Эссе

Хабибуллина Ильназ Салимовна

Эссе         

Мин гап-гади авыл укытучысы, 

 Әнидән үк күчкән каныма. 

        Балаларга белем өләшәм мин, 

      Рәхәт табам шуннан җаныма.

 

Укытучы! Бу сүз никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган. Белем бирү, бала күңеленә тәрбия орлыклары салу, заманча технологияләр белән кораллану - һәммәсе безнең өскә йөкләнгән. Илдә, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр укытучыга яңа таләпләр куя. Нинди соң ул заман укытучысы? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый. Замана укытучысы- ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Минемчә, һәр укытучы үзенең дәресенә зур әзерлек, яңалыклар белән ке- рергә тиеш. Кырык биш минут... Күпме бу, әллә бик әзме? Гасырлар югарылыгыннан чыгып фикер йөрткәндә, кырык биш минут – мизгел. Ә укучылар өчен? Алар кырык биш минутлык һәр дәресне үзләренчә бәяләрләр иде, минемчә. Балалар өчен кайбер дәресләр гасырдан да озын тоеладыр, ә кайберләре минут эчендә узып китә. Укытучы шушы ике якны

берләштерергә тиеш, ягъни сизелмичә узган дәресләрдә укучылар күңеленә, аңына халкыбызның гасырлар буена тупланган акылы, фәлсәфәсе, кануннары кереп калсын иде. Минемчә, мондый беренче карашка шактый катлаулы булган максатны тормышка ашыра алган укытучы, чыннан да, укучылар күңелендә урын алырга хаклы. 

Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә... 
Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора. 
Мин тәкъдим иткән биремнәр укучының проблемасына әйләнергә, аның яшәеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. Минем максатым: укучыда иҗади мөмкинлекләрне ачу, үзенең сәләтле булуына баланы ышандыру. 
Хәзер бит искечә генә укытып булмый. Гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Үзеңнең фәнең буенча кабул иткән яңалыкларны түкми - чәчми балаларга җиткерү-  бу безнең төп бурычыбыз. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.   Бүген мәктәпләр яңа белем стандартларына күчте. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар — минемчә, түбәндәгеләр: үз фәнен су кебек эчү, түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату. Ул укучыларны гына өйрәтми, ә үзе дә алардан өйрәнергә сәләтле.Уздырган әңгәмәләре, биргән һәр дәресе кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырсын өчен ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Югыйсә, борынгылар юкка гына: «Кем алга бармый, шул артка тарта», — димәгән. Белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый, дип саныйм. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә булып, үзенең һәр гамәлен әхлак законы белән үлчәп яшәргә бурычлы.Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында.

Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә. Укытучы булу кыен, әмма мөмкин. Иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхетсез булган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек» формуласын кыйбла итеп тотарга тиеш. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы — танылу, ягъни куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларыңның, ата-аналарның, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Хәзерге чорда нинди генә технологияләр куллансак та, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүгә игътибарны көчәйтмичә, уңышка ирешә алмаячакбыз.

         Бала тәрбияләү, аңа белем бирү – гомер буе бәхәсле мәсьәлә булып торган. Тәрбия һәм белем бирүнең мәңге, тутыкмас, мәңге күгәрмәс үз нигезләре бар. Алар - халык педагогикасы нигезләре. Югары әхлакка корылган шушы белемне нигез итеп алсак, камиллеккә ирешүдә зур адымнар ясар идек, тәрбия һәм белем бирү үз-үзен аклар иде дип уйлыйм мин.
Укытучы - тормыш образы үрнәге ул. Тормышы, яшәеше,  үзенең биләгән урыны белән үрнәк булырга тиеш. Буыннан-буынга кешелек идеалларын тапшыручы да булып тора бит ул. Ватанын, ил тарихын, тарихи бөек шәхесләрен барлап, балаларга җиткерүче көч тә әле ул.  Иҗади вәзгыятьтә  тулы канлы тормыш белән яшәргә тиешле шәхес формалаштыру юлында армый-талмый эзләнүләр алып барырга бурычлы.Мин дә бала шәхесенә карата сакчыл, гуманлы булырга тиешлекне аңлап эш итәм.Кешеләргә карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләүне үзмаксат итеп куйдым.

Замана таләбе буенча фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне отышлы дип табам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Өй эшләре биргәндә, гомумән, индивидуаль якын килү сорала. Укытучы буларак та, әни буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк. Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән, ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була. Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке халәтен яхшы чамаларга кирәк. Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга хирыстыр. Һәм башкалар, һәм башкалар... Иманым камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли- эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.

Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? - дисәләр,

Сөенечем таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,рухи матурлык телим.