Укытучыга ярдәмгә.

презентация

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:Бизәкләрдә халкым тарихы.

Максат:

1.Укучыларны татарлар халкының сәнгатьте, милли татар орнаменты белән таныштыру. Орнаментның мәгънәсен ачыклау, аның үзенчәлеге белән таныштыру.

2.Укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм  аларның тарихлары белән таныштыру. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау.

3.Сабыйлар күңелендә  милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү.

 4.Укучыларда сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү, логик эзлеклелектә фикерләргә,чыгыш ясау өчен  тиешле мәгълүматны сайлап ала белү юлларына өйрәтү.

Дәресне җиһазлау:1) татар халык милли бизәкләре (презентация)

2) “ Халык сәнгате күргәзмәсе”

                                             Дәрес барышы

1. Оештыру мизгеле.

-Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

 -Рәхмәт!

Хәерле булсын безнең дәресебез!

Хәерле булсын безнең һәрбер эшебез!

                             2. Дәреснең максатын белдерү.

-Без нинди республикада яшибез?

-Безнең республикада нинди милләт кешеләре яшиләр  ?

-Ә без шул кешеләрне ничек аерабыз? (Кием буйлап, аралашу  теленнән, кәчтүмдәгебизәкбуйлапһәморнаменткакарап).

-Рәсемгә карагыз әле.Нинди милләт кешеләре алар?(татарлар)

-Каян белдегез?(киемнәреннән,киемдәге бизәкләрдән.)

-Алар нәрсәләр кигәннәр, атап чыгыйк әле.

-Алар матурмы?Матурлыгын нәрсәгә карап беләбез?(Төрле бизәкләргә)

-Дөрес,укучылар.Ә без шушы бизәкле милли әйберләр,җиһазларның килеп чыгышы һәм ,гомумән,алар турында беләбезме?(Бик  аз).

-Чыннанда, без борынгы җәүһәрләребез турында аз беләбез,чөнки аларның күбесе безнең хәзерге тормышта кулланылмый да диярлек.

Шигырь уку.

                                Бел син ерак бабайларның

                                Ничек итеп көн иткәнен

                                Ни иккәнен, ни чиккәнен

                                Нинди уйлар, нинди моңнар

                                Безгә калдырып киткәнен. (Р. Файзуллин)

Үткәнебезне белер өчен нәрсәгә таянабыз?(тарихка)

-Димәк,безнең әңгәмә-дәресебез нәрсә турында булыр икән?Укучылар,сезнең каршыгызда ребус бирелгән.Ребусны чишеп,дәреснең темасын  әйтегез.

-“Бизәкләрдә халкым тарихы”дип аталган (2сл.)дәресебезне башлыйбыз. Без бүген дәрестә татар милли бизәкләре турында сөйләшербез. Түбәтәй, ашъяулык, читек, калфакка бизәкләр төшерергә өйрәнербез.

Дәресебезнең эпиграфы итеп, Петр Ибаевның ялкынлы сүзләрен алдым.Динә матур итеп,укып күрсәт әле.

Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга  һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр  боларның берәрсен хәтердән җуйсак, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр”.

 Нинди ялкынлы сүзләр,чыннан да, үткәнебезне,тарихыбызны онытырга ярамый.Һәр бизәккә ниндидер мәгънә салынган. Шушы байлык белән бүген танышып,үзебезгә рухи азык алыйк.Сез дә ирекле тыңлаучылар гына  булып утырмассыз, әлбәттә, минем ышанычлы ярдәмчеләрем дә булырсыз.

3. Теманы аңлату.“Милли бизәкләр”

- “Милли бизәк дигәч”, сез нәрсәне аңлыйсыз? Нинди  әйберләрдә бизәкләр күргәнегез бар? Бизәкләрдә нәрсәләр сурәтләнгән?.

-Татар халкының гүзәл үрнәкле орнаментлары күп гасырлар  төрле әсәрләрдә  халык иҗатларында яп-якты урын тапты  :  ювелир эшләнмәләрдә нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, кабер ташларының кисеп ясалышы , баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн аяк киемнәре,торакларның бизәкләре .

Cүзлек эше.

Билгеле бер тәртиптә төзелгән нинди дә булса рәсемнең  яки сызымның ритмлы чиратлаштырылучы бизәкләрне -орнамент дип атыйлар.(4сл.)

«Орнамент» сүзе латин теленнән «ornamentum» булды , «бизәк»дигәнне  аңлата.( Орнамент ул-кабатланучы геометрик элементларга яки үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына бәйләнешле мотивларга нигезләнгән төрле формадагы график һәм скульптур бизәкләр.)

-Ә менә татар халкы нинди бизәкләрне үз итте икән соң?

Геометрик орнамент-геометрик фигуралар белән ясалган бизәк.(7сл.) Бу бизәкләрдә нинди фигуралар күрәсез?

-Күп төрле татар орнаментлары һәм бизәкләре арасында  геометрик орнамент та шактый зур урын ала. Авыл торакларында, ювелир эшләнмәләрдә һәм  тукымадагы бизәкләрдә киң кулланыла.

· дулкыннар.

·йөгереп килгән дулкыннар.

· бау.

·әйләнмәләр.

·үрелмәләр, борылма.

· тоткалар.

· йолдызлар һәм айлар һәм башкалар.

Чәчәкле-үсемлек орнаменты-бай үсемлек ,чәчәк дөньясын сүрәтләүче бизәкләр.(5сл.)

-Бу бизәкләрдә нинди чәчәкләрне күрәсез?

- Милли бизәкләрдә: ромашка, канәфер, мәк, георгина, кыңгырау, гөлҗимеш чәчәкләре бар.

-Әйдәгез кайсебер үсемлек,чәчәкләрнең бизәкләре ничек барлыкка килешен карап китик.Лалә(тюльпан)чәчәге бигрәк тә яратып кулланылган.ул 3,6,8 таҗлы булып ачылган ,бөреләнгән килеш тә булырга мөмкин.Республикабызның туграсы(гербы)нда да лалә чәчәге ясалган.Ул нәрсәне аңлаткан?(лалә-яңарыш чәчәге)Ул иртә язда беренче булып шытып чыга,җирне яңарта.

Зооморф орнамент-табигатьтәге хайваннар  сурәтләгән бизәкләр.(6сл.) Биредә табигатьтәге тере сурәтләрне күзәтергә мөмкин.Сезнең нинди сурәтләрне күргәнегез бар?

- Аеруча бу иҗатта  кошлар сүрәтләнә. Кошлар- аеруча сакланып калганы , халык иҗатының тотрыклысы. Кошлар беләнкүп ышанунар, әкиятләр һәм риваятьләр бәйләнгән.

.             Үрдәк сүрәтләре.

·        Очучан тычканнар сүрәтләре .

·        Парлы атлар һәм җайдакларның схематик сүрәтләре.

·        Ерткычлар - арысланнарның яки юлбарыс башларының схематик сүрәтләре.

-Татар халкы күбрәк нинди төсләрне кулланды икән?

- Милли бизәкләребезнең нигезен яшел, шәмәхә, зәңгәр, алсу, сары төсләр тәшкил иткән. Яшел төс - яшәү билгесе, зәңгәр – тынычлык, күк йөзе, сары – кояш, алтынсу – затлылык төсе буларак сурәтләнә.

-Бу эшләрендә бизәкләүчеләр, чигүчеләр нәрсә күрсәтергә, нәрсә әйтергә  теләделәр икән?

Укучы:- Милли бизәкләребез чишмә башы – ул Болгар чоры халык иҗатына керә. Болгарлар утны, һаваны, суны, кояшны изгеләштергәннәр. Кояш, су, ут символлары болгар бизәкләрендә бик бай. Алар болгарларның бронза көзгеләрендә, чүлмәкләрендә еш күзәтелә. 17 ботактан торган “Тормыш агачы” болгар сынлы сәнгатендә очрый. Ул явыз рухлардан саклану өчен кулланылган. Шулай ук кош-корт, поши, канатлы барс, ат, аю кыяфәте биреп ясалган савытлар булган. Янәсе алар савыттагы ризыкны явыз рухлардан саклый.

Ислам дине җанлы әйберләрне сурәтләү гөнаһ санаган,  шуңа күрә болгарлар чәчәкләр сурәтләре ясауга ирешкәннәр. Табигатьтәге матур чәчәк, яфраклар, хыял белән бастырып ачык төсләр, гади формалар аша чигүле бизәкләр булып читекләр, камзул, түбәтәй, ашъяулыкларга күчкәннәр. Татар милли бизәкләрнең нигезен – чәчәк, яфрак һәм үсемлек бизәкләре тәшкил итә.

