Татарская литература

Бурганова Гульнара Насимовна

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тукай районы

МБГББУ “Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Ана хакын хакласаң...”

(Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”

повесте буенча йомгаклау дәресе)

(Татар әдәбияты, 7 нче класс)

Тукай районы Калмаш

урта гомуми белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

 Борһанова Гөлнара Нәсим

кызының дәрес эшкәртмәсе

ТЕМА: “Ана хакын хакласаң...”

  (Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау      дәресе)

МАКСАТ: 1. Әсәрдәге Акъәби образына бәйләп, ана хакы, кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу.

2. Ана васыяте, аны үтәү һәркемнең изге бурычы булуын укучыларга җиткерү. Олыларга, туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

3. Акъәбинең уллары, кызлары, киленнәре, оныкларындагы күңел бушлыгы, мәҗбүри эшләнгән яхшылык турында сөйләшү.

ҖИҺАЗЛАУ: дәреслек, сүзлек, сандык әйберләренең рәсемнәре, язучыга багышланган презентация, тест, Акъәбинең рәсеме, магнитофон.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

  1. Оештыру моменты.

Исәнмесез, балалар, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәреснең темасы белән таныштырганчы, минем сезгә шагыйрь Зөлфәтнең шигъри юлларын китерәсем килә:

    Тел ачылгач әйтә алсаң “Әни!”-дип,

    Тел ачылгач әйтә алсаң “Әти!”-дип,

    Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

    Туган телең әле бу булмас.

    Соң минутта әйтә алсаң “Әни!”-дип,

    Соң минутта әйтә алсаң “Әти!”-дип,

    Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

    Туган телең менә шул булыр.

  1. Төп өлеш.

1)Чыннан да, балалар, туган тел, туган ил, әти, әни сүзләре – һәркем өчен дә иң газиз, иң кадерле сүзләр. Дәрестә бүген сүз шулар турында барачак. Без Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренә нигезләнеп, Ана хакы турында сөйләшербез. Әйе, ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-ана алдындагы бурычы темасы кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши. Ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә кискенләште, кешеләрнең күңелләре тупасланды, җирдә шәфкатьсезлек артты.

    Күренекле әдип Ә.Еники, язучы буларак, моның шулай була башлавын 1965 нче елда ук күргән. Язучыларның осталыгы алдан күрә белүдә. Әмирхан Еники 1965 нче елда язылган “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә ана хакы, тәрбия, буыннар бәйләнеше проблемаларын яктырта.

2)Башта әсәрнең язылу чорына игътибар итик. Бу чорда илдә нинди үзгәрешләр була?

- сугыштан соң тормыш җайга килгән чор,

- яңа нефть ятмалары табыла,

- яңа шәһәрләр барлыкка килә һәм халык күпләп авылдан шәһәргә кача башлый.

3)Бу әсәрне Ә.Еники өлгереп җиткән көчле язучы булып тәкъдим итә. Аның бу чорда язылган әсәрләре бик камил, тирән фикерле. (презентациядән язучы турында бер цитата укыла).

4)Ә хәзер “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча сөйләшәбез. Әсәрнең жанрын билгелибез.

    - Язучы әсәрен озын хикәя дип атаса да, ул повесть жанрына туры килә. Әсәрнең бер сюжет сызыгы бар, бер төп герое бар – Акъәби, вакыйгалар шуның тирәсендә бара. Вакыйга берничә ай бара. Бару урыны – башта авылда, аннан соң шәһәрдә.

Укучылар, әсәрнең идеясе нәрсә? Ни өчен Ә.Еники, каләм тотып, өстәл артына утырган?

-Автор телнең, гореф-гадәтләрнең, шулар белән бергә милләтнең юкка чыгуы турында әйтергә тели.

5)Укучылар, без әсәрне инде укыдык. Мин сезгә өйдә вак проблемаларны табарга кушкан идем. Ягез әле, әсәрдән нинди вак мәсьәләләр таптыгыз?

