

Сабыр итеп көн күрүче.

Балалары хакларына

Көне-төне тир түгүче!

4 нче укучы  Әниләрнең безгә күрсәткән игелеге санап бетергесез. Дөньяның бөтен күрке, яме, матурлыгы- газизләрдән  газиз әниләребездә . Төн йокыларын йокламыйча, авырлыкларга бирешмичә, баласына бөтен гомерен бирергә әзер кеше – Әни!

5 нче  укучы   Бар хәсрәтем, бар хәсрәтем – балам өчен, хөрмәтем дә, хезмәтем дә - балам  өчен. Ялынулар- ялварулар – балам өчен. Янам – көям, барына түзәм – балам өчен, Горур башым түбән иям- балам өчен.    Төнен яхшы көннәр көтәм- балам өчен. Күңелемдә җырлар йөртәм –балам өчен.

   Җыр “Балан” (“Әнием-кадерлем”презентациясе күрсәтелә.)

 

Укытучы сүзе

И , хатын- кыз!

Әгәр син булмасаң,

Сүнәр иде дөнья

Булмас иде җирдә терекле.

Әйе , чыннан да, тереклек булмас иде. Ә уйлап карасаң, бу тереклекне дәвам  иттерүче, яшәртүче, аңа җан өрүче дә әни бит.

-Укучылар, сез әниләрегез турында шигырь, иншалар язып килергә тиеш идегез. Хәзер аларны тыңлыйбыз: ( укучылар өйдә язган шигырь, иншаларын укыйлар).        

1.Ганиева Алчәчәк

2.Зарипов Азат

3.Габдрахманоа Айрат

4.Шайхиева Эльвина

  Укытучы сүзе: - Тагын кем әниләр турында үз фикерен әйтә:

6 нчы укучы   Кем генә булсак та, нинди генә югары дәрәҗәгә ирешсәк тә, без әниләребезне һәрчак истә тотабыз. Бу шулай булырга тиеш тә. Мәрхәмәтле аналарыбызны безгә кылган изгелекләре үзләренә кабат игелек булып кайта. Халкыбызның “ Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән мәкале” менә шундый аналар турында да инде. Ана мәхәббәтенең иң олысы баласын хезмәт сөючән, илгә- көнгә тугрылыклы, гадел итеп тәрбияләп үстерүдән гыйбәрәт.

7  нче укучы. 

            Әнием, бәгърем, күз нурым.

             Кояшым, аем һәм йолдызым.

             Дөньялар кичеп тә тапмассың

            Әнидән нурлырак җир кызын.

Әнием безгә гомер бүләк иткән .

Бүләк иткән безгә тормышны.

Әниләрнең кылган изгелеген

Кайтарырга һәркем бурычлы.

                                        Җыр “Әниемнең кочагы”

Укытучы сүзе:

  •  Бүгенге тәрбия сәгате кемнәргә багышланган иде?

Көтелгән җавап:  Әниләргә.

  • Безнең өчен кемнәр?

Көтелгән җавап:  Иң якын, кадерле кешеләр.

Тәрбия сәгатен шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

                  Иң әйбәт балаң булып яшәсәм ярар иде,

                      Әниемнең ышанычын акласам ярар иде,

Иң кадерле ,  иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр,

                      Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр күңелләр.

Әниләребезгә  булган  олы  ихтирамыбыз  беркайчан  да  сүрелмәсен  иде!  Әниләрне 8март, Әниләр көнендә генә түгел, ә көн саен, һәрвакыт сөендереп торырга кирәк. Әниләрегезне сөендереп, үз кулларыгыз белән  ясаган бүләкләрегезне бүләк итегез.

                 



Предварительный просмотр:

Тукай кичәсенә сценарий

Залның түрендә — Г. Тукай портреты, ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлә. 

2 Алып баручы.

Бар күңеллелек дөньда

Бар бер ямь бүген

1 Алып баручы.

Нәрсәдән бу? –Мин беләм!

Икесе бергә: 

Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!


1 Алып баручы. Исәнмесез, кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана. (Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Бәйрәм бүген» җыры яңгырый. )

Илдә кояш, җирдә кояш

Йөздә кояш, күздә кояш

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш.

Бүген аның каршысына

Канатланып чыккан бөре...

Аваз сала томшыклары:

Тукай көне, Тукай көне!

Килә язлар, китә язлар.

Һәр ел саен үзгәрелә... үзгәрелә...

