Всероссийский конкурс мастер класса учителей родного языка и литературы"Туган тел"

Вильданова Лейсан Марсовна

Материалы на конкурс

Скачать:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Сорау  алмашлыклары.( 6 нчы сыйныф. )

Укытучы: Вилданова Ләйсән Марс кызы

Тема: Сорау  алмашлыклары.( 6 нчы сыйныф. )

Максат:

Белем бирүдә:  сорау алмашлыклары белән таныштыру һәм аларны дөрес язу күнекмәләрен булдыру, алмашлык сүзтөркеме  һәм аның төркемчәләре буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.

Фикер сәләтен үстерүдә:яңа уку алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви: укучыларда  табигатькә мәхәббәт, үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен  тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Универсаль уку гамәлләрен(УУГ) формалаштыру

Коммуникатив УУГ: фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Танып –белү УУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру, уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.        

Шәхси УУГ:  үз уңышларың-уңышсызлыкларыңның турында фикер йөртү.

Регулятив УУГ:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты

Эшне оештыру:төркемнәрдә, парларда, индивидуаль

Җиһазлау:  дәреслек (    Татар теле. 6 нчы сыйныф/ Ф.Ю.Юсупов, Ч.М. Харисова, Р.Р. Сәйфетдинов – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014 ), мультимедиа проекторы, экран, презентация, таратма карточкалар, табышмаклар

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

    Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эшен тикшерү.

3. Актуальлаштерү.

Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Әйдәгез, бер- беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!

(Хәерле көн, исәнмесез!)

- Рәхмәт, укучылар, утырыгыз!1

Дәресне татар халык җыры “Умырзая” җырын тыңлатып башлау.

-Укучылар мин ни өчен “Умырзая” җырын тыңлаттым?(иртәгә яз башлана, ул язның беренче чәчәге)

-Сез умырзая чәчәге турында нәрсәләр беләсез?

-Без дәрестә ул чәчәк турында өйрәнеп китәрбез әле.

-Укучылар умырзая турында җырлар гына түгел, ә шигырьләрдә язылган. Мин шигырь укып китим әле.

УМЫРЗАЯ ЧӘЧӘГЕ

Умырзая чәчәге
Бар чәчәктән уздырып,
Җир өстенә калыккан
Кар мендәрен туздырып.

-Ай, нинди матур- дидек
Умырзаяны күреп
-Яз бүләге безгә- дип
Балалар тора көлеп.

Автор: Ә.Бикчәнтәева

-Укучылар шигырьдән алмашлыкларны табыгыз әле? Нәрсә соң ул алмашлык? Аның ничә төркемчәсе бар? Шигырьдәге алмашлыкларның төркемчәсен әйтегез әле?Кайсын без өйрәнмәдек әле?

-Димәк, без дәрестә үзебезгз нинди максат куярбыз? ( Сорау алмашлыклары турында өйрәнү,аларны дөрес язу, алмашлыклар турында алган белемнәрне ныгыту

II. Уку мәсьәләсен кую. 

-Укучылар тактада бирелгән җөмләләр, сорау алмашлыкларын табып әйтик әле?

1.Алда бер ак нәрсә күренә башлады.

2.Кемгә сөйлим серләремне,

Йөрәгем ялкын кебек.

3.Нинди уеннар башлап ташлаганбыз, ансын хәтерләмим.

4.Әнә күрегез: ул ничек көмеш тавыш белән яңгаратып кешни.

Шулай итеп,  сез миңа ярдәм итеп җавап бирегез: предметны, затны, билгене, санны яки рәвешләрне ачыклау максатында кулланыла торган алмашлыклар сорау алмашлыклары дип атала.

Сорау алмашлыкларына: кем, ни, нәрсә (исемне алыштыра), кайсы, нинди (сыйфатны алыштыра), ничә, ничәнче, ничәшәр (сан), кая, кайдан, кайчан, ник, нигә, ничек, күпме (рәвешне алыштыра) һ.б. алмашлыклар керә.

  • Әйдәгез хәзер парларда сорауалмашлыгының моделен төзеп карыйбыз?

