Инновационная деятельность на базе КФУ

Бүгенге көн укытучысыннан  зур җаваплылык таләп ителә. Үз фәнеңне бик яхшы белү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү -  укытучының төп бурычы. Ә бу исә,  үз чиратында, мөгаллимнән  яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне сорый. Шуңа күрә эшчәнлегемне тагын да нәтиҗәлерәк,  эчтәлеклерәк, уңышлырак итү йөзеннән, инновацион мәйданчыкта эшләү укучыларымда татар теленә карата кызыксынуны, тел өйрәнүнең әһәмиятен арттырыруны  максат итү йөзеннән,  мин дә  мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы. Заманча белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә:

·        укучыда телгә кызыксыну уята;

-        аңлап уку, танып белү активлыгын үстерә;

·        укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә;

·        белемнәрне тирәнәйтә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Отчет об инновационной деятельности за 2016 год

Информационная карта инновационной деятельности

Полное наименование образовательной организации

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кукморская средняя школа № 3» Кукморского муниципального района Республики Татарстан

Контактные данные: почтовый адрес, телефон, адрес официального сайта, электронная почта

422110, Республика Татарстан, п.г.т. Кукмор, ул. Нур Баяна, д. 40

тел.: 8(843)642-07-64, факс: 8(843)642-07-63

https://edu.tatar.ru/kukmor/sch3

S3.Kuk@tatar.ru, kuk_sch_3@mail.ru 

Тема инновационной разработки

“АЛДА ЗУР СЫНАУ"

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү

мәктәбендә укучы рус телле балаларга    

татар теленнән биремнәр

(5-6 нчы сыйныфлар өчен)

Автор, авторский коллектив инновационной разработки

Назмиева Васила Госмановна

Краткое описание инновационной разработки (актуальность, цель, задачи, ресурсы, содержание работы, полученные результаты(либо ожидаемые результаты, если только приступили к этой теме))

9нчы сыйныфта татар теленнән мәҗбүри дәүләт йомгаклау тесты эшләү күздә тотыла. Шуңа күрә әзерлек эше түбән сыйныфлардан ук алып барылырга тиеш. Баланы кечкенәдән үк төрле биремнәр аша белемнәрен тикшерү, тест белән эшләргә, мөстәкыйль рәвештә үз фикереңне җиткерә белергә күнектерү, психологик куркуны бетерү өстендә эшләү рус телле балаларга бик мөхим. Бүгенге көндә диктант яздыру, тестлар куллану, кагыйдәләрне белүне үз эченә алган контроль төрләре генә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү дәрәҗәсенә тиешле бәя бирә алмый. Контрольнең төп объекты ул- укучыларның татарча аңлап укый, сөйләшә белү күнекмәләре.

Әлеге җыентык түбәндәге максат һәм бурычларны күздә тотып эшләнелде:

Максат: рус телле укучыларның татар телендә җиңел аралаша алуына, татарча текстларны аңлап укырга, төп фикер сайлый белүләрнә, логик рәвештә хикәяләргә өйрәнүләренә, татар теленең кагыйдәләрен үзләштерә алуларына һәм дәүләт йомгаклау тестын уңышлы бирүләренә ирешү.

Әлеге максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

-        Һәр сыйныфта аерым бер бүлекне тәмамлаганнан соң, җыентыкта бирелгән биремнәр аша укучының теманы үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеге тудырү;

-        төрле эш төрләрен кат-кат эшләп, истә калдыруны тәэмин итү;

-        балаларның игътибарлылыгын арттыру;

-         бирелгән вакытны дөрес сарыф итә белүләренә ирешү.

Җыентык Р.Хәйдарова авторлыгында төзелгән 5-8нче сыйныф дәреслекләренә, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программас” ына нигезләнеп төзелде.

Кулланма татар телендә сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан, фикерләү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан төзелде. Анда мәктәп, уку, спорт, һөнәрләр, ярдәмләшү, дуслык, табигать, Тататрстан, сәламәтлек, Өлкәннә һәм кечкенәләр кебек темалар бирелә. Җыентыкта тыңлап аңлау өчен аудио биремнәр, тәрҗемә итү өчен текстлар да бирелә.

Әлеге биремнәрне татар теленең һәр бүлеге тәмамланганнан соң үткәрергә була.

Җыентыктагы биремнәр А,В,С өлешләреннән тора. Шулай ук җыентыкта тыңлап аңлау өчен аудио биремнәр, тәрҗемә итү өчен текстлар да бирелгән.

 

Сведения о распространении инновационного опыта:

- участие в научно-практических конференциях

- открытые уроки по инновационной деятельности на уровне муниципального района и республики

-участие в конкурсах, семинарах по инновационному направлению деятельности

-печатные работы за отчетный период и др.

- Выступление по теме «Проблемалы укыту технологиясе – уңышлы технология», на VІ международных Махмутовских чтениях        «Проблемное обучение в современном мире», ЕИ КФУ, г. Елабуга        14.04. 2016;

- Выступление по теме «Исемнәре тарих чоңгылында күмелеп калмас»        на международном научно-методическом семинаре        “Педагогическое наследие великих татарских просветителей ΧVІІІ-ΧΧ вв. ”, КФУ, ( на базе школы  д. Нижний Русь, Кукморского района; 23-25. 04.2016;

- Выступление по теме “Проблемалы укыту технологиясе – уңышлы технология”на всероссийском научно - методическом семинаре “Инновации и традиции в современном школьном образовании: теория и практика», ЕИ КФУ,  г. Елабуга, 14 04.2016;

- Сборник «Инновации и традиции в современном школьном образовании: теория и практика», ЕИ КФУ  г. Елабуга, 2016

сведения, подтверждающие эффективность инновационной разработки(положительная динамика):

-конкурсное движение, участие в олимпиадах, смотрах, конкурсов обучающихся (муниципальный, республиканский уровень)

- качество образования (высокобалльники)

- др.

- районная именная олимпиада по татарскому языку и литературе, посвященной памяти Гумерова З.Г.: Галиуллина З. (8кл.тат.гр.)-призер;

- межрегиональная научная универсиада школьников по татарскому языку и литературе: Зигангирова А.(11кл.)- ІІ место;

- межрегиональная краеведческая конференция научно-исследовательских, проектных и творческих работ им. З.Бикташи: Сайфутдинова А.(8кл.) – ІІ место;

- межрегиональная краеведческая конференция научно-исследовательских, проектных и творческих работ им. З.Бикташи: Шафикова В.(8кл.) – лауреат:

- всероссийский конкурс «История вокруг меня»: Сайфутдинова А.(8кл.), Шафикова В.(8кл.) – Диплом ІІ степени;

- региональная научно-практическая конференция «Наше наследие»: Малова А. (8кл.) – сертификат;

-  ІІІ всероссийская олимпиада по татарскому языку «Туган тел»:

Усманова Д (6кл. рус.гр.).- Диплом І степени,

Сайфутдинова А.(8кл. тат.гр) – Диплом І степени,

Малова А. (8кл. тат.гр.) - Диплом І степени,

Закирова А.(8кл. тат.гр) – Диплом І степени,

Галиуллина З.(8кл.тат.гр.) - Диплом І степени,

 Назмиев И. (10кл. тат.гр.) – Диплом І степени.

