Инновационная деятельность на базе КФУ

Укытучы хезмәте елдан - ел катлаулана,   зур җаваплылык таләп итә. Үз фәнең белән укучыларны кызыксындыру өчен, бүгенге көн кадагына суга торган яңалыклардан хәбәрдар булу, фән өлкәсендәге гыйльми үзгәрешләр белән вакытында кызыксыну бик кирәк. Шул исәптән,  укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи үсешен тәэмин итү белемне өзлексез камилләштерүгә, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүгә китерә.Эшчәнлегемне  нәтиҗәлерәк  итү йөзеннән, инновацион мәйданчыкта эшләп, укучыларымда татар теленә карата кызыксынуны арттыру  максатыннан,  мин дә  яңа технологияләрне  укыту процессында киң куллануны кирәк дип уйлыйм. Үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:

·        укучыда фәнгә кызыксыну уяту;

-         танып белү активлыгын үстерү;

·        укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

·        сөйләм күнекмәләрен үстерү.

 

 

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Отчет об инновационной деятельности за 2016 год

Информационная карта инновационной деятельности

Полное наименование образовательной организации

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кукморская средняя школа № 3» Кукморского муниципального района Республики Татарстан

Контактные данные: почтовый адрес, телефон, адрес официального сайта, электронная почта

422110, Республика Татарстан, п.г.т. Кукмор, ул. Нур Баяна, д. 40

тел.: 8(843)642-07-64, факс: 8(843)642-07-63

https://edu.tatar.ru/kukmor/sch3

S3.Kuk@tatar.ru, kuk_sch_3@mail.ru 

Тема инновационной разработки

«5-9 нчы рус сыйныфының рус төркемнәре өчен татар теленнән диктантлар җыентыгы.”

Җыентык 5-9нчы рус сыйныфының рус төркемнәрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен тәкъдим ителә

Автор, авторский коллектив инновационной разработки

Яппарова Миляуша Равиловна

Краткое описание инновационной разработки (актуальность, цель, задачи, ресурсы, содержание работы, полученные результаты(либо ожидаемые результаты, если только приступили к этой теме))

Актуальность моей темы определяется направлениями современной модели образования, ориентированной на реализацию в практике преподавания татарского языка и литературы и процесса формирования коммуникативных умений и навыков, обеспечивающих свободное владение татарским языком в разных сферах и ситуациях общения.  Доминирующей идеей ФГОС по татарскому языку является интенсивное речевое и интеллектуальное развитие учащихся на всех ступенях обучения.

Сегодня в центре внимания – ученик, его личность, неповторимый внутренний мир. Поэтому моей основной целью является  выбор способов и средств в организации учебной деятельности учащихся, которые оптимально соответствуют поставленной  цели.  Значит, моя образовательная задача состоит в организации условий, провоцирующих ученическое действие.

Коммуникативная направленность процесса обучения татарскому языку должна найти отражение также и в многообразии способов и средств в  организации этого процесса. Ролевые игры, театрализованные постановки, проектная и исследовательская деятельность - часто используемые мною действия на уроках татарского языка и литературы. Как и в реальной жизни, учащиеся должны научиться использовать разные способы решения задач в зависимости от характера проблемы. Разные формы организации процесса изучения языка также помогают учителю создавать ситуации общения, максимально приближенные к действительности.

Сведения о распространении инновационного опыта:

- участие в научно-практических конференциях

- открытые уроки по инновационной деятельности на уровне муниципального района и республики

-участие в конкурсах, семинарах по инновационному направлению деятельности

-печатные работы за отчетный период и др.

Победитель конкурса грантовой поддержки профессионального роста учителей общеобразовательной организаций Рт на соискание гранта «Учитель – эксперт» Всеросийский сайт «Для педагога». Участие во Всероссийском конкурсе «Методическая копилка», диплом.

 Статья «Мин бит...саф коеп куйган поэт кына түгел» Всероссийское педагогическое издание «Педология.ру»;

Всеросийский сайт «Для педагога

“Боерык фигыльлнең юклык формасы”(ФГОС буенча дәрес эшкәртмәсе)

Интернет – проект “Копилка уроков – сайт для учителей”

Статья ”Матур дәвам тәрбияләү” ,свидетельство.  kopilkaurokov.ru

Министерство образования и науки РФ Казанский (Приволжский) федеральный университет Елабужский институт. Всероссийский научно-методический семинар «Инновации и традиции в современном школьном образовании: теория и практика». Выступление по теме «Укучының иҗади потенциалын үстерүдә кластери технологиясе».

сведения, подтверждающие эффективность инновационной разработки(положительная динамика):

-конкурсное движение, участие в олимпиадах, смотрах, конкурсов обучающихся (муниципальный, республиканский уровень)

- качество образования (высокобалльники)

- др.

Межрегиональная краеведческая конференция научно-исследовательских, проектных и творческих работ имени Замалетдина Бикташи, Сайфутдинова А.А. 8 кл. , лауреат (проектная работа);

  Межрегиональная краеведческая конференция научно-исследовательских, проектных и творческих работ имени Замалетдина Бикташи, Шафикова В.И. 8 кл. , лауреат (проектная работа);

 Всероссийский конкурс «История вокруг меня», Сайфутдинова А., Шафикова В. 8кл., диплом ІІ степени (проект.раб.);

 Межрайонный конкурс молодых талантов “Тукайга ияреп”, посвящённое 130 летию Г.Тукая. Яппарова А.М.. 11 кл.,  диплом ІІ степени .

VІІ республиканская научно-практическая конференция учащихся 5-8 классов «Ломоносовские чтения», Мусина И., 8кл., свидетельство;

 Региональная научно-практическая конференция «Наше наследие», Вакилова  А., 8кл., сертификат ;

Республиканская олимпиада по татарской литературе призер, Мусина И. 8б класс(тат.гр.)

Районная олимпиада по татарскому языку и литературе посвященной памяти учителя МБОУ «СОШ с.Большой Кукмор» Гумерову З.Г. среди 9 классов,  ІІІ место, Сагеева Э.(2015)

Межрегиональная научная универсиада школьников по татарскому языку и литературе, ІІІ место, Яппарова А.М.., 11класс г. Елабуга.