-Татар сәнгатенә нигез салучы, халкыбыз орнаментын классификацияләүче галим булып Идел буеның беренче сәнгать белеме докторы Вәлиев Фуад Хәсән (Хөсәен) улысанала.(8сл.) Татар  халкының бизәлеш сәнгатен, Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнә. Һөнәри-сәнгать мәдәниятенең фәнни типологиясен төзи; татар халык сәнгатенең туку, чигү, каюлы күн, зәркәнчелек сәнгате, агачка һәм ташка уеп бизәк төшерү кебек традицион төрләренең тарихи тамырларын һәм үсешен өйрәнә; татар сәнгатенең Болгар һәм Алтын Урда сәнгатьләре белән дәвамчан бәйләнешен дәлилли. Казан ханлыгы дәверенең башка сәнгать эшләнмәләренең эшләнү вакытын һәм урынын ачыклый.
 Аның реконструкцияләре һәм эскизлары  ярдәмендә агачтан салынган йорт үрнәкләренең макетлары, зәркән эшләнмәләре, агач сувенирлар (уеп язу һәм бизәү), металл эшләнмәләр һ.б. иҗат ителә һәм музейларда урын ала.

                            4. Күргәзмә карау.

- Укучылар, өйне нәрсә матурлый?

Челтәр-челтәр ак пәрдәләр, бизәкле-чәчәкле чаршаулар, чигүле сөлге, ашъяулыкларсыз элек авыл өен күз алдына да китереп булмаган.Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, сабый бишегенә тартылган чигүле чабылдык, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр… Йөрәк хисләрен кушып күз явын алырдай бизәк төшереп чиккән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чигелгәннәр алар.

 Менә алар – халык җәүҺәрләре! Менә бөтен дөньяга билгеле булган милли киемнәр. Бу бизәкләр әлеге көнгә кадәр сакланган.

-Укучылар, күреп торам: сезнең кайберләрегез әбиләрегезнең сандыгын ачып,милләтебезнең йөзен күрсәтүче әйберләр алып килгәнсез.Сез бизәкле милли әйберләрегез турында сөйләп китегез әле.Иптәшләрегезнең сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап торыгыз һәм җентекләп карагыз ,хәтерегездә саклагыз.

Бизәкле  милли әйберләр,җиһазлар...  без бүген әлеге җәүһәрләр белән танышып китәрбез.Әйдәгез,Ризәләдән башлыйк.

1нче укучы:

-Минем кулымда татар хатын – кызларының иң матур бизәнү әйбере.Бу нәрсә? Билгеле,  калфак.

Ак калфагың чиккән, бөккән.

Ука белән чукланган.

Ай Сөмбел, вай Сөмбел,

Сөйгәнеңне үзең бел!- дип җырлаган минем милләтем .Димәк, калфак- татар кызының иң нәфис, зәвыклы баш киеме. XVIII гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыгындагы чуклы калфакларны хуп күргәннәр.XIX гасырда калфак тагын да камилләшә төшкән, аның материалы да үзгәргән.Калфакны бәрхет тукымадан 16-20 см гына итеп тегә башлаганнар. Әлбәттә, камиллекә чикләр юк.Калфакны тагын да күркәмрәк итү максатыннан, аларны алтын – көмеш нәфис җепләр белән чигә башлаганнар.( калфак күрсәтелә).Ул тагын да күркәмрәк күренгән. Калфакларны энҗе - мәрҗән, сәйләннәр белән чигә башлаганнар, алар тагын да соклангычка әйләнгәннәр.

 XX гасырда калфаклар тәмам кечерәеп, баш киеме булудан туктый, бары тик бизәнү әйберенә әйләнеп кала. Сөекле композиторыбыз Сара апа Садыйкованы юкка гына” калфаклы сандугач” дип йөртмиләр. Ул гомеренең азагына кадәр татар калфагына тугърылыклы булып калды. Без, татар кызлары, милли  калфаклар кисәк,тагын да матуррак күренер идек.Тик кимибез шул әлеге матур калфакларны. Калфакны башның ал өлешенә, ягъни минең уйлый торган өлешенә кигәннәр. Сәламәтлектән тыш әле, йөзгә ул күркәмлек тә биргән.

  • 2нче укучы:

Ә ир затына тагын да камилрәк баш киеме – түбәтәй уйлап тапканнар. Минем башымда милли бизәкләр белән матур итеп чигелгән милли түбәтәй.Түбәтәй – татар халкының милли баш киеме. Аны бик борыннан ук кигәннәр.Түбәтәйне элек гадирәк материаллардан тексәләр, хәзер инде бәрхет түбәтәйләр киң кулланышта. Аның сәйлән, мәрҗән, алтын җепләр белән чиккәннәре күркәмрәк күренә. Бүген дә түбәтәй татар халкының милли баш киеме булып санала, ир –атлар аны урамда да, өйдә дә, мәҗлесләрдә дә бик яратып кияләр.Түбәтәй – җыйнаклык, тыйнаклык, затлылык символы булып, милләтебезгә мәңге хезмәт итсен, дип телим мин.

Түбәтәйдәге ташлар энҗедән генә тормыйча, кызыл һәм зәңгәр якут, зөбәрҗәт кебек ташлар белән дә бизәлгән. Ташлар куркакларга батырлык, юашларга кыюлык, әрсезләргә тыйнаклык биргән.

     Сезнең үз кулларыгыз белән бәйләгән яки чиккән яулыкларыгыз, косынкаларыгыз бармы?

3нче укучы:

-Нинди генә милләт кешесен күзәтмә, бар җирдә дә яулык – символ булып тора. Кемдер башына бәйләгән, кемдер иңенә салган. Татар хатын – кызларының символы – ак яулык! Ул чисталык, тынычлык билгесе һәм күңел көзгесе. Безнең татар хатын – кызларын, әбиләрен ерактан ук танып була. Күңел якты хисләр белән тула

 Элек – электән безнең хатын-кызларыбыз шәл-яулыкны яратып бәйләгәннәр. Яулыкның төсе, бизәкләре, тукыманың сыйфаты – hәрберсе шул дeвернең үзенчәлеге хакында сөйли.

   Ә сез беләсезме, Россиядә яулыклар кайчан барлыкка килгән? Алар 16-17 гасырларда барлыкка килгән hәм канаватка дип аталган. Ул яулыклар зур итеп юка ефәктән тегелгән.

Яулык нинди сыйфатлы материалдан эшләнгән булуына карамастан, хатын-кыз тормышының намусын күрсәтә. Элек мәҗбүри рәвештә яулыгын тартып алып башын яланбаш калдыру – хатын-кыз oчен оят саналган .Авыл хатын-кызлары үзләре  ачык кызыл, ак ситсадан шәл-яулыклар теккәннәр. Җәйге  эссе көннәрдә яшeл-яулыклар башны кояштан саклаган heм басуларда эшләп арыгач, ял итеп алганда япма хезмәтен дe үтәгән. Яулыкны  бизәкләп, чигү эшләре дә алып барганнар.

Сөлгеләр турында сөйли башлаганчы,Р.Миңнуллинның”Сөлге”шигырен тыңлап китик.

4нче укучы:

-Матур сөлгеләр элдек без

Бәйрәмнәрдә түр якка.

Күзнең явын алырлыгын

Әни чиккән яшь чакта.

Сабантуйда көрәшәләр,

Чиккән сөлге – батырга.

Толпарларда малай чаба

Сөлге алып кайтырга.

Чүпләмләп чигелгән сөлге -

Әнкәй күңеле көзгесе.

Онытылырга тиеш түгел

Өлкән буыннар төсе.

--Үзебезгә үзебез сорау биреп карыйк әле:

-Нигә җырларга кергән ул сөлге? Халкыбыз сөлгене нинди максаттан чиккән?

5нче укучы:

Һәр борынгы шәһәрнең үз туграсы, һәр дәүләтнең мәдхия-гимны була. Безнең татар хатын-кызларыбызның да үз мәдхия-гимны, үз сүрәт туграсы бар! Ул — сөлге! Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алыша, атларда чабыша. Сөлге — символ. Сөлге — татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр төшерелгән сөлгеләр иң зур бүләк итеп каенанага бирелә торган булган. Киявенең якыннарына да кәләш сөлге бүләк иткән. Яшь килен чиккән затлы сөлгеләрнең берсе Сабантуй батырына эләккән. Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы.

Физ.минут.”Мендәр салышлы”уены.

Карагызчы, нинди матур мендәр

Ясаганнар аны бик күптәннән

Тышлары  чуклап эшләнгән бит

Хатын-кызлар сөенеп чиккәннәр.

-Укучылар,ял итеп уен уйнап алыйк.

6 нчы укучы.

Камзул озын яки кыска, җиңсез яки җиңле, ябык яки ачык изүле, өч, биш, җиде билле булырга мөмкин. Камзулларны ефәктән, бәрхеттән теккәннәр һәм асылташлар белән бизәгәннәр.

Камзулдагы гаять нечкә зәвык белән сайлап тезелгән төсле ташларны күреп, сокланырга гына кала. Алар зур нәфислек, ташларның тәэсирен тирән белеп урнаштырылуы белән дә игътибарга лаек.