- әби - күршеләре (алар гомергә дус, тату яшәгәннәр)

- әби – Гена (Гена әбинең оныгы булса да, алар аралаша алмыйлар, чөнки тел юк. Телне саклау – милләтне саклауның бер чарасы),

- әби – Гүзәл (Гүзәл – татар милләтен саклап калуга өмет образы),

- әби – шагыйрь (шәһәрдә әбинең васыятен тыңлаучы бердәнбер кеше – шагыйрь, шагыйрь аша әсәргә автор килеп керә),

- әби – Миңлебай карт

милләтнең тарихы                                    милләт, гореф-гадәт образы

Миңлебай карт                                                    Акъәби

милләт яши (бу карт                                    гореф-гадәт тә яшәргә тиеш

йөзьяшәр итеп бирелгән)

әсәр ахырында бабай Гарифәгә Акъәбинең

учагын сүндермәскә куша

    Вак мәсьәләләрне дөрес тапкансыз, ә менә әсәрнең төп проблемасы нәрсә?

  • ӘНИ – БАЛАЛАР

6)Әсәрдәге образларга характеристика бирәбез.

- Төп образ – Акъәби.

Сез, балалар, аның исеменә игүтибар итегез әле, бер язучы да героена исемне уйламыйча бирми. Һәр әсәрдәге һәр герой исеменең мәгънәсе була. Бүгенге дәрескә безнең Алина исемнәр сүзлегеннән геройларның исемнәренең мәгънәләрен белеп килде. Алина, Акъәбинең исеме нинди мәгънәгә ия?

-Әбинең исеме Акъәби. Тугач, аңа Акбикә дип исем кушалар. Бу “олы бикә, өлкән бикә” дигәнне аңлата. Үсә төшкәч, Аксылу, кияүгә чыккач, Аккилен дип йөртәләр, картайгач, Акъәби була.

Хәзер дәреслектән Акъәби портретын табып укып бирегез миңа. (бер бала укый)

Безнең бер укучыбыз Акъәбинең рәсемен ясады. Карагыз әле, балалар, әбинең ак яулыгы нәрсәне аңлата?

(ак яулык – чисталык, пакълек билгесе. Әби саф, чиста күңелле кеше булган).

Гәүдәсенең кечкенә булуы нәрсәне аңлата?

(кечкенә һәм арык гәүдә традицияләрнең кими, бетә баруын күрсәтә. Гореф-гадәтләрнең үлем хәлендә булуын күрсәтеп, автор безне кисәтә.)

  • Әсәрдә нинди актив образлар бар?

(Миңлебай, Гөлбикә, Суфиян, Гарифә, шагыйрь)

7)Хәзер әсәрнең сюжет элементларын билгелик әле.

(тактада)                                                 (эчтәлеген балалар әйтә)

Башлам           -     башкорт даласында әби кизәк җыя, әби дала белән көн күрә

Төенләнеш    -      әби авырып китә

Вакыйгалар үстерелеше    -     әбине шәһәргә алып китәләр, анда рак авыруы табалар, балалар әбинең соңгы васыятен тыңламыйлар

Кульминацион нокта     -     сандыкның шәһәргә барып керүе

Чишелеш      -      сандыкның театрга бирелүе, әйберләрнең таралуы, балаларның әниләре әйберенә мөнәсәбәте

8)Әсәрнең кульминацион ноктасын сандыкның шәһәргә килеп керүе дидек без. Гөлбикәнең өендә сандык ничек ачыла, анда нәрсәләр була? Шуны сөйләп китик әле. (бер бала сөйли)

Сандыктагы әйберләрне әби кемнәргә васыять итеп калдарган иде соң күңелендә, язмада тыңлыйк әле. (магнитофон язмасыннан тыңланыла)

Сандыктагы әйберләрнең исемнәрен карап китик.

(тактага сүзләр алдан әзерләнеп языла, сүзлек эше башкарыла)

КАМЗУЛ         КАШМАУ         ЧӘЧКАП        КАМЧАТ БҮРЕК

ХӘСИТӘ        КҮКРӘКЧӘ(ИЗҮ)         КАМЧЫ       ЧУЛПЫ

МУЕНСА         БЕЛӘЗЕК

Сүзләрне мин укыйм, сез минем арттан кабатлагыз.