”Батыр да, шагыйрь дә” литературное мероприятие для среднего звена;

 “Тукай әкиятләре бездә кунакта” мероприятие посвящённое творчеству Г.Тукая (для начальных классов)

Районная олимпиада по татарскому языку и литературе посвященной памяти учителя МБОУ «СОШ с.Большой Кукмор» Гумерову З.Г. среди 8-11 классов,  І место -Мусина И. 9класс,ІІІ место- Ишмурзина А 9класс.(2016)

Форма представления инновационной деятельности:

- печатные работы

- семинар-практикум для слушателей программы ПК (на базе ОО)

Министерство образования и науки РФ Казанский (Приволжский) федеральный университет Елабужский институт

«Инновации и традиции в современном школьном образовании: теория и практика» Материалы Всероссийского научно-методического семинара 14 апреля 2016 «Кластери технологиясе».288тарстан Республикасыарстан Респубкмара муниципаМӘГА ИДАРӘСЕ 

 Управление образования Кукморского муниципального района Республики Татарстанрайоны

«Районның мәгариф системасында заманча үсеш омтылышлары»

 Мастер – класс по теме «Татар теле   һәм әдәбияты дәресләрендә класстери технологиясен куллану” (24.08.16)

 



Предварительный просмотр:

Яппарова Миләүшә Равил кызы

5-9 нчы рус сыйныфының рус төркемнәре өчен

татар теленнән диктантлар җыентыгы.

Җыентык 5-9нчы рус сыйныфының рус төркемнәрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен тәкъдим ителә.

Җыентыктагы диктант текстлары өйрәнелә торган телдә грамоталы язарга өйрәтүгә, иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлеш бирә.

Аңлатма язуы.

5-9нчы рус сыйныфының рус төркемнәре өчен  татар теленнән әзерләнгән диктантлар җыентыгы укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәләрен ачыклау, аларда телгә карата кызыксыну уяту, белемнәрен үстерү максатыннан әзерләнде. Җыентык  рус төркемнәренә татар теле укыту программмаларында каралган таләп һәм биремнәргә нигезләнеп төзелде. Диктантлар җыентыгында  татар теленең күп кенә темаларын, бүлекләрен яктырткан эш төрләре, биремнәре тупланган.Текстлар язучы һәм журналистларыбызның әсәрләреннән, матбугатта чыккан язмалардан алынды.

         Җыентыктагы текстлар һәм аларның биремнәре укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Аларның күпчелеге үстерешле укытуны күздә тота. Диктантлар укучыларның дөрес язуларын тикшерүне генә түгел, аларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә дә, өлгерешләрен күтәрүгә дә, тел белән кызыксынуларына да ярдәм итә. Сүзлек диктантлары дүрт вариантта бирелә. Укытучының  уку елының кайсы вакытына туры килүенә,  программаның ничек үтәлүенә карап, сүзлек диктанты үрнәкләренен кирәклесен сайлап алу мөмкинлеге бар . Диктантларга килгәндә, мәсәлән, иҗади диктантлар укучыларны  төрле иншалар язарга әзерли. Җыентыкта бирелгән текстларны да төрле максатларда файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, «сайланма» исеме астында бирелгән текстларны контроль яки иҗади диктант итеп тә файдаланып була. Әмма диктантны яздыру алдыннан укытучы эшнең максатын, таләпләрен төгәл аңлатырга тиеш. Укытучы үзе дә, укучыларның хәзерлегенә карап, өстәмә биремнәр тәкъдим итә яки кайберләрен төшереп калдыра , үзгәртә ала. Контроль диктант текстлары һәр сыйныф өчен билгеләнгән күләмнәрдә алынды. Кыен язылышлы һәм укучыга таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсе, орфографиясенә аңлатмалар бирелә, пунктуациянең таныш булмаган очраклары искәртелә .Укытучы җыентыкта бирелгән  диктант төрләрен һәм биремнәрен укучыларның белемнәренә туры китереп, үзгәртә ала.

Рус сыйныфының рус төркемнәрендә үткәрелгән язма эшләр һәм аларны  бәяләү.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфо¬график хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфо¬график хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктант һәм аны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы диктантка «5»ле» куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуа¬цион хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик, 6 пунктуа¬цион хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орф., 7 дән артык пунктуацион хаталы диктантка «2» ле куела.

Грамматик биремне бәяләү:

 Әгәр укучы бирелгән эшнең

90 - 100 % дөрес  башкарса, “5” билгесе куела,

70 - 89 % дөрес башкарса, “4” билгесе куела,

50 - 69 % дөрес башкарса, “3” билгесе куела,

50 % түбән булган очракта,  “2” билгесе куела.

5нче сыйныф

Сүзлек  диктанты үрнәкләре:

Сүзләр саны: 12 – 15 сүз

  1. Аваз, хәреф, сузык, тартык, яңгырау, саңгырау,сыйшыфташ, кагыйдә, сәламәт, сав һава, чиста, уңайлы, шөгыльләнергә, йөзү, йөгерү.
  2. Саескан, чәүкә, песнәк, үлән, үсемлек, гүзәллек, нәфислек, җәнлек, дала, милләт,җитештерелергә,төзелергә, уңыш, очратырга, күзәтергә.
  3. Белгеч, нәшрият, китапханә, кулъязма, тарихчы, хәбәрче, игенче, җыештыручы, тарих, әдәби, милли,фәнни, борынгы, кызыклы, хәзинә.
  4. Юлчы, хыялланырга, тимер юл вокзалы, елга порты,ял йорты, чит ил, кызынырга, эссе, җиләс,күләгә,  кызынырга, су коенырга,балык тотарга, күк, йолдыз.