7нче укучы:

Ә минем алъяпкыч турында сөйлисем килә.Үз-уземне белә-белгәннән дәү әнием алъяпкыч кия. Аның  алъяпкычлары төрле-төрле була. Аш пешергәндә берсен, урамга чыкканда икенчесен кия ул. Алъяпкыч берничә төрле булган. Аш – су арасында, печән җыйганда, кунакка барганда кия торган. Челтәрле, чигүле алъяпкыч хәзерге әдәби әсәрләрдә дә төп урынны алып тора. Алъяпкыч сүзе – алга ябу сүзеннән алынган.

 Бервакыт ул миңа сандыгында сакланган бик матур,  шул ук вакытта гади дә булган  алъяпкыч күрсәтте. Ул минем дәү әниемнең киемнәре икән ...Минем сокланып карап торуымны күреп, ул миңа милли киемнәр турында   сөйләде. Борын заманнардан кешеләр матурлыкка, сәнгатькә омтылганнар. Хатын –кызлар бик теләп кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр:  тукыма тукыганнар, кием теккәннәр, бизәкләп чиккәннәр. Яшь кызлар кияү бүләген  дә үз куллары белән эшләгәннәр. Тәрәзә пәрдәләре, мендәр япмалары,  ашъяулыклар , билбаулар , түбәтәйләр  әзерләгәннәр алар. Бу бик авыр, күп вакыт ала торган хезмәт булган.

Укытучы:Ак калфаклар, кәләпүшләр

Болары инде таныш.

Ә кем белә – кайдан туган

Татарда читек-кәвеш?

8нче укучы:

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекнеирләрдә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшентатарларыгынакимәгән.) Ирләрчитегегадәттә кара күннән, йомшактабанлыитептегелгән. Балтырыматурторсыночен, анычолгаубәйләпкигәннәр. Урамгачыккандачитекөстеннәнкүнкәвеш (ката) яки резин калушкигәннәр. Бутөрчитекне намаз яки мәсехчитегедипатыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.

Хатын-кызлар арасында  каты табанлы читекләрдә киңт аралган була. Яшьх атыннарһәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

-Укучылар, ә сез беләсезме, Арча – бүгенге заман  милли читекләрнең туган иле. Электән  үк Арча яклары үзенең читекләре белән данлыклы. XIII гасырда ук бу як хатын – кызлары башта аларны үзләренә бирнәгә чиккәннәр. Соңрак чиккән читекләргә  сорау зур булгач, аларны күпләп җитештерә башлаганнар. Арча читекләрен Башкортстан,Себер, Урта Азия, Идел буе шәһәрләренең иң гүзәл туташ һәм ханымнары бик яратып кигәннәр.Чиккән читекләрнең даны Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткән.Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә...

Укытучы:

  • Дәрес -сәяхәтебез кызыклы һәм файдалы үтә.Ә хәзер бераз ял итеп алыйк, мин сезгә берничә табышмак әйтермен, ә сез җавапларны экспонатлар арасыннан эзләгез!

1) Бер тычканга ике койрык.Ул нәрсә? (Чабата).

2) Зыр –зыр әйләнә, һәркемне киендерә. (Орчык).

  3)    Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич)

4)    Иң олы нигъмәт. (Ипи).

5). Озын-озын озарган,

     Ике башы кызарган. (сөлге)

6)Башы да тишек,

Төбе дә тишек,

Уртасында ут

Читендә су.(самавыр)

7)Айрат кия,                                                              
Гөлназ бәйли,-
Икесен дә салалар.
Нәрсә кигән икән алалар,
Беләсезме , балалар?
(түбәтәй, яулык)

8)Кызлар карап туя алмый,
Карыйлар да карыйлар.
Аңа карап елмаялар,
Йә чәчләрен тарыйлар.
Кайчак аңа малайлар да
Карап – карап алгалый.
Хәтта әби – бабайлар да
Яшертен күз салгалый.
(Көзге)

9)Үзе бердә ашамый,

Ашаганда бушамый.(кашык)

( Укучылардан да табышмаклар әйттерергә мөмкин. Җаваплар бергәләп табыла).
Укытучы:(16-18сл.)

Рәхмәт, укучылар! Сәяхәтебезне  авыл йортларының бизәлеше турында сөйләшү белән дәвам итик.Катнаш урманнары белән чорналып алынган Идел,Чулман буйларында урнашкан татар халкы, башка милләт кешеләре кебек үк,элек-электән агачтан нәфис бизәкләр кисеп йорт-җирен бизәп килә.

9нчы укучы:

Татар халкының йорты элек-электән аерылып торган.Челтәрләп,зәвык  белән эшләнгән бизәк зәңгәр,яшел һәм башка төскә буялган тәрәзә йөзлекләренә, кәрнизләргә, капкаларга беркетелеп, бизәкләп йортларны аеруча ямьләп тора. Йортларны пар кош сурәтләре белән бизәү гадәткә кергән.

    Хәзердә йортларны бизәү гадәте яшәп килә,милли бизәкләре дә шулай ук сакланган.Элек бизәкләрне агачтан ясасалар,ә хәзер калайдан  төрле матур бизәкләр кисәләр.Менә бу рәсемдә әби белән бабаем өен күрәсез.Анда орнаментның барлык төрен дә кулланганнар.

Укытучы: Безнең районыбызда туган як  музее эшли.(19-20сл.)Йорт җиһазлары, тормыш-көнкүреш әйберләре һәм савыт-саба турында язма чыганакларда хәбәрләр аз булса да, аларны шул ук археологик табылдыклар тулыландыра. Ризык әзерләү өчен бронза һәм тимер казаннар, аш-су өчен кирәк булган башка төрле металл савытлар, гади һәм бизәкле балчык савыт-саба, әйтик, тәпәннәр, чүлмәк, кувшин, тәлинкә, табак, җамаяклар, тимер пычаклар, агач кашыклар һ. б. шуның ише әйберләр төрле еллардагы казу вакытында табылганнар.
10нчы укучы:

Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән. Борынгы бабаларыбыздан килгән ювелирлык осталыгы шәһәрләрдә һәм кайбер зур авылларда XX йөзнең башларына кадәр яшәп килә. Катлаулы ысуллар белән (бөтерү, бөртекләү, каралту, гравирлау) зиннәтләп эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре төрле музейлардагы татар коллекцияләре арасында бүген дә күп санда сакланган. Минем әбием истәлеге булган алка белән беләзекне сезгә күрсәтәсем килә.Тоташ  чокылып (гравирлап) бизәкләр төшерелгән яссы беләзек көмештән эшләнгән.Ә алка бизәксез түгәрәк чия кебек ясалган.Әнием аны бик кадерләп саклый.

Укытучы:

-Рәхмәт, укучылар! Бик оста милли хәзинәләребез турында сөйләп күрсәттегез. Сез дә, укучылар,әбиләрегезнең сандыгына ешрак күз салыгыз. Анда ниләр барлыгын яхшылап өйрәнегез.Әгәр кызыклырак экспонат тапсагыз, безгә дә аның турында сөйләгез.

-Калимуллина Динә безгә”Чабата,тула оек”җырын хәзерләп килгән,аны тыңлап китик.

Дәрестә  үтелгән теманы ныгыту максатыннан,  сез милли әйберләргә бизәкләр төшерерсез.Алдыгыздагы макетларга нинди бизәкләртөшерергә була һәм аларны нинди төсләргә буярсыз икән?

Вакыт бик аз.Төгәл ,тырышып эшләгез.(эшләрдән күргәзмә оештыру,нәтиҗә ясау.)

V.  Белемнәрне тикшерү.

Тест биремнәре эшләү (һәр укучы алдына куела).

  1. Татар халкында  нинди орнаментлар өстенлек итә? Дөрес җавапларны “+” тамгасы белән билгелә.

а) үсемлек

          б) катнаш

          в) геометрик

          г) җәнлек

  1. Сөлгеләрдә нинди орнаментлар өстенлек итә?

а) геометрик

б) чәчәк

в) җәнлек

г) кош-корт

  1. Татар милли бизәкләрендә нинди төсләр өстенлек итә?

а) ак

          б) кара

     в) кызыл

     г) яшел

4. Бүгенге заман  милли читекләрнең туган иле.

а)Апас

б)Арча

в)Балтач

5.Йортларда тынычлык,иминлек булсын өчен нинди кош сүрәте белән бизәгәннәр?

а)чыпчык

б)күгәрчен

в)үрдәк

6.Орнаментларны кайларда кулланырга мөмкин? Җавапны тулыландыр.

а) сөлгеләрдә

б)

в)

V. Йомгаклау

 Укытучы:

-Ягез, балалар, дәресебезнең темасын ни  өчен “Бизәкләрдә халкым тарихы”дип атадык?

Җавап:Дәресебездә халкыбызның иҗат хәзинәләрен ,бизәкләрен барладык,аларның тарихына күз салдык.

-Татар халкы нинди орнаментларны күбрәк кулланган?

