Мухутдинова Лариса Васильевна

Понарошкин Мир ® Горшкова Татьяна Евгеньевна

Для позитивного
летнего настроения детишек и взрослых
дарим песню Старченко Любови Анатольевны
ссылка https://nsportal.ru/user/241473/audio
"Понарошкин Мир®
https://nsportal.ru/gorshkova
С уважением,
Горшкова Татьяна Евгеньевна
=============================
«Понарошкина дорожка»

Понарошку дождик был как конфетти,
Фея гроз шепнула капельке лети.
И она летела, свой секрет храня,
Капелька волшебная, разноцветная.
Припев:
Пона-понарошку ты подставь ладошку
Для тебя загадка капелька моя.
Пона-понарошку помечтай немножко
И найдешь дорожку в сказку для себя.
Принц из этой сказки на коне примчится
И перо жар-птицы для тебя найдет.
Во дворец чудесный дома превратится,
Разноцветный дождик счастье принесет.
Припев:

“Урман - безнең байлыгыбыз”.

(Уртанчылар төркемендә әйләнә-тирә белән танышу буенча ачык шөгыль)
“Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе: Краснова Л.Г.

Бурычлар:
- агачларны тышкы билгеләре буенча чагыштырырга, урманның кеше тормышындагы әһәмиятен өйрәтүне дәвам итү;
- балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, фикер йөртүләрен үстерү (анализлый белүләрен, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау), бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
- табигатькә карата мәхәббәт хисе һәм сак караш тәрбияләү, туган як табигатенең матурлыгын күрә белү.
Әзерлек эше:
- саф һавада йөргәндә балалар бакчасы тирәсендәге агачларны күзәтү,
- дидактик уеннар уйнау, шигырьләр ятлау,
- табигать турында матур әдәбият уку, әңгәмә үткәрү,
- рәсем һәм картиналар карау.

Җиһазлау: урман картинасы һәм күренеше, агачлар (слайдта һәм рәсемнәр), яфраклар, “урман” схемасы, аерым үсемлекләр, тыючы билгеләр, магнитафон, эмблемалы значоклар, “Урман хуҗасы”.

Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтү методлары, нәфис сүз, дидактик уеннар.

