Уен – балаларның төп эшчәнлеге hәм тәрбия бирүнең төп чыганагы да булып тора. Балалар уены уенчык белән аерылгысыз бәйләнештә. Уеннар ижади, сюжетлы-рольле, сүзле-хороводлы була. Уен бик күптәннән психолог, педагог, этнографларның игътибарын җәлеп иткән.