Китапны ачып модельне тикшерәбез?

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.(төркемнәрдә эшләү, күнегүләр башкару, карточкалар белән эш һ.б.)

-Укучылар хәзер мин сезгз карточкалар таратам. Анда мәкальлләр язылган. Беренче номерлы карточкада мәкаьнең башы, ә икенче номерда азагы. Хәзер сез төркемнәрдә мәкальләрне җыясыз.

1.Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,

Иң ачы нәрсә дә — тел.

2.Этнең тамагы кайда туйса, иле шунда.

3.Кеше ни эзләсә, шуны табар.

4.Кем башлаган, шул бетерергә тиеш.

- Һәр төркем бер мәкалҗне тактага чыгып яза. Мин ни өчен сезгә мәкальләр бирдем икән? (мәкальләрдә сорау алмашлыклары бар).

- Ял минуты. Хәзер барбыз да күзләрне йомдык. Кышкы урман күз алдына килә. Һәм ап-ак кар өстендә шәмәхә, зәңгәр, ак, сары  умырзая чәчәкләре үсеп утыра. Күзләрне ачтык һәм төрле хәрәкәтләр ясыйбыз.

- Мин сезгә дәрес баршында әйткән идем. Без умырзая чәчәкләре белән дә танышачакбыз дип. Төркемнәргә текст бирелә. Сез аны игьтибар белән укып чыгасыз. Текстка карата һәрберегез сорау алмашлыгы кулланып ике җөмлә төзеп яза.

19 апрель көнендә күп илләрдә Умырзая көне үткәрелә. Бу көн 1984 елдан Англиядә башлангыч алган. Бу чәчәк яз  символы. 

Грек телдә „сөт чәчәге” дигәнне аңлата. Англичаннар аны „кар тамчысы” дип атый. Чехлар аны „кар бөртеге” дип йөртә. Русиядә аның10 төре бар. Аның турында борынгы заманнан күп легендалар сөйлиләр.

Умырзая чәчәк үскән урында матур. Һәр кеше аңа сокланып карый. Ләкин моны аңламаганнар умырзаяны кыргыйларча өзеп алып букет ясый, аның суганчасын казып ала.
Бу хәлләр умырзаяны Кызыл китапка кертте

-Укучылар төзегән җөмләләрегезне әйтәбез, ә калган укучылар җавабын әйтә.

-Балалар тиздән яз җитә дидек. Мин урманга барам да, күп итеп умырзая чәчәкләре җыеп кайтам. Мин дөрес эшләдемме?

IV. Рефлексия.

Рефлексив кабатлау Укучылар, бүгенге дәресебездәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясарбыз. Сезгә түбәндәге җөмләләрне дәвам итәргә туры килер:

Бүген мин дәрестә................белдем.

Мин өйрәндем шуны,.............

Миңа авыррак булды,.............

( Укучыларның җаваплары тыңлана һәм билгеләр куела)

2. Үзбәя.

3. Өй эше.

- “Кибеттә” темасына сорау алмашлыклары кулланып диалог төзергә?


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

УМЫРЗАЯ ЧӘЧӘГЕ Умырзая чәчәге Бар чәчәктән уздырып , Җир өстенә калыккан Кар мендәрен туздырып . -Ай, нинди матур - дидек Умырзаяны күреп -Яз бүләге безгә- дип Балалар тора көлеп . Автор: Ә.Бикчәнтәева

Слайд 3

1.Алда бер ак нәрсә күренә башлады. 2.Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек. 3.Нинди уеннар башлап ташлаганбыз, ансын хәтерләмим. 4.Әнә күрегез: ул ничек көмеш тавыш белән яңгаратып кешни . 5. Сыйныфта ничә бала укый?

Слайд 4

Сорау алмашлыгы предметны, затны, билгене, санны яки рәвешләрне ачыклау максатында кулланыла торган алмашлыклар сорау алмашлыклары дип атала .

Слайд 5

Өй эше. - “Кибеттә” темасына сорау алмашлыклары кулланып диалог төзергә?


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: