"Туган тел" мастер - класс бәйгесе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Гариза | 13.03 КБ |
Бәяләмә | 44 КБ |
Үзем турында | 2.56 МБ |
Эссе " Минем методик табышларым" | 75.5 КБ |
Дәрес эшкәртмәсе | 31.54 КБ |
Сыйныфтан тыш чара | 16.32 КБ |
Предварительный просмотр:
Гариза
Район (шәһәр), регион | Белем бирү оешмасының юридик исеме, адресы, телефоны | Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, телефоны | Укытучы турында мәгълүмат (вазифасы, квалификацион категориясе, гомуми эш стажы, соңгы эш урынындагы стажы) | Мәктәп сайтына (шәхси сайтка) урнаштырылган материалларга сылтама |
Чирмешән муниципаль районы | Дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге “Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе” 423100, Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Совет урамы, 46 нчы йорт. +7(843)-962-27-82 | Галимова Гөлнара Хаҗип кызы 9375268468 | Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 15 ел\ 4 ел | http://nsportal.ru/galimova-gulnara-khazipovna
|
Предварительный просмотр:
Чирмешән муниципаль районы
Дәүләт бюджет белем бирү учреждениясе Советлар Союзы герое И.Н.Конев исемендәге “Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе”
татар теле, әдәбияты укытучысы
Галимова Гөлнара Хаҗип кызының
педагогик эшчәнлегенә бәяләмә
Галимова Гөлнара Хаҗип кызы беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы 15 ел. Үз эшенә һәрвакыт намус белән карый, эшлекле, инициативалы, иҗади, эзләнүчән, гадел, таләпчән, фән нигезләрен яхшы белә, яңа технологияләрне, шул исәптән информацион коммуникатив технологияләрне өйрәнә. Түбәндәге методик тема өстендә эшли: ”Инновацион технологияләр ярдәмендә укучыларның белем сыйфатын арттыру”. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә.
2014-2015 нче уку елында “ Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләрен үстерү ” дигән проблемага багышланган квалификация күтәрү курсларында белем алды.
Гөлнара Хаҗип кызы әдәбият, матбугат яңалыклары белән һәрвакыт танышып бара. Укучылары төрле бәйгеләрдә теләп катнашалар һәм җиңү яулыйлар. Мәсьәлән: Район күләмендә “мин татарча сөйләшәм” бәйгесендә – 1 урын (2014), «Без җиңдек» иҗади эшләр бәйгесендә Каримова Эльвира - 2 урын ( 2015 ел); «Йошак керпе» Россия күләмендәге татар теленнән олимпиада Мирзанов Ришат - 1 урын, Каюмова Илсияр - 3 урын ( 2015 ел); «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары» викторинасында Гиниятуллин Айрат - 1 урын, Посадская Карина – 2 урын (2015ел), М. Гафуриның тууына 135 ел уңаеннан Россиякүләм викторинасында Мингазов Рәсим – 3 урын (2015). «Син Тукайны беләсеңме?», «И туган тел, И матур тел» бөтендөнья контроль эштә 25 укучы катнашып 35 балдан 33, 34 балл җыйдылар (2016). Маслахова Адилә «Без Тукай варислары» - 2 урын (2016), Тихонов Артем «Без Тукай варислары» - 2 урын (2016), «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» исемендәге III төбәкара фәнни – гамәли конференциясендә Галимова Инзилә (2016), «Фатих Кәрим исемендәге регионара конкурс» Каюмова Илсеяр (2016), Татар теленнән олимпиада «Тапкыр төлке» Шарафутдинов Ильназ (2017),
Бөтенроссия дистанцион олимпиадаларда катнашып, аның укучылары 1,2,3 нче урыннарны яулыйлар.