Диктант күләме

Сыйныф

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

VII

35— 40

40 — 45

Тикшерү диктанты

Зәйдә

Зәй елгасы киң, тирән. Аның суы салкын була. Мул сулы Зәйдә  төрле балык бик күп. Бишенче сыйныфның кыю малайлары көймәдә. Алар балык тоталар. Айнур дүрт балык каптырды. Фәйзи алты балык тотты. Алар су керергә дә өлгерделәр. Дуслар вакытны күңелле үткәрделәр. (40 сүз)

Бирем

1) 1,2 җөмләдә калын (-), нечкә(=) сузыкларны билгеләргә (12балл).

2) Татарча елга исемнәрен языгыз (3балл).

Искәртмәле диктант

Барый.

Барый – зур малай. Ул мәктәптә укый. Бары әйбәт укый. Малай унга кадәр саный дә белә. Ул тиз укый. Әнисе Барыйны мактый.

        Барыйның сеңлесе  Айсылу исемле. Айсылуның да укыйсы килә. Ул рәсемле китаплар карый. Тик укый гына белми.

 (37 сүз)

Бирем

1) 2 абзацтагы беренче ике җөмләне сүз төркеме ягыннан тикшерергә (8балл).

2)Татар теленә тәрҗемә итегез:

Он - прилежный ученик. Укучылар яхшы укыйлар (2балл).

Иҗади диктант.

Язгы су.

        Язгы яңгырлар явып үтте. Җир яшәрде. Иделдә су күтәрелде. Зур су утрауларны каплады. Бик күп җирләр су астында калды.

        Мул су кырларны сугара. Тиздән анда гөрләп иген үсәчәк...

Бирем. Теманы дәвам итеп, җөмләләр өстәп язарга.(4җөмлә-4балл)

Контроль диктант

Башкала

        Казан – илебезнең баш шәһәре. Аны башкала дип тә йөртәләр. Казан – борынгы шәһәр. Анда зур йортлар, парк һәм музейлар, һәйкәлләр һәм уку йортлары бар. Музейларда тарих хатирәләре саклана. Казанда һәйкәлләр күп. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев һәм Мулланур Вахитов һәйкәлләре янында халык күп була.(45сүз)  

Бирем

1) 1-4 җөмләләрнең баш кисәкләрен аерып язарга (8балл).

2) Казан шәһәре турында 4 репликалы диалог төзергә (4балл):

-Сорау

-Җавап

-Сорау

-Җавап

6нчы сыйныф

Сүзлек диктанты үрнәкләре:

 Сүзләр саны: 15 – 17 сүз

1.Белем алырга, тәрҗемә итәргә,файдаланырга, хәтерләргә, ятларга, төзәтергә, шифаханә, шәфкать туташы, шифалы, кәеф, сакланырга, хис итәргә, сәбәп, тәэсир итәргә, исән – сау булырга.

2. Бертуган, туганнан туган, онык, кияү, кәләш, кияүгә чыгарга, туй, гореф – гадәт, рухи, теләк, теләргә, иҗат итәргә, фотога төшерергә, лаек булырга, заманча.

3. Ел фасылы, кар күмә, боз каплый, кар эри, гөрләвек ага, бал корты, казырга, көрәк, түтәл ясарга, орлык, су сибәргә, чүп үләне, утарга, тырмаларга, эшчән.

4. Ишегалды, капка, койма, мунча, игенче, ашлык, борчак. чөгендер, көтү, ил башлыгы, җитәкчә, эшкуар, мәдәният, дәүләт теле, шәхес, мәгърифәтче.

Диктант күләме

Сыйныф

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

VII

45— 50

50 — 55

Тикшерү диктанты

Песнәк

Песнәкләрне авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш көннәрендә алар җимлекләргә бик еш килә. Җәй көне бөтенләй

          диярлек күренмиләр. Бу чорда алар балаларына ризык эзлиләр.

Кыш көне песнәкләрне ашатырга, җимлекләр ясарга кирәк. Салкын вакытта алар орлык белән тукланалар. Терлек маен да бик яратып чукыйлар. (45 сүз.)

Бирем

1)1,2нче җөмләләрдәге күплек сандагы исемнәрнең астына бер сызык сызарга (3балл).

2) Татарча  әйтегез:

- зимой птицам нужен корм,

-я сделал кормушку(2балл).

Искәртмәле диктант

Яңгырдан соң.

        Озак барган  яңгыр туктады. Күк ачылды. Болытлар таралды. Тагын, ялтырап, кояш чыкты. Малайлар шаулашып урамга ташландылар. Яңгыр суларында чабышып, сибешеп, уйнарга тотындылар. Әйтерсең, дөнья янадан туды. Маллар, кешеләр, үләннәр, чәчәкләр – hәммәсе жанланды. Чәчәкләр, үләннәр, яфраклар өстендә якты кояшның нурлары ялтыратып уйнадылар. Бөтен халык шат йөз белән урамга агылды.(48 сүз)

Бирем

1) Яңгыр сүзен килеш белән төрләндерергә (6 балл).

2) Яраткан ел фасылы турында 4 җөмлә языгыз (4балл).

Контроль диктант

Дәү әни

Дәү әни! Нинди матур сүз! Дәү әни миңа әнием кебек ук якын һәм кадерле. Аның белмәгән нәрсәсе юк! Миңа дәресләр әзерләргә булыша. Мин аны яхшы укуым белән шатландырырга тырышам. Яхшы билгеләр аласы гына килеп тора. Дәү әнием безне эшкә дә өйрәтә. Үзе һәр эшне күрсәтеп, аңлатып бирә. Җылы сүзләре белән безне гел мактап тора. (55 сүз.) (А. Әхмәтовтан)

Бирем

1)Тырышам, өйрәтә фигыльләренең зат-санын билгеләргә (12балл).

2) Дәү әниегез турында нинди сыйфатлар әйтеп була(5балл).

Иҗади диктант.

1. Бирелгән сүзләрдән парлы сүзләр уйлап язарга.

көн - …                                           савыт - …

ата - …                                            җиләк - …

хатын - …                                       үрле - …

өс - …                                              аш - …

исәнлек - …                                    сирәк …

ала - …                                            ипи - …

мал - …                                           чыбык - …

иртә - …                                            аз - …

 Бирем

 Парлы сүзләр кертеп, диалог төзеп язарга (5 балл).