- районная именная олимпиада по татарскому языку и литературе, посвященной памяти Гумерова З.Г.: Блузина С. (8кл.рус.гр.)-призер;

Форма представления инновационной деятельности:

- печатные работы

- семинар-практикум для слушателей программы ПК (на базе ОО)

 Статья “Проблемалы укыту технологиясе – уңышлы технология” в сборник «Инновации и традиции в современном школьном образовании: теория и практика», ЕИ КФУ  г. Елабуга, 2016



Предварительный просмотр:

АЛДА ЗУР СЫНАУ

Дидактик кулланма

C:\Users\Секретарь\Downloads\tailieu6(1).jpg

C:\Users\Секретарь\Downloads\03-jpr-bk-2-3.jpg


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Мәгълүмати-методик үзәге

Кукмара муниципаль районы Кукмара 3нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

(Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә

рус балаларына татар теленнән биремнәр

5-8 нче сыйныфлар өчен)

АЛДАН ӘЗЕРЛЕК

Укытучылар өчен дидактик кулланма

КУКМАРА


Кукмара муниципаль районы Мәгълүмати-методик үзәгенең

Советы карары нигезендә нәшер ителә

Автор - төзүче: В.Г.Назмиева, Кукмара муниципаль районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Кукмара ш.т.п. 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәнни җитәкче : Д. Х. Ганиева, Кукмара муниципаль районы Муниципаль бюджет учреждениесе мәгълүмати-методик үзәкнең югары квалификацион категорияле директоры

Рецензент: Даутов Г.Ф., Казан дәүләт Федераль университетының Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы мөдире,филология фәннәре кандидаты, доцент.

Алдан әзерлек.... (Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус балаларына 5-8нче сыйныфлар өчен татар теленнән бердәм йомгаклау тестлары), Кукмара 3нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Дидактик кулланма дәүләт йомгаклау аттестациясенә кече яшьтән әзерлек өчен мөһим ярдәмлек буларак төзелде. Әлеге кулланма татар теле укытучыларына, әти-әниләргә, урта сыйныф укучыларына ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.


Аңлатма язуы

Татар теле - мәктәптә мөстәкыйль уку предметы, укучының рухи дөньясын формалаштыручы чараларның берсе. Татар теле һәм әдәбияты ярдәмендә укучы татар халкында тупланган мәдәният һәм сәнгать кыйммәтләре белән таныша ала.

9нчы сыйныфта татар теленнән мәҗбүри дәүләт йомгаклау тесты эшләү күздә тотыла. Шуңа күрә әзерлек эше түбән сыйныфлардан ук алып барылырга тиеш. Баланы кечкенәдән үк төрле биремнәр аша белемнәрен тикшерү, тест белән эшләргә, мөстәкыйль рәвештә үз фикереңне җиткерә белергә күнектерү, психологик куркуны бетерү өстендә эшләү рус телле балаларга бик мөхим. Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теле буенчабелемнәрен фәнни дәрәҗәдә контрольгә алу татар телен укытуны тиешле югарылыкка куярга да ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә диктант яздыру, тестлар куллану, кагыйдәләрне белүне үз эченә алган контроль төрләре генә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү дәрәҗәсенә тиешле бәя бирә алмый. Контрольнең төп объекты ул- укучыларның татарча сөйләшә белү күнекмәләре.

Әлеге җыентык түбәндәге максат һәм бурычларны күздә тотып эшләнелде:

Максат: рус телле укучыларның татар телендә җиңел аралаша алуына, татарча текстларны аңлап укырга, төп фикер сайлый белүләрнә, логик рәвештә хикәяләргә өйрәнүләренә, татар теленең кагыйдәләрен үзләштерә алуларына һәм дәүләт йомгаклау тестын уңышлы бирүләренә ирешү.

Әлеге максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • Һәр сыйныфта аерым бер бүлекне тәмамлаганнан соң, җыентыкта бирелгән биремнәр аша укучының теманы үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеге тудырү;
  • төрле эш төрләрен кат-кат эшләп, истә калдыруны тәэмин итү;
  • балаларның игътибарлылыгын арттыру;
  •  бирелгән вакытны дөрес сарыф итә белүләренә ирешү.

Җыентык Р.Хәйдарова авторлыгында төзелгән 5-8нче сыйныф дәреслекләренә, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программас” ына нигезләнеп төзелде.

Кулланма татар телендә сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан, фикерләү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан төзелде. Анда мәктәп, уку, спорт, һөнәрләр, ярдәмләшү, дуслык, табигать, Тататрстан, сәламәтлек, Өлкәннә һәм кечкенәләр кебек темалар бирелә. Җыентыкта тыңлап аңлау өчен аудио биремнәр, тәрҗемә итү өчен текстлар да бирелә.

Биремнәрне төзегәндә укучының белем дәрәҗәсе, программа үзенчәлекләре истә тотылды. Әлеге биремнәрне татар теленең һәр бүлеге тәмамланганнан соң үткәрергә була. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, укытучы тарафыннан, һәр сыйныфта биремнәрнең күләмен катлауландырырга мөмкин. Мәсәлән: С1 өлешендә реплика санын артырырга була.

Җыентыктагы биремнәр дәүләт йомгаклау тесты өчен төзелгән эшләр кебек А,В,С өлешләреннән тора. Шулай ук җыентыкта тыңлап аңлау өчен аудио биремнәр, тәрҗемә итү өчен текстлар да бирелгән.


1нче вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Безнең мәктәп

Бу безнең мәктәбебез. Мәктәп яңа, зур һәм чиста.Мәктәбебез өч катлы. Ул Нур Баян урамында урнашкан. Сыйныф бүлмәләре зур һәм якты. Мәктәптә китапханә, ашханә, зур спорт залы бар. Китапханә беренче катта урнашкан.Анда китаплар бик күп. Ашханәбез дә беренче катта. Ашханәдә тәмле ашлар ашыйбыз. Без мәктәптә төрле фәннәр өйрәнәбез, төрле түгәрәкләргә йөрибез.

А1. Безнең мәктәбебез яңа һәм зур

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А2. Мәктәбебез биш катлы

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми        

А3. Мәктәп ашханәсендә тәмле ашлар пешерәләр.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А4. Мәктәптә укучылар төрле түгәрәкләргә йөриләр.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А5. Китапханә беренче катта урнашкан.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Заппишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1.        Уку елы башлана

2.        Зур ярдәмче

3.        Көндәлек режим

4.        Тырыш укучы

А 1нче сентябрь – Белем көне. Яңа уку елы башлана. Укучылар мәктәпкә җыела. Һәркайсының кулында чәчәк бәйләме. Бәйрәм тантаналы линейкалар белән үтә. Мәктәптә гимн яңгырый.

Ә Минем исемем Маша. Миңа 10 яшь. Мин рус милләтеннән. Мәктәптә яхшы укыйм. Өйдә дә әнигә булышам: савыт-саба юам, чүп ташлыйм, идән себерәм, тузан сөртәм. Иртән урын-җирне җыештырам.

Б Минем исемем Маша. Миңа 10 яшь. Мин сәгать җидедә торам, урынымны җыям. Зарядка ясыйм, салкын су белән юынам. Аннан соң иртәнге ашны ашыйм. Әнигә булышам: кибеткә барам, өй җыештырам. Аннан соң дәрес әзерлим.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2

Безнең гаиләдә _________ һәркем ярата.

КИТАП

В3

Татарларда мең ел элек кулъязма _______ булган.

КИТАП

В4

Китап- минем якын дус, чөнки мин китапта төрле _________ белән очрашам.        

ГЕРОЙ

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Китап – синең __________

КИҢӘШ

В6

Каюм Насыйри _________ язган

ДӘРЕС

В7

Мин мәктәпне тәмамлагач __________ булам.

ТАРИХ

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

... Мин китаплар укырга яратам.

Күбрәк нинди китап укырга яратасың? Соңгы вакытта укыган китабың нәрсә турында?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Сообщите другу, что вы сегодня идете в библиотеку.
  2. Предложи другу прочитать книгу о животных.
  3. Посоветуй друзьям внимательно слушать учителя

2нче вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Безнең сыйныф

Мин алтынчы сыйныфта укыйм. Сыйныфта егерме дүрт укучы: унике малай, унике кыз. Безнең сыйныф бүлмәсе мәктәпнең икенче катында урнашкан. Сыйныфыбызның тәрәзәләре урам якка карый. Тәрәзә төпләрендә матур гөлләр үсә. Сыйныф бүлмәсендә 1 өстәл, егерме дүрт урындык бар. Безнең сыйныф бүлмәсе бик матур һәм якты.

А1.Ул сигезенче сыйныфта укый.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А2. Сыйныфта 12 малай, 12 кыз.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми        

А3.Сыйныф бүлмәсендә ике шкаф бар.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А4. Тәрәзә төпләрендә зәңгәр чәчәкле гөлләр үсә.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А5.Сыйныф бүлмәсе матур, якты

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1. Көз        2. Кыш        3. Яз        4. Җәй        

А        Табигать үзгәрде. Җирне ап-ак кар каплады. Елгалар, күлләр боз белән капланды. Без сыйныфыбыз белән шугалакка тимераякта шуарга бардык. Бу ел фасылын без бик яратабыз.

        Ә        Табигать үзгәрде. Көннәр озайды, төннәр кыскарды. Кояш кыздыра. Без болынга туп тип белән уйнарга бардык.Елга буенда чәчәкләр күренә. Без анда төрле уеннар уйныйбыз. Бу ел фасылында бик күңелле.

Б        Табигать үзгәрде. Кояш ныграк җылыта башлады. Көннәр озайды. Карлар эри. Җылы яктан кошлар кайталар. Җирдә үлән күренә башлады. Бк ел фасылында бөтен табигать уяна.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2        

Дәрес беткәч, укучылар ______ чыгалар.

СЫЙНЫФ

В3

Укытучы ___________ җавап көтә.

УКУЧЫ

В4

Алар бергә ___________ керделәр.

МӘКТӘП

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Залдагы ________ кул чапты

ТАМАША

В6

Бер сыйныфта укучы ________ була

СЫЙНЫФ

В7

Безнең мәктәптә _______ шәхес укыган

ТАНЫ

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

... Мин 6нчы сыйныфта укыйм.

Сезнең сыйныфта ничә кеше? Сыйныфыгыз зурмы?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Сообщи другу, что завтра всем классом идете в кино.
  2. Предложи одноклассникам побывать в районной библиотетке.
  3. Посоветуй однокласснику прочитать книгу татарских писателей.

3нче вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Без-булышчылар

Безнең гаиләдә дүрт кеше. Әтием, әнием, апам бар. Апам - алтынчы сыйныфта, мин дүртенче сыйныфта укыйм. Әниемнең эше күп вакытта, без әнигә гел ярдәм итәбез. Мин савыт-саба юарга, булышам. Апам кибеткә йөри. Кибеттән ипи, сөт, каймак алып кайта. Ял көннәрендә өй җыештырырга булышабыз. Чүп ташлыйбыз, идән себерәбез, тузан сөртәбез. Әни безгә рәхмәт әйтә.

А1. Гаиләдә алты кеше

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А2. Алты яшьлек энем дә бар.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми        

А3. Апам белән мин әнигә ярдәм итәбез.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А4. Апам гел кинога йөри.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А5. Дүшәнме көннеәнигә өй җыештырырга булышабыз.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1. Спорт сөюче гаилә

2. Безнең гаилә        

3. Тәртипле гаилә.

4. Тырыш гаилә

А        Безнең гаиләдә биш кеше. Минем әнием, әтием, әбием, сеңлем бар. Әтием заводта эшли. Әнием кибетче. Әбием пенсиядә. Мин мәктәптә укыйм. Сеңлем дә мәктәптә укый. Безнең гаилә бик тату.

Ә        Безнең гаиләдә биш кеше.Без гаиләбез белән чаңгы, чана, тимераякта шуарга йөрибез. Җәен велосипедта йөрибез. Велосипедта йөрү бик файдалы. Су коенырга да барырга онытмыйбыз. Буш вакытларыбызда гаиләбез белән футбол уйнарга яратабыз.

Б        Безнең гаиләдә биш кеше. Әтием, әниемне үз эшләре. Безнең үз эшебез. Мин сәгать җидедә торам, урынымны җыям. Аннан мәктәпкә китәм. Энем балалар бакчасына йөри. Мәктәптән кайткач, әнигә булышам: кибеткә барам, өй җыештырам, савыт-саба юам.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2        

Әхмәт суны ________ гына алып кайтты

КОЕ

В3

________ су алып кайта.

ЧИШМӘ

В4

Мин ________ эшләргә яратам.

БАКЧА

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Әнигә ______ ашлар пешерергә булышам

ТӘМ

В6

Без булышканны күргәч, әнием ______ .

ШАТ

В7

Мин ________ урыннарны җыештырам

ИРТӘ

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

... Минем дәресләрдән соң буш вакытым күп була.

Син дәрестән соң нәрсә белән шөгыльләнәсең? Әниеңә ничек ярдәм итәсең?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Как спросите у друга: сможет ли он помочь маме?
  2. Предложите сестре сходить в магазин.
  3. Поинтересуйтесь у прохожего, где можно купить хлеб.

4нче вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Дустым

Мин - Саша. Алтынчы сыйныфта укыйм. Минем дусларым бик күп. Ә иң якын дустым – Марат. Ул да алтынчы сыйныфта укый. Без гел бергә йөрибез. Мәктәпкә икәү барабыз. Мәктәптән соң бергә уйныйбыз. Урамнан кергәч, бергә дәресләр әзерлибез. Без Марат белән спорт түгәрәгенә дә йөрибез. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез.

А1.Саша җиденче сыйныфта укый.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А2. Саша – бик яхшы укучы.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми        

А3. Сашаның дуслары бик аз.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А4. Сашаныңиң якын дусты - Марат.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А5. Марат белән Саша бокс түгәрәгенә дә йөриләр.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1. Кышкы табигать

 2.Кышкы эшләр

3. Кышкы уеннар

4. Кышкы бәйрәм        

А        Кыш җитте.        Салкын җил исә, кар ява. Җирне кар каплый. Балалар тауга баралар. Алар чана, чаңгы шуалар. Ә кайбер балалар тау янындагы шугалакка киләләр. Алар тимер аякта шуалар. Балалар бергә уйныйлар, аларга бик күңелле.

Ә        Табигатьтә кыш фасылы. Җирне ап-ак мамык кар каплады. Агачлар кар астында калды, әйтерсең мамык шәлләрен ябындылар. Елгалар боздан күпер салынды.Салкын җил исә. Бик еш буран чыга.

Б        Урамда кыш.Салкын. Йомшак кар ява. Тирә-як ап-ак кар белән капланган. Ә мәктәптә якты, җылы. Залда бик матур чыршы. Балалар җырлыйлар, бииләр, уйныйлар. Бүләкләр алалар. Аларга бик күңелле.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2        

Балалар ______ уйныйлар .

УРАМ

В3

Дустыңның кәефе яхшы булса, ______ белән күңелле

УЛ

В4

Дустым ________ сыйныфта укый.

АЛТЫ

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Мин дустымнан __________ алдым.

ЧАКЫР

В6

Дустың һәрвакыт ________ булсын.

ЫШАНЫЧ

В7

Марат - ________ малай.

ЯРДӘМ

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

... Минем якын дустым бар. Ул – бик яхшы кеше.

Синең якын дустың бармы? Ул кайда яши?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Как скажете о том, что вы не хотите пойти в гости.
  2. Спроси у друга, идет ли он в кино.
  3.  Посоветуй друзьям посмотреть художественный фильм.

5нче вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Татарстан

Татарстан – иң бай, иң зур республика. Татарстанда татар, рус, мари, башкорт, чуваш, удмурт, мордва, һәм башка милләт вәкилләре яши. Алар үзара дус-тату яшиләр. Казан – Татарстанның башкаласы. Ул - зур һәм матур шәһәр. Казанда музейлар, театрлар күп. Казанда шагыйрьләр Габдулла Тукай, Һади Такташ, герой-шагыйрь Муса Җәлил яшәгән. Татарстанны 4 елга республикасы дип йөртәләр. Аның территориясе буйлап ; Идел, Кама(Чулман), Агыйдел, Нократ (Вятка) елгалары ага. Татарстанның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда.

