Эх, кыш матур...05.02.2014 - 16:20
Эх, кыш матур!
...Салкыннары, бал кортлары кебек,
Бит очларын чеметеп алалар.
Эх, кыш матур!
Хәтта әремнәр дә
Алка тага кышын бу якта.
Өермәле дулкыннарга охшап,
Урманнары кала як-якта. (Миннур Сафиуллин)
Кая ашыгасың?25.02.2012 - 21:24
Дөнья чиксез, табалмассың ахырын,
Һаман башында син.
Ул ашыкмый, кабаланмый...
Ә син...
кая ашыгасың?
Рәдиф Гаташ
барлык телләр дә...25.02.2012 - 21:18
Тормыш гүзәл булсын өчен,
Җир халкына дөньядагы
Үзе тудырып үстергән
Барлык телләр дә кирәк,
Барлык телләр дә кирәк! Рәшит Бәшәр