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь хәлдә килә безгә

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне безнең бәйрәм!

Г.Тукай —бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә — матур яз көнендә, кошлар җылы
яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Кызганыч
ки, ул бик яшьли үлә, әмма әсәрләре — озын гомерле. Бүгенге кичәдә аның кайбер әсәрләре
сәхнәләштерелеп тә күрсәтелер, шулай итеп, без яраткан шагыйребезнең туган көнен билгеләп
үтәрбез.

^ 2 Алып баручы.

Замело снегами, смыло дождями седого времени многие имена, многие из них стерлись и потускнели. Тукай же, напротив, чем далее от нас, тем ближе и понятней, тем ярче новыми, неизведанными гранями своего творчества.

Если говорить о писателях, которые мало прожив, успели много сделать, то одним из них несомненно является Г.Тукай. Он умер, когда ему было всего 27 лет. Апрель 1886 года – И апрель 1913 года. Родился весной и весной ушел из жизни. 

^ 1 алып баручы.

Телсез идек - Тукаебыз телле итте,

Җырсыз идек Тукай безне җырлы итте.

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

“Ребенку” шигыре

^ 2 алып баручы:

Родился Г.Тукай 26 апреля 1886 года в деревне Кушлавыч Менгерской волости бывший Казанской губернии, в семье муллы. Нищий край. Растрескавшиеся от ветра и зноя подзолистые земли… Здесь голод- частый гость. Тукаю было пять месяцев, когда умер отец. А потом из рук в руки, из дома в дом, из деревни в деревню. Сиротство, нищета, унижения.

^ 1алып баручы:

Иң матур җир кайда? -дисез,

Билгеле Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

Җыелмас иде – Кырлай ул,

Аларның туган җире!

^ 2алып баручы:

Тукая взрастил и вскармил сам народ. Будто знал наперед, что оплатит ему сторицею благодарный поэт, не оставлял его в беде, поддерживал, подбадривал, утешал. Читаем мы сейчас стихи Тукая и думаем – откуда такая сила? От родной земли, от народа...

^ 1алып баручы:

Туган телне яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай!

Тылсымлы шигырьләреңне

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә.

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.

Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай.

Татар биюе” башкарыла

«Иртә» дигән шигырь “Утро”.

Ишек алды күренеше, өй, киртә, капка; бер кырыйда — эт оясы. Эт өрә башлый. Бабай йокысыннан уянып чыга. 

Бабай. Хәерле иртә, туганнарым! Акбай, ник өрәсең? Үзеңә генә күңелсезме әллә? Ашыйсың да киләме? Хәзер бар да булыр, азрак сабыр ит, яме?

Бабай (әбине чакырып). Әбисе, чык әле. Чык! Акбайны ашатырга кирәк. 

Әби. Әйе. әйе. аңладым. Хәзер ашатам мин аны. Менә бит, рәхмәт төшкере, якын дустыбыз турында оныта да язганмын. 

(Ана, чиләк - көянтә асып, суга барырга җыена.)

Ана. Ә мин. булмаса. чишмәдән су алып кайтыйм

Ага (кулына чүкеч тоткан). Киртәне төзәтәсе бар икән. Кадакларны табып, эшкә дә керешергә мөмкин.

(Песи күренә, ул юына, киерелә, уйный, мыраулап йөри). 

Песи:Хәерле иртә, дусларым!

Гали йөгереп керә. “Уяталар” җыры 

Гали Г. Тукайның «Безнең гаилә» дигән шигырен, гаилә әгъзаларына сөйли башлый.

Гали. Кәҗәкәем, әйдә әле. мин сине үлән белән сыйлыйм. Мә, аша! («Гали белән Кәҗә» шигырен Динара сөйли.)

Гали белән Кәҗә китә. Ишек алдына Акбай йөгереп чыга, өрә башлый. Аның артыннан, этне эзләп Айрат керә

^ Айрат: кая йөгерәсең? Куып тотын булмый, тукта! Тукта, дим ич! 

Акбай: Тагын өйрәтә башлыйсың инде! 

Айрат. Тыңла әле әйткән сүзләремне, ярдәме тими

калмас.

— Ах, җүләр маэмай! Тырыш, яшьләй, — зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар, эш белү
уңайсыз ул! (Г. Тукай. «Кызыклы шәкерт» )

Әйдә. Галине чакырабыз да урманга барабыз. Гали! Гали! ^ Акбай өрә. Гали керә.