Галимова Гөлнара Хаҗип кызы дәресләрдэ инновацион технологияләрне куллана. Интерактив такта белән эшли. Татар теле дәресләрендә интерактив такталар белэн эшлэү өчен дәрес призентацияләрен төзеп икенче региональара “ Мультимедийный дәрес” бәйгесенен 3 нче дәрәҗә дипломына лаек булды. Район, мәктәп күләмендә үткәрелгән семинарларда эш тәҗрибәсен уртаклаша. Республика күләмендә үткәрелгән проект эшләр (2014) , « Илһам килгән чакта... » презентацияләр (2015), «Белем сандыгы» Россиякүләм методик эшкәртмәләр (2015) , «Татартеле.инфо» татар теленнән халыкара олимпиада өчен биремнәр әзерләү бәйгеләрендә, Россиякүләм «Фоат Садриев укулары » конференциясендә (2015), «Ел укытучысы» (2016), Белем бирү мәсъәләләре сайтында (Образовательные решения) «ИТ- педагог» конкурсында (2017), укытучылар өчен оештырылган башка конкурсларда катнаша. Татарстан Республикасы укытучыларының интернет- порталында эксперт. 2015 нче елны район күләмендә “Туган тел” мастер- класс бәйгесендә катнашып 3 нче урынга лаек булды. 2014 нче елны үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге уңышлары өчен район “Мәгариф бүлеге” грамотасы белән бүләкләнде. Мәгариф хезмәткәрләренең nsportal.ru социаль челтәрендә шәхси сайтын булдырды.
Галимова Г. Х. туктаусыз эзләнә, педагогик осталыгын камилләштерү өстендә эшли.
Мәктәп директоры __________/Р.Г.Сулейманов/
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мин Галимова Гөлнара Хаҗип кызы 1977 нче елның 22 нче мартында Урманасты Үтәмеш авылында туганмын. Һәрбер авыл баласы төсле кечкенәдән табигатьнең матурлыгын күреп, чишмәләрнең саф суларын эчеп, туган ягымның җылысын тоеп үстем. 1999 нчы елны Казан дәүләт университеты, татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләр факултетын тәмамлап туган мәктәбемдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым.
Кызларым - горурлыгым
Зур кызым - Илзидә Энергоуниверситетында укый (КГЭУ). Уңган, акыллы , спортчы . Минем таянычым
Кечкенәсе- барысыннан да акыллырак , сөйкемлерәк . Чын мәгъ нәсендә иҗат кешесе. Шигыр ь ләр яза, рәсемнәр ясый
Табигать не яратам, чәчәкләр үстерәм
Буш вакытымда бәйлим, тегәм, пешерәм
сәяхәт итәм
Театр яратам
Предварительный просмотр:
Барлык һөнәрләр дә яхшы,
Барлык һөнәрләрләр кирәк.
Мин беркайчан да укытучы булырмын дип уйламадым. Табиб,экономист, тәрҗемәче тик укытучы гына түгел.Ләкин язмыш башкача хәл итте, югары белем алганнан соң мин мәктәптә эшли башладым.Укытучы булдым. Менә 15 ел мәктәптә балалар белән эшлим. Бу –эзләнүләр, уйланулар, икеләнүләр, канәгатьсезлекләр елы булды. Алар минем тормышымның астын өскә китерде. Бүген, педагогик эзләнүләр юлына басканда әле күп нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлыйм. Педагогика өлкәсендә күпне белергә, яңа программаларны, технологияләрне өйрәнергә, энциклопедияләр, белешмәләр укырга, укучы аңына тәэсир итә алырлык ысулларны эзләргә. Фикерләрнең күптөрлелеге арасыннан үзеңә кирәкле позицияне, карашны сайларга кирәк. Һәм мин укыйм, һәрвакыт укыйм. Мин укырга яратам. Минем девиз “Тормыш аркылы белем алырга”. Педагогиканы өйрәнгәндә мин аның кызыклы фән булуын аңладым. Кем ул укытучы? Тормышта тоткан роле нинди ?