ГАИЛӘ ПЕДАГОГИКАСЫ ТӘРБИЯЛИ.(Ата - аналар өчен чыгыш)
Мәктәп тәрбиянең бары тик назари нигезләрен төшендерә, аңалата ала, бер яки берничә тапкыр сөйләп аңлату, искә төшереп китү белән генә балада шул өйрәтелгәннәрне гадәти өзлексез, даими сыйфатларга әвелдерә алмый. Моның өчен балаларны еллар дәвамында тәрбияләргә кирәк. Бала мәктәпкә килгәнче, тәрбия бирүнең иң тәэсирле еллары да үткән була. Ул мәктәпкә 6-7 яше тулгач керә, инде үзенчә тәрбияләнгән (тәрбияләнмәгән), ниндидер гадәтләрне, күнекмәләрне үзенә сеңдергән, кабул иткән була.
Баланы ничә яшьтән тәрбияли башларга кирәк?
-Туганнан бирле, - дип җавап биргәннәр картлар. Әйе, бала туганнан соң ук, тиешле таләп – кагыйдәләрне үтәргә күнектерелә башлый.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gail_pedagogikasy_trbiyali.docx | 42.44 КБ |
Предварительный просмотр:
ГАИЛӘ ПЕДАГОГИКАСЫ ТӘРБИЯЛИ.
Искәртеп тормыйча, һәрчак үзен тәүфыйклы, тәртипле тоткан баланы гына чын тәрбияле дип әйтеп була. Үзен игелекле, гадел, күркәм, шәфкатьле, фидакарь тотарга кирәклеген назари (теоретик) белү генә түгел, ә һәрвакыт, һәр урында ул үзен тәрбияле тотарга гадәтләнгән, күнеккән булырга тиеш. Мәктәп кенә моңа ирешә аламы? Җавап бер генә һәм бик төгәл – юк, күнектерә алмый. Моның өчен вакыт та җитми, мөмкинлек тә юк.
Мәктәп тәрбиянең бары тик назари нигезләрен төшендерә, аңалата ала, бер яки берничә тапкыр сөйләп аңлату, искә төшереп китү белән генә балада шул өйрәтелгәннәрне гадәти өзлексез, даими сыйфатларга әвелдерә алмый. Моның өчен балаларны еллар дәвамында тәрбияләргә кирәк. Бала мәктәпкә килгәнче, тәрбия бирүнең иң тәэсирле еллары да үткән була. Ул мәктәпкә 6-7 яше тулгач керә, инде үзенчә тәрбияләнгән (тәрбияләнмәгән), ниндидер гадәтләрне, күнекмәләрне үзенә сеңдергән, кабул иткән була.
Баланы ничә яшьтән тәрбияли башларга кирәк?
-Туганнан бирле, - дип җавап биргәннәр картлар. Әйе, бала туганнан соң ук, тиешле таләп – кагыйдәләрне үтәргә күнектерелә башлый. Кулын чыгарып, күзен, битен тырнамасын өчен, аны биләүгә билиләр, Бала ризалашмый, елый, киреләнә, кычкыра, әмма тора-бара буйсына- күнегә. Коляскага утырып, әнисе эшкә керешкәндә, тагын кычкыра, елый, җиңәргә тырыша, әмма моңа да күнегә. Ул, үсеп җиткәнче, иң элек әнисе, әтисе белән, үсә төшкәч, тәрбияче, укытучылар белән үзе теләгәнне эшләү, теләгәнчә кылану өчен көрәшә. Әгәр тәрбиячеләр йомшаклык күрсәтепме, башка сәбәп беләнме чигенсә, юл куйса – җиңелсә, аннан бала йөгәнсезгә әйләнә, 10-11 яшьтән тыңлаусызга әверелә, ә тагын да үсә төшкәч, үзе таләп итә, боера башлый. Әле тормышны белмәгәнлектән яшәеш тәҗрибәсе булмаганлыктан һәм үзенең нәфесен итыярга күнекмәгәнлектән, ул чиксез хаталар кабатлый башлый һәм тәрбиясез, рәтсез кеше булып үсә.
