Инновационная деятельность на базе КФУ
Я, Ахунова Илиза Энгеловна, веду инновационную деятельность по теме «Содержание деятельности учителя начальной школы по реализации системно - деятельностного подхода» в рамках республиканской инновационной площадки (РИП) кафедры педагогики Института психологии и образования КФУ «Инновационная образовательная программа дополнительного профессионального образования «Обеспечение реализации системно – деятельностного подхода в начальной школе»
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt.docx | 39.42 КБ |
Предварительный просмотр:
«Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге
“Башлангыч белем бирүнең Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы эшчәнлеккә нигезләнеп укытуны тормышка ашыру” темасы буенча
Проект эше
Тема: 2 нче сыйныфта “Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр”
Проект авторлары:
Татарстан Республикасы
Актаныш муниципаль районы
Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү
мәктәбенең башлангыч сыйныфлар
укытучысы Ахунова Илиза Энгелькызы
Татарстан Республикасы
Актаныш муниципаль районы
Актаныш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-
балалар бакчасы башлангыч сыйныфлар
укытучысы Мусина Ания Хәсип кызы
Фәнни җитәкче: ПМЦПК и ППРО КФУ
мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү
бүлегенең өлкән мөгаллиме
Җамалетдинова Зальфира Исхак кызы
Проект эше яклауга рөхсәт ителә
Дата 29.04.16
Аннотация.
Проектта 2 нче сыйныф өчен татар теле дәресенең “Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасына технологик карта бирелә. Технологик карта ФДББС таләпләрен истә тотып “Перспектива” УМК сына нигезләнеп төзелгән. “Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасына кагылышлы сорауларны ачыклый. Дәрес башлангыч сыйныф укытучыларына тәкъдим ителә.
Актуальлелек.
Теманың актуальлеге шунда: башлангыч мәктәптә гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт белем стандартының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен гамәлдә куллана белергә өйрәтү тора. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә.
Шуңа күрә метапредмет эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үз эшеңне планлаштыру, проектлау алым һәм ысулларын сайлау, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую башлангыч белем бирүнең пририоритетлары булып тора. Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә.
Белем бирүдә технологик карталардан файдалану - балага шәхси якын килеп укытуда нәтиҗәле алымнардан санала. Дәрестә укучылар эшчәнлеге мөстәкыйль фикерләүне үстерү, мәгълүмат таба белү, фаразлау,стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгына ия булуны күздә тота. Технологик карталар нигезендә дәрес проектлау бүгенге көндә бик актуаль булып тора.
Технологик карта планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү юлын төгәл чагылдыра.
Төп өлеш
Проектның максаты:
- 2нче сыйныф өчен татар теле дәресендә укучыларның УУГ формалаштыруга юнәлдерелгән “Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасына технологик карта эшләү, дәресне анализлау һәм гамәлгә ашыру.
Проектның бурычлары:
- Заманча дәресне оештыруда ФДБС таләпләрен өйрәнү һәм системалы эшчәнлекнең төп принципларын дәресләрдә системалаштыру;
- Заманча МКТ кулланып системалы эшчәнлек нигезендә 2нче сыйныф татар теле дәресендә Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасы буенча технологик картаның эчтәлеген ачыклау
- Дәреснеңсистемалыресурслытәэминителешенә ирешү;
2нчесыйныфтадәреснеүткәрүһәманыңнәтиҗәсен ФДБС - таләпләреннәнчыгыпбәяләү.
Дәрес турында метамәгълүмат
Тема: “Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр”
Дәреснең максаты:
Нишли? Нишлиләр? сораулары ярдәмендә эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне танып-белергә өйрәтү.