Гали. Исәнмесез, саумысыз? Нигә кәҗә саумыйсыз? Әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз? Ник чакырдың?

Айрат. Әйдә. урманга киттек. Суда коенырбыз. Бик эссе бит. 

Гали. Әйдә соң. нәрсәләр бар икән урманда? Кыз-ык!

Айрат белән Гали чәчәкләрне күзәтеп утырганда. Күбәләк очып чыга. алар аны куа башлый. «Бала белән күбәләк” шигыре ролләргә бүленеп сөйләнә.Магнитофон язмасында кошлар сайравы ишетелә.”Дождь и солнце» шигыре

Учак. Учак өстенә казан эленгән. Казанда ботка пешә Ботка янында, зур кашыклар тотып. Кәҗә белән Сарык утыра

Кәҗә. Ой. кызык иттек бит бу бүреләрне, ә!

Сарык. Куркыттык шул, куркыттык! Кэҗә. Боткасы тәмле булган!

Сарык. Бик тә тәмле!

Кәҗә. Аша әле, Сарык, аша!

Сарык. Син дә аша, Кәҗә дус! 

Кәҗә. Тукта, анда кемдер бар! 

Сарык. Кем булыр икән ул?

Айрат, Гали һәм Акбай керә. 

Айрат. Исәнмесез, Кәҗә белән Сарык?!

Кәҗә. Исәнмесез, малайлар!,

Сарык. Рәхим итегез, утырышыгыз. Ботка белән сыйланыгыз.

Урманда нишләп йөрисез соң?

 Гали. Су коенырга дип килгән идек тә, күлне таба алмыйбыз. Сез аның кайда икәнен белмисезме соң?

Кәҗә. Беләбез, ул күлгә бүреләр дә суга дип киткән иде әле.

Айрат. Безгә күлне күрсәтмәссезме икән?

 Сарык. Күрсәтербез күрсәтүен, ләкин бер 

шартыбыз бар: моның өчен сез безгә әкият сөйләп бирерсез. }

Гали. Ярый. ярый, килештек. Ә хәзер мине тыңлагыз, «Борын-борын заманда яшәгән ди бер кәҗә. Аларның өйләре булган ди таштан, этләре — каештан», сөйлимме яңа баштан?!

Кәҗә. Әй. шаяртасың ла син 

Сарык. Әйдәгез, киттек! Сезгә күлне күрсәтәбез! 

"Күл күренеше. Бакалар тавышы ишетелә, Кәҗә белән Сарык, күлне күрсәткәч, китәләр.

Айрат. Бу гади күл генә түгел, бик тылсымлы да, бакалар бакылдаша, төнбоеклар

үсеп утыра. Әйдәгез әле, күзәтик, тагын ниләр бар икән бу күлдә

Малайлар белән Акбай, качып, күлне күзәте башлыйлар. Күлдән Су анасы һәм аның балалары

килеп чыга.

«Су аналары биюе» «Бакалар җыры » дигән җыр көенә башкарыла. Бию беткәндә, М Яруллинның “Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый “Шүрәледән” өзек укыла Шүрәле һәм Былтыр керә.

^ Шүрәле:

Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы? Исемең ничек синең?

Былтыр:

-Мин Былтыр, ә син кем?

Шүрәле:

-Мин -Шүрәле. әйдә кети-кети уйныйбыз.

Былтыр:

Я, ярый уйнарбыз. Син башта мине тыңла. әнә бер бүрәнә ята, башында ярыгы бар. Син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы.(шүрәле кушканны эшли, Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән кагып кгып чыгара)

Шүрәле: (елаган тавыш белән)

-Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты. Килегез ярдәм итегез

(“Шүрәле” җыры башкарыла)

Шүрәле. Әйбәт җыр булды бу. бик; тә күңелемә хуш килде, кәефем дә күтәрелде. Хәзер инде

сезне кытыкларга да була... Инде бармакларым төзәлде, шуңа уйныйсы да килә башлады, Ә урманда ник бер адәм заты күренсен! Кети-кети уйнар идем.. И, монда Су аналары бар икән! Хәзер мин сезнең

белән... (Су аналарына таба йөгерә.)

Су аналары. Ә без сине суга чумдырырбыз.

Шүрәле. Юк. юк. мин судан куркам. Кирәкми... Куркам. СУ аналары барыбер аны суга таба

өстериләр./ Кермим, куркам, куркам... 