Әти-әни, әби-бабай, тәрбияче һәм укытучылар бер генә мизгелгә дә, бер генә тапкыр да тезгенне ызкындырмаска, балага юлдан тайпылырга ирек бирмәскә тиеш. Һәм мондый даими таләпчәнлек, тәрбиягә күнектерү-гадәтләндерү бары тик гаиләдә генә була ала. Мондый тәрбиянең меңнәрчә еллык тарихы, канунлашкан кагыйдәләре, алымнары бар. Кайчандыр, борын-борын заманнарда, мәктәпләр дә, тәрбияче, мөгаллимнәр дә булмагандыр, әмма балалар тәрбияле үскәннәр – аларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләгәннәр.
Тәрбиячесез, үрнәксез генә әдәпле бала үстереп булмавы бәхәссез, һәм һәр гаиләнең үз тәрбиячеләре – дәү әти, дәү әниләре булган. Балалар әти-әни, әби-бабай үрнәгендә, алар белән бергә эшләп үскәннәр.
Мин ятим үстем. Көн итәргә, бу дөньяда үз-үземне ничек тотарга, дустан дошманны аерырга, беренче көнкүреш күнекмәләренә өйрәтергә газиз атам белән газиз анам өлгерми калдылар, - дип яза шагыйрь Әхмәт Рәшит. Тугыз яшемдә сеңелем белән без әтиемнең абыйсы – Каюм абзыйның ишле гаиләсенә килеп кушылдык.
Яңа гаиләдә үткән беренче көннәремне хәтерлим. Беренче сентябрь аеруча күңелгә уелган. Ул көнне йорттан өч малай мәктәпкә барырга тиеш идек. Сабакка китәр алдыннан абый безне чакырып алды да кулларыбызга фанердан үзе ясаган сумкалар (хәзергечә әйтсәк, “дипломатлар”) тоттырды, аннан ниндидер бер күтәренкелек, ниндидер бер илһам белән шигырь укырга кереште. Ул төн йокыларын калдырып, аны безгә махсус атап иҗат иткән, безне тырышып укырга чакырган иде. Кояшлы иртәдә без мәктәпкә әнә шул шигырь тәэсирендә атладык. Тора-бара, безнең гаиләдә уку яшендәге балалар арткач, изге теләкләр белән мәктәпкә озату ел саен кабатлана торган матур традициягә әверелде.
Гаилә сабаклары, күрәсен, гадәти көнкүрешнең вак кына вакыйгаларыннан, беренче карашка күзгә ташланмый торган нәрсәләрдән башланадыр. Әйтик, без ата-аналарны олылау, өлкәннәргә ихтирам турында күп сөйлибез. Ә нәрсәдән башлана соң ул?
Менә әллә ни әһәмияте дә юк кебек тоелган бәләкәй генә бер факт. Безнең үсеп килә торган чаклар. Тамак туйганчы ашамагангамы, үлеп-үлеп ашыйсы килә, Югыйсә, аш та пешкән. Тик җиңәбез безне табын тирәсенә утыртырга ашыкмый.
- Хәзер... атагыз гына кайтып җитсен, -ди. Менә эштән арып-талып абый кайтып керә. Чишенә, әйбәтләп битен-кулын юа. Аннан җиде-сигез тәлинкәгә һәммәсенә тигез итеп аш бүлә, һәммәсенә берәр телем икмәк өләшә. Ит-мазар булса, үзе ясаган чалгы пәке белән граммын граммлап дигәндәй ит турый, аннан:
- Үпкәсе-бавыры, җиңеле авыры, -дип сөйләнә-сөйләнә һәркайсыбызга берәр кисәк биреп чыга.
Ит- ул елларда тансык ризык. Сыер-сарык асрасаң налогын түләп бетерерлек түгел, терлек азыгы табулары да читен. Бу мәсьәләдә абыйны коткарган җан иясе ...каз. Ул ел саен 4-5 оя каз асрый. Аларны карап үстерү, әлбәттә безнең өскә, бигрәк тә, минем бертуган сеңелем Фәүзия өстенә төшә.
Абыйның хуҗалыгында икенче икътисади терәк –яшелчәчелек иде. Колхоз бүлеп биргән 25 сутый җирнең яртысыннан артыгын яшелчәләр били. Бөтен бала-чага яз, җәй, көз шунда мәшгуль. Уйнарга вакыт калмый диярлек.. Түтәлләр малайларга тигезләп бүленгән, вазифалар йөкләтелгән, әмер катгый: бер чүп үләне дә калмасын, су вакытында сибелсен, кәбестәләр кортлардан тазартылсын.