Дәреснең бурычлары:
- Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләр темасы буенча яңа белемнәрне үзләштерүне төрле алымнар аша камилләштерү;
- Практик күнекмәләрне үстерү;
- Укучыларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен үстерүгә җирлек тудыру;
- Татар теле фәненә мәхәббәт тәрбияләү;
- Парларда, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
- Укучыларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен үстерүгә җирлек тудыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
Дәрестә үз фикереңне башкаларга җиткерү өчен күзәтеп бәя бирү; укуга, Эш- хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне аңлауга үз шәхси фикерен, мөнәсәбәтен күрсәтә белүне формалашу.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Уку мәсьәләсен кабул итү, истә калдыру; дәрес материалы эчтәлеген сөйләп аңлату, акыл эшчәнлеген көчәйтү; кирәкле мәгълүматны укытучы ярдәмендә билгеләү; төп терминнарны эзлеклелеген билгеләү; бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү. Ысул һәм үз гамәлеңнең нәтиҗәсен аерып алу, дөреслеген бәяләү
Предмет буенча нәтиҗәләр:
Дәреснең төп темасын ачыклый һәм куллана белү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне өйрәнү
Дәрес формасы: Өлешчә эзләнүле.
Теманың курстагы роле һәм урыны:Укыту планы буенча 102 сәгать, ( 3х34 атна). Темага 7 сәгать бирелә, бу беренче дәрес.
Алдагы һәм үткән материал белән һәм предметара бәйләнеш: “Предметны белдерә торган сүзләр” темасы белән бер бүлектә үткәрелә. Рус теле, әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья дәресләре белән бәйләнелә.
Материал эчтәлеге һәм дидактик анализ:
Бирем 1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру максатыннан Авызына сүзләр язылган конверт капкан карга рәсеме күрсәтелә.
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.
ШУУГ: үзмаксат кую, эшчәнлекне башлауга әзерлек
ТБУУГ:уңышлы яңа белем алу
Бирем 2.Бирелгән сүзләрдән предметны белдерүче сүзләрне язу
Нәтиҗә ясау. Кем? нәрсә? сорауларына җавап булып киләләр, предметны белдерәләр, асларына бер сызык сызабыз.
ТБУУГ: Сүзләр арасыннан предметны белдергән сүзләрне табу, сорау кую, кагыйдәне искә төшерү
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
Бирем 3. Сүзләрне төркемләү, анализлау, теманы китереп чыгару.
Нәтиҗә ясау. Дәреснең темасы: предметның эш-хәрәкәтен белдергән сүзләр
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм фикер алышуда катнашу, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
Бирем 4.Дәреслектәге рәсемнәр буенча эш, рәсемнәрдәге предметларга сорау буенча җавап бирү.Кагыйдә уку.
Нәтиҗә. Нишли? соравына җавап бирүче сүзләр предметның хәрәкәтен белдерүче сүзләр дип атала.
ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру
КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
Бирем 5. Җөмләдән предметны белдергән сүзләргә бер, предметның хәрәкәтен белдергән сүзләргә 2 сызык сызарга
Нәтиҗә. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биреп предметны белдерсә 1, ә нишли? нишләде? соравына җавап бирсә 2 сызык сызабыз
ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрнеаерып алу нигезендә
кагыйдә формалаштыру
КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
Бирем 6. Күп нокталар урынына эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләрне куеп, җөмләләрне язып бетер
Нәтиҗә. Бер үк предмет берничә төрле эш башкара ала. РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
Ял минутыУен “Күрсәт әле,үскәнем!”
Бирем 7.Иҗади диктант.
Нәтиҗә. 1.Эш-хәрәкзтне белдергән сүзләрдән башка сөйләм була алмый.
2.Эш-хәрәкзтне белдергән сүзләр гадәттә җөмләнең азагында килә.
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
Бирем 8. Нәтиҗә ясау, модельгә шартлы билгеләр белән язу.
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
Бирем 9.Рефлексия.Нәрсә белдек?Ничек белдек?
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
Бирем 10.Уен.Эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләр булса басалар, башка сүзләр булса утыралар.
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау, үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, эшчәнлегеңне контрольгә алу
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек ит
Өй эше . 53 нче күнегү, күчереп яз, эш-хәрәкзтне белдергән сүзләр астына сызарга.
2. Р.Миңнуллинның “Малайлар сөйләшә “ шигыреннән эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр язып кил.