Үзем укыткан балаларга кешелеклелекнең аралашу, үзара аңлашу, иҗат бәхете,хезмәт бәхетенә өйрәтә алырмынмы? Үзләренең кабатланмас шәхес икәнен күрсәтә алырлармы? Әйе, моңа ирешеп була. Аның өчен мин үземә “укытучы кем ул” икәнен ачык күз алдына китерергә тиеш. Минем аңлавымча укытучы- һәрвакыт эзләнүче, проблеманы ачыклаучы, максат куючы, нәтиҗәгә ирешүче. Кайвакыт барысын да үзгәртеп, яхшыртып булыр төсле. Һәм кабат эзләнү, борчылу, йокысыз төннәр. Мәктәпкә килгәннән бирле мин шулай яшим. Минем аңымда укытучыга хас булган әһәмиятле сыйфатлар өлгесе акрынлап ачык итеп сүрәтләнә барды. Балалар белән эшләүнең беренче елларында миңа балаларның мәгълүматны авыр кабул итүләре сәер иде. Ә бит барысы да шундый гади һәм аңлаешлы. Әйе, безгә- зурларга аңлаешлы, ә аларга юк. Бу дәресне мин тиз генә үзләштермәдем. Шуңа күрә чын укытучы үзенең белем югарылыгыннан укучының белмәү дәрәҗәсенә төшеп, аның белән бергә үрләрне яуларга тиеш. Бу бүгенгесе көндә минем педагогик эшчәнлегемнең беренче принцибы. Дәрескә кергәч балалар белән аралашам, аларга үземнең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтемне ачам. Сөйләшү чын күңелдән булырга тиеш, теләсә нинди ясалмалыкны балалар тиз сизәләр һәм яшь күңелләрен җәрәхәтли. Тугры, намуслы, эчкерсез булу - бу минем икенче принцип.
Чираттагы принцип әхлак тәрбиясенә караган дөреслек, изгелек, шәхес, ирек, мәхәббәт, иҗат , Аларны кабул итү аркылы кешенең рухи культурасы формалаша. Укытучының роле баланың сәләтен үстерүгә ярдәм итү, үзеңне башка кешеләр белән аралашканда шәхес итеп хис итү, үзнңнең эш-гамәлләреңне уйлай, нәтиҗәләреңне бәяләү, мөстәкыйльлекне үстерү, өчен уңай шартлар тудыру- укыту һәм тәрбияләүнең дүртенче принцибы.
Һәр укытучы дәрестә йоклап, моңсуланып утырган йөзләрне күреп борчыла. Әгәрдә укучылар мавыгып эшләсәләр укытучы зур канәгатьләнү кичерә. Әгәр звонок тавышын ишетеп коридорга йөгермиләр, минем белән калалар икән, дәрестән соң яныма килеп сораулар бирәләр икән – димәк бар да яхшы, димәк кызыксындыра алдым. Укучыларны үзеңнең фәнең белән кызыксындыра алу миңа калса һәрберебез дә омтылучы педагогик осталык. Бу минем педагогик фәлсәфәнең бишенче принцибы.
Алтынчы принцип- баланың үсүенә нигезләр формалаштыру. Дәресләрдә балалар белән бу темага еш сөйләшәбез. Аларда белем алуга кызыксындыру уятырга телим. Үземнең мәктәптә, университетта укуым турында, ул белемнәремнең тормышымда ничек кирәк булганлыгы турында сөйлим. Алган белемнәренең киләчәк тормышларында кирәгүен мисаллар өстендә аңлатырга торышам.
Җиденче принцип- хезмәттәшлек. Укытучы укучыга теге яки бу ситуациягә дөрес чишелешне такмый, ә үзенә чишү юлын табарга ирек бирә. Аның өстеннән җитәкчелек итми, аның янында була. Укытучы белән укучы арасында ара булырга тиешме дигән сорау юк. Сүз дә юк, булырга тиеш. Ләкин ул стена да, сикереп чыгарга ярамый торган барьер да түгел, ә биек баскыч булырга тиеш. Ул баскычка укучылар сине үзләре күтәргән – хөрмәт булырга тиеш. Шул биеклектән син үз артыңнан баручыларга белем баскычына менәргә ярдәм кулыңны сузасың. Һәрберсенә игътибар, көтүчегә – мактау, уйлаучыга-шатлык. Дәрес тәмам, ләкин сораулар бетми. Димәк дулкынландырдың. .. Таралырга вакыт, ә бәхәс дәвам итә. Димәк хезмәттәшлек бар. Болар барысы да һәр көнне иҗат итәргә яңа көч бирә. Тормышның көндәлек мәсьәләләрне ишек артында калдырып сыйныфка керәсең һәм белем серләрен ачасың.
