Татар телем- иркә гөлем

Хамидуллина Гюзелия Исмагиловна

smileyМин,Хәмидуллина Гүзәлия Исмагиловна,Нурлат районы Якушка урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исәнмесез !

Слайд 2

Чисталыкны яратыгыз

Слайд 3

Сөлге Тарак теш пастасы сабын Теш щёткасы

Слайд 4

Сабын [ са°бын ]

Слайд 5

С өлге [ сөлгө ]

Слайд 6

Тарак [ та°ра қ ]

Слайд 7

Теш пастасы [ тэш пастасы ]

Слайд 8

Теш щёткасы [ тэш щёткасы ]

Слайд 9

Мин чисталык яратам

Слайд 10

-ЛАР/-ЛӘР -НАР/-НӘР

Слайд 11

сабын+нар сөлге+ләр БӘРӘҢГЕ+ЛӘР Теш паста+лары Сәламәтлек –байлык Тарак+лар Теш щё тка+лары

Слайд 12

Найдите ошибку Мыло- сөлге Полотен ц е- сабын Расческа – тарак Умываюс ь -юынам Вытираюс ь- сөртенәм

Слайд 13

Тикшерәбез Мыло- сабын Полотен ц е- сөлге Расческа – тарак Умываюс ь -юынам Вытираюс ь- сөртенәм

Слайд 15

Сүзлек эше Пөхтә-аккуратная; Йокыдан тора- вста ёт с постели; Кечкенә –маленькая; Йомшак-мягкая ; Ул-она .

Слайд 16

Найди где об этом говорится. - Алсу аккуратная девочка ; - о том, что она вста ёт ; - чистит зубы ; - о том, что вытирает лицо.

Слайд 17

А ) -...? -Әйе, бу сөлге чиста. -...? -Сөлге йомшак,зур.

Слайд 18

Ә) - Сиңа сөлге кирәкме? -.... . -Нинди сөлге кирәк? -... . -Зур сөлге юк. Кечкенә сөлге бар. -.... .

Слайд 19

чәч тарыйм Ты умееш ь пользоваться этими предметами? бел ән юынам бит сөртәм чәч тарыйм чәч тарыйм чәч тарыйм чәч тарыйм теш чистартам юынам

Слайд 20

. УЕН. « Башы бар, азагын тап, азагы бар , башын тап!» м ин,чистартам, теш . ю ам,мин ,битне. чәч , мин,тарыйм . м ин, юам, кул . чисталык, яратам,мин .

Слайд 21

Д ө реслеген тикшер Мин теш чистартам. Мин битне юам. Мин чәч тарыйм. Мин кул юам. Мин чисталык яратам.

Слайд 22

Җөмләләрне хикәя эчтәлеге буенча дәвам ит -Алсу –бик пөхтә чиста ...... . -Ул кечкенә щё тка белән теш...... -Йомшак сөлге белән бит ....

Слайд 23

Өй эше. 59 стр.,№10 «Лучший рассказчик текста. Раб.тет . 59 С тр.,№9 пис .



Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта2 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

Татар теле дәресенә технологик карта

2 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

Тема

Кушымчалар

Максат

   Белем бирү максаты.

1. « Мин  чисталык яратам» темасы буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.

2. “Алсу” хикәясе белән таныштыру.

Үстереш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.

2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбия максаты.

1.Шәхси гигиенага  карата игътибарлы булырга өйрәтү

2. Сәламәт яшәү күнекмәләрен булдыру өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлату

Планлаштырылган нәтиҗә

Шәхси гигиена  темасына караган сүзләрне татарча әйтә белү;

Шул сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү;

 Сүзләрне  дөрес итеп укуга ирешү.

Төп төшенчәләр

Дөрес уку, диологик сөйләмгә чыгу, диологик сөйләмнән монологик сөйләмгә чыгу.

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

1Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова  .Күңелле  татар теле. Дүртьеллык башлангыч   мәктәпнең 2 нче сыйныфрус балалары өчен татар теле һәм уку  дәреслеге, 1 кисәктә, Казан, “ТАТАРМУЛЬФИЛЬМ” нәшрияты, 2013, 57-58 б.

