Үзем турында.

Галимова Эндже Фагимовна

Үземнеңэшчәнлегем белән таныштырып китәсем килә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchy.docx23.56 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы, бала гел янәшә,

Сикәлтәле юллы  тормышта.

Серләр уртак, шатлык-кайгы бергә,

Әйтерсең Сез бер үк сулышта.

  Балачакта кайсы гына кыз баланың укытучы буласы килми. Эх, тизрәк үсәсе иде дә, һәрвакыи чиста һәм пөхтә итеп киенгән, чәчен гади итеп кенә җыеп куйган, иңенә ак шәл салган Алина апа кебек укытучы буласы иде! Нәкъ менә ул миндә  шушы олуг һөнәргә мәхәббәт уятты...

         Дәфтәр тулы сумка тотып, кояштай балкып укучылар янына керәсе иде дә: “Исәнмесез, укучылар”, диясе иде.

          Балачак хыяллары мине Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килде. Аны уңышлы гына  тәмамлап, кулга диплом алып,туган авылыма, туган мәктәбемә, үземә белем биргән укытучыларым  янына эшкә кайттым.

          Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигаткә  мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин  ителгән , иҗади укучы шәхес тәрбияләргә тиеш.

      Укытуның хәзерге системасы балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бертөрле алымнарыннан әкренләп арына  бара. Хәзерге мәктәпләрдә иҗади эшләү өчен һәр укытучыга тулы ирек бирелә. Чөнки хәзер җәмгыятнең  нигезен һәряктан  гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли  алучы  һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Укучыларда булган сәләт-мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерү  - татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы ул. Укытучы-тәрбиячегә зур мөмкинлекләр ачылды: эзлән, уйлан һәм иҗат ит. Минем методик темам да шуңа мөнәсәбәтле: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану”.

Укучыларның белем сыйфаты түбәндәгеләрдән тора: белемнең тулы, тирән, системалы, эзлекле, оператив, төгәл, ачык булуы., Белем сыйфатының ел саен күтәрелә баруы  минем эшемнең нәтиҗәле булуын раслый дип уйлыйм.

Укучыларым татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадаларда катнашалар. Нәтиҗәләребез дә яхшы гына. 2009 нчы уку елында 5 урын, татар әдәбиятыннан район күләмендә беренче урын алган 10 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Алсу республика олимпиадасында катнашып 66 балл җыйды, 6 нчы урын; 2010 нчы елда 4 урын, 2011 нче елда 2 урын.

Ел саен Республика күләмендә үткәрелә торган мониторинг тикшеренүләрендә катнашабыз. Укучыларым бу тестларны бик теләп эшлиләр, кызыксыналар. Нәтиҗәләребез дә начар түгел дип уйлыйм.

Мин укучыларыма өйрәнүче дип түгел, ә бәлки чын шәхес итеп карарга тырышам. Бала һәм укытучы арасында чын дуслык, эчкерсезлек, бер-береңә ышану, җылы мөнәсәбәт булырга тиеш. Укучың сине яратмаса, хөрмәт итмәсә, аның укуга булган мөнәсәбәте, кызыксынуы һичшиксез сүнәр. Без укучыларның кечкенә генә уңышларын күрә, тыңлый белергә тиешбез., чөнки  укучының күп вакыты мәктәптә, укытучысы һәм сыйныфташлары арасында үтә. Минем укучыларым дәрестә куркып утырмасыннар, уйласыннар, сорау бирсеннәр, кызыксынсыннар,һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын иде.

Класстан тыш чаралар, конкурсларда катнашу, фәнни эзләнү эшләре алып бару моңа этәргеч булып тора.Укучыларым рефератлар, газета һәм әдәби журналга мәкаләләр язарга , инша конкурсларында, конференцияләрдә катнашырга яраталар. Укучыларым белән туган як топонимикасын өйрәнү өстендә эш алып барабыз. Авылыбыз топонимнарга бик бай, аларның тарихы искиткеч кызыклы. Бу шулай ук укучыларның мөстәкыйльлелеген арттырырга, белем сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. 9 нчы сыйныф укучысы Камилова Кадрия күренекле драматург Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган иншалар конкурсында катнашып республикада 2 нче урынны алды. Әдәби – музыкаль кичәләр, “ Белем эстафета”лары, “ Театр дөньясына сәяхәт”ләр, викториналар, очрашулар -болар әле класстан тыш үткәрелә торган чараларның азы гына. Алар барысы да татар теле һәм әдәбияты фәненә укучыларымда кызыксыну уятырга , телебезнең матурлыгын күрергә ярдәм итә, рухи шатлык бирә.