Эшемдә менә шушы төп принципларга таянам. Алар бер-берсенә бәйләнгән, һәрберсе уку- тәрбия системасының бердәмлеген тәшкил итүче буын булып торалар. Мин татар теле һәм әдәбият укытам. Педагогик бурыч , максатларга ирешү өчен укытуның төрле ысул, алымнарын, формаларын кулланам.
Кабат кыңгырау шалтырый, дәрес тәмам. Әмма иртәгә тагы дәрес. Алар төрле була. Иң яхшысы- укучылар бәхәсләшкәндә, сорашканда, үз фикерләрен белдергәндә. Минем тормышымда тагы күпме кыңгырау шалтырар, күпме дәрес булыр?
Көннәр, еллар үтә. Тиз үтә. Ә күпне эшләргә өлгерәсе килә. Тормыш үзгәрә, ләкин укытучының бурычлары үзгәрми.Мин моны аңлыйм, кабул итәм. Минем педагогик аксиомам шундый. Бәлки алар бик гади тоеладыр? Бу гаҗәп түгел. Минем педагогик эшчщнлегем бик зур түгел. Ләкин шул елларда мин укытучының осталыгы очраклы бәхетле табыш түгеллеген, ә системалы хезмәт, эзләнү, еш кына соры, көндәлек, борчулы уйланулар, ачышлар һәм уңышсызлыклар икәнен аңладым.
Иң кыены - үзеңне танып белү, иң җиңеле - башкаларга киңәш бирү- ди борынгы грек философы.
(эссе)
Предварительный просмотр:
Тема: Тәртип саны.
Фәнни максат: Тәртип саны турында төшенчә бирү.
Гамәли максат: Алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү.
Шәхси максат: Укучыларда туган нигезгә сакчыл караш аша мәхәббәт хисе тудыру,татар халкының милли бизәкләре нигезендә зәвыклылык формалаштыру, халык аваз иҗаты белән кызыксынуны арттыру.
Тибы:Яңа тема аңлату.
Метод һәм алымнар: презентация карау,әңгәмә, карточка(тест) , таблица белән эш .
Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге, схемалар, тестлар, презентация, проектор, экран.
Дәрес барышы. (Укытучы сыйныф тактасы янына чаңгы куя)
I.Оештыру – мотивлаштыру этабы.
- Исәнмесез ,укучылар, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәресне мин-Гөлнара Хаҗип кызы алып барырмын. Без бүген алган белемнәрне искә төшерербез һәм яңа тема үтәрбез. Төрле биремнәр эшләрбез. Матур , дөрес итеп җавап биргән укучыларга яхшы билгеләр дә куярбыз. Безнең дәресебез гади генә булмас. Бүген безгә бик күп көч кирәк булачак. Эшкә тотынганчы мин сезгә бер текст укыйм.
Туган өем!.. Нинди җылы , ягымлы,мәгънәле сүзләр.Һәр кешенең үз оясы-өе бар. Кунакка барсаң да,чит җирләргә китсәң дә үз өеңне сагынып кайтасың. Өеңне үзеңчә җыештырасың. Өеңә кунаклар чакырасың.
Урамда салкын булса ,өеңә кереп җылынасың. Яңгыр,җил-давыллар булса,өеңә кереп ышыкланасың.Ятлар сине кыерсытса , өеңә кереп сыенасың. Өй - һәр кеше өчен изге , кадерле урын.
Укучылар, сезнең дә һәр берегезнең үз өегез бар. Ул өйләрне кемнәрдер төзегән.Ә менә сезнең әле өй салганыгыз юктыр. Ә без бүген сезнең белән өй төзиячәкбез.
Моның өчен ярдәмче материаллар – сезнең алган белемнәрегез, төп материал - бүгенге тема.
Өйне нинди тәртиптә салабыз?
-1нче – нигез
2нче –бура
3нче –түбә
4нче –ишек ,тәрәзләр.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Алдагы дәресләрдә сез нинди тема үткән идегез?
- Сан сүз төркеме. Микъдар саны.
- Сан турында тагы нәрсәләр беләсез?
-
-Саннарның ясалышын ничек үзләштерүегезне тикшерү өчен перфокарта эшлибез.
1. Перфокарта эшлиләр , җавапларын тикшерәләр , үзләренә бәя бирәләр.) ҮЗБӘЯ
1. .Фазыйлны биш көн эзләдем. 2. Безнең урамда гына да унсигез йорт төзелде. 3. Ун-егерме көнлек юлга хәзерлек алып бара иде ул. 4. Бер ел узгач ул мәдрәсәгә күчте. 5. Һәр самолет җидешәр-сигезәр прожектор белән сукырайтыла. 6.. Татар телендә беренче китап мең алты йөз уникенче елда Лейпциг шәһәрендә чыга. 8.Биш-алты миллион кубометр агачны саклап калырга кирәк иде. 9. Бер әйт, берәгәйле әйт.
5,18, 10-20,1, 7-8,1612 5-6, 1
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | |
Тамыр | 5 | 1 | 1 | ||||||
Кушма | 18 | ||||||||
Парлы | 10-20 | 7-8 | 5-6 | ||||||
Тезмә | 1612 |
Өй эше 157 нче күнегүне тикшерү. Текстта нинди саннарны сүзләр белән яздыгыз? Кем укый?
- бер укучы укый
- 1921 нче ел Ни өчен бу санны язмадыгыз?
Ә хәзер бу санның нинди сан булуын ачыклаячакбыз.
III. Уку мәсьәләсен кую.
Һәрберегез алдында стадионга билет бар. Алып карагыз әле, кемдә ничәнче урыннар ?
Беренче рәткә туры килгән (утыручы) укучылар, такта алдына чыгып тәртип буенча тезелеп басыгыз әле (укучылар чыгып басалар, билетларын күрсәтәләр)
Сез ничек тезелеп бастыгыз?
- Тәртип буенча.
Раил, син тәртип буенча, ничәнче булып бастың?
- Дүртенче.
- Димәк, син тәртип буенча дүртенче. Ә Айгөл син ничәнче?
Рәхмәт укучылар, утырыгыз.
(Слайд) бу саннарга нинди исем бирә алабыз?
_ Тәртип
IV Теманы ачыклау,максат кую.
-Бүген дәрестә нинди саннарны өйрәнәчәкбез инде.
-Тәртип саннарын.
Русчасы ничек була, кем белә?
-Порядковый.
Тәртип саннарына нинди сорау куябыз?
-Ничәнче?
Тәртип саннары нинди кушымча ярдәмендә ясалды.
-нчы, -нче,-ынчы,-енче.
Теманың схемасын кем тези?
Микъдар саны + -нчы,-нче = тәртип саны.
- ы биттәге кагыйдәне укып чыгарга тәгъдим итәм. (Укыйлар)
-Нинди өстәмә мәгълүмат таптыгыз?
(Слайд)
Искәрмә.Татар телендә тәртип санының саналмышы гына төрләнә:
Б.к. беренче укучы
И.к. беренче укучының
Ю.к. беренче укучыга
Т.к. беренче укучыны
Ч.к. беренче укучыдан
Ур.в.к. беренче укучыда
Менә өй салу өчен материал булды.
Өй салу өчен төп материал- яңа тема- өйнең нигезе .” Өйне сала башлаганчы нигезен ныгыт” дигән халык мәкалендә. Өйне нинди тәртиптә салабыз?
-1нче – нигез
2нче –бура
3нче –түбә
4нче –ишек ,тәрәзләр.
Аңлашылдымы ? аңлашылса безнең өйнең нигезе бар.Ә хәзер бүрәнәләрен(диварын) куябыз.
(Слайд) Микъдар саннарын телдән тәртип саннарына әйләндерәбез, саналмыш өстибез. (Җөмлә төзергә мөмкин)
8,19,26,2017.
Афәрин.
V. Беренчел ныгыту.
(Слайд) Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны, теманы, теманың схемасын язабыз, һәм 159 нчы күнегүне эшлибез
Алинә, биремне укы әле.
Димәк нишлибез?
Сезгә 2 минут вакыт бирелә.
(Слайд) тикшерәбез. УЗБӘЯ
. Менә өйнең бурасы да булды.Халык мәкалендә “Бурасына күрә түбәсе “дип әйтәләр. Хәзер түбәсенә тотынганчы ял итеп алабыз.
Физкультминутка. Безгә уен исемен белер өчен ребус чишәргә.
(Слайд) 100 ек.
Йөзек салыш уйнау. Җәзага тәртип санының соравын кулланып иптәшебезгә сорау бирергә, яки табышмак әйтергә. Унике йолдызга бер ай. (Ел,унике ай)
VI. Күнегүләр эшләү.
Халык аваз иҗатының тагы нинди төрләрен беләсез?
-Әкият, мәкаль, табышмаклар.
Татар халык аваз иҗатында саннар нинди урын алып тора? Шул сорауга җавап бирер өчен
әйдәгез, сынамышларны карыйбыз. Өйнең түбәсенә тотынабыз.
(Слайд)
Дәфтәрләргә сынамышлардан бары тик тәртип саннарын гына күчереп язарга.
Сезгә 2 минут вакыт бирелә.
Беренче кар көндез яуса – кыш салкын, төнлә яуса – җылы була.
Егерме бишенче декабрьдә агачларда бәс булса, алдагы җәй иген уңар.
Утыз беренче декабрьдә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар.
Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.
Егерме өченче апрельдә иртә белән чык күп төшсә, карабодай уңар.
Ундүртенче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озак килер.
Өченче июньдә булса төшлектән җил - сабан ашлыгына килә ел.
Иң күп тәртип саны табучы укый, калганнар тикшерәләр. ҮЗБӘЯ
Бик яхшы укучылар. 2-3 укучы үзенә ошаган бер сынамышны укый.
-Кем саннар кергән мәкальләр белә?
(слайд)
Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис.
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Кырын эш кырык елдан соң да беленә.
Менә өйнең түбәсе дә булды. Тәрәз ,ишекләрне куеп,өйгә керү өчен сорауларга җавап бирергә кирәк:
-нинди сан тәртип саны дип атала?
-сораулары?
-ниниди кушымчалар ярдәмендә ясала?
-мисаллар китерергә.
- Яхшы.
VII. РЕФЛЕКСИЯ
Мин дәрестә бүген нәрсә белдем?
Нәрсәне үзем эшли алдым?
Миндә нәрсә эшләү теләге туды?
Билге кую.
Афәрин!Өйне салып та чыктык.Бергә күмәк көч белән өй салуы бердә авыр түгел икән.Ләкин,тырышырга кирәк.Белем алганда да өй салгандагы кебек тырышырга, күп көч куярга кирәк укучылар. Менә яңа өегез булды.
VIII. Өй эше.
1 нче төркем. 160 нчы күнегү. “Чаңгы ярышында” хикәя язарга
2 нче төркем. 161 нче күнегү
3 нче төркем. Саннар кергән мәкальләр табышмаклар табып, кәгазьгә язарга(Җавапларын рәсем итеп ясарга да мөмкин)
Ә хәзергә саубуллашабыз. Исән –сау , бәхетле булыгыз.Өйләрегез тынычлык-иминлек урыны булсын!