1. Презентация Power Point - “мин чисталык яратам”

2. Дидактик карточкалар, шәхси гигиенага караган предметлар(сабын, сөлге...)

                                                                                                                                   Татарстан Республикасы  Нурлат муниципаль районы

 МББУ “Якушка гомуми белем мәктәбе”

Укытучы:Хәмидуллина Г.И

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Исәнмесез, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?  Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

− Кояшлы иртә белән!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

   Белем бирү максаты.

1. « Мин  чисталык яратам» темасы буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.

2. “Алсу” хикәясе белән таныштыру.

Үстереш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.

2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбия максаты.

1.Шәхси гигиенага  карата игътибарлы булырга өйрәтү

2. Сәламәт яшәү күнекмәләрен булдыру өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлату

Укучылар өчен максат: сүзләрне дөрес итеп укый, әйтә белү; дөрес тәрҗемәсен белү.

Үткән материалны искә төшерү.

 –  кунакка чакырып алыйк әле (“Сабыем” сайтыннан алынган сөйләшүне тыңлау һәм кабатлау)

- шәхси гигиенага кергән сүзләрне кабатлау .3 нче слайд

-Керпе ниләр алып килгән икән? (Баштан слайдта күрсәтү, аннан йомшак уенчык һәм шәхси гигиена әйберләрендә күрсәтү)

-Сүзләрне ничек дөрес итеп әйтә белергә тиешлекне слайдтан карау, кабатлау;4-8 слайдлар

 (башка өйрәнәсе сүзләрне дә слайдларда күрсәтү)

Укучылардан сорау

-Бу сөлгеме?

-Юк, эйе.....һ.б

-“Мин чисталык яратам” җөмләсен әйттерү. (Сөйләшү төзү. Бер –берсенә әйттерү, сорату)9 слайд

- шәхси гигиена кагылышлы сүзләрне күплектә әйтү . 10-11  слайд

-Күнегү эшләү.12-13 слайдлар

-Рәсемнәрдән күрсәтеп татарча атамаларын әйтергә14 слайд

Укучылар  бер-берләрен кунакка чакыралар(уйнап алу)

ТБУУГ: шәхси гигиенага кагылышлы сүзләрне өйрәнү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

3. Яңа материалны презентацияләү

1.Сүзлек эше

  • Пөхтә-аккуратная;
  • Йокыдан тора- встаёт с постели;
  • Кечкенә –маленькая;
  • Йомшак-мягкая;
  • Ул-она. 15 нче слайд

Хикәяне уку. Дәреслек 57 нче бит (қарап барыла , хаталы сүзләр төзәтелә, транс-ясе языла)

Укучыларның җаваплары

Дөрес итеп уку ;телдән җөмләләр төзү

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Дөрес итеп диологик сөйләмгә чыгу

Укучылар өчен максат: Хикәядән таба белү

2 Аңлау дәрәҗәсен күзәтү буенча күнегүләр.

Хикәядән тәрҗемәгә туры килгән җөмләләрне табу.

- Алсу аккуратная девочка;

- о том, что она встаёт;

- чистит зубы ;

- о том, что вытирает лицо;16 слайд

3. Дәреслек 58 бит, күнегү 7  17-18  слайдлар

А)-...?

-Әйе, бу сөлге чиста.

-...?

-Сөлге йомшак,зур.

Ә)

-Сиңа сөлге кирәкме?

-....   .

-Нинди сөлге кирәк?

-... .

-Зур сөлге юк. Кечкенә сөлге бар.

-.... .

Балаларның җаваплары

Тулы җавап бирү, дөрес итеп табу;

Баштан репликаларны дөрес аңлап ,җитмәгән репликаларны кую.

Дәреслекнең 58 нче битендәге сөйләшүләрне парлап уку.

 Үзбәя .

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү

 Формалаштыру.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

Интерактив тактада эш..

4. Ты умеешь пользоваться  этими предметами?

    19 нчы слайд

Күнегү  телдән үтәлә.