Дәрес барышы:
- Исәнмесез, балалар, әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле көн телик.
Саумы, кояш, саумы, көн!
Дусларым, хәерле көн!
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн безгә!
Хәерле көн бөтен дөньяга!
- Балалар, без бүген читтән торып табигатькә кунакка барырбыз. ә кая баруыбыз турында бу табышмакның җавабыннан белерсез.
Ямь-яшел куе булганга,
Һәркем ярата аны,
Анда бик күп агачлар,
Җыр суза сандугачлар.
Кызарып җиләк пешә,
Чикләвекләр өлгерә,
Санап та бетереп булмый,
Нәрсә соң ул, кем белә? (урман)
- Хәзер күзләрегезне йомыгыз да, минем арттан барыгыз.(балалар тәрбияче артыннан баралар һәм “урманга” килеп җитәләр).
Без кайда? (урманда) Урманда нәрсәләр үсә? (агачлар, үләннәр, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр) Урманда йөрисегез киләме? Әйдәгез рәхим итегез.
Тәрбияче: Урман - ул үсемлекләрнең, кошларның, бөҗәкләрнең һәм җәнлекләрнең йорты, ә без анда кунак кына. Әйдәгез, урман белән исәнләшик.
1 бала :
Хәерле көн телим, урман – анам,
Кояшлы көн телим мин сиңа!
Кошларың гел шулай сайрап торсын,
Чәчәкләрдән хуш ис бөркелә.
2 бала:
Кояш көлеп торганда
Килеп кердек урманга.
Урман безне кумады,
Без бит аның кунагы.
Тәрбияче: Беләсезме, балалар, урман күп катлы йорт кебек.
3нче кат – агач яфраклары түбә кебек. Алар урманны яңгырдан, көчле җилләрдән, бик кызу кояштан саклый.
2нче кат – анда куаклар яши.
1нче кат – аяк астындагы үләннәр, чәчәкләр, җиләк һәм гөмбәләр.
- Әле бу йортның подвалы да бар, анда үсемлекләрнең тамыры яши. Үсемлекләргә тамыр ни өчен кирәк? (Үсемлекләр тамыр ярдәмендә тукланалар)
Дидактик уен “Урман үстерәбез”.
Балалар урман үсемлекләре төшерелгән рәсемнәрне 3 этажга бүлеп урнаштыралар.
Слайдларда имән, юкә, каен, чыршы, нарат, миләш рәсемнәре күрсәтелә.
Тәрбияче: Безнең урманнарда нинди агачлар үсә икән? Әйдәгез шул агачлар турында сөйләшик. Бу нинди агач? (имән)
Минем исемем – имән,
Мин күптән яшәп киләм.
Бик көчле агач имән,
Җилләргә, давылларга
Берсенә дә баш имәм.
Тәрбияче: Имән – ул бөек, көчле агач. Имәннең төп билгесе ныклык, ул дымга чыдам агач, тиз генә череми. Имән агачы иң озак яшәүче агачларның берсе, хәтта ул меңәр ел яши.
- Халыкта имәнне кем белән чагыштыралар? (имән кебек нык, көчле егет, диләр) Кешеләр имән агачын ничек кулланалар?( имәнне корабль бортларын ясаганда кулланалар, чөнки ул нык, тиз генә череми, йорт җиһазлары җитештерәләр, алар нык булалар, озак ватылмыйлар, ат арбасы һәм чанасы ясыйлар)
Тәрбияче: Имән чикләвеннән тәмле һәм туклыклы кофе җитештерәләр.
- Ә бу нинди агач?
Ә мин юкә исемле,
Юкә ул чәчәк төсле,
Яныннан китәсе килми,
Һәрвакытта хуш исле.
- Юкә агачы кайчан чәчәк ата? (җәй көне) Чәчәкләре нинди төстә? (сары төстә) Аның чәчәкләрен нинди бөҗәкләр ярата? (бал кортлары)
- Юкә агачы нәрсә белән дан тота? (үзенең балы белән, юкә балы бик файдалы, аны дару урынына да кулланалар)
- Элегрәк ауган карт юкә агачының каерысыннан мунчала ясаганнар, чабата үргәннәр (юкә мунчала һәм чабата күрсәтү)
- Бу нинди агач икән?
Минем исемем – каен,
Үсәм һәр урман саен.
Буем үсә бик озын,
Ак кәгазь кебек тузым.
- Каен иң матур агачларның берсе. Ак каен – аклык, сафлык, гүзәллек, чисталык символы да. Каенны нәфис, гүзәл кызлар белән дә тиңлиләр. Бөдрә каен, гүзәл каен, нечкә каен кебек матур исемнәре дә бар.
- Каенның кәүсәсе нинди төстә? (ак төстә)
- Кешеләр каенның бөреләрен ничек кулланалар? ( алардан төнәтмә ясап, төрле чирләрдән дәваланалар. Анда С витамины күп)
- Каен агачыннан нәрсәләр ясыйлар? (өйләр салалар, чаңгылар ясыйлар)