7нче сыйныф

Сүзлек диктанты үрнәкләре:

Сүзләр саны: 18 – 20 сүз

1. Мәгариф, шәкерт, мәгълүмат, катлаулы, мәсәлән, мисал өчен, шәҗәрә, нәсел, өлкән, туган-тумача, лаеклы ял, кешелек, кешелекле, каршы торырга, күл, сулык, бөркет, болан.

2. Күңел ачарга, бергәләп, моң, көй, үзешчән сәнгать,мәһабәт, зәвык, спортчы, чаңгычы, йөзүче, көндәш, исәп, алка, яшьтәш, мөнәсәбәт, ышанычлы, сәламләргә, буш вакыт.

3. Ел фасылы, якынлаша, кырау, томан, яшен, буран, салават күпере, һава торышы, дымлы, коры, икътисад, югары сыйфатлы, йөк машинасы, тегү әйберләре, күн әйберләре, салым, керем, чыгым, бурычка алу, күмәртәләп сату.

4. Сәүдәгәр, сәүдәгәрлек, сатып алучы, сатучы, баш киеме бүлеге, өс киеме бүлеге, заманча, модалы, кыйбат, арзан, әдип, матур әдәбият, вәкил, тәнкыйтьче, иҗат эшчәнлеге, сурәтләргә,күпкырлы,үзенчәлекле, тормышчан, тирән эчтәлекле.

Диктант күләме

Сыйныф

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

VII

55— 60

60 — 65

Искәртмәле диктант

Карлар ява.

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча матур. Володяга бу күренеш бик ошый. Ул чанасын алып урамга чыкты. Иптәшләре белән  бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая бара. Балалар куаналар. Алар кардан ак аю, Кар бабай ясадылар. Аннан соң үзләре, читтән карап, рәхәтләнеп көлештеләр. (58 сүз.)

Бирем

 1) Хәл фигыльләрнең формасын билгеләргә (5балл).

2) Кышкы уеннар дурында  4репликалы диалог төзергә (4балл).

Ирекле диктант

Дуслар

           Песнәк каен агачына оя ясады. Ул ояга күкәйләр салды. Чирәмнәр арасыннан каен агачына таба елан шуышты. Песнәк еланны күрде. Аның йөрәге ярылырга җитеште. Песнәк  - акыллы кош. Ул еланның гадәтен белә. Менә хәзер елан аның оясына менәр. Ул күкәйләрне ватып эчәр.

           Керпе еланның каен агачына менәргә җыенуын күрде. Ул кызу – кызу еланга таба тәгәрәде. Керпе елан өстенә ташланды. Үткен тешләрен еланның башына батырды. (62 сүз).

                                                 (С Әдһәмова)

Бирем

1) 1,2 нче җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә (9балл).

2) Татарча әйтегез:

Животные - наши четвероногие друзья.

У меня есть домашнее животное (2 балл).

                                 

Тикшерү диктанты

                                           Шомырт агачының бәйрәме. 
       Язгы кояш җылыта. Чияләр һәм алмагачлар язгы җилләргә горур гына башияләр. Алар әле үзләренең чәчәк бйреләрен ачар-ачмас кына утыралар. 
Шомырт бу көннәрдә язның хуш исләрен тарата. Аның нәни ак күбәләктәйнәфис чәчәк таҗларын шомыртның шатлыгын еракларга сибә. 
      Шомыртка бу бәйрәмгә бал кортлары һәм нәни коңгызлар да килә. Шомырт аларны татлы ширбәт белән сыйлый. Безгә дә елмаеп баш ия. Безгә берәр тәлгәш чәчәк бүләк итә.(65 сүз) 

Бирем

1) 1вариант. 1нче абзацтагы җәенке җөмләне җыйнакландырырга. 
   2вариант. 2нче абзацтагы җәенке җөмләне җыйнакландырырга (1 балл).

2) Агач исемнәрен кертеп, 3 җөмлә языгыз (3 балл).

Контроль диктант        

Июль

           Күктә болытның әсәре дә күренми. Кояш баш өстеннән дә китми кыздыра. Эсселек буенча елның бер ае да июльгә җитә алмый.

           Җәй уртасы. Урманда юкә агачлары алтын – сары утлар кабызды. Юкә урманы гөж итеп тора. Тырыш умарта кортлары бал җыялар.

           Кояш күтәрелә тора, кызуын арттыра. Аңа ил ярдәмгә килә. Иртәнге салмак җил. Шулай әкренләп печән дә өлгерә.

           Июль – чәчәкләр ае. Болында нинди генә чәчәкләр юк! (65 сүз)

                                                                 (Г. Хәсәновтан)

Бирем

1) 2нче җөмләне сүз төркеме ягыннан тикшерергә (6 балл).

2) 2нче абзацка сорау җөмләләр төзергә(4балл).

8нче сыйныф

Сүзлек диктанты үрнәкләре:

Сүзләр саны: 22 – 25 сүз

1.Уку-язу әсбаплары, күләмле, кулланма, дәлилләргә, каршы килергә,холык, намус, белгеч, белгечлек, максатчан, өлгер, ягымлы, тупас, үзсүзле,мәхәббәт, гомер итәргә, кайгыртырга, тәрбияләргә,үги бала,  ятимлек, үкенергә, мәнфәгать.

2. Шөгыль, мавыктыргач, сүз бирергә, ирешергә, көч куярга, нәтиҗәле,еш, сирәк, мохит, үзгәреш, сакчыл, үсенте,чирәм, сусаклагыч,сөйләм, әдәби, җыелыш, җирле, карар, расларга, сәркатип, вазифа.

3. Көньяк, көнбатыш, чикләшергә, мәйдан, данлыклы, гаҗәеп, таш дивар, тоташтырырга, бәйләргә, куәтле, өлеш, чик, сокландыргыч, эре, тармак, машина төзелеше, матди, чимал, ягулык, бәйләнеш, элемтә, ныгытырга, киңәйтергә, өлкә, төбәк.