Схема буенча дөрес итеп җөмлә төзү

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру;

Татар телендә фиг-ләр ахырда язылуын искәртү

Укучылар өчен максат: дөрес итеп җөмлә төзи белү

   5. УЕН. « Башы бар, азагын тап,

               азагы бар , башын тап!»20-21 слайдлар

( Карточкада җөмләләр 3шәр өлешкә бүлеп язылган, алар таратыла. Өлешләр буенча җөмлә төзе.

  • Мин теш чистартам.
  • Мин битне юам.
  •  Мин чәч тарыйм.
  • Мин кул юам.
  • Мин чисталык яратам.

6. Җөмләләрне хикәя эчтәлеге буенча дәвам ит ( экранда)22 нче слайд

-Алсу –бик пөхтә чиста ...... .

-Ул  кечкенә щётка белән теш......

-Йомшак сөлге белән бит ....

8. Ситуатив күнегү.

-Как спросишь..

- у тебя есть расческа;

- мыло;

- поинтересуйся

- как переводится слово мыло;

- нужно ли ему полотенце;

Сүзләрне дөрес итеп куеп уку, дәфтәрләрдә эшләү.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне  бәяләү.

Өй эше.   59 стр.,№10 «Лучший рассказчик текста.

Раб.тет. 59 Стр.,№9 пис6.

Балаларның җаваплары

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 




Предварительный просмотр:

Дәреснең максатлары

   Белем бирү максаты.

1. « Мин  чисталык яратам» темасы буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.

2. “Алсу” хикәясе белән таныштыру.

Үстереш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.

2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбия максаты.

1.Шәхси гигиенага  карата игътибарлы булырга өйрәтү

2. Сәламәт яшәү күнекмәләрен булдыру өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлату

Дәресне җиһазлау.

1. Шәхси гигиена әйберләре;

2. Дәреслек, эш дәфтәрләре;

3. Шәхси эшләү өчен карточкалар;

5 “Мин чисталык яратам “темасы буенча презентация , слайдлар

 Дәрес барышы.

1. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәрестә «Мин чисталык » темасы буенча сөйләшүне дәвам итәрбез һәм инде  « Алсу» хикәясе белән танышырбыз

        

2.Үткән материалны искә төшерү.

 –  кунакка чакырып алыйк әле (“Сабыем” сайтыннан алынган сөйләшүне тыңлау һәм кабатлау)

- шәхси гигиенага кергән сүзләрне кабатлау .3 нче слайд

-Керпе ниләр алып килгән икән? (Баштан слайдта күрсәтү, аннан йомшак уенчык һәм шәхси гигиена әйберләрендә күрсәтү)

-Сүзләрне ничек дөрес итеп әйтә белергә тиешлекне слайдтан карау, кабатлау;4-8 слайдлар

 (башка өйрәнәсе сүзләрне дә слайдларда күрсәтү)

Укучылардан сорау

-Бу сөлгеме?

-Юк, эйе.....һ.б

-“Мин чисталык яратам” җөмләсен әйттерү. (Сөйләшү төзү. Бер –берсенә әйттерү, сорату)9 слайд

- шәхси гигиена кагылышлы сүзләрне күплектә әйтү . 10-11  слайд

-Күнегү эшләү.12-13 слайдлар

-Рәсемнәрдән күрсәтеп татарча атамаларын әйтергә14 слайд

3. Яңа материалны презентацияләү

1.Сүзлек эше

  • Пөхтә-аккуратная;
  • Йокыдан тора- встаёт с постели;
  • Кечкенә –маленькая;
  • Йомшак-мягкая;
  • Ул-она. 15 нче слайд

Хикәяне уку. Дәреслек 57 нче бит (қарап барыла , хаталы сүзләр төзәтелә, транс-ясе языла)

Ял минуты

2 Аңлау дәрәҗәсен күзәтү буенча күнегүләр.

Хикәядән тәрҗемәгә туры килгән җөмләләрне табу.

- Алсу аккуратная девочка;

- о том, что она встаёт;

- чистит зубы ;

- о том, что вытирает лицо;16 слайд

3. Дәреслек 58 бит, күнегү 7  17-18  слайдлар

А)-...?

-Әйе, бу сөлге чиста.

