Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Соңгы елларда тормышыбызда, мәдәниятебездә шактый зур үзгәрешләр булды.Халкыбызның туган теленә, милли мәдәниятенә, гореф – гадәтләренә игътибары артты. Татарстан Республикасының Конституциясендә татар теленең дәүләт теле дип игълан ителүе укыту – тәрбия йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары алдына яңа бурычлар кунды.