Всероссийский конкурс "Лучший учитель татарского языка и литературы" - 2017
Эссе "Минем тормышымда укытучы..."
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Эссе. "Минем тормышымда укытучы..." | 58.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Минем тормышымда укытучы...
(Эссе)
Укытучы! Яраткан укытучы! Күңел җирлегенә шифалы орлыклар чәчүче укытучы! Киләчәк буын әзерләүче, кешеләрне бәхетле итүче иң изге зат ул. Бала йөрәгендә истәлекле гүзәл хатирәләр генә уятып, үзенең белемен, изге хисләрен аның күңеленә күчерүче, яхшы киңәшләре белән туры юлга этәрүче бөек зат ул. Әдипләрне дә, җир-су һәм күк кешеләрен дә аера алырдай, талантларын үстерердәй сәләткә ия ул. Һәрдаим белем байлыгына омтылу, һәр яңалык белән танышып барырга тырышу, балаларны ярату, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә тору, авыр вакытта ярдәм кулы сузу - болар укытучыны чын Остаз иткән сыйфатлар.
Укытучы гаиләсендә тугангамы, әллә мөгаллимә әниемнең үз эшенә чын күңеленнән бирелеп хезмәт итүен күреп үскәнгәме, минем йөрәгемдә кечкенә чагымнан ук укытучы турында шундый фикерләр туды. Тормышымдагы иң беренче укытучым - әниемнең кичләр буе иртәгәге дәресенә әзерләнеп утырулары, мине ымсындырып, укучыларының дәфтәрләрен тикшерүләре, мәктәптә балалар өчен бәйрәм һәм кичәләр булганда, мине дә ияртеп барулары нәни күңелемдә укытучы булуга омтылыш уяткандыр да инде. Әле дә хәтерлим: әнкәемә ияреп мәктәпкә барган чакларда дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр.
Әнием белән һәрвакыт янәшә яшәүче тагын бер укытучым – әтием. Әткәй– миңа тормыш мәктәбе биргән кеше. Аның төпле һәм акыллы киңәшләре – минем яшәеш девизым. “Бабаңны тыңла, әбиеңне ярат, әниеңә булыш, әтиеңне кайгырт, туганнарыңны бел, күршеләреңә кер, дусларыңны сатма, китапны сакла!” Нинди гади, шул ук вакытта тирән мәгънәле сүзләр! Рәхмәт әткәемә! Алты яшьлек чагымда үземне мәктәпкә укырга бирүләрен сорагач каршы килмәде, аллы-гөлле чәчәк бәйләме тоткан кечкенә генә кызын, ягъни мине, җитәкләп, белем йортына илтте.
Беренче укытучым Фәүзия апа Саликова да күңелемә укытучылык орлыклары сипте. Парта өстенә иелеп, каләм тотарга яңа өйрәнә башлаган нәни кулларым белән кыек-мыек таяклар сызып азапланган чагында, укытучы апамның, яныма килеп, минем арттан күзәтеп һәм көч биреп торуы миндә тырышлык һәм пөхтәлек кебек сыйфатлар тәрбияләде.
Төп һәм урта белем бирү мәктәбендәге укытучыларымны да бары тик зур хөрмәт хисләре белән генә искә алам. Күңелемә яхшылык, миһербанлылык, җаваплылык орлыклары салучы укытучыларыма рәхмәт хисләрем чиксез. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева Гүзәлия Габдерахман кызының дәресләре йөрәгемә мәңгегә уелып калган. Аның без өйрәнә торган барлык шигырьләрне югары дәрәҗәдәге сәнгатьлелек, туңган җаннарны да эретерлек көчле аһәң белән укуы әле дә колагымда яңгырап тора. Бар көчен, булдыклылыгын яраткан һөнәренә багышлаган, укучыларының һәрбер уңышына куана белгән, безнең рухи дөньябызны баету өчен армый-талмый эшләгән укытучым үтемле киңәшчем дә булды, мөгаллим булу теләгемне көннән-көн көчәйтте, ныгытты.
Шулай итеп, тормышымда тагын бер яңа укытучы барлыкка килде. Һәр сүземне үлчәп әйтергә, һәр адымымны уйлап атларга мәҗбүр итүче, еш кына кылган гамәлләремә тәнкыйть күзлегеннән карый торган таләпчән укытучы - мин үзем. Мин - “яңа гасыр балалары” белән эшләргә һәм социальләшкән шәхес тәрбияләргә тиешле укытучы.
“Яңа гасыр балалары” белән эшләүче укытучы нинди булырга тиеш соң? Минемчә, укытучы үз фәнен камил белергә, иҗади актив, инициативалы, гадел, әдәпле, зыялы, үзенә һәм укучыларына карата таләпчән булырга, укучыларының күңеленә юл таба алырга һәм аларны чын күңеленнән яратырга тиеш. Чын мөгаллим кайчандыр алган белемнәре белән генә канәгатьләнеп яшәми, һәр дәресе үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булсын өчен, ул туктаусыз рәвештә белемен камилләштерә, заманнан бер адым да артка калмый. Галим укытучы К. Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дигән бит. Менә шуңа күрә дә укытучы гомере буена эзләнергә, укырга, яңа ачышлар ясарга, үз һөнәрен һәм укучыларын яратырга тиеш.
XXI гасыр укучысы нинди соң? Һәркемгә билгеле: бүгенге көн балалары өлкәннәрдән үзләренең клиплы фикерләүләре белән аерыла. Аларның дөньясы өзлексез үзгәреп торучы мәгълүмати кисәкләрдән һәм аерым фактлардан тора. Балалар күптән түгел генә өйрәнгән материалны бик еш оныталар, әдәби китапларны аз укыйлар, классикларыбызның әсәрләренә алынмыйлар да. Менә шундый “яңа гасыр балалары”ның күңеленә ничек юл табарга соң? Укыту процессын ничек кызыклы һәм нәтиҗәле итәргә? Җавап бар: дәресләрдә актив һәм интерактив укыту формаларын кулланырга кирәк. Эшлекле уен, дәрес-ярыш, дәрес-дискуссия, төркемнәрдә һәм парларда эшләү кебек эшчәнлек формалары балаларның диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерә, дискуссияләрдә катнашырга, фикер йөртергә һәм, башкаларны рәнҗетмичә, үз фикерен дәлилләргә өйрәтә. Укучы үзе мөстәкыйль белем алсын, үз эшчәнлеген планлаштыруга, үзконтрольгә, үзкөйләүгә, үзбәягә сәләтле булсын. Классик язучыбыз Г. Ибраһимов әйткәнчә: “Укылган, ятланган нәрсә тиз онытыла... Гакылыбыз, шөбһәләр, ялгышлар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр”. Шуңа күрә укыту-тәрбия процессын мәгълүмати һәм коммуникатив, тәнкыйди фикерләүне үстерү, проблемалы укыту, проектлаштыру, сәламәтлекне саклау технологияләрен кулланып, системалы-эшчәнлекле якын килеп оештырам. Укучыларга индивидуаль һәм дифференциаль якын килеп укыту да яхшы нәтиҗәләр бирә, белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә.
Әйе, укучыларга үз фәнеңне яраттыру өчен, зур тырышлык куярга, күп көч түгәргә һәм, әлбәттә, даими рәвештә максатчан эш алып барырга кирәк. Минем бурыч - мөстәкыйль фикерли белүче, үз көченә ышанган һәм тормышта үз урынын таба алырдай әхлаклы шәхес әзерләү белән беррәттән, укучыларда туган телебезгә ихтирам һәм мәхәббәт, сакчыл караш, милли горурлык хисләре тәрбияләү һәм татар телендә камил сөйләшергә өйрәтү. Шул максаттан методик темамны да “Икенче буын стандартларын тормышка ашыру шартларында укучыларның мөстәкыйль һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү” дип алдым.