-...?

-Сөлге йомшак,зур.

Ә)

-Сиңа сөлге кирәкме?

-....   .

-Нинди сөлге кирәк?

-... .

-Зур сөлге юк. Кечкенә сөлге бар.

-.... .

4. Ты умеешь пользоваться  этими предметами? 19 нчы слайд

                      юынам                                                                          

                                                                      бит сөртәм

                         белән        
                                                                                                   чәч тарыйм

        теш чистартам

5. УЕН. « Башы бар, азагын тап,

               азагы бар , башын тап!»20-21 слайдлар

( Карточкада җөмләләр 3шәр өлешкә бүлеп язылган, алар таратыла. Өлешләр буенча җөмлә төзе.

  • Мин теш чистартам.
  • Мин битне юам.
  •  Мин чәч тарыйм.
  • Мин кул юам.
  • Мин чисталык яратам.

6. Җөмләләрне хикәя эчтәлеге буенча дәвам ит ( экранда)22 нче слайд

-Алсу –бик пөхтә чиста ...... .

-Ул  кечкенә щётка белән теш......

-Йомшак сөлге белән бит ....

8. Ситуатив күнегү.

-Как спросишь..

- у тебя есть расческа;

- мыло;

- поинтересуйся

- как переводится слово мыло;

- нужно ли ему полотенце;

5.Өй эше.   59 стр.,№10 «Лучший рассказчик текста.

Раб.тет. 59 Стр.,№9 пис6. Билгеләр.

7.  Билгеләр.

8 Йомгак.

Мин чисталык яратам.

Нурлат районы

Якушка урта мәктәбенең

татар телеһәм әдәбияты укытучысы

Хәмидуллина Гүзәлнең ачык дәрес планы.

                                         (2 нче сыйныф,рус телле укучылар өчен)

Гыйнвар, 2014 ел



Предварительный просмотр:

Без Тукайны сөябез

Без Тукайны беләбез,

Без Тукайны сөябез.

Аның шигырьләрен укып,

Шатланабыз, көләбез.

Татар телен яратырга

Ул бит безне этәрде,

Әкиятләрен укырга

Укытучыбыз өйрәтте.

Әкиятләре бик ошады,

Бигрәк тә Шүрәлесе.

Шүрәленең маңгаенда

Булган, ди, бары бер мөгезе.

Су анасын укыганда

Бик курыктык малай өчен.

Нишләтер инде,тотса, дип

Тарагын урлаган өчен.

Инде хәзер мультикларны

Бик яратып карыйбыз.

Абый-апаларга рәхмәт әйтеп,

Тагын төшерүләрен сорыйбыз..

Якушка урта мәктәбенең

11нче сыйныф укучысы

Хуҗаханова Энҗенең

 иҗади эше

Мин татарча беләм

Татарча белгәнемне

Җиткерәм барысына.

Татар илендә яшәп,

Шигырь яза алуыма.

Тукайны соң кем белми?

Чит илдә дә беләләр.

Шуңа күрә татарны

Хөрмәт итеп яшиләр.

Мин яратам Тукайны.

Син дә яратасыңдыр?

Әкиятләрен укып,

Дустым, шатланасыңдыр!?

Якушка урта мәктәбенең

  6 нчы сыйныф укучысы

Кириллов Кириллның

иҗади эше.

Сагыш

Үтте еллар,гасырлар

Тукаем яшәгән дәвердән,

Ләкин ник җуелмый эзләрең,

Апушым, гомерләр бит үткән.

Агымсу шикелле үтсә дә гомерләр,

Яши бит Тукаем бүгендә.

Бик яшьли, газаптан үлсә дә

Мәңге яшь Габдулла хәзер дә.

Якушка урта мәктәбенең

  7 нче сыйныф укучысы

Гайнуллина Илүзәнең  

иҗади эше.



Предварительный просмотр:

Табигатьне елатмыйкчы, дустым.

 Табигатьне елатмыйкчы, дустым.

Хакыбыз юк алай эшләргә.

Миһербансыз, шәфкатьсез дә булмыйк..

Өйрәник без аны сөяргә.