А1. Татарстанда төрле милләт вәкилләре яши.

1.туры килә                2.туры килми        3.текста әйтелми

А2. Төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату яшәми.

1.туры килә                2.туры килми        3.текста әйтелми        

А3. Татарстанда диңгезләр бар.

1.туры килә                2.туры килми        3.текста әйтелми

А4.Табигатьне чиста тотарга кирәк.

1.туры килә                2.туры килми        3.текста әйтелми

А5. Татарстанны 4 елга республикасы дип йөртәләр.

1.туры килә                2.туры килми        3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1.Татарстанның байлыгы

2.Татарстан-дуслык иле

3. Татарстан-туган ягым

4. Татарстан – елгалар иле

А                Мин Татарстанда яшим. Татарстан – минем туган җирем. Анда зур елгалар, күлләр бар. Иң зур елгалар – Идел һәм Кама. Куе урманнарда төрле кыргый хайваннар бар. Мин туган җиремне бик яратам.

Ә                Мин Татарстанда яшим. Татарстанның иң зур байлыгы – аның халкы. Анда татар, рус, мари, удмурт һәм башка милләт вәкилләре яши. Барлык милләт кешеләре дә дус-тату яши.

Б                Мин Татарстанда яшим. Ул – иң бай, иң зур республикаларның берсе. Татарстан аркылы Идел, Кама(Чулман), Агыйдел, Вятка(Нократ) кебек елгалар ага. Республикада тагын 500ләп вак елга ага. Татарстаннны “дүрт елга иле” дип йөртәләр.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2        

Чаллыдан ________ кадәр 237 километр.

КАЗАН

В3

_________ башкаласы - Казан

ТАТАРСТАН

В4

Татарстан - _______ туган илем.

МИН

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Һәр авылның _______ сулы чишмәләре бар.

ТӘМ

В6

Татарстанда _________ җитәрлек.

БАЙ

В7

Татарстанның гербында _______ ак барс сурәтләнгән.

КАНАТ

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

... Безнең мәктәптә Татарстанга багышланган чара булды. Чара сорау җавап формасында үтте.

Сезнең мәктәптә нинди чаралар үтә?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Спросите у учителя, сколько километров от Казани до Кукмора.
  2. Как скажете о том, что в Татарстане обитают разные животные.
  3. Сообщи маме, что сегодня в наш поселог приедут знаменитые певцы.

6нчы вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Безнең табигать

Табигать – безнең әйләнә-тирәбез. Урманнар, кырлар, кошлар, хайваннар, төрле үсемлекләр, кояш, су, ком, таш – барысы да табигать. Кеше табигатьтән башка яши алмый. Ул табигать белән бергә яши, үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала. Табигать кешегә төзер өчен материал, ашау өчен ашамлык бирә. Шуның өчен табигатьне сакларга кирәк.

А1. Кеше табигатьтән башка яши ала.

1.туры килә                2.туры килми        3.текста әйтелми

А2.Киң болыннарда бодай, арыш үсә.

1.туры килә                2.туры килми        3.текста әйтелми        

А3. Кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала.

1.туры килә                2.туры килми        3.текста әйтелми

А4. Табигатьне сакларга кирәк түгел.

1.туры килә                2.туры килми        3.текста әйтелми

А5.Һәр кеше агач утыртырга тиеш.

1.туры килә                2.туры килми        3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1. Кышкы бәйрәм

2. Кышкы тормышы

3. Кышкы табигать

4. Көзге хезмәт

А                Безнең өй янында зур бакча бар. Бакчада кишер, чөгендер, шалкан, кәбестә, помидор, җиләк-җимешләр үсә. Без аларга су сибәбез, чүпләрен утыйбыз. Уңыш өлгергәч, җып алабыз. Аннан соң җир казыйбыз. Көзен бакчаны чистартып калдырабыз.

Ә                Кар яугач,кыргый хайваннарга бик авыр була. Алар үзләренә азык эзләп, урман буенча йөриләр. Киемнәрен дә алыштыралар. Берсе җылы тун кия, икенчесе тирән ояга кереп ята. Куян кышын ак тун кия, чөнки аңа шулай яхшырак.

Б                Табигатьтә кыш фасылы. Җирне ап-ак мамык кар каплады. Агачлар кар астында калды, әйтерсең мамык шәлләрен ябындылар. Елгалар боздан күпер салынды. Салкын җил исә. Бик еш буран чыга.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2        

Табигать безгә нәрсәләр ______?

БИР

В3

Мин саф һава суларга ______ чыктым

УРАМ

В4

________ җим салам.

ҖИМЛЕК

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Урман ________ өчен файдалы.

СӘЛАМӘТ

В6

Тиздән _______ яз җитәр.

ЯМЬ

В7

Болында _______ үсемлекләр үсә.

ФАЙДА

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

... Мин кошларга җимлек ясадым.

Син кышлаучы кошларга ярдәм итәсеңме?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1. Как скажете о том, что вам больше нравится собаки..

2. Узнай у друга, есть ли у них кошка.

3.Сообщи своим родителям о том, что завтра ты идеш а зоопарк.

7нче вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Сәламәт тәндә сәламәт акыл

Спорт – бик кирәкле шөгыль. Һәр кеше спортны яратырга тиеш. Спорт – ул сәламәтлек. Спорт белән шөгыльләнсәң сәләмәтлегең ныгый. Кайбер кешеләр беркайчан да спорт белән шөгыльләнмиләр. Андый кешеләр еш авырыйлар.

Без гаиләбез белән спорт яратабыз. Кышын чаңгы, чана, тимераякта шуабыз. Җәен велосипедта йөрергә яратабыз. Велосипедта йөрү мускуллары ныгыта. Еш кына су коенырга барабыз. Буш вакытларыбызда гаиләбез белән волейбол, бадминтон уйнарга яратабыз.

А1. Спорт – бик кирәкле шөгыль.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А2.Спорт белән шөгыльләнмәгән кешеләр еш авырыйлар.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми        

А3.Минем дә оста чаңгычы буласым килә.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А4. Буш вакытларыбызда гаиләбез белән футбол уйнарга яратабыз.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А5.Саф һавага чыкмасаң үзеңне начар хис итәсең.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1. Дуслык бәйрәме.

2. Үзем турында

3. Көндәлек режим

4. Әниләр бәйрәме

А        Мин – Оля. Мин сәгать җидедә торам, урынымны җыям. Зарядка ясыйм, салкын су белән юынам. Аннан соң иртәнге ашны ашыйм. Сәгать сигездә дәресләр башлана. Дәресләрдән соң өйгә кайтам, ашыйм. Аннан соң саф һавада уйныйм.

Ә                Минем исемем Оля. Миңа 13 яшь. Мин милләтем – рус. Өченче мәктәптә укыйм. Спорт түгәрәгенә йөрим. Буш вакытларымда китап укырга яратам.

Б                Март аенда әниләр, апалар, әбиләр, кызлар бәйрәме була. Ул көнне хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйлар. Бәйрәм көнне мин әнигә булышам. Гөлләргә су сибәм, өйне җыештырам, кибеткә барам.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2        

Мин спорт _______ йөрим.

ТҮГӘРӘК

В3

Син _______ йөрергә яратасыңмы?

ВЕЛОСИПЕД

В4

Мин тимераякта шуа ________.

БЕЛ

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Сиңа _______ булырга кирәк.

ХОККЕЙ

В6

Язын ________ ризыклар ашарга кирәк.

ВИТАМИН

В7

Тимераякта ___________ шуу ярышлары була.

ФИГУРА

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

... Спорт белән шөгыльләнү файдалы.

Син спорт белән шөгыльләнәсеңме? Спортның нинди төрен яратасың?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1. Позови друга кататься на лыжах.

2. Посоветуй другу заниматься спортом.