3. Эш-хәрәкзтне белдергән сүзләр турында әкият язып карагыз.
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр
Белергә тиеш:
-эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр җөмләдә Нишли? Нишлиләр соравына җавап бирүен
Башкара алырга тиеш:
-җөмләдә эш- хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү
Уку-методик әсбаплар һәм материаль-техник база
Басма материал
- 1 Татар теле. И.Х. Мияссарова, К.Ф. Файзрахманова.Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2014, 2 нче кисәк.
- 2.Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Мөстәкыйль эш дәфтәре. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014;
- 3. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Методик кулланма Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013;
Демонстрацион материал:
- индивидуаль биремле карточкалар
Интерактив материал:
- 2 нче сыйныф татар теле дәреслегенә электрон кушымта, автор Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова.
Техник әсбаплар :
- Мультимедиа проекторы, интерактив такта, компьютер
Шартлы тамгалар:
Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре - ШУУГ
Танып белү универсаль уку гамәлләре – ТУУГ
Регулятив универсаль уку гамәлләре – РУУГ
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре – КУУГ
Технологик карта
№п/п | Дәрес этабы һәм эшчәнлекнең төре | Чыганаклар | Уку эшчәнлегенең төре Укучылар эшчәнлеге | Уку эшчәнлеген оештыру формасы | Уку материа лының эчтәлеге | Формалаштырылган УУГ |
1 | Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру | Презентация Слайд 1 | анализлау | Фрон таль | Бирем 1.Авызына конверт тоткан карга рәсеме күрсәтелә. -Безгә нәрсә килгән? -Нәрсә алып килде микән? (конвертта сүзләр) | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү. ШУУГ: үзмаксат кую, эшчәнлекне башлауга әзерлек ТБУУГ: уңышлы яңа белем алу |
2 | Белем һәм күнекмәләр не формалаштыру | Презентация Слайд 2 | Бирелгән сүзләрдән предметны белдерүче сүзләрне язарга | Индиви дуаль эш | Бирем 2.
Нәтиҗә ясау. Кем? нәрсә? сорауларына җавап булып киләләр, предметны белдерәләр, асларына бер сызык сызабыз. | ТБУУГ: Сүзләр арасыннан предметны белдергән сүзләрне табу, сорау кую, кагыйдәне искә төшерү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу |
3 | Уку мәсьәләсен кую | Презентация Слайд 3 | Сүзләрне төркемләү, анализлау, теманы китереп чыгару. | Парлап эшләү | Бирем 3.
Нәтиҗә ясау. Дәреснең темасы: предметның эш-хәрәкәтен белдергән сүзләр | КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм фикер алышуда катнашу, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
4 | Яңа белемнәрне ачу. | Дәреслек,40 нчы бит, 50 бирем кагыйдә | Дәреслектә ге рәсемнәр буенча эш, кагыйдә уку. | Фрон таль | Бирем 4. Рәсемнәрдәге предметларга сорау буенча җавап бирү. -Нинди сорауга җавап бирдегез? -Бу сүзләр нәрсә белдерәләр? Кагыйдәне уку. Нәтиҗә. Нишли? соравына җавап бирүче сүзләр предметның хәрәкәтен белдерүче сүзләр дип атала. | ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
5 | Белемнәрне беренчел ныгыту. | Карточка | Җөмләдән предметны һәм предметың хәрәкәтен белдергән сүзләрне табу Яз килә, гөрләвек ага, Кояш елмая, торналар үтте,тезелеп бая | Төркем-нәрдә эш | Бирем 5. Җөмләдән предметны белдергән сүзләргә бер, предметның хәрәкәтен белдергән сүзләргә 2 сызык сызарга Нәтиҗә. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биреп предметны белдерсә 1, ә нишли? нишләде? соравына җавап бирсә 2 сызык сызабыз | ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
