Ф.Садриевның "Таң җиле" әсәренә анализ.

11 нче сыйныфта Фоат Садриевның "Таң җиле" әсәрен анализлауга дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f_sadriev_tan_zhile.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

11 нче сыйныф.

Татар әдәбияты.

          Тема: Класстан тыш уку. Ф. Садриев “Таң  җиле”.

          Максат: Бүгенге көн язучыларының иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

                      Ф. Садриевның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар бирү.

                       “Таң җиле” әсәрен өйрәнү.

                       Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү һәм үз фикерләрен дәлилли белү

                       күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

                       Туган туфракның, газиз әниеңнең изге икәнлекләренә төшендерү.

                       Тормышта үз кыйблаңны билгеләүгә юнәлеш бирү.

                       Кешелеклелек, намуслылык, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.

            Материал: Ф. Садриевның “Таң җиле” әсәре, презентация, “Әниемнең ак                        

                            күлмәге”, “Әнкәмнең догалары” җырлары, Зөлфәтнең “Туган туфрак”, А.

                            Минһаҗеваның “Кеше”,  Риф  Фәхруллинның “Мәңге яшь бул, Фоат”  

                           шигырьләре.                                    

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.
  2. Актуальләштерү.
  1. “Әниемнең ак күлмәге” җырын тыңлау.
  2. Җыр буенча фикер алышу.
  • Җырның жанры нинди? Сагышлымы, моңлымы, шатлыклымы?
  • Җыр сездә нинди фикер уята?
  • Бу җыр сезгә әниләргә багышлап язылган, ана образы зур урын алган

 Нинди әсәрләрне күз алдына китерә?

      - Әйе, шагыйрьме ул, язучымы ул ана образына мөрәҗәгать итмичә калмыйлар. Чөнки

Һәр кешенең олымы яки кечеме йөрәк түрендә сакланган иң изге хисләрнең берсе ана турында. Без әле генә сезнең белән язучылар иҗатында ана образлары бирелешен карап үттек. Ә хәзер менә мондагы шигырьләрдән бирелгән өзекләргә игътибарны юнәлтик. (Экрандагы өзекләрне уку.)

                 3. – Менә бүген без сезнең белән ана образы үзәктә булган һәм “Ел китабы” исеменә дә лаек булган Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе  Фоат ага Садриевның “Таң җиле” әсәрен өйрәнербез. Ә хәзер язучының тормышы һәм иҗаты белән танышып үтик. (Бер укучы сөйли. Презентация күрсәтелә.)

                 4. “Мәңге яшь бул, Фоат” шигырен уку.

      III. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

-  Ә хәзер әсәр турында сөйләшик. Бу әсәр сезгә ошадымы? Ни өчен?

- Әсәр нинди проблема күтәрә?

- Ни өчен язучы әсәрне “Таң җиле” дип атый?

            1. Кереш өлештәге өзекне уку. (5-6 битләр.)

- Нәрсә була? Ни өчен көн хәере белән килми?

- Үлемнең сәбәбе нәрсәдә?

- Әйе, яшәешебезнең кара дошманы булган аракы, ягъни эчкечелек ике бала атасы булган, тормышныж ямен күрә белгән һәм яраткан, алтын куллы, бер кешенең дә хөрмәтенә лаек булган Рәмзине һәлак итә. Менә шушы эпизодтан да һәм үзебезнең көндәлек тормышыбыздан да без эчкечелекнең ни кадәр зыянлы икәнен күрәбез. Әсәрдә бу өлештән соң нинди вакыйга була?

 - Ни өчен колхоз рәисе Гарифҗанны яклый?

 - Әйе, чөнки ул Гарифҗанны күрәләтә исерек килеш урманга җибәрә. Әле колхоз өчен дә түгел, ә үзе өчен. Менә шуңа да инде председатель вакыйганы үзгәртмәкче була. Моның өчен ул нишли? (ялган шаһит)

 - Нинди юлга баса?

 - Күп тырыша торгач, Мизхәтне дә үз якларына аударалар. Ялган документка кул куйдыралар. Бу хәлдән соң Нуриасма нишли? Нәрсә әйтә ул Мизхәткә? (49 бит)

 - Шушы вакыйга белән бәйле булган тагын бер эпизодны искә төшерик әле. Хәдичә белән Нуриасма арасында булган әңгәмәне. (34 бит)

 - Шушы өлешләрне укыгач, без нинди генә вакыйгалар булмасын Нуриасманың һәрвакыт дөреслек ягында булуын күрәбез.

             2. - Әсәрдәге бер моментны искә төшерегез. Мизхәт үз авылларына укытучы булып килгән Алабуга шәһәре кызы һәм автор сүзләре белән әйткәндә, ирләр якасын иснәгән, ягъни кияүдә булып кайткан Зөбәрҗәт белән таныша. Аларның дуслыгы мәхәббәткә әверелә. Авылда аларның дуслыгы белән бәйле булган имеш-мимешләр дә йөри башлый. Авыл халкы Зөбәрҗәт Мизхәтне шәһәргә алып чыгып китәм дип әйтә икән, дигән сүзләрне Нуриасмага да ишеттерәләр. Нуриасма моңа бик курка. Чөнки Мизхәт төпчек бала – нигез саклаучы, ананы караучы бала. Шушы хәлгә бераз җиңеллек була: Мизхәтне армиягә алалар. Ике ел үтә. Беркөнне Нуриасма Зөбәрҗәтне өенә чакыра. Алар сөйләшкән өлешне табыгыз әле. (69 бит)

 - Сорауны тыңлагыз. Ни өчен Нуриасма Зөбәрҗәт белән Мизхәтнең бергә булуына  каршы чыга?