3. Как вы скажете, что ваш отец хорошо играет в шахматы.

8нче вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Светофор – минем дустым

Соңгы вакытта урам аркылы чыгу бик кыен. Урамнарда машиналар бик күбәйде. Нинди генә машиналар юк хәзер. Автобус, троллейбус, трамвайлар да бик күп йөри. Җәяүлелеәр өчен бик куркыныч. Юл аркылы чыгучы җәяүлеләр бик игътибарлы булырга тиеш. Балаларга аеруча сак булырга кирәк. Светофор – җәяүленең дусты. Кызыл ут янса, көтеп тор. Сары ут янса, әзерлән. Кызыл ут янса, юл аркылы чыгарга ярый. Юл аркылы чыкканда, башта – сулга, аннан уңга карарга кирәк.

А1. Урамнарда машиналар бик аз.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А2.Троллейбус, автобус, трамвайлар да бик күп йөри.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми        

А3. Светофор – транспортның дусты.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А4. Кызыл ут янса, юл аркылы чыгарга ярамый.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

А5.Җәяүлеләр тротуардан гына йөрергә тиеш.

1.туры килә                2.туры килми                3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1. Күңелле вакыт

2 . Бәйрәм

3Сабан туе уеннары

4. Сабан туе бәйрәме

А                Татар халкының иң матур милли бәйрәме — Сабан туе. Ул июнь аенда була. Сабан туе, гадәттә, матур урман аланында, яшел болында уза. Бу бәйрәмдә картлар да, яшьләр дә, балалар да катнаша.

Ә                Сабан туе – матур бәйрәм. Сабан туенда төрле милли уеннар: көрәш, ат чабышы, йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, капчык белән сугышу кебек уеннар оештырыла. Сабан туенда һәркемгә күңелле була.

Б                Июнь ае җитте.Табигать үзгәрде. Көннәр озайды, төннәр кыскарды. Кояш кыздыра. Балалар көннәрен яшел болында уздыра. Алар анда төрле уеннар уйныйлар. Болынга картлар да, яшьләр килә. Барысына да күңелле.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2        

Юл аша чыкканда, башта - сулга, аннан ______ кара.

УҢ

В3        

_______ чыккач, ашыгырга ярамый.

ТРАНСПОРТ

В4

Юл _______ һәрвакыт төгәл үтәргә кирәк.

КАГЫЙДӘЛӘР

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Юл аркылы чыкканда ________ булырга кирәк.

ИГЪТИБАР

В6

Юл кагыйдәләрен дөрес үтәү – һәркем өчен _______.

ФАЙДА

В7

Һәр ата-ана үзенең баласы белән ________.

ГОРУР

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

... Миңа мәктәпкә барганда юл аркылы чыгарга туры килә.

Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Посоветуй другы не нарушать правила дорожног движения.
  2. Сообщи всем, что улицу надо переходить на зеленый свет.
  3. Как скажешь о том, что переходить через дорогу можно только в разрешенных местах.

9нчы вариант

1нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А5 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют(2-туры килми), и о чем в тексте не сказано(3-текста әйтелми).

Дүрт аяклы дустым

Минем дүрт аяклы дустым бар. Аның исеме – Акбай. Ул - минем этем. Акбай ишегалдында яши. Аның үз өе бар. Ул бик матур, акыллы. Без Акбайны яратабыз. Аның янына барсаң, ул шатланып өрә, безнең белән уйный. Кулыңны сузсаң, тәпиен бирә. Акбайга безнең белән рәхәт. Ул - ишегалдыбыздагы иң матур эт.

А1.Минем дүрт аяклы дустым - Акбай.

1.туры килә        2.туры килми                3.текста әйтелми

А2.Акбай авылда яши.

1.туры килә        2.туры килми                3.текста әйтелми        

А3.Ул - усал эт.

1.туры килә        2.туры килми                3.текста әйтелми

А4.Без аның белән урманга барабыз.

1.туры килә        2.туры килми                3.текста әйтелми

А5.Безгә Акбай белән рәхәт.

1.туры килә        2.туры килми                3.текста әйтелми

В1 Прочитайте тексты и установите соответствие между загаловками 1-3 и текстами А-Б. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний загаловок.

1. Туган ягымда җәй

2. Туган йортым

3. Туган ягым табигате

4. Туган ягым

А                Безнең йорт Королев урамында урнашкан. Ул 5 катлы. Без 5 нче катта яшибез. Безнең фатир 3 бүлмәле. Бүлмәләр зур һәм якты. Анда аш бүлмәсе дә, юыну бүлмәсе дә бар. Мин үзебезнең фатирны бик яратам.

Ә                Казан - минем туган шәһәрем. Ул - зур һәм матур шәһәр. Анда музейлар, театрлар күп. Казанда төрле милләт кешеләре яши. Алар дус тату яшиләр. Казан яшеллеккә бай. Шәһәрдә яңа йортлар төзелә.

Б                Табигать нык үзгәрде. Агачларда сары, кызыл яфраклар күренә башлады. Миңа бу фасыл бик ошый. Көз көне без мәктәпкә барабыз, дуслар белән очрашабыз. Ул - елның иң бай вакыты. Яңгырлар ява башлагач, күп вакытны өйдә үткәрәбез.

Текстлар

        А

        Ә

        Б

Исемнәр

2нче бүлек

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2-В4 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски получынными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В2        

Мин бүген _________ бардым

КУНАК

В3

Сашаның дүрт аяклы ________ – эт.

ДУС

В4

______ якын дусларым күп.

МИН

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В5-В7 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В5

Эт хуҗасын күргәч___________ .

ШАТ

В6

Әнием минем уңышлар белән _________.

ГОРУР

В7

Йөгерү __________ өчен файдалы

СӘЛАМӘТ

3нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз.

.... Җәй көне мин авылда ял иттем.

Син җәйге ялларыңны кайда үткәрдең?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1.Попроси родителей купить собаку.

2. Сообщи всем о том , что Саша научил собаку хорошим повадкам.

3.Поинтересуйся у друга, кто провожает его в школу.


Тыңлап аңлау өчен аудио биремнәр

В1

Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б, В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия.

1.

-Исәнмесез. Керергә ярыймы?

- Исәнме. Керергә ярый. Әйдә танышыйк. Син кем?

- Мин яңа укучы.

- Ә мин укытучы абый. Минем исемем Марат Гаянович. Ә синең исемең ничек?

- Минем исемем Алсу.

- Рәхмәт. Мин бик шат.

  1. Кибеттә
  2. Вокзалда
  3. Мәктәптә
  4. Урамда
  5. Ашханәдә

Ответ:

Диалог

Место действия

2.

– Исәнмесез.

- Хәерле көн. Сезгә нәрсә кирәк?

- Миңа Яңа елга бүләкләр кирәк. Сездә нәрсәләр бар?

- Чаналар, чаңгылар, тимераяклар, уенчыклар Кыш бабай, Кар кызы бар. Рзхим итегез, карагыз.

- Бу чана ничә сум тора?

  1. Кинотеатрда
  2. Мәктәптә
  3. Урамда
  4. Кибеттә
  5. Спорт залында

Ответ:

Диалог

Место действия

3.

– Хәерле көн!

  • Рәхим итегез! Сез нәрсә аласыз?
  • Миңа шикәр комы, май һәм бер кило кәнфит кирәк.
  • Ярый. Рәхмәт, алыгыз.
  • Күпме түлим?
  • Рәхмәт.

  1. Кибеттә
  2. Кафеда
  3. Мәктәптә
  4. Кырда
  5. Ашханәдә

Ответ:

Диалог

Место действия

4.

- Әни, мин кибеттән кайттым.

- Нәрсә алдың?

- Ипи, сөт алдым. Урамга чыгыйм әле.

- Дәресеңне әзерләдеңме?

- Әзерләдем.

- Ярый, бар, чык.

