План-конспект урока по теме "Рәвеш", 6 класс
План для 6 класса. Татарская группа.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
6_syynyfta_rvesh_temasyna_achyk_dres.docx | 26.31 КБ |
Предварительный просмотр:
Рәвеш сүз төркемен гомумиләштерү
(6нчы сыйныф,татар төркемендә татар теле дәресе.)
Галиева Тәслимә Җәмил кызы, татар теле һәм әдәбият укытучысы
Казан, 2018
Дәреснең максаты:
“Рәвеш” темасы буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен системага салу; укучыларның рәвешләрне сөйләм телендә гамәли куллана алуларына ирешү.
Бурычлары:
Белем бирү:
- Рәвеш сүз төркеме төшенчәсенең мәгънәсенә төшенү;
- Җөмләдән таба белү, төркемчәләрен дөрес аера белү;
- Сөйләмдә дөрес куллана белү
Фикер сәләтен үстерү:
- логик фикерләү сәләтен үстерү;
- мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү;
- танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
- аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
- коллективта хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү;
Тәрбияви максат:
- әңгәмәдәшеңә ихтирам тәрбияләү;
- балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү;
- татар теленең байлыгын аңлау;
- сөйләмне камилләштерергә омтылу.
Дәреснең тибы
Белемнәрне гомумиләштерү дәресе.
Предметара бәйләнеш
Әдәбият
Эшне оештыру
Фронталь, индивидуаль, төркемдә, парларда
Җиһалау: “Рәвеш сүз төркемен кабатлау” темасына презентация, карточкалар.
Дәрес барышы.
I. Оештыру
Мотивлаштыру
(1-2 минут)
Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру.
Сыйныф эшкә әзерләнә
II. Уку мәсьәләсен кую.
Башваткыч чишү.
- Бу башваткычны дөрес итеп чишкән очракта, урта баганада барыбыз өчен дә бик таныш бөек шәхес исеме килеп чыгар.
килеп чыгар.
а) быел түгел; (былтыр)
ә) тау шикелле; (таудай)
б) тиз түгел ; (әкрен)
в) алай түгел; (болай)
г) акчалата түгел; (бушлай))
б | ы | л | т | ы | р | |||
| т | а | у | д | а | й | ||
| ә | к | р | е | н | |||
б | о | л | а | й |
| |||
б | у | ш | л | а | й |
- Укучылар, сез тапкан сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (рәвеш)
- Әйе, дөрес. Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (“Рәвеш” темасы)
- Әйе, “Рәвеш ”
Укучылар, сезнең парталарда битләр ята. Бу үзбәя битләре. Бүгенге дәрес материалын ни дәрәҗәдә үзләштерүегездән чыгып, үзегезгә билге куярга тиеш буласыз.
А) Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – 5 (материал урока хорошо усвоил, даже могу рассказать товарищу – 5)
Б) Әйбәт эшләдем, материалны аңладым – 4
(на уроке хорошо работал, материал усвоил – 4)
В) Әйбәт эшләдем, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – 3
(на уроке хорошо работал, но от помощи товарища не откажусь – 3)
II. Проблеманы (авырлыкны) чишү проектын төзү.
Ә дәресебезнең максаты куяр өчен безгә “Инсерт” методы ярдәм итәр. (Укучылар тамга кую билгеләре белән танышалар.) Яшел карточкаларга язылган текстны алыгыз. Укып чыгыгыз уйлап һәм тамгалагыз.
˅ (галочка) тамгасы - тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш. Мин моны беләм.
+ (плюс) тамгасы - таныш булмаган яңа мәгълүмат.
‒ (минус) тамгасы - текстта очраган мәгълүмат моңарчы беләм дип йөргән фикерем белән туры килми. Мин башкача уйлый идем.
? (сорау) тамгасы – бу мәгълүмат мине кызыксындырды. Күбрәк белергә телим.
Рәвеш - эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? күпме? кайчан? кая? кайда? нигә? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме.
Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә.
Рәвеш билгенең билгесен дә белдерергә мөмкин: бик тиз сөйләшә.
Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин.
Рәвешләр билге һәм хәл рәвешләренә бүленә.
Рәвешләр ясалышы ягыннан тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә рәвешләргә бүленә.
Рәвешләрнең бәйләнешле сөйләм төзүдә әһәмияте бик зур.
Димәк, дәресебезнең максаты нинди? (....) Әйе, рәвеш сүз төркеме турында белемнәребезне ныгытырбыз, аның төркемчәләрен, бәйләнешле сөйләм төзүдә әһәмиятен өйрәнербез.
III. Белемнәрне беренчел ныгыту. Башваткычыбызга карыйк әле. Кызыл шакмакларда нинди сүз килеп чыкты? (Тукай)
- Әйе, ул безнең бөек шагыйребез Тукай. Апрель ае аның исеме белән бәйле. Ни өчен?