Абый безне шактый иртә уята иде. Кая инде ул, хәзерге балалар кебек, кояш төшлеккә күтәрелгәнче урын өстендә аунаулар! Иртәне ашаганчы абый безне, аппетитыгыз ачылыр дип,”зарядка” га – яшелчә бакчасында эшләргә алып чыга.
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” диләр бит. Каюм абыйның кулы ятмаган бер генә һөнәр дә булмагандыр, мөгаен. Ул мич чыгара, тире или, итек баса, аяк киеме төзәтә, чабата үрә, урындык ясый.... тагын әллә ниләр башкара белә һәм белгәннәрен безгә дә өйрәтергә тырыша иде. Иң әйбәт сабак – шәхси үрнәк. Әгәр бүген мин, инде зыялы кеше булдым, дип масаймыйча, бер генә кара эштән чирканмыйм һәм кулымнан кайбер эшләр килә икән, бу Каюм абыйның гаилә педагогикасы нәтиҗәсе.
Игътибар иткәнегез бардыр: күп балалы гаиләләрдә үскән балалар әдәплелек, эшчәнлек, гаделлек ягыннан аерылып торалар, чөнки алар бер-берсен карый, тәрбияли, хезмәткә күнектерә. “Ни чәчсәң шуны урырсың” ди татар мәкале. Лев Толстойның гыйбрәтле хикәясе. “Бер карт була. Аның аяклары йөрми, күзләре күрми, колаклары ишетми башлый. Авызындагы төшләре төшеп бетә. Ашаганда ризыгы чәчелә, түгелә. Малае һәм килене картны өстәл янына утыртмый башлыйлар, ашарына да мич артына гына куялар. Бервакыт савытка салып аның ашарына бирәләр. Карт савытны якынрак китермәкче була һәм ялгыш аны төшереп вата. Килене картны бик нык ачулана. Икенче тапкыр аңа ашарына агач җамаякка лаканга бирәләр. Карт бер сүз дә дәшми, бары тик авыр итеп көрсенеп кенә куя. Шулай бервакыт ир белән хатын өйдә утырганда улларының агачтан юнып нәрсәдер ясавын күрәләр “Әтисе аннан:” Улым, син нәрсә эшлисең?”- дип соргач, малай: “Мин әти лакан ясыйм, картайгач әни белән сине ашатыра савыт кирәк бит”,- ди.
Татар гаиләләрендә бала тәрбияләүнең йөзләрчә, меңнәрчә еллар дәвамында кулланылган тәрбия алымнары, төрләре, максатлары игътибарга лаек. Алар нигездә түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- ана хакы, ата хакы, туган хакы, кардәш-ору хакы, күрше хакы, дус-иптәш хакы. Нинди гамәлләр кыланырга эшләргә ярамаганлыгы да төгәл аңлатылып, берәмләп санап кителә, хәрам-тыюларның төрләре дә күрсәтелә:
- ризык хәраме- аракы, тәмәке, наркотиклар, хәрам ризык;
- киемдәге хәрам-ярым шәрә, ярым ялангач калдырып тегелгән киемнәр;
- иҗтимагый хәрам-отышлы уеннар, зина кылу, сихерләү, алдау-хәйләләү, ялган шаһитлык, золым китерү;
- Хисси хәрам-гайбәт сөйләү, кеше намусын кимсетү –хурлау, рухи хәрам - әти-әнигә буйсынмау, ялганлау, үч саклау, кушамат тагу, гаеп эзләү, әманәткә хыянәт итү, икейөзлелек һ.б.
Иҗтимагый тәрбия: ягъни тирә-күршеңне ихтирам итү,хөрмәтләү. Бу сыйфатлар гадәткә әйләнергә тиеш. Нигезе- ярату һәм ярдәмләшү.
Теориясез сабаклар.
Без хәзер милли рух, милли горурлык хакында иркен сөйләшәбез. Туган телен белмәүчеләрне йә кызганабыз, йә сүгәбез. Мәктәптә - укытучылары, югары уку йортында профессорлары юньләп өйрәтмәгән, аңлата-төшендерә белмәгән дибез. Кайберсенә ташлама да ясыйбыз, имеш, ни хәл итмәк кирәк, ул шәһәрдә, урыс арасында үскән. Малай-шалайларга яки егет һәм кызларга гына түгел, өлкәннәргә дә урыс исеме белән эндәшәләр. Фәйзулла-Федор, Сабирҗан-Саша, Гөлнур - Гуля, Сания - Соня... Хәер, санап та утырасы килми. Ник дисәң, меңнәрчә мәртәбә кабатланган, колакларны туйдырып бетергән тема бу.