Су анасы үзе генә кала. алтын тарак белә чәчен тарый-тарый моңлы җыр башкара. Алтын

тарагын калдырып, суга чума. Качып утыр ган җиреннән Гали йөгереп чыга һәм алтын таракны
ала. '

^ Гали. Тарак таптым! Алтын тарак! 

Айрат белән Акбай йөгереп чыгалар. Акбай өрә.

Айрат. Алма. алма таракны! Ул синеке түгел бит!

Гали. Минем тарак! Мин таптым! Тарак минеке! — Балалар. Алма. алма. карак булырсың? Ка рак!!!

Алып баручы. Килегез эле, дусларым .Тыңлагыз эле сүземне! Гали, алма ул таракны Тукай абыебызда бит ул таракны алмаска кушкан. Чөнки, балалар, рөхсәтсез кеше әйберләренә тияргә ярамый! Сезгә «карак» дигән начар кушамат тагарлар. Габдулла Тукай да үзенең әсәрләре аша безгә гел акыллы, зирәк киңәшләр бирә. Серле әкиятләре, кызыклы{шигырьләре өчен без аңа бик тә рәхмәтле 

(“Эш беткәч, уйнарга ярый”, “После работы можно и поиграть» шигыре

«Туган телем» җыры Э Мөэминова сүзләре

1 алып баручы:

Тукай нибары 27 ел яшәде. Шул кыска гомерендә ул кайберәүләр 100елда да үтәп чыга алмаслык эш башкарырга өлгерә. Күрәсең кеше аз гына яшәп тә гаять зур эш эшләргә, шул хезмәтләре белән халык күңеленә кереп калырга мөмкин икән. Тукай - әнә шундыйлардан. Тукай безгә якын, кадерле, ул һәрчак безнең күңел түребездә.

2 алып баручы:

Ә бүгенге кичәбезне татарның гимнына әйләнгән Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

Туган тел” дигән җыр хор белән башкарыла.

Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.


И туган тел! һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам; 
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбе

Г. Тукай- безнең йөрәкләрдә

                Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфия кызы



Предварительный просмотр:

ТР Биектау муниципаль районы Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбе

Район  күләмендә үткәрелгән

татар теле һәм әдәбияты укытучылар  семинары

Ачык  дәрес

Тема: ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы.

(5 нче сыйныф)

Укытучы: Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфия кызы, беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2017

Тема: ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы.

 1) Белем бирү максаты: ь һәм ъ хәрефләре турында белемнәрне актуальләштерү, аларның  кулланылу үзенчәлекләре турында дөрес язу күнекмәләрен булдыру;

2)  Фикер сәләтен үстерү максаты – сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3) Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

 Җиһазлау:  компьютер, проектор, презентация,  дәреслек  Р.Г.Хәсәншина “Татар теле” 5 сыйныф, Казан, 2012 ел, 121-123 битләр), индивидуаль биремле карточкалар.

                                                                    Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру  (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү  (өй эшен тикшерү, үткән материалны кабатлау. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру)

5 мин

3

Яңа материалны өйрәнү ( Уку мәсьәләсен кую. )

15 мин

4

Ныгыту (Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану)

15 мин

5

Йомгаклау ( белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә)

5 мин

     6

Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату)

                2 мин

                                                                      ДӘРЕС   БАРЫШЫ

Этап

                             Укытучы эшчәнлеге

                  Укучылар  эшчәнлеге

  1. Оештыру

-Исәнмесез, укучылар. Бер-берегезгә хәерле көн теләп, елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

-Көннәр кояшлы булсын!

-Җирдә тынычлык булсын!

-Барыбызга да хәерле көннәр!

-Көнебез хәерле үтсен!

Укучылар бер-берсенә хәерле көн телиләр, елмаялар.

         (2 мин)

2. Актуальләштерү  (өй эшен тикшерү, үткән материалны кабатлау. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру)

-Укучылар, хәзер  өй эшен тикшерәбез.  Сезгә  өй эше итеп  нәрсә  бирелгән иде?

-Әйе, дөрес.

-Укучылар, узган дәреснең уку мәсьәләсе нәрсә иде? Кем әйтә?

-Дөрес.

-Ә хәреф белән аваз арасында аерма бармы?

-Нәрсә белән аерыла?

-Дөрес, шулай.

-Кайсы сузык хәрефләр бер генә авазга билге булып йөри?

-Кайсылары берничә авазга билге булып йөриләр?