Мәктәптә эшли башлаган елларымнан ук мин сыйныф җитәкчесе вазифасын башкарам. Укучыларым арасыннан 5 сенең нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты укытучысы юнәлешен сайлавы белән горурланам. Сыйныф җитәкчесе булып эшләү дәверендә “ Сәламәтлек театр” ларында, спорт ярышларында , төрле акцияләрдә актив катнашабыз, ветераннар белән һәрдаим элемтәдә торабыз. 2011 нче елда мәктәпне тәмамлаган 12 егет һәм 6 кыз арасында оста биючеләрем , җырчыларым,спортчыларым, фәннәр белән кызыксынучыларым да байтак булды. “ Тукай әкиятләре матурлыкка, яхшылыкка өнди” театр бәйгесендә сыйныфым белән “ Артистлык сәләте өчен” номинациясендә җиңүче булдык. 2012 нче елдан  5 нче сыйныф укучылары белән эшли башладым.

       Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа информацион технологияләрне  һәм башка Интернет-ресурсларны укыту-тәрбия процессына кертү буенча эзлекле эш алып барыла. Интернет аша  алынган материалларны куллану дәресләрне кызыклырак итә, эмоциональ фон тудыра, компьютерның чикләнмәгән график һәм тавыш мөмкинлекләре бала өчен яңа белемнәр яуларга этәргеч бирә, татар теле укытучысына заман белән бергә атларга ярдәм итә.

         Һәр бала үзе кечкенә бер дөнья. Аларның холык-фыгыльләре төрле булган кебек, уку материалы үзләштерү сәләте дә төрлечә. Шуны истә тотып, төрле алымнар, методлар, технологияләр кулланам.  Дәреслэремдэ В.Шаталов, А.Яхин , Ә.Рәхимов технологиялэреннэн унышлы файдаланам. Әдәбият дәресләрен А.Яхин дәреслекләре буенча алып барам. Яңа информацион технологияләрне теләп өйрәнәм, дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда актив кулланам.  Презентация -дәресләр үткәрү укучыларда зур кызыксыну уята. Интерактив такта белән бирелгән дәресләр, интернет аша алынган мәгълүматлар укучыларда танып-белү эшчәнлеген арттыра. Абдулла Алишның, М.Җәлилнең, Г.Тукайның, якташыбыз-шагыйрь Сириннең, Финляндиядә яшәп иҗат иткән, гомере буе туган ягын сагынып яшәгән, сагыну хисләрен шигыр юлларына салган Гәүһәр Туганай, галимнәребезнең тормыш юлы, иҗаты буенча презентацияләр эшләдек. Болар барысы да укучыларга яңа материалны яхшы үзләштерергә ярдәм итә. Презентация дәресне укучылар белән бергә эшлибез, алар күп кенә эзләнү эшләре алып баралар. Укучыларым эшләгән презентацияләр минем иҗат лабораториясен тулыландырып торалар.

Һәр елны 5 нче сыйныфлар белән эшли башлаганда, төрле алымнар белән аларның белем дәрәҗәсен тикшерәм. 5 нче сыйныфлар бик яратып төрле тестлар, карточкалар белән эшлиләр. Шулай ук матур язу күнегүләренә дә зур игътибар бирәм. 5 нче сыйныфларда дәресләрдә уен элементлары куллану да, аларның белем дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә. Яңа дәрес материалын  һәр укучы бердәй дәрәҗәдә кабул итми. Ул кемнәргәдер бик җиңел бирелә , ә кемнәрдер бик тиз генә аңламый. Шуңа күрә 7   сыйныф укучылары белән терәк конспектларга еш мөрәҗәгать итәбез. Һәр укучы күрсәтелгән үрнәк нигезендә үзендә дә бу терәк конспектларны булдыра һәм алардан дәресләрдә даими куллана. Бу укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә.