1.        Хастаханәдә

2.        Кафеда

3.        Мәктәптә

4.        Урамда

5.        Өйдә

Ответ:

Диалог

Место действия

5.

  • Кызым, туган көнеңә кемнәрне чакырырга телисең?
  • Оляны, Гүзәлне. Әнием, хәзер Алсуларга барам, ул да килә.
  • Озак торма, кызым, миңа булышырга кирәк.
  • Ярар, кибеткә дә керәм. Нәрсәләр алыйм?
  • Груша, алма ал.
  • Ярар, әнием.

1.        Даруханәдә

2.        Ашханәдә

3.        Өйдә

4.        Урамда

5.        Мәктәптә

Ответ:

Диалог

Место действия

  •  Маша, син салатлар яратасыңмы?
  • Әлбәттә.
  • Ә нинди салат яратасың?
  • “Кышкы” салатын.
  • Ә мин “Мимоза”салатын яратам.
  • Әйдә, аласам “Мимоза” салатын алабыз.
  • Ә бәрәңге боламыгы да алып килергә кушабызмы соң?

1.        Даруханәдә

2.        Ашханәдә

3.        Өйдә

4.        Театрда

5.        Мәктәптә

Ответ:

Диалог

Место действия

  • Марат, син бүген китапханәгә барасыңмы?
  • Юк, әле китабымны укып бетермәдем. Ә син?
  • Мин дәресләр беткәч барам.
  • Иптәшкә мин дә барыйммы?
  • Барсаң, мин шат кына булыр идем.
  • Ярар, барырмын.

1.        Китапханәдә

2.        Ашханәдә

3.        Өйдә

4.        Театрда

5.        Мәктәптә

Ответ:

Диалог

Место действия

  • Оксана, театрга барасың килмиме?
  • Яхшы идея. Ә нинди театрга барабыз?
  • Г. Камал исемендәге театрга.
  • Ә нинди спектакль була.
  • Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектакле.
  • Бик шәп. Дәресләр беткәч, мәктә ишегалдында очрашырбыз.
  • Ярар. Әлегә сау бул.

1.        Китапханәдә

2.        Кинотеатрда

3.        Өйдә

4.        Урамда

5.        Мәктәптә

Ответ:

Диалог

Место действия

  • Коля, кул күтәреп җавап бир әле. Сезнең гаиләдә кемнәр бар?
  • Әбием, бабам, әнием, әтием, сеңлем бар.
  • Әтиең кайда эшли?
  • Заводта эшли.
  • Әниең кайда, кем булып эшли?
  • Әнием – сатучы.
  • Ә әби-бабайларыгыз сезнең белән торамы?
  • Әйе, алар да безнең белән яши.

1.        Китапханәдә

2.        Кинотеатрда

3.        Өйдә

4.        Урамда

5.        Мәктәптә

Ответ:

Диалог

Место действия


Тәрҗемә итү өчен

Субботний день

Утром небо очень чистое. Солнце греет землю. Будет теплый день.

Когда я возвращался из школы, неожиданно на небе появились черные тучки, и начал моросить мелкий дождик.

Наступает вечер. Темно.Идет дождь и шумят деревья от сильного ветра.

Дождь шел всю ночь.

(Е. Чарушиннан)

Какое время года я больше всего люблю и почему

Каждое время года по-своему хорошо, но лето я люблю больше всего. Лето - самое лучшее время года!

Во-первых, летом не нужно ходить в школу и учить уроки.

Во-вторых, летом целые дни можно проводить на свежем воздухе. Летом можно купаться в речке, ходить в походы.Можно ходить в лес за грибами и ягодами!

Г.Скребицкий

Какой вид спорта я больше всего люблю и почему

Я люблю плавание. Это очень полезный вид спорта. С тех пор как я стал заниматься плаванием, перестал болеть гриппом.

Плавать очень приятно. Тело становится легким. Ты чувствуешь себя сильным. Когда ты на воде, плохое настроение куда-то исчезает.

Жизнь в классе

Однажды я пришла в школу поздно вечером.Хотел встретить маму после родительского собрания.

Двери школы были открыты. В коридоре было темно и тихо. Неужели все уже разошлись? Я подошла к дверям, оста- новилась и прислушалась... И вдруг я услышала разговор. Это говорили наши парты, стулья, наша доска, которые «жили» в нашем классе.

В. Осеева

Мой любимый поэт.

Мой любимый поэт - Хади Такташ. Много у него поэм, стихов. Хади Такташ автор и прозаических произведений. Мне очень понравились его сборник стихов и книга «Друг Черномордого». Поэма «Мокамай» — это бессмертное произведение о дружбе и молодости. Я эту поэму знаю наизусть.

….

Жили дедушка и бабушка. У них было три внука и одна внучка. Дом у них был старый. Однажды сломалась у крыльца ступенька. Дедушка хотел починить крыльцо. А бабушка сказала:

—        Не надо чинить, старик. У нас есть три внука и одна внучка. Посмотрим, кто из них любит трудиться.                                                                JI. Рубинов

Друг

В воскресенье мы с Алешей пошли кататься на лыжах. Я быстро съехал с высокой горы и упал. Алеша подбежал ко мне, помог встать. Потом он положил меня на лыжи и повез домой. Путь был длинный и тяжелый.

Там, где не бывает зимы...

В жарких странах не бывает зимы. Там никогда не выпадает снег. Не замерзают реки. Весь год там греет солнце.

В жарких странах огромные леса. Там много разных деревьев, птиц и зверей. Этих зверей и птиц можно увидеть в зоопарке.

 Е. Чарушинна

Щенок

Шла Наташа из школы и увидела на дороге маленького щенка. Щенок пищал. Наташа пожалела щенка и притащила его домой. Она напоила щенка молоком и уложила спать. Щенок спал в ящике у печки. Скоро щенок вырос

Е. Чарушинна


ҖАВАПЛАР

1в.

2в.

3в.

4в.

5в.

6в.

7в.

8в.

9в.

А1

2        

2

1

2

1

2

1

2

1

А2

2

1

3

3

2

3

1

2

2

А3

1

3

1

2

3

1

3

2

2

А4

1

2

3

1

3

1

2

1

3

А5

2

1

2

2

1

3

3

3

2

В1

123

243

214

314

324

423

324

431

243

В2

китапны

сыйныфтан

коедан

урамда

Казанга

бирә

түгәрәгенә

уңга

кунакка

В3

китаплар

укучыдан

чишмәдән

аның

Татарстаннын

урамга

велосипедта

транспорттан

дусты

В4

геройлар

мәктәпкә

бакчада

алтынчы

минем

җимлеккә

беләм

кагыйдәләрен

минем

В5

киңәшчең

тамашачылар

тәмле

чакыру

тәмле

сәламәтлек

хоккейчы

игътибарлы

шатлана

В6

дәреслекләр

сыйныфташ

шатлана

ышанычлы

байлык

ямьле

витаминлы

файдалы

горурлана

В7

тарихчы

танылган

иртән

ярдәмчел

канатлы

файдалы

фигуралы

горурлана

сәламәтлек

Тыңлап аңлау өчен аудио биремнәр

Җавап

1

3

2

4

3

1

4

5

5

3

6

2

7

5

8

5

9

5


Эчтәлек

Аңлатма язуы                                                                        5 бит

1 нче вариант                                                                        6 бит

2 нче вариант                                                                        7 бит

3 нче вариант                                                                        9 бит

4 нче вариант                                                                        11 бит

5 нче вариант                                                                        13 бит

6 нче вариант                                                                        15 бит

7 нче вариант                                                                        17 бит

8 нче вариант                                                                        19 бит

9 нче вариант                                                                        21 бит

Тыңлап аңлау өчен аудио биремнәр                                                23 бит

Тәрҗемә итү өчен                                                                        27 бит

Җаваплар                                                                                29 бит





Предварительный просмотр:

Милли тәрбия  – тормыш дәреслеге        

Күренекле КДУ профессоры Д.Заһидуллинаның “Мәктәп, балаларны үз милләтенең вәкиле итеп тәрбияләп, татар җәмгыятендә милли үзаң формалаштыру, үстерү ягыннан әйдәп баручыга әйләнергә тиеш”  дигән фикерләре белән килешми мөмкин түгел. Чөнки халкыбызның язмышы, киләчәге бүгенге яшьләребезнең нинди шәхси сыйфатларга ия булуынабәйле. Киләчәк буын вәкиле халкыбызның рухи кыйммәтләрен барларга, аларны саклап, буыннан буынга җиткерергә әзер, сәләтле икән, димәк, милләтебезнең киләчәк язмышы да өметле дип әйтергә була.