Мин сезгә Г.Тукайның шигырьләреннән өзекләр укыйм, сез рәвешләрне табып төркемчәсен билгеләгез. (Кызыл карточкага язырга).
1. Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп (к.ч) очып,
Армыйсың син ничек? (Бала белән күбәләк)
2. - Ах, юләр маэмай!Тырыш яшьләй, (вакыт) зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул! (Кызыклы шәкерт)
3. «Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» — бертуктамый (саф) этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә (урын)йөгерә.
4. Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз (саф) генә элдем дә мин.
5. Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай (о-ч р)янам.
6. Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка (с.м. р) гына алар азык. (Кәҗә белән сарык)
Нәтиҗә. Г.Тукай шигырьләре рәвешләргә бик бай. Без моңа тагын бер кат инандык. Рәвешләрнең бәйләнешле сөйләм төзүдә әһәмияте зур. Алар фикеребезне тулыландыра, матурайта.
IV. Мөстәкыйль эш.
Төркемнәрдә эшләү. Уен.
Укучылар, сез “Диңгез сугышы” уены, (русча “Морской бой”) уйнаганыгыз бармы? Без хәзер шул уенны уйнап алабыз. Уенның кагыйдәсен хәтерләмәсәгез искә төшерәм. Слайд ярдәмендә аңлатыла. Слайд №
Сораулар рәвешнең ясалышы буенча була. Рәвеш ясалышы ягыннан нинди төрләргә бүленә? (....)
-Дөрес. Уенны башладык.
1. Тиз – тамыр рәвешме? Тамыр
2. Чын күңелдән – тезмә рәвешме? Тезмә
3. Тора-бара – ясалышы ягыннан нинди рәвеш? Парлы
4. Күз ачып йомганчы фразеологизмын рәвеш белән әйтегез. Тиз
5. Бераз ясалышы ягыннан нинди ррәвеш? Кушма
6. Беркөнне – бу рәвешме? Рәвеш
7. Татарча – тамыр рәвешме? Ясалма
8. Рәвеш ясагыч кушымчаларны атагыз. –дай/-дәй, -ча/чә, -лай/-ләй, -лап/-ләп һ.б.
9. Бер тамчы- фразеологизмын рәвеш белән әйтегез. Аз
10. Югарыда – ясалма рәвешме? Тамыр
11. Борын төбендә генә -фразеологизмын рәвеш белән әйтегез. Якын
Булдырдыгыз, балалар!
VII. Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре), бәяләү, үзбәя
1. Балалар, дәресебезнең ахрына җиттек. Әйдәгез нәтиҗә ясыйк. Моның өчен без “Синквейн” алымын кулланырбыз. Синквейн төзибез. (Төркемнәрдә эш. Һәр төркем синквей төзи.)
Рәвеш (1. Теманы ачыклаучы сүз)
Кирәкле, әһәмиятле (2. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат)
Белдерә, җавап бирә, төрләнми, матурайта, тулыландыра (3. Синквейн темасына хас булган өч фигыль)
Эш яки хәлнең билгесен белдерә. (4.Теманың эчтәлеген ачучы фраза,җөмлә.Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш).
Сүз төркеме (5. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә).
Балалар, бүген дәрестә барыгыз да актив эшләдегез. Хәзер ничек эшләгәнегезне рәвешләр белән әйтегез әле.
- күп белдек;
- чын күңелдән эшләдек;
- шактый эшләдек;
- бераз ял иттек;
- шәп эшләдек;
- тиз җавап бирдек
- бергә эшләдек
- кирәккә эшләдек.
2. Үзбәя бирү.
VIII. Өй эше.
Кем үзенә “5” ле куйды, өй эшенең 2 нче вариантын сайларга тәкъдим итәм. Кем “4” ле куйды, сезгә 1 нче вариантагы өй эшен, ә кем үзенә “3” ле куйды, 3 вариант ирекле эш.
1 вариант. 1. 234 нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен языгыз
2 вариант. 223 нче күнегү. Рәвешләрне табып, төрен, ясалышын билгеләргә .
3 вариант. 222 нче күнегү. Тексттан рәвешләрне табырга, төрен билгеләргә. “Минем әбием” дигән темага кечкенә хикәя язырга.
Йомгак.
Балалар, кунакларыбызга безнең эшебезне карап утыру рәхәт булгандыр дип уйлыйм. Әйдәгез аларга рәвешләр кулланып теләкләребезне әйтик.
1__________________ борчылмагыз!
- __________________ елмаегыз!
- __________________ яшәгез!
- ________________ __үз һөнәрегезне
- яратыгыз!
Ярдәмче рәвешләр: юкка, ешрак, дусларча, чын күңелдән