4. Хәзинә, ачыш ясарга,  тынгысыз, бертуктаусыз, эзләнергә, чын, дөнья күрергә, җитәкчелек итәргә, бүгенге, кичәге, киләсе, буын, хезмәт, дәүләт бүләге, әдәбиятчы, әдәби-нәфис, мирас, нәшрият, җыентык, эшчәнлек, чара, замандаш, бөеклек,җиткерергә, тупларга.

 

Диктант күләме

Сыйныф

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

VIII

65— 75

75 — 80

Тикшерү диктанты

Май

           Май – язның соңгы ае. Карлар инде эреп бетте. Көннәр кояшлы. Җылы яңгырлар ява. Җир өстенә төрле чәчәкләр сибелә. Агачлар яфрак яралар. Шомырт һәм сиреннәр чәчәк ата башлый. Кешеләр җәйге җылы киемнәр кияләр.

           Бакчаларда язгы эшләр башлана. Укучылар мәктәп бакчаларында яшелчәләр һәм җиләк – җимеш утыртырга әзерләнәләр.        (45 сүз)

( Ф.Җ. Ибраһимова “Табигать бизәкләре”)

Бирем. Текстны дәвам итеп, яз ае турында хикәя төзеп язарга (65сүз).

Контроль диктант

Табигатьне өйрәнүче фәннәр

           Кешеләр борынгы заманнардан ук табигать серләренә төшенергә тырышканнар. Туган ягын, аның табигатен яратучыларның яңадан – яңа сораулары туган. Җавап эзләп, кеше табигатькә якыная барган саен, сораулар арта торган. Табигатьне өйрәнүче төрле фәннәр барлыкка килгән. Үскән саен, син дә табигать белән якыннанрак танышасың. Үсемлекләр турындагы фән – ботаниканы, хайваннар турындагы фән – зоологияне өйрәнәсең. Планетабыз Җирне өйрәнүче география фәне, тереклек дөньясын өйрәнүче биология фәне белән танышасың.

           Табигатьтәге барлык бәйләнешләрне өйрәнә торган бер фән бар. Ул – экология. (73 сүз) 

Бирем

1) 1 нче җөмләләрне сүз төркеме ягыннан тикшерергә (8 балл).

2)Табигатьне саклар өчен нинди эшләр башкарырга кирәк? 3җөмлә язарга (3балл)

( Ф.Җ. Ибраһимова “Табигать бизәкләре”)


Сайланма диктант

Күңелләрдә мәңге сакланыр.


   Бөек җиңү көне! Бу көнне без сугыш һәм хезмәт ветераннарын чын күңелдән котлыйбыз. Бер минутлык тынлык белән сугыш корбаннарын искә алабыз. 
   Мәскәү Кремль стенасы буендагы бакчада батыр солдат кабере бар. Монда күмелгән батырның исемен берәүдә белми.Ләкин бу билгесез солдатның үз-үзен аямыйча сугышып үлүен һәркем хәтерли. 
   Ул башкалабыз өчен барган сугышларның берсендә һәлак була. 
   Дошман җиңелде. Мәскәүгә үтеп керә алмады. 
   Менә хәзер шушы кабер өстендә мәңгелек ут яна.(69 сүз)


Бирем
1)1 нче абзацның текстын 1нче зат берлек санга куеп язарга (3 балл).

2)Татарча әйтегез:

- сугышта минем туганнарым катнашкан,

- ветераннарга хөрмәтле булырга тиешбез (2балл)

9нчы сыйныф

Сүзлек диктанты үрнәкләре:

Сүзләр саны: 25 – 28 сүз

1.Мәрхәмәтле, йомшак күңелле, рәхмәтле, итагатьле, әдәпле, өметле, гадел, гыйлем, ихлас күңелдән, Бөекбритания, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан, Әрмәнстан, өлкә,Чиләбе, язмыш, юнәлеш,Россиянең Кораллы көчләре,таләпчән, зыялы, абруйлы,хәрби хезмәт, түзәргә

2. Һөнәр иясе, хезмәткәр, хезмәттәш,оешма, мөмкинлек, үзенчәлекле, очучы, хәбәрче, хезмәт хакы, арттырырга, вакытында, айлык, еллык, исәпләргә, кием-салым,бурыч, түләүле, очраклы, кулъязма, елъязма, теркәргә, басма, махсус, фәлсәфи, фикердәш.

3. Милли сәнгать, халык иҗаты, эшкәртергә, күн, ясау, чигү, туку, келәм, бизәү, нәкыш, асылташ, музыка коралы, моңлы, серле, дәртле, мәхәббәт казынырга, дастан , бәет, тирә-юнь, мохит, җир-су, кош-корт, тереклек, туфрак,юкка чыгарга, аянычлы, җавапка тартырга, кимергә.

4. Аралашу, эшлекле аралашу, килешү, үз-үзеңне тоту, килешү, табигыйлек, тәэсир итәргә, уртаклашырга, шатлык, кайгы, шәхси тормыш, мактау, ачулану, рәнҗетергә, зарланырга, әдәпсезлек, усаллык, хис-тойгы, җанлы сөйләм, таныштыра, үткен телле, рухи дөнья,аңлаешлы, күңелгә ятышлы,  күңел дөньясы, кәеф, уен – көлке, бизәлеш.

Диктант күләме

Сыйныф

Уку елы башында (сүзләр саны)

Уку елы ахырында (сүзләр саны)

IX

80— 90

90 — 100

Тикшерү диктанты

Икмәк – тормыш нигезе.

