Инновационная деятельность на базе КФУ

Демухаметова Гульшат Мехаматнакиповна

Сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Әйдә, тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

Татар теле һәм әдәбиятын укытканда балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә. Шушыларны исәпкә алып,  мин балалар белән эшчәнлекне түбәндәге эш юнәлешләренә нигезләнеп алып барам:

              -     дәресләрдә программа материалын тирәнтен, җентекләп укыту;

-     мөстәкыйль фикер йөртүгә ярдәм итә торган эш формалары, методлары, стандарт булмаган алымнар куллану;

-     дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта башкаларга караганда катлаулырак биремнәр һәм күнегүләр тәкъдим итү;

-     өстәмә әдәбият белән эшләү;

-     тикшерү методы белән лаборатор һәм практик эшләр үткәрергә тәкъдим итү;

              -     дәрестән тыш вакытта өстәмә шөгыльләнү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx33.04 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль  районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Кукмара ш.т.п. 3 нче урта мәктәбе”

ПРОЕКТ

Федераль дәүләт белем биру стандартларын тормышка ашыру шартларында

татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә

 укучыларының иҗади сәләтләрен үстерү

Демухаметова Гөлшат Мехамәтнәкыйп кызы,

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

2017

 “Табигый сәләтлелек ул очкын гына,

                                              ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин,

                                         аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә

         төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора”

Каюм Насыйри

Проектның актуальлеге  -   сәләтле  балалар белән эшләү , белем сыйфатын күтәрү һәм көндәшлеккә  сәләтле шәхес тәрбияләү.  Укучыларның  сәләт -   омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – безнең өчен  мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Һәр бала  үзенчә талантлы, аны күрә белү һәм үстерү мөһим.

Максат:

1. Сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып талантын үстерү

2. Гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп сәләтле балалар белән эш алып бару, аларның үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану.

Бурыч:

1. Шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү.

2. Укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану.

3. Фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

 

Сәләтле укучылар исемлеге

Укучыларның фамилия һәм исемнәре

сыйныф

Гомәрова Алинә

Мөҗипов Салих

Шәйхелисламова Ләйлә

3А сыйныфы

Демөхәмәтов Нияз

Зәләлиева Камилә

Мөниров Амин

Федорова Валерия

4А сыйныфы

Гатауллин Нияз

Каримова Эльвина

Фасхиева Энҗе

Хисамова Гүзәл

6 Б сыйныфы

Галимуллина Илүзә

Галәвиева Илзия

Гыйльметдинова Алсу

8А сыйныфы

Проектның этаплары:

Этаплар

Вакыты

Башкарылган эш

  1. Теоретик

Сентябрь

  • материал туплау;
  • анкета ярдәмендә сәләтле балаларны ачыклау
  1.  Практик

октябрь-апрель

  • матур әдәбият уку;
  • иҗади эшләр башкару;
  • олимпиадаларда, конкурс һәм конференцияләрдә катнашу

ІІІ. Аналитик

май

-башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау

  1. Теоретик этап

1. Сәләтле     бала    нинди    була    соң ул?     

 Педагоглар, галимнәр, психологлар,  еш кына   кеше   акылының   бу   үзенчәлеген    төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә     караганда тизрәк һәм тирәнрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле дип атыйлар.  

        Ә. Хуҗиәхмәтов     фикеренчә,   сәләтле балалар өч категориягә     бүленә:

-      беренчесен - зиһенлелек    сәләте    кече    яшьтән    үк     ачылганнар (вундеркиндлар);

- икенчесен - аерым   фәннәрне     бик    яхшы    үзләштерүчеләр;

- өченчесен   сәләтлелек   билгеләре    ачык    сизелә     торганнар     тәшкил    итә.

Төрле сүзлек-чыганакларда сәләтлелекне төрлечә аңлаталар.

 Мәсәлән, сәләтле бала, яки вундерки́нд (немецчадан Wunderkind, сүзен сүзгә тәрҗемәсе — искиткеч бала) — үз яшьтәшләре арасында, интеллектуаль үсеш ягыннан бик яхшы дәрәҗәсендәге балалар.

Вундеркиндлар, кагыйдә буларак, үзләренең сәләтләрен иртә яшьтән үк күрсәтәләр. Бу сәләтләр төрле өлкәгә карарга мөмкин: математика, физика, җыр сәнгате, энциклопедик белемнәр һ.б. Алар кечкенә чакта ук институтка керәләр, аны бетерергә диссертация якларга сәләтлеләр, ә ул вакытта аның яшьтәшләре әле мәктәптә генә укыйлар; музыкаль сәләтле балалар опера язалар; шахмат уйнаучылары – чемпион булалар.