Кадерле балалар, , халкыбызның данлы үткәнен, гореф –     гадәтләрен, җыр – биюләрен,  моңыбызны онытмыйк, үзебезнең туган телебезне– татар телен онытмыйк. Ләкин бу дәресебез ахыргысы булмас,без әле сезнең белән халык җәүһәрләренең бер өлеше турында гына сөйләштек. Сез дә, укучылар,әбиләрегезнең сандыгына ешрак күз салыгыз. Анда ниләр барлыгын яхшылап өйрәнегез.Әгәр кызыклырак экспонат тапсагыз, безгә дә аның турында сөйләгез.Алар - милләтебез төсе, рухи ядкарьләребез.

-Дәресебезне Рәсимә Гарифуллинаның шигырь юллары белән бетерәсем килә.

Гореф-гадәтләрне ташламыйк та,

Телне йотмыйк нигез ташында

Син,татарым,үз ит үткәнеңне

                 Татарлы кул шуннан башлана.

-Без бүген тагын бер кат халкыбызның күңел бизәкләре белән очраштык, үзебезгә файдалы киңәшләрне тыңладык, тормышыбызга ямь өстәдек, яшәргә көч- дәрт алдык. Өй эше бирелә( карточкаларда таратыла)

Өй эше

1.Гаиләгездә бүгенге дәрестә алган мәгълүматны сөйләгез.

2.”Милли киемнәрдәге бизәкләр”темасына хикәя язарга.



Предварительный просмотр:

Республика Татарстан,

Рыбно-Слободский муниципальный  район,

МБОУ »Рыбно-Слободская СОШ№2»

 «КЫШКЫ УЕННАР»

4 НЧЕ СЫЙНЫФ, РУС ТӨРКЕМЕ

(По программе  “Совершенствование качества

преподавания в Республике Татарстан»)

   

дәрес эшкәртмәсе

                                                     Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

                                                    Вәлиева Лилия Рәхмәтулла кызы

2014 НЧЕ ЕЛ

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.

Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекмәләре булдыру.

                        2. Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.  

                        3. Сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе  тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова. “Татар теле һәм уку китабы”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  4нче сыйныфы  өчен дәреслек, компьютер, кышкы уеннар туында слайд-презентация, карточкалар, сюжетлы рәсемнәр.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Хәзер бер-берегезгә  “хәерле көн” теләгез.

  –Карагыз әле ,урамда нинди һава торышы?

-Кышкы салкын көн.Аз гына җил исә.

-Хәзер кышның кайсы ае?(февраль). Февральнең ничәсе?

II. Белемнәрне  актуальләштерү.  

-Әйдәгез ребусны чишеп, дәресебезнең темасын белик. (Ребус чишү, 1 нче слайд)

- Дәресебезнең  темасы ничек булды?

- “Кышкы уеннар”( 2 нче слайд).

-Без сезнең белән “Кышкы уен” текстын укырбыз, шул текст буенча күнегүләр эшләрбез, кышкы уеннар турында сөйләшербез.  

III. Уку  мәсьәләсен кую.

1. “Тәрҗемә” уены.(Укытучы  сүзне әйтә, укучылар җавап бирәләр.)

Татарча әйтегез ( слайдтагы сүзләрне тәрҗемә итү 3,4 нче слайдлар):   сани, лыжи, коньки, каток, снеговик.

Бу сүзләр безгә бүген дәрестә кирәк булыр.

2. “Сингл Раунд Робин”-обучающая структура , в которой учащиеся проговаривают ответы на данный вопрос по кругу один раз.

- Кыш  көне нинди уеннар уйнап була?Сорауга җавапны әзерлибез. 3нче номерлы укучы сөйли башлый.

 Рәхмәт. Димәк, укучылар сөйләве буенча,  кыш көне нинди уеннар уйнап була? Санап китик әле:(4 нче слайд)

чана  шуарга;

чаңгы шуарга;

тимераякта шуарга;

хоккей уйнарга;

“Тау патшасы” уены уйнарга.  

Дөрес. Ә менә без сезнең белән укыячак  “Кышкы уен” хикәясендә балалар нинди уен уйныйлар икән? (Кар бабай ясыйлар)  

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1)Укытучы укый;

2)Текстны эчтән уку;

3)Текстны тәрҗемә итү;

4)  Текстны чылбырлап уку;

5).Ә хәзер биремнәрне игътибар белән тыңлагыз һәм үтәгез.

(Тэйк оф- тач даун-(Встать-сесть)-обучающая структура для получения информации)

Кайсы җөмлә текстта бар? Дөрес җавап булса, басабыз.Дөрес булмаса, утырабыз.

1) Урамда ап-ак кар ява. Урамда яңгыр ява.

2) Урамда кызлар уйныйлар. Урамда малайлар уйныйлар.

3) Малайлар кардан ак аю һәм кар бабай ясыйлар.

Малайлар кардан кыш бабай ясыйлар.

                   4)Кар бабайга күмердән борын ясыйлар.  Кар бабайга кишердән борын ясыйлар.

5)Балалар шатланалар.

-Ни өчен кайберәүләр ялгышты?

-Текстны аңлап укымаганнар.

-Димәк,укучылар, белгәнегезчә хикәяне аңлап укырга кирәк. Шул чакта дөрес итеп җавап та бирә алырсыз.

6)((Континиус  раунд  робин –структура, в которой организовывается обсуҗдение какого – либо вопроса в команде)

Ә кар бабайны ничек ясыйлар соң? Командада  кар бабай ясау этапларын чәче озын булган кеше башлый.  Вакыт бетте. Сорауга  җавапны  Вилина сөйләсен  әле. (5 нче слайд)

 Йомшак карны алабыз һәм шарлар ясыйбыз. Беренче шар бик зур була, икенче шар – кечкенәрәк, өченче шар- кечкенә. Күзләрен күмердән ясыйбыз, ә борынын –кишердән. Аяклары һәм куллары бик кечкенә шарлар. Башына эшләпә ясыйбыз. Менә шундый кар бабай.

-Рәхмәт.

    7)Текстны рольләргә бүлеп уку, яки сәхнәләштерү. (5 слайд).  

Сәхнәләштерү  өчен ничә укучы кирәк булыр икән?(Олег, автор, малайлар)

Олег-Руслан, малайлар-Роберт һәм Дима, автор- Ксюша)

    8)Модельләштерү .Ә хәзер үзегез кар бабай ясап карагыз әле. (Кисмә фигуралардан кар бабай ясау, пазлы җыю)(6слайд).  

-Кар бабай ясар өчен безгә 3 төрле зурлыктагы түгәрәк кирәк.Башына турыпочмаклык куябыз.Кулларына һәм аякларына кечкенә түгәрәк кирәк,ә күзләренә алардан да кечкенә түгәрәк куела. Борынына өчпочмак куябыз.

    9)“МИКС ПЭА ШЭА-обущающая структура, в которой участники смешиваются под музыку, образовывают пару, когда музыка прекращается, и  обсуждают предложенную  тему, используя РЕЛЛИ РОБИН и ТАЙМД_ПЭА_ ШЭА(для развёрнутых ответов).Музыка астында биеп хәрәкәтләнәбез.Сорауга җавап эзлибез.

   -Җәй көне безнең башкалабыз-Казанда  универсиада булып узды. Ә тиздән Сочида олимпиада уеннары бара.Сезгә сорау:

А)-Укучылар, ә кыш көне нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була?

-Чаңгы шуу, биатлон, фигуралы шуу, хоккей, сноуборд уеннары уйнарга була.

Б)-Җәй көне нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була?

-Волейбол, бадминтон, футбол, теннис, йөзү

В)- Су спорт төрләрен беләсезме?Алар ниндиләр?

-Йөзү ярышы, төрле көймәләрдә йөзү,су полосы(ватерпол).

Г)- Спор уеннарының  нинди файдасы бар?

-Сәламәтлекне ныгыта; үзеңә дәрт, көч аласың; синдә үзеңне хәзерләп, олимпия уеннарында катнаша аласың.

10)Кышкы уеннар турында диалоглар төзү .

- Бер-берегезне уйнарга чакырып, диалоглар төзегез.( Укучылар янәшә парлары белән  эшлиләр). Темалар: “Кар бабай ясау”, “Урманга чаңгы шуарга бару”, “Тауга чана шуарга бару”, “Шугалакка бару”, “Урамда уйнау”, “Хоккей уйнау”, “Кышкы көн”, “Яңа ел бәйрәменә бару”.

Укучыларның диалогларын тыңлау. Бәя бирү.

V. Дәресне йомгаклау.

-     Сез ни өчен урамда уйнарга яратасыз?

  • Кыш көне нинди уеннар уйнарга була?
  • Ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк?

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Билгеләр кую.

Өйгә эш:” Дельфин»спорт комплексы турында сөйләргә әзерләнеп килергә.

 “Кышкы уен” текстының эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.  

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.



Предварительный просмотр:

Уку дәресенә технологик карта

4 нче сыйныф(рус төркеме)

Татарстан Республикасы  Балык бистәсе муниципаль районы

МБГБУ “Балык бистәсе  2нче гомуми белем бирү мәктәбе”

Укытучы : Вәлиева Лилия Рәхмәтулла кызы.