Ләкин, иманым камил, милли рух тәрбияләү тулаем диярлек ата-ананың эше дип саналырга тиеш. Кешенең үз милләтенә мөнәсәбәтен белүгә үк гөнаһ-савабын да, зурлау-хурлавын да бары тик үзен бар иткән, үстергән затлардан эзли башларга кирәк. Һәрдаим туган тел кадере, милли гореф-гадәтләрнең изгелеге хакында сөйләнелгән өйдә башка милләткә авышкан, үз исемен кушаматка алыштырган (яки алыштырткан) кеше үсә алмый.
Үземә дә Федя булып китү ихтималы туды.
Үземне ике-өч атнага авылда калдырып, Минзәләгә барып урнашкан әнкәм, алырга кайтты да:
- Синең килүеңне күрше-тирәдәге малайлар да зарыгып көтә инде, - диде. Аннары ачыклап куйды. – Минем дә сезнең яшьтәге малаем бар, дигәнием үзләренә, “кайчан алып киләсең инде апа, малаеңны”, дип, көн саен сорап кына торалар... Дүртесе дә урыс малайлары түлке, дүртесе дә Вәнке исемле.
Минзәләгә килеп, чәй эчеп алгач, урамга чыктым. Чыннан да көтем торганнар икән Ванькалар. Уратып алдылар. Бер-бер артлы сорау бирәләр. –“Когда приехал?” –“Сигүдне”.”Рыбачить любишь?” – Лүблү, кәнишне...” Шул чорда хас сафлык белән һәр җавабымнан рәхтләнеп көләләр. Шуннан берсе сорап куя.
- Как тебя зовут?
“Нинди завод турында сорый икән болар?” дип уйлаган арада берсе:
-Имя-то как? – дип куя.
Менә монысын беләм! Бер хәрефне русчалатыбрак:
- Фанзаман,- дим
Әле кайбер татарларга да сәеррәк булып тоелган исемем боларны бөтенләй мәзәксендерде.
-Как-Как?
-Фанзаман...
-А!... На “Ф” начинается. Значит, Федькой будешь...
-Зачим?- дигәнемне үзем дә сизми калдым.
-Ну ведь на “Ф” начинается...
- У тибә, у тибә... и у тибә на “В” начинается. Вас я тужы Вазыйх буду говорить.
Тагын көлделәр, тагын аңлаштылар, истә калдыру өчен исемемне дә кат-кат сорадылар. Шул көннән соң да алар - Ванька, мин – Фәнзаман булып калдым. Күнектеләр. Минем исемем бозылмады, аны әйткәннән генә аларның теле сынмады.
Тел дигәннән, баланың туган телен дә ата-ана сакларга тиеш . Саклау юллары күп, бик күп, билгеле. Әмма аңлардай кешегә бер-ике сабак та җитә торгандыр. Бигрәк тә бала чакта.
Шундый сабакның берсен Минзәләгә килеп атна-ун көн үтүгә үк бирде әткәй. Кием-салымын тәртипкә китерде дә, мине дә ияртеп, базарга китте. Барсак, ни күрим, карбыз саталар. Теге урыс малайлары, “арбуз хорош, арбуз сладкий”, -ди-ди, уч төбедәй бер кисәк ашатканнар иде инде ике-өч көн элек. Тәме искә төште дә, кыяр-кыймас кына әткәйнең чабуына тотындым:
- Арбуз алып бир әле, әткәй !...
Әткәй гаҗәпләнде:
- Анысы ни дигән сүз?
- Арбуз ашыйсы килә...
- Андый сүзне аңламыйм мин. Белмим! Татарда андый сүз юк... Аны алырдай акчам да юк...
Юкка гына авыздан су килгән икән – алмады...
Икенче көнне үк булды кебек, базарга кабат ияртте. Ә мин күршедәге бер түтәйдән “арбузның” татарчасын сорап өлгергән идем инде. Шуңа күрә яңадан тарттым әтинең итәгеннән:
-Әти, карбыз алып бир әле...
Нурланып, балкып китте әткәйнең йөзе.
“Баш өсте!” дигәндәй, кулларын җәеп:
-Берне түгел, икене алам, улым. Анлык кына акча бар, аллага шөкер, - диде.