-Хәзер Сималтиниус раунд тэйбл структурасын файдаланып, карточкалар белән эшлибез. Һәрберегездә бертөрле карточкалар. Бирелгән сүзләрне ике баганага аерып язарга. 1 нче баганага сузык хәрефләр 1 аваз белдергән сүзләрне, 2 нче баганага берничә аваз белдергәннәрне язарга. 1 минут вакыт бирелә.

    Якты, буран, тел, уен, бию, шәһәр, сер, мәктәп, гадәт, шәхес, кием, аваз, юеш, иҗат, су, бакча.

Карточкаларыгызны түгәрәк буенча  иптәшләрегез белән алмашыгыз һәм тикшерегез. 30 секунд вакыт бирелә.

 -Хәзер беренче өстәлнең 2 нче укучысы 1 нче баганадагы сүзләрне укый. Молодец.

3 нче өстәлнең 3нче укучысы 2 нче баганадагы сүзләрне укый.

-Әйе, дөрес.

Мәкальләр язып килергә.

 3 укчы җавап бирә.

-Узган дәреснең УМ  бер яки берничә авазга билге булып йөргән сузык аваз хәрефләрне билгеләү.

-Бар.

-Авазны ишетәбез һәм әйтәбез, хәрефне күрәбез һәм язабыз.

а, ә, у, ү,ө,и

я,ю,е, э,ы,о,ё

  1. Буран,шәһәр,мәктәп,гадәт, аваз, су, бакча.
  2. Якты,тел,уен,бию,сер,шәхес,кием, юеш

Укучылар карточкалар белән алмашына, тикшерәләр.

Җавап бирәләр.

  1. Яңа материалны өйрәнү

-Укучылар, тактга  карыйк әле. Монда сезгә сүзләр бирелгән. Төшеп калган хәрефләрен куегыз һәм дәреснең уку мәсьәләсен билгеләгез.

Сәгать, пальто, мәгънә, берьюлы, сигезьеллык, алъяпкыч.

-Нинди хәрефләр төшеп калган?

- Сез әлеге сүзләргә ь ме, ъ мы билгесе куярга кирәклекне нәрсәгә таянып яздыгыз?

-Укучылар, бу сүзләрне дөрес язу өчен нәрсәне  белергә кирәк?

-Без аны өйрәндекме әле?

-Димәк, дәресебезнең темасы: ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы. (Тактага тема язылган була. Ачыла.) Дәфтәрләрне ачалар, число, сыйныф эше, теманы язалар.)

-Укучылар,  Сезнең алдыгызда Ь һәм Ъ хәрефләренең патшлыгы. Патшалыкның  ачкычлары югалган. Аларга без генә  ярдәм итә алабыз.

-Әлеге сүзләргә таянып, без кагыйдә чыгарсак, ачкычлар табылыр. Димәк, без ь һәм ъ авазларын төшереп калдырып әйтеп карыйк.

Сәгать сүзен тикшерик.  Укучылар, бу сүз ничә иҗектән тора? Иҗекләр нинди?

-Ә укыганда икенче иҗек тә ничек әйтелә?

-Ничек уйлыйсыз, нәрсә тәэсир итә?

Димәк, ь  хәрефе бу  иҗеккә ничек тәэсир итә?

 -Моннан нинди кагыйдә туа?

-Пальто сүзе. Нинди телдән кергән сүз?Ь билгесен төшереп калдырып әйтегез әле?

-Нинди аерма?

-Ь билгесе ни өчен кулланган?

-Димәк, икенче кагыйдә  нинди һәм кем әйтә?

Мәгънә, микъдар сүзендә калынлык ни өчен кулланыла? Уйлагыз әле!

-Нәрсәне калынайта?

-Димәк,  тагын нинди кагыйдә чыга?

-Берьюлы, сигезьеллык, алъяпкыч сүзләренә игътибар итик.

  ь һәм ъ билгеләр нәрсә өчен хезмәт итә?

-Нинди хәрефләр алдыннан килгәндә?

-Кем әйтә кагыйдәне?

-Булдырдыгыз. Кагыйдәләр чыгарылды, Патшалыкның бөтен ачкычы да табылды.

-ь һәм ъ билгесе төшеп калган.

-Әлеге сүзләр шулай языла.

-Кагыйдәне.

-Юк.

-Ничек?

- ике иҗектән тора.

Беренче иҗек нечкә, икенчесе калын.

Нечкә.