Дәфтәрдә сүзлек эше эшлибез. (укытучы һәр сүзнең мәгънәсен аңлата, рәсемен күрсәтә бара, балалар яза баралар)

САРЫ БӘРХЕТ КАМЗУЛ – бәрхеттән тегелгән, кырыйлары кыйммәтле ташлар белән бизәлгән хатын-кыз киеме. (Гөлбикәгә аталды)

ЧӘЧКАП – хатын-кызларның чәчен һәм толымнарын каплау өчен тукымадан ясалган баш киеме. (Сылубикәгә)

КАШМАУ – алгы ягы сәйлән, тәңкәләр, асыл ташлар белән бизәлгән хатын-кыз баш киеме. (Сылубикәгә)

ХӘСИТӘ – алтын-көмеш акчалар, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, күлмәк өстеннән күкрәкчә киеп куела торган бизәнү әйбере. (марҗа киленгә)

КҮКРӘКЧӘ (ИЗҮ) – хатын-кызларның түшне каплап кия торган киеме.

ЧУЛПЫ – чәч толымына кушып үрелә торган тасмага таккан тәңкәләр.

МУЕНСА – кыйммәтле ташлар белән ясалган, муенга тага торган бизәнү әйберсе.

БЕЛӘЗЕК – кулга кия торган бизәнү әйберсе.

9)Сандык – традиция символы, анда бөтен гореф-гадәт тупланган.

- Сандыкны ачу белән өстә нәрсә ята? (кәфенлек) Ул нәрсәне аңлата? (балаларны, әниләренең васыятен тыңлап, шушы кәфенлеккә төреп күммәгән өчен ачулана; кәфенлекнең өстә булуы сандыктагы бөтен әйбернең, димәк, традицияләрнең күмелүен аңлата)

- Кәфенлек астында нәрсә? (камчат бүрек)

- Камчат бүрекне әби кемгә васыять итә? (олы улы Суфиянга) Ни өчен? (Суфиян баш, баш бала буларак, атасыннан калган камчат бүрекне киеп, ул гореф-гадәтне дәвам итәргә тиеш)

- Ә Суфиян дәвам итәме? (юк) Ни өчен? Аның портретын табыгыз әле, нинди детальгә игътибар иттегез? (Суфиянның аягы кәкре итеп бирелгән, димәк, ул аягында нык басып тормый, шуңа күрә ул традицияне дәвам итмәячәк)

- Сандыктагы нинди әйбер генә аларны кызыксындыра? (камчы) Ни өчен? (Суфиян: “Вот это реликвия!”-дип шатлана. Суфия – хәрби кеше, аның кулына камчы – власть килә. Ә хәрби кешеләргә власть бирсәң, ул милләттән кол ясый, аның төбенә балта белән чаба. Ул камчыны Генага бирә. Ә Гена бөтенләй традициясез кеше. Ул милләтне камчы тотып куалап торачак. Бу Ә.Еники фикере.)

10)Ни өчен әсәр “Әйтелмәгән васыять” дип атала? (буыннар арасындагы бәйләнеш өзелде. Буын васыятьне әйтеп калдыра алмады. Гөлбикә буыны үз кыйбласы белән хәрәкәт итәргә тиеш була, чөнки ул буыннар тәҗрибәсен тыңларга, өйрәнергә телим.)

11)Хәзер миңа йомгаклап әйтегез әле. “Әйтелмәгән васыять” повестеның темасы нәрсә? (Әсәр буыннар бәйләнеше өзелү турында. Бәйләнеш өзелүнең төп сәбәбе – урбанизация. Автор шуны күрсәтергә тели.)

12)Ә хәзер тест эшләп алабыз.

13)Дәрескә йомгак ясыйбыз.

- Акъәби дөньяда ана кешегә куелган бурычны үтәгәнме?

- Ә балалары әниләре һәм әтиләре алдында бурычларын үтәдеме?

- Бүгенге көндә Акъәби хәлендә калган кешеләр бармы? Безнең әйләнә-тирәдә дә алар юкмы? Алар ничек яшиләр икән?

- Ә сез Акъәбинең балалары булсагыз, нишләр идегез?

Әйе, балалар, сезнең үзегезнең дә өйләрегездә сезне үстерүче әти-әниләрегез, әбиләрегез бар. Без барыбыз алар алдында бурычлы.

  • Өйдә сез “Мин Акъәбинең баласы булсам нишләр идем” дигән темага инша язып килерсез.
  • Билге кую; дәресне йомгаклау.