Кеше икмәксез тора алмый. Без аны яратып ашыйбыз. Хуш исле йомшак икмәк табынга ямь бирә. Ул кешенең күңелен күтәрә. 
         Ләкин безнең арада икмәкнең кадерен белми торган кешеләр дә бар әле. Кайчак урамда яки кибет идәнендә ипи кисәкләре ята. Ашханәдә ипи валчыкларын идәнгә төшерүчеләр дә очрый. Бу кешеләр игенче хезмәтен аңламыйлар булса кирәк. 
         Игенче йокыдан иртә тора. Ул һаваның төрле шартларында да эштән туктамый. Үстерелгән уңышны вакытында җыеп алырга ашыга. Кызу эш вакытында игенчегә аз гына вакыт ял итәргә кала. 
         Ипинең һәр валчыгын кадерләргә кирәк. Икмәк - тормыш нигезе. 
(87 сүз) 
Бирем

 1 вр. 
1. Икенче абзацтагы исемнәрне табыгыз, килешләрен билгеләгез. 
2. “Икмәк-тормыш тоткасы”темасына 4 җөмлә язарга (4балл)

        2 вр. 
1. Өченче абзацтагы исемнәрне табыгыз, килешләрен билгеләгез. 
2. “Икмәккә зур хөрмәт” темасына 4 җөмлә язарга (4балл)

                                                 Иҗади диктант
                                               Урманның дусты. 
     Табигатьнең иң гүзәл почмагы- урманнар. Елның кайсы гына вакыты булмасын, урман безне үзенә тарта. Ләкин урманнарны сакларга кирәк.         Урманның дусы агачларны сындырмый, яфракларны өзми. Ул кош ояларын туздырмый. Кошлар урманнарны корткычлардан саклыйлар. Корткычлар агач кайрысын бозалар, яфракларны тишәләр. 
     Урман дусы урманда ут якмый, янгын чыгармый. (45 сүз) 

Бирем 

Текстны дәвам итеп, урман турында сочинение өлешен язарга (35сүз) (35 балл)

Хәтер диктанты

Туган җирем-Татарстан

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем-Татарстан.

        Кая гына китеп,

        Кайларга бармадым,

        Сагынып кайттым Иделем таңнарын.

Биш диңгезгә карап елмайгандай,

Балкый безнең Казан ерактан.

Коры җирне шаулы диңгез итә

Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.

        Кая гына китеп,

        Кайларга бармадым,

        Сагынып кайттым Иделем таңнарын.

                                             Голшат Зәйнашева

Бирем

1) Тексттагы фигыльләрнең зат-санын билгеләргә (7 балл)

2) Татарча әйтегез:

- туган җир буенча сәяхәткә чык,

- Татарстанда төрле һөнәр ияләре яши (2балл).

Контроль диктант

                                              Урман тургае.

Санап бетергесез канатлы җырчылар яши безнең якларда. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Сайрар баркылдыкны гына тыңлап кара. Күпме тыңласаң да, туйдырмый. Аңа бүтән кошлар кушыла. Әйтерсең җыр ярышы ачканнар, баркылдык ,әйтерсең, бу хорда башлап җырлаучы. Ашыкмыйча, тәмен белеп кенә башкара ул җырын. Аның белән ярышса, тик урман тургае гына ярышыр.

Урман турае бик иртә кайта, сабан тургаеннан бер дә калышмый. Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай, яз киләсен сизеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып, башка тургайлар аваз бирә. Урман тургае хәтта сайрар баркылдыкны уздыра.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың.Ул ак болытлар янына омтылыр. (99сүз)

(Гарәфи Хәсәнов)

Бирем

1) тезмә кушма җөмләләрне билгеләргә (2балл)

2) кошлар исемнәрен кулланып, 4 җөмлә төзеп яз (4балл).


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле һәм әдәбиятыннан мастер-класс югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яппарова Миләүшә Равил кызы

Слайд 2

Креатив фикер йөртү технологиясе алымнары “Кроссенс” һәм “ПОПС формула”

Слайд 3

ИКЕ ОЧРАКЛЫ СҮЗ Стив Джобс креативлыкны ике предмет арасында бәйләнеш барлыкка китерү дип аңлата. Кеше, үз тәҗрибәсеннән чыгып, ике төшенчәне бергә бәйли һәм шуны синтезлап, ниндидер яңалык барлыкка китерә.

Слайд 4

Төшендердең фән серләрен, Син белем бирдең безгә. Шәфкатьлелек орлыкларын Салдың күңелебезгә.

Слайд 5

1 ) Теманы , гомуми идеяне билгеләргә

Слайд 6

Теманы, гомуми идеяне билгеләргә Укытучы эшчәнлеге

Слайд 7

2 ) Темага караган рәсемнәр, иллюстрацияләр эзләү, туплау.

Слайд 9

3) Иллюстрацияләр тупланмасыннан 9 элементны сайлау

Слайд 10

4) Элементлар арасындагы бәйләнешне табу, эзлеклелекне билгеләү.

Слайд 11

5) 1 элементта фикерне туплау .

Слайд 12

6) Һәр элементта үзенчәлекле сыйфатларны табу, үзәктәге элемент белән бәйләү.

Слайд 14

ПОПС формула (интерактив методик алым) Позиция. Минемчә, ... Нигез (основа). Чөнки... Мисал (пример). Фикеремне исбатлап, берничә мисал китерә алам... Нәтиҗә (следствие). Шулай итеп, ...

Слайд 15

ПОПС формула П. Минемчә, кешегә гомере буена һөнәрле булу кирәк . О. Чөнки һөнәр ярдәмендә кеше төрле мөмкинлекләргә ирешә ала. П. Фикеремне исбатлап, берничә дәлил китерә алам: беренчедән, эшләгән акчасын яңа белем үзләштерүгә тота ала, икенчедән, сәяхәткә чыгып китү мөмкинлеге ачыла. С. Шулай итеп, һөнәрле үлмәс дигән нәтиҗәгә киләм.

Слайд 16

Мастер-классның максаты Укучыларда мотива ц ия үсешен, логик һәм ординар булмаган иҗади фикер йөртүне үстерү буларак “Кроссенс” ,“ПОПС формула”алымнарын файдалану.

Слайд 17

Теоретик өлеше. “Кроссенс”- (ингл. “мәгънәләр кисешүе” дигәнне аңлата). Уйлап табучылары – язучы, педагог Сергей Федин һәм техник фәннәр докторы, рәссам, философ Владимир Бусленко. “Кроссенс” – интеллектуаль уен, укыту, иҗади эшчәнлеккә мотивация булып тора. Бөтен төр универсаль эшчәнлекне формалаштыра.