Без яши торган Әгерҗе шәһәре, башкалабыздан шактый ераклашып, Удмуртия кочагына сыенып урнашкан. Шуңа күрәдерме, шәһәребездә туган телебезгә карата ваемсыз караш, аны санга сукмау кебек ямьсез күренешләр дә очрап тора. Туган телен белмәүче, белсә дә, балалары белән татар телендә сөйләшергә, аралашырга теләмәүче ата-аналарның күп булуы җанны әрнетә. Мондый гаиләдә үскән укучы туган телен атнасына 3-5 мәртәбә 45 минутлык татар теле һәм әдәбияты дәресендә генә ишетә, аның фикер йөртүе дә русча була. Милли әдәбияттан, сәнгатьтән, традицияләр, бәйрәмнәр тәэсиреннән, гомумән, милли мохиттән аерылган балада милли үзаң булдыру, туган телебезгә карата мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү өчен, максатчан эш алып барам. Интернет шаукымы белән әсәрләнгән балаларны туган телгә тарту өчен, укыту процессында электрон ресурслардан файдаланам, татарча фильмнар, тапшырулар белән кызыксындырам. Укучылар һәм ата-аналар белән берлектә төрле кичә һәм бәйрәмнәр, “Тапкырлар һәм зирәкләр клубы”, татар халык ашлары ярминкәләре оештыру, нәсел шәҗәрәләре төзү – болар барысы да шул изге максатка ирешү өчен эшләнә.
Проблемалар белән беррәттән иҗатка тартылучы укучыларымның да булуы – сөенечле хәл. Мин аларга төрле темаларга шигырьләр, әкиятләр, хикәя һәм мәкаләләр язарга тәкъдим итәм, һәм алар бу эшне бик кызыксынып башкаралар. Үз әсәрләрен туплап, матур һәм кызыклы китапчыклар бастыралар, төрле иҗади бәйгеләрдә дә катнашалар. Укучыларым - “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе лауреатлары, Ижау шәһәрендә нәшер ителүче “Яңарыш” газетасының даими хәбәрчеләре. Эш нәтиҗәләре күрсәткәнчә, иҗат белән шөгыльләнү аларга бердәм республика тестын “5” билгесенә тапшырырга да ярдәм итә. Туган телдә иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртеп, төпле нәтиҗәләр ясап, уңышларга ирешкән укучыларым - минем горурлыгым! Менә бит фикерләрен ничек матур һәм эчтәлекле итеп шигъри юлларга сала Алия Гыйльманова дигән укучым:
“Белем дөньясына алып кереп,
Янып-көеп укыттыгыз безне.
Зирәклектә, чиксез тырышлыкта
Беркем алыштыра алмас Сезне”.
Бу бит минем хезмәтемә бирелгән бәя! Рүзилә Акбашева исемле укучымның “Укытучыма” дигән шигыре әлеге һөнәр ияләренең фидакарь хезмәтенә гимн булырга лаек!
“Укытучым, карашыңда тоям
Әнкәемнең йөрәк җылысын.
Тормыш юлымда да минем өчен
Син үрнәк һәм маяк булырсың”.
“Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык”, - дип язган шагыйрь М. Әгъләмов. Мин, иҗади укытучы буларак та, балаларым күңеленә иҗат орлыклары, яшәү мәгънәсе төшенчәләре сала алганмын икән, димәк, эшем нәтиҗәле. Тормышта алар үз урыннарын табарлар, туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклаучылар һәм киләчәккә алып баручылар булырлар дип ышанам.
Бүген мин дөньядагы иң кирәкле, иң җаваплы, иң кызыклы һөнәр иясе булуым белән бәхетле! Сабый чагымнан ук хыялланган, әллә нинди зиннәтле сарайларга тиңләгән мәктәп ишекләре миңа һәрвакыт ачык. Һәркөн иртән мәктәбем елмаеп каршы ала, ә инде укучыларымның шат йөзләре, зур ышаныч тулы карашлары миңа көч һәм дәрт бирә. Бөтен барлыгымны, сәләтемне, язмышымны чолгап алган укытучылык һөнәренә һәм УКЫТУЧЫ исеменә тап төшермичә хезмәт итү – минем изге бурычым!