... Кайберәүләр мактана бу! дияр, бәлки әмма мин әткәм белән кинәнеп туймыйм. Хатны да сәгатьләр буе хәрефләп яза торган кеше иде, югыйсә. Бөтен гомере атлы эштә үтте. Ләкин туган тел сабакларын үземә укыткан кырыкмаса-кырык педагогтан да күбрәк һәм үтемлерәк итеп бирде. Шулай булырга тиеш тә!
Кайчак телемә урыс сүзләре кергәнне сизсә , әнкәйнең дә:
- Татар булып тугансың икән, татарча сөйләш! Әнә, үрдәк тә тавык булып кытыкланмый, үзенчә бакылдый, - кебегрәк кәлимә белән айнытып куя торган гадәте бар иде.
Сәясм тәрбия – дәүләтебез,ватаныбыз, туган җиребезгә - илебезгә мәхәббәт хисен күңелләргә сеңдерә ул. Нигезе – ярату һәм фидакарьлек.
Хезмәт тәрбиясе . Һөнәр остасы булу (егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз...) табигатьтне ярату һәм саклау, җанлы- җансыз байлыкларны, әйберләрне исраф итмәү, бозмау, җимермәү. Нигезе – даими ихтирам, ярдәм итү, булышу. “Акыллы гыйбарәләр, зирәк кисәтүләр” дигән мәкалә авторы Альберт Хәсәнов үзе белән булган түбәндәге выкыйганы искә төшерә. 4-5 яшьләремдә булдым имкән ишек алдында уйнап йөрим. Уөнавым шуннан гыйбарәт: ишек алдыбызны хәтфә палас җәйгәндәй бизәп утырган ямь-яшел чирәмне һич кирәксезгз бер уч йолкып алам да, икенче җиргә китереп ташлыйм. Усаллык белән инде, югыйсә гөрләп үсеп утырган чирәмне ни дип йолкырга? Кемгә тия? Мине әбием нинди затсыз, кирәкмәгән эш белән мәшгуль булуымны тиз күреп алды. Шунда мине эреп китәрлек тәмле тел белән:
- Улым, бире кил әле, - дип үз янына чакырмасынмы. Шул тикле тәмле тел белән чакыргач, ничек килмисең ди. Йөгереп килеп бастым каршына. Килеп басуыма, култык таяклары төсле каты, чат сөяк ике ботыы арасына кыстырды да, башымнан, бер-бер артлы, ике чеметем чәчемне йолкып та алды. Әй авыртты инде башым. Әйтеп кенә бире соң? Бу тикле вәхшилекне беренче тапкыр татыйм дөнья йөзендә. Бер мәлгә өнсез калдым. Чырылдап кычкырып җибәрергәме, әллә улап елый башларгамы, дип аптырап, тәмам сенеп катып тора бирәм. Әбием исә берни булмагандай һәм тагын да тәмлерәк тел белән:
- Улым бүтән йолкыма чирәмне, яме акыллым. Син йолкыгында аларның да башы шулай авырта, балам. Юкса, үлгәчтен үзеңнең чәччеңне дә шулай йолкырлар – диде. Бөтен тәрбиясе “бөтен педагогикасы” шуның белән бетте аның. Әмма шушы гыйбрәтле сабакны бүген дә онытканым юк. Үзем түгел башка берәү яфрак өзсә дә тетрәнеп китәм, шундук йөрәгем чәнчеп куя. Яфрагын өзгәндә, агачның да җаны әрни, сыкрый. Түтәлдән өзгәндә, болыннан җыйганда, агачтан сындырганда чәчәкләр дә шулай сыкрый. Әйе, бу шулай, алар нык рәнҗиләр безгә.