Табигатьне  саклагыз, -диеп

Оран яра бөек түрәләр....

Һәрберебез өлеш кертмәсәк без

Булыр микән әйбәт яшәүләр!?

Чисталыкны кем дә ярата шул

Тик ярату гына җитәме?

Кечкенәдән күргән олыларның эшен

Яшьләргә аңлатырга көчегез җитәрме?

Чүп-чарларны ташлыйбызмы соң урынлы?

Әйтегезче, безгә, олылар!

Сулыкларны, чишмәләрне нигә

Чистартмыйбыз абый-апалар.

Урманнарга күз салсагыз әгәр,

Калганмы соң анда матурлык?

Шүрәлеләр качкан булса кирәк

Бу бит инде бик тә, бик хурлык.

Әби-бабай әйткән чишмәләр соң кайда?

Кая киткән икән садугачлы кичләр?

Тургайлы таңнар да тынып калган ..

Бик начар ла икән, дустым, хәлләр.

Кисмәгез урманнарны,- дисәк тә без

Юк шул безгә колак салучы.

Ә буш сүзләр сөйләп кенә

Коткарып ла булмас ,-диючегә

Җиткерәсе килә бу сүзне.

  -Әле бит соң түгел, һичкайчан да,

Утыртыйк без бик күп агачлар.

Кошлар, җәнлекләрне саклыйк, дуслар,

Килер шулчак әйбәт заманнар.

Нурлат районы

Якушка урта мәктәбенең

 11 нче сыйныф укучысы

Хуҗаханова Энҗе иҗади эше



Предварительный просмотр:

Туфан абый, сагынабыз сине...

                                            Өермәләр булып, Туфан ага,

Килеп кердең халкың күңеленә.

Дөреслекне һәрчак сөя белдең,

Яраттың шул хак сүз сөйләргә.

Борчылдың син гел милләтең өчен

Яндың, көйдең, дулкынландың да,

Аямыйча, кызганмыйча үзеңне син

                                         Утлы күмерләргә салдың ла.

Тик бел, Туфан ага, юкка түгел

Синең тырышуың, синең һәр эшең.

Күр син, халкың сине ничек сагына бит!?

Сине оныту, Туфан ага, һич мөмкин түгел.

Нурлат районы

 Якушка  урта мәктәбенең

11 нче сыйныф укучысы

 Хуҗаханова Энҗенең

иҗади эше

Туфан абый!

Милләтемнең горур улы син,

Милләтемнең җаны син,

Милләтемнең моңы син,

Милләтемнең изге улы син.

Депутат та , драматург та булдың,

Татар җаным диеп яшәдең.

Күпме яздың бай  милләтем диеп,

Рәхмәт әйтәм башым иеп мин.

Нурлат районы

 Якушка  урта мәктәбенең

7нче сыйныф укучысы

Йосыпов Рәдифнең

                                                                                                      иҗади эше

***

Көннәр көзгә авышкан  чакта

Кырларда игеннәр өлгергән,

Бакчада алмалар

Кып-кызыл булып пешкән чорда

Бик матур бер авылда,

Августның ахырында

Габдулла бабай йортында

Менә бер малай туган.

Исемен аңа әтисе

Туфан диеп куйдырган.

Бик акыллы малай булып

 Үскән Туфан авылда.

Үсеп җиткәч киткән ул,

Мәскәүләргә укырга.

Артист булып эшләгән ул

Минзәләдә ,Казанда.

Аннан булган драматург,

Халык депутатка сайлаган.

Татар булганы өчен, Туфан,

Горурланып туймаган.

Бар эше дә милләт өчен,

Татар өчен тырышкан.

Нурлат районы

 Якушка  урта мәктәбенең

7нче сыйныф укучысы

Йосыпов Рәдифнең

                                                                                                      иҗади эше



Предварительный просмотр:

                                         Умырзаяның дуслары.

