"Инновационная деятельность на базе КФУ".

Садриева Алия Габдулловна

Мәктәптә татар әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар әдәбияты фәнен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Әлеге предмет буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү укучыларның белемен бәяләү күнегүләре аркылы да тормышка ашырыла. Татар әдәбиятын укытканда белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү өчен укучыларның белемнәрен тикшерү бик әһәмиятле эш. Кайбер төр күнегүләр укучылардан иҗади эшчәнлекне сорый. Укучыларның иҗади эшләр белән шөгыльләнүе аларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә. Мәктәптә укучыларның татар әдәбияты буенча белемнэрен тикшерү эшләрен оештыру бу предметны укытуның бик мөһим һәм аерылгысыз компоненты булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_fne_buencha_belemnrne_byalu.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

 Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның  татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикшерү-бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен, аерым темаларның, әсәрләрнең, язучы иҗаты һәм әдәби чорларның үзләштерелү дәрәҗәсен, укучының иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерү осталыгын, аны мөстәкыйль анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген  ачыкларга мөмкинлек бирә.

Бу эш барышында гадел бәяләү, моның өчен тикшерүгә тәкъдим ителгән биремнәрнең катлаулылыклары ягыннан бердәй, тигез дәрәҗәдә булуы мөһим. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүнең системалы булуы икенче шартны тәшкил итә. Системалылыкка бәяләүне өч этапта үткәрү аша ирешергә мөмкин: тематик, агымдагы һәм йомгаклау характерындагы эшләр. Тикшерү эшенең бу рәвешле оештырылуы укытучыга укучының татар әдәбиятыннан белемнәрен мөмкин кадәр объектив бәяләргә, чирек билгесен дөресрәк билгеләргә ярдәм итә. Татар әдәбиятын укытуның үзенчәлекләрен күздә тотып, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү объектив нәтиҗәләр бирсен өчен, иң кулай эш төрләрен куллану, эшчәнлекнең һәр төре буенча билгеле бер ысуллардан файдалану уңышлы. Шушы максатлардан чыгып, тикшерү эшләренең төрләре билгеләнә:

 Уку күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку,  әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән уку, текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлап, эчтән уку һәм кирәкле информацияне табу һ.б.

Сөйләм күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең эчтәлеген бәян итү яки тәкъдим ителгән аерым өзекләрен яттан сөйләү, әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзеп, хикәяләп сөйләү, бирелгән темага хикәя төзеп сөйләү, язучының биографиясе, әдәбиятның аерым чорлары хакында сөйләү, әсәргә карата үз мөнәсәбәтен җиткерү, автор текстына нигезләнгән монологик сөйләм әзерләү, аерым әсәрләр, әдипләр, әдәби чорлар милли йолалар һ.б. хакында диалог кору.

Язу (язма сөйләм культурасын) күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр:  әдәби әсәр буенча куелган сорауларга язмача җавап әзерләү, әсәргә мөстәкыйль бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение, сочинение һәм әсәргә яки билгеле бер темага  мөнәсәбәтле хикәяләр һ.б. язу.

Анализ күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрне бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең төр һәм жанр үзенчәлекләрен табу, геройларга, образлар системасына бәя бирү, автор һәм хикәяләүченең вазифасын ачыклый алу, образларның мәгънәләрен табу, стиль, тел-сурәтләү чараларын табу һәм тексттагы функциясен билгеләү, сюжет барышын тикшерү, сюжет элементларын табу, тема-проблема, идеяне билгеләү, әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әдәби чорларны чагыштыру һ.б.

Әлеге бирем төрләреннән тыш, укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерү максатыннан тестлар, тест тибындагы биремнәр куллану да уңышлы санала. Тестларның уңайлылыгы аларны тикшерү эшен тиз, төгәл оештырырга, дөрес һәм дөрес булмаган җавапларны чагыштырырга мөмкинлек бирә, моннан тыш, укучыга татар әдәбиятыннан бердәм дәүләт (республика) имтиханына әзерләнү барышында да ярдәм итә ала.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укыганда, “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, дөрес интонация һәм басымны куеп, әмма әдәби әйтелештә 2-3 хаталар җибәреп укыганда, “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, әдәби әйтелештә 4-6 орфоэпик хаталар җибәреп, басымны ялгыш куеп укыганда һәм уку тизлеге тиешле нормада булмаган очракта “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламыйча, 7 дән артык орфоэпик хаталар җибәреп укыганда һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламаган очракта “2”ле куела.

Сый-
ныф

хәреф саны

иҗек саны

сүз саны

5

355—600

415 — 650

155—235

160— 250

65— 105

70— 110

Укучыларның 1 минутта уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:

Игътибар итегез. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән
чагыштырганда, 5  нче сыйныфта   40 процентка
югарырак була.

Игътибар итегез:  укуның төп максаты — текстның дөрес укылуына һәм
эчтәлеген аңлауга ирешү;

  1. укуны тикшереп бәя биргәнче, укучылар, укуны бәя-
    ләү нормалары белән таныштырылып, текст белән эшләү
    күнекмәләре алырга тиеш.

Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү.

Уку – график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү һәм аны мәгьнәви берәмлекләргә бүлүне үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, аңлауның – сәнгатьле уку санала. Дөрес уку – әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек, һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укуы дөрес уку була. Йөгерек уку – укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә. Сәнгатьле уку – текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә. Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнеү төп шарты булып тора.

Сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле булмаган, эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик сөйләм, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча өстәмә сораулар биргәндә генә корылган әңгәмә өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог һәм бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаган очракта “2”ле куела.

Анализ күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрне бәяләү

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләр аңлап, урынлы кулланылса, анализ нигезле булып, җавап теоретик яктан югары оештырылса “5”ле куела.

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап та, аларны  куллану барышында аерым төгәлсезлекләр күзәтелсә, анализ эчтәлек сөйләүгә “борылса”  “4”ле куела.

Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләр кулланылып та,  күренешкә туры килмәгән һәм хаталар ясалган, анализ әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләүдән генә гыйбарәт булган очракта “3”ле куела.

Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында укучы әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булып, аларны җавабында кулланылмаса, анализ бөтенләй ясаламаса “2”ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Язу һәм язма сөйләмне бәяләү

5-11 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан, әсәргә кагылышлы аерым мөстәкыйль язма эшләр, иҗади хикәяләр, сочинение элементлары белән изложение һәм сочинениеләр яздырыла. Сочинение элементлары белән изложение яздыру өчен хикәяләү, тасвирлау һәм логик фикер йөртү характерындагы текстлар яки әсәрләрдән өзекләр алына. Сочинение исә укучыларның әсәрне, язучы иҗатын өйрәнү барышында яки тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белүеннән гыйбарәт. Ул укучыларның әдәби әсәргә, язучы иҗатына мөнәсәбәтле фикерләрен үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан тәкъдим ителә. Язма эшләрне бәяләү барышында эчтәлеге ягыннан тулы һәм логик эзлекле язылуы, грамоталы булуы игътибарга алына:

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, эчтәлеге тулы булган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин эчтәлегендә төгәлсезлекләр булган, 2-3 орфографик һәм  пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ачылып бетмәгән, 4-6 орфографик һәм  пунктуацион яки 4-6 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ягыннан туры килмәгән, 7 дән артык орфографик һәм  пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү

1. «5»ле билгесе куела: әгәр дә эчтәлек темага туры килсә, аны бирүдә зур хаталар булмаса; плансыз яки план нигезендә эзлекле язылса, морфологик күренешләрне һәм синтаксик төзелмәләрне уңышлы кулланса; текстта образлылык һәм стиль бердәмлегенә ирешелсә; 1 орфографик яки 1 пунктуацион яисә 1 грамматик хата булырга мөмкин.

2. «4»ле билгесе куела: эчтәлек темага туры килсә, ул дөрес ачылса; берәр хата җибәрелсә, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмиятле булмаган бозу сизелсә; теле бай, образлы булса, стиль бердәмлеге сакланса, 2 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хата булырга мөмкин.

3. «3» ле билгесе куела: эчтәлекне нигездә дөрес биреп, кайбер читләшүләр, кайбер төгәлсезлекләр җибәрелсә; хикәяләү эзлеклелегендә аерым бозулар очраса, теле бай булмаса, күбрәк бер төрле синтаксик төзелмәләр файдаланылса, сүзләрне куллануда ялгышлар җибәрелсә, стиль бердәмлеге сакланып җитмәсә, теле җитәрлек дәрәҗәдә образлы булмаса, 3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик хата булса.

4. «2»ле билгесе куела: эш темага туры килеп бетмәсә, фактик төгәлсезлекләр җибәрелсә, планга туры килмичә, эзлеклелек бозылса, теле ярлы булып, кыска һәм бер типтагы җөмләләр белән язылса; стиль бердәмләге булмаса, 7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар булса.

Сочинениеләрнең күләме

Сыйныф

Бит саны

Сүзләр саны

V

1-2

100-120

Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, иң беренче чиратта, укучыларның әдәби белемен, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен, шулай ук язма эшләренең һәм телдән җавапларының нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.


                                                  ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

  • Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М.  Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986.
  • Әминев А., Сайкин Ш..  V - VII сыйныфларда әдәбият укыту методикасы. – Казан: тат. кит. нәшр., 1965.
  • Бәширова И. Сүз белән сурәт ясау: Әдәбият укытучысына ярдәмгә. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.
  • Закирҗанов Ә.М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре: Әдәбият укытучылары өчен методик кулланма. – Казан: Мастер Лайн, 1997.
  • Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000.
  • ГаниеваФ.Ә., Сабирова Л.Г. Әдәбият. 5 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.- Казан : Татар. кит.  нәшр.,2014.
  • Заһидуллина Д.Ф., Галиуллина Г.Р. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче с-флар.-Казан:Татар. кит. нәшр., 2011.