Бүгенге көн Федераль дәүләт белем бирү стандарты җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхес, ягъни яшь буын вәкиле гомумкешелек кыйммәтләргә таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнгать технологияләренә яраклы итеп тәрбияләүне күздә тота. Бу бурычларны  халыкның педагогикасын тәрбия процеессы нигезенә куеп, киң файдаланган очракта уңышлы хәл итәргә була, дип уйлыйм мин. Бу исә яшь буынга белем бирүче укытучыдан җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырлыкларсыз кабул итүне, заман белән бергә атлап, халык педагогикасын заманча укыту технологияләре аша белем бирү процессында уңышлы файдаланып эш итүне таләп итә.

        Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган,буыннан буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланылган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту- тәрбия турындагы тәгълимат. Анда даими кулланган тәрбия алымнары, чаралары, ысуллары, тәрбияви карашлары, идеалы, максатлары- барысы бергә туплана.Халык педагогикасының өйрәнү предметы булып, балага тәэсир итүалымнары, чаралары, тәрбия эшенең максаты, чыганагы , эчтәлеге,закончалыклары җыелмасы тора.

Халык педагогикасы – халык тәрбиясе, ягъни милли тәрбия ул.

Милли тәрбияне халык авыз иҗатыннанбашка күз алдына да китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Милли тәрбия, туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларны әйләнә- тирә белән, табигать һәм табигать күренешләре белән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең роле әйтеп бетергесез зур.

  Татар халык авыз иҗаты үз эченә күп төрле жанрларны ала: бишек җыры, әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, тел көрмәкләндергеч, җыр, бәет, санамыш, уеннар, мөнаҗәт, такмак, эпос, кыйсса, легенда һәм башкалар.

        Мәктәптә белем бирү процессының башлангыч чорында милли тәрбия чыганакларының иң әһәмиятлеләренең берсе - бармак уеннары, табигатькә, кош-кортларга эндәшләр, такмаклар, тел көрмәкләндергечләр, тизәйткечләр. Болар – барысы да балаларның сүзлек байлыгын үстерүдә, авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ярдәм итәләр.      

Халык авыз иҗатының әкият жанры укучыларда Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләп иткән дуслык, батырлык, үзара ярдәмләшү кебек шәхси сыйфатларны тәрбияләргә зур этәргеч булып тора.  Шул ук вакытта кешедәге ялкаулык, саранлык, комсызлык, көнчелек, явызлык тискәре сыйфатларны тәнкыйть итә. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли.

Мәкальләр һәм әйтемнәр - белем бирү процессында ирекле камил тирән фикер йөртүче, фикерләү аша нәтиҗә ясый белүче шәхес тәрбияләүгә ярдәм итүче халык авыз иҗатының бер төре. Аларны өйрәнү, урынлы файдалана белү балаларның сөйләмен баета, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияли.

      Табышмак –  укучыларны тормышны танып белергә, тапкыр булырга өйрәтә. Бүгенге көн шәхесенә бик кирәкле булган  игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.                                                                                                                

“Хәрәкәттә - бәрәкәт”, ди халык. Шушы мәкальнең мәгънәсенә нигезләнеп, дәресләрдә яңа буын стандарты таләп иткән сәламәт тормыш алыпбару кагыйдәләрен саклаучы шәхес тәрбияләү йөзеннән, халык авыз иҗатының иң киң кулланыла торган уен җанрын кулланырга була. Халкыбыздагы җырлы-биюле, түгәрәк уеннар сәламәтлекне ныгыту белән берррәттән,  балаларның  зәвыгын арттыра, әхлакый һәм эстетик  яктан тәрбияләргә булыша, шулай ук үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек  күркәм сыйфатлар тәрбияли.          

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: халык педагогикасы, ягъни милли тәрбия Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләп иткән шәхси, регулятив, танып-белү, коммуникатив эшчәнлекләрен үстерергә зур ярдәм булып тора. Әлеге юнәлештә алып барылган эшчәнлек укучы-шәхескә тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңларга,  шәхси караш формалаштырырга; эшчәнлекне оештырырга, үтәлгән эшенә бәя бирергә; мәгълүматларны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Яңа стандарт укытучыга мәктәпне тәмамлаучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш, дигән  иң мөһим таләп куя . Әлеге таләпне үтәүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һичшиксез халык педагогикасы ярдәмгә килә.

Милли тәрбия  – ул, яшь буынны тәрбияләүдә гасырлар буе тупланган, үз кыйммәтләрен югалтмаган  уңай тәҗрибәләр, тормыш дәреслеге.          



Предварительный просмотр:

РИП: «Актуальные проблемы реализации ФГОС общего образования»

Нәҗмиева Вәсилә Госман кызы

ӘДӘБИ ТЕКСТ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ АЛЫМНАРЫ

  Бүгенге гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары кысаларында укытучы иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләргә тиеш.  Белем алучыларны татар телендә аңлашырга, аралашырга, текстны аңлап укырга, укыганны аңлап сөйләргә, укыганга таянып эш йөртергә өйрәтү-эшчәнлегебезнең төп максатларының берсе.

Белем бирү процессына текст өстендә эшләү-иң мөһим һәм иң кирәкле эшчәнлек. Текст өстендә эшләү баланың креатив фикер йөртү сәләтен, коммуникатив компетенцияләрен үстерергә зур этәргеч булып тора. Текст белән танышкан вакытта укучыда универсаль уку гамәлләре (таны-белү, коммуникатив, шәхси һәм регулятив) формалаша.

Техника алга киткән заманда укучыларны текст белән эшләргә өйрәтү елдан-ел кыенлаша бара. Алар әдәби әсәрләр укырга, алар буенча фикер йөртергә ашкынып тормыйлар. Түбән сыйныфлар белән чагыштырганда, югары сыйныфларда тел һәм әдәбият дәресләрендә текст белән эшләгәндә зур кыенлыкларга ешрак очрыйбыз. Укучылар уку эшчәнлеге белән кызыксынмыйлар. Бу проблемаларны чишү өчен, укытучыга традицион укыту методикасыннан читкәрәк тайпылырга кирәк. Традицион дәресләрдә укытучы әсәрнең авторы, укыласы текст турында кыскача мәгълүмат бирә, сүзлек эше үткәрә, сәнгатьле итеп укып күрсәтә. Нәтиҗәдә, укучыларда бернинди дә кызыксыну калмыйлар.

  Укучыны эшчәнлек белән кызыксындыру өчен текст өстендә эшләү алгаритмнарына нигезләнеп эш алып барырга мөмкин. Әлеге алгаритм 3 этаптан тора:

-        текст алды эшчәнлеге

-        Текст өстендәге эшчәнлек

-        - текст белән танышканнан соңгы эшчәнлек

      I этап. Текст алды эшчәнлеге.

Әлеге эшчәнлек - текстны укыр алдыннан башкарыла торган эшчәнлек, ягъни текстны укырга әзерлек этабы. Бу этапта катлаулы сүзлек эше алып барыла: рәсемнәр урынына сүзләрне атау; текстның исеме өстендә эшчәнлек алып бару: исеменә карап текст нәрсә турында булырга мөмкинлеген ачыклау, сорауларга җавап бирү һ.б.