Слайд 18

“Кроссенс” алымы түбәндәге принципларга җавап бирә: Фәннилек: фәнни нигезе бар Эффектлык: беренче көннән үк нәтиҗә бирә Гуманлык: уку процессын җиңеләйтә, укыту сыйфатын яхшырта Универсальлек: төрле предметны укытканда да кулай, төрле баскыч дәрәҗәсендә укытканда файдаланып була, аң үсеше ягыннан төрле дәрәҗәдәге укучылар белән кулланып була Креативлык: ординар булмаган иҗади фикер үсешенә юнәлтелгән.

Слайд 19

ПОПС. Теоретик өлеше. ПОПС - критик фикер йөртү технологиясенең бер алымы. ЮАР галиме хокук профессоры Дэйвид Маккойд-Мэйсон уйлап тапкан . Укыту проблемасын ачыкларга, белемне ныгытуга нигезләнгән. ЕРТ, БДИ язма эшләренә әзерлек буларак уңайлы.

Слайд 20

Рефлексия

Слайд 21

ИГЪТИБАРЫГЫЗ ҺӘМ КАТНАШУЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ !


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар һәм кунаклар!

Слайд 2

Гакылга нур биргән уку Мөкатдәс уй биргән уку Сәгыйть Рәмиев

Слайд 3

Тема: Укучының иҗади потенциалын үстерүдә кластери технологиясе (Яңа тема, лексика белән эшләгәндә кластери технологиясен куллану )

Слайд 4

Максат : - я ңа лексика өстендә, эшләгәндә кластери технологиясен куллану мөмкинлекләре турында аңлату Бурычлар : - критик фикер йөртүне үстерү технологиясе төшенчәсе белән таныштыру - кластери алымын куллану үзенчәлеген ачу - яңаа тема, лексика белән эшләгәндә , әлеге технологияне куллана белү алымына өйрәтү .

Слайд 5

«Критик фикер йөртүне үстерү » технологиясе «Критик фикер йөртүне уку һәм язу аркылы үстерү » – технолгоиясен өйрәнүчеләр америка галимнәре Чарльз Темпл, Курт Мередит , Джинни Стилл , Дона Огл , ә Россидә – Красноярск галимнәре һәм практиклары А.Бутенко , Е.Ходос . Әлеге технология шәхси – ориентлаштырылган укыту белән тыгыз бәйләнгән

Слайд 6

Технологиядә өч этап билгеләнә : 1 ) Өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту 2) Яңа мәгълүматка төшенү 3) Рефлексия

Слайд 7

Процесска уяту стадиясе : Көчле һәм көчсез укучыларны активлаштыра Уку эшчәнлегенә мотивация формалаштыра Өйрәнелә торган материалны тормыш чынбарлыгы белән бәйли

Слайд 8

Сүзнең мәгънәсе Cluster Тәлгәш (пучок, гроздь) Төркем Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята.

Слайд 9

Кластер – Материалны системалаштыруның график алымы . Процесска уяту һәм рефлексия этапларында кулланып була . Кластер төзүнең технологиясе 1. Төп сүз яки төшенчә . 2. Төп сүз янына темага караган сүзләр язу. Алар түгәрәккә алына һәм төп сүз белән тоташа . 3. Һәр сүз үзе аерым төшенчәләргә байый . Үз чиратында бу сүзләр үзләре ассоциацияләр белән баетыла . Шулай итеп , ассоциатив чылбыр барлыкка килә. 4. Үзара бәйләнгән төшенчәләр сызык белән кушыла .

Слайд 10

Кластер төзү технологиясе Дәфтәр уртасына өйрәнеләсе теманың төп сүзе языла (“Һөнәр сайлау” темасы) ? ? ? ? ? Һөнәрләр

Слайд 11

Сүнең әйләнә-тирәсенә бирелгән тема буенча идея, факт, образларны чагылдырган сүзләрне яки җөмләләрне язабыз ( безнең очракта сүзләр языла)

Слайд 12

рәссам пешекче төзүче Очучы язучы Һөнәрләр эретеп ябыштыручы тегүче табиб контент-менеджер ташчы копирайтер шәфкать туташы

Слайд 13

Укучылар дәфтәргә үзләрендә булмаган яңа сүзләрне күчерәләр, һәм, киресенчә, укытучыга үзләрендә генә булган сүзләрне тәкъдим итәләр. Яңа барлыкка килгән сүзләргә кабат логик яктан бәйле сүзләр уйланып языла.Һәр яңа сүз тәрҗемә ителә.

Слайд 14

рәссам пешекче төзүче Очучы язучы Һөнәрләр эретеп ябыштыручы тегүче табиб контент-менеджер ташчы копирайтер шәфкать туташы дәвалый бина фикер йөртү сәләт казан яңалык сайт тәҗрибә тәмле тимер ризык капка миһербанлы иҗат өс киеме уңайлы әсәр заманча

Слайд 15

Кластер буенча җөмләләр төзү Тегүче уңайлы өс киеме тегә. Эретеп ябыштыручы тимер капкалар эшли. Табиб авыруларны дәвалый. Пешекче тәмле ризык әзерли. Копирайтер - заманча һөнәр.

Слайд 16

Кластер буенча текст төзү Һөнәрләр төрле була. Кешегә һөнәрле булу кирәк. Мин картиналар карарга яратам. Рәсемне яхшы ясыйм. Рәссам булырга телим. Ул матурлык күрә. Сәләтле рәссам фикер йөртә һәм картиналар иҗат итә. Рәссам – яхшы һөнәр. .

Слайд 17

Тик – тэк - тоу яхшы заманча өйрәтә акча төзүче кирәкле менеджэр пешерә укытучы

Слайд 18

Нәтиҗәдә, бирелгән тема буенча фикерләвебезнең график сурәтләнеше барлыкка килә.