Ь билгесе

нечкәртә

калын укылырга мөмкин булган иҗекне нечкә әйтелешен тәэмин итә. (патшалыкка кагыйдәне куя)

Рус теленнән. Палто.

Л калын әйтелә.

Л ны нечкә әйтер өчен

Рус теленнән кергән сүзләрдә кулланыла. Үзенең алдында торган тартык нечкә әйтелешен белдерә. (патшалыкка кагыйдә куела)

Калынайту өчен.

К,г хәрефен

 ъ үзенең алдында килгән К, г хәрефен  къ, гъ итеп белдерү өчен

-Аеру өчен

-Е,ю, я

Ь һәм ъ билгесе я,ю,е алдыннан килгәндә аеру билге булалар.

  1. Материалны

ныгыту

-Укучылар, сезнең алдыгызда ак битләр һәм фломастерлар. Сез хәзер ь,ъ хәрефләренең  кулланылу үзенчәлекләрен модельдә күрсәтергә тиеш. (Модельләр тикшерелә, җыела, эленә) Модель яклана.

Физкультминутка

-Укучылар, барыбыз да бастык. Хәзер ял итеп, хәрәкәтләнеп алыйк. Мин сораулар бирәм, җавапта сез берләшергә тиеш.

 яшь сүзендә ничә аваз ?

Юкә сүзендә ничә аваз ?

ваза сүзендә ничә аваз?

 юл сүзендә ничә аваз?

яшьлек сүзендә ничә хәреф?

Дәфтәрдә эш.

-Укучылар, дәреслекләрне ачтык. 421 нче күнегүне дәфтәрләрдә эшлибез.  Биремен укыйбыз, сүзләрне таблицага тутырабыз.

  1. Альбом, фонарь, физкультура,апрель,нефть, медаль.
  2. Ямьле, дөнья,табигать, сәгать, шагыйрь, шөгыль, Мәрьям.
  3. Берьюлы,бишьеллык.
  4. Мәгънә,тәкъдир, игътибар, тәкъдим.
  5. Кулъязма, ашъяулык, аръяк

-Укучылар, таймд пэа-шэа структурасын кулланып, янәшә утыручылар башта берсе укый, аннан соң икенчесе. Кем чәчә сарырак,  шул башлый. Вакыт бирелә.

(30 секунд) Аннан соң икенчесе.

- 3 нче өстәлдәге 1 номер укый.

-Хәзер тагын бер күнегү эшлибез. Ул 422 нче күнегү. Биремен укыйбыз. Эшлибез.

Укучылар модель төзиләр.

Модель яклана

3 аваз,

4  аваз,

4  аваз,

 3 аваз,

 6 хәреф

Укучылар күнегүне эшлиләр.

Айгөл, Мәгъфүрә, Камил, Илсөяр, Гөлнара, Шамил, Тәлгать, Гөлназ, Тәгъзим, Илгиз, Әкълимә, Гыйльман, Сәгъдия, Гамил, Фаикъ, Фаил, Фәннур, Равил, Альберт, Мәгъсүм, Илнур, Эльвира, Сәгыйть, Альбина, Рамил.

5.Йомгаклау(белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә)

-Укучылар, бүген без нәрсә турында сөйләштек?

-Ничә кагыйдәгә нигезләнеп куела әлеге хәрефләр?

Ь хәрефе кайчан языла?

Ъ хәрефе кайчан языла?

Дәрестә актив катнашкан укучыларга билге куела. (Үзбәя)

Ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы турында.

5

-калын укылырга мөмкин булган иҗекне нечкә әйтелешен тәэмин иткәндә

-Рус теленнән кергән сүзләрдә кулланыла. Үзенең алдында торган тартык нечкә әйтелешен белдергәндә

Ъ билгесе

-ъ үзенең алдында килгән К,г хәрефен  къ, гъ итеп белдерү өчен

-Ь һәм ъ билгесе я,ю,е алдыннан килгәндә аеру билге булалар.

6.Өй эше

Укучылар,өй эше 423 нче күнегү 1 төркем

                             424 нче күне 3 төркем

                             425 нче күнегү 2 төркем (аңлатма бирелә)

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

   


Бирелгән сүзләрне ике баганага аерып язарга. 1 нче баганага сузык хәрефләр бер  аваз белдергән сүзләрне, 2 нче баганага берничә аваз белдергәннәрне язарга.