Бу этапның максаты укучыларда текст укырга мотивация булдыру,  эчтәлекне фараз итү сәләтен үстерү.

II этап.  Текст өстендәге эшчәнлек.

Бу этапта укучылар эзерлек этабында  туган фаразлауларны тикшерәләр. Әлеге этапта укучылар эчтән текстны яисә бер өзекне укыйлар. Алга таба чиратлап яисә тулысынча кычкырып укыйлар Укыганда сүздәге басымга, интонациягә, синтагмаларга игътибар ителә. Шул ук вакытта сүзлек эше дә алып барыла. Чөнки кайсы сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау кирәген укучылар үзләре билгелиләр, контекстта ук аңлатма бирәләр. Шушы ук этапта текстның эчтәлегенә карата сайлап уку күнегүләрен кертергә мөмкин.

2нче этапның йомгаклау өлеше - фаразлаулар туры килдеме, юкмы икәнен ачыклау.

Бу этапның максаты текстның эчтәлеген аңлауларына ирешү

III этап. Текст белән танышканнан соңгы эшчәнлек.

Әлеге этап - текстның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен тикшерү этабы.

Укытучы бөтен текстка карата проблемалы сорау куя. Бу сорауга җавап эзләгәндә, укучылар авторның юллар арасына яшеренгән, әйтәсе килгән төп фикерен, уен ачыклыйлар.

Текст белән танышканнан соңгы эшчәнлек этаптбында түбәндәге эш төрләрен башкарырга була:

-        текстка исем кую, ни өчен шундый исем сайлавын аңлаттыру,

-        Һәр абзацка текстагы сүз белән исем кую;

-        иллюстрацияләр ясату; аларны эчтәлек тәртибендә урнаштыру;

-        текстка туры килгән әзер иллюстрацияләрне (рәсемнәрне) сайлау;

-         эчтәлек буенча сораулар, план төзеп язу;

-        эчтәлек буенча сүзне төшереп калдырып җөмләләр төзү, бер-берсенә эшләтү;

-        геройларга хатлар язу, һ.б.

Укучыларның грамматик күнекмәләрен тикшерү максатыннан тест төзү, җөмләләрдәге сүзләрнең кушымчаларын төшереп калдырып биремнәр эшләтү, текстның этәлегенә нигезләнеп эссе, текстны дәвам итү кебек биремнәр дә эшләтергә була.

ІІІ этапның максаты: танышкан текст нигезендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен, язма сөйләмнәрен үстерү.  

Шулай итеп, текст өстендә эшне алгаритм тәртибендә алып бару белемнәрне мөстәкыйль кулланырга; эшләү, хәл итү ысулларын табарга, танып белү активлыгын үстерергә зур этәргеч булып тора. Әлеге тәртиптәге эшчәнлек белемнәрне үзләштерүнең ныклыгына, фикерләүне үстерүгә, логик фикерләүне арттыруга, уку эшчәнлеген мавыктыргыч итеп оештырырга, белемнәрне комплекслы файдалануга зур ярдәм итә.

Текстның эчтәлеген аңларга, фаразаларга этәргеч бирә торган “тукталыш белән уку” алымы да бик уңышлы.

Әлеге алым теләсә нинди мәгълүматка игътибарлы карарга, вакыйгаларның үсешен фаразларга өйрәтә, иҗади күзаллауны үстерә, укуны дәвам иттерергә этәргеч булган интриганы саклый (алга таба нәрсә булыр, минем фаразларым акланырмы һ.б.). Текст өстендә эшләү барышында укучыларга сорау, гипотеза яисә фикер туган мөһим урыннарда тукталышлар ясау кирәклеген әйтәбез, аларны истә калдырырга киңәш итәбез. Укыганнан соң анализ ясыйбыз: тексттагы нинди сигналлар укучыны фикерләргә этәргән. Алга таба, текст белән мөстәкыйль эшләгәндә, мондый “тукталыш” укучы өчен табигый эшкә әйләнә.

Текст белән эшләүнең тагын бер алымы - текст белән диалог алымы.

Балалар өчен язучы күп кенә авторлар, үзләренең әсәрләрен “сер” белән тудыралар һәм шулай рәвешле сораулар тууга этәрәләр. Ниндидер билгесезлек белән очрашу игътибарлылыкны “уята”, фикер йөртүгә этәрә, күзаллауны активлаштыра, кызыксыну тудыра.

Текст белән диалог әсәрнең исеме белән танышканда ук башлана һәм текстта ачылмый калган сорауларга мөстәкыйль рәвештә җаваплар эзләү-табу белән тәмамлана. Мәсәлән: “Тамчылар ни диләр?” Х.Туфан.  

 “Текст белән диалог” алымын түбәндәгечә бүлеп өйрәтергә мөмкин:

1) текстта аңлашылмаган әйберне табу һәм сорау кую;

2) туган сорауга җаваплар эзләү яисә текстның дәвамын фаразлау;

3) үзенеңнең җавапларыңны текст буенча тикшерү.

Текст белән танышканнан соң түбәндәге алымны кулланырга була:  синонимик рәт белән алмаштыру алымы.

Укучылар текст эчтәлеген сөйләгәндә сүзгә-сүз сөйләп бирергә тырыша. Текст эчтәлеген сүзгә-сүз сөйләү укучының әсәрне аңлап укуы дигән сүз түгел әле ул. Алар башка сүзләр белән дә сөйли белергә тиеш. Шуңа күрә укучыларга бер үк фикерне белдерү өчен бик күп ысулларның булуын күрсәтергә кирәк. Шуларның берсе -җөмлә дәрәҗәсендә синонимик рәт белән алмаштыру ысулы. Мәсәлән: “Намус”та (әсәрдә, хикәядә, романда, текстта) Г.Бәширов (язучы, автор) илебез өчен (халкыбыз Ватаныбыз өчен) авыр (катлаулы) вакытны (чорны) сурәтләгән (күрсәткән, язган, ачкан, хикәяләгән, тасвирлаган).

Әгәгр дә без әлеге алымнарны урынлы сайлыйбыз икән бу укучыда китап укуга кызыксыну уята, сөйләм телен үстерә, материалны истә калдыруны яхшырта, күзаллауны активлаштыра; сүзгә игътибарлы булу, чагыштырып карау һәм нәтиҗәләр ясый белү осталыгы формалаштыра. Алар, үз чиратында, укучыларны теләсә кайсы текстны аңлап укуга әзерли.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Мәгариф, 2016, октябрь 18
  2. Нигматуллин А.З. Технологические – методологические аспекты проблемного и развивающего обучения (На материале дидактики и школьного преподавания литературы народов РФ). - Уфа-Елабуга, 1999.
  3. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: метод. кулланма.- Казан: Мәгариф, 2000.
  4. Бунеева Е. В., Чиндилова О. В. Технология формирования типа правильной читательской деятельности. – М.: Просвещение,2007. – 38
  5. Чиндилова, О.В. Технология продуктивного чтения на разных этапах непрерывного литературного образования в ОС «Школа 2100» : [Монография] / О.В. Чиндилова. –М. : Баласс, 2010. – 208 с
  6. Светловская, Н.Н. Обучение чтению и законы формирования читателя / Н.Н. Светловская // Начальная школа. – 2003. – № 1. – С. 11–18.
  7. Образовательные технологии: сб. мат. М.: Баласс, 2012. – 160 с.12. Пятницына Т. Н. Преподавание русского языка и чтения с учётом регионального компонента // Начальная школа. – 2001. - №6. – 35 с
  8. Светловская Н.Н Методика внеклассного чтения. - М., 1977
  9. Матвеева Е. И. Учим младшего школьника понимать текст. - М.: Издательский центр «Академия», 2005. – с. 37 – 43
  10. http://www.school2100.ru/upload/iblock/0f9/0f9f2999bfbf6f376e3e73eab59c618b.pdf