Слайд 19

Куллану даирәсе: Материалны системалаштырганда , кабатлаганда ; Текст белән эшләгәндә ; Дәрес башында үткән теманы кабатлаганда ; Яңа темага кергәндә; Лексик байлыкны туплаганда ; Контроль вакытында .

Слайд 20

Нәтиҗә: Критик фикер йөртү технологиясе баланы: Белем бирүдә формализмнан һәм авторитар стильдән коткара; Укучының иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыра; Мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә.

Слайд 21

Бу заманда гыйлемсез,фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше . ( татар халык мәкале )

Слайд 22

- Урра! Аңладыыыыыык!

Слайд 23

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

Татар телендә сөйләм чарасын үстерү моделе

(рус төркемнәре)

                                                                                              Шартлар

                       Мотивацион                                                                                                        Оештыру

Укытучының коммуникатив           Укучыларның яшь                   Коммуникатив эшчәнлеккә        “Мин” образын булдыру

белеме                                                   үзенчәлекләре                                    керешү

                                                                                                                 

                         Эчке һә тышкы мотивация                                                                 Татар теле фәненең үзенчәлекләре

                                                                                                Эчтәлек

                                                    Күнегүләр ярдәмендә коммуникатив базаны киңәйтү

                                                             

                                                        Әлеге шартлар булганда югары сыйныф укучысында:

                                  Үстерелә:                                                                                 Формалаша:

                                                                                                                  Коммуникатив активлыкка ихтыяҗ

Вербаль коммуникатив белем                                                               Информациягә кызыксыну булдыру      

Вербаль булган коммуникатив белемнәр                                             Камилләшүгә ихтыяҗ һәм “Мин” образы.

Коммунникатив эшчәнлектәге активлык

Коммуникатив белемне башка эш төрендә куллана белү

     

Тәкъдим ителгән эш рус төркемнәрендә татар теленнән имтихан бирүгә әзерлек. 5 ел вакытны таләп итә. Эзләнү элементы булып психологик укучыда  “Мин булдырам” образын тәрбияләү . Киләчәктә үз – үзенә ышанган укучы башка уку йортларында, эш урынында авырлыклар алдында  югалып калмас дигән нәтиҗәгә китерә.

   5-6 нчы сыйныфлар:

1. Укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алу.

2. “Мин” образы өстендә эш , укучыда үз-үзенә ышаныч тудыру, эчке мотивация булдыру.

3.  Рус төркемендәге һәр милләт вәкиленең татар теленең лексик байлыгын билгеләү .

4. Татар теленең специфик авазлары өстендә эш (татар теле фәненең үзенчәлеге)

4.  Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кору,

5.  Сүзнең әйтелеше һәм грамматик төзелеше өстендә эшләү,

6.  Эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы төзү.

    7-8 нче сыйныфлар:

1. Укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алу.

2. Тыңланган текстның эчтәлеген аңлау, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирү

          3. Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кору.

          4. Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес җөмлә төзү.

          5. Эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик, диалогик сөйләм төзү.

                9 сыйныф:

           1. Укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алу

     2. Вербаль коммуникатив белем   (сөйләм булдыру)                                                                    

     3.Вербаль булган коммуникатив белемнәр (,интонация, йөз мимикасы  белән сөйләгәнне аңлау)                                        

     4. Коммуникатив белемне башка эш төрендә куллана белү

     5. Коммуникатив активлыкка ихтыяҗ

     6. “Мин” образының камилләшүе

           7. Имтиханга тулы әзерлек, биреп чыгу ышанычы.

 


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Иҗади фикер эшчәнлеген үстерүдә текстлы мәгълүмат өстендә эш . Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яппарова Миләүшә Равил кызы

Слайд 2

Чык ялтырый гөлләрдә Аяз таңлы көннәрдә Кояш Алтын күгемдә. Газиз әнкәм күңелдә Р.Фәйзуллин (“Якты моң”)

Слайд 3

Ачкыч сүзләр

Слайд 4

Баш миенең эшчәнлеге. Сул як баш мие - мантыйк өчен җавап бирә. Уң як баш мие - иҗадилык өчен җавап бирә.

Слайд 5

Физика фәнендәге аңлатма Квант - физик зурлыкның бүленми торган өлеше Текст белән эшкә карата булган аңлатма Квант – текст анализы һәм интерпритациясе процессында авторның ачыкланган төп фикере , төп идеясе

Слайд 6

Укучы мәгълүмат белән эшләргә, мөһим өлешләрне аерып алырга өйрәнә . Укучы укылган материалны югары дәрәҗәдәге тел абстракциясендә гомумиләштерү һәм системалаштыру күнекмәсен формалаштырырга өйрәнә. Методның актуальлеге

Слайд 7

Төп позицияләр: - ачкыч сүзләр - төшенчәләр - тезислар - схема, таблицалар “КВАНТ ” методы: Өстәмә позицияләр: - поэзия - театр

Слайд 8

Беренче этап (төп позицияләр) 1нче төркем Ачкыч сүзләр 2нче төркем Схема, таблицалар 3нче төркем Тезислар 4нче төркем Сораулар

Слайд 9

Мөһим кагыйдә: Позицияләрдә тәкъдир ителгән мәгълүмат текстны укымаган һәм эчтәлеген белмәгән чит кешеләргә аңлашылырлык итеп үтәлергә тиеш .

Слайд 10

1нче төркем эшчәнлеге 5-10 « ачкыч сүзне » аерып алу Тексттан 3-4 төгәллек бирүче төшенчәне язарга

Слайд 11

2 нче төркем эшчәнлеге Бирелгән текстка схема, таблица яки рәсем ясарга ( тактада яки кәгазь битендә )

Слайд 12

3 нче төркем эшчәнлеге Текстның эчтәлегенең кыскача тезисын төзү

Слайд 13

4 нче төркем эшчәнлеге Текстка 15-20 сорау төзеп язу.

Слайд 14

Өстәмә позицияләр Поэзия (темага карата дүртьюллык уйланып языла) Театр (текст эчтәлеге сәхнәләштерелә)