Сәләтле - талантлы (бала) (С.И.Ожегов и Н.Ю.Шведов "Толковый словарь русского языка", Мәскәү, 2010, 445 бит

         Одаренный - 1. Бүләкләнгән 2. Талантлы, сәләтле  (М.И.Махмутов "Школьный русско - татарский словарь", Казань, 1975) 

Сәләтле бала тәрбияләгез.

(Дэвид Льюи тәкъдиме)

  1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.

2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

3.Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан  яшермим.

4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар  һәм материаллар алам.

7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы  нәрсәләрне       даими укыйм.

8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

 10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

 11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

 12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

 13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

 14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.

2. Анкеталар һәм сораулар ярдәмендә сәләтле балаларны ачыклау

Укытучылар яки ата-аналар өчен тест

Баланы 7 пунктка карап бәялисе. Һәр пунктка бер билге куясы, аннан бәяләрне кушасы һәм килеп чыккан нәтиҗәгә карыйсы.

Бәяләү нормалары:

1-беркайчан да   2- сирәк    3- кайвакыт   4- еш   5- һәрвакыт

Сораулар:

  1. Күптөрле идеяләр әйтә һәм башкара
  2. Төрле типтагы идеяләрне җиткерә
  3. Өстәмә идеяләр , алымнар уйлап таба
  4. Уйлап табучан, шаян
  5. Проблемеларның көтелмәгән, файдалы чишелешен таба
  6. Идеяләрне , төрле чишелеш юлларын уйлап бетереп кенә башкаларга җиткерә
  7. Авырлыклар булса да, үз өстенә җаваплылык алып үз фикереннән кире кайтмый.

35-28балл – иҗади үсеш югары дәрәҗәдә

27-17балл – иҗади үсеш уртача дәрәҗәдә

16-0 балл – иҗади үсеш түбән

Балалар өчен анкета сораулары

  1. Син китап укырга яратасыңмы?
  2. Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?
  3. Сиңа бигрәк тә кайсы фән ошый?
  4. Яраткан шөгылең?
  5. Син нәрсәгә бигрәк тә шатланасың?
  6. Сөйләргә яратасыңмы?
  7. Үз фикереңне дусларыңа җиңел җиткерәсеңме?

Практик этап

   Сәләтләр эшчәнлектә ачыла

Сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Әйдә, тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә.

Сәләтле балалар белән эш

  1. Сәләтләре иң югары үсештә булган укучылар белән аерым эшләү:
  1. дәресләрдә программа материалын тирәнтен, җентекләп укыту;
  2. мөстәкыйль фикер йөртүгә ярдәм итә торган эш формалары, методлары, стандарт булмаган алымнар куллану;
  3. дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта башкаларга караганда катлаулырак биремнәр һәм күнегүләр тәкъдим итү;
  4. өстәмә әдәбият белән эшләү;
  5. тикшерү методы белән лаборатор һәм практик эшләр үткәрергә тәкъдим итү;

    е) дәрестән тыш өстәмә шөгыльләнү

2. Район һәм республика конкурсларында, конференцияләрендә, иҗади эшләрдә  катнашу

3. Фән олимпиадаларында катнашу

  1. Аналит этап

Тырышлык бушка китми.

Белем алуның, иҗади эшләрнең нинди дә булса өлкәсендә уңышка ирешү, укучының эшчәнлеге тагын да активлаштыра, физик һәм психик сәламәтлеге ныгыта. Моны без һәрвакыт истә тотарга тырышабыз. Безнең өчен олимпиада үзмаксат түгел, ә төпле белем бирүнең бер юнәлеше. Укучыларга фәнгә карата кызыксыну тудыру, дәвамчанлыкны саклау кирәк. Шулай иткәндә генә уку-укыту процессы укучыга да, укытучыга да күңелле һәм файдалы булачак.

Укучыларның эшчәнлек нәтиҗәләре

Укучының исем һәм фамилиясе

Иҗади эшләр һәм олимпиадалар

Дәрәҗәсе

Нәтиҗә

Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш (яңа чыганакларны уку, материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алу) таләп ителә.

Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шәһәр, республика бәйгеләрендә бик теләп  катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

 “Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, дигән Л.Н.Толстой.

Киләчәктә дә әлеге проект өстендә эшләүне дәвам итеп,  уңай нәтиҗәләргә ирешүне үз алдыма кабат максат итеп куям, чөнки сәләтле балалар белән эшләү нәтиҗәле булганда гына һәр ике як өчен кызыклы, мавыктыргыч. Уңай нәтиҗәләр булганда укучыларның белемгә омтылышы көчәя, сәләтле, зыялы шәхесләребез күбәя, татар теле һәм әдәбиятын укыту тагын да камилләшә.