Тема

Госман Бакирдан “Кышкы уен”тексты

Максат

“Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре булдыру.

   Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

    Сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

“Кыш”  темасына караган лексика ярдәмендә  “Кышкы уен” текстын аңлап уку,  уенга чакыру, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында  сөйләргә өйрәнү. Текст  аша аларның хикәягә карата сорауларга җавап бирү һәм эчтәлеген аңлау сәләтләрен үстерү.

Төп төшенчәләр

Чана, чаңгы, кар бабай, тимераяк, чана  шуарга,чаңгы шуарга, тимераякта шуарга, хоккей уйнарга;

Предмет ара бәйләнеш

әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

Р.З.Хәйдәрова. “Татар теле һәм уку китабы”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  4нче сыйныфы  өчен дәреслек

компьютер, кышкы уеннар туында слайд-презентация, сюжетлы рәсемнәр.


Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

I этап. Оештыру өлеше.

Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

I этап. Балалар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Бирем1.

Бер -береңә  “хәерле көн” теләү

Хәерле иртә миңа

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар һәрберсе имитация ясап, бер-берсенә сәлам бирүдә катнаша.

II. Белемнәрне  актуальләштерү.  

Максат:дәреснең темасын ачыклау.

Ребусны  чишеп, дәресебезнең темасын белик. - Дәресебезнең  темасы ничек булды?

Без сезнең белән “Кышкы уен” текстын укырбыз, шул текст буенча күнегүләр эшләрбез, кышкы уеннар турында сөйләшербез.  

Ребус чишү, 1 нче слайд.

III. Уку  мәсьәләсен кую.

Максат: Сүзлек өстендә эш. Сүзләр белән дөрес сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтү. 

II этап.  

Бирем 1 “Тәрҗемә” уены.( Сүзлек  эше.)

Бирем 2. “Сингл Раунд Робин”(төркемдә эш)

- Кыш  көне нинди уеннар уйнап була?Сорауга җавапны әзерлибез. 3нче номерлы укучы сөйли башлый.(3нче слайд)

чана  шуарга;

чаңгы шуарга;

тимераякта шуарга;

хоккей уйнарга;

“Тау патшасы” уены уйнарга.  

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат. “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекмәләре булдыру.

Текстны аңлап һәм дөрес уку күнекмәләрен

үстерү.

Максат. Укучыларның текст  буенча алган дәлилләрен исбатлау.

V. Йомгаклау.

Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

 Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Көтелгән нәтиҗә:

-Дәрестәге эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү

-алган белемнең кулану өлкәсен күзаллый  белү.

III этап.  Госман Бакирдан “Кышкы уен” тексты 

1)Укытучы укый;

2)Текстны эчтән уку;

3)Текстны тәрҗемә итү;

4)  Текстны чылбырлап уку;

5).Ә хәзер биремнәрне игътибар белән тыңлагыз һәм үтәгез.

(Тэйк оф- тач даун-(Встать-сесть)-

Кайсы җөмлә текстта бар? Дөрес җавап булса, басабыз.Дөрес булмаса, утырабыз.

1) Урамда ап-ак кар ява. Урамда яңгыр ява.

2) Урамда кызлар уйныйлар. Урамда малайлар уйныйлар.

3) Малайлар кардан ак аю һәм кар бабай ясыйлар. Малайлар кардан кыш бабай ясыйлар.

4)Кар бабайга күмердән борын ясыйлар.  Кар бабайга кишердән борын ясыйлар.

5)Балалар шатланалар.

-Ни өчен кайберәүләр ялгышты?

-Текстны аңлап укымаганнар.

III этап.  Госман Бакирдан “Кышкы уен” тексты 

Шәхес буларак блок(личностные).Дәлилләү гамәле.Мотивация)

(1сен сайлап алу,исбатлау)

Регулятив блок.( сорауга җавапны хикәядән эзләү)

6)((Континиус  раунд  робин)

 Ә кар бабайны ничек ясыйлар соң? --    Командада  кар бабай ясау этапларын чәче озын булган кеше башлый.  Вакыт бетте. Сорауга  җавапны  Вилина сөйләсен  әле. (5 нче слайд)

 -Йомшак карны алабыз һәм шарлар ясыйбыз. Беренче шар бик зур була, икенче шар – кечкенәрәк, өченче шар- кечкенә. Күзләрен күмердән ясыйбыз, ә борынын –кишердән. Аяклары һәм куллары бик кечкенә шарлар. Башына эшләпә ясыйбыз. Менә шундый кар бабай.

7)Текстны рольләргә бүлеп уку, яки сәхнәләштерү. (5 слайд).  

Сәхнәләштерү  өчен ничә укучы кирәк булыр икән?(Олег, автор, малайлар)

    8)Модельләштерү .Ә хәзер үзегез кар бабай ясап карагыз әле. (Кисмә фигуралардан кар бабай ясау, пазлы җыю)(6слайд).  

-Кар бабай ясар өчен безгә 3 төрле зурлыктагы түгәрәк кирәк.Башына турыпочмаклык куябыз.Кулларына һәм аякларына кечкенә түгәрәк кирәк,ә күзләренә алардан да кечкенә түгәрәк куела. Борынына өчпочмак куябыз.

    9)“МИКС ПЭА ШЭА”

Музыка астында биеп хәрәкәтләнәбез.Сорауга җавап эзлибез.

   -Җәй көне безнең башкалабыз-Казанда  универсиада булып узды. Ә тиздән Сочида олимпиада уеннары бара.Сезгә сорау:

А)-Укучылар, ә кыш көне нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була?

-Чаңгы шуу, биатлон, фигуралы шуу, хоккей, сноуборд уеннары уйнарга була.

Б)-Җәй көне нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була?

-Волейбол, бадминтон, футбол, теннис, йөзү

В)- Су спорт төрләрен беләсезме?Алар ниндиләр?

-Йөзү ярышы, төрле көймәләрдә йөзү,су полосы(ватерпол).

Г)- Спор уеннарының  нинди файдасы бар?

-Сәламәтлекне ныгыта; үзеңә дәрт, көч аласың; синдә үзеңне хәзерләп, олимпия уеннарында катнаша аласың.

10)Кышкы уеннар турында диалоглар төзү .

- Бер-берегезне уйнарга чакырып, диалоглар төзегез.( Укучылар янәшә парлары белән  эшлиләр). Темалар: “Кар бабай ясау”, “Урманга чаңгы шуарга бару”, “Тауга чана шуарга бару”, “Шугалакка бару”, “Урамда уйнау”, “Хоккей уйнау”, “Кышкы көн”, “Яңа ел бәйрәменә бару”.

Укучыларның диалогларын тыңлау. Бәя бирү.

Нәтиҗә һәм бәяләү.

-     Сез ни өчен урамда уйнарга яратасыз?

  • Кыш көне нинди уеннар уйнарга була?
  • Ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк?

Танып-белү блогы.Логик фикерләү.

Коммуникатив блок. Планлаштыру гамәле.

Тыңлый  белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу.

Коммуникатив блок.Тикшерү,коррекцияләү,иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

(Укучыларның җаваплары.)

Танып-белү блогы.Логик фикерләү. җавапларны табу максатыннан чыгып,анализлау ,сорауга җавап бирү.

Танып-белү блогы. Дустыңны уенга чакырып, диалоглар төзү, интонация белән дөрес уку.

Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)

 Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Максат : дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү.

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Билгеләр кую. Укучылар  эшчәнлегенә бәя бирү.

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Өй  эше

Максат : өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

 Өйгә эш:” Дельфин»спорт комплексы турында сөйләргә әзерләнеп килергә.

 “Кышкы уен” текстының эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.  


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Нинди алмалар?

Слайд 2

кызыл, зур, матур, баллы, каты, түгәрәк, тәлинкәдәге алма, көзге алма

Слайд 3

Сыйфат Предметның билгесен Төсен Формасын Күләмен Тәмен Формасын Урынын Физик сыйфатын Өлгерү вакытын Исемне ачыклый Нинди? Кайсы? Кайдагы?

Слайд 4

Матур яшел Ям ьле Аваздаш Кышкы Хәйләкәр Эшчән Ачык Тәмсез Сизгер Кунакчыл Итләч Көләч Халыкара Искиткеч алмачуар Аклы-каралы Бала-чагалы Эшсез-нисез Аз сүзле Гадәттән тыш Куе кызыл

Слайд 5

Сыйфатларның ясалышы Тамыр Матур яшел Кушыча ялгау юлы белән Ям ьле Аваздаш Кышкы Хәйләкәр Эшчән Ачык Тәмсез Сизгер Кунакчыл Итләч Көләч Кушма Халыкара Искиткеч алмачуар Парлы Аклы-каралы Бала-чагалы Эшсез-нисез Тезмә Аз сүзле Гадәттән тыш Куе кызыл

Слайд 6

Д үртенче декабр ь. Сыйфатларны ң ясалышы.

Слайд 7

Исемнәр: Сөт... Кыш... Авыл... Төн... Эш... Фигыл ьләр: Оял... Ват... Кызган... Бәйлән... Сайлан... Сыйфатлар ясагыз

Слайд 8

1. Тышы сары , эче ак , ерактан торып елата . 2. Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра . 3. Сыйлы, җыр-биюле, шатлыклы, кунакчыл көн. 4. Аяксыз , кулсыз , үзе агачтан сикереп төшә. 5. Көмеш тәнле, ите тәмле. 6. Ак җир, кара тап, нәрсә булыр уйлап тап.

Слайд 9

с у г а н я н г ы н б ә й р ә м я ф р а к б а л ы к к и т а п

Слайд 10

Тест « Сыйфат 1. . Нинди сүзләр сыйфат була ? 1. Предметның исемен белдергән. 2. Предметның билгесен белдергән. 3. Предметның санын белдергән. 4. Предметның эшен яки хәрәкәтен белдергән . 2. Сыйфат нинди сорауларга җавап була ? 1. Ничә? Ничәнче? Ничәләп? 2. Кем? Нәрсә? Ни? 3. Нишли ? Нишләгән? Нишләячәк? 4. Нинди ? Кайсы ? Кайдагы ? 3. Сыйфатларны табыгыз . 1. борынгы , үткен. 2. Язучы , киләчәк. 3. Үткер, язган . 4. Укучы , тырышкан . 4. Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар ? Аксыл сары ; кара коңгырт . 1.Кушма сыйфат . 3.Тезмә сыйфат . 2. Ясалма сыйфат . 4.Парлы сыйфат . 5.Бу мисалда калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатлар җөмләнең нинди кисәкләре. - И Куян , куркак Куян ; йомшак Куян … 1.Аергычлар. 3.Ия, аергыч . 2.Аергыч һәм хәбәр . 4 Тәмамлык . 6.Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар бирелгән ? Жилбәзәк, җилкуар 1.Тезмә сыйфатлар . 3.Ясалма сыйфатлар . 2.Тамыр сыйфатлар 4.Кушма сыйфатлар . 7.Монда нинди сыйфатлар ? Ялгыз-күмәк, батыр - куркак , җылы - салкын 1.Синоним сыйфатлар . 3. Антоним сыйфатлар . 2.Омоним сыйфатлар . 8.Шушы сыйфатка синоним парларын табыгыз : матур . 1. Н ә зек, нәфис. 3. Якты, нурлы , 2. Гүзәл, сылу 4. Чиста, шапшак . 9. Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала ? 1. Сыйфатланмыш . 3.Саналмыш. 2. Аерылмыш . 4. Аныкланмыш .

Слайд 11

Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп күчереп языгыз . Саесканның-койрыгы, ә такылдыкның теле... Яхшы кеше - ... кояш, яман кеше ... елан. Кыска телле кешенең гомере ... була. Теле озынның акылы .... . Сыйфатлар: озын, якты, агулы, озын, кыска.

Слайд 12

Өй эше: 1 ) 93 нче күнегү (дәреслектәге бирем) 2) Иҗади: “Беренче кар”дигән темага, ясалышлары ягыннан төрле сыйфатлар кулланып, иҗади эш язарга (шигырь, хикәя)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

И җек Сүзләрне күчереп яз,сузык авазларны билгелә: Тышта, җиргә, урамда.

Слайд 2

Ребус Һәр предметның беренче хәрефләрен генә алып яңа сүз яса.

Слайд 3

Сүзлек: Игътибар ит – обрати внимание Иҗек – слог Киңрәк – шире Өлеш – часть Һава агымы – воздушная струя

Слайд 4

Рәсемдәге предмет исемнәрен әйт,иҗекләргә бүлеп яз:

Слайд 5

Сүзләр иҗекләргә бүленә.Сузык аваз иҗек төзи. Һәр иҗектә берәр сузык аваз була: ба - ла, ал - ма. Иҗек бер генә сузык аваздан да тора ала: ә - ни, ә - ти. Кагыйдә

Слайд 6

Кагыйдә Сүзләр бер иҗекле, ике иҗекле һәм күп иҗекле дә була: ю, ә - би, кил- де - ләр. Бу сүзләр белән җөмләләр төзе.

Слайд 7

Иҗекләрдән сүзләр төзе: Кур бак ба мак ба ка ча шак та лык Һәр сүздә ничә сузык аваз һәм иҗек бар? Нинди аваз иҗек төзи?

Слайд 8

Бирем: Ике иҗекле дүрт сүз уйлап яз.

Слайд 9

Сорауларга җавап бир: 1.Сүзне күрү белән, анда ничә иҗек булуын белеп буламы? 2.Иҗекне нинди аваз төзи? 3.Иҗек бер сузык аваздан гына төзеләме? 4.Иҗек бер тартык аваздан төзеләме?

Слайд 10

1.Сузык авазлардан белеп була . 2.Иҗекне сузык аваз төзи. 3.Иҗек бер сузык аваздан да төзелә. 4.Иҗек бер тартык аваздан төзелми. Җавапны тикшер:

Слайд 11

Молодцы !


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Абдулла Алиш (1908-1944)

Слайд 2

Абдулла Алишның әнисе Газизә һәм әтисе Габделбари Алишевлар, 1914 ел

Слайд 3

Абдулла Алишның бертуган энеләре Галимҗан һәм Габдрахман

Слайд 4

Абдулла Алиш үзенең гаиләсе белән. 1941 ел.

Слайд 5

Рокыя ханым уллары Алмаз (уртада) һәм Айваз белән

Слайд 6

Абдулла Алиш – пионерво жатый. 1927 ел.

Слайд 7

Спаста Алиш укыган мәктәп (педтехникум) бинасы. 20 нче еллар фотосы.

Слайд 8

Абдулла Алиш туганнары белән. Алда утырганнар: сулдан – апасы Закирә, аның кызы Илсөяр һәм иренең сеңлесе Мәрзия. Арткы рәттә: А. Алиш, уңда – сеңлесе – Мәр ь ям, сулда – энесе Галимҗан. 1931 ел.

Слайд 9

1970 ел. Алмаз Алишев җәлилчеләргә суд булган урында.

Слайд 10

Тимур Плет цензее төрмәсендә. Җәлилчеләрне җәзалау урыны.

Слайд 11

Бу мәңгелек йортта Алишевлар рухы яши.

Слайд 12

Абдулла Алиш әкиятләре

Слайд 13

“ СЕРТОТМАС ҮРДӘК” “ ГӨЛЧӘЧӘК” “ ЧУАР ТАВЫК” “ КАМЫР БАТЫР” “ АЕРЫЛГАННЫ АЮ АШАР, БҮЛЕНГӘННЕ БҮРЕ АШАР” “ ШҮРӘЛЕ”

Слайд 14

“ “ Сер сөйләмә дустыңа, Дустыңның да дусты булыр, Ул да сөйләр дустына”

Слайд 15

Сер тотмас – дус тапмас. Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә. Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне 1000 кешегә әйт. Сереңне тик йөрәгеңә ач. Күп сөйләгән авыз бәхетсезлек капкасы.

Слайд 16

Ышаныч - нәрсәнең дә булса тормышка ашуына шикләнмәү хәле. Җаваплылык - э шкә җитди караш. Сер - ә легә ачылмаган үзлек. Ышаныч - нәрсәнең дә булса тормышка ашуына шикләнмәү хәле. Җаваплылык - э шкә җитди караш. Сер - ә легә ачылмаган үзлек.

Слайд 17

ҮЗЕҢНЕ ТӘРБИЯЛӘҮ ПЛАНЫ: Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Кешеләрне хөрмәт итү. Күрсәтелгән ышанычны аклау. һ.б.

Слайд 18

Өйгә эш бирү. (өй эшен сайлау мөмкинлеге бар). 1. Бүгенге дәрестә алган тәэсирләрегез хакында языгыз.. 2. Үзегезгә ошаган берәр өзекне ятлагыз..


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Якташыбыз – халык язучысы Гомәр Бәширов

Слайд 2

Шәҗәрәсе

Слайд 4

Биографиясе Язучы Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында хәзерге Татарстанның Арча районы Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәдрәсәсендә белем ала.

Слайд 5

1919нчы елда Урта Бирәзә мәктәбендә балалар укыта. 1920нче елдан ул гражданнар сугышының ут-ялкынын үтә. 1924нче елдан башлап, махсус белем алганнан соң, халык судьясы булып эшли.

Слайд 6

1932нче елдан ул инде әдәбият, иҗат дөньясында. Газета-журнал редакцияләрендә, китап нәшриятында эшләгән чорында ул журналист һәм язучы буларак формалаша. Аның әсәрләре Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләр газета-журналларында даими басылып килә.

Слайд 7

Г.Бәшировның гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган “Сиваш” повесте киң таныла.

Слайд 8

60нчы еллар башыннан Г.Бәширов – профессиональ язучы. Язучының үзенчәлекле таланты, халык күңеленең тирән катлауларын ачудагы осталыгы “Намус” романында аеруча ачык чагыла. Бу роман өчен Г.Бәширов СССР Дәүләт бүләгенә лаек була. Аның әлеге әсәре дөньяның дистәләрчә телләренә тәрҗемә ителә.

Слайд 9

Ул үзенең “Туган ягым – яшел бишек”, “Җидегән чишмә” кебек автобиографик әсәрләрендә халыкның иң яхшы традицияләрен, югары рухи, әхлакый сафлыгын, туган халкының ирек һәм хезмәт сөючәнлеген бик оста сурәтли.

Слайд 10

Заманча язылган “Сарут” новелласы һәм 70-80нче елларда иҗат ителгән хикәяләре өчен Г.Бәшировка 1996нчы елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Слайд 12

Г.Бәширов халык иҗаты әсәрләрен җыю, эшкәртү һәм пропагандалау буенча нәтиҗәле эшли. Татар фольклорының ул җыйган һәм эшкәрткән иң яхшы үрнәкләре шулай ук дөнья халыклары телләрендә кат-кат басыла.

Слайд 13

Гомәр Бәшировның күпкырлы таланты һәм җәмәгать эшчәнлеге Ватаныбыз тарафыннан югары бәяләнә. Ул Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә, аңа Татарстанның халык язучысы дигән исем бирелә.

Слайд 14

Г.Бәширов 1999нчы елның 7нче маенда вафат булды.

Слайд 16

Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники Гомәр Бәширов турында Дөрес, без үткән гомер юлы төрлечәрәк булды... Әмма юлыбызның кыйбласы бер иде: дөн ь яны гаделрәк, тормышны ялгансызрак, халкыбызны иманлырак итеп күрү...


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гакыйль СӘГЫЙРЕВ “Кирәк түгел миңа арзан бәхет”

Слайд 2

Тема: Гакыйль Сәгыйревның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Максат: 1. Шагыйрь, рәссам турында белешмә бирү. 2. Рәсемнәре, шигырьләре белән танышу. 3. Укучыларда ихтыяр көче,үз-үзеңә ышану хисе, матурлыкка соклану тәрбияләү. Җиһазлау : Гакыйль Сәгыйревның “Ике кояш”, “Йөрәк сере”, “Кабатлаланмас моң” дип аталган шигырь җыентыклары , мультимедиа, компьютер .

Слайд 4

Батырлык Аны ң караваты тәрәзә янында гына. Тәрәзәдән бәбкә үләнле киң урам күренеп тора. Урамда –карт тупыллар... Менә ничә еллар инде ул олы дөн ь яны шул тәрәзәдән генә күзәтергә мәҗбүр. Шул тәрәзә аша бөтен җирне, дөн ь яны күрергә, аңларга омтыла. Аңа җиңел түгел. Ул хәтта утыра да алмый... Еш кына малай чагын искә төшерә. Мәктәптә иң булдыклы укучы була ул. Бөтен яклап та: шигыр ь ләр дә язгалый, ул ясаган рәсемнәргә “10” лы билгесе куйсаң да таманга туры килер сыман .

Слайд 7

Ул җиденче сыйныфны “5” ле билгеләренә генә тәмамлый. Хыялларның иге-чиге булмый. Әмма язмыш рәхимсезлык кыла: көтмәгәндә генә авырый башлый. Юк! Аның язмыш белән ризалашасы килми: ихтыярын туплап шифаханәгә китә, опера ц ия өстәленә ята. Бу аның беренче Батырлыгы. Өйгә аны носилкага салып кайталар. Елларга торырлык газаплы төннәр, көннәр... Мең төрле уй... Аңа минут саен авыртулар һөҗүм итә, газаплар, әрнүләр ябырыла. Егет һәрбер һөҗүмне кире кага-һәр минуты көрәш белән үтә. Һәр минуты!

Слайд 8

Тора –бара өметсезлекне ниндидер ашкыну, омтылыш алыштыра. Яшәргә, яшәргә! Ничрек тә яшәргә! Ләкин болай гына яшәү, җан асрау аз, бик аз. Нидер эшләргә, ниндидер яхшылык эшләргә кирәк. Язарга иде, рәсем ясарга иде. Кешеләргә әйтәсе килгән сүзләре, фикерләре дә күпме бит аның. Островский язган бит әнә. Фәнис Яруллин да яза. Ул да язар иде дә бит, куллары тыңламый шул... Бер көнне “Огонек” ж урналыннан бер мәкалә укый егет. Тешләре белән рәсем ясаучы рәссам турында. Менә бу ачыш ичмасам. Бу бит бөтен газаплардан котылу дигән сүз. Нишләп ул булдыралмаска тиеш әле!

Слайд 9

Беренче күнегүләр. Беренче өметсезлекләр. Беренче уңышсызлыклар. Әнисенең аны кызганып елаулары, юк белән маташмаска үгетләүләре. Әмма егет корычтан коелган булып чыга. Болай да әрнегән тешләрен ныграк кысып, эшләвен дәвам итә. Беренче хәрефләр... Кәкре-бөкре беренче хәрефләр... Озын-озак газаплардан соң кәгаз ь битенә беренче шигыр ь юллары төшә. Бу аның Икенче Батырлыгы.Аннары өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе...

Слайд 10

яшәү үзе дә... Үтте тагын бер көн, Күңелләрдә Яңа уйлар, хисләр арттырып, Бизәп җирне яңа гөлләр белән, Онытылмаслык, янып, яктырып. Шәфәк ъ кызыллыгы Үткән көннән Калган учак төсле тоела, Күңел инде көтә яңа көнне, Каршыларга аны җыена, Яшьлек үтә Картлык җитә шулай,- Егылганчы соң кат абынып,- Яңа көнне- Иң шатлыклы көнне көткән кебек, Көтә күңел канат кагынып. Ник көтелә икән, Бизәп аны Якты өмет, якты хыялга? Әллә инде Тормыш үзе дә соң Бер омтылыш микән Гел алга?

Слайд 12

Кадерле укучым , инде син аптырый торгансы ңдыр: “Кем турында сүз бара соң ?”-дип . Татар әдәбияты дәресләрендә без Татарстан Республикасының халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллинның тормыш юлын һәм иҗатын ныклап өйрәнәбез, аның ихтыяр көченә, батырлыгына, тырышлыгына сокланабыз. Ә бит якында гына-Ульяновск өлкәсе, Димитровград шәһәрендә шундый ук ачы язмышка дучар ителгән тагын бер иҗади шәхес гомер кичерә.

Слайд 13

Минем сезгә җиткерәсе сүзем шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров турында. Тумышы белән Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылланан ул. Тормыш Гакыйль абыйны теленә каләм кыстырып шигырьләр язу, рәсемнәр ясау язмышына дучар иткән. Ул ясаган рәсемнәрнең композиция бөтенлегенә, җылылыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның шигыр ь ләрендә, рәсемнәрендә-яшәү матурлыгы, аның эчке халәте. Аның шигырьләре оптимистик рух белән сугарылган.

Слайд 14

Кирәк түгел андый-мондый бәхетне ... Кирәк түгел андый-мондый бәхет, Мин тормышка карыйм тирәннән: Кайгысы да, шатлыгы да аның Биегрәк булсын түбәмдә. Нәфрәтләнеп, янып, дулкынланып Һичбер кайчан туймас бәндә мин, - Кулларымны эштән качырмыйм мин, Йөрәгемне уттан ж әлләлим. Таш кыяны ярып үскән нарат Сынса сынар, әммә бөгелмәс, Сазда үскән зирек имин яшәр, Чын бәхетне ләкин ул белмәс.

Слайд 15

Әмма шагыйрь оптимист булып кыланмый, ул үзе булып яши. Таби-гыйлеген саклый белү-аның чират-тагы батырлыгы. Шигырьләре, рәсемнәре- шул батырлыкның дәвамы.

Слайд 19

Менә без бүген сезнең белән Гакыйль Сәгыйров турында азмы-күпме мәгълүмат алдык. Ләкин бүгенге көндә ул инде безнең арабызда юк. 2009 елда, 70 яшьлек юбилеен уздырганнан соң ул вафат булды. Менә шундый язмышлы кешеләр, аларның фидакарьлеге, батырлыгы турында укыганнан соң дөньяның вак-төяк мәшәкатьләре, борчу-лары бөтенләй юкка чыга.

Слайд 20

Тормыш чыннан да матур икән бит, аның кадерен белерлек икән. Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйрев язмышлары да шуны раслый. Аларның иҗатлары белән танышканнан соң тагын бер кат шуңа ышанасың: кеше көчле булырга тиеш! Кеше батыр булырга тиеш! Менә шул чакта гына тормышта барлык каршылыкларны җиңеп чыгарга була.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әмирхан Еники- әдипләр остазы ...

Слайд 2

Әмирхан Еникинең тормыш юлы. Әмирхан Ниг ъ мәтҗан улы Еникиев 1909 елның 17 февралендә( яңа стиль белән 2 мартта)Элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе ( хәзерге Башкортстанның Благовор районы)Яңа Каргалы авылында таза хәлле крест ь ян гаиләсендә туган.1911елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылда уза.

Слайд 3

Еники-психологик язучы. Әлбәттә, Әмирхан Еники иҗатының ахырына кадәр конъюктурага якын да килмәгән кеше. Гомумән, татар зыялыларының, татар мәгърифәтчеләренең традицияләрен дәвам итергә омтыла. Гасырлар арасында күпер салу, рухи кыйммәтләрне саклау өчен тырышкан. Рәмзил Вәли

Слайд 4

Татлы аһәңнәр... Мәхәббәт бит ул – мөкатдәс бит ул, олы бәхет бит ул.Шуңа күрә мәхәббәт белән шаярырга ярамый чөнки- ул вөҗдан, намус бурычы.

Слайд 5

Әмирхан – матур сүз остасы. Әмирхан Еники – минем өчен тере классик, матур сүз остасы. Әйтер идем :ул- пороза белән яза торган шагыйр ь .Аның әсәрләре – кеше йөрәгенә ята торган әсәрләр.Аңа ул табигате белән нечкә күңелле, кешелекле булуы белән ирешә.Шул яклап ул – миңа өлкән дус та, остаз да. Наҗар Нәҗми.

Слайд 6

Әмирхан ага яшәгән йорт. Әмирхан Еники эзеннән шәһәр буйлап без дә сәяхәт итәргә уйладык. Әмма 30–40 ел узганнан соң. Ярты гасыр эчендә Казан, әлбәттә, танымаслык булып үзгәрде, матурайды, чистарды. Ә тарихи биналар язмышы язучы сөйләгән заманга караганда да мөшкелрәк. Ул телгә алган биналарның күбесеннән коры калдык, тарихилыкны исә тагын да күбрәк югалттык.

Слайд 7

Әдипнең бүләкләре. Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Ә. Еники —1946 елдан СССР Язучылар союзы члены иде. Әмирхан Еники 2000 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә вафат булган.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ибра һим Газиның “Йолдызлы малай” әсәрен йомгаклау. Сугышта балалар батырлыгы . .

Слайд 2

Киңәш ләр.

Слайд 3

.

Слайд 4

Герой – пионерлар. Леонид Голиков Зина Портнова Валя Котик Витя Хоменко Зоя Космодемьянская

Слайд 5

2. “Кешеләр шундый ябыкты, коры сөяккә калдылар. Бертуктаусыз кояш астында... Битләре кара көйде.” 3. “Неме ц солдаты, аны монда алып килгәндә , « кых !» дип муенын сызып күрсәтеп , малайны куркытырга теләгән иде . Әллә бу подвалда , чынлап та, кеше суялармы икән ?» 4. “Хатыннар балаларны үз артларына яшереп хәл алдыралар. Шулай итмәсәләр, бу галәмәткә бала-чага күптән егылган булыр иде инде.” 5. “Кичке кояшның алтын тузаны коридорга сибелде. Свастикалы ишек тавышсыз гына ачылып китте. Бусагага абына-сөртенә, Илгизәр килеп чыкты.” 1. « Немец, елмая-елмая , Илгизәргә таба килә иде . Малай шушы минутта үзенең хатасын аңлап алды . Күлмәген салып , ул бик ялгышкан , тик хәзер соң иде инде .»

Слайд 6

Илгизәр – ябык,зур күзләре генә утырып калган, иреннәре кипкән, тир ага. “Кыска муенлы, җан биздергеч тавышлы, юан аяклы, чекрәеп торган кургаш үткен күзле, симез үрдәктәй чайкалып, ары-бире йөренеп тора...” Җан биздергеч – куркыныч, коточкыч Кургаш - свине ц “Авыл халкы пленда”.

Слайд 7

“Илгизәр хатыннар артына ышыкланырга хурлана : ир кеше ич ул, яше уникедә генә булса да, ир-заты ... Кайнар таш өстенә хәлдән таеп егылса егылыр, хатыннар артына яшеренмәс”. Ышыклану – яшеренү Хурлану - оялу

Слайд 8

“Илгизәрнең хатасы”.

Слайд 9

"Малайны ң күзләре зурайды..сулышы кысылды... тешләрен кысты да жылап жибәрде... бераз тынычланды... әллә бу подвалда чынлап та, кеше суялар микән... йөрәге тарс-торс тибә...саташкан кешедәй, идәнгә канга карап торды да йөгереп барып ишекне тартты. Тәрәзәгә ташланды, сикерде, менде. Куллары чәнечкеле тимерчыбыкка кадалдылар... Илгизәр кире шуып төште. Хәле бетеп идәнгә утырды.” “Илгизәр подвалда”.

Слайд 10

“... Әнкәсе белми дә кала инде. Сеңлесе дә... Үлмәс кебек, аны коткарырлар кебек. Әнкәсе йөгереп килер... Юк, әнкәсе килә алмас. Ул тимерчыбык белән чолганган лагер ь да... Аны җибәрмәсләр... Кем коткарыр соң аны?” “Борчулы уйлар”.

Слайд 11

“Үрмәкүч төсле кара свастика т свастика төшергән зур ишек,Илгизәрне йотып, т авышсыз гына ябылды”. Свастика – фашистларның символы, үлем “Үзәк өзгеч тавыш”.

Слайд 12

Батыр бер үләр, куркак мең үләр. Батыр ярасыз булмас. Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр. Батырлыкта- матурлык. Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс. Батыр егет- ил күрке. Мәкал ь ләр.

Слайд 13

1. Ибраһим Газиның сугышка багышланган башка берәр әсәрен укырга. 2. Интернеттан Бөек Ватан сугышы, геройлары турында мәг ъ лүмат тупларга. 3. Бөек Ватан сугышына карата рәсем ясарга. Өй эше.

Слайд 14

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Кисәкчәләр турында төшенчә

Слайд 2

Максат: 1. Кисәкчәләр турында төшенчә бирү; 2.Да , дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич кисәкчәләре, аларның язылышы белән таныштыру; 3.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; 4.Телефон аша сөйләшкәндә аралашу кагыйдәләрен искә төшерү, әдәплелек тәрбияләүне дәвам итү.

Слайд 3

Мин мәктәптә укыйм. Бакчада чәчәкләр күп. Безнең авылда мәктәп тә , балалар бакчасы да бар. Бакча да миңа бик ошады.

Слайд 4

Кисәкчә – модал ь сүз төркеме,аерым сүзләргә эмоциональ һәм модаль-экспрессив мәг ъ нәләрен өсти торган сүз төркеме. Алар 7 төркемгә бүленә :

Слайд 5

1 .Күрсәтү кисәкчәләре : Менә,әнә Мисал : Менә без укыган мәктәп

Слайд 6

2.Сорау кисәкчәләре : -мы,-ме,-мыни,-мени Сез беләсезме?

Слайд 7

3.Көчәйтүче : да,дә,та,тә Син дә,мин дә белмәдек.

Слайд 8

4.Чикләүче : гына,генә,кына,кенә Син генә иң матур кыз .

Слайд 9

5.Инкяр : түгел,ни, Мин оста түгел. Булат ни укымый,ни язмый.

Слайд 10

6.Экспрессив-эмо циональ : -чы,-че,-сана,-сәнә Әйтче миңа! Сөйләмәсәнә!

Слайд 11

7.Модал ь : -дыр,-дер,-тыр,тер Ул сөйләгәндер. Алмаз карагандыр.

Слайд 13

Кисәкчәләр: Да, дә, та,тә, Гына, генә, кына, кенә Ук, үк, ич, бит

Слайд 14

Һәм, белән теркәгечләрен куеп карыйк : Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар.

Слайд 15

Артык сүзне тап: Гөмбә, генә, гөрләвек, гөлҗимеш. Кимерә, күтәрә, көлдерә, кенә. Та, саф, ак, тар.

Слайд 17

4. Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул. (Җ.) 5. Тәрәзә төбем исле гөл, Сынмый да, бөгелми дә шул. (Җ.) 6. Бара гына торгач юл буйлап, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч, Юл гынаем китте су буйлап. (Җ.) 7. Бәлки син минем җырланмас Иң гүзәл бер җырымдыр? (Р.Ф.)

Слайд 19

Уен “Кем күбрәк?” Ү А Н Ы К А Д Ә Т Е Н Г

Слайд 20

Менә әдәп кагыйдәләре! * Телефон номерын җыйганчы, кемгә һәм ни өчен шалтыратуыңны җентекләп уйлап бетер. *Үзеңә иң кирәкле номерны дөрес җый. *Телефоннан озак сөйләшмәсәнә. *Сөйләмең кыска түгел, аңлаешлы булсын. *Ялгыш номерга туры килсәң, гафу үтенә белче

Слайд 21

Өй эше : Һәр кисәкчә төре белән җөмлә төзе ( Барлыгы 7 җөмлә )