Гаилә тәрбиясенең максаты - гаиләдә тыныч тормыш, тәртип булдыру, игелеекле хезмәт итү, булган әйбер һәм ризык нигъмәтне бәрәкәтле тоту, исраф итмәү., хәрамнан саклану. Болраның һәммәсе бала күңеленә берәм-берәм зур игътибар белән сеңдерелгән. Алар түбәндәгеләрне үз эченә ала:
- ана хакы, ата хакы, туган хакы, кардәш-ору хакы, күрше хакы, дус-иптәш хакы. Нинди гамәлләр кыланырга эшләргә ярамаганлыгы да төгәл аңлатылып, берәмләп санап кителә, хәрам-тыюларның төрләре дә күрсәтелә:
- ризык хәраме- аракы, тәмәке, наркотиклар, хәрам ризык;
- киемдәге хәрам-ярым шәрә, ярым ялангач калдырып тегелгән киемнәр;
- иҗтимагый хәрам-отышлы уеннар, зина кылу, сихерләү, алдау-хәйләләү, ялган шаһитлык, золым китерү;
- Хисси хәрам-гайбәт сөйләү, кеше намусын кимсетү –хурлау, рухи хәрам - әти-әнигә буйсынмау, ялганлау, үч саклау, кушамат тагу, гаеп эзләү, әманәткә хыянәт итү, икейөзлелек һ.б.
Әти-әниләр, әби-бабайлар менә бу санап кителгәннәрне балаларга кече яшьтән даими рәвештә аңлаткан-төшендергәннәр, гамәли гадәткә әверелгәнче шулай эшләгәннәр, күнектергәннәр.
Соң булса да уң булсын дип, безгә дә шушы халык педагогикасы кагыйдәләрен, кануннарын, алымнарын өйрәнергә, эзләргә-эзләнергә, торгызырга һәм көндәлек тормышыбызда кулланыррга – файдаланырга кирәк.
Бу – авыр һәм дәвамлы хезмәт. Тәрбияне балалардан түгел, әти-әниләрдән, үзебездән башларга туры киләчәк. Аннары балаларыбызны, укучыларыбызны да тиешенчә тәрбияли алырбыз.
Педагогик ситуацияләр
- Югары класста укучы малай бөтен көченә чит ил музыкасын екычкырта, үзе шул көйгә өйдә төрле хәрәкәтләр ясый. Гаилә әгъзаларын бу кыланыш туйдырды, ахырда бабасы түзмәде, аны “стиляга”, “пижон” дип мыскыл итте. Сез нишләр идегез?
- Югары класста укучы кыз бик кыска итәкле күлмәк кия, тырнакларын буйый, керфек-кашларын каралта. Әти-әнисенә, хәзер болар барысы да модада һәм рөхсәт ителә, ди. Сез ничек уйлыйсыз?
- Малай төнге сәгатҗ бердә өйгә кайтып керде. “Син кайда булдың? – дигән сорауга “дусларымда” диде. “Ни өчен әйтеп чыгып китмәдең, син бит мәктәп укучысы, реңимны үтәргә тиеш” – дигәч “Мин инде зур кеше, ничек телим, шулай йөрим”. – дип җавап бирә. Бу очракта сез нишлисез?
- Бер гаиләдә көн саен баладан :”Ничәле алдың? – дип сорыйлар. Бала: “5” яки “4” ле, дип җавап бирә, шуның белән гаилә тынычлана. Икенче гаиләдә көн саен: “Бүген мәктәптә нинди яңа әйберләр өйрәндең? Дип сорыйлар.
- Сезнеңчә ничек, кайсы гаилә баланың укуы белән ныграк кызыксына?
- Урамда уйнаганнан соң, малай җиңе ертылган куртка белән кайтып керә. Әнисе ачуыннан малаена җиңелчә генә сугып та алгач, әтисе: “Нигә малайны кыйныйсың? “ дип малайны яклый. Шушы очракны анализларга.
- Малай бик бирелеп телевизор карый. Шул вакыт әнисе бик тиз башкарылачак эш куша, малайның телевизордан аерыласы килми, әнисе әйткәнне үтәми. Мондый хәлдә сез нишләр идегез?
- балагызның мәктәптә үз-үзен начар тотуы, укымавы турында әйттеләр. Сез бик ачуланып өйгә кайтасыз. Өй ялт иткән, бөтен эш беткән. Сезнең реакөия?.
- Улыгыз сезгә берни дә әйтмичә балыкка киткән. Сез бик борчылып көтәсез. Малай юк та юк. Һәм ул соң гына кайтып керә. Бер ашлык балык тоткан. Ул бик шат. Сез нишлисез?
- Сезнең балагыз өйгз зур эт күтәреп кайткан. Сез нишлисез?.
- Кызыгызның тәмәке тартуын белдегез. Нишлисез?
- Улыгызга кибеткә ипигә барыпрга кушасыз. Ул телевизор карый, сезне ишетми. Өч тапкыр кабатлагач: “Хәзер карап бетерим инде ди?”. Сез нишлисез?