6 | Мөстәкыйль эш. Үзтикшерү һәм үзбәяләү. | Электрон кушымта Ат... Эт... Бүре ... Әтәч .. Кояш ... Тургай ... Самолет... Аш ... | Предметның эш яки хәрәкәтен белдергән сүзләрне күзәтү. Үзтикшерү, үзбәя. | Индивидуаль. | Бирем 6. Күп нокталар урынына эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләрне куеп, җөмләләрне язып бетер Нәтиҗә. Бер үк предмет берничә төрле эш башкара ала. | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
Ял минуты | Уен | Күрсәт әле,үскәнем, ничек утын яралар ... | ||||
7 | Яңа белемнәрне белемнәр системасына кертү, кабатлау. | Иҗади диктант. | Тыңлыйлар, нәтиҗә ясыйлар. Җөмләне эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр белән тулыландыралар | Фронталь | Бирем 7. Иҗади диктант. Әби түгәрәк ипи... Аны тәрәзә төбенә.... Түгәрәк ипи... Төлке түгәрәк ипине.... Нәтиҗә. 1.Эш-хәрәкзтне белдергән сүзләрдән башка сөйләм була алмый. 2.Эш-хәрәкзтне белдергән сүзләр гадәттә җөмләнең азагында килә. | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
Модель | Нәтиҗә ясау, модельгә шартлы билгеләр белән язу. | Төркем нәрдә | Бирем 8. Предметның эш яки хәрәкәтен белдергән сүзләрне шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтегез. | ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | ||
8 | Рефлексия. | Смайлик күрсәтәләр | Фрон таль | Бирем 9. Нәрсә белдек? Ничек белдек? Бу дәрестә нинди уңышларга ирештек дип уйлыйсыз? Белемне ни дәрәҗәдә үзләштердегез? Смайликлар белән күрсәтегез | ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | |
Уку эшчәнлеген йомгаклау. | Уен | Эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләр булса басалар, башка сүзләр булса утыралар. | Бирем 10. Эшне, хәрәкәтне белдергән сүзләр булса басалар, башка сүзләр булса утыралар. | ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау, уңышларың -уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү,үз эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү | ||
Өй эше. | 1 . 53 нче күнегү, күчереп яз, эш-хәрәкзтне белдергән сүзләр астына сызарга. 2. Р.Миңнуллинның “Малайлар сөйләшә “ шигыреннән эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр язып кил. 3. Эш-хәрәкзтне белдергән сүзләр турында әкият язып карагыз. | РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Йомгаклау.
Шулай итеп, 3 нче сыйныфта татар теле дәресенә “Сыйфатлар турында үткәннәрне кабатлау” темасы буенча технологик карта төзелде. Әлеге методик эшкәртмә “Перспектива башлангыч мәктәп ” УМК сы татар теле дәреслегенә таянып эшләнде. Дәреслек авторлары И.Х. Мияссарова, К.Ф. Файзрахманова. Ул башлангыч сыйныфларның ФДБС на туры килә. Технологик картаның өстенлеге - универсальлелек, чөнки аны бөтен эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган төрле дидактик системаларда проектлау өчен кулланырга мөмкин. Нәтиҗәдә шундый йомгак ясалды – технологик карта уку эшчәнлеген үстерешле якын килүгә нигезләнгән. Әлеге процесста укытучының бурычы: һәрбер укучының эшчәнлеген активлаштыру, иҗади уку процессында иҗади активлык өчен ситуацияләр тудыру. Яңа информацион технологияләр куллану, уку процессын җанландырып һәм төрләндереп кенә калмыйча, укыту кысаларын киңәйтергә мөмкинлек бирә, укуның индивидуальләштерү принципларына туры килә. Бу тәкъдим иткән технологик карта укучыларның мотивацияләренең үзгәрү дәрәҗәсен индивидуаль һәм төркемдә эшләү формаларының сыйфатлы үзгәрүен анализларга ярдәм итә. Безнең тарафтан тәкъдим ителгән дәреснең технологик картасының характерикасы аның заманча мәктәпнең укыту процесында ФДББС ның төп таләпләре үтәлүен күрсәтә. Бу материал башлангыч сыйныф укытучылары өчен дәрес кулланмасы була ала.