 Якты, буран, тел, уен, бию, шәһәр, сер, мәктәп, гадәт, шәхес, кием, аваз, юеш, иҗат, су, бакча.

         Бер аваз белдергән сүзләр

берничә аваз белдергән сүзләр

Бирелгән сүзләрне ике баганага аерып язарга. 1 нче баганага сузык хәрефләр бер  аваз белдергән сүзләрне, 2 нче баганага берничә аваз белдергәннәрне язарга.

 Якты, буран, тел, уен, бию, шәһәр, сер, мәктәп, гадәт, шәхес, кием, аваз, юеш, иҗат, су, бакча.

         Бер аваз белдергән сүзләр

берничә аваз белдергән сүзләр


Сәгат . , пал . то,

 мәг . нә, бер . юлы,

сигез . еллык,

ал . япкыч.

Сималтиниус

раунд тэйбл

Таймд пэа-шэа

Ь билгесе калын укылырга мөмкин булган иҗекне нечкә әйтелешен тәэмин итә.

Рус теленнән кергән сүзләрдә кулланыла. Үзенең алдында торган тартык нечкә әйтелешен белдергәндә

Ь  билгесе я,ю,е алдыннан килгәндә аеру билгесе  булалар

Ъ билгесе я,ю,е алдыннан килгәндә аеру билге булалар

Ъ билгесе

-ъ үзенең алдында килгән К,г хәрефен  къ, гъ итеп белдерү өчен

Ъ билгесе

-ъ үзенең алдында килгән К,г хәрефен  къ, гъ итеп белдерү өчен


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

-Көннәр кояшлы булсын! -Җирдә тынычлык булсын! -Барыбызга да хәерле көннәр! -Көнебез хәерле үтсен!

Слайд 2

Бер аваз белдергән сүзләр Берничә аваз белдергән сүзләр Буран Якты шәһәр тел мәктәп уен гадәт бию аваз сер су шәхес бакча кием юеш

Слайд 3

Тема: ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы

Слайд 4

Ь һәм Ъ хәрефләренең дөрес язылышы Ь хәрефе Ъ хәрефе Калын итеп укылырга мөмкин булган иҗекне нечкә әйтелешен тәэмин итә. Мәсәлән: ятьмә, табигать, ямьле ъ үзенең алдында килгән к, г хәрефләрен къ, гъ авазы итеп белдерүләрен күрсәтә. Мәсәлән: вәгъдә, игътибар, дикъкать 2. Рус теленнән кергән сүзләрдә кулланыла. Үзенең алдында торган тартык нечкә әйтелешен белдерә. Мәсәлән: альбом, декабрь, нефть 2. Ъ билгесе я,ю,е алдыннан килгәндә аеру билге була. Мәсәлән: кулъязма, алъяпкыч 3. Ь билгесе я,ю,е алдыннан килгәндә, аеру билге була. Мәсәлән: бишьеллык, берьюлы

Слайд 5

ь ъ Үзеннән лда торган тартыкларны нечкәртә Калын укылырга мөмкин булган иҗекне нечкәртә Аеру билгесе Къ, гъ дип укылышын белдерә Аеру билгесе Альбом, фонарь, физкультура, апрель,нефть, медаль Ямьле, дөнья,табигать, сәгать, шагыйрь, шөгыль, Мәрьям Берьюлы, бишьеллык. Мәгънә, тәкъдир, игътибар, тәкъдим Кулъязма, ашъяулык, аръяк

Слайд 6

Айгөл, Мәг ъ фүрә, Камил, Илсөяр, Гөлнара, Шамил, Тә л гат ь , Гөлназ, Тәг ъ зим, Илгиз, Әк ъ лимә, Гыйл ь ман, Сәг ъ дия, Гамил, Фаик ъ , Фаил, Фәннур, Равил, Ал ь берт, Мәг ъ сүм, Илнур, Эл ь вира, Сәгыйт ь , Ал ь бина, Рамил.

Слайд 7

Өй эше 423 нче күнегү (1 төркем) 424 нче күнегү (2 төркем) 425 нче күнегү (3 төркем )



Предварительный просмотр:

ТР Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбе

“Минем педагогик осталыгым”

эссе

                             

                                  Эшләде:  Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбенең

                                         татар теле һәм әдәбияты укытучысы                    

Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфия кызы.

2018 нче ел

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез,

Сез иң гүзәл кеше икәнсез...»