- Каен суы бик файдалы. Каен себеркесе белән мунчада чабыналар. Ул да күп чирләрдән сихәт бирә. Ләкин каен суы алганда да, себерке әзерләгәндә дә, бик сак кына эшләргә кирәк.
- Бу агачны таныйсызмы?
Ә мин чыршы, күрәсез,
Чыршы булмый энәсез.
Җәен, кышын яшел мин
Арттырам урман ямен.
Нәни кызлар, малайлар-
Дусларым, якыннарым.
Яңа елда аларга
Кунак булып барырмын.
- Чыршы агачы турында нәрсә әйтә аласыз? (Ул ел буе җәен дә, кышын да, язын да, көзен дә яшел төстә. Яңа ел бәйрәмендә чыршы агачы безнең кунак)
- Чыршы агачыннан кәгазь җитештерәләр, шулай ук музыка кораллары ясыйлар.
- Ә бу нинди агач? (Нарат агачы)
- Аны кайсы агач белән туган дияргә мөмкин? Ни өчен? (Чыршы белән, чөнки алар икесе дә ылыслы)
- Кешеләр нарат агачыннан ничек файдаланалар? ( Ул нык агач, аны өйләр салганда кулланалар)
Ох, сосенка, ты, сосна,
Стволом – деревом стройна.
Хоть ветвями ты бедна,
Для строительства годна.
Лес сосновый весь прозрачный,
Воздух чистый, очень смачный.
- Бу нинди агач? (Миләш агачы)
- Нинди билгеләр буенча миләш агачын таныйбыз? ( кызыл җимешләре, яфраклары буенча таныйбыз)
- Җимешләреннән нәрсәләр ясыйлар? (варенье, конфетлар өчен эчлекләр, соклар ясыйлар)
Раз, два, три!
Красны ягоды висят,
Тебе – жмурить,
А нам бежать!
Уен:”Җиләк җыям, как коям”
Тәрбияче: Агачлар бер-берсенә нәрсә белән охшаганнар? (Аларның тамыры, кәүсәсе, батаклары, яфраклары, чәчәкләре һәм җимешләре бар)
- Алар нәрсә белән аерылалар? ( яфраклары, кәүсәсе, чәчәк, җимешләре төрле)
Уен: “Яфраклар”
( Һәр балада төрле агач яфраклары, сигнал буенча һәр бала үз”агачына” йөгерә)
(Музыка астында Урман хуҗасы чыга)
Урман хуҗасы: Нинди тавышлар ишетелә дисәм, минем урманыма нәни дусларым килгән икән. Исәнмесез, балакайларым, нәни дусларым.
Балалар: Исәнме , бабакай!
Урман хуҗасы: Сезгә охшадымы минем урманымда? (әйе)
- Монда нинди агачлар үскәнен беләсезме соң? Тикшереп карыйм әле.
Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез кайсы агач икәнен белегез.
1.Ап-ак күлмәген кигән,
Күлмәгенә тап тигән.(каен)
2.Җәй дә егет, кыш та егет,
Картайганы юк, гел егет.(чыршы, нарат)
3.Аның чәчәген бал кортлары ярата,
Кешеләрне дә ул бик тиз терелтә.(юкә)
4.Ул биек һәм көчле
Курыкмый җил-яңгырдан. (имән)
5.Төз гәүдәле, кызыл җимешле,
Кояш белән сердәшле.(миләш)
(Балалар табышмакларның җавабын әйтәләр һәм шул агачны күрсәтәләр)
Урман хуҗасы: Булдырдыгыз, балалар, сез барлык агачларны да таныйсыз икән. Ә менә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме соң? Менә бу рәсемнәр буенча сөйләп күрсәтегез әле. (Тыючы билгеләрне күрсәтеп балалар сөйли)
- урманда тавышланырга ярамый,
- урманда чүп калдырырга ярамый,
- урманда учак ягарга ярамый,
- чәчәкләрне кирәксезгә күпләп өзәргә ярамый,
- кош һәм кырмыска ояларына тияргә ярамый,
- урманда агачларны күпләп кисәргә ярамый,
- урманның матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап йөрергә ярый.
Урман хуҗасы: Балалар, сез һәрвакыт шулай табигать дуслары булып калыгыз. Табигатьне саклагыз һәм яклагыз. Менә миннән сезгә бүләкләр – табигать дуслары дигән значоклар. (балаларга значоклар тапшырыла)
Тәрбияче:Балалар, килегез әле менә бу матур аланга утырып, Урман хуҗасы белән бергә ял итик. Күзләрегезне йомыгыз да урман тавышын, кошлар сайравын тыңлагыз.
Магнитафон язмасында урман тавышын тыңлау – релаксация.
- Хәзер бакчага кайтырга вакыт. Сау бул, бабакай! Балалар, минем арттан барыгыз.

Йомгаклау:
- Бүген без кайда кунакта булдык? Сезгә кунакта охшадымы? Ни өчен?

Добавить запись

Защита от спам-роботов