 - Әйе, туган туфрак һәр кеше өчен изге, кадерле. Чөнки барлык беренче мәртәбәләр синең туган туфрагың белән бәйләнгән. Ә хәзер Зөлфәтнең “Туган туфрак” дигән шигыреннән бер өзек тыңлап үтик.

            3. – Тагын бер вакыйгага тукталып үтик. Нуриасманың Мәскәүдә Гыйльменур исемле кодагые бар. Олы килененең анасы. Нуриасма Мәскәүгә кодагыйларына кунакка бара. Анда нинди вакыйга була? (196-197 битләр)

 - Монда Нуриасманың нинди сыйфаты ачыла? Ул дөрес эшләдеме? Сез Нуриасма урынында нишләр идегез?

             4. Укучылар, Нуриасманың күрше-күләннәре, туганнары, балалары белән бәхилләшүен искә төшерегез. Ул кемгә бәхиллек бирми? Кем ул? Ни өчен ул “Бәрияне бәхилләсә, Сәгыйдулла истәлегенә тап төшерер, ә иң хәтәре Нуриасмага авыл кешеләре рәнҗерләр кебек тоелды” дип уйлый7 Ни өчен бәхиллек бирми ул аңа? (250 бит)

 - Дини кануннар арасында бер өлеш бар. Кеше бу тормыштан киткәндә, җир өстендәгеләр белән араны өзеп, бәхиллек биреп китәргә тиеш. Нуриасма моңа каршы чыга. Ул Бәриягә бәхиллек бирми. Дини кануннарга каршы чыкса чыга, әмма ләкин гаделсезлеккә каршы бармый. Ул үзе сайлаган кыйбласына гомер буе гына түгел, хәтта үлем түшәгендә ятканда да хыянәт итми.

             5. – Тагын бер вакыйгага тукталыйк. Аның олы улы Фәрит бар. Ул нинди бала? Әмма Нуриасма аны үз балаларыннан да артык яратып тәрбияли. Ул аның нинди бала икәнлеген үлгәндә дә әйтми. Ни өчен? Дөрес эшләгәнме? Без Нуриасманың тагын нинди сыйфатын күрдек?

             6. – Нуриасма кебекләргә яшәү рәхәтме?

 - Авыр. Әмма ләкин авыр булса да, дөреслек юлы саф, чиста ул. Хәзерге көндә кайбер кешеләр дөреслек белән яшәү ник кирәк ул, рәхәтләнеп җиңел юл белән яшәргә кирәк, диләр.  Ләкин тормыш нинди генә авыр булмасын, кешегә яхшылыкка, сафлыкка омтылып яшәргә кирәк. Һәр кешенең үз кыйбыласы була. Менә минем дә сезгә бер теләгем бар. Сезнең быел соңгы елыгыз, сез дә үз кыйбылагызны табыгыз. Җиңел, рәхәт дип ялгыш юлдан китмәгез. Тормышыгызны пычратмагыз. Исегезгә төшерегез әле И. Юзеевның “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасын. Анда Фазыйл белән нәрсә була?

 - Дөрес. Менә шуңа күрә алдагы тормышыгызда Нуриасма образы сезгә юл күрсәтүче маяк булып торсын.

 - Әдәбиятка традиция буенча килгән ак әби, апа образлары килә. Шуларның дәвамы булган Нуриасма да бар. Ул гомере буе аклыкка, сафлыкка, таңга табынып яши. Аның үлеме дә таң алдыннан була.

              7.  Өзекне яттан уку. 256 бит. Музыка яңгырый.

              8. Укытучы А. Минһаҗеваның “Кеше” шигырен укый.

                             Тугач та ул иң

                             Акны күрә.

                             Үсеп җиткәч, төшләрендә -

                             Аклы күлмәк.

                                            Бик бәхетле көннәрендә

                                            Ак, ак кия!

                                            Кәләш чагы хатирәсе –

                                            Ап-ак чия.

                             Хыялы һаман да болын –

                             Ак чәчәкле!..

                             Тик кылганнар йөгерешә -

                             Ак чәчләре...

                                            Инде сүзләр: үлеме дә

                                            Актан, имеш...

                                            Кара түгел, яшәү кала

                                            Ап-ак килеш,

                                            Ап-ак килеш.

           9. “Әнкәмнең догалары” җыры белән дәрес тәмамлана.

         IV. Дәрескә йомгак.

                  1. Өй эше: “Нуриасма образының миңа тәэсире” кечкенә күләмле инша язарга.

                  2. Белемнәрне бәяләү