           Дәресләрнең күп төрле типларын кулланырга тырышам. Яңа тема аңлату дәресе, дәрес-әңгәмә, дәрес-лекция, уен-дәресләр, дәрес-экскурсиялшр  уздырам.Төрле дәрәҗәдәге тестлар, зачетлар, укучыларның белем дәрәҗәсен искә алып төзелгән төрле биремле карточкалар белән эшлим.

 Бүген компьютер технологиясе киң кулланылышта. Шуңа күрә дә мин карточкалар, тест сорауларын һәрдаим төзим, яңартып торам. Бу укучыларның белемен тиз арада бәяләргә ярдәм итә. Ә укучылар үзләренең бу яки теге темада нәрсә аңламаганнарын, кайсы өлешне кабатларга кирәклеген төшенәләр. 5 нче сыйныфтан ук БДИ әзерлек йөзеннән  тестларны  А,В,С өлешләрен кертеп төзим.Бигрәк тә укучыларның игътибарын С өлешенә юнәлтергә кирәк дип уйлыйм..Чөнки үз фикереңне әйтә һәм раслый белү тормышта да кирәк. Шушы максаттан чыгып, әдәбият дәресләрендә дә укылган әсәрләргә карата укучылар үз фикерләрен язалар.

Методик темам һәм татар телен , әдәбиятын укытудагы проблемалы мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашуда да катнашам. Докладлар белән чыгыш ясыйм, ачык дәресләр күрсәтәм, видеоконференцияләрдә катнашып үз фикеремне белдерәм.

.        Һәрдаим белемемне күтәрү, алдынгы карашлы укытучыларның эш тәҗрибәсен өйрәнү минем эшчәнлектә мөһим урынны алып тора.

  Интернет-ресурсларга һәм информацион технологияләргә нигезләнеп  эшләү үстерешле укыту идеяләрен тормышка ашырырга, мөстәкыйль  рәвештә яңа белем һәм күнекмәләр алуга ярдәм итә, шулай ук укучының бердәм иҗади эшчәнлегенең нигезе булып тора. ...Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләремне күзаллап утырам. 18 ел балалар белән кулга кул тотынып эшләү нәтиҗәсез үтмәгән. Үземнең эш системам, ягъни концепциям булуы миндә ышаныч тудыра. Бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле дип саныйм: яраткан эшем, ярдәмчел хезмәттәшләрем, мине хөрмәт итүче укучыларым һәм ата-аналар булу – ул үзе зур бәхет. Димәк, укытучы булып  ялгышмаганмын.

          Хезмәт көнем тәмамлангач, көн дә бер үк сукмактан  ашкынып яраткан гаиләмә кайту, үземне бик күпләр өчен кирәк итеп санау – бу бәхет түгелме?! “Кешеләргә кирәклегеңне тою – зур бәхет ул”,- дигән  бер акыл иясе. Хак сүзләр ул.                                  

                                     Дөнья гизеп, чит илләрдә булмасам да,

Һәрбер көнем минем хезмәттә.

Мин бит беләм: бары тырыш булса гына

Лаек була кеше хөрмәткә.

Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.

Алда әле күпме юллар бар.

Эшнең тәмен белеп, кулга кул тотынып,

Хезмәттәшләр белән эшләр өчен

Алда әле күпме еллар бар.

Мин бәхетле бүген: туган җирдә

Туган телгә җырлыйм мәдхия,

Горурланам, укучыларым да

Хөрмәт белән миңа баш ия.

Саный китсәң, алар бик күп минем,

Үз баламдай якын һәрберсе.

Үз юлларын дөрес табулары

Куандыра мине, һичшиксез.

Менә шулай, эштән ләззәт алып

Яшим бүген ихлас куанып,

Киләчәккә карыйм өмет белән,

Ә Ходайдан сорыйм тик саулык!