Ф. Яруллин

Мин – укытучы... Электән халкыбыз укытучыны Остаз дип йөрткән, аны  зурлаган.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли.  Халкының тарихын өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән  балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса,  милләт өчен янып-көеп яшәргә  теләсә,  димәк, минем бурычым үтәлгән була.

Мин ничек эшлим? Минем укучыларым ничек укый? Халкымның бай мирасын яшь буынга тапшыра аламмы? Бүгенгечә эшләсәм, халкымның киләчәге алдында кызарырлык булмасмы? Мин белем биргән балалар тормышта үз юлларын таба алырлармы? Моңа мин нинди өлеш кертәм соң?  

        Мин – укытучы... Балачак хыялымны тормышка ашыруда беренче адымнарымны ясыйм… Үз гомеремдә күпме эчкерсез җаннарга белем дигән гаҗәеп сихри дөнья ишекләрен ачарга, алар күңелен җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатлар белән генә бизәргә тиешлегемне аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлап кайтып, хезмәтемне Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбендә башлап җибәрдем. Бүген менә уйланам да хәйран калам. Хезмәтем искиткеч җаваплы бит.

         Минем алда – күзләр, күзләр... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру.

Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү.

Һәр баланың үз дөньясы... Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Белем алу өчен иң кирәкле шарт – укучы-укучы, укучы һәм укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм.

Һәр баланың үз мөмкинлеге… Укучыларны бер-берсе белән чагыштырмыйча, һәрберсенең үсешен аерым күзәтәм.  Фәнне авыр үзләштерүче бала да дәрескә куркып керергә, киеренке халәттә утырырга тиеш түгел. Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка  ирешерлек итеп планлаштырам. Укучыга индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру баланың үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын.

Телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Укытучының бурычы – уку материалының эчтәлегенә, балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләренә туры китереп сайлап ала белү. Хәзерге заман мәктәбендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану уку мотивациясенә, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә, проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару юнәлешләрендә ярдәм итә. Фәнни-гамәли конференциягә презентацияләрне укучылар үз көчләре белән әзерлиләр. Үзем дә төрле дәрәҗәдәге педагогик тәҗрибәмне гомумиләштеререп, шулай ук укучыларның иҗади эшләрен мәгариф хезмәткәрләре социаль челтәрендәге персональ сайтка https://nsportal.ru/agzamova-gulnara-kanofeevna  куеп барам.

Укучыларның, фән белән кызыксынуларын арттыру өчен уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, берләштерелгән дәрес, дәрес-экскурсия,  дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, өлкән сыйныфлар белән дәрес-дискуссия, дәрес-диспут, семинарлар, проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм.

Балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур. Уенны бигрәк тә 5 – 6 сыйныф укучылары ярата. Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Шуны истә тотып, мин дәресләрдә уеннар кулланам һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәм.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү – укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, үзләре дә өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.

        Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Мин 21 ел хезмәт дәверендә шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам.

Миннән дә бәхетле кеше юк сыман: хезмәтем, укучыларым, җанымны аңларлык гаиләм – ирем, балаларым, туганнарым бар. Әле яшәешемә көч өстәп, киңәшләрен биреп торучы әти-әнием исән-сау. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дусларым янәшәмдә.

Яшәү мәгънәсе җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Минем укучыларым да таулар күчерердәй сәламәт, көчле вакытларын, зиһен сәләтләре иң зур мөмкинлекләргә ия булган елларын үз максатларына ирешү юлында фидакарь хезмәт белән уздырсалар иде. Алар күңеленә кешелеклелек, олы җанлылык, шәфкатьлелек орлыклары сала алган булсам иде. Минем саф йөрәгем һәм изге теләкләрем, янып-көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым балалар күңелен җылытып торса иде...

Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучыларны әзерли алам икән, димәк киләчәк өметле булачак. Ә бүген аларны тормыш җилләренә бирешмәслек нык, кабатланмас шәхес итеп тәрбиялисе бар. Моның өчен көчле рух, бетмәс – төкәнмәс сабырлык юлдаш була күрсен! Иртәләрен мәктәп бусагасын атлап кергәндә, мин үз җаныма тынгы бирмәс борчуларымны, вак-төяк матди мәшәкатьләремне һәм бетмәс-төкәнмәс моң-зарларымны онытып торсам иде...

Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!

Яраткан эшне генә бөтен күңелең биреп башкарып була. Кеше гомеренең асылы – киләчәк өчен изге эшләр кылу. Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе гел дә булса иде.