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | |
Тамыр |
| ||||||||
Кушма |
|
| |||||||
Парлы |
| ||||||||
Тезмә |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | |
Тамыр |
| ||||||||
Кушма |
|
| |||||||
Парлы |
| ||||||||
Тезмә |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | |
Тамыр |
| ||||||||
Кушма |
|
| |||||||
Парлы |
| ||||||||
Тезмә |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | |
Тамыр |
| ||||||||
Кушма |
|
| |||||||
Парлы |
| ||||||||
Тезмә |
Предварительный просмотр:
Яшәсен матур гадәтләр!
Чирмешэн кадетлар интернат –мэктэбе сэламли
"Нәүрүз” җыры
Яз кояшы күӊелләргә
Көндә җылысын өсти.
Инде көннәр төнгә тигез
Тиздән җәй җитәр төзелеп
Нәүрүз килә җиргә, илгә
Нәүрүз Нәүрүз, Нәүрүз
Шатлык белән, бәхет белән,
Түрдән уз, түрдән уз
"Нәүрүз” сүзе "яңа көн” дигәнне аңлата. Бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.
Нәүрүз көннәрендә йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Борын үткән заманнан
Болгар белән Казаннан
Җаек белән Иделдән,
Бу бәйрәм безгә килгән
Бергә: Нәүрүз мөбарәкбад
Торыгыз, тор, хуҗалар!
Нәүрүз җитте, беләмсез?
Нәүрүзчеләр килде сезгә,
Ни сөенче бирәмсез?
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Бергә: Нәүрүз мөбарәкбад.
Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калак кирәк...
Майланган коймак кирәк
Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Бергә: Нәүрүз килде яз килде,
Нәүрүз мөбарәкбад.
Татар халык биюе көе уйный
(Беренче төркем кереп китә, икенчесе чыга)
Сабан туй
Сапан туйе
Праздник плуга
Ахша Келу
Шатлыклар өстәп күңелгә,
Кояш елмая күктә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә.
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Халык гөрли мәйданда.
Көрәшик тә. Узышыйк та,
Көч сынашыйк, кил өйдә,
Сабан туе, сабан туе!
Шундый кызык күңелле,
Ник чыкмаска көрәшергә
Мин соң егет түгелме?
Чуваш халык биюе көе уйный
(Икенче төркем кереп китә, беренче чыга)
Елның сихри фасылында – көз белән төн тигезләшкән вакытта Сөмбелә бөйрәме уздырылган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. “Сөмбелә”- башак дигән сүз.
Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле шушы кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче, кем белә?
Бергә: Сөмбелә, Сөмбелә
Сөмбелә мин, Сөмбелә
Мине һәркем дә белә.
Илгә байлык китерәм
Җиргә муллык китерәм.
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул “Сөмбелә”
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек “Сөмбелә”
Яфрак бәйәрәме җыры
Яӊгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыйм әле 2 раза
Кушыл син яӊа җырга.
Сары сары, сап сары
Агачныӊ яфраклары.
Җил исә, ява яфрак
Көзнеӊ матур чаклары
Рус халык бию көе уйный
(Беренче төркем чыгып китә, икенчесе чыга)
Нардуган, нардуган,
Нардуган, хуҗалар,
Котлы, мөбәрәк булсын,
Тормыш түгәрәк булсын!
Яңа елыгыз котлы булсын,
Ашлыгыгыз яхшы булсын,
Сыерыгыз сөтле булсын,
Атыгыз көчле булсын!
Нардуганым нар булсын
Эче- тышы нур булсын!
Нардуган җырын кем җырласа,
Ул бик бәхетле булсын.
Дүрт ел фасылы бергә җыела
Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.
Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.
Рәнҗемәсен, боекмасын дисәӊ йөрәк,
Изге сүзләр, җылы куллар- шатлык кирәк!
Матур сүзләр белән беррәттән,
Яшәсен матур гадәтләр!