Табигатьнең уяна торган чагы җитте кызым, - дип башлады бабам сүзен. Менә шул вакыт гел  әбием сөйләгән әкият искә төшә. Кызым,шуны сиңа да бәян итәсем килә . Карлар эреп, сулар йөгергәч бик матур итеп умырзаялар калка, бәбкә үләне шытып, борын тертә. Елга буенда бер умырзая үзе генә яши, ди икән. Аның дусты Көмешкәй  яз җиткәч, бозлар агып киткәч, кояшның якты турында уйнаклап, умырзая дусты белән серләшә, ди икән. Ә быел нигәдер ул уйнакламый. Умырзая бик борчыла, кибә, сула башлый. Дустының кая киткәнеген белер өчен ул сыерчык дустын чакыра. Сыерчык дусты үзенең  дусларын да чакырып елганын иңен буен айкап чыгалар. Шулай итеп алар умырзаяга бик авыр хәбәр китерәләр. Янәшәдә генә  эшләп килүче  завод үзенең пычрагын, агуын шул суга ташлаган икән, шунлыктан биредәге балыклар бик күбесе үлгән,ә күбесе хәлсезләнеп, үлем белән тормыш арасында,  ди икән. Шул хәлсезләр арасында Умырзаяның  сөйгән дусты Көмешкәй  дә бар икән. Умырзая бу хәбәрне ишетеп  нишләргә белми,  тагын да зур кайгыга баткан, ди Сыерчык дусты ярдәмгә килгән. Каф тавы артында тере сулы чишмә ага икән. Менә шул суны елгагага бер  тамчы гына тамызсаңда агу юкка чыга , ди икән. Әле минем дустым Кыр казы  кайтмаган. Шул дустыма җилләр аша хәбәр җибәрик, алып кайтсын шул суны, дигән Сыерчыккай Алар шулай эшләгән дә. Кыр казы юлга чыгарга бары санаулы гына сәгать калган булган , ди икән. Сөенечкә каршы, Җилкәй вакытында өлгергән. Кыр казы тере суны алып кайтып елгага тамызган, ди. Анда булган һәр  җан иясенә хәл кергән,ди. Умырзая да дусты, Көмешкәйнең терелүенә бик шатланган. Алар һәр яз әле дә шулай дус, тату , бер-берсен яратып гомер кичерәләр  ,ди икән. Ә иң әйбәте Җилкәйнең якын дусты Кеше икән. Ул барында аңа сөйләп биргән . Кеше үзенең хәленнән килгәнчә,бик күп завод-фабрикаларга фильтр куйдырган, су буйларына чүп-чарны түкмәсеннәр дип җил дускаена да эш кушкан,ди. Шул рәвешле бу тирәдәге табигать искиткеч матур,чиста икән.Җилкәй һәр начарлык эшләргә җыенучының колагына пышылдап бу әкиятне сөйли , ди икән.

Бабамның бу әкияте мине дә битараф калдырмады. Без дә, дуслар белән Җилкәйнең әкиятен бөтен җир шарына  җиткерәсебез килә. Табигатьне саклагыз!Урманнарны , суларны пычратмагыз! Кошларны, җәнлекләрне үтермәгез!   Шул чак җир шарында БӘХЕТ,ШАТЛЫК,УҢЫШ , МӘХӘББӘТ янәшә яшәр!!!!

                                                                                         Нурлат районы

Якушка урта мәктәбенең

 11 нче сыйныф укучысы

Хуҗаханова Энҗе иҗади эше



Предварительный просмотр:

Ял итәргә  килегез

Салдакайга килегез,

Безнең якны күрегез.

Матурлыгына сокланып,

Бер ял итеп китегез.

Ял йортлары эзләп сез,

Курортларда йөрмәгез.

Безнең авыл шифа бирә,

 Әгәр авырып китсәгез.

Чирмешәндә бер коенсаң,

Чирләрең бетеп китәр.

Аланында бер аунасаң,

Китәсең килмәс бездән.

Әгәр урманында йөрсәң,

Шүрәлеләр күрерсең,

Ул шүрәле сезгә тимәс,

Җиләк җыеп бирерсең.

Килегез әле, килегез,

Табигатен күрегез.

Чынлап матур икәненә

Шаһит булып китегез.

Нурлат районы

Якушка урта мәктәбенең

11 нче сыйныф укучысы

Хуҗаханова Энҗе